Логотип Казан Утлары
Очерк

БҮГЕНГЕ БАТЫР


өдәррис энең үлде, җирләшергә кайт»,— дигән хәбәр килде Галимуллага туган авылы Мирҗәмнән. Күпме генә баш ватса да, энесенә ни булганын күз алдына китерә алмады: «Сукса тимер өзәрлек егет иде бит Мөдәррис, һич кенә дә башка сыймый».
— Ә табигать башкарак инде анда, ә?
— Юк, энем, шәһәрдә дә шул ук ай, шул ук кояш, шул ук таби-гать. Тик күрә генә белергә кирәк.
— Ә менә мин, абый, шәһәрдә яши алмас идем...
— Ни өчен. Мөдәррис?
— Кем әйтмешли, атларсыз — миңа дөнья сансыз.
— Ә мин, энекәш, корыч атларны, корыч кошларны күңелгә хуш күрәм.
— Мондагы болын, мондагы елга юктыр ул беркайда да. Шул елгадан минем бахбайларым су эчә...
Аннары Мөдәррис үзе караган һәр аты турында аерым итеп сөйләде: «Имеш, бу җирән кашка узган елгы сабан туенда баш килде, ә теге бурлысы өч ел элек... Монысын ломовой диярсең — куәте белән бер тракторыңа торырлык. Урманнан агачларны эһ тә итми тартып чыгара... Син икенче елга сабан туена кайт әле... Безнең як бит ул элек-электән шау-гөр килеп торган як. Ата-бабаларыбыз ярминкәләр оештырган... Төрле матур ефәк, хәтфә, комач тукымалар, болыныбыз шикелле күз чагылдырырлык келәмнәр сатканнар. «Арча» — асламчы дигән сүз икән ул. Беләсеңме, моны кемнән ишеттем: бер карт чуваштан. Арча базарына кәрзиннәр сатарга килгән иде. Миңа «асламчы» сүзе бик тә ошый, мин аны үземә кушамат итеп алам әле. Бүгеннән син миңа асламчы дип әйт, яме?.. Ә мин сиңа тылсымчы дип эндәшермен. Тылсымчы икәнеңне беләм бит мин синең. Балчыктан сыбызгы, калайдан тартма, тимердән курай ясый беләсең бит син, абый... Заводтан эшләп кайткан кураең өчен рәхмәт. Курай уйнап үземне танытырга өйрәтәм әле мин бахбайларымны... Истәлеккә син
М
Аның энесе колхозда ат караучы иде. Җәй көннәрендә авылга кайткан саен абыйсын Мөдәррис Үзе белән кырга атлар сакларга алып чыга торган иде. Кырдагы соңгы очрашу Галимулла **-**ijAAU’ хәтерендә нык сеңеп калды. Җәйге матур вакыт... Серле төн, чикерткәләр черелди, черкиләр безелди. Елга тып-тын, гүя ул ике туганның үзара сөйләшүләрен тыңлап тора:
— Шәһәрдә дә ай шундый тулы һәм матурмы, абый?
— Әлбәттә.
калдырган алмазыңны саклап тотам. Син бит малай чагыңнан ук кеше өйләренә тәрәзәләр куя идең... Инде менә самолетлар төзү заводында эшлим дисең. Барып чыгам әле мин дә син эшләгән заводка. Син яраткан корыч кошларны күрәсем килә...»
Мөдәррисне җирләгәч, заводтан бер-ике көнгә генә сорап киткән булса да, энесенең балаларын калдырып шәһәргә китәргә ашыга алмады Галимулла. Ул караган атлар да: «Инде без кемгә калдык? Безне кем ашатыр, эчерер?» дип карыйлар кебек иде. Мөдәррис бит ат өчен үлеп тора иде. Аның фаҗигале үлеме дә шул ат аркасында булган икән...
Көчле яңгыр явып елга ташыган чакта, Мөдәррис печән төялгән олау белән суга килеп кергән: абзарда ябылып калган атларын ашатырга вакыт җиткән булган. Шуларга печән чабып кайтарыр өчен иртән-иртүк чыгып киткән ул. Печәнне чалгы белән чапкан, таптап- таптап олауга төягән. Кинәт чиләкләп яңгыр ява башлаган. Яңгыр түгел, таш яуса да, атлары янына кайтырга карар кыла Мөдәррис. Менә ул аты белән елгага килеп кергән. Яшен яшьни, күк күкри, җил- давыл дулый икән. Елга уртасында кендек чыгып, Мөдәррис печән төялгән олау астында калган. Моны сизгән ат авылга чапкан, урамнар буйлап кешнәп йөргән: хуҗасын коткарыр өчен шулай кешеләрне җыеп, аларны үзенә ияртеп һәлакәтле урынга алып килгән. Хәвефле кешнәгән тавышны ишеткән атлар да җыелышып елга буена чапканнар. Бөтен авыл мәхшәр килгән. Ыгы-зыгы беткәч, атлар башла-рын салып, конюшняга кайтканнар. Хуҗаларын коткара аямаганлыкны, судан мәете генә табылуын сизгәннәр булса кирәк...
Энесе яраткан шул малкайларны ташлап китә алмыйча шактый вакыт яшәде Галимулла туган авылында. Малай-шалайларны ияртеп, атлар белән кырга чыкты, учаклар якты, айлы кичләрне, чулпанлы таңнарны күрде, кошлар сайравын, наратлар шаулавын тыңлады. Кара урманнан хәтта шүрәле килеп чыгар кебек иде аңа. Бәләкәчләрне ат өстендә йөрергә өйрәтте, «Пугачев һәм Бәхтияр Канкаевлар белән патша гаскәрләре арасында «кылыч сугышы» оештырды — тал чыбык «кылычлар» туктаусыз чыжылдап торды. Учак янында шәһәрдә үзе ишеткән завод эшчеләрнең җырларын җырлады, шаулы урман да шуны тыңлап тын калгандай тоелды. Тукай-Кырлай якларында һәр үлән, һәр яфрак сихәтле — шифалы булып күренде аңа. Тик менә Мөдәррис кенә юк инде...
Кеше — җир улы, табигать баласы, ләкин бер табигать кенә яшәтми икән аны, үзең яраткан, күңелең тарткан, сине кеше иткән һөнәр дә кирәк икән. Ә андый һөнәр Галимулла өчен фрезерлык хезмәте иде. Ул моны заводтан аз гына вакыт булса да читтә яшәгәндә, йолдызлар белән, табигать белән икәүдән-икәү серләшкәндә-киңәшкәндә аңлады. Нигәдер авыл өстендәге барча йолдызлар аны һаман да Казанга, заводка, корыч кошлар күтәрелгән җиргә чакырып торды сыман. Фрезерлык Галимулланың патшалыгы, алай гына да түгел, әкият пат-шалыгы, хыялы-уйлары иде. Юк, ул кыр-дала баласы түгел, ә завод- кала баласы. Иген игеп түгел, ә металл, тимер эшкәртеп ашаган икмәге тәмлерәк тоелды аңа. Туган җир туфрагын тимер сабан, корыч машиналар белән эшкәртү турында ата-бабалары да гомер-гомердән хыялланган бит. Сугыштан соң туган ил җирләре моны җан авазы белән сорый кебек тоелды... Ә сугыш елларында күпме туфрак сөрел- ми-эшкәртелми ятканы Галимулланың хәтерендә. Сугыш башлангач, ул мәктәп балалары белән бергәләп бәрәңге алды, басуда башак җыйды. Ул елларда кеше, ат, үгез урынына җигелеп, сука тартты, урман ташыды... Берсе дә, берсе дә онытылмый — авылдан-авылга барып укып йөрүләр дә, ФЗӨга китүләр дә...
Төшендә күргән бер кыз сәбәп булды аның ФЗӨга китүенә. Аны шәһәргә-заводка шул чакырды:
— «Батырым! — дип әйтте беренче сүзен кыз.
— Нәрсә, матурым?
— Тукай батыры шүрәлене җиңгән, ә менә син шундый көчле була ♦
аласыңмы? Е
— Була алам. н
— Алайса, менә сиңа балта, бер сугуда имәнне аудар.
Галимулланың кизәнүе булды, агач гөрселдәп җиргә егылды. К
— Көчле икәнсең! Инде менә сиңа чәч калынлыгыдай корыч чы- s
бык, шуны өз... <
Егет куллары белән тартып та, ташлап та карады — барып чыкмады. *
— Булмый. ®
— Алайса, шушы агачны сырлап бир... с
— Менә! — диде егет матурлаганагач кисәген кыз кулына =
тоттырып. £
— Матур! Ә хәзер тимерне сырла...
— Булмый, — диде Галимулла.
— Ә менә барысын да булдыра торган урын бар,— диде кыз =
елмаеп. “
— Кайда? *
— Шәһәрдә, дөресрәге, заводта. Анда хәтта корыч кошлар ясап һавага очыралар... Җитмеш төрле һөнәр белүчеләр үсә. Син, егетем, җитмеш төрле һөнәр башкара алгач, мине эзләп табарсың, яме?.. Әлегә хуш!..»
Кыз, шулай дип, китте дә югалды. Өендә шикелле булып тоелды бу сөйләшү Галимуллага.
Өстенә фуфайка кигән, юл капчыгы аскан Галимулла Казанга килде. Сораша торгач, ул авиация исеме белән аталган бер заводка килде. Капка янында бер кызый басып тора иде. Заводка чакыручы, җитмеш төрле һөнәр турында сөйләүче чибәр булып күренде ул егет күзләренә. «Синең сүзне тыңлап килдем... Син бит мине корыч кошлар белән сихерләдең»,— дип әйтәсе килде Галимулланың.
— Корыч кошлар ясаучы завод шушымы инде? — диде ул.
— Юк, монысы түгел, икенчесе. Биредә 'моторлар гына ясала, ә тегендә самолет үзе эшләнә. Үз кулларың белән эшләп чыгарган самолетны күрүләре ни тора: күңелең әйтерсең үзе дә канатланып, күккә оча. Сөенеп туя алмыйсың!
— Ә мине шунда алырлар микән?
— Ник алмасыннар ди, алырлар. Анда директор бик тә шәп кеше.
— Шәбен шәптер дә... Ләкин аның янына ничек узарга?
— Директорның секретаре минем ахирәт кыз, ул сөйләшер.
— Кирәкмәс. Минем үз телем дә бар ич... Тотам да керәм.
Кыз елмаеп куйды: «Тырышып кара, булдыра алырсың микән?»
Юк, авылдан яңа гына килгән егет монысын булдыра алмады. Аны проходнойдан уздырмадылар, пропуск сорадылар. Ә заводта эшләмәүче кешегә андый документны кем бирсен?
— Я. егетем, директорда булдыңмы? — диде кыз Галимулланы тагын күреп.
— Юк, кертмиләр икән...
— Син, алайса, кадрлар бүлегенә бар, теләгең-хыялыңны сөйләп бир. Һөнәр үзләштерәсем, корыч канатлы кошлар ясыйсым килә, диген. Минемчә, сине алырлар. Мондый яшь егетлар заводка бик тә кирәк.
Галимулла кадрлар бүлегенә килде, үзен эшкә алуларын сорады.
— Нинди дә булса һөнәрең бармы соң?
— Юк, — диде егет ык-мык итеп.
— Алайса, сине ФЗӨга җибәрәбез.
— Нәрсә соң ул ФЗӨ?
— Синең кебекләрне һөнәргә өйрәтү мәктәбе.
«Ике куллап риза — җибәрегез генә, рәхмәт төшкерләре!» — дип әйтәсе килде егетнең.
Галимулла фрезерлык һөнәренә, әкияттәге шикелле, көн өйрәнде, төн өйрәнде, мөстәкыйль рәвештә җайланмалар эшләүгә иреште. Квалификацияле фрезерчы дигән таныклыкны кулына алгач, авызы колагына җитәрдәй булды. Инде аның үз һөнәре бар! Сырлый белү генә түгел, хәтта тимерне дә чәчәк итә ала. Теге «сихерче» кыз очраса, шундый чәчәкләр ясап, кулына бер букет тоттырыр иде: зәңгәр, яшел, ак, кызыл... төстәгеләрне. Тик сарыны гына кушмас иде. Сары төс — сагыш, кайгы-хәсрәт, аерылышу, югалту билгесе, диләр бит...
Заводка килгәч, Галимулланы «ДИП-300» дигән яңа станокка куйдылар. Ул андый маркалы станок белән таныш иде инде — ФЗӨда нәкъ шушындый станокта өйрәнде. Өйрәнү, танышу бер булса, ә менә, һөнәр остасы булып, үз станогыңда эшләү, аның холкын белү, шуның белән дусларча серләшү, шуны үз ихтыярыңа буйсындыру бөтенләй икенче нәрсә. Яшь фрезерчы моны заводта эшли башлавының беренче атналарында ук бик яхшы аңлады. Бу хакта станокта эшли-эшли мыек-сакал чыгарган, чәчләре агарган Һидият агадан да ишеткәләде: «Станок дигәнең хатын-кыз шикеллерәк нәрсә ул. Я капризлы була, я беренче хәрәкәтеңнән үк сине аңлап ала. Станок холкына тәмам төшенер өчен бер пот тоз ашарга кирәк, энекәш. Менә мин ничә ел инде шул станокта эшлим, ләкин серләренә һаман төшенеп беткән юк әле. Ә менә гармун телләре белән мин сөйләшә дә, серләшә дә беләм...»
Үзе әйткәнчә, станокның барлык серләрен белеп бетермәсә дә, оста куллы кеше иде һидият. Галимулла үзе белмәгәннәрен күбрәк аңардан сорашты. Тегесенең эчендәгесе тышында иде: норманы күбрәк бирим, акчаны каерыбрак төшерим дип, иптәшләреннән яшерен-баты- рын эшләмәде, белгәнен сөйләде, уртаклашты. Галимулланы эш күрсәтеп тә, сүз белән дә өйрәтте. «Син — яшь кеше, безнең кебекләрдән күбрәк белергә, күбрәк эшләргә тиешсең»,— дип әйтә иде ага кеше егеткә.
Менә Галимулла эштә рекордлар да куя башлады. Һидиятне дә узып китте. Остаз болай ук булыр дип уйламаган иде, әлбәттә. Ачулы кеше үз туныннан да үч алыр дигәндәй, Һидият, гармун белән артыграк мавыгамдыр дип, көмеш телле тальянкасын үз-үзеннән яшереп куйды һәм теш-тырнагы белән эшкә ябышты: «Ничек кенә булса да, Галимулла белән тигезләнергә!» Әмма, күпме генә тырышса да, шәкертен куып җитә алмады: норма белән дә, сыйфат ягыннан да. Азакта хәтта һөнәрен алмаштырырга мәҗбүр булды. Һидият Галимулла рекордлар куяр дип уйламагандай, Галимулла да һидияттән моны һич көтмәгән иде. «Әллә вакытлыча гынамы?» — диде шәкерт, укытучысы турында уйланып. Бер атна, өч ай, хәтта ярты ел узды. Элеккеге өйрәтүчесе, әллә күпме фрезерлык стажы булган тәҗрибәле эшче, яңадан станогы янына басмады, ә шул ук цехта правщик булып эшли бирде.
Станогына кире кайтмаса кайтмады Һидият, шулай да Галимулланы армия сафларына озатырга вокзалга килде. Тальянкасы белән. Ул гармун уйнады, Галимулла җырлады. Юк, елап түгел, җырлап китте егет көнбатышка — әтиләре, абыйлары кан койган якларга.
Өч ел көтте станок армиядәге саперны, «моңаеп-зарыгып», кәләш көткән шикелле көтте... Менә солдат тагын үз заводына кайтты, станогы янына басты. Ә станок, шуны сизгәндәй, бөтен куәтенә гүләп эшли. Ахры, ул да үзенең чын иясе кем икәнен сизә, аның кулларын
тоя иде. Солдатның кайтуына цех начальнигы, чуваш егете Василий Николаевич Колосов та бик сөенде: «Ку екет пе эшлэмэ пулать!» .
Очар кошның терәге — канат, ә самолетта исә — лонжерон. Бермәлне лонжероннар-канатлар сафтан чыгу ешаебрак китте һәм алар дефицитка әверелде. Эшчедән алып директор хәтле директор телендә шул лонжерон булды: цехтамы, завод идарәсендәме, сынау мәйдан- ф чыгындамы... Элек лонжерон өч күчерештә эшләнде. Аны ясаганда , кул хезмәте өстенлек тотты. Фрезерчы Галимулла исә аны әзерләүдә з үз ысулын тапты: махсус почмаклы фрезер тәкъдим итте, барлык эш- < ләр бер күчерештә башкарылды. Нәтиҗәдә, кулдан эшләү шактый ы кимеде, хезмәт җитештерүчәнлеге икеләтә артты. Яңа ысулны хез- = мәттәшләре дә файдалансын өчен, фрезерчы эскиз сызды һәм цех £ начальнигы кулына тоттырды. Конструкторлар Галимулла ысулын 2 фрезерчыларга өйрәтеп «Лонжерон проблемасы»н хәл иттеләр. Галимулла тырышлыгы белән заводта тагын берничә проблема хәл ителде: әйтик, мәсәлән, элек үзәк белән эшкәртелгән торец үзәксез башкарыла башлады, корыч детальләрне эшкәртү өчен текә почмаклы спираль тәкъдим ителде, ике җайланма белән эшләнгән оснасткалар бер җайланмага калды.
Галимулла эшли алмаган фрезер станок юк заводта — нинди генә модельле булмасын, ул аның белән уртак тел таба, аны үзенә буйсындыра, тыңлата. Заводта андыйларны «универсал» диләр, алар теләсә нинди эшне башкара ала. Галимулла да инде универсал эшче. Ә эшченең универсаллыгы физик эш белән акыл хезмәтенең производствода тигезләнүенә китерә. Фрезерчы Галимулла инженер да, конструктор да, технолог та түгел, ә квалификацияле гади эшче. Аның югары белем дипломы да юк. Ул — практик, чирек гасыр стажлы оста эшче.
Ә бит тәҗрибәгә бай практиклар арасында шундыйлар да була: нормаларын, йөкләмәләрен арттырып үтәп киләләр, авырлыклардан зарланмыйлар, шактый зур хезмәт хакы алалар — кыскасы, үз буразналарыннан салмак кына атлап алга баралар. Ә рационаллаштыру эше, уйлап табу, яңалык кертү, техниканы камилләштерү аларны бик үк кызыксындырмый, теориягә ис-акыллары китми. Иске багаж, җи- тәр-җитмәс булган белем белән яшиләр. Җитмәсә тагын, без практиклар дип горурланып та яшиләр әле...
Галимулла да, әйткәнебезчә — практик. Ләкин ул хыялланып, уй- лап-фикерләп, техник идеяләр белән «җенләнеп» яшәүче, яңалыклар эзләүче, аларны производствога кертү өчен янып-көеп йөрүче хезмәт иясе. Мин практик дип масаймый ул, киресенчә, күбрәк белемгә, теориягә өстенлек бирә, техника новаторларын аеруча хөрмәт итә. Галимулланың хәл итәсе, очына • ыгасы үз проблемалары бар, шуңа ул рационаллаштыру һәм уйлап табу эшләре белән шөгыльләнә, эзли, таба, кайчакта исә тапканын үзе үк кире кага, аннары тагын эзли, производствога тагын ниндидер яңалык кертә. Практика белән бәйле теория — менә шул булыр аның юлындагы якты маяклар.
«ДИП-300» станогы — фрезерчылык эшенең патшасы ул дияргә була. Советлар Союзында, шул исәптән Сергей Петрович Горбунов исемендәге авиация заводында да, фрезерлык эшләре нигездә шул станокта башкарыла. «ДИП-300» — Галимулланың күптәнге танышы, иске дусты. Әмма станок тизлегеннән тулысынча файдаландым дип әйтә алмый әле ул. Галимулла үзалдына шундый бурычны куйды: мөмкин хәтле зур тизлек белән эшләтергә станокны! Ул бик күп уйлады, җиде кат үлчәде, бер кат кисте, технологик процессларны камилләштерү юлларын эзләде, кайбер җайланмаларның станокта кирәкләре юк дип тапты, үзе конструкцияләгән чыдамлы фрездан файдалан-
1 К у екет пе эшлэмэ пулать — бу егет белән эшләп була!
8. «К. У., .VI. ИЗ’
КАВИ ЛАТЫЙПОВ
ды... Болар конструкторлар, инженерлар, техниклар бәяли торган эшләр дип әйтергә була. Ә бит эшченең әле тик үзе генә белгән тагын күп нәрсә бар. Ул — эш урынын дөрес һәм акыллы итеп оештыра белү. Монысын инде югары белемле бер генә белгеч тә уйлап та чыгара, күрсәтә дә һәм әйтә дә алмый. Моны югары уку йортларында өйрәнелә торган дәреслекләр дә, чал чәчле профессорлар да Галимулла белгәнчә нечкәләп аңлатмастыр төсле.
Эш урынында аның һәрбер хәрәкәте санаулы. Эшкәртеләчәк заго- товкалар һәм әзер детальләр станокка якын урынга, бер-берләре белән янәшә куелган булыр. Заготовканы алу һәм әзер детальне кую өчен бары тик җиде хәрәкәт ясарга кирәк. Кирәкле җайланмалар махсус стеллажда тора, ә инструмент — тумбочкада, кыскасы, аларның барысы да эш операцияләре башкарылган тәртипкә көйләп куелган, һәркай- сы — тезелгән төймәләр кебек — үз урынында, берсен дә эзләп торасы юк. Бу исә эштә ритмлылык тудыра. Мәсәлән, үлчәү коралы — штан- гельнең «пропискасы» билгеле бер җирдә, шуңа фрезерчы аны карамыйча, «сукыр» килеш ала — башын да бормый, гәүдәсен дә селкетми. Шулай итеп, көч саклана, хәрәкәт экономияләнә. Ә бит фрезер станогында инструментлар, детальләр, җайланмаларны кую һәм кире алу өчен утыз-кырык процент вакыт китә һәм болар барысы да кулдан башкарыла. Галимулла операцияләрнең нинди тәртиптә башкарылуын тәртипкә салды, кул хезмәтенә киткән вакытны ун-унбиш процентка калдырды. «ДИП-300» станогы белән янәшәдә генә башка төр җиһазлар тора, кирәк икән, детальләр икенче төр станокта әзерләнә. Заготовкаларны эш урынына ярдәмче эшчеләр алдан ук китерә, әзер детальләр күперле кран белән озатыла тора. Цехта «Бүген — иртәгесе өчен» дигән принцип белән эш итү кагыйдәгә кергән. Галимулла, моны үзенчә файдаланып, иртәгәге задание белән бүген үк танышып куя, сызымнарны, технологияне өйрәнә, кирәкле инструментларны һәм җайланмаларны әзерләп калдыра. Иртәгесен эшкә килү белән үк ул детальләр эшкәртүгә керешә. Эштә катгый дисциплина һәр минутның кадерен белергә өйрәтә.
Бары тик югары сыйфатлы продукция генә җитештерә Галимулла, әзер детальләрне беренче күрсәтүдә үк тапшыра, техник-контроль бүлеге аша түгел, ә турыдан-туры җыю цехына — аның шәхси кләймәсе бар. Заводта беренчеләрдән булып коммунистик хезмәт ударнигы дигән югары исемгә лаек булган хезмәт новаторына һәрнәрсәдә дә ышаналар. Галимулла Социалистик Хезмәт Герое, авиациянең атаклы белгечләре Николай Максимов, Ленин ордены кавалеры Василий Колосов, хәзерге цех начальнигы Сергей Павлинский, цех парторгы Миңнур Шәйхуллиннар тәрбиясендә эшче мәктәбен үткән кеше. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу алдыннан Павлинский һәм Шәйхуллин аңа партиягә керергә рекомендация бирделәр. Остазларының ышанычын аклап эшли Галимулла: узган елның июнендә бишьеллыкның өч еллык заданиесен үтәде, планнан тыш бик күп продукция бирде. Бишьеллыкның бөтен заданиеләрен киләсе елның май аенда төгәлләргә сүзе бар.
Галимулланы заводта чын мәгънәсендә өйрәтүче, тәрбияче, наставник дип атыйлар. Аның шәкертләре күп. Шулардан Байтуллин, Давыдов, Вахитов кебек югары разрядлы фрезерчылар эш нормаларын һәр көнне 140—150 процентка үтәп баралар. Заводта эшләү дәверендә Галимулла егерме кешене һөнәргә өйрәтте.
Галимулла Әсһадуллинның СССР Верховный Советы депутаты булып сайлануына әле бер ел да юк. Ә аңардан киңәш яки ярдәм сорап депутат бүлмәсенә дә, Ленин районының Армавир урамындагы таш йортка да әнә нихәтле сайлаучы килде инде. Кичке техникумда укырга комачаулыйлар... Өйләнештек, квартира кирәк. Баланы бакчага ур-
наштырасы иде, әнием авырый. Поселок йортларының барысына да су һәм газ кертәсе иде... Нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр кешеләр. Хәтта бер әби: «Йоклый алмый аптырыйм, Мәскәүгә баргач, Кремль врачыннан дару алып кайтмассыңмы икән?» — дип тә килгәнен елмаеп әйтте ул. Галимулла, чәй куеп, аның белән бик озак сөйләшеп утырган. Шул хәтле арада өйдә хатын-кыз заты күренмәгәч:
— Депутат башың белән әллә хатынсыз торасыңмы? — ди икән әби.
— Больницада, апай, тормыш иптәшем,— ди Галимулла сабыр гына. — Улым каты авырый, шуның янында ул.
— Ә мин йоклый алмыйм дип, синең башыңны әйләндереп йөрим тагын, кичер инде, мин карчыкны... Ә улыңа озын гомер телим, тизрәк сау-сәламәтләнсен. Минем аягым җиңел, улым, терелер, терелер!..
— Йортың әйбәт, җиһазларың мул. Казенныйдыр инде, депутат дип биргәннәрдер?
— Ялгышасың, апа. Үзебез салдык, хатыным Равилә белән. Заводтан кирпеч, ә исполкомнан урын алдык.
— Алмагачларны да үзегез утырткансыз инде, алайса?
— Үзебез, апа, үзебез. Дөрес, авылдан килгән Мөдәррис энем булышкан иде. Бик тә табигать җанлы кеше... Җәен килеп, аның балалары бездә ял итә, күбәү алар, ә бердәнбер абыйлары мин...
Әбинең күзләренә урындык артына элеп куйган костюмдагы ялтыравык йолдыз чалынып китте.
— Син героймыни, улым?
Галимулла дәшмәде.
— Герой да, депутат та, бик тә булдыклы кеше икәнсең. Яраталардыр шул үзеңне, яраталардыр?..
Әйе, Галимулланы заводта да, яшәгән урынында да, туган җирендә дә яраталар һәм аның исемен зур хөрмәт белән телгә алалар.
Галимулла Арча якларындагы сиксән-туксан йортлы, кечкенә генә Мирҗәм авылында туып үскән. Мәшһүр Тукаебыз сурәтләгән Былтыр йөргән карурманнарның шавын тыңлаган, инешләреннән сулар эчкән. Былтыр да батыр, Галимулла да батыр... Ләкин ул бүгенге батыр. Кечкенә Мирҗәм авылының дүртенче батыры. Социалистик Хезмәт Герое исеменә ул зур тырышлыгы һәм эшкә бирелгәнлеге өчен лаек булды. Аның күкрәген Ленин ордены белән бергә Алтын Йолдыз медале бизи, алар белән янәшә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены балкый. Хезмәт кешене әнә нинди биеклекләргә күтәрә!..