УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Үтенеч хаты
Казандагы радиога бер хат килгән.
«Сәлам, — дигән, — барчагызга ерак җирдән! Моны,— дигән,— без язабыз ике брат: Шәмсиевләр— Габдесаттар, Габделморат. Икебез дә яшибез бер төштә,— дигән,— Алдынгылар саналабыз эштә,— дигән.— Үсеп килә улларыбыз, кызларыбыз. Бик акыллы һәммәсе дә, юк зарыбыз. Казанда бер техникумны без бетереп, Киткән идек Кукмарага ун өл элек.
Шуннан бирле кайтканыбыз юк Казанга, Табалмадык вакыт та һич хат язарга. Калды анда карт инвалид әтиебез һәм шулай ук пенсионер әниебез. Икесе дә гомер буе алар шунда Эшләделәр бер үк эштә — тимер юлда. Алардан да хат-хәбәр юк ун ел инде, Хәлләрен һич белалмыйбыз шуннан бирле. Бик сагындык аларның без икесен дә. Шулар гына уебызда көн дә, төн дә. Килеп җитә «Тимер юлчы көне» тиздән. Шул көнне сез, бүләк итеп икебездән, Тапшырсагыз иде алар сөйгән көйне — Бик ярата иде алар «Әллүки»>не.
Әгәр исән-сау булсалар, тыңлап бәлкем Шатланырлар иде моңа чиксез ул көн».
Көзгеләр турында
Бар иде шундый көзгеләр
Без яшьрәк заманнарда:
Чагыла иде чын йөзең
Бозылмый һич аларда.
Карасаң, битләр аларда
Күренә иде элек
Кабарып пешкән, шоп-шома Тутырган тавык кебек.
Яңаклар — алма, иреннәр — Чияләр төсле иде.
Энҗедәй тешләр турында Әйтеп тә тормыйм инде!
Күз төшсә узып барышлый Кайчакны шул көзгегә, Тукталып торсаң, гаҗәпме Сокланып үз йөзеңә!
Юк хәзер андый көзгеләр.
Уйлама табарга да.
Күңелең хәзергеләргә Теләм1И карарга да.
Йөзеңне хәзерге көзге Күрсәтә шундый бозып: һәр җирдә ниндидер сырлар, Җыерчык, чокыр, сызык...
Күренә, кырау төшкәндәй, Чәчләрең соры булып, Тешләрең тора саргаеп, Иреннәр — куырылып.
Кыскасы, салсаң күзеңне Хәзерге һәр көзгегә, Китәсең килә төкереп Көзгегә һәм үзеңә.
Бу хәлне абайлыйсыздыр, Кордашлар, үзегез дә... Күрәсең, ясый белмиләр Шәп көзге хәзер бездә!
Кайсы яхшырак
Халык мәзәге
Сораганнар бер хәкимнән:
— Әйт әле безгә шуны: Кайсы яхшырак синеңчә, Теге дөньямы, бумы?
Шактый гына уйлап торгач, Әйткән хәким боларга:
— Дөрес, әле барганым юк Минем теге дөньяга.
Шулай да, минем уемча, Яхшырактыр тегесе.
Ник дисәң, шунда китә дә Кире кайтмый бер кеше.
Яхшырак булса бире, Кайтырлар иде кире!
Бәхәс
Бер заманны ике хәким бәхәсләшә:
— Җирдә бик тиз бозылучан әйбер нәрсә?
Берсе:— Балык,— дигәч, әйтә икенчесе:
— Ә минемчә, андый нәрсә җирдә кеше!
Хуҗа Насретдин һәм кунак
Кайсыдыр илдән бер көнне Хуҗага кунак килгән.
— Авыр икән өйрәнергә, Ай-Һай, сезнең тел, — дигән.
— Кемгә ничектер бит, — дигән
Хуҗа көлеп аңарга. —
Шул телдә сөйләшә бездә Өч яшьлек балалар да!
Ана шатлыгы
Балаларым бигрәк әйбәт, бигрәк шәп, ди. Аш ашарга чакырсаң да әйбәтләп, ди, «Ярар! Ярар!» диеп кенә акыралар, Чыгармыйлар әрләп яки дөмбәсләп, ди.
Төгәл баланс
Бу дөньяда кыен балалар күп.
Бернинди дә бәхәс монда юк.
Ләкин кыен ата-аналар да
Алардан аз түгел шулай ук!
Ихтыяр көче
Булмаса әгәр ихтыяр көче,
Бернишли алмый юньләп ул кеше.
Була ул ялкау, була ялганчы,
Була алдакчы, куркак, эчкече һ. б. һ. б....
Шигырь сөючегә
Аңламасаң укыганда беренче кат,
Ул шигырьне икенче кат син укып бак.
Өченче кат укып торма. Нәтиҗә шул:
Я оин мәнсез ул чагында, мәнсез я ул!
Кагыйдә
Китапта — Кари, Журналда — Карый. Китапта — Бари, Журналда — Барый.
Шундый бездә кагыйдә! Ничек язсаң да ярый.
Бер шагыйрьгә
Гомер очен җиде шәһәр даулашкан:
— Ул туды,— дип,— миндә!
Синең ечен җиде шәһәр талаша:
— Юк, туды, — дип,—синдә!