Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСЕШ ГАРМОНИЯСЕ


оңгы елларда поэзия әсәрләренә бәя бирүдә принципларның төрлелеге, критерийларның томанлы булуы һәм шуның аркасында субъективлыкның чәчкә атуы хакында безгә байтак сөйләшергә туры килде. Сүзгә тиз арада нокта куяр мәл җитте дип, игълан ясау хәзер дә табигый булмас шикелле. Газета-журнал битләрендә күпләп басыла килгән рецензияләр һәм тәнкыйть мәкаләләренең авторлары башлыча механик рәвештә уңай яки кире бәя бирү максатын гына куя, җитди мәсьәләләр күтәрсә, көчсез, примитив төшенчәләр белән, шигъриятнең, яңа үсешен чынлап теләгән хәлдә дә формаль һәм тышкы галәмәтләргә карап кына эш итә. Чын поэзиягә укучы зәвыгын тәрбияләү, шигъриятнең чын аслы, шул рәвешчә бер читтәрәк кала килә.
Поэзия мәнфәгате, аның киләчәк үсешен теләү һәм шуңа ышану мине шул хактагы кайбер фикерләр белән уртаклашырга мәҗбүр итә.
Хәзер шигырь техникасы бик нык үсте, дигән сүзләр соңгы вакытта еш ишетелә башлады. Бер-беребезгә таләпләрне шул үсеш дәрәҗәсен күздә тотып куябыз. Законлы таләпләр.
Техниканың югары икәнлеген расларлык мисалларны чынлап та табарга мөмкин. Хәтта күпләп. Махсус сайлап тормыйча «Казан утлары» журналының кулга эләккән номерын ачам. Бәхетле егет икән, Г. Рәхим шигыре эләкте.
Читтән генә сиңа карап торам.
Дөнья сиңа шундый килешә: Күлмәгеңә болын рәсеме төшкән, Ә күлмәгең рәсеме — инештә.
Интим дигән лирикага масштаблы, эре буяулар төшкән, чагыштырма детальләр ассоциатив ераклыкка куелганнар. Болындагы матурлык белән кызның табигый гүзәллеге сүзсез генә, янәшәлек юлы белән берләшә. Элеккерәк елларда булса, шагыйрь, портрет сызуны болайрак дәвам итеп, ихтимал: «Сандугачлар сиңа көй биргәннәр» димәс, бөлми «Синең тавышың — сандугач сайравы» дияр, «Җикән камыш сиңа буй биргән» димәс, ә бәлки «Агыйдел камышлары күк синең зифа буйларың» дияр иде.
Ялгыз казмы, моңлы талмы, әллә Алсу таңмы — моңлы уй биргән.
Халык иҗатында, шагыйрьләрдә гасырлар буе кабатланган бик гвдәти детальләр төзелеш рәвешләрен бераз гына үзгәртәләр дә кабатланудан котылу чарасына әвереләләр.
Заманның үзенә генә хас образлар да килеп чыга. Урамнарда хәзер кар шикәр кебек түгел, ө неон карлар ява, кичләрен анда көмеш нурлар түгел, неон яктылык сибелә. Зәңгәр һавада самолет калдырган тасмалар, космик кораблар, мегатонналар да шигырьгә башта тартыныбрак, ә соңынтын шактый табигый кереп утыралар.
С
Реквизит яңа булса, шигырь үзе дә яңарып, сафланып китә шикелле. Ләкин детальләр яңалыгына артык зур бәя бирү дәрес булмас иде. Шигырьдә төп бурычны детальләр хәл итми. Искерәк детальләр белән дә яңа конструкцияләр төзергә мөмкин. Моны хәзер осталыкта олы дан тотмаган шагыйрьләр дә эшли ала. Яшь шагыйрь Харрас Әюпов та менә гадәти чагыштырулар белән эш иткән:
Хыянәткә барсам, тау ишелер, Нәкъ урталай ярылыр бу болын, Имәннәрне давыл йолкып ташлар. Барысы бергә дәшәр:
— И-и-х, улым!
Тау ишелер, җир ярылыр, давыл кубар — хәтта инде төсләре җуелып беткән тәгъбирләр. Ләкин бу шигырьдә авторның үзен табигать улы итеп тоюыннан, ахрысы, дуска хыянәт итүнең табигатькә каршы эш икәнлеге сүзсез генә сизелә дә — яңа төр әйтелеш килеп чыга.
Шигырь техникасының үсеше аерым елларны конкрет чагыштырганда бигрәк тә ачык күренә. Җөмләдән, илленче еллар башын алтмышынчы яки җитмешенче еллар белән чагыштыру кызык. Илленче елларда, сугыштагы җиңүләрне данлау дәвамында, тынычлыкны яклаган, олы гражданлык хисләре белән сугарылган авазлар көчле яңгыраса, яшәешкә, кешенең җаны, психологиясенә кагылганда, шигырь аю шикелле ипсез хәрәкәтләр ясый, тупас кылана, бөтен нәрсәне җиңел һәм бер селтәнү белән хәл итә, яки артык төчеләнә. Гомумән, үзенә караганда затлырак даирәгә килеп кергәч кулларын кая куярга белми аптыраган кунак шикеллерәк, югалып кала. Акылны риторика белән алдатып булмасына төшенгәч, ул конкретрак уйлап та карады, ләкин артык вакланып китте. Ваклану яраксыз икәне тиз ачыклангач, детальләр ярлылыгы башланды. Ярлылыктан бер күзәнәкле шигырьләр язу модасы туды һәм аерым очракларда ул үзен хәзер дә сиздерә. Бөтен кимчелекләрне шигырь техникасына кайтарып калдыру дөрес тә түгел, мөмкин дә түгел, әлбәттә. Социаль хәлләр һәм мәгънәләр хәтта технологиягә дә йогынты ясамый калмады.
Примитивизм куркыныч чир иде. Җитди, классик традицияләрдә тәрбияләнгән- нәребезгә һәм шул рухта язылган шигырьләргә ул елларда юл бикле диярлек иде. Ул чорда эстетик таләпләрнең берьяклы булуы аркасында кешенең рухи халәтен чагылдырган күп күзәнәкле шигырьләр тупланган беренче шигырь китапларын чыгара алмагач, кайберләребез, квалификация үзгәртеп, әлеге бер күзәнәкле шигырьләрне язарга өйрәнеп күп кенә елларыбызны әрәм иттек.
Менә шул чор белән чагыштырганда, бүгенге поэзия, әлбәттә инде—җир белән күк арасы. Хәзер без шигырьне шәп язабыз дип күкрәк кагарга да хакыбыз бар шикелле. Ләкин чагыштырудан китсә, бүтән еллар чиратка басачак. Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйт Рәмиев иҗат иткән чор, мәсәлән. Алардан шәбрәк язабыз дип кайсыбыз әйтә ала? Такташ поэмалары кебек укыла торган поэмаларны кайсыбыз яза? Моабит дәфтәрләре данын нинди яңа әсәрләр шөһрәте күмә алыр? Алай гына да түгел, әле мин «бер күзәнәкле» дип мыскыл иткән шигырьләр чорында да бишле билгесе куярлыклары, ә хәзерге катлаулы дип йөртелгән күп шигырьләр арасында икеле куярлыклары азмыни?
Хәзер әдәбиятка килүче яшь шагыйрьләрдән өметле дигәннәренең берсен дә форма ягыннан примитивизмда гаепли алмыйсың. Юлның һәркайсы диярлек — метафора, шигырьнең һәркайсы диярлек—катлаулы детальләр тукымасы. Гомумән, фактура шәп. Ләкин күңелгә гомерлеккә кереп урнаша торган, үтә күренмәле, ачык сокландыра торганнары ул хәтле күп түгел. Ник?
Җавап бер: шигырь техникасы кирәк, шигырь техникасы бар, ләкин ул бөтен нәрсәне берьюлы хәл итә ала торган илаһи кодрәт түгел. Илаһи кодрәт — шагыйрьнең җаны, характеры, таланты.
Еш кына, техникасы хакында нинди дә булса мактау сүзе әйтү кыен очракта да, бернинди катлаулы тәгъбирләр, сурәтләү чараларсыз да әйбәт кенә шигырьләр барлыкка килә. Мисалны тагын сайламыйча гына китерәм. Бу юлы Р. Фәйзуллин шигыре эләкте.
Бар сөйләнгән купшы тостлардан Мәгънәлерәк иде ал шәраб. Тагын истә калган — бер сылуның Күзләрендә күргән ишарә.
«Бер банкетта» дигән бу дүртьюллыкта искитәрлек алым күренми. Ул хакта уйла- л мыйсың да. Шигырьне тикшерергә алынгач кына «ал шәраб» белән — «ишарә»нең шагыйрь үзе генә тапкан кызыклы рифма икәнлеген ачыклыйсың, Ләкин шигырьне - сәнгатьчә иткән нәрсә — рифма гына түгел, ә беренче нәүбәттә кыю фикер. Шушын- = дый мисаллар рәтенә кергән миниатюралардан тагын «Мин ашыкмыйм» һәм мэр- О хәмәтсез язылган «Вакыт или...» дигәннәрен хәтердә калдыру мөмкин. Кызганычка х каршы, соңгы вакытта мондый кызыклы шигырьләр Р. Фәйзуллинда сирәгрәк очрый — башлады. «Ә дөресен...» дип исемләнгән шигырьгә охшаганнары икенче төрле ми- 3 саллар рәтенә керә. ~
Минем яшьләр белән каен елый.
Күңелем белән көлә гөлчәчәк.
Кемдер: «Җаны туңган, беткән...» диде. Ә дөресен — боз эрегәч дулкын әйтәчәк.
Мин дә дөресен әйтәм — бу шигырь баягылары белән чагыштырганда катлаулырак, образлар күп һәм аларның конструкцияләре яңача — ягъни техникасы шактый югары. Ә шигырь баягылары белән чагыштырганда шактый кайтыш. Анда отышлы дигән детальләрнең күңелдә хис туганчы ук оешып, аннары акыл ярдәмендә ясалуын чамаларга мөмкин. Технологиясе, осталыгы тыштан ук ялтырап күрендеме, әсәр сәнгатькә хас ышандыру көчен югалта.
«Иңемдә — ай!» дип космик масштабта фикер йөртергә яраткан Р. Әхмәтҗанов та гомуми олылыктан табигый конкретлыкка күчкәндә, күңелгә кагылырлык фикерләр әйтә ала.
Күрше ихатада, күзен сөртеп алъяпкычка,
Әйтте берәү:
«Әй, исәннәр илгә бер кайта!»
...Ә ул минем әнием иде...
Сабый идем,
белмәдем шул аны юата! —
Техникасы аксый, әлбәттә. Ләкин шулай да тормышчан нечкә бер хисне укучыга күчерә ала торгандыр бу шигырь. Күпчелек очракта шигырь төзеклеген ихтирам итмәү, әсәрнең бәясен бөтенләй юкка чыгара торган булса да, аерым хәлләрдә, техник кытыршылык зур зыян китерә алмый. Соңгысына Н. Дәүлинең «Галәви» исемле шигыре характерлы. Аргамакка менеп йөрмәгән, илләр гизмәгән, үз бәхетен тик туган җирдән табармын дип өмет иткән, кояш баегач таңны көткән гади бер кеше дөньядан киткәч тә дөньяның боегыбрак калганы сизелә башлый бу шигырьдән, җитди фикерләр һәм хисләр кузгала башлый. Кешегә гади дип карамаска, аның күңел матурлыгын күрә белергә, гомумән, миһербанлыкка өйрәтә алуы мөмкин иде бу шигырьнең. Ләкин артык озынга сузылганлыктан, тәмамлар өчен уңышлы фикер табылмаганлыктан, әсәрнең тәэсир көче бермә-бер кими.
И. Юзеевнең «Таш диварлар авазы» поэмасында мәңгелек тема — кешенең иреге, коллыкка каршы көрәш темасы куела. Әсәр шундый ук җитдилек һәм кырыс буяулар белән хәл ителгән. Укыл барганда шигырь булмаган бер генә юл да күзгә ташланмый. Аерым сурәтләр оста эшләнгән һәм алар гомум сурәт тә барлыкка китерәләр. Бу инде сәнгать әсәрә туды дигән сүз. Әмма шагыйрь тынычланып кал-масын өчен бер кимчелекне дә искәртеп үтү мөмкин һәм кирәктер. Мозаиканы гомум сурәткә, гомум фикер тирәсенә туплап карасаң, поэманың чагыштырмача озын икәнлеге ачык күренә.
Поэмага мин өч төрле эш биреп карыйм. Беренчесе — ул укылырга тиеш. Иң уңышлы проза әсәрләре кебек үк, чыккан мәлендә укучы аны кулдан-кулга йөртергә тиеш. Икенчесе — әгәр андый дәрәҗәгә үк ирешмәсә, публицистик яңгырашы зур булсын. Бу очракта вакытлы матбугат, радио, телевидение аны автордан башка да
ӘХСӘН БАЯНОВ
файдалана белә. Өченчесе — фәлсәфи эчтәлеге тирән һәм катлаулы булган, дөнья һәм тормыш үсешендәге яңа күренешләрне яки законнарны ачкан очракта, зур популярлык казанмаса да, ул «Фауст», «Илаһи комедия» шикелле җитди әйрәне* яерлек булсын.
Өч төрле эшнең берсен дә башкармаган поэма — эшлексез.
Илдар моңарчы эшлекле поэмалар язып килде. «Таш диварлар» да эшлекле поэма "булыр дип өметләнгән хәлдә, эчтәлеге һәм формасы пропорциясендә бераз озынрак булуы укылышында кыенлык тудырмасмы дигән сорау да куясы килә. Җавапны автор белән бергәләп вакыт бирер дип ышаныйк.
Соңгы елларда поэма әллә форма кытлыгы, әллә гомумән жанр кризисы кичерә. Шигырьдә генә түгел, хәтта поэмада, алай гына да түгел — романда сюжетны инкарь ятү тенденциясе яшәгәндә, хәлне аңлау кыен түгел, әлбәттә. Әмма сюжетлы шигырьләр һәм сюжетлы поэмалар (примитив дип мыскыллауларга карамастан) яши бирә һәм ул жанрның төрле формаларда киләчәктә дә уңышлар китерә алачагына мнн шикләнми карый алам.
Практикабызда доминионлык роле башкарган лирик поэмалар фонында С. Сөләй- манованың «Фал китабы» поэмасы форма ягыннан кызыклы ялтырап китте. Анда, фикер һәм хис хәрәкәтенә нигезләнгән башлангыч белән бергә, сюжет үсеше дә бар һәм, әйтер идем, нәкъ шушы вакыйгага корылган өлеш әсәрне тотып, оештырып тора. Тулай торакта яшәп яткан кызларның (бигрәк тә лирик герой булган укытучы кызның) дөнья әхвәлләре хакындагы чәченке уйлануларына мәгънәви бүләк һәм «җанлы сорау булып», алар арасына «яшь баласын күкрәгенә кыскан» Гөлйөзем атлы кыз бала килеп кергәч, әсәргә дә җан керә, бүтәннәрнең аңа мөнәсәбәтендә сәнгать конкретлыгы барлыкка килә. Вакыйгага (димәк ки сюжетка) ышангач, баштагы уйлануларның нигәдер озынгарак сузылуын, кирпеч-таш төзүләр хакындагы очеркка хас публицистиканың бу әсәргә нигәдер ятрак тоелуын сизәсең. Язу техникасын бишлеге үзләштергән авторга композицион кимчелектән котылу нишләп кыен булды -икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың.
...Бәндә ничек гел фәрештә булсын, оҗмах, тәмуг — бер үк йөрәктә,
— дигәндәйрәк гадәти фикерләрдән матурлык тойгысы тудыра алган шагыйрәгә;
Күк барында — җирдә уклар да бар,— тыныч яшимени шагыйрьләр!
— дип, матурлыкны дөреслеккә хезмәт иттерә алган шагыйрәгә,— гомумән, үзенең «Фал китабы» җыентыгында чын сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән күп юллар һәм шигырьләрен иҗат итә алган талантлы шагыйрәгә китапның калган өлешен дә шул югарылыкка күтәрергә нәрсә комачау иткән икән?
Фикерне шулай дәвам иткәндә, шигырь техникасының шактый катлаулы нәрсә икәнлеге ачыклана. Шигъри морфология, синтаксис, строфалар төзелеше, ритмика һәм башка, һәм башка бик күп законнар хәтергә килә. Аларның әле без бөтен тирәнлеген күреп тә бетермибез бугай, чөнки теория үсә тора. Бер яклап үсә тора, ә икенче яклап фәкыйрьлектән ычкына алмый.
Строфалар бездә нигездә — дүрт юл. Актив үлчәүләребез — ун-тугыз, сигез-җиде, унике-унике, унбер-унбер. Барлык бу үлчәүләрдә сүз басымнары дөрес килмәү сәбәпле, еш кына ритмик тәртип сакланмый. Бертөрлелектән котылу нияте белән кайбер елларда вакытлы рәвештә ирекле шигырь, верлибр активлашып ала. Ләкин, гомумән, торгынлыктан чыга алмыйбыз. Хәтта ш.ушы теоретик фәкыйрьлеккә мәгълүматсызлык та өстәлә. Күп мисалларның берсе — гаруз системасы. Безнең әдәбиятта үлчәү һәм строфиканы төрләндерү сәләте булган бу система кайчандыр актив эшләгән. Ә без аның бөтен төрләрен белмибез. Бәлки аны яңадан кулга тотып карарга, өйрәнергә, ихтимал, яңадан эшкә җигәргә вакыттыр. Техниканы сыйнфый дип игълан итүче вульгар социологизм кабере өстендә кылганнар чәчкә атып утыра бит инде. Мондый эзләнүләрдә безгә теоретиклар ярдәм итәргә тиешләр иде. Ләкин күп кенә
монографияләр чыгарсалар да, шушы конкрет юнәлештә безгә алардан файда булганы юк.
Технологик байлыкларны арттыру өчен чынлап көрәшергә вакыт. Ләкин шунысын да өстик, әле без булган байлыктан да тулысынча файдалана белмибез.
Сүзне ары табан кузгатып, Н. Дәүлинең «Син мине кичер» дигән җырына тук- л. талыйк. Төзелеше ягыннан ул — үзенчәлекле, һәр куплет — җиде юл. Беренче юл белән щ икенчесе, дүртенче белән бишенчесе, өченче белән алтынчысының рифмалашуы, g ягъни бер генә юлның да рифмасыз калмавы шигырьгә йөгерек тел, әйтер идем, — хәтта халыкчан шомалык бирә. Шомалык бар, ләкин шигъри фикер, төгәл мәгънә юк. С Баштан ахырга хәтле лирик герой бик олы җанлы булып, матур сүзләр әйтә-әйтә, £ сөйгәне белән хушлаша. Син мине кичер, исеңә төшер дип өзгәләнә. Ник аерылыша- S быз дигән сорау белән җәфалана һәм соңыннан «нигә киттем, нигә хуш дидем?» дип, S сорауны кабыргасы белән китереп куя да, «Син минем бердәнбер дус идең, син и мине кичер» дип «җавап бирә». Шомалык хакында артык кайгыртып, мавыгып, мәгънә дигән нәрсәне оныту мисалыдыр бу. Техникаң, кем әйткәндәй, никадәр генә ” ажур булмасын, нихәтле генә оста булма — моңарчы әле шигъри идеясез беркемнең ® дә уңышка ирешкәне юк. ~
Сурәтләү чаралары чын тойгы, конкрет тормыш материалы белән ныгытылса к гына максатка ирешә. Ф. Яруллинның «Танышканга ун ел вакыт узган» шигырендә, & мәсәлән, шундый материалның бершиксез булуы шагыйрь сүзләрен тагын да җитди- х рәк кабул итәргә мөмкинлек бирә. л
э
Ун ел узган. п
Хәзер карыйм сиңа.
Үзгәрдең син, бик нык үзгәрдең.
Үзгәрмичә! —
Толым гына йөрткән иңнәреңә Минем язмышымны күтәрдең.
Шагыйрьнең уйлап чыгарылмаган чын идеясе чын лирик хис тудыра, һәм икенче бер әйбәт сыйфат, ышандыру көче хасил итә. Шагыйрьнең иң уңышлы шигырьләре үз тәҗрибәсе белән бәйләнгән. Н. Арсланов шигырьләре дә шушы яктан характерлы. Билгеле, бу иҗатта да акыл аша барып җитәргә мөмкин булган, башка шагыйрьләр йогынтысы тудыру ихтималы булган тәгъбирләр бер дә очрамый дип әйтү кыен. Андый шигырьләрсез бер генә шагыйрьне дә табу мөмкин түгелдер. Н. Арслановның да бары тик образлар әрәм булмасын өчен генә ясалган конструкцияләре байтак, ләкин алар арасында да сәнгать фактына әверелгәннәре күп. «Әйтәсем килә» шигырендә шундый строфа бар:
Талаучылар басып кермәсен дип. Бикләп куйган йортлар шикелле Тора илләр, чиген сырыл алган Сакчылары, кортлар шикелле.
Җир өстендәге чикләр һәм ямауларга карап язылган башка шигырьләр барлыгын автор белә, билгеле. Шул ук вакытта бу үзе генә тапмаган фикерләрне әйткәнде дә авторны ясалмалыкта гаепләү кыен.
Строфаларны төрләндерү, үлчәүләрне, ритмиканы баетырга тырышу — Н. Арсланов иҗатының табигый өлеше. Аерым алганда, ул газәл формасына мөрәҗәгать иткәли. Кайбер бүтән газәлләре кебек үк «Кайгы белән шатлык дуслар кебек җитәкләшеп» дигәне, тәҗрибә булу ягыннан шулай ук игътибарны җәлеп итә. Әсәр ике- юллык бәетләрдән торып, беренче ике юлдан башкасы нәкъ газәл төзелешенә туры килә. Ләкин, башындагы беренче ике юл рифмалашмаганга, традицион формага ирешелми, шигырь газәлгә ишарә генә булып кала. Минемчә, бу әсәр фикер үсеше ягыннан да төзек түгел. Кайгы белән шатлык җитәкләшеп йөргәне хакындагы фикри үсешкә кушылыр-кушылмас, иярер-иярмәс башка идеяләр урын алып, ахырга таба шигырь бигрәк тә таркала шикелле. Шулай да шигырь төзелешен төрләндерү омтылышы мондый мисалларны уңай факт буларак билгеләп үтәргә куша.
11, «К. У.» Ni 1, 161
Метафораны Н. Арсланов та күп куллана. Ләкин аннан башка язылган әсәрләре күбрәк түгелме икән? Шуңа да карамастан, шигырьләре моңа карап Көчсезләнми, киресенчә, күп кенә шигырьләрдәге экспрессив дип исәпләнергә тиешле метафора, лар системасына (әйе, хәтта системасына!) караганда, аның «образсыз» дип әйтелергә тиешле шигырьләре көчлерәк булып чыга. Мисал —«һич булмаса» дигән шигырь.
Фирдәүсинең «Шаһнамәвсен шаһлар кабул итми, әсәр исәпкә дә алынмыйча онытыла. Ләкин еллар үтү белән бер әфган шаһы моның бәясен аңлап, бүләкләр төяп, шагыйрьгә кәрван җибәрә. Шәһәргә:
Кыйммәт бүләк төяп кәрван керә.
Шагыйрь чыга соңгы сәфәргә.
Сюжет шулай төгәлләнә. Бернинди метафора юк, бүтән чаралар да күзгә ташланмый,— гади бер шигырь, ләкин нишләтәсең, дөньядагы гаделлек, дөреслекнең җиңүе, шагыйрь язмышы һәм шундый бик җитди нәрсәләр турында уйлана башлыйсың. Димәк, шагыйрь максатына ирешкән.
Тагын шундый шигырь:
Сез бит миңа дуслар идегез.
Элек якын күреп, юаткандай:
«Син талантлы шагыйрь!» дидегез.
Бар тавшыма җырлый башлау белән Нигә болай кара көйдегез!
Шигъри дигән детальләр тагын юк, ә шигырь үзе тагын бар.
Билгеле, мондый шигырьләр арасыннан көчсезрәкләрен дә табарга мөмкин. Ләкин аларның да төп сәбәбе чаралар азлыгыннан түгел, җан җылысы җитмәгәннән. Бәхеткә каршы. Н. Арсланов өчен андыйлар характерлы түгел. Аның шигырьләре һаман акыллы фикерләр әйтә, дөрес нәтиҗәләргә китерә, иң әһәмиятлесе— техника фетншенең озын гомерле булмаячагына ишарәли.
Бүгенгесе көндә кайсы гына шагыйрьгә мөрәҗәгать итмә, метафорасыз язылган шигырь табу мөмкин түгел диярлек. Шигырь техникабыз югары дип кайберләребез, бигрәк тә яшьрәк шагыйрьләр, кайчак масаю кебегрәк хәлгә килеп җитәләр. Ләкин бу масаю шигырьдә кайбер җитди нәрсәләрне аңлап бетермәүдән килеп чыга.
Хәзер поэзиядә примитивизмның яңа төре — катлаулы формаларда бирелгән фикер һәм хис фәкыйрьлеге барлыкка килде. Бусы, минемчә, элеккесенә караганда да куркынычрак. Нигә дисәң, элеккесе тыйнак иде, монысының дәгъвасе зур— ул үзен укучыга фәлсәфи шигырь итеп танытмакчы була һәм чын фәлсәфи әсәрләргә алама күләгә булып тешә. Укучы аны аңларга тырышып баш вата, интегә. Бу төр примитивизм— тәкәббер, һәр гадилеккә өстән карый, ә фактта үзе чын күңелдән язылган гади шигырьдән түбән. Ник дисәң, гади шигырьдән даһилыкка юл бар, ә катлаулы примитивизм—тупик, аннан беркая да юл юк. Ә кешесе бик тә акыллы һәм белемле булса, формализмга барып чыгарга да күп калмый.
Шигырь техникасына каршы баш күтәрү икенче бер акылсызлык булыр иде. Ләкин бөтен исәпне бары тик технологиягә корырга һич тә ярамаганлыгын ныклап әйтәсе килә. Чөнки, ни хәтле генә ялтырап тормасын, метафора искерә, бүген ничаклы матур һәм тирән тоелмасын, иртәгә ул буяулар барыбер уңачак. Буяулар уңгач, акшар коелып төшкәч, эчләре буш булса, алардан берни дә калмаячак, фактура көлгә әйләнәчәк, ә натура калачак, кичерешләр калачак. Сурәт үзмаксат түгел, ярдәмче генә. Чын оста моның нәрсә икәнен белә. Чын архитектор бер генә төс, кызыл кирпеч белән Сөембикә манарасы кебек көчен җуймас биеклеккә күтәрелә. Хисең, фикерең булса, төгәл әйтелсә, алар садә хәлендә хәтта затлырак.
Поэзиянең иң баш кече — хакыйкать. Аңа һәр очракта да тугрылыклы була алмасак, иң башта без үзебезне алдыйбыз. Фәлән кеше алдакчы шагыйрь дип кычкырырлык мисаллар булмаса да, читенрәк мәсьәләләргә, җентекләбрәк өйрәнү таләп иткән проблемаларга кагылсак, еш кына җиңел котылырга чамалыйбыз. Хәтта кыюлыкта сыналган дигәннәребез дә вакыт-вакыт шул җиңел юлга баса. Кайчакта бер
сабапсеэ, бары тик сүз юктан алдашырга тотынабыз. Г. Афзалның да соңгы шигырь» ларендә шундый ялган сизеле башлады.
■♦те сизелә, моң ишетелә. Киләчәктә моңлы бу бала бозылмасын, шигъри осталыгым үстергәндә чын лирик тойгыларын саклап калсын иде дигән теләк әйтәсе киле.
Р. Миңнуллинның «Әллүки» дигән шигыре моң хакында сөйли.
Моң агыла җанга.
Моң агыла.
Әллә тылсым инде, әллә көй!!
Нәкъ Тукайны тетрәндергән сыман Тетрәндерә мине «әллүки».
«Бал, бал» дигәннән генә авызда бал тәме тоелмый, билгеле. Робертның башка шигырьләре тылсымлы тойгыларны чынлап та кичергәне аркасында уйландыра. Дөресрәге, шушы матур үзенчәлек аңарда формалашып килә һәм әйбәт өметләр уята.
Башкортстан шагыйрә М. Кәрим шигырьләре бу мөнәсәбәттән бигрәк тә характерлы. Шигырьләрне туп-туры күңелгә алып керүче тылсым — җилкендергәч моң бар аларда.
Халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тудырган кичерешләр, халык кайгысы һәм шатлыгы бар иткән хисләр, эчкерсез ярату, музыка белән очрашып, бөтен табигать белән берләшеп шаулый кебек.
Күктә бер кошчык сайраса.
Бар җиһан хәйран днмен.
Җирдә бер кеше елмайса.
Җир йөзе бәйрәм димен.
Сурәт алган сөенеч сүзе кемнең дә булса күңелен күтәрү, ярарга тырышу, яки бүтән максат белән әйтелми, хәтта моның сәбәбе ачык та түгел шикелле.
Моннан соң да, исән булсам.
Утырмас инде акыл.
һич вакытта белә алмам Әйберләрнең уз хакын.
Чын мелодия — табигатьнең үзендә. Без аны тик ишетәбез, һәм бүтәннәргә җиткерәбез.
Ундүрт яшьтә кыз бала качып кына яулык чигә, унсигездә аны хәләленә бүләк итә, өлешсезләр калмасын дип, картлык көнендә сандыгына тагын бүләкләр җыя һәм дөнья белән хушлашканда исәннәргә шул бүләкләрне калдырып китә —соңгы бүләк_ Кызлар, апалар, әбиләр. Бернинди ясалма бизәкләрсез дә үзәкләрне өзә торган изгелек һәм нәфислек — халкыбызның үзендә, тәрбиясендә, табигатендә. Шуларны күрә белү осталыгы — язу осталыгы димим! — могҗиза тудыра. Күрә белү һәм ярата белү бар итә могҗизаны.
...Шул ярга син аяк баскан саен. Ком әйләнә барды алтынга.
Комны алтынга әйләндерү өчен күпме йөрәк хисе — акыл көче димим! — кирәктер, аны инде шагыйрь үзе генә белә.
Син кулыңа кабырчыклар алдың,
Алар энҗе булып яндылар.
Могҗизалы сурәтләр, сурәт булып кына калмыйча, дөньяның, кеше гомеренең чиксезлеге, мәгънәсе хакында уйлануларга барып тоташа:
Агачларда алтын моңсулыгы — Әйе, монысы — инде көз иде.
Сәбәбе ачык аңлашылып та бетмәстән, җан дигәнеңне диңгез һәм җил итеп шаулата торган мондый кичерешне кайберәүләр подтекст диләр, кайберәүләр бу әсәрдә демон бар дип, тискәрерәк мәгънә салалар. Карап торсаң әллә нинди зирәк- овк күренми мондый әсәрләрдә. Ләкин, Лорка термины белән әйткәндә, аларда
жен бар. Ә безнекечә, сихерле сыман яңа дөнья ача торган бу сыйфат —моң була инде. Монда чын оптимизм бер кайчан да кәпрәюгә әйләнми, күз яшьләре ах-өах килеп үзәкләрне өзгөләргә маташкан сентименталь төчелек белән килешә алмый. Тормыш үзе гел фаҗигале, тормыш үзе гел яктыга таба бара.
Җитди әсәрләр белән тагын да ешрак очрашасы килә. Ләкин аларны иҗат итү дә, кабул итә белү дә бик җиңел түгел шул.
Әйтелгәннәрдән шундыйрак нәтиҗә килеп чыга: әйе, шигырьне без яза беләбез һәм куп язабыз, хәтта инде инфляция дәрәҗәсенә җиткердек аны. Ләкин... Ләкин менә шушы «ләкин» хакында уйланасыбыз һәм эшлисебез бар.
Бүгенге шигырьнең төп характеры шундый: чама белән әйбәт, чама белен начар, чама белән усал, чама белән юаш. Түбән үк тә очмый, өскә дә күтәрелеп китми. Сәбәпләре бер генә төрле түгелдер дип уйлыйм.
Шулай да, минемчә, төп сәбәпләрнең берсе—тормыш шартлары.
Тормыш шәп, күңел шат, поэзия— сүренке. Парадокс? Ләкин аны аңларга мөмкин. Хәзер безнең кайсыбызның да өй артында ач үлемнең куркусыннан ил еламый, беребезнең дә баш түбәсендә балта асылынып тормый, сыйнфый дошманнар махсус рәвештә уйларыбызны кирәкмәгән измнарга борырга тырышып гаиләбезгә хәтле үтеп керми — җан тыныч, һич тә аһ дип кычкырып җибәрәсебез килми. Шуннан башлана идиллия, шуннан башлана тук философия.
Аннары килеп, бер үк газетлар, бер үк журналлар укыйбыз, торган җиребез — шул ук Казан, кайнаган җиребез — Матбугат йорты. Бер төсле яшибез, бер төслә уйлыйбыз, бер төсле язабыз. Шул сәбәпле үзебезнекенә охшамаган әсәрләрне яратмыйбыз, колакка чак кына сәер ишетелдеме — долой!
Зинһар, моны дөрес аңларга тырышыйк. Әйтәсе килгәнем шул гына — бер-бере- безнекеннән аерыла торганрак тормыш белән, үзенчәлерәк тормыш белән яшәсәк, поэзиягә моның файдасыннан башка бернинди начарлыгы тимәс иде, дим.
Поэзия техник алымнар үзенчәлеге генә түгел, поэзия, беренче чиратта, яшәү формасы, дөньяны күрү рәвеше. Яңа формалар тусын өчен башта аларны тормышта табарга кирәк, күрү өчен — йөрергә, күп җирләр, хәтта илләр гизәргә кирәк. Батырлыгың җый да кит КамАЗга, нефть чыккан җирләргә кит, авылга кайт, ерак китәсең килмәсә, Казанда ниләр барын тикшер, өйрән. Шул тормышка катнашып, аның борчулары белән борчылып, шатлыклары белән шатланып, уйланып яшәмәсәк, акыл төзегән конструкцияләребез, тормыш материалы белән тутырылмыйча, матур каркас хәлендә генә кала бирер. Безнең көннәр үзенчәлеге шундый: производство мөнәсәбәтләрендә кешенең кичерешләре, гомумән, психологиясе көнкүрештәгегә караганда ачыграк күренә. Аларны шул мөнәсәбәтләрдән башка тулысынча аңлау мөмкин булмаган эш.
Инде килеп, иҗатка җитәкчелек итүче һәм юнәлеш бирүче тәнкыйть турында кайбер фикерләрне дә әйтик.
Соңгы елларда әдәби тәнкыйтьнең фәннилек дәрәҗәсе шактый үсте. Р. Моста- фин, Т. Галиуллин, А. Әхмәдуллин, Ф. Миңнуллин кебек тәнкыйтьчеләр иҗатында бу күңелле тенденция аерымачык күренеп тора. Ләкин, гомумән алганда, тәнкыйтебез һаман да фәнсезлек чирө белән интегә. Тәнкыйтьче кемне яратса, шуның хакында яза. Яратмаган килеш язып булмый дип кенә җибәрә кайберәүләр. Моның тагын бер зарарлы һәм куркыныч ягы бар: симпатияләр белән эш итү бер-берсенә симпатия тоткан язучы һәм тәнкыйтьчеләрне бер тирәгә, төркемнәргә туплый башлый, макташу чәчәк ата, кайбер эшкуарларга шушы хәлдән файдаланып хәтта аңлы рәвештә төркемнәр оештырырга, әшнәчелеккә юл ачылуы ихтимал. Иҗтимагый матбугатта шәхси симпатияләр алмашу, шуның тәмен сиздерешеп ләззәт кичерү —оят һәм ят күренеш.
Ү.ешч.илек ф.ияи кемиллекк. елгешүиеи береиче ш.рты —
об.екти.лык. плен буеиче аш итү. ш.кси кисл.рдә- гкк. чыгу. береиче пл.иге киоге түгел, «кылны кук>. Х.аер ииде без «рету сүэл.рен түгел, д.п.лле фикер деулерге хаклыбыз.
Әдеби х.рек.тке «ит.к»еле«т. ф.нгеалек псишкесын пмам бетерү еңлы р.кеш- те үтк.рел» торгеч геделл.кт.и, «еикрет плениериы термы»., «шыра берүдеи банке мөмкин түгелдер дип саныйм.
ӘХвӘН БАЯНОВ ф ҮСЕШ ГАРМОНИЯСЕ
Мостай Кәримда шундый гыйбрәтле юллар бар:
Ялтырап тормыймын. Донья Таушалтты. шомартмады.
Бу фикерне әдәби хәрәкәттәге, тәнкыйтьтәге кирәксез дипломатиягә, зарарлы симпатияләргә каршы куеп кына түгел, шигырь техникасын фетишләүгә каршы куеп та кабатлар идем:
— Таушалсак таушалыйк, әмма шомармыйк, иптәшләр.
...Татар совет поэзиясе һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим кебек олы исемнәр белән бәйләнгән. Аларның шигъри батырлыгы әдәби күренеш кенә түгел, ә кешелек харак* терының асылыннан, дөньяга карашлары ныклыгыннан, соңгы сулышларынача барган ■шәү рәвешләреннән һәм үзләре бәлки куеп өлгермәгән соңгы нокталарыннан чишмәләнел килә. Шушы традициянең хәзер дәвам итүе хакында уйлансак, без бер. ••ык җавапсыз калабыз һәм җилкәләрнең сыгылып киткәнлеген тоябыз — аларның югары, әйтер идем, бөек миссиясен дәвам иттерүче булу җаваплылыгы артык авыр йөк шикелле.
Безнең иҗатта, билгеле, бүтән шартларда һәм яңа формаларда, күренекле •лгәрләрөбез калдырган төп сыйфатлар, әлбәттә, дәвам итә.
Беренчеләрдән булып, С. Хәкимнең «Курск дугасы», соңынтын язылган олы «Дуга»сы, бөек якташыбыз В. И. Ленинга багышланган һәм РСФСРның М. Горький исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган поэмалары хәтергә килә. Аннан ары арсеналда ныклык сынавын әйбәт узган әсәрләре булган хәрби буын шагыйрьләре* иең бөтен бер плеядасын атал чыгарга мөмкин.
Әмма шушы ук урында художестволы эшкәртү өчен хәзерге заман материалы* ның кыенрак, катлаулырак булуын әйтү фарыз. Материал каршылыгы дип аталган мөрсәнг без монда аеруча кискен тоябыз. Җөмләдән, шул нәрсә гаҗәп түгел, хәзерге яшь шагыйрьләр, сугыш вакытын хәтта китаплар буенча гына белгән иң яшь дигәннәре дә, сугыш темасында сизелерлек уңышка ирешсәләр, бүгенге көнгә кайткач, күлчелек очракларда рационализмга, ә начаррак хәлләрдә җиңел эстрада дулкынына бирелеп китәләр. Аларны укыганнан соң, үз иҗатларында сугышчы характерын саклап калган, үз сүзләрен тынычта да сугыш еллары хакында язгандагы шикелле үк энергияле итеп әйтә алган шагыйрьләрнең әсәрләренә хөрмәт икеләтә ерта. Күпчелегебез белән бергә, алар өчен дә сынаучыл тема КамАЗ темасы булды дияр идем. X. Камалов, С. Хәким кебек шагыйрьләр Кама киңлекләренә сугышчылар юлыннан килеп чыктылар.
Үзенең «Язмыш елмаюы» исемле яңа поэмасында X. Камалов безне кызыклы •әхыйгалар һәм характерлар белән таныштыра. Шагыйрь әле, ихтимал, үзенең барлык вакыйга һәм идеяләренә ачык һәм төгәл формалар биреп бетерә дә алмагандыр, алар хакында бәлки тагын да уйлана төшәргә, кайбер моментларны яңадан хәл итәргә дә ярыйдыр. Әмма әсәрнең сугышчан рухы көрәшкә омтыла һәм аренага чыга. Тормыштагы әйбәт яки гыйбрәтле күренешләргә бәя биргәндә проблемалар аша килүе -эше хисләренең табигыйлеге, тирәнлеге белән әсәр укучы игътибарын җәлеп итәр дип ышанам.
С. Хәкимнең "Дәверләр калкасы» поэмасында да жанр мөмкинлекләрен баета торган яңалык сизелә, аерым алганда, бу әсәрдән аның авторына хас уйчан лирика трибуна интонациясе, туры, үтә күренмәле публицистика белән кушылып китә. Лириканың шулай публицистика белән органик кушылмасын тудырган шәп үрнәкләрне безгә шагыйрь Ә. Давыдов калдырды. Аның поэмаларында һәм иң яхшы шигырьләрендә язучының кайнар йөрәк тибеше әле дә ишетелеп, сизелеп тора. Сугыш еллары хакында шушы мәгънәдә уңышлы әсәрләр язган И. Юзеев, М. Шабаеа, Ш. Галиев һәм кайбер башка шагыйрьләрдән без заман материалында шундый ук тәэсирле әсәрләр көтәбез икән, бу, минемчә, бик законлы теләк. С. Хәким, Ә. Давыдов, X. Камалов кебек шагыйрьләрнең яхшы үрнәге нәкъ менә шунда бит — алар үвләренең көрәшче характерларын заман тормышында күрсәтә алдылар, үзләренең күләмле әсәрләрендә бүгенге һәм киләчәк әдәбиятка хас булган проблемачылы» стадиясенә керделәр.
Шундый чакларны хәтерлибез — иске тормышка карата «юк!» дип, кискен сү» •йтү зарур заманнар бар иде. Соңынтын — яңача яшәү рәвешен раслар өчен бәтән тавышка «әйе!» дип кычкыру зарурлыгы килеп чыкты. Социалистик яшәү рәвеше тормышта, миллионнарча кешеләр акылында һәм характерында ныклап урнашкач, инде бу сүзләрне еш кабатлау гына җитми башлады. Тормыш безнең алга гаять күп яңа бурычлар куя һәм, алга барышны әкренәйтмәс өчен, тагын да югарырак күтәрелер өчен, безгә гаять тә күп яңа мәсьәләләр чишәргә, кыенлыклар, киртәләр эше үтәргә туры килә. Экономик тормышта, хуҗалыкта шулай эшләнә дә — заманның гаҗәеп катлаулы проблемалары хәл ителә бара, моның өчен анда югары квалификацияле инженерлар, фәнни-техник революция чорына лаеклы белгечләр бар. Космик тизлеккә омтылган чынбарлыктан иҗатта артта калмас өчен безнең үзебезгә сугышчан пафослы булырга кирәк. Гаҗәп түгелдер, нәкъ менә шушы социаль катлаулы чорда ничектер һ. Такташ авазын, X. Туфанның шул чактагы сугышчан тавьниыи яңадан ишетәсе килә...
Заманыбыз акыл кыюлыгына исәп тота. Хәзер без иҗтимагый тормышта закончалыклар ачып сурәтләү, тормышның катлаулы һәм хәтәр тоелган проблемаларым куркусыз хәл итү юлы белән генә үзебезнең иң тәэсирле һәм җитди «әйе» дигән сүзебезне әйтә алабыз. Декларатив кычкыруларга урын юк хәзер. Язучыда сугышчан характер, гражданлык кыюлыгы булырга тиеш. Вак мәнфәгатьләр белән яшәсә, иешә мәгьнәсез-идеясез әсәрләр яза. Мондый хәлдә бернинди техник хәйләләр дә файдага китми. Укучыга чын лирик поэзия, гражданинның рухи яшәү нәтиҗәсе буларак түгвм поэзия, социаль һәм кешелек психологиясенең үз асылыннан килә торган поэзия кирәк.
Моңармы Татарстанның барлыгын да белмәгән (әйе, белмәгәннәр!) Париж газеталары КамАЗ хакында язалар. Ләкин әдәби әсәрләребез андый араларны кыенлык белән, яман да зур кыенлык белән генә кичә шул. Әдәбиятның экономикадан артта калуы чагыштырып караганда аермачык күренә, тик ул диссонансны законлы күренеш дип исәпләү мөмкинлеге һич тә күренми. Әдәбият индустриянең шигъри батырлыкларга рухландыра торган гаҗәеп биеклекләре белән бертигез югарылыкта булырга тиеш.
Максатыбыз — үсеш гармониясе.