ЯЗУЧЫНЫҢ ТЕЛ ОСТАЛЫГЫ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ
Татар совет әдәбиятында үзләренең кабатланмас стиль үзенчәлекләре белән нык аерылып торган тел осталарыбыз Г. Бәширов. Ә- Еники, Ф. Хөсни, И. Гази, Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев һ. б. исемнәренә соңгы елларда тагын бер язучының исеме өстәлде. Телгә таләпчәнлек, халыкның тел байлыгын оста куллана белүе белән дә күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте ул. Мин китап укучылар арасында искиткеч тиз танылып өлгергән М. Мәһдиевне күздә тотам. Аның беренче хикәяләре, • Без — кырык беренче ел балалары» повесте, «Фронтовиклар» романы яратып каршы алынды. Теленең камиллеге, табигый яңгыраш-интонация- ләре белән -Без — кырык беренче ел балалары» повесте аерым бер урын алып тора. Бик җыйнак кечкенә новеллалардан торган бу повестьта яшьлекләре Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килгән педучилище укучыларының тормышы сурәтләнә. Повестьның җанлы сөйләм теленә нигезләнгән булуы, бигрәк тә беренче зат тарафыннан язылуы аның яңгырашын, стилен билгели. Автор телнең бөтен мөмкинлекләрен нечкә тоеп эшкә җигә белә. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларын чагылдырган әсәрне дә ниндидер моңсу, җылы юмор белән үреп бара белә, анда авторның шул елларда үзе белән бергә тормыш авырлыгын җилкәләрендә күтәреп барган курсташларына да, укытучыларына карата да зур мәхәббәтен тоярга мөмкин. Мондый әсәрнең тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп 50 мең тираж белән басылып чыгуын, һичшиксез, котларга кирәк *. Тәрҗемә итүе җиңел булган язучылар һәм шагыйрьләр бар. Әмма кайбер әдипләрнең тел байлыгын икенче телдә бирү кайчак зур каршылыкларга очрый. Татар әдәбиятында үзенең кабатланмас теле белән аерылып торган Ә. Еники, Ф. Хөсни әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү бик кыен эш исәпләнә. Күрәсең, шундыйлар рәтенә М. Мәһдиевне дә кертәсе булыр, һәр сүзнең мәгънәви төсмерләрен, башка күчерелмә мәгънәләрен нечкә тоеп язу, гомумхалык теленең бөтен грамматик байлыгын урынлы куллану менә шушы кабатланмас стильне тудырадыр да инде. Тәрҗемә оригинал турында мөмкин хәтле дөрес күзаллау бирергә тиеш. Оригиналны ярлы итеп күрсәтү, русча укучы күп миллионлы аудиториядә аның турында уртача фикер тудыру белән һич тә килешергә ярамый. Алда күрсәтелгән әсәрнең бизәкләргә бай булган, сугыш елларындагы авыл тормышы күренешләрен бер сүз белән дә бирә алырдай сурәтләрен саклау тәрҗемәче алдында торган гаять әһәмиятле бурыч иде. Әмма «бодай башы уып ашаган», «үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан», аерылып килгән авыл малайларын тасвирлаучы бик күп төгәл эчтәлекле сүзләр, тәгъбирләр тәрҗемәдә чагылыш тапмаганнар. Алай гына да түгел. Повестьтагы Әркә- шә Пермяковның кыска гына тормышы да, Әлтафиның авыл малайларына гына хас җорлык белән әйткән сүзләре дә, рәсем укытучысы, алтмыш биш яшьлек Иван Георгиевичның биографиясе дә, ата кара тараканның кан әйләнешен сөйләп бирә ' М. Магднев. Мальчишки сорок первого Пер. Э. Салеховой. Казань. 1974. Бу урында шунысын да әйтеп кнтнк. Татарча басмага кермн калган бүлекләр да өстәлгәнлектән. тәрҗемәдә әсәрнең гомуми күләме артыграк чыккан, Т алмагач, завхоз-укытучының Әркәшәгә дигән ипи карточкасын алу белән янавы һәм малайның шуннан соңгы олы кешеләрчә уйлану-борчылулары да, балаларның «Игорь полкы турындагы җыр»ны үткәндә кичергән хисләре һ. б шундый характерлы сурәт-тасвирлар ни өчендер бөтенләй тәрҗемәдән төшеп калган. Кайбер бүлекләр бермә-бер кыскартылганнар. Мәсәлән, беренче новелланың бик матур лирик башлангычы, унынчы новеллада рус теле укытучысының «Разгром» әсәрен укыгандагы тәэсирләрен сурәтләгән дистәләрчә чын шигъри юлларның тәрҗемә ителми калуы күңелдә ризасызлык тудыра. Дөрес, кайбер дорфарак күренгән өзекләрнең төшеп калуы белән, әлбәттә, килешергә кирәк (бер солдатканың төнлә белән ире кайтып керү эпизоды һ. б.). Әсәрнең төп үзенчәлеген без юморның тыйнаклыгында, моңсулыгында дигән идек. Автор бер дә бәйләнеше булмаган әйберләрне белдерүче сүзләрне янәшә китереп куя да, ирексездән елмаясың. Мәсәлән, оригиналында рәсем ясап харап булган Әркәшәгә автор «натуралист» дигән сүзне өсти. Тәрҗемәдә бу эпитетның төшеп калуы һич тә акланмый. Исемлек тикшергәндә бераз онытылып киткән Әркәшә урынына Әлтафиның, нәкъ Әркәшә кебек борын авазларыннан башка гына әйткән «пид» («мин») сүзе өчен, завхоз тарафыннан «шовинист» дип аталуына ничек елмаймыйсың инде? Оригиналдагы «Шулай горур кыяфәттә шовинист Әлтафи коридорга чыгып китте. Класста иң арткы партада натуралист Әркәшә генә ятып калды» дигән җөмләләрне дә тәрҗемәче никтер артык санаган. Икенче бер очракта автор, юмор алымы итеп, персонажларның дулкынланудан иҗекләрне алыштырып сөйләвен куллана (тел белеме фәнендә аны метатеза дип атыйлар һәм ул күренеш янәшә бер төрле авазлар килгәндә күзәтелә). Борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнмәгән Әркәшәнең ата кара тараканның кан әйләнеше турындагы җавабы гына да, Гыйззәтуллинның рус теле дәресендә «Надание на дом... «адано на дом... Задано на ном...» дип, география дәресендә «саф һава» урынына «хаф сава» дип интегүләре генә дә ни тора бит?! Тәрҗемәдә бу юморның әсәре дә калмаган. Сурәтләү чараларының, эпитетларның югалуын менә бу юлларны чагыштырып кына да күрергә була: Автор җанлы сөйләмне колакка ишетелеп торгандай итеп бирә ала. Авыл малайларының телен ымлыклардан, күчерелмә мәгънәдә кулланылган гади сөйләм сүзләреннән, үзенчәлекле итеп төзелгән һәм яңгырашы ук ишетелеп торган җөмләләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу үзенчәлекләр тәрҗемәдә төссезләнеп калганнар. Бер мисал: Бәлки, күңеле белән ул да үзенең туган җире Латвиянең сагыз исе килеп торган наратлы урманы эчендә йөридер. Хыялы белән, бәлки, ул юка ботинка эчендә каткан аякларын Балтик диңгезе буендагы сары, җылы, эре комда бастырып торадыр. Ярмалы карны шәфкатьсез рәвештә биткә бәреп торган тыштагы буран, бәлки, аңа июль аендагы диңгезнең ак дулкыннарын салмак кына Рига пляжына тәгәрәтүен хәтерләтәдер. Мыслями-то, наверно, она далеко отсюда, в родной Латвии. Бродит где- нибудь меж высокими соснами и греет озябшие ноги в желтом песке Балтийского побережья. И. может быть, в эту непогоду с грустью вспоминает солнечные дни на Рижском взморье... — Нәрсә бу; бигрәк тагын, мыскыл и тәм дигәч тә! — И е! Кызлар белән түгәрәк уйнарга, бигрәк тагы! Ничә ел колхозда э ш- ләгән башың белән оялмыйча. — һи, исегез киткән икән, уен уйнау мәҗбүри түгел. Чыкмыйм мин и в ч у. Анысына билге куя алмый ул! — Что это, насмешка! — Чего захотели! Водить хороводы с девчонками! — Нашли дураков. За игры не ставят отметки... Автор геройларының һәрберсенең сөйләү үзенчәлекләре бар, тәрҗемәдә исә боларның берсе дә чагылыш тапмаган. Авыл тормышы өчен гаҗәп табигый, үз булган реалияларны да тәрҗемәдә тану авыр: сөт салган чирек литрлы шешә «четверть с молоком» дип, кара мунча — «по- черному баня», кул сугыш уйнау — «кулачный бой», тегермән тәгәрмәче — «водяное колесо» дип бирелгәннәр. Авылдан килгән балаларның гадәт буенча Исмәгыйл абый дип эндәшүләрен сакламыйча, Исмәгыйль Идрисович дип бирү дә үзен акламый. Әнә шулай итеп, тәрҗемәдә авторның поэтик теле, риторик эндәшләре, синтаксик кабатлаулар, нечкә чагыштырулар, портретны бер-ике штрих белән сурәтләү осталыгы, персонажның сөйләм үзенчәлекләре, урынлы кулланылган тапкыр сүзләр, гомумхалык сөйләм теленең ялтырап-ялтырап киткән сүз формалары тиешенчә чагылыш тапмаган. Тәрҗемә итү — әсәрнең сюжетын, канвасын гына сөйләп чыгу түгел. Ул әсәрнең авторын да күз алдына китереп бастырырга тиеш. Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагста- ным» әсәрен В. Солоухин оригинал кебек укыла торган әсәрдәй тәрҗемә иткән бит! Анда Р. Гамзатовның интонациясе яңгырап тора! Татар әдәбиятының тәрҗемәләрендә дә милли үзенчәлекләрне, әсәрнең тел байлыгын тулы чагылдыру тәрҗемәченең төп максаты булырга тиеш.