Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТИПОГРАФИЯЛӘРЕ ТАРИХЫННАН

«Матбагаи Шәрәф». «Үрнәк». «В Е. Казаков». «Мәгариф» типографияләре атарда басма китап тарихы шактый озын һәм гыйбрәтле. Әлеге мәкаләдә без бу тарихның кечкенә бер сәхифәсенә —1905 елгы рус революциясеннән соң Казанда ачылган «Матбагаи Шәрәф» һәм аның дәвамнары — «Үрнәк». «В. Е. Казаков». «Мәгариф» басмаханәләре тарихына гына күз салып үтәргә уйлыйбыз. Мәгълүм булганча, патша хекүмәтенең 1905 ел, 17 октябрь Манифесты Россиядә яшәүче барлык милләтләргә «матбугат иреге» «бүләк» итә: һәрбер милләт үз телендә газета-журнал чыгару, типографияләр ачу, нәширлек ширкәтләре төзү, китап тарату буенча махсус китапханәләр оештыру хокукын ала, Ләкин гамәлдә «матбугат ирегепн- нән файдалану алай җиңел генә булмый. Патша цензурасы, жандармнар идарәсе һәм урындагы властьлар һәр очракта бу эшкә аяк чалырга тырышалар. Рустан кала милләтләргә карата бу аяк чалу политикасы аерата бер эзлеклелек белән алып барыла. Моны без татарлар өчен газета-журналлар чыгару, типографияләр ачу мисалында бигрәк тә ачык күрәбез. Манифест игълан ителгәннән соң күп тә үтми, 1905 елның 4 ноябренда, Гыйльми Шәрәф (Гыйльметдин Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов), типография ачуга рәсми рөхсәт сорап, Казан губернаторы исеменә прошение белән мөрәҗәгать итә *. Бер уйлаганда, рөхсәт бик тиз алынырга тиеш иде кебек. Ләкин бу рөхсәтне бер елга якын көтәргә туры килә. Иң элек Казан жандармнар идарәсе Гыйльми Шәрәф турында яшерен мәгълүматлар җыярга керешә. Моның өчен Г. Шәрәф кайчандыр яшәгән яки эшләгән урыннардагы властьлар белән яшерен хәбәрләшү башлана. Мәсәлән, Тәтеш өяз исправнигыннан- (Г. Шәрәф шул өязнең Кыр Аксуы дигән авылында туган), Санкт-Петербург градоначальнигыннан, Оренбург жандармнар идарәсеннән Г. Шәрәфкә характеристикалар соратып алына. Хәтта Казандагы рус газетасы «Волжский вестник» редакциясе дә аңа язма характеристика бирергә мәҗбүр була. (1906 елның җәендә Г. Шәрәф бу газета редакциясендә аз гына вакыт эшләп чыккан була.) Айлар буе көтеп-көтеп тә нәтиҗә чыкмагач, Г. Шәрәф 1906 елның 26 апрелендә, үзенең бертуган энесе Борһан Шәрәф белән берлектә, Казан губернаторы исеменә кабат прошение язып җибәрә3 . Ниһаять, 1906 елның августында гына алар типографияне ачу турында рәсми рөхсәт кәгазе алалар. Типография 1906 елның 1 ноябренда В. Е. Казаков йортындагы «Болгар» номерларында ачыла4 . Аның рәсми хуҗасы итеп Гыйльми Шәрәф билгеләнә, ә Борһан • ТАССР Үзәк дәүләт архивы, фонд 1. дело 1688. лист I (Алда ЦГА ТАССР днп күрсәтелгән), ’ ЦГА ТАССР. фонд 1. опись 4. д 1688. л. 11 • ЦГА ТАССР. ф I. оп. 4. д. 1997. л I. 4 Шунда ук, ф. 1, оп. 4. д. 1688, л, 18. Т белән Шәһәретдин Шәрәфләр пайчылар сыйфатында идарә составына кертеләләр. Типографиянең оешу тарихын һәм эшчәнлеген якыннан белгән кайбер замандашларның, аерым алганда, татар басмаханәләре тарихчысы Ш. Әхмәрнең раславына карагандабертуган Шәрәфләрдән тыш. бу типографияне оештыруда башка кешеләрнең дә азмы-күпме ярдәме булган булырга тиеш. Әйткәнебезчә, типография Г. Шәрәф исеменә ачылып, аның эше өчен бөтен ф җаваплылык та, беренче чиратта, аның өстенә төшкән. Типография 1906 елның ике ае эчендә генә дә 37 280 данә гомуми тираж белән 13 исемдә китап чыгарып өлгерә. Анда басылып чыккан беренче китап—Мәҗит Гафуриның «Яшь гомерем» дигән шигырьләр җыентыгы (тиражы — 2300 данә). Шунысы игътибарга лаек: бу җыентыкның 1908 елда чыккан икенче басмасына 1914 елда Матбугат идарәсе тарафыннан арест салына ; . Г. Шәрәф типографиясендә басылып чыккан икенче китап «Франция революциясе» дип атала (тиражы — 2000 данә). Бу —тәрҗемә әйбер. Хәзергә кадәр китапның бер генә нөсхәсе дә табылмаганлыктан, аның авторы һәм тәрҗемәчесе турында әлегә бернинди дә мәгълүмат биреп булмый, әмма китапның басылып чыкканлыгында һичбер шик булуы мөмкин түгел, чөнки ул архив материалларында ачыктан-ачык телгә алына3 , шулай ук «1906 елда Россиядә басылып чыккан китаплар исемлеге»ндә дә китерелә (СПБ. 1908. Теркәлү номеры 18 244). «Матбагаи Шәрәф»тә басылып чыккан беренче китаплар арасында шулай ук «Мөселман сайлаучыларына хитаб», «Авыл халкына хитаб» кебек мөрәҗәгать тибындагы брошюралар да бар. Болары, күрәсең, урындагы социал-демократлар оешмасының турыдан-туры катнашы белән дөнья күргәннәрдер дигән фикер кала, һәрхәлдә, Г. Шәрәф типографиясендә революцион эчтәлектәге шундый китапларның күпләп басылып чыгуы игътибарга лаек факт. 1907 елда инде бу типографиядә 52 китап, 1908 елның беренче яртысында 41 татар китабы дөнья күрә. 1908 елның урталарында Казан губернаторының махсус карары белән типографияне ябалар. Сәбәбе — казакъ телендә басылып чыккан «Фөрьядлар» дигән шигырьләр җыентыгы. Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитет председателе М. Пинегин бу китапны, «патша хәзрәтләре шәхесеннән көлә, халыкны рус хакимлегенә каршы котырта, баш күтәрергә өнди» 4 , дип бәяли. Бу, әлбәттә, Шәрәфләр типографиясен яптыру өчен бер сылтау гына була. Ул еллардагы матбугат турындагы закон буенча, революцион эчтәлекле яки самодержавиене тәнкыйтьләгән китаплар бастырып чыгарган өчен типография үзе түгел, ә бу китапны үз хисабына басарга әзерләүче нашир яки нашир белән автор икесе җавап бирергә тиеш иде. «Фөрьядлар» җыентыгы «Пржевальский исемендәге татар-кыргыз җәмгыяте» акчасы исәбенә Сабир Фәхретдин улы Габделмәнов дигән кеше заказы белән басыла; моның өчен аны җавапка тартып, бер айга төрмәгә ябылуга хөкем итәләр, ә җыентык үзе властьлар тарафыннан юкка чыгарыла ’. «Матбагаи Шәрәфхне ябу исә Казан губернаторының үз ирке белән, законнан тыш эшләнә. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, әлбәттә, татар матбугаты XIX гасырның буеннан-буена законнан тыш саналып килгән,— әлеге фактны да шуның бер чагылышы гына дияргә мөмкин. Гомумән, патша хөкүмәтенең татар матбугатына карашы XIX йөздә ничек булса, ул XX йөз башында һәм 1905 елгы буржуаз революциядән соң да үзгәрмичә шул килеш кала. Дөрес, Казан губернаторы типографияне ябу өчен үзенчә «дәлил» дә эзләп маташкан. «Типография хуҗасы Гыйльметдин Шәрәфнең ышанычсызлыгы хакында соңгы вакытларда миңа еш кына хәбәрләр ишетелә башлады»,— дип «дәлилли» ул үзенең карарын һәм типографиянең яшәве «дәүләт тәртипләренә һәм җәмгыятьтәге иминлеккә һичшиксез зарар китерә»6 дигән нәтиҗә чыгара. Монда шулай ук типо1 Ш. Әхмәр. Матбагачылык тарихы. Казан. 1909. 67 бит ’ СССР Үзак дәүләт тарих архивы (Ленинградта), ф. 776, оп, 27. 1912 ел, д, 248. л, 6. (Алда ЦГИАЛ дип кенә күрсәтеләчәк ) 1 ЦГИАЛ. ф. 777. оп. 27. Д, 537 * ЦГА ТАССР. ф. I. оп 4. Д 3764. Л. 1. 1 ЦГА ТАССР. ф. 420. д. 124, л. 5. • ЦГА ТАССР. ф. 1. оп. 4. д 1688. лл. 41-46, ӘБРАР К Ә Р И М У Л Л И Н ф ТАТАР ТИПОГРАФИЯЛӘРЕ ТАРИХЫННАН графиянең татар социал-демократлары белән тыгыз элемтәсе һәм шушы ук типографиядә «Казан мөхбире» газетасының басылып килүе дә күпмедер дәрәҗәдә үз ролен уйнаган дип уйларга мөмкин, һәрхәлдә, боларның берсе дә жандармерия күзеннән читтә калмаган, билгеле. Г. Шәрәф үзе дә типография өстенә күтәрелгән болытларны алдан ук сизеп алган булса кирәк. 1908 елның 7 маенда ул, типографиянең мөдире вазифасына вакытлыча Владимир Емельянович Казаковны раслауны сорап, губернаторга үтенеч белән керә. Губернатор аның үтенечен кире кага. 23 майда Г. Шәрәф тагын шундый ук үтенеч белән мөрәҗәгать итә: монысында мөдирлеккә Ибраһим Мөхәммәтшакир улы Шакировны тәкъдим итә. Губернатор бу соңгы тәкъдимгә рөхсәтен бирә, ләкин шуның артыннан ук, 25 июньдә, типографияне бөтенләй ябу турындагы карарга үзенең имзасын куя. 30 июньдә инде полицейскийлар килеп, типографиягә арест салалар. Бер ай чамасы вакыт үткәч, Гыйльми Шәрәф типографияне яңадан ачарга рөхсәт бирүләрен үтенеп тагын гаризалар яза башлый '. Типография җиһазлары өчен кредиторлар алдында бурычлары күплеген, ул бурычларны каплау өчен типографиянең эшләве кирәклеген дәлил итеп куя. Ләкин губернаторга бу дәлилләрнең берсе дә тәэсир итми. Шуннан соң Шәрәф икенче төрле юллар эзләргә керешә: Галимирза Саинов дигән бер кеше белән сөйләшеп, аңа типографияне «сатуы» турында 1908 елның 30 октябрь числосы белән губернаторга язма хәбәрен ирештерә 2 . Шунысы кызык: бу вакытта инде Г. Ю. Саиновның кулында типография ачу турында губернатордан алынган рөхсәт кәгазе була (1908 ел, 28 октябрь числосы белән). Г. Шәрәф хәбәре эзеннән үк ул да губернаторга типография ачу өчен үзенең Г. Шәрәфтән җиһазлар сатып алуы турындагы гаризасын җибәрә. Шулай итеп, типографиядән арест алынып, ул Г. Саинов кулына күчә. Типографиянең Г. Ю. Саинов кул астында һәм яңа шартлардагы эшен тикшерүгә керешкәнче, кире кайтып, аның Г. Шәрәф җитәкчелек иткән чорындагы эше рәсми органнарда ни өчен шундый ачу уятуының сәбәпләрен аныграк билгеләргә тырышып карыйк. Типографиядә 1907—1908 елларда басылып чыккан китап продукциясе бу мәсьәләгә шактый зур ачыклык кертә дип уйлыйбыз. Мәсәлән, 1907 елда монда, «Мәгариф» китапханәсе заказы белән, «Авыл халкына җирне ничек итеп үз кулларына алырга» дигән брошюра басылып чыга (авторның псевдонимы — «М-лов», тәрҗемәчеләре А. Газакаев һәм Б. Юскаев). Брошюра пролетариатның буржуазиягә һәм помещикларга каршы көрәшен аңлатуга багышланган, бу көрәштә пролетариат белән крестьян сыйныфының үзара дуслыгы, союзы хакында сүз бара, шул союздан тыш крестьяннарга җир эләкмәячәге әйтелә. Дүрт елдан соң бу китапка арест салына 3 . Шул ук елны «Матбагаи Шәрәфптә Г. Тукайның «Шигырьләр», М. Гафуриның •Милләт мәхәббәте» дигән җыентыклары дөнья күрә; бу җыентыклар да цензура эзәрлекләвенә дучар булалар § **. Шундый ук язмышка бу типографиядә басылган башка китаплар да очрый: «Төрле-төрле шәп җырлар» дигән халык җырлары җыентыгы (1902 елгы басма) , шәкертләр поэзиясен һәм җырларын үз эченә алган «Шәкертләр садасы» (1907 елгы басма)6 ; Т. Богдановның «Германиядә сайлау көне» (тәрҗемәчесе күрсәтелмәгән); казакъ авторы Йосыф Куфаевның «Сары-Арка әүвәл кем кулында булган?» дигән китабы; 3. Бәширинең «Милләт кайгысы»; Н. Думавиның «Шигырьләр» исемле шигъри җыентыклары һ. б. 7 . Гыйльми Шәрәф типографиясендә барлыгы 106 китап нәшер ителә, шуларның егермегә якыны патша цензурасы тарафыннан эзәрлекләүгә яки конфискациягә эләгә. Бу хәл губерна властьларын борчымый калмаган, билгеле. Моның өстенә. «Матбагаи Шәрәфптә бу елларда «Казан мөхбире» газетасы да даими басыла килә. Мәгълүм ки, бу газетаның рәсми редакторы булып шәһәр думасы 1 ЦГА ТАССР. ф I. оп. 4. Д. 1688. лл. 41-46 1 Шунда ук. • ЦГИАЛ. ф 776, оп. 21. ч. 2, д. 210. 1911. лл. 2-8, ЦГА ТАССР. ф. 420, д, 172, л. 3; д. 192. лл. 14—15. 420. Д. 2П. ля. 19-20, .. .................. Татарская литература и публицистика начала стр. 24—31. " ♦ ЦГА ТАССР. ф. 420. д. 4. лл. 17—19. гласные, Казан учительская школасы попечителе юрист Сәетгәрәй Алкин саналса да1 , асылда аны чыгару эше тулысы белән диярлек Гыйльми Шәрәфнең энесе Бор- һан Шәрәфкә йекләнгән була. Вакытвакыт аның бу газетада рәсми редактор вазифасын үтәве дә билгеле2 . Кагыйдә буларак, С. Алкин катнашы белән газетада бары либераль буржуазия карашын чагылдырган мәкаләләр генә дөнья күргән, ә peso- _ люцион-демократик идеяләрне пропагандалаган материаллар һәм эшче-хәбәрчеләр- < нең корреспонденцияләре3 күп очракта Борһан Шәрәф кулы аша үткән. Шундый т революцион эчтәлектәге мәкаләләр өчен газетаның рәсми редакторы С. Алкинны £ берничә мәртәбә җавапка тартып, редакторлыгыннан да мәхрүм итеп карыйлар. ? t Ләкин Алкинның авторитеты һәм җәмгыятьтәге югары урыны властьларны һәр очрак- н та чигенергә мәҗбүр итә. Шуның өстенә ул, юрист буларак, газетаны тыюның законга щ сыймаганлыгын суд аша да исбатлый алган, билгеле4 . Әлбәттә, цензура, жандармерия С. Алкинның номиналь, ә Б. Шәрәфнең фактик 5 редактор булуын яхшы белгәннәр, шуңа күрә алар типографияне эзәрлекләү белән •£ бергә, анда басылып таратылган «Казан мөхбире» газетасын да эзәрлекләүгә юл < эзләгәннәр. о «Матбагаи Шәрәф»не ябу шулай ук бу типографиядә 1907 елның 10 декабреннан Е басыла башлаган «Әхбәр»5 газетасы (наширләре — Борһан Шәрәф белән Харис н Фәйзи) һәм «Тәрбия»6 журналының (нашире — революционер Мулланур Вахитовның абзасы Исхак Казаков) чыгудан туктавына сәбәп була. «Тәрбия» журналының, мәсәлән, нибары дүрт саны чыгып кала. Күренгәнчә, Казан губернаторының типографияне яптыру өчен бик җитди «сәбәп- ♦ ләре» булган икән. X ■Матбагаи Шәрәфинең эшчәнлегендә игътибарга лаек тагын бер нәрсәне күрсә3 теп үтәргә кирәк: бөтен яшәве дәверендә монда нибары биш исемдә генә дини китап басыла (алар арасында бер генә Коръән дә, һәфтияк тә юк). Типографиянең төп >> ' китап продукциясен матур әдәбият һәм фәнни-популяр әсәрләр тәшкил иткән. Юга- †† рыда әйтелгәннәрдән тыш, монда Закир Һадиның «Яңа әсхабе кәһаф» повесте, в_ Г. Чыгтайның «Мәче һәм төлке» исемендә хикәяләр җыентыгы, .Шигырьләр мәҗ- & мугасы» сериясендә рус шагыйрьләренең «XX гасыр кояшы» дигән җыентыгы (Мирсаяф Кәримбаев тәрҗемәсе) һ. б. дөнья күрә. Тукай белән Гафуриның гына да җиде “• китабы шушы типографиядә басылып чыга (беренчесенеке — өч, икенчесенеке дүрт д, тапкыр). Типографиянең даими заказчылары булып «Мәгариф», «Сабах», «Хезмәт» (Троицк шәһәреннән) һәм башка шундый күренекле нәшриятлар һәм китапханәләр саналган. Китап продукциясенең яртысына якыны нәкъ менә шул нәшрият һәм китапханәләрнең заказы белән басылган. Алар арасында Закир Һади, Ф. Кәрими, Акмулла кебек татар язучыларының әдәби әсәрләре, тәрҗемәләр (мәсәлән, Конан Дойльнең Шерлок Холмс турындагы хикәяләре, төрек язучысы Әхмәт Мидхәт әсәрләре), сәяхәтнамәләр, библиографик белешмәләр, фольклор җыентыклары, тел белеменә, медицинага караган фәнни-популяр китаплар һәм башкалар бар. Ш. Әхмәр әле 1909 елда ук бу типография турында болай дип язып китә: «Яшь борадәран Шәрәфләр вә иптәшләре тарафыннан ачылган бу матбага татар матбагалары арасында узене тиз күрсәтергә муафыйк булды. Матбагаларымызның иң кирәкле вакытында эшкә башлап, кыска гына вакытта узләринең матбагасында басылып чыккан нәрсәләрене һәр йирдә күрергә мөмкин, һәр йирдә исемене ишетдерү дәрәҗәсенә китерделәр. Матбагаларында басылган нәрсәләр гомум халыкның соңгы теләвенә муафыйк яңа әдәбият улып, яңа китаплар күбрәк алар матбагасында басылып чыга башлады» 7 . Шулай итеп, 1908 елның көзендә «Матбагаи Шәрәф» рәсми «яшәүдән» туктал, Саинов кулына күчә. Яңа хуҗада ул башта «Саинов матбагасы» дип йөртелеп, тиздән †† ЦГА ТАССР. ф. 420. Л, II. ' шУ Әхмәр,’ Матбагачылык тарихы. Казан. 1909. 67—68 бнтләр, • ЦГА ТАССР. ф 1 Шунда ук. л. 15. • М Гайнуллин. XX века, Казань, 1966. «Үрнәк» дигән исем ала. 1908 елның ноябреннан 1911 елның январь аена кадәр, ягьни ике ел эчендә. «Үрнәк» типографиясендә 480 мең 665 нөсхә гомуми тираж белән барлыгы 152 исемдә китап басылып чыга. Шуларның 79 исемдәгесе—матур әдәбият (оригинал һәм тәрҗемә әсәрләр, фольклор җыентыклары), уникесе — дин китаплары (Ш. Хөсәеновның китап ширкәте заказы буенча басылганнар), калганнары — төрле уку әсбаплары, дәреслекләр, фәнни-популяр китаплар, календарьлар һ. б. Матур әдәбият әсәрләреннән монда Г. Тукайның тугыз җыентыгы, Фатих Әмирханның «Танымаганлыктан таныштык», «Фәтхулла хәзрәт», «Татар кызы» кебек хикәя, повестьлары, «Яшьләр» исемле драмасы, Г. Камалның «Бүләк өчен», «Күгәргән алтыннар» дигән комедияләре. М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасыйларның яңа шигырь җыентыклары дөнья күрә. Тәрҗемә китаплар да шактый күп. Мәсәлән, шундыйлардан: А. Пушкинның «Таш кунак» («Каменный гость»), «Алеко, яки чегәннәр» («Цыгане») поэмаларын, Л. Толстойның «Өч сөаль» (Три вопроса»), «Җиләкләр», «Асурия падишаһы Асархадун» («Ассирийский царь Асархадун»), М. Горькийның «Ике сукбай» («Два мужика»), Н. Гогольнең «Борын» («Нос»), Л. Андреевның «Асылган җиде кеше хикәяте» («Повесть о семи повешенных») дигән хикәяләрен күрсәтергә мөмкин. Чит ил язучыларыннан да тәрҗемәләр бар (Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сы, мәсәлән, берничә тапкыр кабат басылып чыга). Фәнни-популяр әсәрләргә мисал итеп рус мәгърифәтчесе Н. Рубакинны «Мәхлукатта зур вә куркынычлы хикмәтләрнең заһир булу вакыйгалары» («Грозные силы природы») дигән китабын алырга мөмкин. « Үрнәк» типографиясендә басылып чыккан китапларның да яртысына якыны «Үрнәк»нең үз хисабына нәшер ителгән. Калганы — чит заказлар. Чит заказлардан «Мәгариф» китапханәсе 17 китап. «Сабах» — 5. «Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм ширакәсе» — 11 китап бастыра; «Хезмәт», «Шәрык», «Уку», «Гаилә», «Милләт» кебек нәшриятлар һәрберсе 2—3 әр исемдә китап нәшер итеп чыгаралар. Болардан башка аерым нәширләрнең (Гатаулла Курсави, Габделхаликъ Курсави, Мәрфуга Чокрый, X. Әбүзә- рев, Әхмәт Исхаков һ. б.) заказлары буенча да китаплар басылып чыга. Күренгәнчә, иҗтимагый шартларның үзгәрүе (революцион хәрәкәтнең бастырылуы, реакциянең баш күтәрә башлавы, надзорның көчәюе) аркасында, ачыктан-ачык революцион, социальдемократик эчтәлекле әдәбиятны бастырып чыгару бөтенләй кыенлаша. Ләкин шулай булса да «Үрнәк» басмаханәсе үзенең элеккеге демократик юнәлешеннән читкә тайпылмый, легаль мөмкинлекләрдән файдаланып, укучыларны татар, рус һәм чит ил әдәбиятларының иң яхшы үрнәкләре белән даими таныштыра бара, фәнни-популяр әсәрләр бастырып чыгаруга зур әһәмият бирә. Арада, әлбәттә, революцион рухтагы әсәрләр дә булмый калмый. Бу чорда «Үрнәк» типографиясе бастырып чыгарган кайбер китапларның соңыннан патша властьлары тарафыннан эзәрлекләнүе нәкъ менә шул турыда сөйли. Мәсәлән, «Төрле-төрле шәп җырлар» исемле фольклор җыентыгы өчен Гыйльми Шәрәф белән «Үрнәк» типографиясенең рәсми хуҗасы Саиновны 1911 елда хөкем җаваплылыгына тартмакчы булалар. Матбугат эшләре буенча вакытлы комитет Казан хөкем палатасы прокурорына җибәргән шикаять хатында ифрат зарарлы җырлар сыйфатында әлеге җыентыктан түбәндәге юлларны мисалга китерә: Уян. шәкерт, йокламагыл, Йер естенә тырмамагыл. Чәчәк, орлык — ул яшәсен. Карда, җирдә аунамагыл. ...Кирәк безгә яңа фенүн. Яхшы тәртип, тугры канун. Бетсен иске шаламалар, Корыйк гүзәл яңа тормыш. Шәкерт йөрер безнең гыйнуан, һәр беремез бер арыслан. Корал кулда, телдә һаман. Хәзер тора, килсә дошман... Комитетның шикаять хатында язылганча, бу җырлар «дошман белән сүз (тел коралы) ярдәмендә генә түгел, туры мәгънәсендә корал тотып көрәшергә өндиләр...»1 . Нәтиҗәдә, әлеге җыентыкка Казан округ суды тарафыннан арест салына, ә Г. Шәрәф белән Г. Саиновны «Уголовное уложение»нең 129 статьясы, 6 нчы пункты нигезендә хөкем җаваплылыгына тартырга ниятлиләр 2 . Дөрес, бу эш шулай кәгазьдә генә торып кала (бу вакытта инде «Үрнәк» типо- ф графиясен япкан булалар). Ләкин губернатор һәм жандарм властьлары, хөкем белән куркытып, икенче бер максатка да ирешмәкче булалар: Г. Шәрәф белән Г. Саинов шушы хәлләрдән соң яңадан типография ачу турында сүз кузгатып маташмаслар яки ! сүз кузгатсалар да, аларның үтенечен кире кагу җиңелрәк булыр дип уйлыйлар. Чыннан да, озак та үтми, губернатор типографиядән арестны кире алуны сорап язган Г. Саинов үтенечен бөтенләй җавапсыз калдыра3 . Монда игътибарга лаек тагы бер нәрсә бар: властьлар «Үрнәк» типографиясенең чын хуҗасы Г. Саинов түгел, Г. Шәрәф икәнлеген алдан ук сизенәләр. Казан губернаторы боерыгы буенча «Үрнәк» типографиясенең эшен тикшергән чиновник Якимов 1911 елның 13 январенда губернаторга биргән җавап рапортында Саиновны турыдан- туры «ялган хуҗа» дип атый һәм типографиянең чын хуҗасы Г. Шәрәф икәнлеген күрсәтә7 8. Г. Шәрәфнең әүвәлге «зарарлы эшләрен» искәртеп үткәннән соң (сүз «Фөрьядлар» җыентыгын бастырып чыгару турында бара), И. Якимов болай дип дәвам итә: «Бу документ нигезендә, ди, крестьянин Шәрәф типография эшенә бөтенләй катнашмыйдыр дип уйларга мөмкин иде. Әмма чынлыкта Шәрәф типографиянең тулы хокуклы идарәчесе булып тора»5 . Аннары чиновник губернаторның бу хәлдән нинди нәтиҗәләр чыгарырга тиешлеген күрсәтеп үтә: «Типографияләр турындагы закон һәм кагыйдәләрне күрәләтә бозганы өчен бу очракта Шәрәф белән Саиновны җавапка тарту зарур булыр иде»6 ,— ди. Әгәр монда законны чыннан да бозу булса, властьлар моңардан файдаланмый калмаган булырлар иде, билгеле. Ләкин хикмәт | шунда, властьлар кулында Г. Шәрәф белән Г. Саиновка каршы хөкем эше кузгатырлык бернинди дә ачык дәлил булмый. Шулай да алар типографияне ябу өчен «сәбәп» уйлап табалар. 1911 елның 18 январенда губернатор имзасы белән карар игълан ителә. «Типографиянең эшен дәвам итүе җәмгыять иминлегенә һәм дәүләт тәртипләренә зарарлы»,— диелә бу карарда, һәм шуның нигезендә 1911 елның 5 февралендә типографиягә арест салына7 . Төп «сәбәп» итеп әлеге дә баягы фольклор җыентыгы алына. Шулай итеп, Г. Шәрәф алдына тагын типографияне «коткару» бурычы килеп баса. Рәсми хуҗа Г. Саинов үзе, типографиягә арест салынганнан соң, аны яңадан ачу турында артык кайгыртып маташмый, тора-бара бу эшләрдән бөтенләй читләшә. Г. Шәрәф тә үз исеменнән бу мәсьәләне күтәрергә базмый, чөнки тәҗрибә нигезендә моңардан берни чыкмаслыгын алдан ук сизенә. Монда тагы нинди дә булса хәйлә табарга кирәк була. Ниһаять, ул моның юлын таба! 1911 елның 21 мартында Владимир Емельянович Казаков (типография шушы кешенең йортында урнашкан була) губернатордан типография ачу турында таныклама алып", шул ук елның 26 апрелендә губернатордан раслату өчен типографиядә эшләргә тиешле эшчеләрнең исемлеген тәкъдим итә 9 . 1 ЦГИАЛ, ф. 776. оп. 21, ч. 2. д. 259. 1912 ел. л. 2, ’ Шунда ук. лл. 5—10. » ЦГА ТАССР. ф I. оп. 4. Д. Зд71. лл. 19—21. • ЦГА ТАССР. ф I. оп. 4. д. 3771. л. 10. ‘ Шунда ук. л. 10. • Шунда ук. лл. 10—11. ’ Шунда ук. л. 12. 8 ЦГА ТАССР. ф 1. оп. 4. Д. 4932. лл. 2. 9. ’ Бу исемлеккә түбәндәге кешеләр кертелгән. 1) Ибраһим Мех эм мәт шакнров — .хәреф жыючы. типографиядә эшләү хокукы булуы турында рәсми билеты бар (1906 елның 22/XI да бирелгән), ' в — печатник, билетсыз. ы Серебряков — хәреф җыючы, билетлы (29/1I-19O8 дә би- җан улы Моратов — хәреф җыючы, билетсыз. па улы Миндубаев — хәреф җыючы, билетсыз, е т д н н о в — хәреф җыючы «Прәнчеге. л л а улы ГобәПдуллнн — печатник, билетсыз льевич С у в о р о в — печатник, билетсыз. (Кара. ЦГА ТАССР. ӘБРАР КӘРИМУЛЛИН ф ТАТАР ТИПОГРАФИЯЛӘРЕ ТАРИХЫННАН Губернатор, күрәсең, рус кешесенең татар наширләре белән элемтәсе булыр дип һич башына китермәгәндер, һәрхәлдә, ул Казаковның «Үрнәк» типографиясен үзенә сатып алуына ризалыгын биргән '. Ләкин типография яңа хуҗа кулы астында бер ай да эшләп өлгерми, Казан жандармнар идарәсеннән губернатор исеменә тагын яшерен хат килеп төшә. 1911 елның 26 май числосы, 456 нчы номер белән теркәлгән бу хатта шундый юллар бар: «Минем карамактагы Идарә исеменә мәгълүматлар керде; формаль рәвештә тикшерелмәгән бу мәгълүматлар буенча, яңа ачылган һәм «Мәгариф» көтепханәсенә хезмәт күрсәтә торган «Үрнәк» типографиясе, гәрчә бүтән кешегә, рус кешесенә сатылган булып исәпләнсә дә. чынлыкта Гыйметдин (?) Шәрәфов кулы астында эшләвен дәвам итә...» -. Бер атнадан соң, 3 июньдә, жандармнар идарәсе начальнигы әлеге хатка «өстәмә» итеп тагы бер донесение җибәрә һәм анда «Үрнәк» типографиясенең Казаков тарафыннан сатып алынуы фиктив нәрсә генә булганлыгын искәртеп9 10 11, аның чын хуҗасы Г. Шәрәф икәнлеген янә кабатлый һәм аны, типографияне, тизрәк ябу кирәклеге турында сүз кузгата. Хәлбуки, типографияне сату-алу закон куйган таләпләр нигезендә рәсмиләштерелгән була (бу хакта властьлар тарафыннан расланган рәсми договор бар12 13). Моны губернаторның кушуы буенча тикшерү үткәргән чиновник Якимов та раслый. Ләкин бу чиновник шул ук вакытта типографиянең чын хуҗасы Г. Шәрәф икәнлеген тагын бер мәртәбә искә төшереп уза 14 . Шулай итеп, губернатор, кулында бернинди фактик мәгълүматлар булмавына карамастан, жандармнар идарәсенең таләбенә буйсынып һәм тикшерүче Якимовның әлеге рапортына нигезләнеп, типографияне ябарга кирәк дигән нәтиҗәгә килә һәм 1911 елның 26 июнендә шушы хакта язма боерык бирә. Типографияне шулай өч талкыр ябуының һәркайсында да губернатор законнар җыелмасының 1890 елгы XIV томында теркәлгән мәгълүм положениегә нигезләнеп эш итә. Ә чынлыкта бу положение 1905 елгы 17 октябрь Манифесты белән бөтенләй гамәлдән чыккан саналырга тиеш була. Ай-ай ярым эшләү дәверендә В. Е. Казаков типографиясе татар телендә 14 исемдә китап бастырып чыгара (гомуми тиражы — 49 500 данә). Алар арасында С. Сөн- чәләй тәрҗемәсендә Байронның «Мәхбүс» («Шильон тоткыны») поэмасын, 3. Бәшири, Н. Хәлфин һәм башка татар язучыларының әсәрләрен күрергә мөмкин. Гомумән, Шәрәфләр типографиясенең бөтен яшәве дәверендә анда 868 мең 210 данә гомуми тираж белән 272 исемдә татар китабы басылып чыга (бу исәпкә рус телендә басылган китаплар керми, алары турында махсус тикшерү кирәк). Бу яктан Г. Шәрәфләр типографиясе. Кәримовлар типографиясеннән кала, ул заманда иң зур татар басмаханәсе саналырга хаклы. Бу типографиянең төп фигурасы, оештыручысы, эшен юлга салучысы Гыйльми Шәрәф икәнлеген әйтеп киткән идек инде. 1906 елда, ягъни типография ачарга рөхсәт алганда, аңа нибары егерме бер яшь кенә була әле. Ләкин, шундый яшь булуына карамастан, ул типография эшендә инде ярыйсы ук тәҗрибә туплаган, китап басу машиналарын яхшы белгән кеше була. Китап басу эшенә ул 1903—1904 елларда Петербургта, шәрык типографияләренең иң күренеклеләреннән булган Ильяс Бороганский типографиясендә өйрәнә. 1905 елгы рус революциясен дә шунда, Петербургта каршылый. Революция аның карашларына зур йогынты ясаган булса кирәк, һәрхәлдә, озак та үтми, ул, туган якларына кайтып, үзенең көч-энергиясен татарлар арасында китап бастырып тарату эшенә багышлый. Башта Оренбургтагы Мөхәммәт-Фатих Кәримовның типографиясенә эшкә урнашып, анда хәреф җыючы, корректор һәм конторщик булып хезмәт итә, аннары, Казандагы либераль рус газетасы «Волжский вестник» редакциясендә кыска гына вакыт эшләп алганнан соң, 1906 елда, ниһаять, үзе типография ачып җибәрә. Үз профессиясен яхшы белүче һәм сәләтле оештыручы буларак, ул бу типографиянең эшен бик тиз юлга сала һәм озак та үтми, аны Казанның иң күренекле басмаханәләре дәрәҗәсенә күтәрә. 9 Казаков губернаторга типографиянең җиһазы турында да тулы исемлек бирә; анда 163 исем дә төрле җиһазлар санап үтелә. (Кара: ЦГА ТА.СР. ф 1, оп. 4, д, 4932, лл, 11—15,) ’ ЦГА ТАССР. ф 1. оп. 4. д. 4932, л. 13. ’ Шунда ук, л. 14 ‘ Ш-.нда ук. л. Г * ЦГА ТАССР. ф. 1. оп. 4. д. 4932, Л, 20. Әлбәттә, бу эштә Г. Шәрәф ялгыз булмаган. Аңа күпмедер дәрәҗәдә туганнарыннан Шәһәретдин белән Борһан Шәрәфләр һәм кайбер башка кешеләр дә булышкан. Кемнәр соң ул башка кешеләр дигәне? Билгеле булганча, Борһан Шәрәф бервакыт «Мәгариф» китапханәсенең идарә составына керә, ә «Мәгариф» китапханәсе, үз нәүбәтендә, Галиәсгар Камал оештырган китап нәшриятының дәвамы булып, боль- ” шевик X. Ямашев һәм башка социал-демократлар1 белән тыгыз элемтәдә тора. ■; Беренче рус революциясе башлану белән «Мәгариф» китапханәсе киң күләмдә рево- Е люцион һәм социал-демократик әдәбият тарату эшенә керешә2 , һәм, кагыйдә була- 3 рак, бу әдәбиятның күпчелек елеше «Матбагаи Шәрәфигә басылып чыга. Безнең = уйлавыбызча, «Матбагаи Шәрәф» алдан ук нәкъ менә шул «Мәгариф» китапханәсенең < база типографиясе буларак ачылган булырга тиеш. «Мәгариф» китапханәсенең а заказы белән монда, мәсәлән, «Франция революциясе». «Авыл халкына җирне ничек g итеп үз кулларына алырга» кебек революцион эчтәлекле китаплар нәшер ителә. § Шундый әсәрләр өчен «Мәгариф» китапханәсе идарә членнарыннан Г. Камал, т К. Мөхетдиновлар жандармнар идарәсендә аңлатма бирергә мәҗбүр булалар. «Авыл £ халкына...» брошюрасының тәрҗемәчеләреннән берсе—А. В. Газакаев исә (Г. Камал- g ның кардәше) ниндидер билгесез кешеләр тарафыннан (янәсе, талау нияте белән) = етркычларча үтерелә 3 . Беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев һәм әдип-революционер Гафур Коләх- < метовның марксистик мәкаләләре урнаштырылган «Казан мөхбире» газетасының < Г. Шәрәфләр типографиясендә басылуы да бу типографиянең, аерым алганда, аның идарә членнарыннан берсе булган Борһан Шәрәфнең Казандагы татар социал- демократлары белән элемтәсе турында сөйли. Шул ук вакытта Борһан Шәрәф, ~ «Мәгариф» китапханәсенең идарәсенең члены буларак, типография белән китапханәнең бердәй юнәлештә эшләүләрен дә тәэмин иткән булса кирәк. Бу фактлар барысы =; да Г. Шәрәфләр типографиясенең «Мәгариф» китапханәсе инициативасы белән ачылган икәнлегенә ышанычлы дәлил була ала. Аның соңында, борадәран Шәрәфләр - үзләре исеменнән бастырып чыгарган китапларны сату эше белән шөгыльләнмәгән- а. нәр, бу эшне дә шул ук «Мәгариф» китапханәсе башкарган 15 16. Бу факт та безнең фикеребезне раслый. & Дөрес, «Мәгариф» китапханәсе үзенең барлык заказларын, шул исәптән социал- < демократик юнәлештәге әдәбиятны да, бер «Матбагаи Шәрәф»тә генә бастырмаган, “ башка типографияләргә дә урнаштыргалаган. Моның, күрәсең, үз сәбәпләре бар. ге Шул рәвешчә, бәлкем «Мәгариф» китапханәсе үзенең «Матбагаи Шәрәф» белән туры- дан-туры бәйләнешен властьлардан яшереп сакларга теләгәндер. Ләкин асылда бу Казан жандармнар идарәсе өчен сер булмый, билгеле 5 . Үз вакытында безнең әдәбиятта, бигрәк тә Г. Тукай иҗатына кагылышлы мәкалә, китапларда, Гыйльми Шәрәф Тукайны бик нык эксплуатацияләгән, аның иҗатын баю өчен файдаланган дигән бер караш яшәп килде. Бу караш, башлыча, Г. Кариевның шактый ук буталчык һәм дөреслеге бернинди факт белән дә расланмаган язма истәлекләренә нигезләнеп туган иде. Соңгы вакытларда табылган фактлар бу карашның ялгышлыгын күрсәтә. Китап белгече — библиограф Э. К. Сәгыйдова, шагыйрьнең үз хатлары һем бүтән материаллар нигезендә, Тукай белән Г. Шәрәф арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтенләй икенче төрле булганлыгын исбатлый ’. Сәгыйдованың нәтиҗәләре, күрүебезчә, «Матбагаи Шәрәф» һәм «Мәгариф» китапханәсе эшчәнлеге белән дә раслана. Гыйльми Шәрәф һәм аның типографиясе халыкка аң-белем бирүдә, татарлар арасында алдынгы иҗтимагый-политик һәм революцион фикерләр таратуда күренекле роль уйнадылар. Аларның эшчәнлеге революциягә кадәрге татар басма китабы тарихының гүзәл бер сәхифәсен тәшкил итә. 1 Р. И. Нафигов, Формирование и развитие передовой общественно политической мысли. Казань. 1964. стр, 245 1 Шунда ук. 245—250 битләр. • Шунда ук. 248—250 битләр. ,< • «Мәгариф» кәтепханәсенен осами квтсбе, Казан. 1911. 8 бит. «Мәгариф» квтелханәсенең осами квтебе Казан. 1911, lb бит. «Мәгариф» көтепханәсенен әсамн кетебе. Казан, 1911, 26 бнт, 16 ЦГЛ ТАССР, ф. 1. оп. 4. д. 4932. лл. 13—14. , • Э. Сәгыйдова, Тукай и аМагариф», «Дружба народов», 196<, № 8. стр, 245-24о, Шуны да әйтергә кирәк: Шәрәфләр типографиясенең властьлар тарафыннан бөтенләй ябылуы ул башлап һәм җәелдереп җибәргән китап басу эшен туктата алмаган. 1913 елда «Мәгариф» китапханәсе җитәкчеләреннән берсе Мөхәммәтәмин Мостафин ачкан «Мәгариф» типографиясен без В. Е Казаков типографиясенең (ягъни «Матбагаи Шәрәфнең) турыдан-туры дәвамы итеп карый алабыз. Гыйльми Шәрәф үзе дә бу типографиянең эшендә якыннан торып катнашкан. М. Мостафин 1914 елның 3 маенда, Г. Шәрәфне «Мәгариф» типографиясенә рәсми җитәкче итеп куюны сорап, хәтта губернаторга үтенеч белән керә. Ләкин аның үтенечен, әлбәттә, кире кагалар. «Мәгариф» типографиясендә 1913—1917 елларда барлыгы 147 исемдә татар китабы басылып чыга. Аларның гомуми тиражы 530 350 экз. 147 китапның 106сы — «Мәгариф» китапханәсенең үз заказы белән басылган китаплар. Әлбәттә, Г. Шәрәф типографиясенең элекке чорлары белән чагыштырганда, «Мәгарифптә басылып чыккан китаплар саны алай күп түгел. Моны беренче империалистик сугыш һәм Россиядә башланган реакция чоры белән аңлатырга кирәк. Бу чорда цензура тагы да көчәя, революцион эчтәлекле әдәбият бастыру мөмкинлеге бөтенләй бетерелә. Шулай да «Мәгариф» матбагасы үзенең демократик юнәлешеннән читкә тайпылмый, элгәрләре башлаган прогрессив традицияне дәвам итеп, төп игътибарны халыкка кирәкле әдәби һәм фәнни китаплар бастыруга юнәлтә. Бу яктан без «Мәгарифмне революциягә кадәрге башка татар типографияләре арасында иң демократик юнәлештәге типографияләрнең берсе итеп саный алабыз. Бөек Октябрь революциясеннән соң да «Мәгариф» типографиясе берничә ел эшен дәвам итә әле. Анда Совет властеның беренче декретлары, документлары басылып чыга, дәреслекләр, уку әсбаплары нәшер ителә. Бары Казанда дәүләт типографияләре барлыкка килеп, китап басу эше дәүләт карамагына алынгач кына, ул яшәүдән туктый