Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКА ПРОФЕССОРЫ МАНСУР СОЛТАНОВ


ызык нәрсә бу архив дигәннәре. Сиңа кирәкле материалларны кайвакытта еллар буе эзлисең — таба алмыйсың. Ә кайчакта бер дә көтмәгән урыннан көтелмәгән документ килеп чыга...
Менә берничә ел инде, Идел һәм Урал буе халыкларының тарихына багышланган, аларның культура үсешен күрсәткән төрле чыганакларны кызыксынып карап киләм. Монда яшәгән һәр халыкның үзенең гыйбрәтле тарихы бар, патша хөкүмәтенең рус булмаган милләтләрне гасырлар буе төрлечә кысрыклавына карамастан, буыннан- буынга бирелеп килгән шактый бай культура үрнәкләрен дә күрергә була. Тик шулай да Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк элекке Минзәлә өязеннән музыка профессоры чыгуы ярыйсы ук сәер ишетелә, һәм мин дә аның турындагы материалны республикабыздан шактый ерак торган урыннан табармын дип уйламаган идем.
Урал архивларының берсендә эшләгәндә, көтмәгәндә, Мансур Исламович Солта- новка багышланган бер «дело» кулыма килеп керде. Аңа төрле документлар: Солта- новның тормыш юлы турында профессор И. В. Липаев язган кыскама бер очерк, берничә таныклык, Солтановка багышланган 'һәм төрле газеталардан кисеп алынган материаллар, бер истәлек һәм башка кайбер язулар теркәлгән. Алар безнең якташыбыз, музыка профессоры Мансур Солтанозның тормыш һәм иҗат юлын берникадәр яктыртырга мөмкинлек бирәләр.
Ул 1875 елның 25 апрелендә элекке Уфа губерниясе, Минзәлә өязенең Мәчти авылында отставкадагы сотник семьясында туып үсә. Әтисенең дворянлык званиесе алуы аның малае Мансурга ул заманда хезмәт ияләре өчен ябык булган уку йортлары ишеген ача һәм аңа югары белем алырга, үзенең талантын ачарга мөмкинлек бирә.
Башта ул Уфа реальный училищесында укый, анда ук инде, бик тырышып, училище оркестрында флейта һәм башка инструментларда уйный башлый, һәм менә шушы кызыксыну аны 1897-1898 уку елында Мәскәү консерваториясенә китерә. Анда ул флейта классы буенча профессор В. Крейчманда укый. Талантлы егет беренче айлардан ук инструментта уйнау буенча гына түгел, башка теоретик һәм практик дәресләрдән дә бик яхшы бара.
1898 һәм 1899 елларда ул консерваториянең укучылар хорында Веберның «Сихерле укчы» («Волшебный стрелок») һәм Бетховенның «Фиделио» операларын башкарганда катнаша. Ә 1901 һәм 1902 елларда консерватория укучылары кичәләрендә флейтада уйный. 5 курста ул инде, Моцарт, Рубинштейн һ. б. классик композиторларның катлаулы әсәрләрен уңышлы башкарып, тыңлаучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә.
1903 елның 27 маенда Мансур өчен консерваторияне тәмамлау кичәсе дә килеп җитә. Мәскәүнең иң күренекле музыкантлары каршында Мансур Солтанов Ядиссон- ның концерт-фантазиясен башкара, аның уйнавын тыңлаучылар бик җылы каршы алалар. «Новости дня» газетасында музыка тәнкыйтьчесе Семен Кругликов Солтанов- ның оста флейтист булып өлгерүен күрсәтә, аның уйнавына югары бәя бирә.
К
Инструментта зур уңыш белән чыгыш ясавын исәпкә алып, консерваториянең художественный советы Мансур Солтановны «Зур көмеш медаль» белән бүләкли һәм шул замандагы сәнгать уку йортларын бетергәннән соң бирелә торган «Ирекле художник» («Свободный художник») званиесе бирә. Мансур Солтановны Мәскәүнең күренекле симфоник һәм опера оркестрлары җитәкчеләре үзләренә чакыралар. Шулай ук ул солист-флейтист буларак эстрада концертларында да уйный. ф
1906 елны Мансур Солтанов, конкурсны уңышлы үтеп, Мәскәү Зур академия театры ш оркестрына кабул ителә. Ләкин, ни сәбәптәндер, ул монда озак эшләми. Тиздән Ялта 2 шәһәренең симфоник оркестрына эшкә күчә һәм анда шактый гына уңыш казана. <
1912 елны Мансур Солтанов Саратов шәһәре консерваториясенә профессор итеп g чакырыла һәм шушы елдан башлап гомеренең соңгы көненә кадәр монда башта флей. ° та классы, ә аннан соң музыка теориясе буенча да зур педагогик эш алып бара. Шушы о. елларда ук аның флейта өчен язылган махсус күнегүләр җыентыгы Саратов консерва- о ториясе нәшриятында бастырылып чыгарыла. Моннан тыш ул консерваториянең сим- < фоник концертларында, музыка кичәләрендә Бетховен һәм башка классикларның әсәрләрен яратып һәм уңышлы башкара. Ул вакытта Саратовта чыга торган газеталар аның 3 чыгышларын һәр вакыт югары бәялиләр. g
Архив материалларыннан күренгәнчә, Мансур Солтанов татар һәм башкорт көйләрен җыюга һәм эшкәртүгә дә беренчеләрдән булып керешкән музыкантларның берсе.
Чыгышы буенча заманының югары катламыннан булса да, таланты, аң-белеме аны гади халыкка этәрә, чын сәнгатьне халык иҗатыннан да эзләргә кирәклекне күрсәтә, халкына хезмәт итүен таләп итә. Безнең уебызча, профессор Мансур Солтановның эш. чәнлеге, иң беренче чиратта, шушы максатны аңлавы белән кадерле, һәм ул шуннан чыгып бәяләнергә тиеш тә.
Гадәттә яз һәм көз айларын Солтанов үзенең туган авылы Мәчтидә үткәрә. Ул монда халык җырларын һәм көйләрен җыя һәм язып ала. Материаллардан күренгәнчә, халык арасыннан иң оста курайчылар һәм җырчылар аның белән тыгыз элемтәдә торалар, аңа үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр. Архивта булган 3. Шакиров истәлекләре профессор Солтанов эшчәнлегенең бу ягына ачыклык кертергә ярдәм итә.
Истәлекләрендә ул Солтановлар гаиләсен шактый яхшы белүен, алар яшәгән Мәч- тидән 25 чакрым ераклыкта урнашкан Аеш авылыннан булуын яза. 3. Шакиров үзе Казанда берәр уку йортында укыган булса кирәк. Ул һәр елны каникул вакытларында әти-әнисе яшәгән Аешка кайтуын, Мансур Солтановның кыз туганнары Әминә һәм Зөһрә белән якыннан таныш булуын күрсәтеп үтә. Ә Мансур Исламович белән ул беренче талкыр 1914—1915 еллар тирәсендә Азякуль пристаненда пароход көтеп торганда очрашуын әйтә һәм аның белән бергә Кама тамагына кадәр пароходта барулары турында сөйли. Ә аннан Солтанов — Саратовка, 3. Шакиров Казанга китә.
Автор үзенең Мансур Исламович белән ниләр сөйләшкәнен һәм аңардан миләр ишеткәнен язмый. Солтановның үзе янында флейтасы булуын гына искә ала. Мансур Солтановның иҗаты турында 3. Шакиров күбесенчә аның сеңелләре сөйләгәннәрдән чыгып яза. Алар сөйләвеннән күренгәнчә, Мансур халык музыкасын һәм җырларын бик ярата. Мәсәлән, башкорт көйләрен һәм җырларын җыю-эшкәртү өчен ул Бәләбәй өязенә махсус бара торган була. Архивта бер фотокарточка да сакланган. Анда Мансур, өстәл артында утырган килеш, курайда уйнаучыдан башкорт көйләрен язган вакытта төшереп алынган.
Җыелган материалларның бер өлешен Солтанов 1916 елда, эшкәртеп һәм ноталарга салып, Саратовта китап итеп бастырып чыгара. Архивта бу брошюраның бер нөсхәсе теркәлгән. Ул авторга көйләр җыюда зур ярдәм күрсәткән Сәлимгәрәй Сәетхано- вич Жантуринга багышланган. Китапның беренче битенә «Башкирские и татарские мотивы. Записал преподаватель Саратовской консерватории Мансур Султанов, выпуск !• диеп куелган. Ә соңгы битендә шушы ук сүзләр рус шрифты белән татар телендә бирелгән. Китапка профессор кыска гына кереш сүз дә язган. Авторның көйләргә биргән бәясе һәм аларны берникадәр анализлау булганлыктан, ул шактый кызыклы. Сүз башының русчадан тәрҗемәсен тулысы белән китерәбез:
«Бу җыентыкка минем тарафтан Өфе губерниясендә язып алынган башкорт һәм татар мотивлары керде,— диелә анда.— Гадәттә, алар курайда башкарылалар. Бу инструмент рус крестьяннарының агач дудкасын хәтерләтә. Аерма шунда гьжа — ку
РИФ ХӘЯРЕТДИНОВф МУЗЫКА ПРОФ1
райда көй төрле динамик оттенклар биреп уйналырга мөмкин һәм, авазлар рәтенең чикләнгән булуына карамастан, башкаручыга берникадәр дәрәҗәдә күңел хисләрен, тойгыларын чагылдырырга мөмкинлек бирә. Бу мотивлар өлешчә мөстәкыйль инстру. менталь көйләр булып тора, ө өлешчә халык җырларының текстлары белән хисаплаш, мый, аларның көйләрен һәртөрле үзгәрешләр белән кабатлаудан гыйбарәт. Шуның өчен дә аларның һич ничек тә җырлау өчен билгеләнмәүләрен әйтергә кирәк».
Җыентыкка барлыгы 10 көй: «Салават» (бу көйнең ике варианты китерелә), «Көр. ван-сарай», «Коергазы», «Карлыгачкай», «Кабан өсте», «Уңган ирләр», «Җизнәкәй», «Каргалы», «Омская» дип исемләнгән көйләр кергән. Автор аларның нинди темпта уй. науларын һәм нинди үзенчәлекләргә ия булуларын да күрсәтә.
Бу көйләрдән кайберләренең хәзерге концерт репертуарларында очрамавы алар белән кызыксынуыбызны тагын да арттыра.
Мансур Исламович Солтанов 1919 елда кинәттән генә корсак тифы авыруыннан үлеп китә. Бу югалтуны Саратовның музыка җәмәгатьчелеге тирән кайгы белән кичерә.
Профессор И. В. Липаевның язуынча, консерватория профессорлары һәм мәрхүм, нең иҗатын сөючеләр кайгы кичәсендәге чыгышларында Солтановны «күренекле музы, ка эшлеклесе» дип атыйлар.
Мансур Исламович Солтанов Саратовта татар зиратына күмелә.
3. Шакировның күрсәтүенчә, Солтанов җыелган материалларының бер өлешен генә бастырып чыгарырга өлгергән. Профессор үлгәннән соң, аның сеңелесе Зөһрә, мэр. хүмнең васыять язуы нигезендә, аның бай гына китапханәсен консерваториягә тапшыра. Консерваториянең бер профессоры Солтанов җыйган материалларны эшкәртүне һәм бастырып чыгаруны үз өстенә ала.
Бүгенге көндә Мансур Солтанов җыеп калдырган материалларның язмышы ничек? Кем дә булса аларны эшкәртеп бастырып чыгару хәстәрен күргәнме? Әллә алар оны. тылып калган яисә югалганмы? һәм тагын бер сорау: ни өчен аның турындагы мате. риаллар Пермь өлкәсендә җыелган? — Болар хәзергә билгесез.
Бу мәсьәлә безнең татар музыкасын өйрәнүче галимнәрне кызыксындырыр һәм эз. ләнүләргә этәрер дип ышанасы килә. Татар һәм башкорт халыкларының прогрессив культура тарихында халык көйләрен беренчеләрдән булып җыю һәм эшкәртү эшенә керешкән музыка профессоры Мансур Солтановның да, әлбәттә, үз урыны бар.