Логотип Казан Утлары
Шигърият

АВЫЛ ДӘФТӘРЕННӘН


Без — Шөгердән
Без тумыштан нефть якларыннан, Төгәлрәк әйтсәк — Шөгердән. Шөгернең дә әле иң түреннән, Чишмәләре бәргән җиреннән.
«Шөгер» белән «йөгер» дигән сүзне Без рифмага салдык яшь чакта.
һәм ил буйлап чыгып йөгердек без Уналты яшь тулар-тулмаста.
Чабаталар киеп йөгердек без Заводларга, шахта, далага, Шунсы рәхәт, нинди эш тә бата Чабаталы гади балага.
Тулып ташты хезмәт кенәгәсе Без татыган төрле һөнәрдән.
Аннан торып чаптык белем эзләп, Без бит йөгерергә өйрәнгән.
Ләкин менә сабан туйларында Җыелышып эчеп булмады Шөгердәге Алан авылының Бәреп торган чишмә суларын.
Берәребез әгәр ялга кайтса Яшьтәшләрен эзләп Шөгергә, Икенчебез ил йомышы белән Себерләргә чыгып йөгерә.
Йөгерәләр минем яшьтәшләрем, Инде күптән әти үзләре.
Киләчәккә карап йөгерәләр, Яңа өмет тулы күзләре.
Йөгереп менеп китәр кебек алар Айда яңа эш бар дисәләр.
Йөгереп кенә качып китәр кебек Шыксыз үлем үзе килсә дә.
Тумы шыбы з нефть якларыннан, Төгәлрәк әйтсәк — Шөгердән.
Без — тынгысыз, без бит киң дөньяга Шул Шөгердән чыгып йөгергән.
КОЯШЛЫ ФАНТАЗИЯ
Көнгә карап тәрәзәмне ачам, Кояш керә минем бүлмәгә. Кояш белән кара-каршы утырам, Кача өйдән бөтен күләгә.
Күңелем кебек ап-ак минем бүлмәм, Хәтта кояш моңа сөенә.
Кайнар нурын чәчеп елмая ул, Кояш исе аңкый өемдә.
Урамда да шундый якты бүген, Тәрәзәмнән чөнки нур ага. Шатланышып, гүя бөтен дөнья Минем тәрәзәдән нур ала.
Авылдашлар безнең өй турыннан Елмаешып үтеп китәләр.
Алар шулай минем өемдәге Кунагымны тәбрик итәләр.
Әнкәй дә шат, әрле-бирле чабып Кунагымны сыйлый, тырыша.
Кояш нуры кебек чал чәченә Ап-ак нурлар килеп сырыша.
Шундый бер хәл булып алды бүген, Кояш килде минем булмәгә.
Күңелемнең бөтен почмагыннан Качып бетте шик һәм күләгә.
Нәни өйдә нәни җыр
Күтәрелеп карадым да Мин дөньяның йөзенә, Кызык кына бер нәтиҗә Ясап куйдым үземә:
Дөнья йөзе бик зур икән, Анда Ай бар, Кояш бар. Уртасында минем Җирем — Тулган алма, зур бер шар.
Шул шарның нәкъ уртасында Туган илем бар минем.
Шул илнең нәкъ уртасында Туган өем бар минем.
Зур дөньяның йөзен шушы
Нәни өйдән күзәтәм.
Дөнья матурлыгын сезгә, Кешеләргә күрсәтәм.
Дөньяга булган сөюем Шушы нәни җыр булыр, Дөньяның кыл уртасында Язылды чөнки бу җыр.
АВЫЛДАШ КАРТЛАРГА
Шундый матур бер кич китеп бара, Җитәкләшеп китә кояш белән. Урман өстен буяп куйган алар Кызыл алтын төсле гуашь белән.
Җитәкләшеп китә ике матур, Авыл өстен талгын моңга төреп. Ялгыз картлар көрсенешеп куя, Шушы гүзәл, матур парны күреп.
Ялгыз картлар үрелеп-үрелеп карый Озын чәчле көләч ал кояшка. Күңелләре һаман япь-яшь тә шул, Гомер башка инде, гомер башка.
Яшьлек шулай ерак походтагы Пилоткалар кебек туздымыни?! Кич бит әле китеп кенә бара, Ә гомерләр инде уздымыни?!
Әй, шунда бер болыт чыксын иде, Яшьлек күңеле кебек күкрәп-күкрәп. Ялтырасын иде яшеннәре — Бер ашкынып куяр иде йөрәк.
Тик күк аяз, күкләр шундый аяз, һәм җәйге кич инде китеп бара. Зур яуларны кичкән батыр картлар Тып-тын гына аны озатып кала.
Кала
Артта кала кышның бураннары, Җанга тигән ачы еллар кала.
Юлда кала яшьлек яулык болгап — Гомер дигән пар ат алга чаба.
Тау башында кала сары сарут, Чәчәп-чәчәп ап-ак кылган кала. Назлар кала, күпме язлар кала — Гомер дигән пар ат һаман чаба.
Бар да кала, бар да артка китә. Зур өметләр кала юл буенда. Кара чәчең, нурлы йөзең кала, Артка чигә инде төз буең да.
Гомер дигән пар ат һаман чаба, Кабатланмый ни дә, бар да таман. Барган саен ләкин юл өстенә Әткәй кабере калкып чыга һаман.
Су гына
Болыннарга чыгып күп сокландым Көмеш диеп таңнар чыгына.
Бүген карыйм, чәчәк күзләрендә Көмеш түгел, бары су гына.
Чишмәләрдә челтер-челтер килеп Ага дия идем >ңыр гына.
Бүген тыңлыйм, улак эчләрендә Җыр түгел шул, бары су гына.
Күпме шигырь язып куандым мин Җәүһәр тездем дип һәр юлына. Укып карыйм бүген, күбесендә Җәүһәр түгел, бары су гына.
Нинди гүзәл, нинди бай булды дип Сокландым мин гомер юлыма. Бүген баксам, анда гомер булып Агып ята икән су гына...
Бер көн
Бүген дә кичәгедәй Офыкка таң ут якты. Тәрәзәм каршындагы Сиреньнәргә нур ятты.
Бүген дә кичәгедәй Син килдең күңелемә — Кызыл таң белән генә, Сиреньнәр белән генә.
Бүген дә кичәгедәй Онытып булмас тагын Синең, минем һәм дөньяның Уналты яшьлек чагын.
Бүген дә кичәгедәй Шаулады кырда арыш, Шаулады кырда иген, Шаулады кырда ярыш.
Бүген дә кичәгедәй Шаулады кара урман. Ак канатлы самолетлар Очтылар безнең турдан.
Бүген дә кичәгедәй Авылда ыгы-зыгы, Кемгә эшнең авыры, Кемгә эшнең кызыгы.
Бүген дә кичәгедәй Көн үтеп китте шулай. Ул миңа никтер бик якын һәм бик ерак та бугай.
Чөнки мин кичәгедәй Очраттым бүген тагын Синең, минем һәм дөньяның Уналты яшьлек чагын.
Әй, җырладык болын уртасында Ун классны тәмамлаган көндә. Бала чакны җырлап озаттык без — Елыйсы да килде, көләсе дә.
Туйлар җитте. Безнең биюләргә Чыңлап торды ишек келәсе дә. Егет чакны биеп озаттык без — Елыйсы да килде, көләсе дә.
Балалар да үсте, мәйдан буйлап Үтә алар чорның киләсенә.
Алар килә, безнең яшьлек китә — Елыйсы да килә, көләсе дә.
Шомыртларны ак күбеккә күмеп Тыелгысыз ярсу язлар килә.
Тагын бер яз кимеп калды бездә... Юк, елыйсы килми... көләсе дә.
Буран
Тышта буран. Тирә-якта ак өн, Ак хәрәкәт, ап-ак чуалыш.
Буран шаулый.
Яңа кайнап чыккан
Сөт тавышы кебек бу тавыш.
Мин буранга кулны сузып карыйм — Бер өтә дә аннан пешерә.
Их, бу җилләр минем буран чакны, Яшьлегемне искә төшерә.
Минем буран уртасына кереп, Сине эзләп табасым килә.
Шатлыгымнан карлар белән бергә Котырынып чабасым килә.
һәм мин кинәт кенә бүрегемне Басып киям дә бар көчемә — Кайнар сөткә чумган батыр кебек, Кереп китәм буран эченә.
Җилләр белән бергә бөтерелеп Очып йөрим, чабам, котырам. Чормаларга менеп шакылдыйм да Кырга көрт өяргә тотынам.
Морҗаларга кереп сызгырам мин, Болытларга китеп югалам.
Синең эзне эзләп бара-бара, Урманнарга кереп чуалам.
Ләкин син юк.
Син юк беркайда да.
Шунда гына тәмам төшенәм: Бу бит, иркәм, безнең буран түгел, Бу буран бит матур төш кенә.
Безнең буран күптән дулап узган, Ә бу — яңа яшьләр бураны. Мин тилегә монда килеп керү һич килешми, кара син аны!
Шулай дим дә кинәт мин «топ» итеп Килеп чыгам буран эченнән. Өйдә мине әнкәй көтеп тора, Иңен терәп җылы миченә.
Әнкәй, әнкәй,
Мин бит әле һаман
Ак бураннар белән шашынам.
Иртә үлсәм, шашкын буран рәсме Ясатып куй каберем ташына.
Хәтер сандыгы
Мин көн саен, карт әби кебек, Хәтер сандыгымда казынам. Барлап чыгам бөтен байлыгымны, һәрчак нидер тоела аз сыман.
Менә монда зур бер төргәк булып Ята минем ап-ак шатлыклар.
Алар шактый тузган тузуын да, Тик аларда хаклык, пакьлек бар.
Ә бу төштә минем үкенүләр Чуалган җеп кебек яталар. Бу почмакта сагыш савытлары, Ә болары минем хаталар.
Монда минем изге хатирәләр, Алар шундый әйбәт саклана — Вакыт үткән саен төс яңарта, Еллар үткән саен сафлана.
Сандыгымда вак-төяк тә байтак: Үпкәләү дә, үч, буш вәгазь дә... ...Ә монысы, иркәм, синең исемең — Төреп куйган ап-ак кәгазьгә.
Мин бары тик шушы төргәк өчен Сандыгымны көн дә барлыймын. Тузган диеп күп төргәкне ташлыйм, Бу төргәкне ташлый алмыймын.
Яра
Шулай, дустым, иртәгәге көнгә Без узганнар аша барабыз.
Олыгайган саен безгә дәва Узганнарда алган ярабыз.
Тәүге мәхәббәттән алган яра Бүген миңа синнән истәлек. Ул кадерле яра! Изге яра1 Ачылсын ул шулай һәр тәүлек.
. Ул яра бит мине һаман алга, Киләчәккә дәшә, яшәтә!
Тормышыма мәгънә өреп тора, Олыгайган саен яшәртә.
Яратуым күчә кешеләргә, Болыннарга, кырга, урманга. Мин яратам, ахры, бу дөньяны Җанда матур яра булганга.
Зур эшләргә дәрман өстәп тора Мәхәббәттән алган ярабыз.
Шулай, дустым, иртәгәге көнгә Без узганнар аша барабыз.
Син кит инде
Син кит инде, син кит күңелемнән. Мин чын-чынлап куам бит инде. Олыгаеп киләм, күңелемнең Ишекләрен биклим, кит инде.
Хәтеремә кайта-кайта һаман Күңелемне йөрмә канатып. Рәсмең булып килмә күз алдыма, Төшләремә кермә яратып.
Офыктагы кызыл кояш булып Карап торма һаман бу якка. Кичем җитә, тизрәк бае инде, Ялгызымны калдыр еракта.
Күңелемнең ишекләрен биклим, Утларымны инде сүндерәм. Син кит инде, син кит күңелемнән, Хет бүгенгә китче, бер генәм.