АВЕТИК ИСААКЯН
рмән шагыйре һәм академигы Аветик Исаакянның тууына быелның 30 Октябренда 100 ел тула. Ул Әрмәнстанның Александрополь (хәзерге Ленинакан) шәһәре янындагы Казарапат авылында туган. Башта Александро- лольдәге духовный семинариядә, аннары Германиядәге Лейпциг университетында укыган. Италиядә һәм Грециядә булган. Беренче әсәрләре 1892 елда басыла башлаган. 1895 елда туган иленә кайткан, ләкин бер ел үтүгә патшалыкка каршы чыгышлары өчен кулга алынып, төрмәгә ябылган. Төрмәдән чыккач, беренче шигырьләр җыентыгын бастырган (1897 ел). Аның иң яхшы әсәрләре кеше язмышы турында уйланулар, туган иленә һәм халкына мәхәббәт белән сугарылганнар. Беренче рус революциясе елларында Исаакян әсәрләрендә милли һәм социаль изүгә каршы көрәш мотивлары аеруча көчле яңгырый. 1911 елда шагыйрь эмиграциягә китеп, Истамбул- да, Женевада, Берлинда, Парижда яши һәм иҗат итә. 1926 елда Әрмәнстанга кайтып. Совет Әрмәнстанындагы яңа тормыш белән таныша, чит илләрдә совет строен яклап күп кенә публицистик әсәрләр яза. 1936 елда Советлар Союзына бөтенләйгә кайта. Совет Әрмәнстанында иҗатын дәвам иттерү белән бергә, культура һәм җәмәгать эшләре алып бара. Бөек Ватан сугышы елларында халыкны фашизмга каршы көрәшкә рухландырган әсәрләр яза. Сугыштан соңгы елларда бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкә өндәп чыгышлар ясый. 1943 елда Әрмәнстан Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана. Аветик Исаакян 82 яшендә 1957 елның 17 октябрендә вафат була.
Шагыйрьнең шактый әсәрләре Советлар Союзының һәм чит илләрнең күп кенә халыклары теленә тәрҗемә ителде. Француз шагыйре Луи Арагон аны XX гасырның иң зур шагыйрьләреннән берсе дип бәяләде.
Иптәш, бар алга! Хәтәр давыллар Сине бу юлда Куркытмасыннар.
Диңгез дуласын, Иман сүнмәсен.
Көрәш, алга бар Газап чиксәң дә, Авыр көрәште Янып бетсәң дө...
Өзмә өметне, Иптәш, гел алга!
Офыкта өнә Өмет нурлана!
Әнкә-җан
Йорт-җирсез яшим сөрелеп, Ватаннан аерылдым.
Йокы бирми кайгы-хәсрәт, Анамнан аерылдым.
Ә
1893
Таулардан килгән кошчыклар, Әнкәмне күрдегезме? Диңгездән искән тын җилләр, Сәлам китердегезме?
Киттеләр кошлар дәшмичә, Канатларын кагынып, Үттеләр җилләр, хәсрәтле Күкрәгемә кагылып.
Аһ, ягымлы сүзләреңне Тыңлар идем, әнкә-җан! Яннарыңа төшләр булып Очар идем, әнкә-җан!
Төннәрен кереп төшеңә, Кочар һәм үбәр идем, Күкрәгеңә башым куеп, Яшьләрем түгәр идем...
1893
Борчу тулы тормыш океанында Таш кыядай бик нык торам мин. Яшен бәрә горур маңгаема, Таш кыядай бик нык торам мин.
Тирә-якта дулап давыл куба, Таш кыядай бик нык торам мин. Күкрәгемә зур дулкыннар суга, Таш кыядай бик нык торам мин.
Батучылар, миңа тотыныгыз, Таш кыядай бик нык торам мин. Якорьларны миңа ыргытыгыз, Таш кыядай бик нык торам мин!
1894
Кычкырам мин караңгылык төбеннән, Кызган мине, кил син, изге хакыйкать! Эзлим сине мин бит туган көнемнән, Газап чигеп, таш күк каттым хәзер нәкъ.
Мең-мең юллар белән килдем мин сиңа, Тик тапмадым эзеңне дә бер җирдә. Күр, адашап, харап булды тормышым, Кызганмассыңмыни мине син бер дә?
Хәлдән таеп ятам хәзер авырып, Ләкин беләм һәм ышанам: син бит бар. Эзләп барыр юлым инде калмады, Кил, хакыйкать, минем янга кил, зинһар!..
Мин терелеп, тотып синең таякны, Тагын дәвам иттерермен юлымны. Адашканга бу караңгы дөньяда Мин сибәрмен синең изге нурыңны.
1900
Шундый матур бит син, әй, ватан-җан, Зәңгәр күккә тигән тауларың.
Татлы синең җилең, елгаларың, Канга баткан ләкин улларың.
Мин үләргә әзер җирең өчен, Тик бер генә гомер аз моңа. Булса иде мең дә бер гомерем, Бирер идем меңен мин сиңа.
Мин үләргә әзер мең мәртәбә Бәхете өчен синең улларның. Тик калдырыр идем бер гомерне, Җырлар өчен синең зур даның;
Очар өчен тургай булып күктә, Мактап синең килер ал таңың; Сайрар өчен бар тавышым белән, Азатлыгың күреп, ватаным!
1900
Йөрәгемнән юкка очып чыктың. Оясыз кош кебек, әй, җырым. Очсаң да син күпме, баш куярга Табалмассың җирдә бер урын.
Таш йөрәкләр арасында, җырым, Лаек оя сиңа юк анда.
Син — тереклек, газап; син — чит һәм ят; Ваемсызлык — тирә-ягыңда.
1902-
Салкын көздә Чәчәк сулган кебек, Боз астында Чишмә тынган кебек, Яшь гомерем Мәңгегә сулды, Күкрәгемдә
Шат җырлар тынды.
1904
Мин төш күрдем: әнкә-җаным минем Басып тора чыгып урамга.
Арган, мескен. Авыру, хәлсез үзе.
Кулын суза узган-барганга.
Мин төш күрдем: карт, хәерче анам Өскә сәләмәсен ябынган.
Мәрхәмәтсез, җансыз халык шунда Кагып, төртеп үтә яныннан.
Төшемдә дә, хәтта уянгач та Мин еладым жәлләп анамны.
Тирә-якта күпме ач аналар!
Без күрмибез ләкин аларны...
1908
Кыйгач кашың, җанашым, Кылычы күк палачның.
Бу дөнья— ялган төш кенә. Бер эчер дә, җанашым, Кызыл мәен иренеңнең, Кисеп ыргыт бу башым.
Кыйгач кашың, җанашым, Кылычы күк палачның...
1912
Ә. ИСХАК тэрҗемэлвре.