АЗАТЛЫК ЯУЛАП
ңа революцион күтәрелеш елларында матбугатка килеп, романтик рухта лирик шигырьләр язуы белән танылган, 1918 елда коммунистлар партиясе сафына кереп, бөтен көчен социалистик революция казанышларын саклау һәм үстерүгә биргән карт большевик Заһидә Бурнашеваның тууына 19 октябрьда 80 ел тула.
Ул бик яшьләй, 1913—1914 елларда ук, үз фамилиясен яшереп, «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән шигырьләр бастыра башлый Яшь кыз үзен чолгап алган кысынкы тәртипләргә буйсынып, ул вакытның бик күп татар кызлары шикелле елап-сыкрап яшәргә теләми, автобиографиясендә үзе язганча, башта «патриархаль семьяда шәхес азатлыгы өчен көрәшкә үсеп җитә».
Аның семья эчендә шәхес азатлыгы өчен көрәше дә үз вакытында иҗтимагый төс ала. Чөнки ул 1915 елның 6 сентябрендә «Вакыт» газетасында басылган ачык хаты белән татар халкының прогрессив көчләренә мөрәҗәгать итә: «Бөтен татар дөньясын каплап алган аңсызлык, наданлыклардан хасил булган тәгассыл вә кара көч белән тартышырга керештегем вакыттан игътибарән мин бик авыр дәверләр кичерә килдем... Яшерен имза илән матбугатка чыккан шигырь кисәкләрем ата-аналарыма мәгълүм булгач, мин анам тарафыннан тәмам өйгә ябылдым... Минем бар нәрсәләрем бикләнде, китапханәмдәге китапларым яндырылды... ахырда... йортларын ташлап чыгарга мәҗбүр булдым... Читкә укырга барырга волостной старшина паспорт бирми, үземнең рәнҗетелгән йөрәгемне, мазлуманә түгелгән яшьләремне матбугат аркылы милләткә аңлатып, үзенең хаксызга җәберләнгән вә уку юлында бу кадәр газаплар күргән бер кызын химаягә милләтне чакырам» ’,— ди.
Заманның прогрессив көчләре чынлап та яшь кызның мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырмыйлар. Беренче чиратта, аны алдынгы татар матбугаты яклап чыга. Петербургта укучы татар студентлары 14 имза белән «Вакыт» газетасында: «Бертуктаусыз яхшылыкка вә югарылыкка омтылган шагыйранә күңелнең кара көчкә бирелеп, аның тырнагында кала алмаганын аңлыйбыз. Шагыйрәбезнен 6v «өчтән иотыпч шпы»,»>г1.> батырлыгы алдында тез чүгәбез аә бөтен күңелебез белән алкышлыйбыз», — дип язып чыгалар.
Җәмәгатьчелекнең шундый игътибары нәтиҗәсендә яшь шагыйрәнең 1915—1916 нчы еллар арасында өч кисәктән торган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә Бу җыентыкларында басылган шигырьләрнең бер өлеше, табигый, аһ-зар лирикасы Алар шул чор татар хатын-кызлары тормышының авырлыгын, һәрнәрсәдән хокуксыз, күңелсез көн кичерүләрен реалистик күрсәтүләре белән әһәмиятлеләр. Бу шигырьләрнең чүпчелек өлешенә азатлык өчен көрәштә нык булуны, түземлелекне расларга омтылу хас («Сәбат», «Өметкә», «Эзлим» һ. б.).
Заһидә Бурнашева яңа тормыш очен көрәшкә чыккан татар хатын-кызлары арасында беренче карлыгачлардан булды.
Октябрь революциясеннән соң сыйнфый көрәшнең иң кызган чорында—Үзбәк станда алып барган эшчәнлеге дә катлаулы һәм күп төрле. Шул еллардагы эшчәнле- генә Үзбәкстан Компартиясе Үзәк Комитеты һәм Үзбәкстан хөкүмәте югары бәя бирәләр.
Революция елларында ул, кайда гына булмасын, азатлык өчен ялкынлы көрәшчеләр сафында. 1918 елның августыннан башлап Заһидә Бурнашева коммунистлар партиясе члены. 1919—20 елларда Төркстан компартиясе Үзәк Комитетында хатын-кыз- гар бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта укыту-педагогик эшчәнлеген дә алып бара.
1920 елның җәе Заһидә Бурнашева өчен аеруча истәлекле. Ул 111 Коммунистик интернационалның икенче конгрессында катнаша, шунда бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинны күрү һәм аның ялкынлы сүзләрен ишетү бәхетенә ирешә. Бу тарихи очрашуны яшь коммунист «Онытылмас көн» дип атый. Шул исемендәге мәкаләсендә ул болай дип яза:
1 «Вакыт» газетасы, № 1863, 1915.
Я
«19 июльдә конгрессның беренче тантаналы утырышы җыелды... Менә Ильич трибунада... «Халыкара хәл һәм Коммунистик интернационалның бурычлары» турындагы докладын башлый. Аның эчке ышаныч, тирәнлеге белән бай һәм искиткеч дәлилле сүзләре бөтен зал буенча гөрләп, безне электр көче кебек үзенә тартты... Нинди гаҗәп зур көч һәм таң калдырырлык логика аның сүзләрендә!.. Шул көн минем гомеремнең иң шатлыклы һәм онытылмаслык көне булып калды. Ильич образы һәр вакыт миңа яшәү көче, иң кадерле истәлек».
Шул ук елны Заһидә Бурнашева Мәскәүдә уздырылган Бөтен дөнья коммунист хатын-кызларының I конференциясендә Көнчыгыш хатын-кызларының бердәнбер вәкиле сыйфатында катнаша. 1921 елның январенда аны Мәскәүгө—Партия Үзәк Комитеты аппаратына эшкә алалар. Ул анда РКП(б) Үзәк Комитетының хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли. Шул ук елның җәендә Мәскәүдә уздырылган Шәрык коммунистлары киңәшмәсендә «Көнчыгыш халыклары хатын-кызлары арасында эшләү бурычлары» дигән темага доклад ясый.
1924 елдан башлап Заһидә Бурнашева яңадан Урта Азиягә эшкә җибәрелә, Төрк- мәнстанда һәм Кыргызстанда гаять җаваплы эшләр башкара, укыту-тәрбия эшләрендә актив катнаша. Шул хезмәтләре өчен аңа ул республикаларның Верховный Советлары Президиумнарының Почет грамоталары бирелә.
Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева — әдәбиятыбыз тарихында якты эз калдырган язучы.
Ул хәзер Казанда яши, персональ пенсионер. Олы яшьтә булуына карамастан, һаман да каләм хезмәтен дәвам иттерә. Әле 1971 елда аның «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» дигән гаять әһәмиятле хезмәте басылып чыга. Хәзер ул үз әсәрләренең сайланма җыентыгын матбугатка хәзерли.
Заһидә Бурнашева үзенең поэтик әсәрләрендә ашкынып көткән шатлыклы көннәрне, Советлар илендә коммунизм төзелешен үзе күрә һәм шуңа булыша алуы белән бәхетле.
Без халкыбызның турылыклы кызы, өлкән коммунист Заһидә Бурнашеваны туган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, аңа сәламәтлек, озын гомер телибез.
М. ГАЙНУЛЛИН,
филология фәннәре докторы
Бала шигыре
Яшь әле мин, саф әле мин, Көннәрем төнсез минем. Күкрәгемдә балкый нур, Күңелем ару — керсез минем.
Яшь Һилал күк якты нур Берлән уралган дүрт ягым, Шунда да күңелем юанмый — Нәрсәдер сизенә җаным.
Алдагы тормыш белемсез...
Бит шуңар җан сызлана:
Миндә бит бик аз хәзерлек, «Син, — диләр, — ич кыз бала!»
1910
Милли көйләр
Милли көйләр алар хәтерләтә Гөрләп аккан суның тавышын, Тирән моңнар белән әйтеп бирә Халкыбызның йөрәк сагышын. Халык йөрәге ул зур хәзинә, Ниләр генә анда юк, дисең?..
Моңлы җырлар алар ачып бирә Халык дәртен, акыл, уй, хисен.
1913
Ул
(Татар кызы)
Рухланып җилкенсә дә дәртле өметләр берлә ул, Әллә нигә юл салалмый изге, ак мәтлапкә 1 ул. Тын ята күңелендәге хис диңезе — юк дулкыны, Җанланалмый изге сазы — юк тавыш һәм юк тыны. Бакчасы корыган, матур гөлләр шиңеп кипкән әле, Назлы былбыллар җылы якка очып киткән әле. Кап-караңгы: ай да юк, йолдыз, өметле таң да юк. Җан канәгатьләндерерлек бер бөек илһам да юк. Тик караңгы күктә яшьни бер яшен сызылып кына. Рухлана һәм дәртләнә шул нурга ул кызыгып кына.
1914
Идел өстендә
Иделгә охшатам мин күңелемне. Чынын да, әллә аңар тик түгелме?! Аның төсле җәелгән ул еракка. Сузылган ничә мең чакрым озакка. Шулай гайрәт белән уйный да шаулый, Бәрә дулкыннарын һич арымый, талмый. Шулай ук ял итә ул кайчагында, Көрәшмәс, ярсымас төсле тагын да.
1916
Әнигә хат
йөрәк каның белән миңа рәнҗеп, хәсрәтләнеп, еглап көясең: «Төпчек кызым изге юлдан таеп, азып-тузып йөри», диясең. Гарьлек белән тулган ана күңеле әрни кайгы-хәсрәт эчендә, иренләрең тетри, күзләреңнән яшьләр ага көндез-кичен дә.
II
Беләм, әнкәй, беләм, авыр сиңа. Миннән күп өметләр иткәнсең: бай йортлардан килгән яучыларны, туйларымны өзелеп көткәнсең. Казан-табак, аш-су тирәсендә Мавыгып гомер итәр, дигәнсең, дин, гадәтләр колы, тыйнак кына бер абыстай булыр дигәнсең.
Ill
Үтәмәдем, әнкәй, теләгеңне. Кеше дигән гади исемне түбәнләтеп яшәү мөмкин түгел, әсир итеп ирекле хисемне. Синең юлың мине артка өнди, көзге төндәй кара тормышка. Нәфрәт уты белән мин чыгамын ул тормышка каршы сугышка.
1916
Сөю нәрсә ул?
Кемгә ул ут; Кемгә ул нур; Кемгә хәсрәт; Кемгә моң; Кемгә шатлык Мәнбәгы 1 таң; Кемгә тар — Салкын кабер; Кемне серле ак бәхет Тәхетендә назлый, иркәли; Кемне дәргаһдан 2 сөрә, «Каршымда аһлап йөрмә», ди. Аңлашылмаслык сихерле, Хәйләле бер нәрсә ул. Яшь йөрәккә җан биреп, Илһам биреп торган да шул.
1917
Партия сафында
Якты теләк, утлы йөрәк белән килеп бастым синең сафларга; ант итәмен синең ышанычны көрәш кырларында акларга. Җил-давыллар күреп үскән идем, авыр юллар аша үткәндә, кара көчләр белән көрәшкәндә, якты-иркен тормыш көткәндә, адаштыргыч томан, кара төндә эзләгәндә барыр юлымны, нурлы кояш төсле балкып торып син яктырдың уңым, сулымны. Азат тормыш өчен көрәшчеләр сафларында миңа көч бирдең, рәхмәт сиңа, партия, җилкәләргә зур өметле канат үстердең.
1918
Мәнбәгы — башланды.
Дәргаһдан — күз алдыннан.