Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕ ДРАМАТУРГИЯБЕЗ ХАКЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР


ел безгә өч яңа автор алып килде. Шул кадәресен дә искәртеп үтәсе килә: әлеге авторларның өчесе дә (Н. Фәттах, Ф. Яруллин һәм Р. Батуллин) үзләренең беренче әсәр-ләрен Татар дәүләт академия театры сәх-нәсендә күрделәр. Гомумән, Академия театры авторлар белән тыгыз элемтәдә тора. Бу фикерне раслау өчен тагын бер дәлил китерергә була. Узган ел иҗат ителгән ун оригиналь әсәрнең бишесе (Н. Фәттахның «Кол Гали», X. Вахитның «Давыл», Ф. Яруллинның «Әнә килә автомобиль», Р. Батуллинның «Өчәү юлга чыктык», Ю. Әминовның «Кан кардәшләре* исемле пьесалары) шул театр сәхнәсендә куелды. Бу юнәлештә Республика күчмә театры да начар эшләми. Анда өч оригиналь әсәр (Р. Батуллинның «Туйлар узгач», А. Гыйләҗевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш», И. Юзеевның «Сандугачлар килде безгә» әсәрләре) сәхнәләштерелгән. Минзәлә драма театры тамашачыга ике оригиналь әсәр ирештергән. Болар Г. Са- битовның «Гарасат» һәм С. Шәкүровның «Сары елан» драмалары. Тик Әлмәт драма театрында гына оригиналь әсәрләр күренми диярлек. Бу хәл әлеге театрда баш режиссерларның еш алмашынып торуы белән аңлатыла булса кирәк.
Бүгенге драматургиябез тема ягыннан да ярлы түгел. Узган ел язылган ун оригиналь әсәрнең, мәсәлән, берсе — Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе тарихи темага, икесе — Г. Сабитовның «Гарасат» һәм А. Гыйләҗевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш» драмалары тарихи- революцион темага карый, икесе — Ф. Яруллинның «Әнә килә автомобиль» һәм Ю. Әминовның «Кан кардәшләре» әсәрләре завод-фабрика эшчеләре тормышыннан, X. Вахитның «Давыл»ы исә водолазлар тормышыннан алынган. Кайчандыр без: «Драматургиядә авыл темасы өстенлек итә».— дип борчыла идек. Баксаң, соңгы елларда үзебезгә икмәк ашатучы колхозчы крестьянны онытып җибәргәнбез икән. 1974 елда язылган әсәрләр-дән бары С. Шакуровның «Сары елан» пьесасында гына авылның үзен күрәбез. Бу зур кимчелегебезне алдагы елларда ка- батламасак иде.
Бүгенге драматургиябез жанр ягыннан да шактый бай. Драматургларыбыз иҗат иткән сәхнә әсәрләре арасында трагедия дә, драма да, трагикомедия дә бар, комедиянең исә берничә төре (гадие дә, моңсуы да, тамаша дип аталганы да) очрый. Бер жанр — музыкаль комедия генә җитми. Халкыбыз борын-борыннан көй-моң яраткан, хәзер дә бик ярата. Кыскасы, безгә мөһим проблемалар күтәргән, җитди фикерле, халыкны алга әйди торган музыкаль комедияләр бик кирәк.
Хәзер инде узган ел иҗат ителгән драма әсәрләренең үзләренә күз салыйкXXIII. Сүзне бүгенге көн темасына багышланган әсәрләрдән башлап китәсе килә.
XXIII Телгә алыначак әсәрләрнең берсе дә матбугатта игълан ителмәгән. Шуңа күрә мин. чарасыздан. пьесада нәрсә турында сүз барганы аңлашылсын ечен. кыскача гына һәр әсәрнең эчтәлеген дә бәян итәргә мәжбүрмен.
Роберт Батуллин — бер ел эчендә ике әсәрен сәхнәдә күргән бәхетле автор. «Өчәү юлга чыктык» дип исемләнгән беренче әсәре уены җиде урында бара торган драма; «Туйлар узгач» дип аталган икенчесе уены өч урында бара торган комедия.
«Өчәү юлга чыктык» драмасы яңа гына югары уку йорты тәмамлап район үзәгенә эшкә киткән өч студентның язмышы хакында сөйли. Әсәрдә аларның тормыш юлында очраган каршылыклар һәм шул каршылыкларны җиңү тасвирлана.
Драмадагы төп геройларның берсе — Ихлас исемле егет — үз тормышы юлында очраган киртәләрне бер тибүдә сындырып атмакчы була. Тик ул киртәләр, егетебез уйлаганча, бик җиңел генә аумый, аларның үзләренә якын җибәрми торган чәнечкеле ботаклары, шактый тирәнгә киткән агулы тамырлары бар икән. Ләкин гаделлек барыбер җиңеп чыга. Холыклары белән өчесе өч төрле егет/ әлеге яман агачны, чәнчүеннән курыкмыйча, тамыры-ние белән йолкып аталар. Әсәрдән яшьлек гүзәллеге, романтик күтәренкелек аңкып тора. Гаделлекне яклаучы, матурлыкны, сафлыкны саклаучы шундый егетләребез бар чагында тормыш юлындагы чокыр-чакыр, салула сикәлтәләр көннән-көн кимрәк очраячак, дигән әйбәт фикер кала.
Шулай да автор бу әсәрен тагын бер тапкыр карап чыкса, яхшыта булыр иде. Бер драмада өч семьяның,, өч пар кешенең тормышы сурәтләнә. Өч Хәлил, өч Галиябану. Бер драмага Өәлки ун Хәлил, ун Галиябануны да сыйдырып буладыр. Әмма мин үзем бер әОәрдә үзәк персонажлар итеп бер генә /Хәлилне, бер генә Галиябануны алу ягында Р. Батуллин драмасындагы өч пар/ персонаж хакында тагын яңа пьеса язарга мөмкин, чөнки алар — ахыргача я.1ып бетерелмәгән образлар. Бу аңлашыла да. өч парның язмышын бер драмага сыйдырып бетерү ифрат кыен эш.
•Туйлар узгач» исемле комедия Мәҗнүн белән Ләйләнең саф мәхәббәтләре хакында. Ләйләнең онмсе Бибиасма (исемен дә тапкан бит: «Әсл^а» түгел, «Асма»!)— үз бакчасына баткан комсыз кеше. Ирен дә шул упкын ярына китереп җиткергән. Бибиасма кияве Мәҗнүнне дә эш аты итеп җнкмәкче. Тик барып чыкмый. Кызы Ләйлә дә, кияве Мәҗнүн дә Бибиас-
мача яшәргә теләмиләр — башка фатирга чыгып китәләр. Ахырдан ире Сираҗетдин дә яшьләр янына күчеп килә— Әйбәт кенә комедия. Мәгънәсе бар. Тик бу әсәрендә автор форма белән ачтыграк мавыга. Хәлбуки, форма эчтәлексез яши алмый. «Туйлар узгач» әсәренә спектакльне алып баручы комментаторлар кертелгән. Бу комедия комментатордан башка да рәхәтләнеп • бара ала. Шулай булгач, җитәкләп йөртүчеләрнең нигә кирәге бар? Әдәбият мәйданына чыккан, сәхнәгә менгән әсәрләр җитәкләп йөртүчеләргә мохтаҗ булмаска тиеш.
X. Вахит моңа кадәр дә драматургиябезне төпкә җигелеп тартучыларның берсе иде, хәзер дә шулай булып кала.
Ул — сюжет остасы. Башлап язучы драматургларга гына түгел, хәтта урта буын вәкилләренең кайберләренә дә, сюжет кору серләренә төшенү- өчен, X. Вахит әсәрләрен җентекләп һәм игътибар белән өйрәнергә кирәк, дип уйлыйм. Дра матургның узган ел язылып, сәхнәдә уңыш белән барган «Давыл» драмасы та-гын бер тапкыр әнә шул хакта сөйли. Әсәрнең үзәгенә шактый кискен ситуация салынган: көннәрнең берендә дүрт ел элек су астыннан сузылган электр кабеле бозыла. Нәтиҗәдә шул кабельдән энергия алып килгән завод эштән туктап кала. Үз вакытында канау сай казылган булган, кабель шуңа бозыла.
Әсәрнең үзәгендә өч образ: баш инженер Нәдир, водолазлар Мостафа карт һәм Габделбарп. Шулар ук — авария ясаучылар, төгәлрәк әйткәндә, җинаятьчеләр. Чөнки әлеге канауны алар казыган булган.
Әгәр бик теләсәләр, алар бу гаепне яшереп тә кала алган булырлар иде. Әмма яшереп калмыйлар, мондый эшкә барырга вөҗданнары, намуслары ирек бирми. Алар үз җинаятьләрен үзләре үк халык хөкеменә куялар.
Ләкин шунда ук күңелгә сорау килә: моннан дүрт ел элек бу кешеләрнең уй- фикерләре, тормышка карашлары һәм, ниһаять, намуслары бик түбән дәрәҗәдә булмаганмыни? Әлбәттә, мәгълүм бер шартларда кешенең дөньяга карашы, хезмәткә мөнәсәбәте берничә ел эчендә генә түгел, хәтта атна-ай арасында да бик нык үзгәрергә мөмкин. Тик мондый үзгәрешнең нинди сәбәпләр аркасында, нинди җирлектә туганлыгын нигезле дәлил-
■әр белән, бәхәс калдырмаслык итеп расларга кирәк. Әсәргә әнә шул җитми.
Сюжетнь.' тагын да мавыктыргыч итәм дип, X. Вахитның боткага майны артыграк салып җибәргән очраклары да булга- лый. «Давыл»да да бар андый урын. Сүз меңләгән эшчесе булган зур заводның нибары бер кабель.гә тотынып торуы хакында бара.
Бердәнбер кабель өзелә, кабель өзелүгә сәгать тә узмый, цехлар өзеклеккә килеп керә, план яна (бигрә.к тиз ут капты!), эшчеләр аптырашта, ә җитәкчеләр паникада (эшчеләр аптырашта гына әле, ә җитәкчеләр паникада уа инде!). Әйткәнемчә, бик талантлы бу автор вакыты- вакыты белән чама хисен онытып җибәрә. Менә шушы кечкенә фальшь әсәрдәге башка вакыйгаларга булган ышанычны да шактый киметә төшә.
Ф. Яруллинның «Әнә килә автомобиль» исемле ике бүлектән торган тамашасы (автор әсәренең жанрын «тамаша» дип билгеләгән) ике сезон буена сәхнәдә аншлаглар белән барды.
Әсәрне укып чыгуга күңелне иң нык җәлеп иткән ягы — аның теле. Тамашаның елмаймыйча укый торган җөмләсе юк диярлек. Кайбер урыннарында, укуны туктатып торып, дөньяңны онытып, рә- хәтләнә-рәхәтләнә шаркылдап көләсең. Диалоглар кыска да, тапкыр да. Әсәрдә җанны биздерә торган информацияләр шулай ук юк. Булган бөтен вакыйга сәхнәдә, тамашачы күз алдында бара. Теленең телгә йокмавы, кызыклы хәлләрнең берөзлексез чыгып торуы — әсәрнең уңышын тәэмин иткән төп факторлар. Ф. Яруллинның моннан соң язылачак сәхнә әсәрләренә дә шушы сыйфатлар аерылмас юлдаш булса иде. Ышанычлы рәвештә шуны әйтергә мөмкин, Ф. Яруллин беренче әсәре белән үк безне үзенең драматург икәнлегенә ышандырды.
Әйткәнебезчә, «Әнә килә автомобиль» — авторның сәхнә күргән беренче драма әсәре. Бу әсәрнең күпләрне мөкиббән иткән якларын билгеләп үтү белән бергә, күңелне тырнап торган урыннары турында да ачыктан-ачык әйтергә кирәктер. Әсәрнең соңгы битен ябып куйганнан соң, күңелгә бер бер артлы төрле со-раулар килә башлый. Автор бу әсәре белән нинди фикер әйтергә тели, әсәрнең идеясе нинди? Драматург нәрсәгә, тормыштагы нинди ямьсез күренешләргә каршы чыга? Кемнәрдән көлә? Аларны нинди җитөшсезлекләре, нинди кимчелек* ләре өчен чыбыркылый?.. Күпме генә уйлансаң да, әлеге сорауларга анык кына, җавап таба алмый аптырыйсың.
Тамашада шушындый вакыйга алынган. Ике эшче (Фәүзия белән Таһир) хезмәт белән җыйган акчаларына «Москвич» маркалы автомобиль сатып алалар. Фәүзиянең сеңелесе Рәйсә белән аның ире Тимерҗан — шулай ук намуслы эшчеләр. Апаларыннан калышмаска тыры шып, Рәйсә ире Тимерҗанны да машина алырга күндерә. Акчалары җитәрлек булмый, бурычка керәләр. Һәм алар да «Жигули» маркалы автомобиль алалар. Әмма шул рәвешчә азапланып сатып алган автомобильләр әлеге семьяларның берсенә дә күзгә кырып салырлык та бәхет китерми. Киресенчә, шул автомобильләре аркасында алар адәм мәсхәрәсенә калалар. Фәүзия машинаны бала урынына күрә, бала табудан, нәселен дәвам итүдән баш тарта. Ире Таһирның бө- тел буш вакыты автомобиль астында үтә. Рәйсә белән Тимерҗан өчен «Жигули» тәмам бер афәт була. Алар атналар буе токмач чы аш күрмиләр, бәрәңге беләк генә тоналар. Алып кайту белән, баганага бәрдерә ■*, машиналарының кузовын эштән чыгарллар. Биш былтыр элек кемдер таптаткан агач өчен майлы гына штраф түләргә туры килә. Ишегалларыннан шәһәр урамына чыгу белән милиционер талоннарын тишы. Гараж юнәтергә акчалары булмаганлыктан, көндез эштән арып кайткан Тимерҗан төн буе ишегалдында автомобилен каравыллап чыгарга мәҗбүр. Җитмәсә, бурычка акча биргән кешеләр, әҗәтне кире кайтаруны ашыктырып, Рәйсәнең дә, Тимерҗанның да тәңкәләренә тияләр. Шулай бәрелеп-сугы- лып, сазларга бата-бата тинтерәп йөри торгач, Рәйсәләрнең машинасы тәмам эштән чыга, ә Фәүзияләрнең машинасын колхозның нәсел үгезе башта яньчеп-изеп ташлый, аннан мөгезе белән эләктереп текә яр астына суга чоя.
Шушы маҗараларни күреп утырганнан соң, тамашачы нинди нәтиҗә ясарга тиеш? Фәүзия, Таһир, Рәйсә, Тимерҗан шикелле гади хезмәт кешесенә автомобиль алырга ярамый икән дипме? Алай' дисәң, кешеләргә шәхси тормышларында файдалану өчен сатыла торган машиналарның берсе дә (тег*ү машинасымы ул, кер юу машинасы яки автомобильме)* дәүләтебез тарафыннан күз яше түктерү
нияте белән чыгарылмый бит. Сөялле «ул белән тапкан акчаларына автомобиль алган хезмәт кешеләреннән нигә шул кадәр шәфкатьсез итеп көләргә әле?
Әллә автор: «Автомашина алганчы, Рәйсәләр кебек көлкегә тарымас өчен, иң әүвәл җитәрлек итеп акча туплагыз, гараж хәстәрен күрегез, машина йөртергә өйрәнегез», — дип кенә әйтергә телиме? Күптән билгеле мондый хакыйкатьне раслау өчен генә «Әнә килә автомобиль» шикелле, җырлап, чыңлап торган текстны исраф итәргә кирәкме икән?..
Мондый очракта кайбер иптәшләр: «Драма әсәрендә тамашачыга бөтенесен дә чәйнәп каптыру мәҗбүри түгел, тамашачының үзенә дә фикер йөртергә урын калдырырга кирәк», — диләр. Мин тамашачыга мөстәкыйль фикер йөртү иреге бирүгә каршы түгел. Әмма бер шарт белән: тамашачының күбесе, мөстәкыйль рәвештә фикер йөрткәннән соң, автор инандырырга теләгән иманга килсен. Минем уемча, «Әнә килә автомобиль» нең төп кимчелеге шунда, әсәрдә авторның әйтергә теләгән фикере анык түгел1.
С. Шакуровның «Тормыш бусагасында», «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар». «Уракчы кыз» драмалары, «Зөһрә йолдыз» трагедиясе театрларыбыз сәхнәләрендә уңыш белән барды. «Сары елан» исемле яңа трагикомедиясендә автор тагын бер тапкыр туган туфрак темасына әйләнеп кайта.
Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк, Зөя буйларын ташлап, Ләфләндиягә киткән Илгасыйм, икенче бөтендөнья сугышыннан соң, 79 яше тулып бер аягы белән кабер бусагасына баскач, туган авылына кайта. Илебез тормышында һәм кешеләребез күңелендәге зур үзгәрешләрне күрә, шулар йогынтысында аның тормышка. яшәешкә карата булган фикерләре үзгәрә, һәм миллионер Илгасыйм бөтен байлыгын хезмәтчесе Әбделләгә тапшыра, яңадан Ләфләндиягә кайтудан баш тарта. Бу әсәрендә автор бер-беренә капма-каршы булган ике идеология — социалистик һәм капиталистик идеологияләр арасындагы көрәшне күрсәтә. Бу көрәштә безнең идеология җиңеп чыга.
Сүз дә юк, алынган тема бик әһәмият-
’ Әдәби тел йомгакларына багышлаягая җыелышта чыгыш ясаган иптәшләр Ю Әмннов ■ ыц «Әнә килә автомобиль» әсәренә биргән ■бәясе белән кнлешмәүләрен әйттеләр Редакция ле. Әмма шушы теманы чишкәндә автор сайлаган вакыйгаларның, дәлилләрнең кайберләре белән бәхәскә керергә дә мөмкин.
Илгасыйм миллионнары белән гражданнар сугышы чорында ак интервентларга, Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар Германиясенә ярдәм иткән. Димәк, авыр сугышта ул безнең дошманыбыз булган. Илгасыймның менә шушы эшләрен автор аңсыз рәвештә генә башкарылган җинаять итеп күрсәтергә тели. «Минем ил белән якалашканым булмады. Минем гомерем буена кулыма мылтык тотканым юк», — дип аклана Илгасыйм. Хәзерге заманда бу дәрәҗәдә беркатлы капиталистлар юк. Алар кайсы тегермәнгә су койганлыкларын бик яхшы төшенеп эш итәләр, һәм капиталистик дөнья-ның эчке политикасын да, тышкысын да шушы миллионер Илгасыймнар билгели. Җитмәсә, әлеге әфәнде байлыгының да кеше көче белән җыелганын белми икән. «Байлыгым — минем зиһенем, минем зирәклегем, акылым», — дип, үзен-үзе яклый ул. Авылга кайткач, Илгасыйм совет кешеләре — ил агасы Туктамыш, аның килене депутат Маһинур. Маһинурның улы Рәифләр белән бәхәскә керә һәм бу бәхәстә җиңелә, һәм 4—5 көн эчендә «кулында кеше каны, өстендә кеше малы, кеше хакы, кеше яше» икәнлегенә тулысыңча инана. Үләр алдыннан, гөнаһларыннан арыну нияте белән, бөтен байлыгыннан ваз кичә, намусы чиста килеш аяк суза, янәсе.
Әсәрдә драматик вакыйга булмавы да үзен нык сиздерә. Дөрес. Илгасыймны финалда үзенең оныгы Ирдәүләт буып үтерә. Ләкин әсәрнең башыннан ук әзерләнеп киленмәгәнгә күрә, ул көтмәгәндә килеп чыккан очраклы вакыйга буларак кына кабул ителә. Шуның белән «Сары елан» турында сүз тәмам.
Әмма драматик вакыйга турындагы фикеремне дәвам итәсе килә. Чөнки соңгы елларда драматик вакыйгасы булмаган драма әсәрләре торган саен ешрак очрый башлады. Шундый әсәрләр хакында сүз чыкса, кайбер иптәшләр: «Анда фикерләр көрәше бар, фикер көрәше үзе драматик вакыйга түгелмени?» — диләр. Миңа калса, драматик вакыйга сәхнәнең үзендә, тамашачылар күз алдында барырга, фикерләр көрәше дә шушы ва кыйга җирлегендә барырга тиеш. Әлбәттә, әгәр тракторяет турында язабыз икән.
мин аның тракторын да сәхнәгә чыгару ягында түгел. Әмма драма әсәрендә драматик вакыйга булу мәҗбүри шарт. Шулай булмаганда, пьесаларыбызның персонажлары әллә кайчан, әллә кайда булып узган вакыйгалар турында баскан килеш, утырган килеш, яткан килеш сөйләнүче җансыз күләгәләргә, бары тик сүз чәйнәүчеләргә, ләчтит сатучыларга әйләнәләр. Мондый әсәрләр карау өчен дә кызыксыз, аларның ышандыру көче дә чамалы була.
А. Гыйләҗев, проза әсәрләре язу белән бергә, драма өлкәсендә дә иң актив эшләүче авторларның берсе. 1975 елның башларында Әлмәт драма театры аның
• Җан җылысы» исемле драмасын сәхнә-ләштергән иде. күптән түгел «Я кайтырбыз, я кайтмабыз» дигән икенче яңа әсәре Академия театрында куелды. Без сүз алып бара торган 1974 елда Әлмәттә аның «Сары чәчәк ата көнбагыш» исемле өч пәрдәле геропк драмасы дөнья күрде. Бу әсәр Казанга ак чехлар якынла-шып килгән. Совет республикасы өчен авыр көннәр хакында сөйли.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында җимерелеп беткән Паратск заводын тор-гызырга Лениннан боерык килә. Бу завод. хәрби эскадра төзеп, аны Иделгә чыгарырга тиеш. Шул ук вакытта нарком Троцкийдан да директива килеп төшә:
• Эшне туктатырга. Заводны сүтәргә». Шәһәрдәге һәм заводтагы эсэрлар да йоклап ятмый. Алар, фетнә күтәреп, һөҗүм итеп килгән ак чехларга юл ачмакчы- лар. Тик алар бу ниятләренә ирешә алмыйлар. шәһәрдәге коммунистларның уяулыгы, тапкырлыгы, кыюлыгы аркасында алар тар-мар ителәләр. Завод сүтелми. эш туктамый, эскадра төзү дәвам иттерелә. Күргәнебезчә, әсәр җитди һәм катлаулы темага язылган. Шул җәһәттән ул «героик драма» исеменә тулысынча дәгъва итә ала. Әмма әсәрдә югарыда санап кителгән вакыйгалар сәхнә артында хәл ителә. Сәхнәдә исә шул вакыйгаларның барышы турында партячейка секретаре Фролов һәм коммунист Вилдан тарафыннан: «Шулай булган, тегеләй булган»,— дип, информацияләр генә бирелә. Информациягә корылган ике картина (беренче һәм финал картиналары) — драманың иң йомшак урыннары. Сәбәбе гади: автор информация сөйли.
Ирексездән һәркайсыбызга күптәннән таныш булган бер нәрсәне тагын кабатларга туры килә. Драма русча — «действие», татарча — «хәрәкәт» дигән сүз. Информация — драманың мәңгелек дошманы. Информацияләр драматургиядә беркемне дә, беркайчан да бернинди уңышка да китермәде, китермәячәк тә. Пьесада действие-хәрәкәт булмаса. ул әсәрнең драма жанрына дәгъва итәргә хакы да, нигезе дә юк.
«Сары чәчәк ата көнбагыш»ның калган картиналары Зөя утравына урнашкан хатын-кызлар монастыренда бара. Бу картиналар оста, мавыктыргыч, ышандырырлык итеп язылган. Хикмәт шунда, монда инде информация сөйләү юк, ул урыннарда сәхнәгә тормыш-көрәш үзе килеп керә.
Изге йорт, алла йорты дип йөртелгән монастырь тирә-яктагы контрреволюцион көчләрнең тупланган урыны. Алар бирегә җыйналалар, киңәшәләр, шушында хәрби частьлар булып формалашалар. Монастырь башлыгы Анакай «Россияне большевиклардан коткару өчен» кара көчләргә сыену урыны да бирә, аларның тамакларын да туйдыра, кулларына корал тоттыра, булган алтыннарын да кызганмый, май чәчәгедәй саф кызларның намусын да аямый.
Без дингә каршы язылган күп кенә драма әсәрләрен беләбез. Аларның иң яхшы үрнәкләре — Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе, К. Тинчурин- ның «Зәңгәр шәл» мелодрамасы. Бу әсәрләрдә динчеләр — Юныс хаҗи да, ишан да — бозык җанлы, чибәр кыз күрсәләр стенага сикерергә әзер торган азгыннар итеп сурәтләнәләр һәм. беренче чиратта, шул яманлыклары өчен утка тотылалар. «Сары чәчәк ата көнбагыш»та исә хәл бераз башкачарак. Биредә автор диннең контрреволюцион һәм соң дәрәҗәдә реакцион идеология икәнен раслый. Автор өчен дин әһелләренең шәхес буларак әх- лаксызлыгы беренче планда тормый, монда беренче планда диннең идеологии корал буларак җитдилеге күрсәтелә. А. Гыйләҗевнең бу әсәрендәге игътибарга лаеклы табышы да менә шунда, ми-немчә. «Сары чәчәк ата көнбагыш» — соңгы елларда атеистик темага язылган әсәрләрнең иң уңышлысы.
• Сары чәчәк ата көнбагыш»ка бәйләп тагын бер фикер. Драма әсәрендә баш герой иң соңгы чиктә генә һәлак булырга тиеш. Әйтик, героебыз ДОТтагы пулеметтан ядрә сибеп торган амбразураны күк-
pare белән каплады, ди. Мондый чакта исән калу мөмкин түгел. Ә А. Гыйлә- җевнең разведкага барган Хәлиле, асарлар оясыннан исән-имин чыгып киткәч, көймә белән елга кичкәндә, дошман ядрәсеннән һәлак була. Бу очракта исән калырга мөмкин идеме? Мөмкин иде. Хәлил исән калса, әсәр берәр нәрсә оттыра идеме? Минемчә, оттырмый, ота гына иде. Һәр драмада баш геройны үтерергә дигән закон юк бит.
Хәзер Г. Сабитовның ике бүлектән торган «Гарасат» исемле драмасы турында берничә сүз. Әсәрнең нигезенә элекке Уфа губернасының Бөре өязендә һәм Лена елгасы буендагы алтын приискаларын- да булган тарихи вакыйгалар салынган. Минем белүемчә, татар әдәбиятында Лена вакыйгалары турында бүгенге көнгә кадәр драма әсәрләре иҗат ителгәне юк иде. Шушы чирәм җиргә беренче буразнаны Г. Сабитов сызды. Авторның шушындый кирәкле һәм җитди темага алынуы үзе мактауга лаек.
Драмада шундый вакыйга алынган. Авылда бөтен халык катнашы белән тегермән салына. Авыл бае Имами мәкерле юллар белән ул тегермәнне үзенең хо- суси милкеиә әйләндерә. Шул хәлне күреп ярсыган халык тегермәнне яндыра. Чуалышта гаепләнгән крестьяннарны Се- бергә — Лена елгасы буена сөрәләр.
Әсәрнең икенче яртысында вакыйгалар алтын приискаларында бара. Бакый- га-көрәш барышында образлар үсә. Себертә сөрелгәндә авылдан тәкбир әйтеп «чыгып киткән крестьяннар әсәрнең финалында «Интернационал» җырлыйлар.
«Гарасат»та халыклар дуслыгына да зур игътибар бирелгән. Монда без, татарлар белән янәшә, башкорт Иркенбайны, казакъ Аканны, якут Ләгәнтәйне, руслардан Рузановны күрәбез.
Әсәрнең теле йөгерек. Автор халык әйтемнәрен, мәкальләрне чамадан чыкмыйча, урынлы-кирэкле җирдә генә файдалана. Персонажлардан Мирсәлим карт, тегермәнче Иркенбай, кызу канлы Сабир, урта хәлле Силмән, старатель Ша- . тун, ат җигүче Ләгәнтәй. беренче картинада гына күренеп киткән Имами бай. /Гатифә карчыклар хәтердә яхшы кала, ^ларның үзләренә генә хас сөйләме, хо- дык-характерлары бар. Гомумән, Г. Саби- товның геройлары бер-беренә охшамаган, берсен икенчесе кабатламый.
Нигездә уңышлы гына язылган бу драма кимчелекләрдән дә азат түгел. Әсәр бик озын, аның күләме 92 бит. Бу текст тулысы белән сәхнәгә куелганда, аны аз дигәндә дүрт сәгать уйнарга туры килер иде.
Әсәрдә кабатлаулар еш очрый. Мәсәлән, халыкның ачлыктан җәфа чигүенә ышандыру өчен күп дигәндә бер-ике деталь дә җитәр иде. Автор әллә тамашачыга, әллә укучыга ышанып җитми пн- де. факт өстенә факт өя: Гатифә карчыкның азык запасы ун гына кадак. Гөл-чирә белән Әлминең запасы бишектәге бала мендәре астына сыйган, халык алабута ашый, Себердә тәүлегенә ике бәрәңге белән торалар...
Яки тормышның ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген күрсәтү өчен, автор торган саен үлгән кешеләрнең исемлеген озайта бара. Ул мәрхүмнәрнең кайберләре сәхнәдә вакыйга барышында вафат була, ә кайберләренең үлеме турында бары бер генә җөмлә белән хәбәр ителә. Менә «Гарасаттагы үлекләр: Мирсәлимнең улы үлгән, килене үлгән; Әлминең бажасы. алабута кочаклап, буранда катып үлгән; Гатифә карчыкның улы Галимҗан сал агызганда суга батып үлгән; Гөлчирәнең баласы юлда авырып үлгән; Зөлфәтнең әтисе төрмәдә череп үлгән; Галимулла Минкарамов зәңгелә авыруыннан вафат булган; Сәлимулла Хиялетдиновны шах-та басып үтергән; Габделмалик Габдел- мәмитов төрмә больницасында үлгән; Сидоров Иван зәңгелә авыруыннан дөнья куйган; Мирсәлимнең карчыгы авырып үлгән: Андриянов Степанны шахта басып үтергән; Имамины үтереп тегермән буасына ыргытканнар; Мирсәлим бабайның үзен агач басып үтерә; Сәлмән сазга батып үлә; Элми белән Аканны атып үтерәләр; Сөмбелне атып үтерәләр; Иркенбай пуля ярасыннан үлә.
Автор әсәрнең финалына таба үлү-үте- рүләр белән шул кадәр мавыгып китә ки. нишләгәнен дә шәйләми башлый. Мәсәлән, абруйлы авыл карты Мирсәлимнең бөтен нәселен корыта: башта килене белән кызы үлә, аннан карчыгы, карчыгыннан соң үзе үлә. Финалда Мир-сәлимнең нәселен дәвам итәргә тнеш булган бердәнбер оныгы Сөмбел дә һәлак була.
Әсәрне кызганыч итәм дип, яңа бер каберстан төзү, аны мәетләр белән дыңгычлап тутыру кирәк түгел. Н. Остров-
скийның «Гроза»сында бер генә кеше — Катерина гына һәлак була. Татар дра-матургиясендә дә моның влге булырдай мисаллары бар. Г. Камалның «Бәхетсез егет»ендә бары ике кеше — Гайни белән Закир, М. Фәйзинең «Галиябану»ында исә Хәлил генә һәлак була. Әлеге авторлар бер яки ике кешенең үлемен сурәтләү белән дә шул замандагы тормышка, ул тормышның закон-тәртипләренә булган нәфрәтләрен тулысы белән һәм җан тетрәткеч итеп бирә алганнар.
Әсәрнең икенче кимчелеге шунда, бер драмага ифрат күп вакыйга тупланган. Әйбәт драма әсәрендә гадәттә бер вакыйга гына була. Пьеса шул вакыйга белән башлана (кайберәүләр хәзер бары тик мода эчен генә вакыйганың азагыннан да. уртасыннан да башлыйлар) һәм шул вакыйга тәмамланганда әсәр үзе дә тәмамлана. Биредә исә вакыйга встенә вакыйга өелгән. Вакыйгалар тыгызлыгыннан әсәрнең сулышы кысыла, тыны бетә башлый.
Авыл халкының бергәләшеп тегермән салуы, социаль каршылыклар нигезендә ул тегермәннең утка очуы, авыл бае Има- мидан үч алу. шушы вакыйгаларда катнашкан крестьяннарның Себергә сөрелүе — үзе бер мөстәкыйль драма әсәре. Лена приискаларындагы эшчеләр тормышы. эшчеләрнең революцион аңы үсү, аларның изүчеләргә каршы күмәк рәвештә күтәрелеп чыгулары һәм, ахырда, тарихка мәңгелеккә кереп калган ату — икенче мөстәкыйль әсәр. Башкача әйткәндә, бер «Гарасат»та ике «Гарасат».
Ата-бабаларыбызның ерак үткәне, аларның көнкүреше, культурасы, гореф- гадәтләре күпләрне кызыксындыра. Н. Фәттахның «Кол Гали» исемле трагедиясендә монгол яулары чорында (1220— 30 еллар) кыпчак далаларындагы Бурлы ыруы һәм Болгар дәүләтендә булып узган вакыйгалар сурәтләнә. Борынгы Болгар югары культуралы, техник-экономик яктан алга киткән куәтле ил булган. Әмма күкрәп чәчәк аткан шушы дәүләт басып алучылар тарафыннан җир белән тигезләнә. Автор әлеге фаҗига га китергән төп сәбәпләрнең берсенә туктала. Сүз Болгар дәүләтенең үз эчендә татулык булмау, ыруглар арасында бертуктаусыз барган ызгыш-талашлар турында бара. «Илдә яшәүче халыклар арасында дуслык. туганлык булганда гына ул ял җимерелмәслек»,— дип раслый.
Трагедияне бер кат укып чыгу белән талантлы прозаик Н. Фәттахның талантлы драматург та икәненә ышанасың. Әсәрнең сюжеты җыйнак, осталарча эшләнгән. Кыпчак даласында кол булып яшәгән шагыйрь Гали үзен я тәхет, я балта көткән болгар җиренә кайтырга тиешме әллә юкмы? Шагыйрь кайта, басып алучыларга каршы яу чаба, җиңә һәм һәлак була. Трагедиянең персонажлары бер укып чыгу белән хәтердә кала. Көчсезләр алдында ерткыч, көчлеләр каршында җебеп төшә торган У раз бәк. бер алтын урынына ике алтын бирсәләр, иманын да сатарга әзер торган Тукаш сәүдәгәр, власть өчен бертуган энесе Га-линең баш өстенә балта күтәргән Хаҗи бәк, дәрәҗә һәм дан өчен бернинди адымнан да тартынмый торган Энҗе бикә, үз башының исән калуын гына кайгыртып йөри торган, башы исән калып та акылын җуйган Шәмсетдин — шундый персонажлар.
Шулай да әсәрнең бер-ике ноктасы тешкә тия. I
Трагедия герое, жанрның таләбе буенча, кардан ак, судан пакь булырга тиеш. Трагедия герое өстенә тузан бөртеге генә төшерсәң дә, ул персонаж шунда ук трагедия герое булудан туктый.
Н. Фәттах трагедиясенең төп героенда әнә шул тузан бөртеге бар. Гали берьюлы ике чибәргә: Хаҗи бәк хатыны Энҗе бикәгә һәм Ураз бәк кызы Чәчәккә гашыйк. Бу гашыйк булу ниндидер аңлашылмаучылык аркасында туган мәхәббәт кенә түгел, ихлас күңелдән.
Гали Чәчәккә бер урында:
Балкыр ирде бәхет нуры булсак бергә. Мәхәббәтмен сарайларын корсак бергә! —
дип илһамланса, икенче урында Энҗе бикәне кочып: «Энҗем-йолдызым, энҗе бөртегем, без тагын бергә!» — дип, чын күңеленнән шатлана.
Галинең бу адымы аның дәрәҗәсен төшерә, Галигә булган хөрмәт һәм ихтирам кими. Гомумән, берьюлы ике хатын артыннан йөргән кешене хәзер дә мактамыйлар, элек тә мактамаганнардыр. Андый «гөнаһсы» булган персонажны уңай герой итеп кабул итүе читен.
Тагын бер нәрсә. Трагедия геройларының үлеме трагик кына түгел, герой- • ны герой да итәрлек үлем булырга тиеш. Әйтик, урам аша чыгарга ашыккан ханымны машина таптап китте, ди. Бу тра-
гик хәлме? Трагик хәл, әлбәттә. Әмма мондый үлем әлеге ханымны трагедия геройлары белән янәшә бастыра алмый бит. Күзгә-күз, бергә-бер сөйләшен торганда, Галинең Энҗе бикә тарафыннан чәнчеп үтерелүе шулай ук героик үлем түгел. Трагедия героеның үлеме дә тра-гедия геройларына хас үлем була, һәм бу үлем персонажны тагын да бер баскычка югарырак күтәрә.
һәм соңгысы. Монысын әдип А. Расих ел йомгагында да әйтте, матбугатта да язып чыкты. Трагедиядә, «Этил суы ака торур» романындагы шикелле үк, автор шул заманда җәмгыять байлыгын тудыручыларга (һөнәрчеләргә, игенчеләргә, терлекчелек белән көн итүчеләргә) җитәрлек игътибар итми. «Кол Гали»дәге баш геройлар — ханнар, бәкләр, бикәләр, сәүдәгәрләр. А. Расихның борчылуы, минемчә дә, нигезле. Н. Фәттах бу хакта да уйлансын иде.
Драматургларыбыз иҗат иткән сәхнә әсәрләрен күзәтеп чыкканнан соң: «Бу әсәрләрнең берәрсе бөтен союз сәхнәсендә күтәрелә алырлыкмы?» дигән сорау туа. Минемчә, юк. Чөнки аларның тари- хи-революцион темага язылганнары «Бро-непоезд», «Любовь Яровая», «Оптимистик трагедия» кебек әсәрләр белән янәшә тора алмыйлар. Ә бүгенге көн темасына язылганнары үзебезнең тамашачыларны да тулысынча канәгатьләндереп бетерми.
Ф. Хөсни сүзләре белән әйткәндә, узган елгы драма әсәрләренә зур пробле малар өчен көрәшүче олы язмышлар җитми. Әмма күңелне төшереп өметсез- леккә бирелергә нигез юк.
Драматургларыбыз кулларыннан ка-ләмнәрен төшермичә эшлиләр. Республи ка театрлары сәхнәләрендә ай саен диярлек әледән-әле яңа спектакльләр чыгып тора. Әйе, эшләгән эшләребез шактый. Әмма эшлисе эшләребез тагын да күбрәк. Эшчән, укымышлы, культуралы халкыбыз бездән идея-политик яктан тотнаклы, әдәби эшләнеше белән югары сыйфатлы драма әсәрләре көтә. Халкыбызның шушы таләбен канәгатьләндерү өчен азучыларыбыз яңа көч, ярсу дәрт белән тагын да активрак эшләрләр, сокландырырлык драма әсәрләре иҗат итәрләр.