Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭШЧЕ КОЛЛЕКТИВ НИЧЕК ТУА


амил Бикчуринның бу өсә- ре тиз телгә керде. «Каты токым» романы XVII Владимир Чивилихин тәрҗемәсендә «Москва» журналында күренүгә 2 Россия Федерациясе язучылары союзының 70 нче еллар прозасындагы яңалык темасына багышланган киңәйтелгән пленумында тикшерелде, Татарстан язучыларының VIII съездында да LU. Бикчурин романы соңгы еллар татар прозасында эшче темасын күтәргән әсәр-ләрнең уңышларыннан берсе дип билгеләнде.
Башыннан күпне кичергән, бишенче дистәсенә күптәннән аяк баскан, чирек гасыр әдәби хезмәт белән яшәп һәм басылып килсә дә, бетен союз укучысына моңарчы бик аз билгеле булган язучының бу әсәренә шушындый зур игътибарны нәрсә белән аңлатырга соң?
Ш. Бикчуринның әсәре разведкачы бораулау бригадасының көндәлек хезмәте һәм тормышы хакында сөйли. Автор — Татарстан нефтенең үзәге Әлмәт районы Миңнебай авылында туып үскән кеше — үзе сурәтли торган чынбарлыкны бик яхшы белә. Ул күп еллар буе башта эшче, аннары нефть объектлары төзелешендә инженер булып эшләгән, инде күптәннән нефтьчеләр шәһәре Лениногорскида яши. Романдагы чынлык атмосферасы, ышандыру көче әнә шуннан килә, һәм аны әсәрнең беренче битеннән соңгысына чаклы тоеп торасың.
Автор нефть разведчиклары хезмәтенең үзенчәлекләрен, аларның урыннан-урынга туктаусыз күченеп йөрүләр, көн итүдәге көйсезлек, тәүлек буена вахтада торулар, тәэминаттагы төрле өзеклекләр белән бәйләнгән шактый чуар, тынгысыз, әмма романтика, хәтта поэзия дигән нәрсәдән дә мәрхүм булмаган
XVII Шамил Бикчурин «Каты токым». Роман, Татар телендә. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1974 ел
’ «Москва» журналы. N» 2—3. 1974 ел, Вл, Чивилихин тәрҗемәсе
тормышларын җанлы һәм табигый итеп күрсәтүгә ирешкән.
Ләкин ул үзенең максатын эшче профессиясе вәкилләреннән берсенең тормышын һәм хезмәтен сурәтләү белән генә чикләми. Максат зуррак һәм мөһимрәк — ул эшче коллективының ничек аякка басып, ныгып китүен күрсәтергә тырыша, аны күмәк эш, иҗтимагый хезмәт про-цессында шәхеснең рухи үсеше, кристаллашуы кызыксындыра, һәм менә шушы ахыр максат әсәргә масштаблылык бирә, тирәнлек өсти.
LU. Бикчурин романы эшче темасына язылган күп әсәрләрдән аерылып тора. Аның барлык персонажларны үз тирәсенә туплаган төп герое юк. Ул язмыш яки биография романы түгел, ә вакыйга романы. Әсәрнең үзәгендә баш герой урынында бетен бер бригада хәрәкәт итә. Бригада эшчеләренең башкарган хезмәте: чираттагы скважинаны бораулау, авария һәм аннан чыгу вакыйгасы, уңышсызлыкка очрау, яңадан эзләнү һәм, ниһаять, җиңүгә ирешү, перспективалы яңа нефть ятмасын ачу — болар барысы бергә сюжетны хәрәкәт иттерүче пружина вазифасын үтиләр.
Ш
Ромен нефть эзләүче бригаданың яңа •ноктага» күчү күренешеннән башлана. Эчке монологтан файдаланып, автор бригададагы һәр кешенең шәхси уйларын, кычкырып сөйләнми торган план-ниятлә- рен ачып бирә, һәм шунда гаҗәпкә калдырырлык бер нәрсә билгеле була: монда беркем дә диярлек үз эшеннән канәгать түгел икән, мастерны да, бер-берләрен дә •нэп бетермиләр, һәркайсы диярлек бригададан китү уе белән йөри. Берәве укырга, белемен күтәрергә тели, ләкин туктаусыз күченүләр хәтта урта мәктәпне тәмамларга да мөмкинлек бирмәгән. Икенче берәү спорт ярата, ярышларда катнашу түгел, күнегүләр ясарга да шартлар булмавына эче поша. Өченчесе туган якларын сагына. Дүртенчесе, Мотгәрәй дигәне, күптән түгел мактаулы комбайнчы булган, тик председатель белән ачуланышып, колхоздан китеп барган. Ә яңа эшкә һич тә күңеле ятмый...
«Чегән тормышы» итәк күрү белән күзе майлана торган Фәрхетдингә ошаса ошый. Ул әнә егерменче кеше итеп блокнотына «чираттагы корбанының» исемен язып куйган. Аңардан кала, тагын казакъ Үскенба- е« эшеннән канәгать: ул тырышып калым җыя һәм алачак хезмәт хакы белән генә Кызыксына. Мастер Зөбәеровка шомланырлык урын бар. «Санап карасаң, бер тепле кеше дә юк бит бригадада. Берсе дә торырдай, эшләрдән түгел»,— дип уйлый ул.— Түзә алмам. Исән-имин Язтургайда- гы скважинаны тәмамласам, ташлыйм барысын к чорту! Китәм Ибраһим-задә янына... керәм үзенә гади бораулаучы булып, эшлим кайгы-хәсрәтсеэ...»—дип ният кора.
Романдагы вакыйгалар 50 нче еллар башына, Татарстандагы нефть ятмаларын үзләштерүнең башлангыч чорына туры килә. Ул вакытта тәҗрибәле нефтьче кадрлар да, куәтле техника да җитешми, транс- порт-мазар да азраи иде. Бригаданы төзегендә Зөбәеровка сайланырга мөмкин булмады, кеше аз иде, кайда кем туры килсә, шулерны җыйды. Бригада белән без иң киеренке бер чорда очрашабыз: я нөрсе булса да булып калачак, я бригада таралып китәчәк. Әсәрдә драматизм, вакыйга киеренкелеге шулай туа һәм бу киеренкелек ниндидер ясалма алымнар, тышкы эффектлардан башка да укучыны кызыктырып, күңелен тартып тора.
Язучы күмәк хезмәт процессында, авыр-лыкларны бергә күтәрешеп, бергә кичереп атлаганда кешеләрдә бер-берсенә ышаныч ныгуын, ихтирам хисе уянуын, элек яшеренеп яткан потенциаль мөмкинлекләр ачыла барып, шәхеснең яңа сыйфатлар белән баюын төгәл һәм ышандырырлык итеп күрсәтә.
Романда шаккатырырлык вакыйгалар юк. Хәтта катламда инструмент кысылып калу кебек авария дә ниндидер гадәттән тыш вакыйга буларак түгел, ә нефть эзләүчеләр тормышында еш кына очрый торган бер күңелсез хәл итеп тасвирлана, һәм тормыш шартларының нәкъ менә шушындый гадилеге эшчеләр коллективында яшәүче һәр кешенең күңелендә үсә барган рухи үзгәрүләрнең мәгънәсен тир»-
Автор әсәрендә кагылып киткән проблемаларның берсе — коллектив һәм җитәкче проблемасы. Мастер Зөбәеров бригадада эшне тәртипкә салу өчен бөтен күңелен биреп тырыша. Ләкин аның әле тәҗрибәсе аз. Шунлыктан үзенең укытучысы, бораулау остасы төркмән Ибраһим-задәнең гадәтләренә, аның эш стиленә иярә, Ибраһим-задәнең чын мастер «кыядан кати, таудан биек» булырга тиеш, дигән сүзләрен кабатларга ярата. Ләкин бригада членнары бу ясалмалылыкны, аның үз кул астындагы кешеләр белән мөгамәләсендәге фальшьны, әлбәттә, сизми калмыйлар. Безнең заманның социология теле белен әйткәндә, Зөбәеров әлегә формаль лидер, формаль җитәкче генә. Чын лидерлыкны яулап алу өчен аңа бик күп көч сарыф итәргә туры килә.
Бу процесста мастерның хатыны Рейве үзенә күрә бер «катализатор» ролен уйный. Көннәрнең берендә имчәк баласын күтәргән килеш ул ире янына, җилләр уйнап торган палаткага килеп керә, башта җәйге ял вакытын үткәргәнче генә днве дә, шунда торып та кала. Хатын-кызга хав сизгерлеге һәм күзәтүчәнлеге белән уа бораулап үтелгән метрлар саны, план күрсәткечләре аша ире күреп бетермәгән нәрсәләрне дә күрә башлый. Сак кына, җай белән генә ул аны кешеләр бел*н яхшырак мөгамәлә итәргә, игътибарлырм булырга, аларның ихтыяҗларын якыннан белеп торырга өйрәтә. Рәйсә монда яши башланганнан бирле буйдак ирләр сүзне үлчәбрәк әйтә, тышкы кыяфәтләренә игътибарлырак була башлыйлар. Коллектив эчендәге атмосфера үзе үк ничектер ҖВ1- лынып, ямь кереп киткән төсле була.
Бу җәһәттән казакъ егете Сапарбай Үа- кенбаев вакыйгасы бик характерлы. Ул тив
бер максат — калымга түләнергә тиешле кырык-илле мең сумны (иске акча белен) тизрәк җыю теләге белән яши, икешәр смена рәттән эшли, тамагын да кыса, ки* ем-салым да алмый, ике ел инде тиешле ялын да файдаланмый. Мастерны бу хәл еллә ни борчымый — эшен әйбәт башкаргач, шул җитмәгәнмени? Әмма Рәйсә ирен егетне отпускага, кәләше янына җибәрергә күндерә. Мастер бу эшкә бик авырсынып кына ризалык бирә, чөнки болай да кеше җитми, аннары ул Үскенбаевның кире кайтуына да ышанып бетми. Ләкин, озак та үтмәстән, Саларбайга дигән кә-ләшнең әллә кайчан ниндидер офицерга ияреп китеп барганлыгы, хәйләкәр туганының, «калым» дигән булып, моңардан акча суырып ятканлыгы мәгълүм була. Са- парбай бригадага кире кайта һәм, ни гаҗәп, хәзер аны хезмәт хакына чыккан ак-ча суммасы түгел, ә бораулауның барышы кызыксындыра, ул бергә эшләгән Һәм тугандай якын булып әверелгән иптәшләрен сораша.
Кадермәтнең рухи дөньясында да җитди үзгәрешләр бара. Ул кайчандыр хаксызга рәнҗетелгән авыр язмышлы кеше. Харак. теры белән кызу канлы, төксерәк булса да, үз эшен бик шәп белүче һәм җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак ачыла бара, бригада каршында ихтирам яулый. Мастер Зөбәеровның да кешеләр белән эшләү стиле сизелерлек үзгәрә.
Алка композициясе методы буенча яңа «ноктага» күчү күренеше белән төгәлләнүче романның ахырында без тагын әсәр геройларының эчке монологлары белән очрашабыз. Кешеләре шул ук һәм шул ук түгел дә. Бергә эшләгән айлар, бергә кичергән авырлыклар, җиңү шатлыгы эзсез югалмый. Әйтик, эшчеләрдән берсе Нәҗип элеккечә үк укырга китү турында хыяллана, Еланскийның да спорт белән саташуы кимемәгән. Әмма коллективизм тойгысы, бер-береңә ышану, зур һәм мөһим эштә үзеңнең кирәклегеңне тою хисе өстен чыга.
Мастер Зебәеров элеккечә үк үз-үзеннән канәгать түгел, ләкин шулай да бригадасындагы кешеләр турында алай күңелсез һем начар уйламый. Хәер, бригада кешеләре дә Зөбәеровның Ибраһим-задәдән мим түгеллеген аңлаганнар инде; әйе, ким түгел, әмма бөтенләй башка кеше ул.
Шулай итеп, кешеләрнең аңында бар- килгән үзгәреш, рухи һәм әхлакый үсеш процессы авторның игътибар үзәгендә тора. Күңелләрдә бара торган шушы рухи хәрәкәт, шушы яңару очраклы рәвештә бергә туры килгән чуар төркемне уртак максат өчен көрәшүче бердәм хезмәт коллективы итеп берләштерә. Авторның уңышын мин, барыннан да бигрәк, шушы коллективның психологик яктан дөрес булган, социаль яктан гомумиләшкән, һәм шул ук вакытта индивидуаль-анык портретын тудыруда күрәм.
Дөрес, күңелдә канәгатьсезлек хисе калдыручы моментлар да романда юк түгел. Әйтик, Тин-Тинычның Вал яга мәхәббәтен сурәтләгән битләр миңа ясалма булып тоелды. Миңа калса, элекке диңгезченең «Огонек» тышлыгында күргән кыз рәсеменә гашыйк булып йөрүен автор артык җитди төсләрдә күрсәтә. Тин-Тинычның шул «хыял кызын» нефтьчеләр сле-тында очраклы рәвештә очратуы кебек күренешләр бик үк ышандырмый. Гомумән дә, бу мәхәббәт тарихына шул дәрәҗәдә үк җитди карау, күңелне артык нечкәртү урынсыздыр. Ул җиңел елмаю гына тудыра. Романның ахырына таба автор төрле кытыршылыкларны шомартырга, яз-мышларны бизәргә ашыккан. Монда алдан уйланган максатка ансат һәм җиңел генә ирешергә омтылу үзен сиздереп куя.
Әсәрнең прозаик Владимир Чивилихин тарафыннан башкарылган русчага тәрҗемәсен татарча нөсхәсе белән чагыштырганда, тәрҗемәченең үз вазифасын җаваплы һәм намус белән үтәгәнлеге күренә. Тәрҗемә төп нөсхәгә бик якын — формаль яктан түгел, ә стиле, эчке рухы белән, эшлекле, бераз сүлпән дип әйтерлек, тышкы яктан битараф тоелган хикәяләү манерасы белән якын. Урыны-урыны белән тәрҗемәче ике-өч фразаны бергә куша, абзацларны кыса, башка очракларда, киресенчә, кайбер психологик нигез- ләү-исбатларны ачыклый төшәргә, киңәйтергә тырыша, һәм моны мин тәрҗемәченең үз-үзенә артык ирек бирүе димәс идем.
Авторлыкка нигезләнгән тәрҗемә иң яхшы дигән үрнәкләрендә автор белән үзенә бертөрле иҗади хезмәттәшлеккә әверелде. Талантлы тәрҗемәче (әгәр ул бу очрактагы кебек танылган һәм үзенчәлекле каләм иясе булса, бигрәк тә) әсәрне бер телдән икенчесенә күчерүче булып кына калмый, авторга файдалы киңәшләрен дә бирә, аерым төзетүләр кертә, әсәрне тиешле дәрәҗәгә җиткерергә
булыша. Мәсәлән, татарча вариантта Мот* гәрәй бригадада бөтенләйгә кала. Тәрҗемәдә исә ул үзенең характер лейкасына тугрылыклы һәм бетен әсәргә ярашлы рәвештә, сөймәгән эшен ташлап колхозына кайта.
Шулай ук Тин-Тиныч һәм Валя линиясе дә тәрҗемәдә табигыйрак бер төс ала. Авторның ризалыгы белән эшләнгән һәм әсәрнең тәэсир итү көчен үстерә торган мондый үзгәрешләрне хупларга гына мөмкин. Бу үзгәрешләр вакыты белән әсәрнең татарча вариантына да керер дип уйлыйбыз.
Тагын шул: «Мәскәү» журналы редакциясе һәм тәрҗемәче әсәрнең русча вариантын дөньяга чыгаруда мактауга лаек өлгерлек күрсәткәннәр. Тәрҗемә рус укучыларына романның журнал варианты басылып чыкканнан соң ел ярым эченде һәм әсәрнең туган телендә китап булып чыгуы белән бер үк вакытта килеп җитте. Гадәттә бу ике арада 2—3 ел үтә һәм котылгысыз дип исәпләнелә, ә кайвакыт ул исә 5—6 елга сузыла иде. Ни әйтәсең, роман мондый өлгерлеккә тулысынча лаек.