Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ


«Аларның да су эчәсе килә бит!»
әйге эссе көн. Без кичкә каршы өйгә кайтып керүгә, гөлләребез шиңеп ләшперәеп төшкәннәр. Кичә дә су сибәргә онытылган, күрәсең. Әнисе ашыга- ашыга аларга су сибә башлады. Кече кызым Гөл- нара сорау артыннан сорау биреп, тагылган- сыман, әнисе артыннан йөри:
— Әни, гөлләр ник шиңгән?
алалар.
Шуның белән сүз өзелде. Бераз вакыт тынлык торды. Боларга ни булды икән — тындылар дип залга чыксам, Гөлнара гөл янында кайнаша. Шул арада әнисе дә килеп чыкты. Карасак ни күрик: Гөлнара гөлнең өч ботагын өзеп, гөл төбендәге балчыкка утырткан, дүртенчесен өзеп кайнаша. Әнисе аның ни эшләгәнен күрү белән: «Нишлисең син, кызым!» дип йөгереп янына килеп җитте. Бала, өзгән гөл ботагын кая куярга белми аптырап, куркып калды. Ул бер әнисенә, бер миңа карап куйды. Аннары акланырга тырышып:
— Аларның да су эчәсе килә бит! — диде дә өзелгән гөл сабагын әнисенә сузды.
«Кычкырма, бәбәйне уятасың!»
Күршебез Фатыйма безгә имчәк бәбәен күтәреп кергән. Бәләкәй әле, әнисенең алдында утыра. Булдыра алган кадәр йомшак итеп көлеп мин янына килә башлаган идем, чырылдап кычкырып әнисенә елышты. Беренче генә күрүе түгел бит инде, югыйсә, барыбер миннән курка. Ә менә Гөлнараны күргәч, кулларын сузып, кызымның чәчлә
— Су сипмәгәнгә.
— Аларга су ник кирәк?
— Син дә сусыз тора алмыйсың бит. Алар да шулай сусыз тора алмыйлар.
— Гөлләр дә су эчәмени?
— Әйе, кызым, гөлләр дә су эчә!
— Гөлләрнең авызы юк бит, алар су эчми инде!
— Юк, кызым, алар суны балчыктан тамырлары белән суырып
рен эләктерә һәм аны үзенә таба тарта. Гөлнарасы да бит әле үзенең дә күптән түгел генә сөйләшә башлаганын белми, бәбәй белән бәбәйләрчә кыланган була:
— Әгъга,— ди. Ә тегесе шунда шаркылдап көлә. Алар уйный калдылар, ә мин икенче бүлмәгә чыктым. Бераздан яныма Гөлнара керде:
— Әти, бәбәй оялмый да кешедә имеп утыра!— ди. Бераздан без ♦ Гөлнара
белән әниләре янына әйләнеп кергәндә, бәбәй йоклый иде инде. Гөлнара, аның йоклаганын белмичә, кычкырып сөйләшә башлаган иде, әнисе баш бармагы белән иреннәрен каплады да, башлап «тсс»... диде. Аннары бармагы белән янап:
— Кычкырма, күрмисеңмени, бәбәй йоклый, уятырсың,— дип өстәде. Гөлнара тын калды. Кирәк әйберен пышылдап әнисенең колагына әйтте дә кухняга чыгып китте.
Ун-унбиш минут вакыт узгач, без әнисе белән кухняга кергәндә Гөлнара баштанаяк вареньега чумып өлгергән иде инде. Вареньега батырган бармагын авызына илтеп җиткергәндә генә:
— Әрәм иткәнсең ич күлмәгеңне,— дип, әнисе кычкырып җибәрде. Гөлнара күтәрелеп әнисенә карады. Аннары авызы янына килеп җиткән бармагын яламыйча иреннәренә куйды:
— Тсс... — диде. Аннары вареньеле бармагы белән бәбәй йоклый торган бүлмәгә күрсәтеп, нәкъ әнисе кебек итеп:
— Кычкырма, бәбәйне уятырсың... — дип өстәде.
«Минем белән уйнасын!»
Фәридә Гөлнараны төртеп еккан. Гөлнараның өсте пычрак. Әнисе кызының күлмәген салдыра-салдыра:
— Фәридә белән уйнама, яме!— ди.
Сизелеп тора, кызның Фәридә белән уйныйсы килә.
— Әни, нигә Фәридә белән уйнарга ярамый?
— Чөнки Фәридә начар кыз.
Гөлнара бераз аптырап тора.
— Әйбәт кызлар белән уйнарга ярыймы соң?
— Ярый...
— Ә мин әйбәтме?
— Әйбәт.
— Алай булгач, Фәридә минем белән уйнасын!
«Аюның да ашыйсы килә»
Хәерниса апасы Гөлнараның туган көненә аю бүләк итте. Аю кызыма бик ошады. Ул гел аюы белән уйный башлады, бервакытта да кулыннан төшерми, хәтта шуны кочаклап йокыга да китә.
Бер көнне кич эштән кайтып керсәм, аю идәндә ята. Ялтырап торган борыннары, күзләре боткага баткан. Мин аптырап:
— Кызым, аюыңны ник пычраттың? — дим. Гөлнара аюга борылып та карамый.
— Пычрак түтел ул. Ул — ботка! — ди.
— Нигә аның авызын, күзләрен боткага буядың?
— Буямадым. Мин аны ашаттым.
ҮЗБӘК САТТАРОВ ф КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ
— Нигә аюыңны идәнгә ташладың?
— Ул әйткәнне тыңламады.
— Нәрсәне тыңламады?
— Мин аңа ботканы ашап бетерергә куштым, ә ул ашап бетермәде.
— Ә нигә боткаңны үзең ашап бетермәдең?
— Мин бит үземнекен ашап бетердем.
— Аюың белән икәү ашап бетерерсез әле,— дип, әби миңа ботканы тагы өстәде. Аю шул ботканы ашап бетермәде, ә әби аюны түгел, мине ачуланды.
«Әти дә әнигә ияреп йөри»
Дөнья булгач балалар белән йөрергә ярамаган җирләр дә була. Ия-рүләреннән куркып, балаларга сиздермәскә тырышып, тавышсыз-тын- сыз гына хатын белән ишек төбендә киенеп кайнашабыз. Өлкән кызым Гүзәл безнең киенгәнне күреп алды да, әнисенең күз кысуына карамастан, балаларча беркатлылык белән:
— Әни, сез кая барасыз? — дип кычкырып та җибәрде. Гөлнарага шул гына кирәк тә инде:
— Туктагыз! Чыгып китмәгез, мин дә барам,— дип йөгереп безнең янга килде дә, рөхсәтсез-нисез, ашыга-ашыга киенә дә башлады. Гүзәле дә аңа кушылды. Әнисе дә, мин дә безгә һәр вакыт ияреп йөрергә ярамавын, безнең үзебез генә барып хәл итәсе йомыш барын аңлатырга тырыштык. Аңламыйлар. Әнисе пычратмасыннар, ватмасыннар дип, көн дә бирми торган матур курчакларын да чыгарып бирде, матур рәсемле журналлар да китереп тоттырды, аларның да файдасы тимәде.
Безгә ярдәмгә әбиләре килде:
— Үскән кызлар әнигә ияреп йөрмиләр инде,— диде. Бу сүзнең тәэсире шунда ук сизелде: Гүзәл киенүеннән туктап пальтосын кире элеп куярга омтылган кебек булды. Гөлнарасы да нидер әйтергә дип авызын ачкан иде дә, бер сүз дә әйтми уйланып торды да:
— Әти бездән дә зуррак үскән, ник әнигә ияреп йөри соң? — диде. Үзе тагы да ашыгыбрак киенә башлады.
«Акчаны кайда саталар?»
Яңа универмаг ачылгач, кирәкле әйберләрне дә алырбыз, балаларга яңа кибетне дә күрсәтербез дип, дүртәүләп универмагка килдек. Мондый зур кибетне балаларның беренче тапкыр күрүләре. Халык күп. Товарлар берсеннән-берсе шәп. Нәрсә генә юк монда! Үзләре матур! Балаларның барысын да берьюлы аласылары килә. Нәрсә очраса шуны алып бирергә кирәк аларга. Товар янына килеп туктау белән, икесе дә!
— Әйдә, әни, алабыз! Әйдә алабыз! — дип шаулый башлыйлар.
Шулай күп кабатлана торгач, әниләре:
Шауламагыз әле, акча юк! — дип көрсенеп куйды. Балалар тынып калдылар. Ләкин бераздан Гүзәл кулымнан тарта башлады:
— Әти, дим, әти! Монда бөтен нәрсә дә бармы?
Мин эшнең нидә икәненә төшенмим әле:
Әйе, кызым, монда бар нәрсә дә бар. Бу кибеттә ни теләсәң шуны алырга була, бу бит универмаг,— дим.
— Ә монда акчаны кайда саталар?
— Әйдә, барып күп кенә акча сатып алыйк та, аннан соң безгә күлмәк алырбыз!
«Мин — мәшәкать!»
Тыштан пычранып кергәне өчен әнисе кече кызым Гөлнараны шелтәли :
— Әй, мәшәкать, пычранмыйча уйный гына да белмисең бит!
Шул вакыт Хәерниса апа килеп керде. Гүзәл Хәерниса апасы янына беренче булып килеп җитте.' Гөлнара да, әнисенең әрләвеннән котылырга сәбәп чыгуына шатланып, кунакны каршыларга йөгерде.
Хәерниса апа балаларны бик ярата, алар белән балалар телендә сөйләшә белә. Ул:
— һаман онытам, кем әле шушысы,— дигән булып, Гүзәлгә колачын җәеп килә башлады.
Гүзәл йөгереп килеп Хәерниса апасын кочып алды:
— Карлыгач! Мин бит карлыгач. Әтием миңа «карлыгачым» ди.
Гүзәлнең Хәерниса апасын үзеннән алда «алуына» болай да шелтә өләккән Гөлнараның күңеле кителде. Ул стенага барып сыена башлаганда гына, Хәерниса апасы эшнең хәтәр икәнен сизеп алып, Гүзәлне калдырды да кулларын җәеп Гөлнара янына килә башлады:
— Ә бусы кем соң әле моның, бусы — кем?
Гөлнара башын аска игән, күзләре идәнгә төбәлгән, үзенең яшьләре бәреп чыгарга тора.
Мин дә кызымның кәефен күтәрергә теләп башыннан сыпырдым:
— Я, әйт әле, кызым, Хәерниса апаңа, син — кем? — дидем.
Гөлнара башын күтәрми әкрен тавыш белән:
— Мин — мәшәкать! — диде дә елап та җибәрде.
ОЧЕРКЛАР
КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
1974 ЕЛ, ЯНВАРЬ
«Шулай итеп, вакыт ягыннан төзелеш үзенең өчтән ике өлешен үтте. Узган бишьеллыкта болын, басу һәм куаклык булган урында хәзер двигательләр, тимерчелек, кою, җыю, пресс-рам заводларының барлык төп производство корпуслары диярлек калкып чыкты. Ремонт-инструмент заводы продукция бирә башлады. Төп тематик бурыч та нигездә хәл ителде: гомуми производство мәйданы миллион ярым квадрат метр булган завод корпусларының түбәләре ябылып бетте, аларга җылы бирелде»,— диде КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. Беляев шәһәр партия активы җыелышында ясаган докладында.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Украинаның машиналар төзү буенча уннарча заводы КамАЗның почетлы заказларын үти. Алар арасында Косиор исемендәге Харьков заводы да бар. Аның коллективы: «Камадагы автогигант өчен барлык заказларны срогыннан элек үтәргә!» дигән девиз белән эшли.
Завод мәйданчыгыннан бик төгәл эшли торган ике шомарту станогы дүрт айга элегрәк озатылды. Социалистик Хезмәт Герое Петр Иванович Хухлянскнй җитәкчелек итә торган участок эшчеләре бу заказны тизләтелгән график нигезендә үтәделәр.
Харьков станок төзүчеләре июньдә үк инде камазлыларга зур детальләрне эшкәртү өчен түгәрәкләп шомарта торган ике станок әзерләгәннәр иде, ә 1973 ел ахырында алар бишьеллыкның мөһим төзелешенә мотор детальләрен эшкәртү өчен махсус 19 станок җибәрделәр.
ТАСС, Харьков.
Безнең чынбарлыгыбызда КамАЗның ничек тиз һәм ныклап урнашуы гаҗәп-ләндерерлек. Илдә ел саен меңләгән яңа төзелеш башлана, әмма без аларның исемнәрен белмибез. Гомуми сафта КамАЗ исеме югалып калмады. Бик кыска вакыт эчендә КамАЗ гомуми күмәклек исеменә әверелде. Аның шөһрәте танылган кино артистлар данына тиң, хәтта югарырак та.
•Литературная газета», Мәскәү.
Ремонт-инструмент заводында — Кама автомобиль комплексының эшли башлаган беренче объектында — үзешчән сәнгать коллективлары эшне активлаштырдылар. Күптән түгел генә төзелгән хор рус халык җырларын, совет һәм чит ил композиторларының әсәрләрен бик оста башкаруы белән шөһрәт казанырга өлгерде. Слесарь Николай Нефедов җитәкчелегендәге тынлы оркестр завод цехларында, төзелеш мәйданчыкларында зур уңыш белән чыгыш ясый. Казан консерваториясен тәмамлаган Юрий Лидяев хәзер вокаль ансамбле төзи.
«Советская культура», Мәскәү.
•Татэлектромонтаж» трестының Чаллы монтаж идарәсе коллективы январьның беренче декадасы заданнесен уңышлы үтәде. Айлык задание буенча 200 мең сумлык эш башкарырга кирәк, ә торак һәм культура-көнкүреш объектлары төзүдә катнашучы эшчеләр ун көндә 70 мең сумлык эш башкардылар. Л. Быков һәм ’ А. Закиров җитәкчелегендәге бригадалар алда бара. Алар хезмәттә һәм бишьеллыкның мөһим елы социалистик ярышында бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Пермь-Ижевск газ үткәргечен төзүчеләр корыч торбаларның соңгы километрын эретеп ябыштыра башладылар. Төмән өлкәсендә чыга торган газ 247 километр озынлыгындагы җир асты юлыннан Көнбатыш Урал аша Удмуртия башкаласына киләчәк.
Элек Удмуртия зәңгәр ягулыкны тугандаш Татарстаннан ала иде. Хәзер газ Миннебай-Ижевск газ үткәргече буйлап кире якка таба агачак. Себер газы бу магистральдән Чаллыга юнәләчәк.
Магистральне төзү — халыкларның тугандаш дуслыгының тагы бер чагылышы. Монда руслар, башкортлар, татарлар, удмуртлар иңгә-иң торып эшлиләр. Украина, Россия Федерациясе һәм башка союздаш республикаларның машина төзүчеләре төзелешкә югары җитештерүчән хәзерге заман машиналары һәм агрегатлары җибәрделәр.
ТАСС, Ижевск.
•Камадагы автогигант төзелешенең Коммунистлар партиясе таләпләре рухында оста хуҗалык итү, производствоның эффектлылыгын күтәрү үрнәге булачагына нык ышанабыз. Башлана торган ел зур йөкле Кама автомобилен чыгаруга хәзерлекнең әһәмиятле этабы булачак.
Бөек Октябрь ачкан безнең перспектива — тыныч төзелеш перспективасы. Сез, Кама автомобиль комплексын төзүчеләр, күп миллионлы төзүчеләр армиясенең беренче сафларында барасыз. Башкалар сезгә тигезләнәләр, сездән өйрәнәләр. Бөек төзелеш байрагын югары тотыгыз, билгеләнгән юлдан ныклы адым белән барыгыз!
Кадерле камазлылар! Яңа ел белән чын күңелдән тәбриклибез, хезмәттә һәм укуда яңа уңышлар, шәхси тормышыгызда бәхетләр телибез!» — Бу юллар беренче бишьеллык геройлары Алексей Стаханов, Петр Кривонос, Мария Виноградова, Александр Бусыгин, Иван Гудов хатларыннан китерелде.
КамАЗ төзелеше башланганнан соң Полтаваның төньяк читендә 30 мең квадрат метр мәйданда автоагрегат заводының яңа цехы корпусларын салуга керештеләр. Монда «КамАЗ» автомобиль прицепларының тормоз һәм күтәрү системалары өчен узеллар һәм аппаратуралар җитештереләчәк. Цехны тизрәк төзергә карар иткән төзүчеләр коллективында башланган социалистик ярышта «Харьковстальконструк- ция» трестының 120 номерлы Кременчуг төзелеш идарәсе монтажчылары беренчелекне алып торалар.
ТАСС, Полтава.
Смоленскидан килгән иҗади работниклар группасы: шагыйрь Юрш! Пашков, СССР Язучылар союзының Смоленск бүлеге җаваплы секретаре Алексей Мишин, прозаик Нина Семенова һәм композитор Николай Писаренко Чаллыда кунак булдылар. Алар төзелеш мәйданнарына бардылар, тулай торакларда очрашу кичәләре үткәрделәр, ремонт-инструмент заводында чыгыш ясадылар.
Сәнгать белгече, Мәскәү дәүләт филармониясе лекторы М. М. Гринберг «Төзүчеләр» клубында, вак күзәнәкле бетон заводы поселогында һәм «Энергетик» культура сараенда музыка турында лекцнялар укыды.
«Социалистическая индустрия*
на строительстве Камского автозавода*.
Алма-Атаның түбән вольтлы аппаратура заводы КамАЗ төзүчеләрнең беренче заказын үтәде. Электр энергиясен бүлүче иң яңа конструкциядәге йөзләп аппаратура Чаллыга озатылды. Предриятиедә элек чыгарылган җайланмага караганда аның эш ресурсы ике тапкыр югарырак, чыдамлыгы да артыграк.
Бишьеллыкның дүртенче елында Кама автогигантын төзүчеләр өчен шундый меңләгән җайланма әзерләнәчәк. Предприятиедә продукция чыгару срокларын кыскарту өчен эчке резервлар эзләү дәвам итә.
ТАСС. Алма-Ата.
Казанның сынлы сәнгать музее КамАЗ төзүчеләре өчен ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Лывин картиналарыннан күргәзмә оештырды. Күргәзмәне ачканда рәссам иҗади планнары белән уртаклашты. «Буровой янында», «Бөгелмәгә юл». «Кечкенә култык». «Соңгы кар» картиналары өстендә ничек эшләве турында сөйләде. Аларның барысы да Татарстанда эшләнгән һәм туган якны поэтик төсләрдә сурәтлиләр.
«Советская культура». Мәскәү.
...Ремонт-инструмент заводында киемнәр күргәзмәсен зур кызыксыну белән каршы алдылар. Автомобиль промышленносте министрлыгы соравы буенча ВИА- легпромның махсус киемнәр бүлеге 48 модель күрсәтте. Алар арасында утка чыдамлы. сварщиклар кия торган, гомуми кулланыштагы киемнәр бар иде.
...«Главмосстрой»ның төзелеш идарәсе коллективы 1973 елның 17 декабренда 23/03-Б тулай торагын эксплуатациягә тапшырды. Моның белән ул еллык тематик заданиене срогыннан элек үтәде — КамАЗ өчен 270 мең квадрат метр тулай торак тапшырды.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Төзелеш үзенчә, сопроматтагы кебек, яшь инженерларны «сугуга, бөгүгә, өзүгә» сыный, шәхес буларак сыный. Төзелеш вузларны да сыный. 1973 елда «Кам- гэсэнергострой»да гына да югары белемле 300 яшь белгеч бар иде. Шулар арасын нан эштән качучы берәү дә булмады диярлек. Төзелештәге бу факт югары мәктәпләрне тәмамлаучыларның гражданлык ягыннан өлгерүен күрсәтә.
Хәзер илнең күпчелек вузлары, бигрәк тә географик һәм административ бәйләнештә булганнары, КамАЗга исәп тота. Казанның авиация һәм төзүчеләр институтлары шундыйлардан.
Казан галимнәре үзләренең эшләрен КамАЗ проблемаларына бәйләп хәл итәләр. КАИда автомобиль төзелеше өлкәсендә. КИСИда бу тармак предприятиеләрен төзүдә фәнни тикшеренүләр алып барыла. Студентларның курс һәм диплом проектлары реальрәк була баралар һәм шул ук проблемаларга багышланалар.
Камада яңа завод, яңа шәһәр генә үсми. Монда булачак «альма матер»ның — вузның беренче ташлары салына. Илнең фәнен һәм культурасын үстерү өчен күп нәрсәләр эшләгән Казан, иске университет шәһәре — вузның «кендек әбисе».
«Молодой коммунист*. Мәскәү.