Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ОСЕТИН МӘЗӘКЛӘРЕ


Сукыр күп күрер
Авыл уртасындагы мәйданда ирләр җыелышып утырган. Урам буйлап бер җайдак узып бара икән.
— Менә бу ат дисәң дә ат, ичмасам! Нинди матур! Атламый, ә биеп бара! —дип сокланалар җайдакның атына.
— Ә үзе тагын нинди көр! — дип өсти арада утырган бер сукыр.
— Син аны каян белдең? — диләр моңа.
— Көр булмаса, биемәс иде!..— ди сукыр.
«Скрипка уйныйм...»
Бер карак кибет басмакчы була. Йозак элгечен игәү белән кисеп ятканда, аны каравылчы тота:
— Нишләвең бу, хөрмәтлем?
— Күрмисеңмени: скрипка уйныйм ич...
— Ә нишләп музыкасы ишетелми?
— Музыкасын... иртәгә ишетерсең,— ди карак, усал елмаеп.
Тапкыр җавап
Арраби исемле бер кеше сусыз далада тегермән сала Шуннан узып барган Зондоби аңардан сорый икән:
— Ни корасың биредә, Арраби?
— Үзең бик зирәк кешесең, ә менә минем су тегермәне салуымт төшенмисең.
Зондоби тирә-якка күз сала һәм, елга-фәлән күренмәгәч, кычкырып көлмәкче була, шулай да, Аррабины үпкәләтмәс өчен, дәшми генә юлыннан китеп бара. Арраби, аптырап, аның артыннан:
— Зондоби, нишләп син мине котламадың? — дип кычкыра.
— Котлавын котладым мин. Әмма син аны ишетмәдең — чөнки тегермән сала торган елгаң бик каты шаулап ага,— дип җавап бирә тегесе.
Шулай дип әйт1...1
Берәү күршесенә киңәшкә кергән:
— Карале, дустым, минем тәкә яткан җиреннән тора алмаслык булып ф
симерде, ләкин мин аны суярга кызганам, дөресе, нишләргә икәнен дә белмим.
— Ә син аны суй да иртәгә: «тәкәмне урладылар...» дигән хәбәр тарат. Көтүчеләр сиңа аның бәясен түләрләр.
Шундый киңәш биргән абзый төнлә тәкәне үзе урлый. Тәмам аптырашта калган күршесе иртән тагын аның янына йөгереп керә:
— Төнлә тәкәмне урлаганнар!..
— Нәкъ менә шулай дип әйт тә инде син аны, күрше!..
— Шаяртмыйча гына, ышан әле: тәкәне чынлап та урлаганнар бит!
— Әйтәм бит: шулай диген! Синең шәп чыга ул, ышанырлык!..
Ике кунак
Садти белән Бадти кунакка барганнар. Иттән соң табынга кайнар шулпа куела. Садти комсызланып шулпа каба да һәм еларлык булып авызын пешерә.
— Ни булды сиңа? — дип сорый Бадти.
— Өйдә ишәгемнең чирләп калганы исемә төште дә шуны кызганып куйдым,— ди Садти.
Бадти шул арада үзе дә ашыгып шулпа каба һәм шундук чырае сытыла.
— Ә сиңа ни булды? — дип сорый Садти.
—- Синең ишәгеңнең бик кызганыч тавыш белән акыруын күз алдыма китергәч, минем дә кәеф кырылды...
Гөнаһ кичерү
Бервакыт чиркәүдә гыйбадәт вакытында гөнаһын кичертергә килгән берәү попның җилән кесәсеннән сәгатен чәлдерә.
— Я, хода бәндәсе, әйт, нинди гөнаһларың бар? — дип сорый поп. Әлеге кеше болай дип җавап бирә:
— Кайчандыр бер попның кесәсеннән сәгатен урлаган идем, шуннан артык һичнинди гөнаһым барлыгын белмим. Зинһар, шул булганын кичерсәгез икән.
Поп тамак төбе белән көйләп әйтә шунда:
— И тәңрем, бу кешенең шул гөнаһын кичер!..
«Бер дә исегез китмәсен!..»
Берәүнең абыйсы бик оста ялганчы икән. Агасына охшарга теләп, көннәрнең берендә ул да алдашырга керешә. Мәйданда утырганда болай дип сөйләп китә:
— Искитмәле бер могҗиза әйтим әле сезгә, дуслар: бүген урманда бор болан аттым, ядрәм шуның колагына, мөгезенең бер тармагы
ф ОСЕТИН МӘЗӘКЛӘРЕ
очына һәм арт тоягына эләккән, Ә сунардан кайтканда күктә әнчек өргәнен ишеттем.
Бөтен кеше: «Ялган бу, ялган!» диләр. Шул чакны тегенең алдакчы абыйсы сүзгә керешә:
— Бер дә исегез китмәсен, җәмәгать! Минем энем боланга ул арт аягы белән колагын кашып торган чакта бик төз аткан дип белергә кирәк моны...
— Ә ни өчен күктән эт өргәне ишетелгән? — дип сорый арадан берсе.
— Монысына да исегез китмәсен: әнчекне козгын алган булган, ә көчек исә күкнең биеклегеннән куркып бик каты өрә башлаган...
Ике алдакчы
Лахци белән Тепсыр һәр вакыт бер-берсен алдашалар. Алдауларга бер заман алар шул чаклы күнегә, хәтта үз сүзләренә үзләре ышанмый башлыйлар.
Бер көнне Лахци Тепсырга әйтә икән:
— Минем әтинең ат абзары чамасыз озын булган: бер ишектән кергәндә каплатылган бия икенче ишектән чыкканда инде колынлый икән!..
—Ә безнең,— дип ялгап китә сүзнө Тепсыр,— шулай ук бик озын колгабыз бар иде: яшенләп яңгыр килгәндә, әни куркыныч болытларны шул колга белән минут эчендә таратып өлгерә иде...
— Кая тота идегез соң ул колганы?
— Кая булсын: сезнең ат абзарыгыз чормасында!..
Бәхәстә оттырды...
Саулах исемле абзый шобага салырга яки бәхәсләшергә бик ярата -де. Әмма аның өчен бу беркайчан да тапкырлык яки спорт бәйрәмнәрендә нинди дә булса осталык күрсәтү ярышы булмады. Ул бары тик... ашау һәм эчү мәсьәләсе тирәсендә генә бәхәсләшә иде.
Менә ул бу юлы да, бәхәсләшеп, бер үгез башы ашап бетерде, бер чиләк аракы эчте. Әмма барыбер оттырды: ризыкны корсагы сыйдыра алмаган, күрәсең — Саулах җан бирде.
Аны күмәргә халык җыелды. Менә мәрхүмнең табутын өйдән алып чыгалар. Табут артыннан үкереп елый-елый хатыны атлый. Кулында — бер курҗын аракы.
— Менә шуны да баш астына куегызчы, зинһар, һәр вакыт шулай үтенеп яшәде ул,— ди хатын.
— Син нәрсә,— дип ачуланды аны карт,— матәмне көлке итәрге уйлыйсыңмы әллә? Үзен дөньядан алган агуны шул кешенең баш астына куй, имеш!
— Ярый инде, ярый, кичерегез. Мин бит бер нәрсәдән генә куркам} теге дөньяда исенә аракы төшкәч, кабат бирегә кайтмасын, дип уйлавым иде.
— Алайса, бер бәйләм кызыл борыч та куй инде, ул бит аракыны борычлап кына эчә иде,—дип шаяртты әлеге карт.
«Тузан кагам!..»
Берәү базарга ап-ак итеп дуплаткан тун алып чыга. Ниндидер бер ир заты тунны киеп карый һәм, күрәсең, хуҗадан үч алып калыр өчен, тузанлы җиргә ятып ауный башлый: имеш, эче авыртуына түзә алмый. Тун иясе эшне бик тиз аңлап ала да шаянны таяк белән дөмбәсләргә керешә.
Тавышка халык җыела.
— Ни өчен кыйныйсың син аны? — дип сорыйлар.
— Ә сез яхшылабрак карагыз: мин бит үз тунымның тузанын кагам,— дип җавап бирә тун хуҗасы.
Көтүче куйган шарт
Ниндидер усал бер башлык үз көтүчеләренең берсенә болай дип әмер бирә икән:
— Әгәр син бүген әнә теге ташның тиресен тунап миңа китермәсәң, мин синең үз тиреңне тунатачакмын!
— Яхшы, олуг башлыгым! Синең әмерне бер шарт белән үти алам: мин көтү куып кайтканчы, бүтән хезмәтчеләрең ул ташны суеп куйсыннар.
— Нинди ахмак ишәк син,— дип кычкыра башлык,— кемнең дә булса таш суйганын кайда күргәнең бар?
Ә көтүче аңа әйтә:
— И бөек хуҗам! Суярга мөмкин булмаган ташның тиресен тунатырга теләгән башлык, минемчә, кешеләрнең җирдә иң акыллысыдыр!.
Пешекченең ялгышы
— Повар, повар, мин ике өлеш ит сораган идем, ә миңа берне генә китерделәр.
— Ах, гафу итегез инде: мин аны урталай кисәргә онытканмын бит!..
Ызгыш нидән башлана...
— Әти, ызгыш нидән башлана? — дип сорый бер малай.
— Үзеннән-үзе башлана һәм бик гадәти нәрсә ул,— ди ата кеше.— Әйтик, мәсәлән, безнең сакляга әниеңнең әтисе, ягъни синең бабаң Бибо, килеп керә дә юк-бар сөйләп бәйләнә башлый...
— Йом авызыңны, юньсез! — дип кычкыра малайның әнисе,— минем әти синең шикелле җәнҗалчы түгел ул!
— Мин болай гына, мисал өчен генә әйттем... Ә син үзең ник һәр төшкә тыкшынасың да, ник минем сүзгә кысыласың әле?
— Шуңа кысылам: сүзеңне уйлап әйтә торган бул, телең белея тегермән тарттырып юләр сатма.
— Үзең юләр син! Менә шул! — дип ярсып, ата көше урыныннае сикереп тора...
— Я, җитте сөзгө, ызгыш нидән башланганын белдем инде мин!..— дип, малай еткесе белен әнкәсен тынычландыра башлый.