Поэзия
Китаплар язмышы Кемнәр күрмәгән нинди илләрдә Китаплар чыгару хәстәрен! Кол Гали уйланган айлы таңнарда Болгар ташына куеп дәфтәрен. Халыклар язмышы — китаплар язмышы. Гомерлек афәтләр китереп. Болгар янды, Казан янды, — Китаплар яндылар үкереп. Имамнар кушканнар — үтәгән куштаннар, Шагыйрьнең башын кискәннәр; Заманнар үткәннәр, гасырлар кичкәннәр, Китаплар исәннәр, исәннәр. Чыралар яндырып, мәдрәсә тынганда Китаплар күчергән хаттатлар. Авылдан-авылга, базарда, урамда Китаплар сатылган, китаплар... Музейда китаплар, кадерле урында, Эндәшми-сөйләшми ятармы, Мәхәббәт, яхшылык, гаделлек турында Мең еллык хыялы татарның! Былбыл моңы булып илләрдә йөргәндер Йосыф һәм Зөләйха шатлыгы, Ак тастымал булып өйләргә кергәндер Таһирлар, Зөһрәләр сафлыгы. Каймакта кемгәдер кадерсез күренеп, Яттыгыз чормада, тарлыкта, Кияү бүләк иткән яулыкка төренеп, Тордыгыз түрдәге сандыкта. Чүлләрдә салына, тауларга сарыла Халык юлы белән китап юлы; Әстерхан ягына, Сахалин ярына Барып җитте бөек Тукай моңы. Солдат капчыгында, кайларда яттың син, Юлларың, хәвефле, күңелсез; Төрмәләр астыннан ватанга кайттың син, Җиңүче булып, үлемсез. Уйлылар уйланган, уйсызлар тик торган, Язу да күрмәгән әйбәтләп, Нәп-нәни кулларга китаплар тоттырган Фидаи җаннарга мең рәхмәт! Гөлбостан илләрдә без бар дип, эз бар дип, Очыгыз, китаплар, киек казлар кебек, Сандугач телегез, һәр кемгә килегез Бәхетле, якты язлар кебек! Гамлет Сөңгеләр, ачы авазлар, мәкерле серле эңгер. Тәхеткә менә явызлар, кабергә төшә кемдер. «Быть или не быть» дисең син шомланып һәр сәхнәдә, Булмыйдыр утсыз-төтенсез, әйтче, хикмәт нәрсәдә! Булды, җитте шикләнүләр, әйтче, Гамлет, «быть!» диеп, Елмаепкөлеп яшәргә ихтыяр бик нык диеп. Сук сугалсаң, я кизәнмә, кылма эшнең яртысын, һәр вакыт хурлык китерә ярты ялган, ярты чын. Картайсам да кайнар җилләр көтәм, Кайгы илләренә ашыкмыйм, һәр агачның җилфер-җилфер иткән Яшел яфрагына гашыйкмын. Бар начарны, бар яхшыны тоеп, Көлә-көлә гомер буйладым. Чәчәк исен иснәп туймадым мин, Кояш нурын күреп туймадым. Шатлык дәрьяларын кичәсем бар Күзем белән сөеп тамчысын, Барча картлар кебек, эчәсем бар Хәсрәтнең дә иң-иң ачысын. Яшьтәшләр Яшьләнә күзләр, яшьләнә, Яшьтәшләр киткән саен. Уйнапкөлеп яшисе дә, Уйнап булмый, дускаем. Ямь тулы еллар исләрдә, Без әле яшьләр идек; Гарасат җилләр искәндә Без инде гаскәр идек. Аяусыз кысылды тешләр Яңгырда, буранда да. Тимердәй торды яшьтәшләр Тимерләр сынганда да. Фронтлар артка чиктеләр, Фронтлар алга барды; Яшьтәшләр дәрья кичтеләр, Яшьтәшләр кала алды. Үлемне җиңде яшьтәшләр Үлемсез илгә атлап, Изге җирнең һәр үләнен Йөрәкләр белән каплап. Асыл егетләр иделәр, Усал егетләр иде. Борчулы хатлар килделәр, Болгавыр чаклар иде. Йолдызлы бүрекле алар, Калдылар хәтерләрдә. Йолдызлы каберләр дә бар, Язусыз каберләр дә. ...Әйдә, яралар яңарсын, Кая, бер төрик әле! Агарган чәчләр агарсын, Җимертеп йөрик әле! Китмәгез әле, яшьтәшләр, Сафларда сирәк бит без, Дөньяның данын тотарга Әле дә кирәк бит без... Уйлана торган аем бу, Моңая торган аем; Яшьләнә күзләр, яшьләнә, Яшьтәшләр киткән саен. Ил кызы Сара Садыйковага Ай нурында, су юлында, һай, җырыңда моң тулы, Талпынасың, көрсенәсең, гөл сибәсең, ил кызы. Син шаһит тә, син өмет тә, илт бәхеткә, су юлы! Ак чиләкләр, ак беләкләр, ал йөзеңдә ай нуры. Талир тәңкәләр сибелгән көмеш чишмәләр чыңы, Бер күңелдән мең күңелгә моң тараткан кыл тыны. Җырларыңда, моңнарыңда серле өннәр дулкыны: Алсу таңнар очкыны да, айлы төннәр тылсымы. Күккә менә, җиргә иңә, җанга сеңә ил моңы; И сагышлы иң сылу кыз, кайдан алдың син моны?! Бер кыз җырлый Пароходлар үткән чагында Бер кыз җырлый Идел ярында, Көмеш моңы ефәк җилләрдә Идел өсләрендә тирбәлә, Дулкыннарга кунып ургыла, Чәчәкләрне кочып нур була. Җилбер-җилбер искән җилләргә Толымнарын чөеп җибәрә, Бер сихерле көлеп караса, Дөнья йөзе якты нур була. Кулларыннан тотып, елмаеп, Күзләренә баксам ни була! Җилбер-җилбер ефәк күлмәген Җилфердәтеп Идел ярында, Җиләк җыеп йөргән чагында, Җиләк кебек Идел чибәрен, Җилфердәтеп ефәк күлмәген, Кочагыма алсам ни була!