Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЧЫКТАН-АЧЫК


Мәхмүт Хәсәновның «Кама таңмарь» романында теп герой — инженер Имам Хисамович Котдусов. М»и аның белән күңелемнән фикер алышу үткәрдем.
әнкыйтьче. Роман турында сөйләшүне башлаудан элек, мин сезгә шундый сорау бирер идем. Әсәр, белгәнебезчә, беренче заттан язылган. Ягъни сезнең исемнән. Язучы һәм сезнең арадагы бердәмлек, тәңгәллек баштан ахыргача сакланамы?
Инженер. Бөтенләй юк дисәм ялгыш булыр. Образның кешелекле, гуманистик ягын күрсәтүдә язучы мин була алган. Ә инженер буларак ача алмаган. Производство сферасыннан иң мөһим вакыйгаларны табып ала алмау сәбәпле, язучының уй-нияте тормышка ашмаган.
Тәнкыйтьче. Язучының сезне, төп эш урыныннан аерып, өзлексез командировкаларга йөртүе шуннан киләдер дә...
Инженер. Эрудицияле, зур масштаблар белән эш иткән җитәкче-инженер образлары әсәрдә тиешле биеклеккә күтәрелми. Романда күп урын биләгән Вәгыйэ Гайнаноә образының да язучы бүгенгесенә караганда үткән тормышын сөйләп чыгу белән мавыга. Шуңа күрә дә ул ярдәмче персонаж булып кына кабул ителә...
Тәнкыйтьче. Ике инженер арасындагы производство мәсьәләләренә караган конфликт күп әсәрләрдә кабат пан гам шаблон дип карамыйсызмы?
Инженер. Бер карашка бу шулай сыман, әмма мәсьәләгә нинди аспекттан килөсаң бит. Нигезле, тирән анализланган яңа эчтәлектә бу тышкы форманы үзгә яңгырашта ачарга булыр иде. Әхсән Баяноәнын «Ут һәм Су» романында мондый конфликт, характерлар бәрелеше үзенчәлекле ситуацияләрдә бирелә шикелле.
Тәнкыйтьче. «Кама таңнарыонда Колун яңа эш ысуллары кертүгә каршы чыга. Сезнең арада бу мәсьәләдә бәрелеш тә булып ала. Колун — тәҗрибәле инженер, эур пос? биләп тора. Әгәр ул яңалыкка каршы чыга алган икән, димәк, элекке алымнарның файда кигерәчәгенә инанган. Аннан соң, ул белеменә, үз-үэенә нык ышанган кеше. Әгәр ул сәләтсез булса, яңа ысулларны инкарь итеп, үзен фаш итүдән ерак торыр иде. Романда бу ачыкланмый. Колун кешеләр өстеннән гаеп эзләп йөрүче һәм ахырдан төзелештән китәргә мәҗбүр булган вак шәхес дигән тәэсир калдыра.
Инженер. Әйе, яңалык өчен, социаль проблемаларны чишүдә актив көрәшчә, үзенең тоткан урынын, иҗади мөмкинлекләрен белгән зур шәхесләр күрергә телер идем мин романда. КамАЗ әлеге төзәлү стадиясендә. Анда — хәрәкәт, давыллы романтика, Производство темасын күтәрсен
Т
роман өнә шул хәрәкәттәге бүгенгене, тезелешнең романтикасын, аны тезүчеләрнең психологиясен, тормыш фәлсәфәсен «алку да, тирән дә итеп чагылдырсын иде.
Тәнкыйтьче. Әсәрдә уңышлы гына язылгач бүлекләр бар. Һәдия — тол хатын, ике бала анасы. Уртак кайгы сезне таныштыра. Урта яшьләрдәге ир белән хатын арасындагы кешелекле мөнәсәбәт, сабыр мәхәббәт эзлекле үсештә, ышандырырлык итеп тасвирлана.
Инженер. Миңа әсәрнең бер бүлегендә күренеп кенә киткән Кәримулла карт образы ошый. Язучы аның портретын художникларча бирә. «Карт бик бетерешкән. Еллар үзенекен иткән. Җиткән сакал-мыек- лары чаларып кына да калмаганнар, күк күгәрчен канатына охшап торалар. Кояшта янган кара-кучкыл муены әле генә сөреп ташланган җиргә охшап, буразналанып
Тәнкыйтьче. Мин аны, тамырларын тирән җибәргән, давылларга, тетрәүләргә бирешми торган йөзьяшәр имәнгә охшатам. Картның туган җирендә кузгалган төзелешкә карата үзенчә фикере, томанлавы табигый, һәм ул аны сезгә, төзелеш каһарманына, бигрәк тә авылдашына, җиткерми калмас иде. Сезне табигатьнең үзгәрүе дә, төзелеш пафосы да сокландыра. Ә картның мөнәсәбәте үзенчә бит. Менә шуны язучы тотып ала алмаган. Мин моны укучы буларак әйтәм. Укучы романны үзенчә күрә, вакыйгаларны күңелендә дәвам иттерә бит. Аннан соң улыгыз Ислам, латыш егете Янис белән сезнең очрашу моментына тукталасым килә. Алар икеса дә яшь галимнәр. Өстәл артында ике буын арасында зыялыларга хас фәлсәфи бәхәс, фикерләр уртаклыгы яисә бәрелеше булырга тиеш иде. Укучы шуны көтә, әмма автор өстәлгә килгән ашамлыкларны тәфсилләп күрсәтү белән мавыга һәм геройларны тизрәк өстәл яныннан торгыза да табигать кочагына алып чыгып китә.
Инженер. Килешәм. Әлбәттә, язучы Кама буе табигатен, анда ял итү күренешләрен уңышлы гына чагылдыра. Мәхмүт Хәсөнов- ның кызык кына, тормышчан детальләр тотып алырга да маһирлыгы бар. Ләкин бу романдагы тормыш материалы КамАЗ төзелеше ритмы белән яраша алмый. Ягъни минем тормыш КамАЗда түгел, ә бөтенләй чит җирдә бара сыман. Роман кебек, киң диапазонлы әсәрдә үзәк герой берничә аспектта бирелергә тиеш: аның эше, тоткан урыны, кешеләр белән мөнәсәбәте, шәхси тормышы, эчке дәньясы. Шушы яссылыклар гармониядә булмаеа, мин тулы җанлы геройны күз алдына ки-терә алмыйм.
Тәнкыйтьче. Сез әйткән аспектларның булырга тиешлегә чагыштырмача гына. Эчке дөньясы, рухи халәте аша да геройны төрле яклап ачарга мөмкин. Сәнгать әсәрендә сурәтләү предметы — кеше. Образның эчке дөньясы абстракт түгел, ә конкрет җирлектән, үзен чолгап алган тирәлек тәэсиреннән туа.
Инженер. Сез романдагы үзәк геройның шәхси, семья тормышын күрсәтү белән язучының артык мавыгып китүен акларга җыенмыйсыздыр бит?
Тәнкыйтьче. Юк, җыенмыйм. Мин бары зур гомумиләштерүләргә илтә торган фәлсәфи романнарның үзенчәлекләрен күз алдында тотам.
Инженер. Мин дә производство роман-нарында фәлсәфә алымы булмаска тиеш димим. Бу әсәрнең үзәгендә мәһабәт тезелешнең сулышы, пафосы, асыл проблемалары булырга тиеш иде. Язучы шулар аша фәлсәфи фикер күтәрә ала икән — мин килешәм.
Тәнкыйтьче. Проблема дигәннән, яңа төзелешләрдә алар бихисап. Язучыдан шуларны гомумиләштерә белү, үзәген тотып алу һәм проблеманы дәвамлылыкта күрү сорала да. Чөнки вакытлы проблемага корылган әсәр проблема хәл ителүгә үк кыйммәтен югалта, архивта урын ала. Төзелеш конфликты, төзелеш проблемасы белән берго, кеше күңеленең диалектик үсеше бер рухта, бер югарылыкта бирелсә генә, әсәр яшәүчән Һәм актуаль була. Мәхмүт Хәсәнов әсәрендә әнә шул җитми дә. Зур төзелешләргә без инде күнегеп тә барабыз шикелле. Ләкин һәр төзелеш үзенчә яңа: максаты белән, масштабы белән, кешеләре белән. Җитмешенче еллар төзүчесе — коммунистик җәмгыятьнең гуманистик идеологиясе белән коралланган, белемле, максатын ачык аңлаган фидакарь кеше. КамАЗны әнә шундый кешеләр төзи. Бүгенге тезелеш эпопеясы романнарда, көндәлек матбугатта, кинофильмнарда, поэмаларда калыр. Килер буыннарга бүгенгене нинди рухта, нинди югарылыкта илтә алабыз — бу сәнгать кешеләренә нык бәйле.
Инженер. Әйе, язучы естенө җитди һәм авыр миссия йөкли торган бурыч бу. Кешенең формалашуына нинди генә фак-
торләр этәреш бирми. Урман, таулар... Табигать. Кеше күңелендә никадәр хыял, фәлсәйә тудырган алар. Кеше таулар каршында бик кечкенә булган. Тауларга ул сокланып та, үртәлеп тә караган, һәм... ■тауларны» үзе төзергә керешкән. Зур төзелешләр ансамбле эчендә кеше үзен кечкенә итеп тоя алмый. Чөнки ул бу панораманы үз куллары белән төзи, торгыза. Шуңа күрә дә ул рухи яктан көчле. Горький әйткәнчә, «Кеше — горур яңгырый!» Мин бүгенге производство романнарында әнә шундый кеше образын күрә-сем килә.
Тәнкыйтьче. Прогресс дибез, катлаулы бөек вакыйгаларга бай чор дибез. Ә прозадагы геройлар дәрәҗәләре, постлары белән генә югары күтәрелделәр. Дөрес, язучыларыбыэ уз геройларының профессиясенә, эш процессына беркадәрле үтеп керә алдылар. Әмма әсәрләрдәге үзәк геройларның рухи дөньялары күп яктан ачылмаган утрау булып кала бирә.
Инженер. Профессия — киң төшенчә. Профессия ул — сине чолгап алган тирәлек, мохит, яшәү максаты, иҗат, тормышта үзеңне раслау дигән сүз.
Тәнкыйтьче. Мәхмүт Хәсәнов романында гына түгел, башка күп кенә прозаикларыбыз әсәрләрендә дә эш процессы берьяклы, фактографии сурәтләнә. Язучы үз объектын өйрәнгән, белгән, күргән булырга мөмкин. Ләкин ул аны йөрәге аша үткәреп, чын художестволы итеп бирә бел- мәсә, әсәр әдәби кыйммәтен югалта. Яэү- чының принцибы: укучы күргәнне, белгәнне укучы күргәнчә, белгәнчә сурәтләү түгел, ә укучы тойган, сиземләгәнне яңа яктан ачып, анализда, бай иҗади фантазиядә бирүдә булырга тиеш.
Инженер. Сәләтле генә язучының да әдәби эшләнеше ягыннан түбән сыйфатлы әсәре дөнья күрә. Әсәрдән-әсәргә эзлекле үсә бармавы язучының сәләтенә генә бәйле микән?
Тәнкыйтьче. Моның беренче сәбәбе, язучының нык үзләштергән үэ темасы булмауда, актуальлегенә кызыгып аның бер темадан икенче темага «салулап» йөрүендәдер. Безнең әдәбиятыбызда күренекле урын тоткан Г. Бәширов, Ә. Еники яки Н. Фәттах, А. Гыйләҗев иҗатларына күз салыйк. Аларның үз темасын һәр яклы өйрәнеп, баета барып, үзенчәлекле, тирән тормыш фәлсәфәсе ачкан әсәрләре моны расламыймыни? Сәләт дигәннән, шигырь китаплары чыгарып та шагыйрь була алмә- ган иптәшләргә тәнкыйть үзенең гадел, туры сүзен әйтте бит. Ә прозаиклар арасында андый һөнәрчеләр юкмыни! Ярый, автор күләмле әсәр язган, көч сарыф иткән, тырышкан дип әсәрне кабул итик тә ди. Ә Вакыт кабул итәрме? Мин Вакыт дигән төшенчә астында йөз елны түгел, әдәби кыйммәтен югалткан әсәрләргә хөкемдар булган биш-ун елны күздә тотам.
Инженер. Сез тема турында әйттегез. Классиклар иҗатына мөрәҗәгать итсәк, ул фикерегез бәхәскә урын калдыра түгелме? Мисал өчен Бальзакны алыйк. Нинди генә хезмәт кешеләре турында язса да, гаҗәп кызыклы үзенчәлекләрен күрә белгән. Кечкенә генә тормыш детален дә күңелендә тармакландырып, гомумиләштереп сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә белгән.
Тәнкыйтьче. Билгеле бер темаң булу — бер төрле профессия кешеләре турында гына язу диген сүз түгел әле. Тома, сез әйткәнчә, киң төшенчәне эченә ала. Әгәр Экзюпери әсәрләре очучыларның авыр, катлаулы хезмәтен чагылдыруга гына корылган булса, тавыш барьерын үткән бүгенге реактив самолетларда очучылар, астронавтлар заманында, ул әсәрләр тоныкланып калырлар иде. Экзюпериның иңләп алган темасы, поэзиясе киң планлы, ул сәнгатьчә югарылыкта бирелеше белен әһәмияткә ия. КамАЗда һәр язучы үз те-масын табарга мөмкин. КамАЗ — зур дәрья. Киңлеген, тирәнлеген ачу өчен аңа каек булып түгел, ә кораб булып керергә кирәк.
Инженер. Заманча, интеллектуаль роман авторы, үз геройларын һәрьяклап чагылдыру белән бергә, социаль психологияне дә сәнгать чаралары ярдәмендә яктырта алса, роман киң полотнолы чоръязма була алыр иде. Вакыйгалар сыйдырышлыгы ягыннан бүгенге роман жанры кысанланды шикелле.
Тәнкыйтьче. Жанрмы, әллә язучымы? Фикер алышуны тәмамлар алдыннан мин сезгә конкрет сорау бирер идем. Мәхмүт Хәсәновның «Кама таңнары» әсәрен жанр ягыннан ничек бәяләр идегез? Роман таләпләренә җааап бирәме ул?
Инженер. Әйтә алмыйм. Монысын инде белгечләр хөкеменә калдырыйк.