Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАМ ТАЙГА АША ҮТӘ


Сират купере
үген без Байкал — Амур магистраленә эшкә килүче Мәокәү тимер юл транспорты инженерлар институты студентларының төзелеш отрядын каршы алырга барабыз. Минем юлдашлар икәү: 544 нче төзү-монтаж поездының өлкән инженеры Леонид Васильевич Новиков һәм кулалмашчы шофер Әмирҗан Мөсәлимов. Юл кешене тиз таныштыра. Күрәсең, алар да бик тиз уртак тел таптылар. Чиратлашып мәзәкләр сөйли башладылар. Безнең алда — Амур — Якутск трассасы. Очсыз-кырый- сыз тайга аша сузылган бу шоссе юл тау елгалары буйлап боргалана, текә кыялар яныннан үтә, тау араларына кереп югала.
Минем яңа «кавзик» дулкынлы елга өстендәге моторлы көймә кебек алга ыргыла. Тик әледән-әле очрап торучы «тигезсез юл», «текә күтәрелеш», «кырт борылыш» кебек кисәтүче юл билгеләре сиңа иркен елга киңлегеннән түгел, ә сират күпереннән үтәчәгеңне күрсәтәләр.
— Беренче мәртәбә бу юллардан мин сугышка кадәрге чорда үттем, — дип сөйли башлады Леонид Васильевич, миңа якынрак күчеп утыргач.— Шуннан бирле бу җирләр минем өчен туган як кебек. Мәскәүдә туып үссәм дә, күп еллар монда эшләгәч, тайга минем өчен якын.
Үзенең студент елларын, җәйге чорда тайгага экспедициягә йөрүләрен Леонид Васильевич шул кадәр ләззәтләнеп, бирелеп сөйли, хәтта борыны очына кадалып канын суыручы мәрхәмәтсез черкине дә сизми.
Әле уңга борылып түбән төшкән, яки сулга борылып тауга күтәрелгән тар асфальттан йөгергән автобусны юл күрсәткеч билгеләр белән чакрым баганалары гына сәламләп кала. Озын, ялыктыргыч салкын кыштан туеп, кыска җәйне түземсезлек белән көтеп алган саф һавалы калын урман як-якта стена булып тора. Тауга күтәрелгәндә дә машина яхшы бара, авырлыкны сизми. Әйтерсең лә машина моторы шофер йөрәге белән бер ритмда. Икесе дә тыныч, тигез эшли
ләр. Авыр, озын юлда моннан да куанычлы нәрсә булырга мөмкинме соң?..
Кара төтеннәр чыгарып, 15—20 тонналы йөк сөйрәп килүче куәтле, ләкин бу юлларда инде озак хезмәт итүдән йончыган машиналар каршыга очраганда, минем автобус уң якка янтаеп китә, пассажирларны чайкалдырып куя.
Бераздан без көмештәй чиста, җан өшеткеч салкын сулы Уркан елгасы буенда тукталабыз. Тау-ташлар арасыннан чылтырап аккан бу елга кыска гына ялга туктаган юлаучыларга хәл өсти, көч бирә. Алда үтәсе юл авыр, катлаулы. Бу урыннан Янкан тау сырты башлана. Амур — Якутск магистраленең иң озын күтәрелеше һәм иң биек ноктасы шушында, диләр. Хак сүз икән. Икешәр тагылма таккан авыр йөк машиналары үргә таба кырмыскалар кебек кенә үрмә-ли. Янкан тавы сыртына менеп җиткәч, күз алдында хозур күренеш ачыла. Тирә-якта яшеллеккә күмелгән очсыз-кырыйсыз тайга, симез дөя өркәче кебек ялангач сопкалар, сыек төтен кебек аксыл томан каплаган елга үзәннәре сине үзенә җәлеп итә. Әйтерсең лә җирнең күчәренә баскансың да, ул синең тирәңдә әйләнә.
Тирә-ягын таулар чорнап алган матур, чиста, бай алтын прииска- сы Соловьевскига да килеп җитәбез. Поселокка кергәндә зур итеп эшләнгән арка бар. Анда 1867—1967 саннары, алтын чыгаручыларның элеккеге һәм хәзерге тормышын сурәтләгән рәсемнәр ерактан ук күренеп тора. Йөз елдан артык вакыт эчендә күпме тау токымы эшкәртелеп, күпме алтын комы юылды икән? Беләсе иде. Бу тирәдәге елга ярлары бөтенесе буеннан-буена актарылып беткән бит. Ә эшкәртелмәгән урыннар әле никадәр! Чыннан да, монда хәзинә җитәрлек. Байкал—Амур тимер юл магистрале төзелгәч, хәзергә тын яткан тайга, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрер, тормыш кайнап торыр.
Салон көзгесенә күз салам. Юлдашларым инде сөйләшмичә, һәрберсе үзенең уена чумып, йомшак утыргычта йокымсырап баралар. Әмирҗанны әйтәм, бик тә күңелле, үзенчәлекле егет инде. Тырпаеп торган аксыл чәчле, уртача буйлы, ябыграк йөзле, яшькелт күзләреннән ут чәчеп торган бу егет бик яхшы әңгәмәдәш, кеше белән тиз танышып китә. Аның белән озын юлда бер дә күңелсез түгел: я мәзәкләр сөйли-сөйли көлдереп бетерә, я шаян җырлар җырлап күңелне күтәрә. Яхшы дус. Өч ел элек без бер-беребезне белми дә идек. Әлеге дә баягы, шоферларны юл таныштыра, юл кавыштыра, диләр бит. КамАЗда булды бу хәл. Декабрь ахырлары иде. Двигательләр заводына стена панельләре алып кайту өчен мине Түбән Кама тимер-бетон конструкцияләр заводына җибәрделәр. Анда кадәр буш бармас өчен, Түбән Кама шәһәрендә төзелә торган йортларга Чаллыдагы күзәнәкле бетон заводыннан панельләр алып киттем. Кыш булуга карамастан, көн җылы, юлларны җепшеткән. Унсигез тонна йөкне куәтле «МАЗ» тигез асфальттан җиңел генә сөйри. Ярты сәгатьтә мин инде Түбән Кама химкомбинатына килеп җитәм.
Юлда төшә башлаган томан бу тирәдә бигрәк тә куера. Салкын җилдән асфальт өсләре боз белән каплана. Минем алда бара торган тимер әрҗәле үзбушаткыч машина нигәдер кинәт туктый. Мин дә тормозга басам, тизлекне киметергә уйлыйм. Тик йөк авырлыгы белән машина алга шуып баруын дәвам иттерә. Бәрелешмәс өчен рульне уңга борам. Файдасы юк. Машина тәгәрмәч эзеннән чыкмый. Сигнал бирәм, алдагы шофер ишетми. Берни кылыр хәл юк, авария котылгысыз. Тимер кузовка килеп бәрелүдән, машинаның алгы тәрәзә-се коелып төшә, сул як фара ватыла, тоташтыру җайланмасы эштән чыга. Машиналар тыз-быз кайнашып йөргән олы юлда озак торып булмый. Бәхетсезлеккә очраган машинамны трактор белән читкә
сөйрәтеп куябыз. Нишләргә? Авыр йөк төялгән, тагылмасы белән унбиш метр озынлыктагы машинаны 20 чакрым җиргә сөйрәп кайту мөмкин түгел. Ә янда запас частьлар юк. Юл уңаенда очраган бер автобуска утырып, гаражга кайтып китәм.
Булган хәлне җентекләп сөйләгәч, автоколонна җитәкчесе ике-өч сәгатьтән машина табып җибәрергә була. Шул вакытта безнең әңгә- ♦ мәне тыңлап торган бер шофер (Әмирҗан белән танышу шулай бул- 2 ды) хәлне бик тиз аңлап: «Рейстан яңа гына кайттым, әйдә, үзем барам»,— диде.
Бәлагә юлыккан иптәшенә ничек тә ярдәм итә алуыннан, ахры, сөйкемле күзләрендә нур балкыды.
Без кирәкле частьларны алдык та юлга чыктык. Машинаны җай- Z- га керткәнче, ачы кышкы җилдә, өстән явып торган кар астында, ? ярым караңгылыкта биш сәгатьтән артык эшләдек. Гаражга төнге 1 унбердә генә кайтып кердек. Шулай булса да ул көнне Әмирҗанның ф мин бер генә зарлану сүзен дә ишетмәдем. Аяклар гәүдәне көчкә сөй- _ рәсәләр дә, аның теленнән уен-көлке төшмәде.
Өч ел эчендә без аның белән бик күп йөкләр йөрттек. Чаллы һәм 2 Яңа шәһәрдә калкып чыккан мәһабәт йортлар һәм автозавод өчен панельләрне ташуда безнең дә өлеш юк түгел. <
Юлга чыкканда иптәшең үзеңнән яхшы булсын, ди халык мәка- < ле. Бигрәк тә сират күпере кебек хәтәр юлларда шофер дуслыгы ал- - маздай каты, эчкерсез һәм тугрылыклы булырга тиеш. Авырлыклар- < да сыналмаган дуслык кыен чакларда сабын куыгы кебек шартлый _• ул. Чаллыдан Байкал—Амур магистраленә командировка белән эшкә > килгәндә без бер-беребезне яхшы ук белә идек инде.
— Менә Олы Невер, килеп тә җиттек. «Россияне» каршыларга - сәгать ярым вакыт бар әле. Яхшы куаладың.
Леонид Васильевичның соңгы сүзләре миңа адресланган иде. Күрәсең, Тындадан чыкканда безнең болай тиз киләчәгебезгә ул ышанып җитмәгән булырга кирәк. Хәер, мондый тәҗрибәле кеше бөтенесен дә күз алдында тота бит. Юлда нинди хәл булмас.
Олы Невер—Амур өлкәсенең җанлы бер ноктасы. Халкы белән әллә ни зур булмаган бу станциядә Транссибмаг тимер юлы белән Амур—Якутск автомобиль трассасы очраша. Берсе Ерак Көнчыгышка, икенчесе Ватаныбызның үзәгенә ашыгучы поездларның озын гудоклары шушы тайга станциясе өстендә саубуллашу сәламе булып яңгырый. Ә Төньякка, Якутиянең үзәгенә, автомашина кәрваннары агыла. Хәрәкәт тәүлек буе тынмый.
Тиз йөрешле «Россия» поезды күрсәтелгән вакытта килеп тә җитте. Состав туктауга, без көткән кунаклар коела да башлады. Бик килешле яшел куртка һәм чалбардан, җиңнәрендә «ССО МИИТ» эмблемасы беркетелгән шат студентларны шушы мәңгелек туңлык киңлекләрендә утырган станциядә калдырып беренче номерлы поезд китеп тә барды.
Үзләренең җәйге каникулларын гасырның гигант төзелеше — Байкал—Амур магистралендә эшләп үткәрергә килгән бу яшьләр, күрәсең, монда беренче тапкыр гына түгелләр. Олы Невер поселогы аларга яхшы таныш. Беренче булып алар вокзал каршындагы һәйкәл янында фоторәсемгә төшәләр. Тарихи урында истәлекле рәсем. 1918 елда монда гражданнар сугышы герое Сергей Лазо үзе булган бит. Ә хәзер биредә тыныч хезмәт батырлары туа.
Барысы да автобуска кереп урнашкач, мин Тындага таба кузгалам. Кайда яшьләр — шунда җыр, музыка. Автобус эчендә гитара чыңлый, дәртле җыр яңгырый. Матур җыр, төзүчеләр җыры.
Берлек барда —тереклек бар
Җәйге көн озын, җылы. Төзүчеләр бу чорның бер генә минутын да югалтырга теләмиләр: көнне төнгә ялгап эшлиләр. Тында поселогының көнчыгыш өлешендә җыелма щитлардан төзелгән тәбәнәк агач йортлар янында кирпечтән салына торган биш катлы ике тулай торак үсеп килә. Төзелеш мәйданының икесендә дә комсомол-яшьләр бригадалары эшли. Алар барысы да төзелешкә турыдан-туры ВЛКСМның XVII съездыннан килгәннәр. Владимир Мучицын белән Владимир Щербаков бригадалары үзара ярышалар. Кемнең тизрәк, яхшы сыйфатлы итеп төзүе — һәр кешенең күз алдында. Ике йорт та янәшә генә тора. Шуңа күрә бригаданың алда баруын күрсәткеч такталарына, яисә көн саен чыгарыла торган ярыш бюллетеньнәренә карамасаң да белергә була.
Без яши торган палатка бу йортка каршы урнашкан. Иң беренче булып иртән эшкә баручы — шофер халкы. Шунлыктан без җиңүче бригадаларны башкаларга караганда алданрак беләбез.
Владимир Мучицын бригадасындагы егетләр һәм кызлар, төзү буенча гына түгел, «БАМстройпуть» идарәсе беренчелегенә үткәрелгән спорт ярышларында да башкаларны еш кына артта калдыралар. Волейбол, футбол, теннис уеннарында аларга тиңдәшләр юк. «Иң яхшы балты остасы» исеменә өлкә күләмендә уздырылган ярышларда да бу бригада егетләре беренчелекне яулады. Кыска гына әйткәндә, үз эшләренең осталары, башкаларга үрнәк булырлык яшьләр.
Комсомолның бу удар төзелеше Байкал—Амур магистралендә эшләүчеләрнең уртача яше — егерме икедән артмый. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежнев әйткәнчә: «Бетмәс-төкәнмәс табигый байлыклары тулы Себер урманнарын, тауларын кисеп үтә торган тимер юл магистрале төзү бу якта яңа промышленность төзүгә юл ачачак, аның тирәсендә рудниклар һәм промышленность предприятиеләре пәйда булыр, яңа шәһәрләр һәм поселоклар калкып чыгар, аңлашылганча, яңа җирләр сөрелеп, авыл хуҗалыгы әйләнешенә җибәрелер. Безнең меңәрләгән яшьләр өчен канатланмаслык перспектива түгелмени бу?»
Шуңа күрә төзелешнең кайсы участогына гына барма, һәркай- да — яшьләр.
Әлбәттә, алар монда дан эзләп килмәгәннәр. Партия чакыруына җавап итеп, өлкән буынның данлыклы традицияләрен дәвам иттерергә, үзләренең тыйнак, тырыш хезмәте белән халык хуҗалыгы өчен кирәк булган «гасыр магистрален» Иркутск, Чита, Амур өлкәләре, Хабаровск крае, Якут, Бурят автономияле республикалары аша сузарга килгәннәр.
Байкал—Амур магистрален салуда, Кама автомобиль заводын төзүдәге кебек үк, бөтен ил катнаша. БАМ заказлары һәрбер җирдә вакытыннан алда үтәлә.
Илебезнең төрле почмакларыннан егетләр һәм кызлар эшкә килә. Чыннан да, моның шулай икәнен белү өчен бер бригада яшьләренең комсомол путевкаларын алып карау да җитә. Монда җирле халык— эвенк телендә сөйләшүчеләр белән беррәттән, төрле милләт телендә сөйләшүчеләрне ишетергә була. Безнең автобазада гына да 37 милләт вәкилләре бар.
Александр Зайко—Киев өлкәсеннән, Петрусь Хомич—Могилевтан. Резо Леселидзе — Тбилисидан, Иван Селеверстов — Сарански- дан. Шамил Фәтхуллин — Чаллыдан. Алар — Тында поселогыннан ике йөз кырык чакрымда урнашкан Сковородино станциясеннән
төзү материаллары ташуда алдынгы шоферлар. «БАМстройпуть» идарәсе урнашкан Тында поселогында төзелеш киң колач җәя. Аңа барлык төзү материалын хәзергә фәкать машиналар гына ташый. Шуңа күрә шәһәр төзелешен тизләтү автобаза шоферларының ничек эшләвенә нык бәйле. Бу зур җаваплылыкны һәрберсе аңлый, вакыт белән исәпләшмичә эшли. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: төзүче- ♦ ләр, шоферлар арасында оешканлык, бер-беренә ярдәм итү бик көч- о ле. Әгәр дә трассада тукталып калырга туры килсә, үтеп баручы шо- > ферлар, кул күтәреп ярдәм сорамасаң да, синең яныңа килеп хәлеңне * беләләр, кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтергә ашыгалар. Шулай § булганда, җансыз җиргә җан кертеп, тын тайганы гөрләтеп яшәтер- < лек, элек сукмак та булмаган җирдә таң калырлык тимер юл магис- = трален үстерү мөмкин булыр идеме соң?
Таш-тау белән көрәш -
Бишьеллыкның соңгы елында БАМ—Тында тимер юл магигтра- ле сафка кереп, аннан Амур өлкәсенең төньягына йөк төягән беренче эшелоннар үтәргә тиеш. Юл төзүчеләр алдына куелган бурыч менә £ шундый. u
Соңыннан бу юл Байкал — Амур магистрале белән Транссибир < магистрален тоташтыручы иң җанлы тимер юл узелына әйләнәчәк. * Ә хәзер әле трасса төзүнең иң кызган чагы. Булачак тимер юл полотносын өюдә берничә механикалаштыр ы лган колонна эшли. Алар ка- а- рамагында — тауларны бер җирдән икенче җиргә күчереп куярлык, i өчәр йөз ат егәрлегендәге бульдозерлар, көчле тракторлар, куәтле үзбушаткыч машиналар, зур чүмечле экскаваторлар. Төзелеш участокларында бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эш тынмый. Көчле механизмнар гөрелтесе моңа кадәр шомлы тынлыкта утырган тайга өстендә хезмәт мелодиясе булып яңгырый.
Җәй көне сезнең кырмыска оясын күзәткәнегез бармы? Юл салу урынында да нәкъ шундый күренеш. Сигезәр-уникешәр тонналы «МАЗ»лар, «КрАЗ»лар, үткен тешле, зур чүмечле экскаватор белән өелә торган юл тасмасы арасында кырмыскалар кебек кайнашалар. Монда бер бригада шоферлары гына да тәүлегенә уннарча мең кубометр балчык, вак таш күчерә. Юл тасмасы күзгә күренеп үсә. Аны өючеләрнең үкчәләренә басып, рельс салучылар килә. Техникалары куәтле, заман таләп иткәнчә. Күпер салучылар да алардан калышмый. Бер урынына ике норма бирәләр. Шулай булмаганда юл төзү кызу темплар белән бармас та иде. Бу яклардагы вак елгаларны санап бетергесез бит.
Бер заман «БАМстройпуть» идарәсе янында куелган «Юл... километрда төзелә» дигән таблода 77 саны алмашынмыйча озак тора башлады. Ә бит быел салыначак трассаның озынлыгы йөз утыз ике чакрым. Ни булды икән? БАМ — Тында магистраленең бу урынында койма булып Янкан тау сырты тора. Өстән караганда әллә ни артык биек булмаса да, бу тауны кисеп үтү төзүчеләр өчен «каты чикләвек» булды.
Шартлатучылар бригадасы, гадәттәгечә, тиешле урыннардан каты токымны бораулап тиштеләр дә шартлаткыч салдылар. Тирә-якны тетрәтеп торган шартлау тавышлары тынгач, ватылган-кабартылган тау катламын эшкәртергә механикалаштырылган колонналар куәтле техникаларын тупладылар. Тауны бер урыннан икенче урынга күчерү башланды. Ләкин бераздан экскаватор чүмеченә сыймаслык
зур-зур ташлар очрады, аларның авырлыгына хәтта корыч трос та чыдамый, ун-унбиш машина төяүгә өзелеп эштән чыга иде. Экскаватор туктый, үзбушаткыч машиналар тик тора. Ә мәңгелек туңлык ул арада үзенекен итә — кабартылган тау катламы урынында ката. Бу инде эшне бөтенләй диярлек тоткарлый.
Бу көннәрдә «БАМстройпуть» идарәсе начальнигы кабинетында гына түгел, юлга катнашы булган барлык учреждениеләр, фәнни- тикшеренү институтларында да туктаусыз җыелышлар, киңәшмәләр үтә иде. Планны вакытында үтәү өчен төрле юллар эзләнә, яңа тәкъдимнәр кертелә, яңача эшләү алымнары сыналып карала.
Бер шартлаткан урынны яңадан бораулап, шартлатып вакларга кирәк. Моның өчен вакыт та, материал да проектта каралганнан ике- өч мәртәбә артыграк таләп ителә.
Моңа кадәр мәңгелек туңлык булган җирдә мондый зур тимер юл трассасы җир шарының бер урынында да төзелгәне юк иде әле. Яңа төзелештә көтелмәгән кыенлыклар килеп чыгу табигый нәрсә. Шуңа күрә дә бу юлда очраган авырлыкларны җиңү өчен күп кенә галимнәр, төзелеш җитәкчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр кулга-кул тотынып эшлиләр.
Җитмеш тугызынчы километрда да күп экспериментлар булды. Беренче шартлаулардан тау токымын алып булмагач, икенче тапкыр шартлаткыч сала торган шурфларның санын да, тирәнлеген дә проектта каралганнан күпкә арттырдылар. Ул көннәрдә яңгыраган шартлаулардан җир тетрәп, Янкан тау сыртында урнашкан Аносовка поселогындагы йортлар дерелдәп торды. Ләкин шартлаулар тынып, тайга өстендә тузан таралгач та, урыныннан купкан мәңгелек туңлыктагы балчык һәм ташлар яңадан элекке урынына утырды. Тиз арада гына алынып бетмәгән грунт яңадан ката башлады.
Кабат эзләнүләр, баш ватулар. Яңа вариант — перевалны зур участокта түгел, ә вак өлешләргә бүлеп шартлату. Болай эшләгәндә тау токымы яхшы ваклана, экскаваторлар һәм үзбушаткыч машиналарга артык авырга туры килми. Тик шунысы бар: еш шартлатулар булганлыктан, бораулау, төяү һәм бушату машиналарын әледән-әле бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә туры килә. Вакыт үтә. Тимер юл звенолары салучы машина урыныннан кузгалмый.
Күп көч куярга туры килде төзүчеләргә Янкан перевалында, күп сынаулар үтелде.
Үтә алмаслык булып торган калын таш тау, ахыр чиктә, ярсулы язгы ташкынга түзә алмаган балчык буа кебек җимерелеп, тимер юл төзүчеләргә эш фронты ачылды. Күрсәткеч тактасында көн саен яңа саннар алмашынып тора башлады.
— Озынлыгы өч мең ярым километрдан артык Байкал — Амур магистралендә әле мондый таулар күп очраячак, — дип сүз башлады автобуста килгән мастер Марсель Шәрипов. Ул Тында дан партия- хуҗалык активыннан кайтып килә икән. — Безнең өчен бу тау белән көрәш зур сынау булды. Хәзер тәҗрибәбез җитәрлек.
Курай моңы
Менә икенче ай инде без БАМ поселогында командировкада. Маршрут шундый — автобус тәүлек буе эшләп тора. Иртәнге җидедән эшчеләрне төзелеш участокларына илтергә, аннан кайткач күрше поселок — Тахтамыгдага барып почта алырга, төш вакытында студентларны лагерьга алып кайтырга, яңадан эш урынына илтеп куярга. Кыскасы, тәүлек эчендә спидометр дүрт йөз кырык-дүрт йөз алтмыш чакрым чорный.
Әмирҗан бу атнада иртәнге сменада эшли. Шуңа күрә мин көндезен иркенләп ял итәм. Кайвакытта тулай торак яныннан башланып китә торган аланлыкка барып, кочак тутырып чәчәкләр җыеп кайтам. Өстәл өстендә хуш ис таратып утырган, күз камаштырырлык матур, күп төрле чәчәкләрне күрсә, хәтта безнең кырыс комендант ♦ Вера Ивановнаның да йөзләренә елмаю чыга, мәрхәмәтләнеп китә, п Кайвакыт поселок буйлап йөреп керәм. Монда бит тирә-юнь көн >• саен үзгәрә. Әле бер атна элек кенә вокзал янында төзүчеләрнең күч- з мә торак вагоннары тора иде, ә хәзер җыелма щитлардан салынган < матур, зур йорт калкып чыккан. Мәскәү тимер юл транспорты ниже- - нерлары институты студентлары төзи торган мондый объектлар, яң- < гырдан соң күтәрелгән гөмбә кебек, күзгә күренеп үсеп тора. Мин X аларның бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бертуктаусыз ты- < рышып, дәртләнеп эшләүләренә сокланам.
Урта буйлы, кояшта чуен кебек каралган, киң җилкәле, йөзен сакал-мыек капларга өлгергән, күзлекле Валерий Московскийның ® кулында чүкеч тә, балта да шундый җиңеллелек белән йөри, әйтерсең ң лә ул гомере буе балта остасы булып эшләгән. ч
Мәхәббәт алласы Венера Милосская кебек зифа буйлы Эльза Ша- ЕХ рипова зур тимер көрәк белән измә ясый, аннары шуның белән яңа 10 йортның стеналарын шул кадәр килешле, матур сылый, хәтта тәҗри- * бәле буяучы-агартучы да аның эшенә сокланып туя алмас иде. <
Ә звено җитәкчесе Владимир Дедов бу йортның архитекторы да, =: төзүчесе дә. Ул нивелир белән дә, балта белән дә бер үк дәрәҗәдә оста эшли. Аларга карап, әле бер ай элек кенә башкала институтында о. лекция тыңлап, катлаулы теорияләр үзләштереп, төрле кагыйдәләр, * формулалар ятлап йөргән булачак фән әһелләрен күз алдына китерүе кыен.
Бүген мин йокыдан торганда кояш баю ягына таба авышкан иде. Чөнки Әмирҗан эшкә барырга торгач кына йокларга яткан идем. Безнең тулай торак янында кулдан ясалган озын гына утыргыч бар. Буш вакытларда мин шунда чыгып кызынам, ял итеп утырам. Беренчедән, монда черкиләр ул кадәр бимазаламый, икенчедән, безнең поселокның иң үзәк урыны бу. Байкал — Амур төзелешенә килүчеләр поезддан төшкәч тә, иң беренче, шушы урам аркылы үтәләр. БАМ поселогына килгән «Бамстройпуть» идарәсенең җаваплы кадрлары да, төрле комиссия әгъзалары да, төзелешне үз күзләре белән күрергә килгән кунаклар да безнең тулай торакта бүленгән кунак өенә туктыйлар. Шуңа күрә бар яңалыкны шушы юллар чатында торган тулай торак янында белергә була, беренче хәбәр шушыннан тарала. Хәер, аркылысы-буе бер чакрымнан, ә халкы дүрт йөздән артмаган поселокта болай да барлык хәл күз алдында.
Җәйге кояшның кызулыгы кими төшеп, көн кичкә таба авышканда, безнең утыргыч янына бер автобус туктады. Карыйм, руль артында Әнәс Карачурин — таныш егет. Чаллыда ул авыр йөк машинасында эшләгән иде. Туганнарча җылы гына исәнләшәбез. Ул арада җыйнак кына киенгән егетләр һәм кызлар шаулаша-көлешә (күрәсең, бу тайга поселогына килүләренә бик тә канәгатьләр) автобустан коела башладылар.
— Сезгә бүләк алып килдем. Ниндиме? Бүген клубыгызда татар- башкорт моңнары яңгыраячак. Әллә якташларга охшамаганнармы?— дип серле генә көлеп куйды Әнәс.
Дөресен әйткәндә, соңгы мода белән киенгән бу шат күңелле яшьләр беренче карауда ук миңа ничектер якын булып күренделәр. Тиз арада берничәсе белән танышып та алдык. Мин аларга бу төзелештә эшләүче күп кенә татарлар һәм башкортлар барлыгын әйткәч.
7. «К У » М Ю
97
аларның йөзе тагын да яктырып китте, кызыксынып сораулар яудыра башладылар.
— Татарстанның кайсы районнарыннан?
— Тәлгат белән Розалия — Бөгелмә ягыннан, Шамил белән Наҗия — Лениногорскидан. Монда инде икенче елларын эшлиләр. Фатих абзыйлар әле күптән түгел генә килде.
— Ә Башкортстаннан кемнәр? Безнең кардәшләр юкмы икән?
— Юл монтеры булып эшләүче Галимҗан Юмангулов — Чакма- гыш районыннан. Экскаваторчы Фирдус Әхмәтов, тимер юл звенолары җыю бригадасындагы Хупгназар Галиев, буяучы-агартучы Гөләндәм Каюмовалар — сезнең якташлар. Ә минем белән бер автобуста Чишмә егете Әмирҗан Мөсәлимов эшли. КамАЗ төзелешендә дә аның белән бер автоколоннада идек.
— Рейстан кайткач таныштырмассызмы?
— Туры сезнең янга җибәрәм.
Ул арада кайдандыр комендант белән клуб мөдире килеп җиттеләр һәм, кунаклар белән җылы гына исәнләшкәч, аларны алдан әзерләп куйган бүлмәгә чакырдылар. Мин исә Хәлим белән Илһамны үзебезнең бүлмәгә алып кердем. Егетләрнең йөзе шат булса да, йөз сиксән чакрым юлны машинада селкенеп килүдән кыяфәтләрендә арыганлык чагыла, шытып чыккан сакал-мыөкларына юл тузаны утырган иде.
«Поселок кырыендагы урманлыктан яшь каен себеркесе җыеп, тиз генә күрше вагондагы мунчага барып килик» — дигән тәкъдимемне алар тыйнак кына кире кагып, бүлмәдә генә юынып, кырынып алырга бик риза булуларын әйттеләр. Егетләр юл тузаныннан арынып берәр чокыр кара кофе эчеп алган арада, без инде бер-беребез турында күп нәрсәләрне белергә өлгердек.
Уфа дәүләт педагогия институтының төрле курсларында укучы бу студентлар арасында талантлы җырчылар, музыка сөючеләр, бию осталары бар икән. Узган елны оешкан бу үзешчән сәнгать коллективы кыска гына вакыт эчендә тамашачылар мәхәббәтен казанырга өлгергән. Студентларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Җыр-74» конкурсы лауреаты исемен алган. Шуның өчен Байкал — Амур магистрале төзүчеләре алдында чыгышлар ясау хокукына лаек булганнар.
— Дөресен әйткәндә, безнең өчен бик җаваплы эш бу, — дип өстәделәр егетләр.
Мин аларга БАМ кешеләре турында, XVII комсомол съездыннан килгән беренче отрядлар хакында, аларның эше, ял итүләре, элек кеше аяк басмаган урында хәзерге заман техникасы эшләвен, яңа поселоклар калкып чыкканын сөйләдем. Әлбәттә, тайга трассаларының катлаулы һәм авыр икәнен, климат шартларының кырыслыгын әйтмичә калмадым.
Сәгать кичке алты тулып җиденче китте. Балласт эшкәртә торган карьердагы беренче сменаны алып кайтырга киткән Әмирҗан һаман күренми. Берәр хәл булды микән әллә? Машина яңа булса да. юллар бик начар бит, төрле көтелмәгән хәл булырга мөмкин... Күңел дөрес сизенгән.
«Кояшлы» поселогына җитәрәк ике чакрым кала текә борылышта аның алдында гына ике йөк машинасы бәрелешә. Юл бикләнә. Автоинспектор килеп җиткәнче байтак вакыт уза. Шуңа соңга калган икән.
Диспетчерга кереп тиз генә путевка алам. Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институты студентларын алмага китәм.
Җәйге кояшның беренче нурлары сопка артыннан күренгәндә төнге смена экскаваторчыларын утыртып поселок ягына юнәләм.
Карьердагы механизаторлар җәй көне вакыт белән бер дә исәпләш* ми: бөтен дозаторларны төяп бетермичә бер вакытта да эш урыныннан китмиләр. Тәүлеккә икешәр мең кубометрга кадәр вак таш төяп озаталар. Чөнки юл салуның темплары кызу, срогы кыска. БАМ — Тында арасындагы 180 чакрым юл ел ярымда төзелеп бетәргә тиеш. Ә җәй айлары балчык эшләрен башкаруда иң кулай чор. Моны һәрбер механизатор, эшче, җитәкче аңлый. Шуңа күрә монда минуты да исәптә.
Мин машинаны гаражга куеп кайтканда, Әмирҗан йокысыннан уянган иде инде.
— Эх, дус, күп нәрсәне югалттың син. Кичә шул кадәр яхшы концерт булды, курай моңы хәзергә кадәр колагымда чыңлый сыман, — дип сөйләп китте ул, урыныннан күтәрелә төшеп. Автопарктан кайтып килгәндә колакка курай тавышы ишетелеп китте. Башта ышанмадым. Бәлки туган якны сагынудан гына җил тавышы мине шулай үртидер? Алай дисәң, монда җил юк бит. Клубка якынайган саен, курай тавышы көчәя, ачыграк ишетелә башлады. Ә клубның тәрәзәләре ачык, халык шыгрым тулы. Эчкә сыймаганнары урамнан тыңлап тора. Тәрәзә янына килсәм, шаккаттым: сәхнәдә башкорт милли киеме кигән егет өздереп-өздереп курай уйный. Яшь вакытта курай уйнаганнарын мин бик тә ярата идем, ә чит җирдә бигрәк моңлы икән ул.
Концертны алып баручы соңгы номерда: «Сезнең хезмәттәшегез экскаваторчы Шамил Сабиров җырлый»,— дип белдергәч, залда сәер тынлык урнашты. Шамилне бит алар әле яхшы механизатор дип кенә беләләр иде. Ә ул үзе баянда уйнап:
Туган авылым Сакмар буйларында. Шунда узды машем бала чак. Сакмар дулкыннары, курай моңы Йөрәгемдә мәңге калачак.
— дип, моңлы тавыш белән сузып җырлап җибәргәч, залда утыручылар шаккатты. «Кара әле безнең Шамил дә коеп куйган артист бит»,— диләр...
Жәл, туган, син генә тыңлый алмадың концертны...
Иртән без якташларны вокзалга кадәр озаттык. БАМ халкының шулай яратып, җылы каршы алуына алар бик канәгать булып, Амур өлкәсенең индустриаль үзәге Шимановский шәһәренә киттеләр.
Бу станция —БАМның адашы
Үзенең тарихын 1936 елдан башлаган бу кечкенә станция — булачак Байкал — Амур магистраленең я дятлы — әле хәзер дә Амур өлкәсенең картасында юк. Тиз йөрешле «Россия» поезды да беренче мәртәбә монда 1974 елның 20 сентябреннән башлап кына туктый башлады.
Юл төзелешенә вак таш ала торган карьерда төнге каравылчы булып эшләүче Федор Алексеевич Сибирцевның сөйләвенә караганда, Бөек Ватан сугышына кадәрге елларда БАМ — Тында арасында тимер юл булып, аннан поездлар йөргән. Тик 1942 елда андагы рельсларны Сталинград тирәсендә төзелә торган тимер юлга алып киткәннәр, һәм ул юл безнең сугышчыларның немец фашистларын Сталинград янында тар-мар итүләрендә зур роль уйнаган.
Яңа төзелә торган БАМ — Тында тимер юлы хәзер дә әле күп урыннарда иске эзеннән үтә. Элеккеге юл тасмасы шундый тар, җәй көне кара-каршы ике машина очрашса, юл бирү өчен, берсенә берәр
километр артка чигенергә туры килә. Юлдан читкә чыксаң, мүкле сазлык, кереп батсаң, чыгуы җиңел түгел. Калынлыгы ярты метрга якын булган тайга юрганы — саз мүге — һаваның җылылыгын эчкә үткәрми, мәңгелек туңлык салкынлыгын тышка чыгармый. Әгәр дә табигатьнең бу юрганын ертсаң, кызу көндә, мәңгелек туңлык эреп, елгачыклар ага башлый. Геологлар, туристлар өчен сусыз җирдә сал-кын, чиста су табуның иң гади ысулы бу. Тик мәңгелек туңлыкта тимер юл төзүчеләр өчен мүкнең ертылган урыныннан да куркыныч нәрсә юктыр. Чөнки андый урыннар еллар үтү белән эри, тимер юл калкулыгы утыра, җимерелә. Тирә-юньне су баса башлый. Мондый юлны төзәтү, ремонтлау яңасын салуга караганда берничә мәртәбә кыйммәткәрәк төшә. БАМ — Аносовка поселоклары арасындагы шоссе юлның күп урыннары сырлы бәләк шикелле тигезсез, аннан йөргәндә әйтерсең дулкынлы күлдән үтәсең. Бу калкулы-төшенке- ле урыннар, күрәсең, мәңгелек туңлыкның шул мәкерле эшедер.
Иртәнге кояш беренче нурлары белән салкынча һаваны җылыта башлаганда, көндезге сменада эшләүче экскаваторчыларны, бульдо-зерчыларны карьерга илтеп куям. Алар автобустан төшүгә эшкә башлыйлар. Техникаларын карап чыгалар: майлыйсы җирләрен майлап, заправка ясыйлар. Озак та үтми, тайганы яңгыратып моторлар гөрли башлый. Бульдозерлар берсе артыннан берсе җирнең өске катламын юнырга, ә экскаваторлар төнлә куелган вагоннарга вак таш төяргә керешәләр. Карьердан гравий чыгару сезонлы эш булганга күрә, техника бер минут та эшсез тормый. Механизаторлар көнлек норманы ике-өч тапкыр арттырып үтиләр, һәрбер механизатор үзенең техникасына нинди дә булса хезмәт җитештерүчәнлеге арттыра торган җайланма куя, яңа ысул белән эшли. Василий Щипачев белән Шамил Сабиров та экскаваторларының чүмечен күп сыешлыга алмаштырган-нар. Нәтиҗәсе күз алдында: алар сәгатенә алты урынына ун дозатор-вагон төяргә өлгерәләр. Бульдозерчылар Иван Сазонов, Фәтхулла Гобәев, Федор Шумилин да яңа ысулга күчкән: бер участокта, берсе артыннан берсе тезелеп, җирне юнып баралар. Экскаваторларга эш фронтын тулысынча тәэмин итәләр.
Көндезге смена эшли башлауга, Федор карт (Федор Васильевич Сибирцевны без шулай дип йөртәбез) миңа утырып кайтып китә. Уртача буйлы, ябык гәүдәле, кояшта янган йөзен тайга мүге кебек куе, йомшак сакал-мыек каплаган бу карт сүзгә бик һәвәс. Бер дә белмәгән нәрсәсе юк, әйтерсең җанлы энциклопедия.
— Быел егетләр бигрәк тә каты эшлиләр, күз генә тимәсен. Ике ай эчендә узган елгыдан ике тапкыр артык вак таш озатканнар, — дип куанып тезеп китә.— Бүгенге газетада басылган. Иртә белән үзләренә дә сөйләдем әле бу турыда. Бабаңның белеме дүрт класс кына булса да, штаттан тыш агитатор бит ул.
Федор карт үзе Воронежда тууына карамастан, бу якны туган җире дип саный. Аның әти-әниләре бирегә бик күптән килеп урнашкан. Ул да башта тимер юл монтеры булып эшли башлаган. БАМ — Тында тимер юлын төзүгә катнашкан. Соңыннан күп еллар вокзал начальнигы булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та өйдә утырасы килмәгән.
Ял көне килеп җитүгә, ул мине я җиләккә, я гөмбәгә барырга чакыра. Барабыз. Бу яктагы урманнар җиләк-җимешкә, гөмбә һәм чикләвеккә, төрле җәнлекләргә бик бай. Тик бу хәзинәне таба белергә кирәк әле. Ә Федор карт табигать профессоры инде. Кайда нинди гөмбә үсә, нарат җиләге беренче кайсы урында өлгерә, мүк җиләген кайчан җыялар һәм тайгада яшәүчеләр генә белә торган нечкәлекләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бара.
Бер-ике сәгать эчендә без инде савытларны тутырып кайтырга чыгабыз. Гөмбә чорында Федор карт өчәр кисмәк гөрәҗдә генә дә тозлап куя икән. Хәзерләүләр пунктына да берничә центнерлап беренче сортлы гөмбә, нарат һәм мүк җиләге, кедр чикләвеге җыеп тапшыра. Бик уңган, эш сөючән, күңелле карт — чын тайга кешесе ул. ф
Ерак җирләрдән хатлар килә §
Беренче хат. <
s БАМ. Начальникка. «°
«Хөрмәтле «БАМстройпуть» җитәкчесе! Бу хатны мин ф Сезгә Байкал — Амур магистрале төзелеше турында ра- _ диодан ишеткәч язарга булдым. «Гасыр магистрале» дип - исем алган бу төзелешкә минем дә хезмәтем керсә, чиксез 4 шат булыр идем.
Хәзерге вакытта мин Татарстанда калкып чыккан =: КамАЗ төзелешендә бульдозерчы булып эшлим. Дүрт елдан ~ артык чорда, буш басу өстендә мәһабәт завод корпуслары, - уникешәр-уналтышар катлы йортлардан торган өр-яңа шә- < һәр күзгә күренеп үсте. Бу минем беренче генә төзелеш тү- 4 гел инде. Хезмәт биографиямне Кустанай өлкәсендәге ком- £ сомолның удар төзелеше — Соколов-Сарбай тау токымы - эшкәртү комбинатын салудан башладым. Соңыннан Братск 2 ГЭСын төзүдә катнашырга туры килде. Ташчы, балта остасы, шофер, бульдозерчы һөнәрләрен үзләштердем. Минем язмыш — яңа төзелешнең кайнап торган урынында булу, шәһәрләр, заводлар, фабрикалар төзеп, җирдә эз калдыру. Тик менә сезнең төзелешкә китәргә исәп иткәч, бер каршылыкка очрадым. Комсомол яшеннән узганлыктан, миңа комсомол путевкасы бирмиләр, ә сездә шунсыз эшкә алмыйлар ди. БАМга эшкә барырга теләгем бик көчле. Ярдәм итмәссезме икән?
Җавабыгызны көтеп: Илсур Сафиуллин».
Икенче хат.
Төзелешнең комсомол комитетына.
«Кадерле иптәш! Мин быел урта мәктәпне тәмамлыйм. Классыбызда еш кына: «Киләчәктә кем булырга? Нинди профессия сайларга?» — дигән темага бәхәсләр үткәрәбез, фикер алышабыз. Үземнең Байкал — Амур төзелешенә китү теләгемне классташларыма әйткәч, күбесе аңа ышанычсызлык белдерде. «Бер һөнәрсез кешене ничек шундый зур төзелешкә алсыннар?» — диләр.
Минем әти-әни унсигез ел инде Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә төзүче булып эшлиләр. Үзләренең хезмәт юлларын гади эшчедән башлап җибәргәннәр. Төзелештә укыганнар. Хәзер үз эшләренең осталары. Апам тимер юл станциясендә диспетчер булып эшли. Минем дә әти-әниләр сайлаган һөнәрне дәвам иттерәсем килә. Алай гына да түгел, хезмәт биографиямне гасыр төзелешеннән башлап җибәрәсем килә. Алдагы авырлыклар, табигать кырыслыгы миңа
мәгълүм. Алар мине куркытмый. Минем шикелле эшчеләр кирәкме анда? Хат язып җибәрсәгез иде. Классташларым белән бергә җавап хатыгызны көтеп:
комсорг Бөдрә Шәймәрданова».
Бу хатларның икесен дә миңа кадрлар бүлеге начальнигы Антонина Феликсовна Хомич күрсәтте.
— Менә нәрсә яза синең якташларың.
Адреслары: «Амур өлкәсе. БАМ шәһәре». Күрәсең, бу романтиклар төгәл адресны да белеп җиткермәгәннәр...
Ләкин, ничек кенә булса да, теләкләре изге, уйлары яхшы.
Мондый хатлар төзелеш идарәсенә, аның комсомол ко-митетына көн саен дистәләрчә килеп тора икән.
Байкал — Амур төзелешенә кадрлар җыю бик мөһим эш.
Эшкә килүчеләрне торак урын белән тәэмин итәргә кирәк. Табигатьнең кырыслыгы, җәй көненнән башка чорда, палаткаларда яшәргә мөмкинлек бирми. Аннары БАМ төзелешенә гади эшчеләр түгел, ә бәлки югары квалификацияле һөнәр ияләре, бигрәк тә юл төзелешенә яраклы һөнәре булган яшьләр кирәк. Бу төзелешкә барырга теләүче кеше иң беренче булып шуны истә тотарга тиеш. Теләге зур булган яшьләр үзләрен бу эшкә чын-чынлап әзерләргә һәм комсомол путевкасына лаеклы булырга тиешләр.
Байкал — Амур төзелешенә төп кадрларны профессио- наль-техник училищелар әзерләячәк. Мәгълүматларга караганда, алар 1978 елга кадәр төзелеш мәйданнарына 43 мең эшче әзерләп җибәрәчәкләр, шуның ике меңе быел китә.
Югары һәм махсус белем министрлыгы 1975—1980 елларда БАМ төзелешенә 4800 яшь белгеч җибәрә.
Илебезнең халык хуҗалыгын үстерү өчен гаять зур әһәмияте булган бу «гасыр магистрале»н чын-чынлап бөтен ил төзи. Аның заказлары бөтен җирдә беренче чиратта һәм иң яхшы сыйфатлы итеп үтәлә. БАМга озатыла торган йөкләр һәм заказлар комсомол контроле карамагына алынган...