ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
АВТОРДАН
Бу әсәрне язганда, Галимҗан Ибраһимов турында матбугатта төрле вакытларда басылып чыккан мәгълүматлардан башка, аның якын туганнары һәм хәзерге көндә исән булган шәрикләре белән күп тапкырлар очрашу, язышу нәтиҗәсендә туган материаллардан, шулай ук үземнең исемдә калганнардан файдаланылды.
Повестьтагы барлык уңай типлар үз исемнәре белән алынды. Заһидулла хәзрәт һәм һинди Минһаҗдан башка кире типларның исем-фамилияләре үзгәртеп бирелде.
Үзләренең истәлекләре, кулларындагы материаллары, киңәш* ләре белән ярдәм иткән иптәшләргә чын күңелемнән рәхмәт бел* дерәм.
Аургазы буйларында
нбер яшьлек Галимҗанның тынчу һавалы тар мәдрәсәдән кайтуына өч айлап вакыт үтте инде. Шулай да авылның сокландыргыч матур табигатен ул әле һаман да күреп туя алмый. Анда, Орен- бурда чакта, туган йортын бик сагынган иде шул ул. Менә хәзер дә малай йокысыннан тору белән урамга чыкты.
Төнлә яңгыр явып узган. Табигать гүя ки юы- нып-чистарынып, яшәреп киткән. Иртәнге кояш җылысында җир өстеннән җиңелчә пар күтәрелә. Галимҗан дымлы җир һәм үлән исләре аңкып торган саф һаваны йотлыгып сулады да тирә-ягына каранды. Табигатьнең хозурлыгын беренче тапкыр күргән кебек хәйран калды. Бөтен тәнендә әйтеп бетергесез җиңеллек сизде. Бу рухландыргыч һаваны тагы да тирәнрәк суласа, кулларын җәеп җибәрсә, үзлегеннән аяз
күккә хәтле очып китәр төсле тоелды аңа.
Чыннан да, шулай очып китә алса, нинди булыр иде! Башта ул әнә тегендә, күпер артында калкып торган Кинҗәгол тавы тарафына юнәлер иде. Аның көньягындагы текә яры өстендә кул-канатларын какмыйча гына һавада йөзә-йөзә, яр астында җәелеп яткан яшел болынга,
болын уртасыннан боргаланып аккан Аургазы елгасына карап сокланыр иде. Аннан соң ул, яшел имәнлек остеннән үтеп, төньяктагы Яман- таш ягына очып китәр иде. Анда, киң яфраклы куаклар, куе үләннәр белән капланган тарлавыкта, таш кыя астына яшерентән тирән бер тау куышы бар. Аны да барып күрәсе иде...
Галимҗан хыялларына шул чаклы чумган иде ки — капканы шы- ♦ гырдатып әнисе Хәсәнә остабикәнең урамга чыкканын да сизми калды, и Әнисе бераз вакыт эндәшмичә торды. Аннары йомшак кына тавыш « белән: =
— Галимҗан, ашарга кер, балам!—диде. *
Малай сискәнеп артына әйләнеп карады. Ихтыярсыз, әнисенә таба g омтылып, аның җылы күкрәгенә сыенды. 2
Тыштан бик сиздермәсә дә, остабикә аны башка балаларына кара- Э ганда яратарак төшә иде. Галимҗан Шакирҗан абыйсы кебек артык * юаш һәм басынкы түгел. Аны һәрнәрсә кызыксындыра, ул бөтен нәр- ♦ сәне белергә тырыша, уенга да. башкасына да, үзе теләгән һәр эшкә * җаны-тәне белән дәртләнеп керешә... Хәсәнә остабикә Галимҗанны о башкалардан артыграк кызгана да иде.
Улының капка янында шулай япа-ялгыз басып торуы остабикәнең йөрәген әрнетте. «Баланың сәламәтлеге бик үк әйбәт түгел шул. Гел g авырый... Шуңа күрә кайбер усал малайлар аны «чирләшкә» дип п үртиләр. Шуңадыр, ахрысы: ул башка малайлар белән аралашырга, ф алар белән уйнарга атлыгып тормый... «Авыру» дип, аны абыйсы s Шакирҗан укый торган «Хөсәения» мәдрәсәсенә дә алмаганнар. Бала- g ны Вәли мулланың кадим мәдрәсәсенә биреп калдырырга туры кил- ы гән...» Хәсәнә остабикә, шулариы уйлап, тирән итеп сулап куйды да: ч
— Әйдә, кер инде, балакаем. Сумсалар суынмасын! Син бит кайнар © килеш ашарга яратасың,—дип, улын бакчага алып кереп китте.
Бакча эчендә, яшь сәрби агачы күләгәсенә, сәке ясап куелган. Өсте- нә кулдан суккан палас җәелгән. Сәке уртасындагы шакмаклы ашъяулыкка, тәлинкәләргә өеп, кызарып пешкән сумсалар, коймаклар куелган, бер савытта Галимҗанның иң яраткан ризыгы — каймак та бар. Ашъяулыкның бер читендә, көзгедәй ялтырап, җиз самавар пар чыгарып утыра.
Остабикә, гадәтенчә, сәке читенә, самавар каршына утырып, болай да елкылдап торган чынаякларны сөртә башлады.
Төпчек малай — өч яшьлек Габделхәким — сәкегә менәм дип үрмәләп маташса да, булдыра алмый газаплана иде. Моны күреп, Галимҗан урыныннан торды да энесен күтәреп сәкегә утыртты. Габделхәким, ашъяулык янына якынлашу белән, кара күзләрен елтыратып каймакка сузылды. Әнисе аны шелтәләп алды:
— Күрмәдеңме? Абыйларың табын янына кулларын юып килеп утырдылар, ә син юмаган кулыңны каймакка сузасың. Алай ярамый, балам!—дип, тезләре өстендә яткан тастымалның бер очын юешләп, нәнинең кулларын сөртте һәм, чынаяк тәлинкәсенә берничә кашык каймак салып, малайның алдына куйды.
— Коймакны манып-манып ашасаң бик тәмле була!—диде төпчегенә, ул арада чынаякларга чәй ясап, балаларына бирде.
— Ашагыз, балалар! Исәнлеккә-саулыкка булсын!—дип сөйләнде һәм «бисмилласын» әйткәннән соң, авызына нәни генә шикәр кисәге кабып, чынаяк тәлинкәсеннән чәен эчә башлады.
Шакирҗан, әнисенә карап:
— Әтине көтмибезмени? Әллә ул, чәйгә кайтмам, дигән идеме? — днп сорады.
— Намаз вакыты күптән үтел китте инде. Күрәсең, картлар белән әңгәмә корып калгандыр, я берәрсенә җомга чәенә кергәннәрдер... — диде әнисе.
Хәсәнә остабикә сүзен дә әйтеп бетермәде, урам ягыннан аяк тавышы ишетелде, һәм капкадан Гыйрфан мулла кайтып керде. Гаилә башы бакчага, табын янына килмичә, туры өйгә юнәлде. Чалмасы белән жи- ләнен салганнан сон, ул янә бусагада күренде.
Шакиржан сәкедән атылып төште. Юл уңаеннан агач ботагына эленгән сөлгене алып, шул ук агач төбендә торган комганны эләктерде дә әтисе янына ашыкты, аның кулына су салып тора башлады. Гыйрфан мулла ашыкмый гына кулларын юды, тамак кыргалап, көмешләнә башлаган кара сакалын сыйпаштырды, башындагы кәләпүшен төзәтебрәк киде һәм шуннан соң гына сәке янына килеп, балаларын күздән кичерде:
— Сез инде ашый-эчә дә башлагансыз икән, — диде.
Остабикә уңайсызланыбрак:
— Син бүген үзең кичегебрәк кайттың, әтисе. Балалар ачыгышып беттеләр... — дип куйды.
Гыйрфан мулла көлемсерәде дә, әле картаюның ни икәнен белмәгән ап-ак йөзле, сызылып торган кара кашлы, зур коңгырт күзле остабикәсенә карап:
— Яхшы иткәнсең, анасы! — диде. — Бик ябыкканнар шул бичаралар. Ашат, симерт үзләрен. Минем үземнең дә карыным ачты, — дип сөйләнә-сөйләнә, сәкегә менеп, аяк бөкләп утырды.
Габделхәкимгә бу юлы тиешенчә илтифат күрсәтмәделәр кебек тоелды. Ул яры.м аптыраган, ярым үпкәләгән кыяфәт белән бер әтисенә, бер әнисенә карады. Ләкин алар малайга күз дә салмыйлар иде. Габделхәким әтисен үзенә каратыр өчен ике куллап аның тезенә төрткәли башлады. Тик шуннан сон гына Гыйрфан мулла төпчегенә таба борылды.
— Чү. нишләвең бу, балам?! — диде.
Малай, әтисен үзенә карата алуына сөенеп, <р» хәрефен йота-йота:
— Мин дә мәдләсәгә балылмын әле, мин дә ябыгып кайтылмын әле. Ә бит, әти? — диде.
Әтисе елмаймаска тырышты:
— Шулай, шулай, улым! Дәү булгач, син дә, абыйларың төсле, мәдрәсәгә барырсың, шәкерт булып йөрерсең, — дип, йомшак кына итеп малайның аркасыннан какты.
Габделхәким, куанычыннан масаеп, абыйларына карады. ЛәКин Шакиржан аның шатлыгын бозып ташлады:
— Адым саен жылакланып, мине кулыңа күтәр дип әнине йөдәтүен дә житкән инде. Син бит хәзер кечкенә түгел, дүртенче яшеңдә!..
Габделхәким үпкәләвеннән чак кына елап жибәрмәде. Абыйсының бу төртмәле сүзләренә каршы шундый ук җавап табарга тырышты, тик теленә бертөрле дә юньле сүз килмәде:
— Ә син... Ә син үзең... — дип, йөзен чытып, еларга хәзерләнде.
Әниләре аларны тынычландырган булды.
— Житәр. көйсезләнмә. Габделхәким! Табын янында тавыш чыгарып утырма! Шакиржан абыең бик дөрес әйтте. Җылакланганчы, әнә, каймакка манып коймак аша!..
Шул вакыт урам капкасыннан Галимҗанның дусты Мохтар килеп керде. Бакча ишеге янына җиткәч, ул кулын күкрәгенә куеп сәлам бирде. Гыйрфан мулла, табындагыларның барчасы йөзеннән:
— Вәгаләйкем әссәлам! — дип жавап кайтарды.
Кунакчыл остабикә исә:
Кил, Мохтар, чәйгә утыр! — дип, аны табынга чакырды.
— Рәхмәт, жиңги, без инде чәй эчтек,— диде Мохтар. Үзе күз чите белән генә мәгънәле итеп Галимҗанга карап куйды. Мохтар Галимҗанның туганнан туган абыйсы икәнне белмәгән кеше аларны игез балалар дип уйлар иде. Икесе дә балаларча бүлтәебрәк торган иренле, киң маң
гайлы, куе коңгырт кашлы, коңгырт күзле. Дөрес, Мохтарның бите бераз киңрәк, тулырак, гәүдәгә дә тазарак.
Мохтар хәзер килеп чыкмаган булса, чәйдән соң Галимҗан дусты янына үзе йөгергән булыр иде. Ни дисәң дә, аның белән күңеллерәк. Башка малайлар шундук я әрләшергә, я сугышырга, я үчекләшергә тотыналар. Әлбәттә, аларга кирәгенчә җавап бирергә, әйбәт итеп арт * сабакларын да укытырга мөмкин. Тик андый бәрелешүләрдән соң артык уйныйсы килми башлый. Мохтар исә, яшьтәшләренә караганда тазарак булса да, сугышырга яратмый. Бер-ике яшькә олырак булгангамы, ул х Галимҗанга юл куя. Шуңа күрә Галимҗан аның белән уйнарга ярата. ® Менә әле дә, дустын күрү белән, ул ашап утырган сумсасын тәлинкәгә куйды да: “
— Әнкәй, мин туйдым инде. Мохтар белән уйнарга чыгыйммы? — g дип әнисенә дәште. «
Әнисе кырт кисте: ф
— Ичмасам, башлаган сумсаңны ашап бетер, уйнарга өлгерерсең < әле! Мохтарың беркая да китмәс! «
Галимҗан ялвара башлады: °
— Валлаһи, мин туйдым инде, әнкәй! Башка ашыйсым килми! «
— Нигә аны туктатасаң? Уйныйсы килә икән, барсын, уйнасын! — s диде әтисе. *
Әтисенең яклавына шатланып, Галимҗан сәкедән сикереп төште, х Капкадан чыгу белән, Мохтар •
— Нәрсә уйныйбыз? Хәзинәбезне казып чыгарып, чичәкәй уйныйбызмы? — дип сорады. *
— Кем инде хәзинәне көпә-көндез казый?!—диде Галимҗан.—Ни- э чек вәгъдәләшүебезне оныттыңмы әллә? Төн уртасында, һичкем күрмәгән вакытта казырга барабыз дип килешкән идек бит. Төнлә казу u кызыйлырак та булыр!
Мохтар уйланып торды да:
— Алай булгач нәрсә уйныйбыз соң? — дип сорады.
— Балык каптырырга барыйк! Бүген җил дә юк, яхшы чиртер.
Чичәкәйләрне — аллы-гөлле чынаяк ватыкларын — күмгән җирләреннән казып чыгарырга бик теләсә дә, Мохтар балыккка барырга риза булды.
— Ярар, алайса,— диде ул. «Миннән кечерәк ич ул. әйдә аның сүзе сүз булсын», — дип уйлады.
Бу тәти чичәкәйләрне алар кайда тапсалар, шуннан бик тырышып җыялар, юалар, кырыйларын пөхтәләп кырып шомарталар. Шуларны җиргә тезеп әллә нинди искиткеч нәрсәләр ясыйлар. Учларына алып, чәчеп җибәрәләр дә, ничек төшкән булсалар, шул көенчә әкрен генә бер-берсенә янәшә шудыралар. Менә сиңа әйтеп бетергесез муенса, я бик матур чәчәк, яки карап туймаслык, ут кебек янып торган тагын әллә нәрсә килеп чыга! Галимҗанның чичәкәйләрне казып алырга ашыкмавы Мохтарны гаҗәпләндерә дә төшкән иде, чөнки ул дустының бу чынаяк ватыкларын күңел биреп җыюын, алардан бормалы-сырмалы бизәкләр төзештереп утыруын күп күргән иде. Хәер, балык каптыру да күңелле ич!
Балалар, кирәк-яракларын алып, Кондызлы күл ягына китеп бар* дылар.
2
Урау юл булса да, дуслар Ишекле тау яныннан үтәргә уйладылар. Алар чичәкәйләрен шушындагы тау куышына күмеп куйганнар иде. Ап-ак тауның ачык капкага охшаган табигый ишегендәге бер баганасы җимерелгәнлеген Галимҗан ерактан ук күреп алды. Аның кәефе китте.
— Кара әле, безнең тау ишегенең бер баганасын сындырганнар ич! Хәзер инде аңар Ишекле тау дип тә әйтеп булмый, — диде ул, кемгәдер үпкәләгән сыман.
Мохтар аңлатып бирде:
— Аны ташчылар жимерде, Гыйсмәт байга өй салганда нигез ташы кирәк булган...
Моны ишеткәч, Галимҗанның ачуы килде:
— Ташны башка җирдән алсалар да була иде бит. Әнә, бөтен җире ак таш, теләгән җиреннән ал! Кара инде бөтен ямен бозганнар бит тауның!
— Ишек баганасын җимерүе җиңелрәк ич, ә тауның үзен ничек итеп ярасың? Ул бит таш тау! — диде Мохтар, аны тынычландырырга тырышкан сыман.
Галимҗан дустына кырыс кына күз ташлап алды. Чыннан да, бит бу ишек ак тауга аеруча бер матурлык бирә, әкиятләрдә сөйләнә торган тылсымлы сарайларны хәтерләтә иде. Менә шул ишеге өчен дә тауга «Ишекле тау» дип исем кушканнар! Ишеге җимерелгәч, тауның матурлыгы бик кимегән төсле күренә шул! Ләкин Галимҗан үзенең бу тойгыларын сүз белән әйтеп аңлата алмады. Бары тик:
— Син бернәрсә дә аңламыйсың! — дип кенә куйды.
Бераз эндәшми барганнан соң, тау янына килеп җиткәч, ул:
— Әйдә әле. куышка төшеп карыйк. Безнең чичәкәйләргә тимәгән- нәрме икән? — диде.
— Әйдә! — диде Мохтар бик шатланып. Ул иптәшеннән калышмаска тырышты, чөнки Галимҗан түзмәс тә чичәкәйләрне үзе генә казый башлар, дип уйлады.
Хәзинә күмелгән урынга барып җитү ансат түгел. Иң элек, куыш башланган урынны ышыклап торган ташлар өстенә үрмәләп менәсе бар. Аннан соң, алга чыгып торган ташларга, таш ярыкларында үскән чирләшкә куакларга тотына-тотына түбәнгә, куышка төшәргә, шуннан соң гына эчкә кереп, асылынып торган кыя астындагы йомры ташны бер читкә этәргә кирәк. Менә шул таш астына чичәкәйләр күмелгән.
Хәзинә Галимҗанның уенда да юк иде. Киресенчә, ул йомры таш өстенә менеп үк утырды да:
— Әйдә, бераз ял итик әле, — диде.
Монда салкынча икән. Яктылык та бик аз төшә. Тып-тын... Җир йөзендә ак кыядан башка бер нәрсә дә юктыр кебек.
— Сабирҗан абзыйның улы Кәрим әйтә, бу куыш эчендә төнлә утлар яна, ди!..
Мохтарның басынкы гына тавыш белән әйткән бу сүзен ишеткәч, Галимҗан ялт итеп аңа карады.
— Төнлә ни эшләп йөргән ул монда?
— Белмим. Сорамадым... Бәлки монда дөрестән дә төнлә җеннәр уйный торгандыр, ә? — Мохтар Галимҗанга якынрак сыенды да пышылдап кына: — Галимҗан, әйдә, хәзер үк чичәкәйләрне казып алыйк,—диде.
Галимҗан, иптәшенең сүзләрен ишетмәгән шикелле, куыш авызындагы таш өемнәренә дикъкать белән карап тора башлады.
Төн уртасында монда килеп, шушы таш өемнәре аша үрмәләячәкләрен уйлагач, Галимҗанның йөрәгенә курку йөгерде. Чыннан да, монда җеннәр оясы булса, ни эшләрсең? Куркыныч шул!.. Ләкин куркуын сиздерәсе килми иде аның.
Байтак вакыт эндәшми торганнан соң, Мохтар тагын Галимҗанга карап куйды. Ләкин дустының йөзендә икеләнү, курку дигән нәрсәләрнең әсәрен дә күрмәде. Ул, Галимҗанның үз ниятеннән кире чигенмәячәген аңлап, тирән сулап куйды.
— Төнлә бик куркыныч шул, — диде Галимжан. — Тик әти әйтә: әйткән сүз — каккан казык, ди. Егет кеше әйткән сүзендә нык торырга тиеш, ди. Алдан шулай сүз куешкач, төнлә килергә кирәк инде... Шушы сүзләрне әйткәч, Галимҗанның жилкәсеннән авыр бер йөк төшкән төсле булып, күзләре нурланып китте.— Беләсеңме, Мохтар, кичен юлга чыкканда шырпы белән шәм алырга кирәк. Берәрсе төнлә куыш эчен- ♦ дә ут яктысы күрсә, җеннәр икән дип белер...— Галимжан шулай диде дә көлеп җибәрде.
Аның дәртләнеп китүе Мохтарга да тәэсир итте. Алар, көлешеп, утырган урыннарыннан сикереп тордылар.
Су тамчыларыннан куыш түренә күл жыела, кыш көннәрендә ул боз булып ката, җәй көннәрендә дә эреми. Шуның өчен куыш эченнән суык бәреп тора. Малайларның эченә салкын кереп өлгергән иде инде. Алар, калтырана-калтырана, югарыга үрмәләделәр.
3
Күл янында беркем юк. Тик сөзәк яр буйларында, куе үлән арасында, бәбкәләрен ияртеп, казлар гына масаеп йөриләр.
Бормалы-сырмалы чокырлыкта күл җәелеп ята. Бу күлгә бер елганың да суы килеп кушылмый һәм күлдән инеш тә агып чыкмый. Шулай булгач, кайчан да булса ул кибеп бетәргә тиеш иде бит, ә аның суы артмый да, кимеми дә. Күлнең көньягында куе камышлар, таллар үскән бер урын бар. Әнә шунда су җир астына кереп китә дә авылдан читтәрәк чишмә булып бәреп чыга. Авыл халкы су ала торган чишмәне менә шушы Кондызлы күлнең суы диләр. Күлнең бу урыны турында әллә нинди имеш-мимеш сүзләр дә сөйлиләр. Имеш, шул төштә кешене җир йота икән! Шуның өчен иң батыр йөрәкле егетләр дә ул урынга йөзеп бармыйлар. Яз башында, карлар эрегән чакта, чылтырап, таштан ташка сикереп, күлгә гөрләвекләр агып төшә. Ә җәйге челләдә су каян килә икән? Бу сорау Галимҗанны бик кызыксындыра. Кармагын салганчы шул хакта бераз баш ватып торды. Аннары гына:
— Күл төбендә җир астыннан бәреп торган берәр чишмә бардыр.— дигән карарга килде.
Башта, үч иткән кебек, балык һич чиртмәде. Инде бөтенләй өмет юк дигәндә, Мохтарның калкавычы кинәт сикереп куйды да суга батып китте. Яңадан өскә калкып, су өстендә бии башлады. Көтел мәгәнлектән малай үзе дә утырган урынында сикереп куйды, чак кына күлгә егылып төшмәде. Аннары, исенә килеп, кабалана-кабалана кармагын тартуга, судан тыпырдын-тыпырдый бәләкәй генә балык килеп чыкты!
— Инде эшләр хутка китәр!—дип әйтеп өлгермәде Галимжан, үзенең дә калкавычы калтырана башлады. Бик җитди кыяфәт белән, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, Галимҗан кармак сабын тиз генә югары күтәрде. Ләкин... Әх, кармак буп-буш, җимне өзеп калганнар!
Галимҗан үкенечле тавыш белән:
— Их, малай, калкавыч батып китүгә үк кармакны тартырга кирәк булган .. —дип куйды.
— Ә син кармагыңа симезрәк суалчан каптыр! — дип киңәш итте Мохтар.
— Мин үзем дә шулай итәм ич!—диде Галимжан аңа каршы. Күзләрен калкавычларыннан алмыйча байтак утырдылар алар. Балык озак вакыт чиртми торды. Малайлар инде йокымсырый ук башлаганнар иде. Кинәт Галимҗанның калкавычы калтыранып куйды да суга батты. Балыкны ныграк эләктерим дип Галимжан кармак сабын кисәк тартып куйды һәм шуннан соң кармагын әкренләп судан чыгара башлады. Мох
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
тар бөтен гәүдәсе белән иптәшенә таба борылды. Ул түземсезләнеп: «Ни чыгар икән?» — дип көтә иде.
Ниһаять, судан кар а су-яшькелт сыртлы, кызыл канатлы зур гына алабуга күренде.
— Эләктеңме?!—дип кычкырып җибәрде Галимҗан, шатлыгын яшерә алмыйча. Аннары балыкны кармактан ычкындыра-ычкын- дыра: — Белеп тордым ич! Бая җимне ашап качкан балыкның нәкъ үзе бу! Авырлыгы бер кадактан да ким булмастыр, ә?—дип сөйләнде.
— Нинди зур! Озынлыгы да бер карыштан ким түгелдер!—дип, Мохтар күзен алмыйча, дусты балыкны чиләккә салганчы карап торды.
Галимҗан, үз эше белән генә мәшгуль кебек күренсә дә, Мохтарга:
— Син әнә үз калкавычыңны кара, балык бөтенләй кармагыңны сөйрәп китмәсен!—дип шаяртып алды.
Мохтар тиз генә иелеп кармак сабын кулына алды. Менә сиңа кирәк булса! Әйбәт кенә кызыл канат эләккән бит. Галимҗанның алабугасыннан бер дә ким түгел!..
Инде чиртә башлады! Рухланып киткән малайлар тынып калдылар. Ләкин имәнлек ягыннан ниндидер тавышлар ишетелде. Озак та үтмәде, кояшта янган бер көтү яшьләр күл янына килеп чыктылар. Алар шунда ук күлмәкләрен сала башлаганнар иде инде. — Кая инде хәзер моңда балык каптыру?! Малайларның кәефе китте. Ләкин егетләрнең коенырга хәзерләнгәннәрен күреп, боларның да су керәселәре килде. Кирәк- яракларын, чиләктәге балыкларын читкәрәк алып куйдылар. Киндер күлмәк-ыштаннарын салдылар. Ул арада яшьләрнең берсе:
— Әйдәгез, егетләр, ярышабыз! Кем кемне узар икән,—дип кычкырды.
— Эш ярышуга калса, әйдә, болай булсын: кем дә кем мине суда тота, шул җиңгән булып чыга,— диде икенчесе, Габдулла дигән егет.
Арада иң яхшы йөзүче саналган Нурмөхәммәт үзенчә шарт куйды:
— Алай булгач, болай итик: Габдулланы уртага бастырабыз. Суга бөтенебез берьюлы сикерәбез.
Габдулланы бик тиз тотачагына ышана иде ул. Башкалар да шикләнми иде.
Галимҗан белән Мохтар, суга кермичә, ярышны күзәтеп кенә утырырга булдылар, ялангач килеш читкәрәк китеп, яр читенә чүгәләделәр.
Уртага Габдулланы бастырып, яшьләр -яр буена тезелеште, әле генә малайлар балык каптырып утырган урыннан берьюлы суга сикерделәр. Менә егетләр берсе артыннан берсе су өстенә калкып чыга башладылар. Калыккан бере аптырап тирә-ягына карана, ләкин Габдулла күренми иде. Бу ни хәл? Галимҗан аның иң ерактагы егеттән дә ике сажин чамасы арырак су өстенә килеп чыкканын күреп алды. Аның шундый җитезлегенә сөенеп, Мохтарның кабыргасына төртте:
— Кара, кара әле! Чыннан да егет икән бу! — дип, бармагы белән Габдуллага таба күрсәтте.
Иптәшләре дә аны күреп алдылар. Габдулланы тотар өчен ярым боҗра рәвешендә тезелешеп, ана таба йөзеп киттеләр. Галимҗан бөтен гәүдәсе белән ярышучылар ягына борылып, күзләрен зур ачып Габдуллага текәлде. Аңа кая китәргә дә юл юк бит! Аны уратып алдылар! Артында исә* камышлар, таллар. Анда китмәс ул! Ул якка берәү дә йөзеп бармый! Ләкин ни өчен соң әле Габдулла бер дә исе китмичә, тыныч кына тора бирә? Әллә: «Башка чарам юк, барыбер тотачаклар», дип уйлый микән?
Мохтар түзмәде, Галимҗанның җилкәсенә тотынды. Тыны кысылып:
— Менә хәзер инде Габдулла абыйны тоталар!—дип пышылдады.
Галимҗан, аның сүзен ишетмәгән кебек, эндәшмәде. Күп тә үтмәде, ул иркенләп сулап куйды. Иптәшенә таба әйләнеп карады. Шатлыгыннан көлеп үк җибәрде.
— Тотарлар ди! Күрдеңме?!
Егетләрнең берсе Габдулланы инде тотам дигәндә генә, ул:
— Әйдә, тот!—диде дә суга чумды. Аның чумган урынын уратып алыр өчен, иптәшләре читкәрәк йөзеп киттеләр, ләкин бер ялгышлык ясадылар! Габдулланың чумган урыныннан әллә ни ераклашмадылар ф Габдулла исә күлнең нәкъ кырыена
ук килеп чыкты. Күкрәген киереп бер сулады да ашыкмыйча ярга менеп киенә башлады. Егетләр дә бер-бер артлы судан чыктылар. Алар җиңелүләреннән оялган төсле күренәләр иде.
Беренче булып ярышырга өндәгән егет:
— Ничек итеп син шулай бездән качып котыла алдың? — дип га-җәпләнеп сораган булды.
Габдулла хәйләле генә елмаеп жавап кайтарды:
— Ансат кына. Тик шунысы бар, серне ачаргамы сезгә, әллә юкмы?..
— Әйт инде! Берәүгә дә сөйләмәбез! Үзебез генә белербез, — дип үтенә башлады иптәшләре.
— Әйтмәссез бик! Бер сәгать тә үтмәс, бөтен авылга таралыр,— дигән булды Габдулла.
— Валлаһи дим, һичкемгә әйтмәбез!
— Ярар инде, әйтсәм әйтим, ачыйм серне, — диде Габдулла көлеп — Сез чумгач та күзләрегезне йомасыз, шунлыктан суда бернәрсә дә күрмисез. Ә мин чуму белән күзләремне ачам да бар нәрсәне күрәм. Сезнең яныгыздан ук йөзеп үтәм. Бөтен сере менә шул...
Егетләр шаулашып көлештеләр:
— Мин әллә нинди зур хәйләме икән дисәм!..
— Искитәрлек берни дә юк икән!
Габдулла тагын көлеп куйды:
— Әйттем ич мин сезгә, бик ансат ул дип!
Шул вакыт арттан кинәт Гыйрфан мулла тавышы ишетелде:
— Ә, менә кайда икәнсез! Анагыз сезне эзләп аптырады. Төшке аш вакыты күптән үтте инде, ә сезнең өйгә кайтырга исегездә дә юк...
Ул инде өйлә намазыннан чыккан икән: өстендә һәр көн өйдә кия торган, ап-ак итеп юылган киндер күлмәк, җиңсез кара камзул, ычкырлы алача ыштан, башында кара түбәтәй иде.
Аны күрү белән, егетләр, читкәрәк китеп, кабаланып киенә башладылар.
Гыйрфан мулла — ачык, шат күңелле кеше. Ул муллалыгы белән тәкәллефләнми. Намаз вакытларыннан тыш үзен гади крестьян кебек тота. Ялчысы Әхми белән бергәләп кырда жин сызганып эшли. Башка руханилар төсле комсызланып, садака артыннан да кумый. Тирә-юньдә ул чабышкы атлар асравы белән дан казанган иде. Аның атлары ел саен сабан туеңда чабышалар... Киенеп беткәч, яшьләр Гыйрфан мулла алдына килеп сәлам бирделәр. Мулла аларның сәламенә каршы
— Вәгаләйкем сәлам! — дип жавап кайтарды да, яр читендә ялангач килеш олыларның сүзләрен кызыксынып тыңлап утырган Галимҗан белән Мохтарга таба борылды: — Ә сез коеныгыз да тизрәк өйгә кайтыгыз! Әниләрегез анда ут йотып тора!..
Шулай дигәч ул, җиргә нык-нык басып, авылга таба китеп барды.
4
Авылда көннең ничек үткәнен сизми дә каласың. Мәдрәсәдәге кебек түгел шул! Анда көнне уздырып булмый торган иде. Менә кич тә җитте. Янәшә бүлмәдә Галимҗанның әтисе, балаларны уятмас өчен, басынкы бер тавыш белән остабикәсенә ни турындадыр сөйли. Галимҗан, йокысын җиңәргә тырышып, әтисенең сүзләренә колак сала. Салих дигән
6. «к. У.» J* 1,
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
81
кешенең аты югалган икән. Ул аны чишмә янындагы болынга җибәргән булган. Анасы борчыла:
— Алла сакласын андый бәладән! Ничек инде ул вакытында карамаган? Әллә атын тышауламаган булды микән?
Әтисе:
— Аты тышавын өзгәндер дә китеп баргандыр,— дип җавап кайтара.
Хәсәнә остабикә һаман тынычлана алмый:
— Аның бердәнбер аты бит! Бәла-казага очрамагае, атын бүре бумагае дим! Яхшырак эзләргә кирәк иде!
Гыйрфан мулла аны тынычландырырга тырыша:
— Төнлә берүзе аны кайдан эзләп йөрсен? Таң аткач, яшьләр тирә- якка чыгып эзләрләр. Бу турыда кешеләргә әйттем инде... мин,—ди.
Сәгать суга башлады. Галимҗан, сәгатьнең һәр сугуына бармакларын бөгә-бөгә, унга кадәр санады. Тагын бер сәгатьтән Мохтарны уятырга була. «Кара син аны, ничек мышный бит!»—дип уйлады ул.
Иң читтә, аерым юрган астына кереп, абыйсы Шакирҗан яткан. Әткәсе белән әнкәсе дә йоклап киттеләр бугай: әтисенең ара-тирә гырлап куйганы ишетелә.
Галимҗан юрганын өстеннән алып ташлады да торып утырды. Их, рәхәтләнеп түшәккә сузылып ятасы иде! Ләкин—ярамый. Мохтарга ышаныч юк: йоклап калуың мөмкин. Күр, ничек мышный! Гаҗәп тэ түгел: алар бүген көн буе уйнадылар, шаярдылар, чабыштылар... Аннары абзар тазарттылар — әйбәтләп эшләп алдылар. Алмачуарның өстен чистарттылар. Тәннәре язылсын дип чыгарып йөрттеләр.
Алмачуар исенә төшү белән Галимҗанның йокысы очты да китте! Шәп тә соң ул Алмачуар! Аркасы буйлап әйтерсең кара тасма сузып салганнар! Ә бөтен гәүдәсе алма-алма чуар бит. Бәкәлләре нинди зифа үзенең! Ялы, койрыгы шундый матур булып дулкынланып тора, муены чын-чыннан дуга инде менә! Башы да бик нәфис, бик килбәтле! Күзләре искиткеч: шундый зур, шундый саф, йомшак карашлы! Тиресе хәтфә кебек елкылдап тора! Бу сылу айгырны саф токымлы дип әйтеп әйтә әтисе. Ул бөтен губернада дан тоткан чабышкы «Алмаз» токымыннан икән!
Үткән кыш башында Гыйрфан мулла аны рус алпавытының Агыйдел буендагы утарыннан барып алган иде. Галимҗанның әтисе атны беркемгә ышанмый, аны үзе карый, үзе ашата. Киләсе сабан туйга әзерли. «Безнең Алмачуар, һичшиксез, беренче булып килер!» — дип уйлый Галимҗан.
Алмачуар турында уйлана-уйлана, сәгатьнең яртыны сукканын ишетми дә калган икән. Унберне суга башлагач кына Галимҗан айнып китте дә Мохтарны төрткәли башлады. Тегесе исә икенче ягына гына әйләнеп ятты. Ниһаять, сабыры бетеп, Галимҗан, аны чеметеп алды. Шуннан соң гына Мохтар мөгрәп, көч-хәл белән күзләрен ачты. Галимҗан аның кулыннан тарткалап:
— Тор инде! Уян! Китәргә вакыт житте!..—дип пышылдады.
Мохтар, күзләрен бер ачып, бер йомып, түшәк өстенә торып утырды. Ул әле дә ни өчен төн уртасында торырга, каядыр барырга кирәклеген исенә төшерә алмый иде. Янадан түшәккә аумасын дип, Галимҗан аны тарткалавын белде. Тагын пышылдады:
— Беләсеңме, сәгать күптән унберне сукты инде. Без Ишекле тауга барып җиткәнче унике булыр. Әйдә, тор!..
Мохтарның җылы түшәктән һич тә аерыласы килми иде. Галимҗанның үз сүзле икәнен белсә дә:
— Бармасак та була бит, — дип әйтеш карады.
— Әйттем ич мин сиңа: чичәкәйләрне күмгән чакта ни уйладың? Сүзеңдә тормаска исәбең бармы әллә?
Мохтар сүзендә тормаслык малай түгел ул. Торды. Шакиржанны уятмас өчен, сәкедән әкрен генә төштеләр "дә кичтән әзерләп куйган чикмәннәрен, түбәтәйләрен киеп, шыпырт кына ишегалдына чыктылар.
Җылы түшәктән соң тышта шактый суык кебек тоелды. Җилкәләрен җыерып, баскычта бераз басып тордылар. Аннары келәткә барып, кичтән әзерләп куйган шырпы, шәм, бау һәм пычакларын алып урамга ♦ чыктылар.
Күктә тулган ай йөзә. Әле болытлар артына качып, әле чыгып тирә-якны яктырта. Урам гадәттән тыш тын. һичкем юк. Шуңа күрәдер, урам киңрәк, ниндидер тылсымлы булып күренә иде.
Дуслар туры юлдан китмәскә булдылар, чөнки, ай яктыртып торса да, төнлә турыга гына китү уңайсыз булыр шикелле тоелды аларга. Көнбатыш якка карап болын аркылы чишмә юлына кадәр барырга да, шуннан туп-туры Ишекле тау ягына борылып китәргә булдылар. Тауның ишеге ягыннан куышка керүе дә ансатрак.
Бөтен дөнья сагаеп, нидер тыңлаган сыман тынып калган... Малайлар, үз аяк тавышларыннан да курка-курка, тирә-якларына каранып баралар.
Инде ярты юлга җиттек дигәндә генә кайдадыр ат кешнәгән кебек булды. Бу аваз ничектер җир астыннан чыккан төсле тонык ишетелде. Малайларның котлары очып, баскан урыннарында катып калдылар, бер-берсенең кулына ябыштылар.
— Әйттем бит мин сиңа, төнлә йөрмик, дип! Хәзер инде җен безне ат булып алдарга уйлый!..
Мохтарның бу сүзенә Галимҗанның ачуы килде. Йөрәгенең дөп-дөп итеп типкәнен дә онытты ул. Атларны бик яраткангамы, убырлар ат кыяфәтенә керер дип башына да китерә алмады.
— Җен бервакытта да ат була алмас! Ат ул яхшы мал! Кешеләрне ярата торган хайван! Җен хәйләкәр төлкегә, ерткыч бүрегә, кара каргага әверелгән дисәң ышаныр идем!
Галимҗанның бу сүзеннән соң Мохтар тынычлана төште. Шулай да алар бер-берсенә якынрак елышып, алга таба атладылар. Басынкы гына кешнәгән ат тавышы тагын да якынрак ишетелде. Малайлар тагын туктадылар. Муеннарын алга сузып, үзләрен куркыткан хайванны күрергә тырыштылар, ләкин аның күләгәсен дә күрмәделәр. Югыйсә бит инде, ай яктысында алар аны күрергә тиешләр иде! Вак кына атлап тагын алга таба кузгалдылар. Ун адым да узмаганнардыр, чак кына чокырга төшеп китмәделәр. Яңадан ат кешнәгәне ишетелде. Бу юлы инде тавыш боларның нәкъ аяк астыннан, чокыр эченнән ишетелгән сыман булды. Малайларның исләре китте.
Мохтар чокыр кырыеннан читкәрәк тайпылды. Куркынган тавыш белән:
— Монда чокыр юк иде ич! Каян килеп чыккан бу? Ат та каян килеп монда төшкән? — диде.
Галимҗанның күңелендә туып та әле һаман аныкланып җитмәгән бер сизенү инде тәмам ачыкланды. Шатлыгыннан аның тавышы яңгырап китте:
— Беләсеңме, бу — Салих абзый атыдыр. Әтинең әнигә сөйләгәнен ишеттем мин. Салих абзый атын тышаулап чишмә янында калдырган булган. Караңгы төшә башлагач барса, аты юк! Эзләп-эзләи тә таба алмаган. Ат чокырга төшеп киткән дә чыга алмый, күрәсең. Шәмне яндырып карыйк әле. Бурлы ат булса, Салих абзыйның байталы була инде ул!
Алар чокыр кырыена ятып шәм кабыздылар. Чыннан да, чокыр эчендә ат тора иде! Янында кеше барлыгын сизептер инде, ара-тирә башын чайкап, әкрен генә кешнәп тә куя.
Мохтар, куркуын бөтенләй онытып:
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
— Кара әле, дөрестән дә бурлы ат бит бу! — дил кычкырды.
Галимҗан бераз тыңланып ятты да: _
— Ишетәсеңме? Чокырда су чылтырый! — диде. .
Малайлар янә тавышка колак салдылар. Шулай шул! Суның чылтыравы аермачык булып ишетелә. Ат таптанганда су чайпалып^ китә. Малайлар, .хәйран калып, эндәшмичә чокыр читендә беравык уйланып утырдылар. Аннары Галимҗан, тынлыкны бозыл:
— Беләсеңме, Мохтар? Кондызлы күлнең суы җир астыннан нәкъ менә шушы турыда инеш булып та торгандыр, ә түбәнрәк ул без эчәргә су ала торган чишмә булып жнр өстенә бәреп чыгадыр. Кызык бит, ә? — диде.
Мохтар, үзенең олырак икәнлеген күрсәтергә тырышып, каршы бер фикер әйтеп куйды:
— Алай булгач ни өчен сон бу җир моңарчы ишелмәгән? Моннан бит һәр вакыт атлар да, йөкле арбалар да узып тора.
Галимҗан тагын уйга калды. Чыннан да шулай ич. Чишмә әүвәл- әүвәлдән бар, әмма җир бервакытта да ишелми иде. Ә менә хәзер ишелгән! Гаҗәп хәл!.. Ничек болай булды икән?
Уйлана торгач, ул тагын бер фикергә килде:
— Беләсеңме. Мохтар? Бәлки башка җирләр Ишекле тау төсле ташлыктыр, туфрагы тик өстә генәдер. Ә менә бу җирдә таш юктыр. Шуның өчен су аны елдан-ел әкренләп юа-юа агызып алып китә торгандыр...
Бу сүзгә каршы Мохтар җанланып җавап кайтарды:
— Дөрес әйтәсең! Быел яз буе тәүлекләп яңгыр уяды. Бу да шуңа сәбәп булгандыр!
Малайлар тагын беравык тынып тордылар.
Мохтарның башына яңа бер уй килде.'
— Кара әле, Галимҗан, әйдә, хәзер үк авылга чаптык! Салих абзыйны атың табылды дип сөендерик!
Галимҗан атны бик кызгана, аны тизрәк чокырдан коткарасы килә. Икенчедән, чичәкәйләрне дә казып аласы бар иде. Әтисе белән әнисенең сөйләшүләре тагын аның исенә төште. «Барыбер ат хуҗасы берүзе генә хайванны таба алмас»,—диде ич әтисе. «Аннары ул яшьләргә таң белән торып. Салих абзыйга булышырга кушкан»,— дип уйлады. Хәзер авылга кайтып, кешеләрне уятып йөрсә, әтисенең сүзенә каршы чыгу булыр кебек тоелды. Шуның өчен ул Мохтарга:
— Юк! Ат турында кайткач ук әткәйгә әйтербез. Хәзер, әйдә, эшне озакка сузмыйк, Ишекле тауга чаптык!—диде.
5
Артык маҗарага очрамыйча, малайлар Ишекле тауга барып җиттеләр дә күмелгән чичәкәйләрне казып алдылар. Кайтышлый тагын чокыр кырыенда бурлы атка карап бераз утырдылар. Аннары авылга кайтып киттеләр. Ай инде төн белән саубуллашып күңелсезләнгән, тоныкланган. һава тагы да салкыная төшкән. Бөтнек, мәтрүшкә исләре аңкый. Тан алды суыгына калтыранып, малайлар җитезрәк атладылар. Ниһаять, авылга да кайтып җиттеләр. Урамда бер җан иясе күренми. Ай да болыт астына кереп яшеренде. Тирә-юнь караңгылана төште. Анын каравы, йолдызлар яктырак яна башладылар. Алар күбәйгән, зурайган төсле күренәләр иде.
Авыл урамына керү белән малайлар кулга-кул тотынышып киттеләр. Бик саклык белән ян капканы ачып, ишегалдына керделәр. Капканын келәсен төшерделәр. Галимҗан әтисе белән әнисе йоклый торган зур бүлмәнең ишеген шыгырдатмаска тырышып кына ачты.
Менә сиңа кирәк булса! Бусага аркылы атлыйм гына дигәндә, чичә- кәйләр тутырылган кап ишек бавына эләкмәсенме?! Кап Галимханның кулыннан ычкынып китте дә баскыч басмалары буйлап шалтыр-шыл- тыр тәгәрәде.
Өй эченнән Гыйрфан мулланың тавышы ишетелде:
— Кем бар анда?..
Балалар, баскан урыннарыннан кузгалырга куркып, тын калдылар. Җавап ишетелмәгәч, мулла дәһшәтлерәк тавыш белән:
— Кем йөри анда? — дип кычкырды. Ул урыныннан калкынуга, Хәсәнә
остабикә дә уянды. Көтмәгәндә шау-шу куптаруына аптыраган Галимхан, ниһаять, телгә килде:
— Бу — без, әткәй. Мохтар белән мин...
Әтисе, карават читенә утырган хәлдә, аларны ачуланырга кереште.
— Ни пычагыма төн уртасында сукбайланып йөрисез? Ни булды? Шунда арага әнисе керде:
— Кычкырынма инде, әтисе. Габделхәкимне уятасың. Балаларның эчләре авырткандыр да тышка чыкканнардыр.
Алдашып өйрәнмәгән Галимхан:
— Безнең бер хиребез дә авыртмый... — диде дә, төнлә йөрүләрен ничек аңлатырга белмичә, шып туктап калды.
Әтисенең ачуы басыла төшкән иде инде.
— Алай булгач, ни дип төн уртасында йөрисез?
Мохтар түзмәде:
— Ә без, Гыйрфан бабай, Салих абзыйның югалган атын таптык! — дип ычкындырды. Мулла Мохтарның әтисе белән бертуган булса да, малай аны «бабай» дип эндәшә иде.
Гыйрфан мулла малайның сүзенә ышанмады
— Әллә төшегездә күрдегезме? Бикле капка аркылы ул ат безнең ишегалдына ничек килеп керсен?!
— Без аны ишегалдында түгел. Ишекле тауга барганда күрдек.
— Анда ни эшләп йөрдегез?..
Әтисенең тавышы Галимхан көткән дәрәхәдә үк ачулы түгел иде. Малайга хан керде. Ишекле тауга ни өчен барганнарын һәм анда чокырга төшкән атны күргәннәрен хентекләп сөйләп бирде.
Гыйрфан мулла урыныннан торып киенә башлады. Остабикәсенә
— Инде дүртенче сәгать икән, анасы. Барыбер артык йоклап булмас. Атларны карап чыгыйм да Салихка барып килим. Атын уйлап бичараның күзенә йокы кермәгәндер. Яхшы хәбәр ятып калмасын,—> диде. Аннары, балаларга таба әйләнеп, йомшак кына итеп әрләп алды:—Ә сез, көш-көш! Ятыгыз! Бүтән болай йөрисе булмагыз! Башыгыз бармы? Төн буена капка ачык калсын, имеш! Әгәр Алмачуарны караклар алып киткән булса, ни эшләр идегез?!
Әтисенең бу сүзен ишеткәч, Галимханның бөтен тәне чымырдап китте. Чыннан да бит! Ничек ул бу турыда уйламады икән? Андый хәлнең булуы бик мөмкин. Алмачуар бит ул теләсә кем кызыгырлык, карап туймаслык айгыр!
Галимхан әтисенә ияреп ишегалдына чыкты. Сөекле Алмачуары беркая да китмәгәнен үз күзе белән күргәч кенә күңеле тынычланды.
6
Җәй дә килеп житте. Ул үзе белән төрле кызыклар, уеннар гына түгел, эш һәм мәшәкатьләр дә алып килде.
Яз башында коеп яуган яңгырлар тугайларны туйганчы сугарган икән: үлән бик яхшы уңган, ир кешенең биленнән булган. Димәк, әтисе быел да өмә ясар. Әтисе генә түгел, авылның хәллерәкләреннән тагын
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
бер-ике кеше өмә ясамыйча булмас. Менә канчан кызык ул, менә кайда уен-көлке!
Син иртүк, һавада тан сандугачларының сайраулары әле яңгырап бетмәгән чакта ук, йокыдан уянасың. Әнисе, булышырга дип килгән Хәтимә җиңги белән бергә, өмәгә җыелган кешеләрне кайнар белен, кабартмалар, шикәрле-сөтле чәй белән сыйлый башлаган инде.
Кешеләр ашап-эчеп алганчы ялчы Әхми белән бер-ике егет атларны арбаларга җигеп өлгертәләр. Арбаларга төялеп тугайга барып җиткәнче, таулар артында күк йөзе инде алсулана башлый. Күп тә үтми, дөньяга якты нурларын чәчеп, ашыкмый гына кояш калка. Аның нурлары үлән яфракларында мөлдерәп торган чык тамчыларына күз ачып йомганчы килеп орыналар да киң болын өстенә җем-җем иткән энҗеләр сибеп уйный башлыйлар. Ә һавасы! һава шундый саф, шундый хуш исле, шундый рәхәт! Уен-көлке, бер-береңне үртәшү, шаяртып-төртеп җырлаулар, ярышу-әйтешүләр!..
Төш вакыты җитүгә, авыл ягыннан арба күренә. Арбага, як-ягына ике зур төргәк куеп, аларны юрган белән каплап, Хәтимә җиңги утырган. Бер төргәктә капкачын бик ныклап каплаган казан, казанда исә симез сарык итен мул итеп салып пешергән куе, тәмле өйрә. Икенче юрганны ачып җибәрсәң, мичтән яңа чыккан кайнар, йомшак күмәчләр! Ашап-эчкәч, су кергәннән соң күләнкә ясап, арба астына кереп ятулары да искиткеч рәхәт!
Галимҗан өчен иң күңеллесе кибән салу иде. Арбаны кендегеннән чыгарып, ике тәгәрмәчле алгы күчәрен арткы ягыннан аерып аласың, Хуш ис аңкып торган чүмәләне бау белән чалдырып, шул алгы күчәргә бәйләүләре белән, печән өстенә сикереп менәсең дә атны кибән салган төшкә йөгертәсең! Анда бауны чишүгә, тирле тәнеңне җиләсләтеп, атны чүмәлә алырга кире куасың! Менә шулай көн үткәнен сизми дә каласың!
Печәннән соң башка кыр эшләре дә килеп җитә. Арыш өлгерә. Арыштан соң бодай, Шакирҗанга да, Галимҗанга да бу вакытларда эш бик күп була...
Җәй көннәре тоташтан кыр эшләре, хуҗалык мәшәкатьләре белән генә үтми, әлбәттә. Галимҗан урманда җиләк, чикләвек, хуш исле мәтрүшкә җыярга да ярата. Әнисе, мәтрүшкәнең миләүшә төсендәге чәчәкләрен, баш яфракларын чәй шикелле парлап, суык тигән чакларда эчерә. Башка яфракларын кыяр тозлаганда куллана.
Галимҗан бигрәк тә малайлар белән төнлә ат көтәргә ярата иде. Менә бүген дә ул Шакирҗан абыйсы белән авыл малайларына кушылды. Өйдән ипи, йомырка, тоз, чи бәрәңге алып, атларга атландылар. Өченче атның тезгенен Шакирҗан үзе менгән атның йөгәненә бәйләде. Алмачуар, әлбәттә, өйдә, абзарда калды.
Малайлар, шаярыша-шаярыша, атларын Кинҗәгол тавы ягына каратып чаптырдылар. Анда, текә яр астында, бормаланып-сырмаланып Аургазы елгасы ага. Су буйларын куе сусыл үлән каплап алган.
, Килеп җиткәч, малайлар атларын тышаулап көтүгә җибәрделәр. Үзләре учак ягарга коры чыбык-чабык эзләп киттеләр.
Кояш баеп бара иде инде. Тирә-як әкрен генә караңгыланып килә, һава салкыная башлады. Күк йөзендә анда-санда гына йолдызлар да җемелди. Малайлар учакны ягып җибәрделәр дә үзләре белән алып килгән азык-төлекләрен чыгардылар. Бәрәңге пешерер өчен күмер төшкәнне көтеп, учак тирәсенә җыелдылар.
Эссе бәрәңгене учларында тәгәрәтә-тәгәрәтә, сап-сары булып көйгән кабыгын кетердәтеп ашый башлаганда тәмам караңгы төште. Йолдызлар күбәйде, алар яктырак җемелди башладылар. Төрле кызык сүз сөйләшә торгач, төн уртасы җитте.
Малайларның берсе Галимҗанның җиңеннән тартты:
— Берәр әкият сөйлә әле, Галимҗан, югыйсә, йокы баса башлады! Галимҗан сискәнеп китте. Ул ниндидер уйларга батып онытылып
утыра иде. Су өстендә уйнаган кызгылт шәүләләр дә, шомлы кара төскә кергән су үзе дә, җемелдәп торган йолдызлар да аны ниндидер бер сихерле көч белән үзләренә тарта, сагышландыралар иде. Малайларның үтенечен кире какты ул:
— Юк, әнә, Садыйк сөйләсен. Ул әкиятне күбрәк белә, — диде.
Садыйк мондагы малайлардан өч-дүрт яшькә олырак иде. Малайлар арасында чыннан да матур итеп әкият сөйли белүе белән дан тота ул. Сөйләгәндә үзенең хыялында туган уйдырмаларын кушып әкиятне бизи белә. Ул сөйләгәндә әллә кайчан ишеткән әкиятләр дә өр-яңа кебек тоела. Малайлар Садыйкның чабуына ук ябыштылар:
— Дөрестән дә, Садыйк, сөйлә әле!
— Кот очарлык әкият булсын!..
— Су анасын сөйлә!..
Ябык, озын буйлы, тар күкрәкле Садыйк учакка якынрак килеп утырды. Бераз вакыт зур соры күзләрен утка төбәп, уйланып торды. Кулына чыбык алып, утлы кисәүләрне аралаштырды. Аннары нигәдер елмаеп куйды. Чыгынкы яңаклы битендәге елмаюын сүндермичә генә, сабырсызлык белән көтеп торган малайларны күздән кичерде. Аннары:
— Ярар, алайса, мин сезгә су анасы Гөлбану турында сөйлим. Тик бүлдерештән түгел! —диде.
Малайлар бер-берсенә тагы да елыша төштеләр. Садыйк исә, тезләрен кочаклап, елга ягына карап утырды. Ут аның яңагына кызыл шәүләләр төшереп уйный иде...
Әкиятне болай дип башлады ул:
— Бу әкиятне мин Әбдрәшит бабамнан ишеткән идем. Шушы безнең Аургазы буенда, әнә теге тегермән янында булган хәл ди торган иде ул. Менә шулай...
Борын-борын заманда, каз — губернатор, үрдәк — үрәдник, эт — түрә булган вакытларда. Аургазы елгасы буенда, кечкенә генә бер өйдә, үзенең бердәнбер кызы белән көтүче карт яшәгән. Бу кыз матурлардан да матур булган. Аның янына хан кызларын бастырсаң, алар гөлчәчәк янындагы кыр чәчәкләре кебек кенә булып калырлар иде ди. Кызның үз исеме Галиябану икән. Ә яна ачыла башлаган гөлчәчәккә охшаганы өчен апа Гөлбану дип дәшә торган булганнар. Матурлыгы өстенә бик йомшак күңелле дә икән бу кыз. Кемгә ярдәм кирәксә, авырсынмый булыша. Берәрсе кайгы-хәсрәткә тарса, ул кешенең кайгысын уртаклаша икән. Шуның өчен кызның баскан эзендә чәчәкләр калкып чыга, кулы нәрсәгә генә тимәсен, ул әйбер яңарып, нурланып китә ди. Күп егетләр аңа өйләнергә теләсәләр дә, ул аларның берсенә дә әйләнеп тә карамый ди, чөнки күрше авыл баена урманда утын кисәргә ялланган Сәгыйт исемле бер егеткә гыйшык тота икән.
Бу яшь егет әтисенең өченче улы икән. Үзләре фәкыйрь ди. Шуңа күрә әтиләре олы улларын өйләндерергә дә акча арттыра алмый икән. Үзегез уйлап карагыз, абыйлары буйдак булып йөргәндә бу егет өйләнү турында әтисенә берәр сүз әйтә аламы соң? Урманга барганда ул көтүченең өе яныннан уза, кызга багышлап җырлар җырлый икән. Гөлбану да, Сэгыйтнен җырын ишетү белән, көянтә-чиләкләрен ала да. суга барам дигән булып, өеннән йөгереп чыга ди. Яулыгының очы белән битен каплап, егетнең җырын тынлап тора, артыннан карап кала икән.
Көннәрдән бер көнне Гөлбану кыюланып егеткә:
Яшел чирәмнәр өстендә Чәйләр эчәсем килә, Кемгә җырлар багышлыйсың, Шуны беләсем килә,
— дип җырлаган ди.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Бу җырны Сәгыйт кенә түгел, су иясе дә ишетеп калган. Көтүче өендә көзге дигән нәрсә кайдан килсен! Шунлыктан Гөлбану, басма өстенә басып елгадан су алганда, иң элек, көзгегә караган төсле, бөгелеп суга карый икән. Менә шунда су иясе кызны күреп, аңа гашыйк булган. Кызның җырын ишеткәннән соң Сәгыйт ничаклы куанса, су иясенең йөрәген шул чаклы явызлык, көйчелек уты яндыра. Нинди генә булса да юл табып, кызның күңелен Сәгыйттән кайтарырга, аны үзенә каратырга уйлый ул. Әгәр инде Гөлбану аның байлыгына кызыкмаса, су иясе матур кызны үзенең су астындагы сараена көчләп алып китәргә ниятли.
Көннәрдән бер көнне, Сәгыйт күздән югалгач, кыз инде суга барыйм дип елга ягына караса, ни күрсен: алдында бик матур, әйтеп бетергесез бай киемле бер егет тора. Гөлбану аптырап кала. Яулык чите белән битен капларга да оныта.
Бу — су иясе икән. Гөлбану Сәгыйтнең артыннан карап калган арада, ул судан чыккан. Бу вакытта аны берәр кеше күргән булса, йөрәге ярылып үләр иде. Чәче-сакалы ямь-яшел, озын, юеш. Күзләре балык күзе кебек төссез, зур икән, менә хәзер җиргә тәгәрәп төшәрдәй булып кабарып торалар икән. Авызы чуртан балыгыныкы төсле зур ди. Тик ул судан җиргә чыгу белән теләсә нинди кыяфәткә керә белә икән. Гөлбану янына килгәндә инде ул искиткеч матур егеткә әверелә, йөзе тулган ай төсле нур чәчеп тора, тик күзләре генә әүвәлгечә зур, куркыныч икән. Аның күз карашыннан Гөлбануның йөрәге өшеп китә. Куркуыннан кыз артка чигенә. Шул вакыт су иясе Гөлбануга:
— Син курыкма миннән, матур кыз! Мин сине кыерсытмам, рәнҗетмәм!— ди. — Дөньяда сине минем кебек яраткан адәм баласы юктыр. Әгәр син миңа кияүгә чыксаң, мин сине баштанаяк алтын-көмеш, асыл ташлар белән бизәрмен, — дип әйтеп әйтә икән.
Гөлбану, коты алынып, тагы да арткарак чигенгән дә әйткән:
— Юк. юк! Миңа синең үзең дә, байлыгыңда кирәкми. Мин куркам синнән!..—дигән, көянтә-чиләкләрен җиргә ташлаган да качып киткән. Куркуыннан өч көн, өч төн өйләреннән чыкмаган.
Сәгыйт, аны өч көн күрмәгәч, көтүче картның өйдән чыгып киткәнен көтеп тора да, барып кызның тәрәзәсен чиртә. Шуннан соң гына кыз тәрәзә пәрдәсенең читен күтәреп тышка караган. Сәгыйтне күреп бик шатланган һәм аңа теге су иясе турында сөйләгән.
Шунда инде кыз белән егет сүз куешканнар: безгә туй да, бер нәрсә дә кирәкми, дигәннәр. Егет көтүче карт белән дә, үзенең әтисе-әнисе белән дә сөйләшергә, аларның хәер-фатихаларын алып, кыз белән никахлашырга, көтүче картның өенә күчеп килергә була.
Алар шулай иткәннәр дә. Кыз белән егет өйләнешеп бик тату гына гомер сөрә башлаганнар.
Тик су иясе һаман да кызны су астына алып китү уеннан кайтмаган, төрле хәйләләр эзләгән. Бер көнне ул Сәгыйтнең эшкә киткәнен күреп кала да бераз вакыттан соң судан чыга. Сәгыйт ялланып эшләгән байның ялчысы кыяфәтенә керә. Тәрәзәгә килеп картны чакырып чыгара да болай ди:
Әхмәт бабай, бай сине тизрәк урманга барсын, диде. Сәгыйт анда казага очраган ди.
Карт бик куркып:
Ни булды икән? Урман зур бит ул. Мин аны ничек табармын соң?—дип кабалана башлый.
. ~ Ни булганын мин белмим. Бу турыда бай миңа бер нәрсә дә әйтмәде. Сәгыйт Шайтан яры дигән җирдәге кишәрлектә икән,—ди су иясе.
Әгәр иртә белән юлга чыксаң, бу Шайтан ярына тик көн уртасында гына барып җитәсең икән.
Карт ашыга-ашыга урманга китә. Гөлбануны борчымас өчен бу хакта аңа бер сүз дә әйтми. Башта барып үзен күрим, бәлки куркырлык хәл юктыр, дип уйлый. Кызына.
— Ни өчендер бай мине бик ашыгыч чакыртып җибәргән,— дип ф кенә әйтә дә өеннән чыгып китә.
Карт Шайтан яры тирәсендә никадәр эзләнсә дә, никадәр кычкырып чакырса да, Сәгыйтне таба алмый. Ул тәмам хәлдән таеп, жил аударган бер агач өстенә утыра да: «Мине шайтан вәсвәсәгә салмыймы икән? Әллә ялчы берәр нәрсә буташтырдымы икән?» — дип уйлана.
Күптән түгел Сәгыйтнең яшен суккан карт имән янындагы кишәрлектә эшлим дип сөйләгәне исенә төшә аның.
— Шуннан барып карыйм әле, — дип, карт аякларын көч-хәл белән кузгатып, шул якка китә.
Барса, Сәгыйт чыннан да шунда икән. Ул инде кискән утыннарын арбага төйи башлаган. Шөкер ходайга, сау-сәламәт икән!
Бабай ни өчен килгәнен сөйләп биргәч, Сәгыйт бик борчыла. Икәүләп утыннарны арбага тиз-тиз төйиләр дә өйгә кайтырга ашыгалар. Бу вакытта инде кояш байый башлаган була.
Көтүче карт урманга киткәч, су иясе кызның әтисенә әверелә дә, өйгә кереп, Гөлбанудан чәй сорый. Гөлбану ана:
— Өйдә бер тамчы да су юк, әткәй. Үзең беләсең бит, ялгызым суга барырга куркам мин,—дип жавап бирә.
— Алай булгач, әйдә, кызым, бергәләп барыйк. Мин сине саклап торырмын, — ди Әхмәт бабай кыяфәтенә кергән су иясе.
Гөлбану көянтә-чиләкләрен алып аның артыннан суга китә. Кыз басма өстеннән иелеп чиләген суга батыру белән, су иясе үз кыяфәтенә кереп, кызны басмадан сөйрәп төшерә дә су астына алып кереп китә. Бичара кыз кычкырырга да өлгерми. Менә шулай, су иясе мәкерле хәйлә белән Гөлбануны үзенә ала. аны сихерләп су анасы ясый
Карт белән Сәгыйт Гөлбануның өйдә юклыгын күргәч, елга буена йөгереп төшәләр. Басма өстендә аның бер чиләге белән көянтәсен, басманың бер тактасына эләгеп калган яулыгын күрәләр. Шунда гына ни булганын белеп алалар. Кайгыларының иге-чиге булмый. Күи тә үтми, әтисе хәсрәтеннән үлеп китә. Сәгыйт исә үз авылына кайтып китә.
Гөлбану су анасы булгач, коры җирдә яши алмый инде. Аның каны суына, үткән гомерен оныта. Шулай да күңелендә ниндидер сагыш кала аның. Менә шул сагышы айлы кичләрдә аны ярга тарта икән. Басма өстенә чыгып утыра икән дә ул, яшел төскә кергән озын чәчләрен алтын тарак белән тарый-тарый моңлы жырлар жырлый икән. Таң вакытында, әтәчләр кычкыра башлагач, үзе яшәгән өйгә соңгы тапкыр күз ташлый да әкрен генә суга чумып китә икән...
Садыйк сөйләп бетергәндә, Галимҗан, әкият тәэсиренә бирелеп, күзләрен елгага текәп уйланып утыра иде. Тонык су өстендә чагылган сыек ут шәүләләре аның күзенә әле яшел чәчле су анасы, әле куркыныч кыяфәтле су иясе булып күренәләр, һәрбер дулкын чайкалуыннан аның йөрәге коточкыч бер нәрсә көткән төсле кысылып, туктап калган сыман була. Судан Гөлбану килеп чыгар да бетмәс-төкәнмәс сагыш тулы матур күзләре белән Галимҗанның күзләренә карар төсле тоела иде ..
Башка малайлар да тынып калганнар. Кайберәүләре яр буеннан ераграк та китеп утырганнар. Күрәсең, аларның да йөрәкләрен шундый бер курку баскан иле.
Көнчыгышта күк йөзе алсулана, торган саен кызара, ялкынлана башлады. Тәмам яктырып җиткәч, малайлар битләрен юарга дип елгага таба чаптылар. Алар тизрәк авылга кайтырга ашыгалар иде.
Галимҗан тегермән буасына таба китте. Шунда ул яр читенә якын гына су эчендә ниндидер сәер бер нәрсә күреп алды. Бу нәрсә суга бер батып китә, бер калкып чыга иде Галимҗан тукталып күзләрен уды.
ГӨЛСЕМ мөхәммәдовл ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
әллә күземә ялгыш кына күренәме? дип уйлады. Юк! Ярга җитәргә берничә адым калды дигәндә, бу нәрсә Галимханның күзенә адәм гәүдәсе кебек булып күренде. Үз күзенә үзе ышанмыйча, шып туктады. Пөрәге дөп-дөп тибә башлады. Куркуга бирешмәскә тырышып, тагын берничә адым атлады. Шулай! Шиксез! Су эчендә бер яшь хатынның гәүдәсе ята иде. Өстендә бала итәкле чуар күлмәк, ак алъяпкыч. Чәч толымнарына эләгеп калган яулыгы...
Суга батып үлгән бу хатынның кыяфәте һәм төнлә Садыйк сөйләгән әкияттәге Гөлбануның фаҗигале язмышы малайның хыялында бергә кушылып, йөрәгенә дәһшәт салды. Ул ике кулы белән битен каплады да илереп кычкырып җибәрде. Ләкин үз тавышын ул үзе ишетмәде. Аның тавышын иптәшләре ишеттеләр.
7
Ат сакларга барган малайлар тегермән буасы янында су өстенә калкып чыккан яшь бер хатын гәүдәсе күргәннәр дигән хәбәрне ишеткәч тә, Мохтар Галимҗаннарга чапты.
Ян капкадан килеп керү белән, бакчадагы сәке өстендә мендәргә таянып яткан иптәшенә кул болгап:
— Монда нишләп ятасың?! Әйдә, киттек! Бөтен халык тегермән буасы ягына агыла!..— диде.
Галимҗан җавап кайтарып өлгермәде, бусагада Хәсәнә остабикә күренде. Мохтарның сүзләрен ишетеп өйдән чыккан икән ул.
— Аның анда күргәне артыгы белән җиткән! Күрмисеңмени: йөзендә чырае калмаган бит! Беркая да бармас ул!—дип кырт кисте остабикә.
Шушы сүзне ишеткәч кенә, Мохтар дустының йөзенә текәлебрәк карады. Чыннан да, Галимҗан агарынган, бик нык әсәренгән кебек күренә иде. Шулай да ул:
— Әнкәй, мин Аургазы буена бармам. Урамга гына чыгыйм инде! —дип үтенеп карады, ләкин анасы риза булмады:
—Юк дигәч юк! Ә син, Мохтар, котыртыл йөрмә аны. Бүген үзең генә уйна! —диде остабикә.
Шуннан соң Мохтар бер сүзсез урамга чыгып китте. Галимҗан да, күңелсезләнеп, аның артыннан карап калды.
Бер хатынның суга батып үлүе турындагы хәбәр бөтен авылны аякка бастырган икән. Урамда халык гадәттән тыш күп иде. һәркай- сының телендә шул вакыйга.
— Бичара! Кем икән ул? Кем кызы икән? Безнең авылныкымы, түгелме икән? Үзе батып үлдеме икән? Үзе батып үлгән булса, яхшы көннән түгелдер инде!—диләр хатыннар, суга батып үлүчене кызганып. Ул арада юраучылар да табыла:
Бу, мөгаен, Югары авыл Гайшә кызы Фатыймадыр! Ире аның өстеннән бик йөри, дип сөйлиләр иде. Кайнанасы да бик явыз икән...
Тукта әле! Безнең үз авылыбызныкы булмагае! Салиха карчык килененә бер дә көн бирми иде бит! Ничә тапкыр үз күзем белән күргәнем бар бичара Зөләйханың үксеп-үксеп күз яше түккәнен! Әйдә, барып карыйбызмы?
Безнеке ачуланмасмы дим. Әнә бит үзе дә урамда йөри әле. Ирләрдән узып кая барасың?!
Ирләрнең кайгылары да, сүзләре дә башкачарак:
Яшь кешенең шулай булуы, — ай-һай, сөйләп торасы да юк инде, бик кызганыч! Тик, нишләсәң, дә, үлгәнне терелтеп булмый шул инде...
Җәйге эшләрнең нәкъ кызу чагына туры килде бит! Инде үрәд- никләрдән, приставлардан котыла алмассың. Бөтен авылның астын өскә китерерләр!
— Әйтерең бармы, Хәйрулла! Мәйнең бер көне ел туйдырыр, дигәннәр, ә ул имансызлар судка да тартырлар әле. «Дөресен әйтегез: кем аны үтереп суга ташлады, кем батырды?» дип йөдәтерләр!
— Старостага әйтеп карасак, нишләр икән? Волость-үтрәдникләртә белдермичә генә үзара үлекне танырга да, шунда күмәргә рөхсәт итсә, ни дә яхшы
булыр иде дим. Зур бәладән котылыр идек! Син ничек * уйлыйсың, Сафа?
Сафа дигәне ни әйтергә дә белмичә, башын селкеп уйланып торган арада, урам буйлап Юныс хәзрәт белән Гыйрфан мулла килгәне күренде. Сафа, Хәйруллага җавап бирүдән котылуына куанып:
— Әнә, берьюлы ике мулла килә. Алар белән киңәшергә кирәк. Алар ни дип әйтсә, шул булыр, — диде.
Муллалар якынлашу белән, мужиклар, кулларын күкрәкләренә куеп, сәлам бирделәр. Муллалар сәламне кабул итеп җавап кайтаргач, Хәйрулла кыюсызрак тавыш белән сүз башлады:
— Безгә бөр киңәш бирсәгез икән... — диде дә тамак кыргалап алды.
Юныс хәзрәт тә, Гыйрфан мулла да сүзнең суга баткан хатын турында булачагын аңлыйлар иде. Чөнки шушы хәбәр аркасында ирләрнең дә, хатыннарның да эшләрен ташлап урамга чыгулары аларның күз алдында иде. Шулай да алар Хәйрулла белән Сафаның тел төпләрендә ни барлыгын чамалап бетермиләр иде әле.
Хәйрулла үзенең фикерен аңлаткач, Гыйрфан мулла «Юныс хәзрәт миннән олырак, бәлки киңәшне ул бирер», — дигән сыман аңа күтәрелеп карады. Ләкин карт хәзрәт мондый эштә киңәш-уңаш бирергә теләмәде, Гыйрфан муллага:
— Син миңа караганда күп яшь. Дөнья эшләрен миннән яхшырак беләсеңдер, — дип, киңәш бирүне аңа йөкләде.
Әйткән фикере анык аңлашылсын өчен, Гыйрфан мулла һәр сүзенә басым ясап:
— Юк, юк, Хәйрулла туган! Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә ул. Кыңгыр эшнең өсте ачылгач ни булачагын уйлыйсыңмы?! Бәланың иң зурысы менә шунда булачак...— диде.— Аннары, ул бәхетсез хатынның кем икәнен дә, үзен-үзе үтергәнме, ягъни катиле нәфес иткәнме, яисә аягы таеп, башы әйләнеп егылган да суга батканмы — без бит әле берни дә белмибез. Староста дисез. Аның да башы ике түгел, бер генә. Закон кушканны эшләр. Ул инде бу кара хәбәрне ишеткәч үк волость правлениесенә кеше җибәргәндер
Гыйрфан мулланың фикере дөрес, әлбәттә. Шулай да мужикларның күңелләре тыныч түгел иде. Алар тугры сүзгә жавап таба алмыйча, башларын түбән иеп, мулла абзыйлары артыннан күпергә таба киттеләр.
Алар тегермән буасы янына килеп җиткәндә, су читенә халык байтак җыелган иде инде. Бер читтәрәк, битләрен яулык очы белән каплап, хатыннар басып тора. Алар тирәсендә бала-чага чуалыша. Су кырыенарак өстәл белән дүрт урындык та китереп куелган. Бер урындыкка үрәдник, икенчесенә, муенына түгәрәк медаль тагып, кибетче Мәхмүт утырган. Ниндидер эш белән үрәдник үзе Солтанморатка килеп чыккан икән. Шунлыктан ана хәбәр бирер өчен Корманай авылына ат чаптырырга да кирәк булмаган.
Муллаларның килгәнен күреп, староста үрадниктән:
—■ Ике пүнәтәй кирәк дип әйткән идең. Мулла абзыйларны чакырсак ничек булыр? —дип сорады.
Үрәдник күп уйлап тормыйча:
— Чакыр! Кем булса да, миңа барыбер,— диде.
Староста кулын болгап муллаларны чакырды, аларга моңарчы буш торган ике урындыкны күрсәтте. Мулла абзыйларның исем-фамнлиялә-
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВЛ ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
рен сорашканнан сон, үрәдник протокол яза башлады. Ниһаять, язуыннан туктап, старостага:
— Халыкка кычкырып әйт. берәм-берәм килеп үлекне карасыннар. Бәлки танучы кеше табылыр. Үзең мәетнең битен барып ач, — дип әмер итте.
Үрәдникнең бу сүзен ишеткәч, Гыйрфан мулла старостага:
— Ир кешеләргә хатын-кызларга күз салу нәмәхрам ' булгач, алар хатын-кызларны каян танысыннар? Бигрәк тә безнең авылныкы бул- маса. Әнә, монда гына бер көтү хатыннар, карчыклар тора. Башта шулар карасалар иде. Иңде алар танымаса, аннан ир-ат караса да булыр... — диде.
Өстәл тирәсендә утырганнарның үзара сөйләшкәннәрен халык дикъкать белән тыңлап торган икән. Старостаның муллага ни дип җавап биргәнен дә көтмичә, хатыннар арасыннан:
— Тагын бер тапкыр карамасам да, мин аны бик яхшы таныйм,— дигән тавыш ишетелде. Мулла да. староста да ялт итеп шул якка карадылар. Бу — Солтанморатка гына түгел, Иске Кәлчер авылына да «мин беләмлеге», усал, үткен теле, кызу табигате белән атаклы булган Салиха карчык иде. Хәзар дә ул тартынмыйча ирләр арасына килеп басты һәм яулыгының очы белән иреннәрен сөртә-сөртә сөйләргә кереште:
— Әйттем ич, мин аны әллә кайчан таныдым дип. Алъяпкычымны чишеп, аның битенә каплаган чагымда ук менә Гөлзифага: «Бу—-минем кодагыйның туганнан туганы Мәстүрә кызы Зәйнәп дип әйткән идем. Аны Иске Кәлчер авылыннан Корманай авылына кияүгә биргәннәренә әле ике ел да тулмагандыр...
Салиха карчыкның тыны кысылды бугай, ул тирән итеп бер сулады да, артына әйләнеп, хатыннарга таба бармагын төртеп күрсәтте:
—■ Миңа ышанмасагыз. әнә Гөлзифадан сорагыз!
Уен-көлке урыны булмаса да, кайберәүләр түзмәде, Салиха карчыкның бу кыланышыннан көлеп җибәрделәр. Үрәдник бераз татарча белсә дә. сабыры беткәнгәме, старостага карап русча кычкырынды:
— Что она там трещит без конца, как сорока?! Пусть отвечает только на вопросы!
Салиха карчыкны староста шелтәләп алгач, үрәдник татарчаны үзенчә боза төшеп сораулар бирә башлады:
— Бү үлек катынга исем-фамилня ничек?
Салиха кулы белән ботына сугып куйды:
— Пәрәмәч! Кара син аны: тагын сорый бит! Әйттем ич инде: бу — Иске Кәлчер авылыннан Мәстүрә кызы Зәйнәп дип! Аның памилиясев мин каян белим? Әткәсенең аты дисеңме? Аның әткәсен Иске Кәлчер- дә белмәгән кеше юк! Черегән бай инде! Корманайдагы зур базарның берсеннән дә калмый. Кызын да, менә шушы Зәйнәпне дә, шул Корманай базарында килешеп кайткан булган... Әткәсенең аты дисеңме? Әйтмәдемме әле? Аның аты—Мортаза бай, Мортаза! Акча өчен, мал өчен җанын фида итәр. Шуның өчен ана Малпәрез2 3 Мортаза дип әйтәләр...
Суга батып үлүченең Иске Кәлчер авылы кызы, Корманай авылы килене икәнлеге аңлашылгач, мәетне волостька, ягъни Корманайга алып китәргә булдылар. Бусы үрәдник өчен һәр яктан уңайлы иде. Волостьта фельдшер дә бар. Бу хатынны үтереп суга ташлаганнармы, әллә ул үзе батып үлгәнме, фельдшер шуны ачыклар. Үрәдникнең үзенең өе дә шунда. Тикшерү эшләре беткәнче җиде чакрымны арлы- бирле үлчәп йөрергә туры килмәс. Юл уңаеннан. Иске Кәлчердә тук
2 Нәмәхрам — хәрам, ягъни шәригать буенча ярамый, гөнаһ.
3 Малпәрез — малга табынучы.
тап, мәрхүмнең әти-әнисенә кызларының фаҗигале үлеме турында хәбәр итәргә, аларны Корманайга алып китәргә мөмкин. Шуларны уйлап, үрәдник сорауларын, протоколын артык сузмаска булды.
Староста, мужикларны күздән кичереп:
— Ат-арба бирү чираты кемдә?—дип сорады.
Ирләр төркеме арасыннан Хәйрулла атылып чыкты. Башка вакыт булса, бәлки болай ук ашыкмас та иде, ләкин хәзер ул ни өчендер үзен бу бәхетсез яшь хатын алдында гаепле кебек тоя иде.
Хәйрулла арбасына калын итеп печән түшәп килүгә, мәетне күтәреп арбага салдылар һәм Зәйнәпнең җансыз гәүдәсен аның туган авылына алып киттеләр.
Хәсәнә остабикә үзе дә тегермән янына бармады, Галимҗанны да җибәрмәде.
Кадим мәдрәсәдә
1
Унтугызынчы гасырның азаккы айлары.
Көннәр кыокэра, караңгылана бара. Агачлар инде яшеллекләрен җуйганнар. Аларның карайган юеш ботакларында саргаеп суыкта куырылган яфраклар калтырана — беренче салкын җил исү белән өзелеп төшәргә торалар. Күк йөзен әледән-әле соры болытлар каплап ала. Алар кургаш төсенә кереп, авыраялар, җиргә таба шуып төшәләр кебек... Шыбырдап көзге вак яңгыр ява башлый. Мәдрәсәгә китү вакыты көннән-көн якынлаша бара...
Мәдрәсәдәге әчегән аш, күптән мунча күрмәгән тирле тән, ишек янына өелгән чүп-чар исләре аңкып торган тынчу һава хәтеренә төшү белән, Галимҗанның бер дә өйдән китәсе килми иде. Ләкин бу көн дә килеп җитте. Әнисе төенчекләргә ике каз, сумсалар, майда кыздырылган сарык ите һәм башка ашамлыклар төйнәп, арбага чыгарды. Ша- кирҗан белән Галимҗан китап тулы букчаларын алып, арбага менеп утырдылар. Әтиләре кулына дилбегәне тотты. Ялчы Әхми капканы ачып җибәрде. Хәсәнә остабикә, күз яшьләрен сөртә-сөртә, балалары артыннан карап калды...
Мәдрәсә һаман шул. Былтыргыга караганда бертөрле дә үзгәреш юк. Су урамы белән Татар тыкрыгы чатында — беренче каты яртылаш җиргә ингән таш бина. Гарәпчә «Каедкын-ятән вакуфи фиәлсудебни палата. 1872 сәнә '» дип таш стенаны казып язган сүзләр. Тәрәзә пыялалары юылмаган. Ватыклары урынына фанер такта, иске киез кисәкләре кагып куелган. Бусаганы атлап керүгә, ишек янында бер өем чүп- чар, комганнар, пычрак су тулы ләгән, иске кәвешләр... Коридор буенда ике якта икешәр ишек. Дүрт бүлмәгә дүрт хәлфәнең исеме бирелгән: Ахун бүлмәсе, Җәмил хәлфә бүлмәсе. Заһидулла хәзрәт бүлмәсе, Габдулла хәлфәнеке. Галимҗан урнашкан зур бүлмә төрле төсгә керле чаршаулар белән берничәгә бүленгән, һәр бүлем эчендә биш-алты шәкерт. Беренче бүлемдә Галимҗаннан иртәрәк килгән шәкертләр «Бә- дәвам» китабын кычкырып укып утыралар:
Исерек — тәңре дошманы, Дошман бел һәм снн аны. Җәһәннәмдер мәкане. Алла дигел бәдәзам,
—дип көйлиләр.
1 «Вакуф шартлары судебная палатада саклана. 1872 ел» дигән сүзләр.
1ӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Икенче бүлемдә, күзләрен йомып, бер алга, бер артка чайкала-чай- кала «Сөбателгаҗизин» китабыннан җырлыйлар:
Җирнең бардыр үгезе,
Үгезнең бер мөгезе.
Кодрәт белән тотып тора Бөтен жирне бер үзе...
Башкаларыннан зуррак икенче бер бүлемдә буй җиткән берничә шәкерт — мәдрәсәне бетереп тә, берәр җирдә муллалык урыны табылмасмы дип көтеп яткан пишкадәмнәр — җыелган. Боларның берсе кечкенә генә кул көзгесенә карап, эскәк белән сакал-мыегын йолкып утыра. Башкалары «Исагуҗи», «Шәмсия» *, «Тәфсир» 4 5 кебек^ китаплар өелгән тәбәнәк өстәл тирәсенә утырганнар да, күзләрен акайтып, арык муеннарын сузып, кулларын бутый-бутый, берен-берен уздырырга тырышып кычкыралар. Аларның тавышлары колак тондыргыч иде. Галимҗан моңа гаҗәпләнмәде. Былтыргы уку елыннан ук ул яхшы белә:, бу — моназарә, ягъни бәхәс, сүз көрәштерү. Мондый бәхәсләрнең кайвакыт үзара сугыш белән беткән чаклары да булгалый.
Ниһаять, Галимҗан түрдәге тар гына бүлем алдына килеп туктады. Монда ике шәкерт сыярлык кына урын бар иде. Былтыр Галимҗанны беренче тапкыр мәдрәсәгә алып килгәндә, әтисе, хәзрәт белән килешеп, ишектән ераклыгы һәм тәрәзә пыяласы бөтен булганы өчен, шушы бүлемне сайлап, улын урнаштырып киткән иде.
Бүлем алдына килеп туктауга, иң элек Галимҗанның күзенә аркасын почмакка терәп боегып утырган бер малай чалынды.
Малай, Галимҗанны күргәч, аннан курыккан сыман маңгай астыннан гына карап, почмакка тагы да сыена төште.
Галимҗан:
«Былтыр бу малай юк иде ич. Каян килде икән? Үзе болай төскә- биткә чибәр күренә, тик өсте-башы бигрәк алама икән»,— дип уйланып, төенчекләрен күтәргән хәлдә, эндәшмичә бераз басып торды.
Малай чыннан да чибәр иде. Сызылып торган кара кашлы, кара күзле. Тик түгәрәк йөзе шактый сулган, ябык. Яз, җәй буе авылда ял итеп, яхшы ашап ныгып килгән Галимҗан янында бу бала, әлбәттә, бик ябык, чирләшкә булып күренә иде.
Малайның куркынган йөзенә карап торгач, Галимҗан үзенең дә бу мәдрәсәгә килгән беренче көннәрен хәтерләде. Ул менә шулай маңгай астыннан гына карап, олырак шәкертләр тагын нинди мәгънәсез, усал шаяртулар уйлап чыгарырлар да мине мыскыллый башларлар икән? — дип куркып утырган иде.
Галимҗан: «Бу бичараны да шулай үчекли торганнардыр»,—дип, малайга карап дусларча елмаеп алды. Аннары төенчекләрен эчкә алып кереп, тәбәнәк өстәл өстенә куйды.
Галимҗанның елмайганын күргәч, малайның күңеле бераз тынычлана төште шикелле.
Хәзер инде ул аның һәрбер хәрәкәтен кыюлана төшеп күзәтә башлады. Галимҗан исә, өстәл янына килеп, иске киез өстенә тезләнеп утырды да, яңа бүлмәдәшенә ничек сүз катарга белмичә аптырабрак торды. Бу малайның кем икәнен, каян һәм кайчан килгәнен, сабагын нинди китап буенча укыганын беләсе килә иде. Башка юл тапмады, туп-туры:
— Исемең ничек соң? — дип сорады.
Малай каушаганрак тавыш белән:
— Шәһит, фамилиям — Әхмәдиев,— дип җавап кайтарды.
4 Исагужи, Шәмсия — мантыйк (логика) фәненең бүлекләре.
5 Тәфсир — коръәннең тәрҗемәсе.
— Син кайчан безнең мәдрәсәгә килдең?
— Инде бер атна булды.
— йолдыз санаттылармы?
Шәһит җанлана төште, хәтта Галимҗанга таба елышыбрак утырды.
— Санатмакчылар иде дә, мин санамадым. Мин беләм аны, ничек санатуларын! Безнең Ялтан мәктәбендә дә яңа килгән шәкертләргә ♦ йолдыз санатабыз дигән булып, чикмән җиңеннән түшәмгә караталар да битләренә салкын су коялар иде. Мине алдый алмаслар!
Галимҗан, малайга беркадәр гаҗәпләнеп: «Кара син аны: алдый алмаслар ди бит! Ә былтыр мине шулай алдап, битемә әллә нинди сасы су койганнар иде»,— дип уйлап куйды, сүзсез калды. Шуннан соң төенчегенең берсен алып чишәргә кереште. Бу төенчектә кәбестә бәлеше, эремчек сумсалары, йомыркалар икән. Икенчесен чиште. Монысында майда кыздырган берничә кисәк сарык ите, бер бөтен каз бар иде. Актарына башлагач, ашыйсы килде. Төенчектән ике сумса алып читкәрәк куйды. «Бераз ит тә кисеһ алсаң, зарар итмәс иде», дип унлап, кесәсеннән пәке эзләп карады, тапмады. Бәлки Шәһитнең пәкесе яки пычагы бардыр дип аңа әйләнеп карагач, хәйран булды. Шәһит муенын сузып, өстәл өстендәге ризыктан күзен ала алмыйча катып калган. Аның бик ашыйсы килгәнлеге күренеп тора иде.
Галимҗанның әнисе аш-суга оста булу белән бергә бик кунакчыл да. Шуңа күрә Галимҗан да кеше сыйлауны гадәти бер хәл дип карарга өйрәнгән иде.
Менә хәзер дә ул Шәһиткә карап, әнисенең сүзләре белән:
— Рәхим ит, өстәлгә якынрак утыр, ашка җитеш! —диде
Шәһитнең күзләре елтырап китте, шулай да малай ышанып җитмәде, мыскыл итәргә теләмиме икән дип шикләнде. Сынар өчен.
— Бая зур шәкертләр миннән самавар куйдыртканнар иде. Әле суынмагандыр. Кайнар су алып килимме?—дип сорады.
Галимҗан төенчегеннән чынаягын чыгарып, өстәл кырыена куйды.
— Миндә чынаяк бер генә. Синең үзеңнеке бардыр.— диде.
Шәһит почмакка сөяп куйган букчасыннан тирән агач савыт чыгарды, аннары Галимҗан чынаягын чәнчә бармагы белән эләктереп, кайнар су алырга китте. Ул арада Галимҗан өстәлгә берничә телем майлы күмәч, сарык ите, сумсалар куйды. Икесе дә өстәл янына утырдылар. Шәһитнең карыны бик ач булса да, беренче булып кул сузарга — әдәпсезлек күрсәтергә теләмәде, Галимҗанның ашый башлавын көтте. Бу әдәп кагыйдәсе Галимҗанның да исенә төште:
— Бисммлля!—дип, кулына сумса алды.
Шуны гына көтеп торган Шәһит иң элек сарык итенә сузылды. Бик күптәннән бирле ит күрмәгән иде ул. Майда кыздырылган ит аңа җәннәт нигъмәте булып тоелды. Бөтен чыраенда хозурлык балкыды. Алган кисәген ашап бетергәч, тагын да иткә сузылса, яки бер сумса алса, яңа иптәше ачуланмасмы дип, икеләнеп торды. Галимҗан исә, Шәһитнең тукталганын күреп, тагын әнисе кебек кыстый башлады:
— Ашап-эч, Шәһит! Әллә яратмадыңмы? Менә бу сумсалардан авыз ит. Әллә күкәй ашыйсың киләме?
Шәһит кыюлана төште. Өстәлгә якынрак килеп утырды. Кулына сумса алып, Галимҗанга үз итеп карады һәм балаларча беркатлылык белән:
— Нигә яратмаска?! Бик тәмле! Тик күп ашый бу дип ачуланмассыңмы дип курыккан идем,— диде. Сынлаучы иптәшенең әле исемендә белмәгәнен хәтерләп: —Ә синең исемең ничек соң? — дип сорады.
— Галимҗан. Мин былтырдан бирле бу мәдрәсәдә укыйм. Ә син моңарчы кая укыдың?
— Мин үз авылыбыздагы, Ялтаңдагы мәктәптә укыдым.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Сөйләшә торгач, алар икесе дә шәрик 1 булып чыктылар, бер китап буенча 2 укыячаклар икән. Бәлки әнә шуның өчен дә Шәһитне Галимҗан торган бүлемгә урнаштырганнардыр.
Шәһитнең ятим малай икәнлеген белгәч, Галимҗанның күңеле тагы да йомшарып китте. Ятимлекне күз алдына китереп: «Минем дә әти-әни үлсә, ни эшләр идем?!» — дип уйлагач, куркудан йөрәге кысылып куйды. Үзенең кызгануын ничек күрсәтергә белмичә, Шәһитне тагын сыйларга кереште:
— Аша, Шәһит, курыкма! Бетсә, монда, «Хөсәения» мәдрәсәсендә минем абыем укый. Ул берәр нәрсә биргәләр. Аннан соң әти миңа ике тәңкә ярым акча да калдырды әле. Ипигә җитәр! Юлаучы була калса, әни дә авылдан берәр нәрсә пешереп җибәрер. Ач булмабыз!..
Ләкин Шәһит туйган иде инде. Икәүләп ашамлыкларны җыеп алдылар. Бүген кич, иртәгә иртә белән ашыйсы азыкларын аерып алып, урлый күрмәсеннәр дип, Галимҗан ята торган урынның баш очына, киез астына яшерделәр. Калган ризыкларны мәдрәсәнең чормасына менеп, Галимҗанның мехзанына 3 бикләп куйдылар.
Тамагы туйгач, дуслык җылылыгы да тойгач, Шәһит бөтенләй рухланып, елгырланып китте. Галимҗанга рәхмәтен ничек күрсәтергә белмичә:
— Әйдәле, түшәк-юрган, киезләрнең тузанын кагып керик!—диде.
Кинәт күрше чаршау артыннан:
— Әй, малай! Син кая югалдың? Самавар куй!—дигән тавыш ишетелде.
Шәһит сискәнеп:
— Хәзер! Барам!—дип кычкырды да Галимҗанга карап:—онытып җибәргәнмен икән: күрше шәкертләргә самавар яңартасым бар бит!— диде.
Галимҗан:
— Әллә син аларга хезмәт итәргә килештеңме?—дип сорады.
Шәһит чыгып барган җиреннән туктады да:
— Мин алар белән көненә өч тапкыр самавар куярга, кибеткә йөрергә, тәлинкәләрен юарга килешкән идем, — дип аңлатты. Аннары: — Алар миңа аена утыз тиен түләргә булдылар. Кесәдә акча да, эчәргә кайнап чәй дә булып торыр, бәлки калтай аш та тигәләр! —дигәч, йөге- рә-ашыга чыгып китте.
Ябык тәнле, кечкенә генә бу малайның шул кадәр җитез, эшчән булуына Галимҗан хәйран калды. «Килеп өлгермәгән, үзенә эш тә тапкан, акча да эшли башлаган!» — дип уйлады.
1 Шәрик — сабакташ. Бер сыйныфта укучы шәкертләр.
2 Кадим мәдрәсәләрнең программасы унике китап укытудан гыйбарәт булган, һәрбер китапны укып чыгу бер елга сузылган. Бу китапларның бишесе — гарәп теле грамматикасы, тагын бишесе — корьән һәм хәдисләрнең тәфсире, соңгы икесе — мантыйк кагыйдәләре, моназарә кылуга өйрәнү булган.
* Мехзан — шәкертләрнең азык-төлекләрен бикләп саклый торган капкачлы кечкенә-кечкенә шүрлекләр.
Дәвамы бар.