Логотип Казан Утлары
Драма

МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА

ДРАМА 3 ПӘРДӘДӘ КАТНАШАЛАР: Хәят Газизовна — олы яшьтәге укытучы. Урта мәктәпнең уку-укыту эшләре мөдире. Мөршидә— 21 — 22 яшьтә. Яшь укытучы. Әнвәр Галимов ич — 25 яшьтә. Мәктәп директоры. Нурислам Кадый рович — 50—55 яшьләрдә. Укытучы. Сажидә Шакировна — укытучы. Нурисламның хатыны Мәликә — 40 яшьтә. Укытучы. Таһир Сабиров — 24 яшьтә. Хәрби училище бетергән очучы. Хәятның сеңелесенең улы Иршат — 8 нче класс укучысы. Фирдәвес — 8нче класс укучысы. Нурислам белән Сажидәнең кызы. Закир абый — Иршатның әтисе Вакыйга безнең көннәрдә авылда, урта мәктәп бинасында бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Авыл мәктәбендә укытучылар бүлмәсе. Тәрәзә буенда Мөршидә тора. ’ Өстендә плащ, янында чемодан. Мөршидә. Ямьле икән бу яклар. Авыллары бигрәк матур. (Бүлмәгә күз сала.) Шушында башланамыни инде анын хезмәт юлы? Бүлмәдә ике өстәл. Берсе укуукыту эшләре мөдиренекедер. Төрле папкалар белән тулган пыяла шкаф. Диван, урындыклар, көзге. Стенада класс журналларын кую өчен махсус шүрлек. Шунда ук төрле зурлыктагы карталар эленгән. Каршыдагы ишеккә «Директор» дигән язу ябыштырылган. (Мөршидә директор кабинетына шакылдатып бага, җавап булмагач, ишекне ачып карый.) Бүген I нче сентябрь. Уку елы башланган көн, тантаналы көн. Мәктәп ишегалдында линейка бара. Анын шау-шуы. жыр-музыка, быргы- барабан, команда тавышлары бирегә дә әледән-әле ишетелеп тора. Мөршиденең күңеле шунда тартыла, әмма башта чемоданын кабинетка кертеп куя Коридордан Иршат белән Фирдәвес керә Иршат каяндыр туп табып ала Шул чакта Мөршидә кабинетыннан чыга Өстендәге плащын салгач, ул бетенләй яшәре» калган, укучы балалардан әллә ни аермасы да юк диярлек. Фирдәвес. Абау, син кем? Укырга килдеңме? Иршат. Унынчыга? Фирдәвес. Исемен? Мершида. Мөршид ә. Фирдәвес. Ә минеке Фирдәвес. Иршат. Фирдәвес — дәү үс. Фирдәвес. Сигезенчедә укыйм. Анын андый үгез төсле гәүдәсенә карама, ул да сигезенчедә. Таныш булыйк. (Кулын суза.) И р ш а т (ул да кулын суза). Иршат. Фирдәвес. Менә күрерсен, сиңа бездә ошар. 0, безнең мәктәп! Районда беренче. Тиздән безнең мәктәпкә герой исеме кушалар. Мөршид ә. Герой исеме? Иршат. Советлар Союзы Герое Вильданов бездә укыган. Мәктәпкә шуның исемен бирергә йөрибез. (Тубын өреп тутырмакчы.) Фирдәвес. Пәриләр диген. Директор абый тырыша Иршат. Өрә беләсеңме? М ө р ш и д ә. Эт булып өрә беләм. Көлеш. Ш> л чакта ашыгып М ә л и к ә керә Өстендә ирләр костюмы, галстуктан. Бер 'якка авышыбрак, башкаларга күтәрелеп карамыйча гына йөрүчән. Мәликә (туры шкафка йара). Сез нишләп линейкада түгел? Фирдәвес. Менә... Мәликә. Син кем, укырга килдеңме? Соңлагансың. (Шкафтан грамоталар ала. Чыгышлый тагын Мөршидәгә күз төшерә.) Бер класста ике ел утырмагансың? Тоткарланмагыз! Фирдәвес. Хәзер, хәзер, Мәликә апа. (Мәликә чыгып киткәч, кулындагы букетын Мөршидәгә суза.) Мә! Беренче класска килгән балага тоттырырсың. Бүген унынчы класс укучылары барысы да аларга чәчәк бирә. Бездә тәртип шундый Иршат. Бүген бөтен мәктәп чәчәккә күмелә. Әле факел алып кайткач күрерсең! М ө р ш и д ә. Нинди факел ул тагын? I I р ш а т. Мәктәпкә герой исеме кушабыз дидемме? М ө р ш и д ә. Дидең. И р ш а т. Ә ул ничек була дип сора. Мөршид ә. Сорадым. Иршат. Митингка җыйналабыз. Шунда чашаларда ут яндырабыз. Аны ничек кабызабыз дисең? Мөршид ә. Шырпы сызып. Чыжж!.. И р ш а т. Түгел шул- Без аны Казаннан «Мәңгелек ут»тан факел кабызып алып кайтабыз. Мәгънәсен аңлыйсыңмы? «Мәңгелек ут!» Солдат уты! Символ! Безнең йөрәкләрдә дә мәңгелек ут янсын, ди Хәят апа. М ө р ш и дә. Ух, кызык икән сездә. Иршат. Бер көнне барабыз, икенче көнне кайтабыз. Өлкән класслардан берәр отличник. Эх, шул чакта фотоаппарат та булса. М ерши дә. Нигә булмасын, була. Миндә бар. Иршат. Ватар дип курыкмыйсыңмы? М ө р ш и д ә. Ә син ватма. Иршат. Теләсәң, сине дә алабыз. Әнвәр абыйга әйтәбез дә. Фирдәвес. Җибәрмәсә? М ө р ш и д ә- Мин качып та бара алам. Иршат. Җыен. Яратам поход чыгарга! Ату әтиләр революциясен дә ясаганнар, колхозын да оештырганнар, фашистын да дөмектергәннәр. Безгә берни •:алмаган. (Ишеккә юнәләләр.) Фирдәвес. Әйдә, сүз 'бирешәбез ДУС булырга. Ни генә булса да, берберебезнең сүзеннән чыкмаска. М ө р ш и д ә. Әлбәттә, без дус булабыз. Фирдәвес. Танцевать итә беләсеңме? Безнең өйдә пластинкалар тау кадәр. Иршат. Линейка! Мәликә керә. Мәликә. Үтте дә инде линейка. Иршат белән Фирдәвес Мөршидәне алып тышка ашыгалар. Анда көчәеп килгән гөрләү тавышы ишетелеп тора. Менә Сажидә керә. Чәчәкләрен вазага утырта. Саҗидә. Белеп тарасың, күпме мәшәкать көтә сине монда. Еларга җитешкән чакларың була Ә сагынып кайтасын. Мәликә. Бөтен авыл — аналары-бал алары — мәктәпкә агыла. Сабан туе диярсең. Саҗидә. Беренче сентябрь. Мәликә, һәркайсының авызы ерылган. Саҗидә. Нәрсәдән бу, мин беләм. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. Залдан музыка ишетелеп тора. Кайсыдыр гармунда марш уйный. Нурислам керә. Нурислам. Классларыгыздан сорагыз әле, былтыргы китапларын тапшырсыннар. Дәреслексез калучылар бар. Мәликә. Бу тотынган да инде. Минем кул күтәрелми әле. Ялны озаккарак сузасы килә. Саҗидә (Мәликәне әйләндереп-әйләндереп карый). Кырым килешкән сиңа. Мәликә. Диңгездән чыкмадым. Ә син, Нурислам, елның-елында отпускыдай йончылып кайтасың. Саҗидә. Печән әзерләп, утын артыннан йөреп җәе үтә дә китә. Кызганып та бетерәм үзен. Мәликә. Мин быел яңа кәсепкә өйрәнеп кайттым. (Папирос чыгара.) Саҗидә. Хәят Газизовна күрсә! Мәликә (авызына капкан папиросын кире алып). О-о, да, малай! Ул кире кайткан бит. Быел хәлләр була икән. Пенсиягә чыкканына ничә .ел иде? Саҗидә. Биш. Мәл и к ә. Биш елдан соң кире кайт, имеш. Сажидә. Директор кайтартты. Ни әйтсәң дә, үз укытучысы. Пенсиясен алып, тынЫч кына яшәсә ярамаган. Болай да ихтирам итәбез. Мәликә. Хөрмәт дисәң хөрмәт, дәрәҗә дисәң дәрәҗә. Атказанган укытучы, депутат. Миңа шуның чиреге генә эләксә дә... (Саҗидәгә.) Прическаң, ух! Прелесть! Нурислам. Хөрмәт зур. Райком секретаре авылга килсә, иң элек аның янына кереп чыга. С аҗидә. Ярты районың анда укып чыксын да. Нурислам. Укучылары бөтен илгә таралган. Кайсы доктор, кайсы •конструктор. Мәликә. Почтальон зарлана икән, бу Хәят апага хат ташыи-та- шый ничә туфли туздырдым инде, дип. Нурислам. Мин аның кире кайтуына сөендем. Саҗидә. Сөенмәдем. Көт тә тор, үз гадәтләрен кертә башлар. Мәликә. Почмакка бастыра инде. Кыл өстендә йөргән кебек кенә ■йөрерсең. Саҗидә. Үзенә дә тынгылык булмас, безгә дә. ХӘЙ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Нурислам. Аның белән эшләве илле. Саҗидә. Сиңа нәрсә, син аның симпатиясе. Мәликә (күңелле көлеп). Мине җене сөймәде. Шәкерте чагында да, коллегасы булгач та. Саҗидә. Әлегә кадәр мәктәптә бер начальник иде, хәзер икәү булыр инде. Әнвәр керә. Зәвык белән киенгән. Әнвәр. Хәят Газизовна күренмәдеме? Мәликә. Үзсүзле булып чыктыгыз да соң, Әнвәр Галимович. Бул- 1 дырам дигәнегезне булдырмый калмыйсыз. Саҗидә. Хәят Газизовнаны кире кайтарып бик дөрес эшләдегез. Шундый белемле, тәҗрибәле укытучының эшләми ятуы үзе дөрес түгел. Нурислам башын чайкап тора. Мәликә белән карашып алалар. Нурислам. Күндерүе дә җиңел булмагандыр. һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Беренче дәрескә әзерләнәләр. Кайсы расписание янында, кайсы планын карый. Мәликә. Әнвәр өчен риза булган инде. Ярата ул сезне. Шундый директор белән эшли алмадым дия иде. Әнвәр. Мәликә ханым, ялагайланасыз түгелме? Мәликә. Директорга ялагайлансаң, яшәве җиңелрәк... Бездә пепельница булырга тиешме, юкмы? Әнвәр. Анысын Хәят Газизовнадан сорагыз инде. (Көләләр.) Дөресен әйткәндә, Хәят Газизовна белән эшләве җиңел булмас. Холкы. Әмма ул мәктәпкә кирәк. Мәликә. Үзеннән бигрәк дәрәҗәсе. Әнвәр. Анысы да исәпкә алынган. Мәликә. Мәктәпкә берәр әйбер кирәк булдымы, аны гына сорыйсың: «Шалтыратыгыз әле». Ә ул: «Алло, райбашкарманы бирегез. Гали Галиевичмы?» Ә тегесе: «Кем әле бу? Ах, Хәят Газизовна? Тыңлыйм. Тыңлыйм сезне. Ни йомыш? Сорагыз, нәрсә җибәртим? Машинамы? Телевизор? Ах, робот? Табам, сезнең өчен җиде кат җир астыннан табам. Мәскәүдән кайтартам, космостан китертәм». (Көлеш.) Бишенче «а» журналы синдәме? Нурислам. Хәят апа — олы хакыйкать сакчысы. Кыйбласыннан тайпыла торган адәм түгел. Мәликә. Юкка без мәктәпкә Вильданов исемен бирергә йөрибез. Мин тотар идем дә Хәят Газизовна исемен кушар идем. Ул мәктәпнең анасы. Уен эшме, ярты гасыр. Әнвәр (кабинетыннан чемодан алып чыга). Бу нинди чемодан? | Кем калдырган моны? Саҗидә (күреп алып). Килә! Хәят Газизовна! Барысы да каршыларга әзерләнә. Саҗидә. Ай, музыка да булса! Мәликә. Нигә булмасын, була ул. (Кулына линейка ала.) Сезнең өчен опера театры да, филармония дә булдым инде. Нурислам. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Мәликә шаярып марш жырлап жибәрә. Хәят керә. Кечерәк гәүдәле, чәчләрен» ак төшкән. Мәликә (шаяру катыш). Хөрмәтлебез Хәят ханым, сезне үз арабызда күрүебезгә бик шатбыз. Икенче яшьлегегез белән котларга рвхсәт итегез! Көлешәләр. Исәнләшәләр. Хәят. Мәктәпне яңа уку елына әйбәт әзерләгәнсез. Әнвәр. Тырыштык инде. Хәят (өстәле янына уза). Нәрсәдән башлыйбыз? Мәликә. Билгеле инде: графигың бармы, планың төзелгәнме, класс белән эшләнәме, ата-аналар белән сөйләштеңме, лекцияләр укыламы, дәфтәрләр тикшереләме, икелеләр юкмы, түгәрәк эше юлга салынганмы3 (Кул айкап.) Тавык чүпләп бетермәс. Саҗидә. Сез, Хәят апа, бик арып-талып эшләмәссез инде, үзегезне «акларсыз. Хәят. Үзем әз-мәз эшләп, сездән дә ШУЛ кадәр генә сораргамы? Булмас, Саҗидә гөлкәй, өмет итмә. Мәликә. Башланды. Хәят. Дәвам итә. Биш ел тәнәфестән соң. Мәликә. Туры әйткәнгә кәефегез китмәсен. Хәят ханым, кан эчәргә ярата торган адәм сез. Хәят. Мактавыгыздан эреп киттем. Мәликә әфәндем. Нур исла м (җәелеп көлә). Болай башланса, без бик тыныч яшәрбез. Карагыз аны, Хәят Газизовнаны юк-бар белән алҗытмаска. Мәликә. Ике тегермән ташы арасына салып он итәбез дә, коймак пешереп ашыйбыз әле без аннан. Ишектә Фирдәвес күренә Фирдәвес. Мөмкинме? Әни, кил әле. Әни, унынчы класска бер .кыз килде. Торырга урыны юк. Квартирга безгә керсен. Саҗидә. Гомуми торак ясамакчы буласыңмы? Фирдәвес. Әни, дим. Саҗидә. Күрмәгән-белмәгән. Сөйләшербез әле. Фирдәвес. Без аның белән дусланып та өлгердек инде. (Нурисламга.) Әти! Саҗидә. Кем ул, нинди укучы? Ишектә М е р ш и д ә күренә Фирдәвес. Менә үзе. Әнвәр (Мөршидә каршына ашыга). Килмисең дип торам. Нигә хәбәр итмәдең, каршы алдырган булыр идем Мөршидә. Үз аягым белән килеп керәсем килде. Әнвәр. Коллегалар, кабул итегез, безгә яңа укытучы! Мөршидә. Исәнмесез! Саҗидә. Сез кем соң, укытырга килдегезме, укыргамы? I Әнвәр (көлә). Яшь булгангамы? Укытучы, укытучы. Мөршид., ләлиловна. Мәликә. Тагын бер итәк. (Саҗидәгә.) Мәликә абыегызның бәһасе арта, малай. Фирдәвес (аптырап кала). Ә... Исәнмесез. . гафу итегез, Мөршидә Халиловна. (Чыгып китә. Укытучылар көләләр.) Мәликә (исәнләшә). Мин дә укырга килгән дип торам. Институттанмы? Мөршидә. Институттан. Мәликә. Хәзер анда сезне шулай өйрәтәләрмени? Эшкә килгәч иң элек балалар белән коридорда әүмәкләшеп алырга? Мөршидә. Уйнап каласым килде Соңыннан тәтемәс. Укытучы булып киткәч, без бик җитди кеше булырга тиеш бит инде. Нурислам (килеп исәнләшә). Нинди фәннән? Мөршидә. Әдәбият. Саҗидә. Ничек әдәбият? Пауза. ХӘИ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Мершида. Ял йортында булганыгыз бардыр? Бер өстәл артында утырасын, барысы да ят кеше. Беренче көнне «Исәнмесез»дән узмыйсың. Икенче көнне: «Исемегез ничек?» Өченче көнне: «Кайда эшлисез?» Җиденче көнне генә телләр ачыла. Без бергә эшлисе кешеләр, әйдәгез, сразо җиденче көннән башлыйбыз. М ә л и к ә. Рәхим ит. Мөршид ә. Исемем Мөршидә. Пединститутның өченче курсын бетердем. Ике елы калды. Заочныйга күчтем. Кыйблам — дөреслек. Эчемдәге—тышымда. Ялган сөйләргә яратмыйм, хурланам. Иң курыкканым— үземне-үзем кызгану. Киноактриса булырга хыялланган идем—' Софи Лорен. Тәтемәде. Бәлки укучыларымнан берәрсе ирешер дип юанам. Үзем укыганда сезне — укытучыларны—кызгана идем, безнең ише башкисәрләр белән җәфаланганга. Менә үзем дә сезнең хәлгә төштем. Язмыш. Саҗидә. Җиденче көн икән, алайса, мин дә әйтәм. Эшкә килдегез. Әгәр дә урын булмаса? Әдәбиятны сезгә караганда өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк кеше алып барса? Сез, сеңелкәем, кеше урынына килгәнсез. М ә л и к ә. На живое место. Мөршидә. Мина буш урын бар диделәр. Әнвәр абый? Әнвәр. Урын бар. Нурислам Кадыйрович икенче эшкә күчә. Районга. Югарырак урынга. Райбашкарма белән сөйләшенгән. Нурислам. Ничек? Үзем белән киңәшергә дә кирәк тапмадыгыз? Әнвәр. Иптәшнең килүе-килмәве билгеле үк булмаганга алдан сүз кузгатырга, ничектер... Биредәге перспективагыз кайда?! Дипломсыз. С а җ и дә. Яшь иптәш тә дипломын чыгарып салмады әле. Н у р и с л а м. Саҗидә, кирәкми. Әнвәр (Мөршидәгә). Завуч нагрузка бирер. Расписание, программа1 белән бүген үк таныш. Иртәгедән эшкә. Хәят Газизовна, әдәбият дәресләре. Бишенче, сигезенче классларга. Саҗидә. Ул вакытында килмәгәнгә, Нурислам гаепле микәнни? Нурислам (кисәтеп). Саҗидә дим! Саҗидә. Юк икән, дөньяда дөреслек юк икән ул. Нурислам коридорга ук чыгып китә. Хәят. Анда балалар белән туп тибешеп йөрүче син иденме? Мөршид ә. Мин идем. Хәят. Типтенме соң? Мөршидә. Булмады. Мин тибәм дигәндә генә бер җитезе финт ясап өлгерде. Мин һавага тибеп калдым. Хәят. Мастерской тәрәзәсен син ватмадың, алайса? Мөршидә. Мин түгел. Әгәр дә сезгә шулай кирәк икән, рәхим g итегез, мин дип уйлагыз. Мин ваттым. (Пырхылдап куя.) Хәят. Бу ни эшең? Мөршидә. Беренче очрашкан момент. Сез мине тырпаеп каршыладыгыз. Хәят. Ә без сине берничек тә каршыламадык. Килдең, киттең. Мөршидә. Ничек? Әнвәр. Хәят Газизовна, приказга кул куелган. Хәят. Әнвәр, утыр. Утыр. Алып куй ачкычыңны. Нурислам эшләячәк. Әнвәр идәндә аунап яткан ачкычын алып, кабинет ишегенә тыгып куя. Мөршидә (аңа кызык. Бер Әнвәргә, бер Хәятка карап). Нәрсә, сез роно приказына да, директорга да буйсынмыйсызмыни? Саҗидә (сөенеп). Хәят апа хакыйкатькә генә буйсына сл Дөрес эш түгел икән, ник шунда министрның приказы булмый. ’ Хәят (кисәтеп). Саҗидә, классыңда тәртип микән? Мер ши дә. Гаҗәп икән сездә, директордан да кодрәтлерәк кеше бар икән. Хәят. Берәр учреждениегә килсәң, сүз дә булмас иде. Син мәктәпкә килгәнсең. Балалар тәрбияләргә. Шуңа хакым бар дип уйлыйсыңмы? Мер ш и дә (аптырап кала). Хакым? Хәят. Укытучы бер ай алдан килә. Әнә, безнекеләр инде һәр баланың өендә булдылар, тикшерделәр, барладылар. Программа каралган, план төзелгән. Класслар әзерләнгән. ■ М ө р ш и д ә. Әнвәр абый, рәхмәт, булышырга теләдегез. Инде булмый икән, нишләмәк кирәк, сездән калмады. Олы юлга кадәр озатып куймаслармы? (Чемоданына үрелә.) Әнвәр. Ашыкма. Хәят Газизовна шаярта ул. Хәят апа! Хәят. Кайтсын, укуын дәвам иттерсен. Әнвәр (елмаеп кына). Сез беренче көннән үк минем дәрәжәмә кизәнәсез түгелме? Хәят. Дәрәҗәң өчен борчылырга сәбәп күрмим. Әнә яңа салдырган интернатың, мастерской, юнәткән приборларын, жиһазлар — барысы да дәрәҗәң сагында торалар. Бар, кул күтәреп кара! Дөрес әйтәмме. коллегалар? Саҗидә. Роно мөдире конференциядә дә Әнвәрне теленнән төшермәде. Әнвәр. Ярар, бетерик. Хәл ителгән мәсьәлә буенча конфликтка кермик. Бу темага сүз беткәнлекне аңлатып, Хәят урыныннан ук кузгала. Әнвәр. Хәят апа! Хәят Газизовна! (һаман да юмор катыш.) Карагыз әле. Хәят ханым, кем соң бездә директор? Хәят. Син. Әнвәр. Шулай булгач, кем кемгә буйсына сон? Хәят (исе дә китмичә). Син мина Әнвәр. Мин сезгә? Хәят. Сип минем укучым. Әнвәр. Укучыгыз буларак, әлбәттә, буйсынам. Әмма директор буларак... Хәят. Директор минем укучым. Укучым буйсына икән, димәк, директор да буйсыныр. Ә н в ә р. Ой, үз башыма китергәнмен, ахры, мин сезне. Мәликә. Акыллы кеше бер салган камытны икенче кияме? (Көлә.) Терсәгегезне тешләгез инде. Шул чакта беренче дәрескә чакырып, озак итеп звонок шалтырый. Беренче звонок. Бөтен мәктәпнең дәррәү купканы бирегә дә ишетелә. Укытучылар кузгалалар. Хәят (аягүрә басып). Хөрмәтле иптәшләр! Яна уку елы башлану белән тәбрик итәм! Җаваплы, авыр, шулай да яраткан эшегездә уңыш телим. Укытучылар. Рәхмәт, рәхмәт. Олы юл алдыннан утырып тын калалар. Аннан планнарын, класс журналларын алалар. Мәликә. Йөрәк... Беренче күрешүгә баргандагы кебек. Сөйләшә-сөйләшә классларга таралалар. Әнвәр. Мөршидә, син бераз гына утырып тор. Мин хәзер. (Чыга.) Хәят (каршысына кергән Нурисламга). Нурислам, классыңа, классыңа! Ул да чыга. Биредә Мершид» генә кала. Аптыраган. Нурислам аның янында тоткарлана. ХӘИ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Н ур ис л а м. Нишлибез инде? Уңайсыэрак килеп чыкты. Мөршид ә. Сезгә ни... Сез барыгыз, дәрес башланды. Н у р и сл а м. Ә син? М ө р ш и д ә. Мин нәрсә... Н ур исл а м. Чыннан да, укуыңны дәвам иттерсәң соң. Мөршидә. Эшләргә кирәк. Быел сеңелем дә укырга керде. Әнинең үзенә генә авыр. Нурислам. Әтиең юкмыни? Мөршидә. Нурислам абый, классыгыз көтә. Ну р исл а м (ишек буенда туктала). Кара инде, берәр җаен табып булмас микәнни. Минем аркада килеп чыккан кебек. (Борчылып чыгып китә.) Мөршидә тәрәзә буенда. Таһир керә, хәрби киемнән. Гажәпләнеп кала. Т а һ и р. Мөршидә? Мөршидә (ул да гаҗәпләнгән). Таһир? Таһир. Әллә күземә күренәсең инде. Синме бу? Нишләп монда син? Мөршидә. Ә син нишләп биредә? Таһир. Минем туган авылым. Ничек килеп чыгарга булдың? Мөршидә. Безгә исәнләшергә кирәк түгелме соң? Күрешмәгәнгә айдан артык. Таһир. Исәнмесез. Күрми китә.м дип торам. Мин сине эзләдем. Институтыңа да кердем, гомуми торагына да... Китәм бит, Мөршидә. Мөршидә. Нишләп алай кисәк кенә? Ике ел да эшләмәдең. Таһир. Хәрби кеше. Синнән сорап торалармыни? Күчерәләр. Көнчыгышка... Менә шәп булды, үзең килдең. Мең рәхмәт сиңа. Кил әле, туйганчы бер карап калыйм әле күзләреңә? Мөршидә (көлә). Моңарчы вакыт юк иде шул. Таһ ир. Әйтмә инде! Шайтан алсын, бергә чакта кадерен беләсеңмени?! Менә аерылгач үкендерер. Күпме очрашырга була иде, шундый күңелле итеп. Ә без... Мөршидә. Үпкәләүдән бушамадык. Таһир. Башкалар белән биегән өчен дә. Ахмак! Хәзер хат аша гына сөйләшергә кала. Атна саен язачакмын. Ә син? Мөршидә. Җавап бирермен. Таһир. Анысына да рәхмәт. Тукта, тукта... очрашу сөенеченнән... Нигә килдең әле син монда? Мөршидә. Укытырга. Таһир. Укуыңны ташлап? Кая, аның мәктәбенә? Мөршидә. Әүлия син. Күңелемдәген әллә кайдан белеп торасың. Т аһ ир. Мин сине роман укыган кебек... Мөршидә. Кая ул роман, кечкенә бер хикәя. Таһир. Әгәр дә мин нәтиҗә ясасам? Мөршидә. Синең нәтиҗә ясамаган чагың бармы соң? Таһир. Аның янына килдең? Мөршидә. Бу бит синең дә авылың. Бәлки синең белән очрашырга өметләнеп килгәнмен? Таһир. Шаяртма. Нәрсә уйладың син? Хет минем белән киңәшсәң иде. Ни дип килдең? Мөршидә. Чакырдылар. Таһир. Шулай. Әлбәттә. Килергә теләүчесе табылгач, чакыручысы табылыр. Мөршидә. Директор үзе чакырды. Т а һ и р. Ә мин нәрсә турында әйтәм?! Мөршидә. Ләкин юкка килгәнмен. Завучлары дәрес бирмәскә итә. Таһир. Хәят апа? 0, аңа эләксәң. Минем әнинең апасы. Мө р ш и дә. Әйтәм аны мине ошатмады. Таһир. Ә ни өчен ул сине ошатырга тиеш? Мин ошатканы да житкән. Мөршид ә (көлә). Син чамадан чыкма, ышанып куюым бар. Таһир. Кире кит. Бүген үк. Хәзер үк. Мөр шидә. Син дә куасың? Сездә кунакны сәер каршылыйлар. Таһир. Мин шәһәргә җыендым. Сине үземнән калдырмыйм. Укуыңны тәмамла. Ярым-йорты булып калмассың. М ө р ш и д ә. Миңа эшләргә кирәк. Әнинең үзенә генә авыр. Таһир (уйлап тормастан). Үзем ярдәм итәрмен. Мөр ш и дә (бу кадәресен үк көтмәгән иде). Син? Ни дип? Таһир (үзенә дә уңайсыз). Дусларча. (Тавышын күтәреп.) Әҗәткә. Эшли башлагач түләрсең. Мөр ш идә. Ой, көлеп үләрсең. Мин кем сиңа? Ике ел буе... бөтен эшләгәнең җитмәс. Ах, син мине сатып алмакчы. Таһир. Дура! М ө р ш и д ә. Рәхмәт. Таһир. Гафу ит... Синнән нинди укытучы. Кем булам дисәң дә гаҗәпләнмәс идем, әмма укытучы... Мөр шидә (хәтере калып). Кызык, пединститутка ни өчен кердем икән соң мин? Таһир. Анда укырга җиңелрәк булган өчен. Мөршидә. Әгәр дә профессиямне яратканга кергән булсам? Беләсең килсә, курчак уйнаганда да укытучы булып уйнап үстем. Таһир. Шул курчак уйнаганда гына булса инде. Мөршидә. Синеңчә, кеше анадан туганда ук укытучы булып туамы? Таһир. Характер булырга тиеш. Мөршидә. Нишләгән минем характер? Т а һ и р. Күбәләк. Мөршидә. Ә мин аны сындырам. Сындырам да яңадан ябыштырам. Характер! Характер минем белән тумаган, ничек кирәк, шулай әвәлим мин аны. Т а һ и р. Бик җиңел генә. Мөршидә. Күпме авыр булса, итешүе шул кадәр кызыклырак. Хәят Газизов на керә. М«ошидч коридорга чыга. Таһир. Дәү апа, ни эшең бу синең? Яна укытучыны нишләп кабул итмисең? Хәят. Нәрсә әле син мәктәп өчен бик борчылып йөри башладың? Таһир. Кеше килгән. Бала түгел, кая килгәнен, ни өчен килгәнен белеп килгән. Димәк, шулай кирәк тапкан. Димәк, шулай сөйләшенгән, килешенгән. Директор үзе китергән. Шулай булгач, аларның планнарын җимерергә ни хакың бар?! Аңлаган кешегә аңларлык бит. Хәят. Аңлыйм. Таһир. Әйдә, килә бирсен. Килсен. Аны сайлаган икән. Уңыш телим. Теләгенә ирешергә язсын. Хәят. Алмыйча да булмас. Мәктәпкә килен 5улып төшкәч. Таһир (яшен суккандай). Кем әйтте аны? Хәят. Үзең әйтеп торасың лабаса. Таһир. Мин нәрсә әйтмәм. Ә син шуңа юл куеп утырасыңмы? Хәят. Менә сиңа мә. Алмадык—ярамады, алабыз — тагын ярамый. Т а һ и р. Дәү апа, моңа юл куярга ярамый. Хәят. Ни булды сиңа? Таһир. Алма. Китсен. Монда калырга ярамый аңа. Калса, барысы да җимерелә.ХӘЛ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Хәят. Сине аңлавы кыен. Таһир. Син көчле бит. теләсәк, эшли аласын. Юлын тап. Тап җаен. Китсен. Калмасын. Коридордан Әнвәр Г а л я м о в н ч керә. Әнвәр. Башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьтә. Хәзер алда митингка әзерләнү тора. Митинг, митинг... Таһир (тагын кабынып). Кешене китергәннәр икән, кабул итмәскә синең ни хакың бар? Чакырып китерүчесе дә үзенә кәләш кирәк булган өчен китермәгәндер. Башы ике түгел! (Үзе Әнвәрнең җилкәсенә кулын сала.) Ә синең мәктәпкә кире кайтуыңны хупламыйм. Хәят. Ишеттек. Таһир. Син кирәкме аңа? Дәрәҗәң кирәк. Хәят. Алсын, кызганыч түгел. Таһир. Ул сиңа ышыкланып эшләргә тели. Хәят. Ышыклансын, тик эшләсен генә. Таһир. Уңыш килсә, үзенә алыр, авырлык килсә, җаваплылыкмы •сиңа сылар. Хәят (кисәтеп). Таһир! Таһир. Бигайбә! (Чыгып китә.) Әнвәр. Ни булган мона. елан чакканмы әллә? (Башын чайкап тора.) Хәят Газизовна, мин сезгә үпкәләдем. Үзегезне остазым дип исәплим. Сезнең идеяне тормышка ашыру өчен җан-фәрман тырышып йөрим. Отряд оештырдым, факел ясаттым. Бүген-иртәгә мәңгелек уттан кабызып кайтачаклар. Ә сез... Хәят. Минем өчен генә булса... Әнвәр. Мәктәпкә исем сайлаганда да беренче чиратта сезнең турыда уйладым. Герой безнең мәктәптә укыган дибез икән, димәк, ул сездә укыган. Сезнең тәрбия, сезнең җимеш, сез аны олы юлга чыгаргансыз. Хәят. Хәтерләмим. Утыз елдан артык вакыт узган. Барысын да кайдан хәтерләп бетерәсең. Аның мәктәбе дә ул түгел инде. Юк, хәтерләмим. Ә п в ә р. Сездә укып чыкканнар арасында кемнәр генә юк. Бер-ике геройны кушып санасак та, хәрәм булмас. Хәят. Миңа Әнвәр укытучысы дисәләр дә бик җиткән, мактаулы директор. Әнвәр (ике сөйләргә урын калдырмыйча). Герой сездә укыган! Мәгънәсе нинди бит, мәктәп сезнең укучы исемен йөртәчәк. Почти сезнең исемне дигән сүз. Хәят. Син аллегорияләр белән сөйләргә өйрәнеп киткәнсең. Мәктәп герой исемен йөртәчәк! Аның мәгънәсе шул. Әнвәр. Яраткан укытучысы белән яраткан укучысына бергә-бергә эшләве күңеллерәк булыр дигән идем. Болай булгач, гариза язарга туры килер микәнни? (Хәятның карашын тоеп.) Үзең бер авылда, хатының икенче авылда эшләмәс бит. Хәят (бераз көттереп). Тәбрик итәм. Кайчан булды әле ул? Әнвәр. Әле язылышуын язылышмаган. Шулай да без инде өйләнешү алдында. Бүтән булмаса, иртәгә. Менә ич, кайтты. Институтын ташлап минем янга кайтты. Шулай, Хәят Газизовна. (Кабинетына уза.) Хәят уйга кала. Аннан коридордан Мөршидәне чакырып кертә. Хәят. Я. Мөршидә... Хәлиловна! Нишлибез? Мөршидә. Бер-беребезне онытабыз. Мин килмәдем, сез мине күрмәдегез. Хәят. Минемчә дә шулай хәерлерәк булмасмы? Мөршидә. Килештек. (Чемоданын ала.) Хушыгыз. Хәят. Сабыр ит. Менә расписание. Күчереп ал. Программа, планнар турында... Нурислам абыең ярдәм итәр. Сорарга оялмасаң. Оялсаң, үземә кил. Мөршид ә. Оялмам. Хәзер оялырга өйрәтмиләр. Киресенчә, кыю булырга өйрәтәләр. Хәят. Болай сөйләшәбез. Башта син минем дәресләргә керәсең, аннан мин синекенә. Мөршид ә. Мин сезнекенә — шатланып. Сез минекенә... бер шарт 0елән. Гадел булырга. (Расписаниесен күчерергә дип кәгазь әзерләгән җиреннән тукталып кала.) Хакым бар микән соң? Хәят. Хакны казанырга кирәк. Хезмәт белән. М ө р ш и д ә. Мин калмам, ахры. Кеше урынына. Юк. Хәят. Китәсең? Кая? Мөршидә. Күзем кая карый. Хәят. Хәзер үкмени? Мөршидә. Хәзер үк. Хәят. Ял итмәгән, ашамаган-эчмәгән килеш? Мөршидә. Адәм баласы бер тәгам ризык капмыйча атналар буе түзә ала. Хәят. Утыр! Мөршидә. Утырдым. X ә я т. Ал кәгазь. Мөршидә. Алдым. Хәят. Күчер! Мөршидә. Күчерәм. Ут сүнә. Музыка. Без анда балаларга хас шаянлыкны, мәктәп тормышына хас гөрләшүне ишетәбез. Хәтта музыка астында укучыларның шау-шулы гүләүләре, аерым сейләшүләре дә ишетелеп китә Кульминациясендә исә балалар хоры — поход жыры янгырый башлый... Ут кабына. Поход жыры дәвам итә. (Әгәр дә бу сценаны мәктәп баскычында я коридорда бирергә мөмкинлек булмаса, эчке пәрдә алдында — авансценада күрсәтергә мөмкин.) Факел тотып Иршат керә. Директорны эзләве. Менә Әнвәр белән Мәликәне очрата. Иршат. Әнвәр абый, кайда саклыйбыз? Әнвәр. Пионерлар бүлмәсендә. Иршат. Озаккамы? Әнвәр. Иртәгә кадәр. Иртәгә көндез митинг. Мәликә. Сез анда пожар чыгара күрмәгез. Фирдәвес (килә). Әнвәр абый!.. Дөрес буламыни ул алай? Факелны малайлар гына сакласын, имеш. Ә без? Ә кызлар5 Иршат. Кызларны катнаштырмыйбыз. Бу — малайлар эше. Әнвәр. Факел янында малайлар да, кызлар да сакта торачак. Фирдәвес (Иршатка). Ишеттеңме? И р ш ат. Синең тыгылмаган җирең булмас. Ә н в ә р. Әйдәгез әле! Каршыларына Хәят очрый. Иршат белән Фирдәвес китә. Әнвәр туктала. Хәят. Укытучылардан дежур куярга кирәк булмасмы? Мәликә. Мәгънәсе зур инде зурын. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен. Шулай да сүзегезне ишетәсе килә, Хәят ханым. Хәят. Иртәгә, Мәликә, иртәгә. Митингта. Мәликә. Бик зур мәшәкать куптарабыз түгелме? Хәят. Ә син ничек уйлыйсың, кеше үстерү җиңел генә, мәшәкатьсез генә була торган эшме? Инженер йорт төзи, конструктор машина ясый. Ә безнеке катлаулырак. Музыка шушы репликага кадәр дәвам нтә. Дәрестән чыгарга бирелгән звонок кына аны бүлдерә Звоноктан соң ук мәктәпне дер селкетеп класслардан чыккан балаларның шау-шуы ишетелә. Эчке пәрдә ачыла. I «К. У.» J* я ХӘЙ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫҢ БУЛСА 97 Укытучылар бүлмәсе. Хәят, Мәликә. Сажидә керә. Журналларын шүрлеккә куялар. Сажидәнен култык астында бер кочак дәфтәр. Сажидә (дәфтәрләрен өстәлгә салып). Кузгалмыйча утырсаң да тан атканчы җитәрлек. Сукыраям инде бу дәфтәр тикшереп’ Мәликә. Дөньяда иң күп эшләүче кеше — укытучы. Әнвәр керә, кабинетына юнәлә. Әнвәр. Хәят апа, сезне тәбрик итәргә кирәк икән. Таһир өйләнгән ди ич. Хәят (теләр-теләмәс). Пәри шунда. Сажидә. Таһир? Өйләнгән дәме? Ни ара? Мәликә. Күптән вакыт иде. Хәят (каршында көзге, ә көзгедә авызына папирос капкан Мәликә). Борып куйчы шул көзгене. Күз алдымда чекерәеп утырмасын. Мәликә (көзгегә карый да шаркылдап көлеп җибәрә). Бор, бора күр. Начальство күзенә чалынып утыруны үзем дә яратмыйм. (Шулай да папиросын сүндерә.) Әнвәр. Саҗидә Шакировна, түгәрәк эше ничек тора? Планы төзелгәнме? Сажидә. Төзедем, төзедем. Әнвәр. Кая, карап чыгыйм әле. (Кабинетын ача да кереп китә. Ачкычы ишектә кала.) Сажидә. Хәзер, хәзер. (Уңайсызлана. Күрәсең, планы юк.) Мәликә (җәелеп көлә). Каптыңмы? Дәресең беткәч тә кайтып китсәң соң? Хәят (кабинетка ишетелерлек итеп). Әнвәр Галимович, мин тикшергән идем инде. Сажидә. Рәхмәт. Рәхмәт, Хәят апа. Оят та инде. Өлгерер хәл юк. Кайтсаң, өй тулы эш, сыеры-сарыгы. Бүген дә көтүем соңга калды. Моннан соң ничек тә... Рәхмәт. Мәликә. Киленне кайчан күрәбез? Таһир кемне бәхетле иткән? Саҗидә. Ә кемнәрне кем жылатып калдырды икән?! Мер ш и дә керә. Журналын шүрлеккә куя да тәрәзә янына уза, йөзен күрсәтми. Хәят. Ни булды? М ө р ш и д ә (елап җибәрә). Түзә алмадым, ычкындым. Сажидә. Әллә инде... Мөршидә. Алар мине кабул итмиләр. Сөйләгәнемне тыңлыйлар, яз дисәң язалар, күчер дисәң күчерәләр: янәсе, пожалуйста, сез кушканны үтибез, әмма без сезне белмибез, танымыйбыз, сез безгә чит кеше. Алар бөтенесе бер сүздә. Класслары белән. Ичмаса, шауласыннар, я тәртип бозсыннар иде, тәрәзә ватсыннар. Юк, авызларына су калканнармыни. Әйеме — әйе, шулаймы — шулай. Шуннан артык бер сүз ала алмассың. М әл и к ә. Купшы киенгәнне ошатып бетермиләр. Мөршидә. Нурислам абый урынына килгәнгә. Алар аны яратканнар. Ә мине... Әнә факел алып кайттылар. Ә Иршат минем фотоаппаратка ничек кызыккан иде. Юлга әзерләнгәндә тәкъдим итеп тә карадым. Алмады. Сизеп торам: аласы бик килә, ә алмый. Протест. С аҗидә. Син нәрсә, сеңелем, мин килдем дә Нурислам абыйларын шундук онытырлар дип көткән идеңмени? Онытыла торган кеше түгел ул Нурислам. Укучылары өчен җанын ярып бирергә әзер торган кешене онытмыйлар аны. Балалар без түгел ул. Мәликә. Безнең дә онытканыбыз юк, Сажидә. Сажидә. Кайда Нурислам, нишләп йөри — кайсыгызның борчылганы бар? Юаш кеше дигәч тә. Уку елы башлангач, укытучыны эшеннән алып ташларга закон бармы?! Сугыш инвалидын. Мөрш идә. Саҗидә апа, мин... белмәдем... Саҗидә. Кая килгәнеңне белмәскә! (Дәфтәрләрен җыеп ала.) Менә министерствога язсам, аннан йөрерләр! Судка китәрлек эш бу. (Кайтып китә. Мөршидә бик уңайсыз хәлдә кала. Авыр тынлык.) Хәят. Син минем ярдәмемә мохтаҗмы? Мөршидә. Бу хәлдә ярдәм итеп буламы? Миңа хәзер беркем дә ярдәм итә алмый. Хәтта сез дә. Мәликә. Класста нишләгәнеңне әйтмәдең. Мөршидә. Кычкырдым. Бөтенесенә. Юк, чыкмый миннән укытучы. Үземне Көчкә тотып калдым. Мәликә. Болан булгач чыга инде. Тотып калгансың ич. Беренче сынауны үттең. Мөршидә (яшь аралаш). Ә икенчесе ничек була? Мәликә. Икенчесендә линейка гына сындырасың. Мөршидә. Гарьлегемнән күземнән чәчрәп яшь чыкты. Бөтенесе алдында елаудан куркып, чыгып йөгердем. Мәликә. Елаган укытучыда өмет бар. (Кузгалалар. Иршат керә.) Сиңа кем? Иршат. Әнвәр абый. Әнвәр кабинетыннан чыга. Әнвәр. Мөршидә, онытмадыңмы, киләсе ялда клубта лекцияң. Мөршидә. Материаллар бирермен дигән идегез. Әнвәр (кабинетына күрсәтеп). Күчереп ал. Шунда өстәлдә. Мөршидә кабинетка керә, Мәликә белән Хәят өйләренә кайтып китәләр, биредә Әнвәр белән Иршат кына кала. Иршат. Әнвәр абый... Ни... безнең бит... алып кайтканда ут сүнде. Әнвәр. Нәрсә, син нәрсә сөйлисең3 Иршат. Фитиле кысылгандырмы, кинәт җил истеме, тауны күтәрелеп менүгә сүнде дә куйды. Әнвәр. Әнә ич яна. Иршат. Без аны шунда ук тагын кабыздык. Зажигалкадан. Мин әтинең зажигалкасын алган идем. Әнвәр (аптырап кала). Син юкны сөйләп йөрмә. Утмы — ут, янамы— яна. Бер мизгелгә генә сүнеп торган икән, аның куркынычы юк. Вак мәсьәлә. Үзең әйтеп торасың ич, шунда ук кабыздык дисең. Иршат. Шулай да сүнде бит. Әнвәр. Сүнмәде. Сүнә торган ут түгел ул. Мәңгелек ут. Давыл купса да, җир тетрәсә дә сүнми. Гомергә яна. Анын мәгънәсе сүнми. Ул безнең батыр солдатлар даны кебек мәңгелек. (Иршатның чигәсенә төртеп.) Барып җиттеме? Иршат (күтәрелеп карамыйча гына). Алдау булмасмы? Әнвәр. Кем алдый, кемне алдый?! Нәрсә сөйләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Син арыгансың. Бар, булмаса кайтып ял ит. Иршат ишеккә юнәлә Ә, әйе, мотоциклны чистартып куй әле. Беркөн пычратып бетергәнбез. Яна килгән укытучы апаңны өйрәтәбез. И рш ат. Мотоциклда йөрисе килгәнмени? (Чыгып китә.) Әнвәр. Балван. (Кабинетына керә. Бераздан кабинеттан атылып Мөршидә чыга. Артыннан Әнвәр күренә. Көлә.) Ә и в ә р. Шаярырга да ярамый. Кыргын. Мөршидә. Әнвәр Гал имович! Ә н в ә р. Синең өчен мин беренче чиратта Әнвәр. Мөршидә. Минем өчен сез беренче чиратта директор, Әнвәр Гал имович. ХӘП ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Әнвәр. Балалыгың чыгып бетмәгән. Кердек. Сөйләшеп кенә утырабыз. Мөршид ә. Анда кермим. Сүзегез булса биредә әйтегез. Мөршидәгә карап тора да барып ишекне бикли. Шаярып елмая. М ө р ш и д ә. Акылыгыздамы? Әнвәр (тагын көлә). Акылымны сейфка салып куйдым. Эш сәгате бетте, кирәге калмады. М ө р ш и д ә. Әллә инде... Әнвәр. Әйе, исердем. Синен күз карашыңнан. Зифалыгың, нәфис- | легеңнән. М ө р ш и д ә. Ачыгыз ишекне. Әнвәр. Мөршидә, безгә аңлашырга вакыт. Әнә. бөтен авыл безнең туебызны көтә. Барысының да телендә шул гына. Ә безнең әле... Мөршид ә. Иргә чыгу турында уйлаганым да юк. Ачыгыз ишекне. Әнвәр. Кайчан да булса бер уйларга туры киләчәк, Мөршидә, без кичә генә очрашкан кешеләр түгел, мәктәбенә практикага йөргән чагында ук мин сине күреп алдым. Сихерле елмаюың күңелемнән чыкмады. Мин ышанып йөрдем сиңа. Мөршид ә. Мин сезгә укытучым итеп карадым, Әнвәр абый. Сез минем укытучым. Әнвәр (елан чаккандай). Укытучың? Бары укытучың итеп? Түгел! Укытучың түгел мин синең! М ө р ш и д ә (ишекне дөбердәтә). Ачыгыз ищекне! Әнвәр. Тилермә! М ө р ш и дә. Ни өчен? Ни өчен сез мине рәнжетәсез?! Ничек жөрьәт . иттегез? Минем теләгем, ихтыярым сезне бөтенләй кызыксындырмыймыни? Әнвәр хәл иткәч җиткән, Мөршидәгә буйсынырга гына кала, ул йомычка, дулкын кая ыргытса, шунда ташланыр. Шулаймы? Әнвәр. Бала булма. Ни өчен чакырдым мин сине. Килдең ич. Белеп килдең. Риза булып килдең. Мершидә. Юк! Бер нәрсә дә белмәдем, уйламадым да. Юк. Әнвәр. Хәер, син унынчы класска укырга дип килгән идең бугай. Эх, син, тургай баласы. Бигрәк беркатлы. (Ачкычны өстәлгә ыргыта. Мөршидә аны ала да ишекне ача.) Ярар, элек белмәгән булсаң, хәзер белдең. Мөршидә. Хәзер аңладым. Әйе, яшь кыз, институтта тагын ике елга калдырсаң ычкынуы ихтимал. Азмыни анда егетләр. Шуңа күрә кат-кат чакырдыгыз. Тау кадәр вәгъдә биреп. Әнвәр. Мин икебез өчен дә кайгырттым. Синең бирегә килүең минем өчен генә түгел, үзен өчен дә кирәк иде. Мөршидә. Ялгышасың, Әнвәр абый. Күңелем башкада. Беләм, аның миңа салкын икәнен дә беләм. Юк анда мина карата тойгы. Күрми ул мине. Беләм, онытырга кирәк. Булдыра алмыйм, йөрәкне йолкып алып буламыни?! Горур була алам, тәкәббер була алам. Ләкин... дәшсен генә, аның артыннан дөнья читенә китәргә әзер. Әнвәр. Камчаткага? Тургаем минем. Моңлы тургаем. Ә тургай үзен таш кебек жиргә ташлап һәлак итә. Мин синең яшәвеңне телим. Коткарырга тели.м. Мөршидә. Мәхәббәттән? Әнвәр, йөгәнсез мәхәббәттән. Мөршидә. Мин котылырга теләмәсәм? Ул минем сулаган һавам, эчкән суым, жирем-күгем! Ансыз миңа тормыш юк. Әнвәр. Ул өйләнгән. Мөршидә тынып кала. Озак пауза. Музыка. Мершидә. Шаярмагыз... Ялганлыйсыз. Юк, булмас. Мөмкин эш түгел! Ничек инде... Өйләнгән? Ышанмыйм! Әнвәр. Таһир өйләнгән. М ө р ш и д ә. Юк, ышанмыйм, ышанмыйм! Ишектә Фирдәвес башы күренә. Фирдәвес. Әнвәр абый, Иршат мотоциклга утырып әллә кая... авылдан ук чыгып китте. (Аңа берәү дә игътибар итми.) Мөршидә. Нинди хәлгә төштем! Кая килдем, нигә килдем?.. (Тәрәзә буенда.) Ямьсез сезнең бу яклар. Авылыгыз бигрәк шыксыз. Пәрдә ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Икенче көн. Класс. Биредә сугышка кадәр Советлар Союзы Герое Вильданов укыган диләр. Димәк, бу мемориаль класс булачак. Шуны әзерләү эше бара. Героинын тормыш юлын, батырлык юлын күрсәткән материалларны, истәлекләрне урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Бу эш пәрдә буенча дәвам итәчәк. Ә хәзергә биредә С а ж и д ә ялгызы гына. Урамнан тынлы оркестр башкаруында марш ишетелеп тора. Бераздан Нурислам килеп керә. Янгырга эләккән. Саҗидә. Менә йөр инде. Буялып беткән. Манма су. Әйтер идем инде. Нурислам (кәефе начар түгел). Әйт, әнкәсе, әйт. Саҗидә. Районга чакырып торалар, контора начальниклыгына. Оклады зур, дәрәҗәсе, машинасы. Ә ул теләми, янәсе. Кая бара диген, күрше авыл мәктәбенә. Башлангыч класска. Җиде километрга. Нурислам. Тудый-судый, зад-перед— унбишкә җыйнала. Саҗидә. Аңла ииде бу бәндәне! Нурислам. Аңламаслык нәрсә бар, әнкәсе. Җаны теләгән — жы- лан ите ашаган. Саҗидә. Кеше ышанмас моңа. Менә күр дә тор, районга алмаганнар, шунлыктан башлангыч мәктәпкә кергән диярләр. Әгәр шулай булса, сүзем дә булмас иде. Мәҗбүр иттеләр, дияр идем дә тынычланыр идем. Юк бит, юк. Үзе теләп китте. Нурислам. Хатын булып сөйлисең, Саҗидә, укытучы булып түгел. Саҗидә. Ичмасам, минем белән киңәшсен иде. Нурислам. Киңәштем, әнкәсе, бик күп тапкырлар киңәштем синең белән. Үзең белмәдең генә. Ничә мәртәбә сорасам да, гел каршы төшәсең. Саҗидә. Киңәшкән! Начальник булып, персональ машинага утырып, «зырр» иттереп авылга бер кайтып керүең үзе ни торыр иде. йөр инде көзге пычракта, кышкы бураннарда, аксаклый-аксаклый. Нурислам. Болай булгач йөрибез инде. Саҗидә. Сиңа нәрсә, йөрерсең. Йорттагы ул терлек, ул мәшәкать кем өстенә кала? Бер Саҗидәгә? Нурислам. Мин өлгерергә тырышырмын. Авырга китермәм. Мөршидә керә. Кулындагы плакатын куя да Нурислам янына ашыга. Мөршидә. Нурислам абый, исәнмесез. Күптән күренгәнегез юк. Нурислам. Исәнме, Мөршидә. Ияләнеп буламы? Мөршидә. Районга эшкә кергәнсез икән. Начальник булгансыз. Тәбрик итәм. Күңелегез ятамы? Нурислам. Эшемне яратам. ХӘЙ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Мер ши дә. Күңелгә ошый торган эш булса шәп инде ул. Сезнең өчен мин бик шат. Нурислам абый. Бүген митинг, мәктәпкә герой исемен бирәләр. Калыгыз, яме? Әнвәр керә. Кулында кнопкалар. Әнвәр. Ә. Нурислам абый. Сәлам! Нурислам. Саумы. Әнвәр. Мин сезгә менә дигән эш таптым, ә сез... Мәктәпкә кендегегез ябышкан икән. Перспективага карый белергә кирәк иде. Саҗидә. Ни хажәтемә ана начальник булу, машина, дәрәҗә? Ул җаны теләгән эшен сайлады. Гомер буе балалар арасында булып карагыз әле, кисәк кенә ташлап китә алырсыз микән? Нурислам абыегыз андый кеше түгел ул. Әнвәр. Иршат кайда? Мөршидә дәшми, аның өчен Сажидә жавап бирә. Саҗидә. Дәрескә килмәгән. Чакырырга киттеләр. Килеп җитәргә тиеш. Әнвәр. Башкалар кайда? Митингка кадәр классны өлгертәсе иде. (Чыгып китә.) Мөршидә. Нинди мәктәпкә? Кайсы авыл? Еракмы? Саҗидә. Җиде километр. Башлангычка. Мөршидә (уңайсызланып). Минем аркада. (Карар биреп.) Кайтыгыз кире. Үз урыныгызга кайтыгыз. Ул мәктәпкә үзем барам. Ронода хәл итәбез дә. Нурислам. Булмый. Ул турыда сөйләргә соң инде. Класс мине үз итеп кабул итте. Аларның ышанычы белән уйнарга ярамый. Баланың ышанычын сындыру — умыртка сөяген сындыру белән бер ул. Мөршидә (ялынып диярлек). Нурислам абый!.. Нурислам. Кырык язмыш миңа тапшырылган. Бер укытучыдан икенчесенә куып йөртергә алар каз бәбкәләре түгел. Саҗидә (кул айкап). Бетте инде. Аны хәзер алардан аерып алырмын димә. Нурислам. Элекке укытучылары декретка чыккан. Болай да еш кына авырган. Былтыргы программаларын да үтеп бетерә алмаганнар. Куып җитәргә кирәк. Мөршидә. Нишләргә инде? Мин болай эшли алмыйм. Сез анда, мин монда... Юк, болай булмый. Нурислам. Ә син ул турыда уйлама. Мөршидә. Уйлама! Әйтүе ансат. Сез үзегез дә инде, Нурислам абый... Саҗидә. Нурислам абыеңа ни булган? Мөршидә. Теге чакта кулымнан тотарга иде дә җилтерәтеп чыгарып җибәрергә иде. Каяндыр кемдер килеп сезнең урынга урнаша, ә сез... Сугышларны кичкән, ничә тапкыр яраланган солдат. Безнең буынның тынычлыгын яклагансыз, ә үзегезне яклый алмыйсыз. С аҗидә. Үзеңне яклаудан да авыр эш юк. Мөршидә. Үзен түгел, хакыйкатьне якласын! Саҗидә. Син, сеңелем, әдәбият укытучысы, әдәбияттан чыгып хөкем йөртәсең. Тормыш әдәбият кына түгел ул. Без шушында туган, шушында төпләнгән. Семья, хуҗалык. Аларны чемоданга гына сыйдырып булмый. Алныартны чамалабрак сөйләргә туры килә. Нурислам (Мөршидәгә якыная). Нәрсә анда класс белән? Характер күрсәтәләрме? . Син ашыктырма, сабыр бул. Ияләнә төшсеннәр... Менә, программа буенча кайбер материаллар. Карап чык, ярап куяр. (Мөршидә Нурисламга гаҗәпләнебрәк карап тора.) Ал. Миңа кирәге калмады. Мер ш и дә. Ой, Нурислам абый, ни дип кенә әйтим. Рәхмәт... Сезне алмаштырганмын икән, мина хәзер сездән дә болайрак эшләргә кирәк бит инде. Саҗидә. Минем яныма кагылган дип торсам, юк икән, классы өчен кайгыртып кергән икән әле. Яшь укытучы өчен борчылып. Үзен эшеннән куган кеше өчен. Мәхлук димә инде моны. Самолюбие булмаса да булмас икән кешедә. Аның урынында, берәү булса, министрга җитәр иде инде, обкомга керер иде. Ә ул... Хуҗа Насретдин!.. Әллә күзен төште инде яшь кызга? Нурислам. У-ха-ха... Әйтсәң дә әйтәсең. Ха-ха-ха. (Туктала алмыйча көлә, күзләреннән яшь чыга.) Хәят керә. Кулында материаллар. Эшкә тотыналар. Хәят. Саҗидә, син минем кәефемне бозмакчы булдыңмы? Барып чыкмас ул ниятең. Барыбер ул яулыгыңа күз төшермим. Саҗидә. Сыер сауганда бөркәнгән идем. Онытканмын. (Яулыгын салып портфеленә тыга.) Мәликә керә. Өстендә ирләр курткасы, аягында итек. Кулында камчы Итегенә сугып куя. Мәликә. Сәлам! Менә әйләнеп тә кайттым Наратлыдан. Хәят (күз кырыен гына төшереп алып). Рәхмәт сезгә, Мәликә ханым, бик рәхмәт. Мәликә. Аңлашылмады, ни өчен рәхмәт алдык? Хәят. Бирегә атка атланган килеш килеп кермәгәнең өчен. Мәликә. Белмим, Хәят ханым, ни өчен ярата торганбыздыр сезне. Хәят. Шушындый юкка-барга бәйләнүченеме? Мәликә. Тырнак астыннан кер эзләүчене. Хәят. Нигә яратканыңны белмисеңме? Менә шушылай итеп әйтә алганың өчен. Үпкәләр дип, ачуланыр дип куркып тормыйча. Мин дә аптырыйм, укучылар ни дип яратадыр үзенне? Мәликә. Минем яратканны сизәләр, чучка танаулар. Нурислам. Ирләр киеме боза сезне, Мәликә. Мәликә. Үзем дә беләм. Кыска юбкалар киеп, тез-аякларымны, нечкә билләремне уйнатып йөрергә мин дә каршы түгел дә. Нишләмәк кирәк, ирексездән мәҗбүри. Детсадта баланы гел хатын-кыз тәрбияли. Мәктәптә тагын шул хәл. Менә бездә — егерме хатынга ничә генә ир. Син дә киттең. Ә балаларга ирләр тәрбиясе, ирләр йогынтысы кирәк. Шуның өчен зифа фигурамны корбан итеп йөрим. (Хәятка.) Ә сез тәнкыйтьлисез. Яратмыйм тәнкыйтьне. Банкетны яратам, тәнкыйтьне юк. Герой укыган классны киендерәбезме? (Эш арасыннан җырлап җибәрә.) Онтылмый беренче саф мәхәббәт, онтылмый... Хәят. Кичә түгәрәккә килмәдең. М ә л и к ә. Белмәдем. Хәят. Кеше җибәреп әйттердем Мәликә. Ул чакта соң иде инде. Сарымсак ашаган идем. Саҗидә. Нәрсә?! Мәликә. Кеше алдында дөнья сасытып йөрмәссең. (Көлешәләр.) Мәликә (тәрәзәдән күренә). О, кияү кайткан ич. Саҗидә. Киленне алып кайтмаганмыни? Хәят. Үзе дә бер көнгә генә. Саҗидә. Нишләп алай бик таз? Хәят. Срогы чыкты. М элик ә. Ераккамы? Хәят. Җирнең аргы башына. Камчаткага. (Чыгарга юнәлә. Ишек буенда стенага сөялгән Мөршидә янында туктала.) ХӘИ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Мөршидә (Хәятның үзенә генә, кисәк). Уйламыйм мин аның турында. Бер тамчы да уйламыйм! Өйләнсен. Китсен, гомергә китсен. (Хәят тетрәнеп куя.) Хәят. Мин нишләргә тиеш, арагызда ни булганын сорашыйммы? Бәлки ярдәм итә алырмын? Мөршидә. Сез мине аңламадыгыз. Төн буе баш ваттым, һич аңлый алмыйм: ни өчен? (Хәятка.) Ни өчен сез мине эшкә алдыгыз? X ә я т. Ни өчен? Мөршидә. Алмый торганда барысы да аңлашылган иде, штат юк, нагрузка юк. Дипломы юк. җитдилеге юк. Ә шулай да кинәт алып куйдыгыз. Нагрузкасын да таптыгыз. Ни өчен? Кем нәрсә әйтте? (Хәят дәшми.) Әйтмәгез, кирәкми. Болай да сиздем. Хәят. Кәләшем, диде. Мөршидә. Әнвәр Галимович?! (Хәят «әйе» дип башын селки дә чыгып китә.) һе!.. Үземнән сорап та тормый, ә. Тота да өйләнә. Йомычка. йомычка булсаң шул инде, дулкын синнән сорап торамыни, кайсы ярга ташлыйм дип. Малаен кулыннан житәкләп Закир керә. Закир. Алып килдем. Ите — сезгә, сөяге — мина. Сажидэ чыга. Әнвәр. Табылдымы камыр батыр? Закир. Исәнме, Әнвәр. Әнвәр. Малаең тәртип бозган. Закир. Кем бозмаган? Үсә-үсә утырыр әле. Бозмаска өйрәтегез. Шуның өчен акча аласыз. Мәликә. Закир абый! Закир. Шаярып әйтәм лә! Үзем дә үгетлим инде. Кеше буласың килсә, укы, дим. Мәктәптән кусалар, калырсың әнә әтиең шикелле ат җигәргә. Әнвәр. Дөрес әйтмәгәнсең. Хезмәт белән куркытмыйлар. Хезмәт камчы түгел. (Иршатка.) Мотоциклны кая куйдың? Закир. Әйтми. Бер сүз дә алып булмый. Телен тешләгән. Үзем дә ничек кенә сорап карамадым. Каеш белән ярдым. Ята аркасын биреп. Аннан торып басты да: «Я, күңелең булдымы инде?» ди. Вәт, дуңгыз бәрәне түгел диген син аны. Мәликә. Бишенче класста чагында шундый хәл булды. Бервакыт өйгә кайтырга җыенам. Коридорда галушымны киеп, атлап кына китим дисәм, тпруу! Аягым идәнгә ябышты да калды. Салып карасам, галушымны кемдер идәнгә кадаклап куйган. (Үзе дә шаркылдап көлеп җибәрә.) Ахырдан беленде, Иршат эше булган. Нинди ачуың булгандыр ... (Аласы әйберен алып чыгып китә.) Закир. Э-с, таш баш. Әнвәр. Кая яшердең мотоциклны? Закир. Инә түгел ләбаса. Мөгаллимең сорый, җавап бир. (Тузынып.) Муеныңны борып ташлармын! Әнвәр. Я, кайда? Закир. Әйтәсеңме, юкмы?! Иршат. Юк. Закир. Шулаймы? Мөршидә (куркуга калып). Закир абый, зинһар! Закир. Суд аша таптырачаклар. Ахыргы сыердан колак кактыр- макчы буласыңмы? Мөршидә. Иршат, егет бул. Әйт тә сал, кайда калдырдың? И р ш а т (ирония белән). Мотоциклга утырып йөрисегез килдемени? Анда Нурислам абый унбиш километрны җәяүләп, авырткан аягы белән... Әйтерлек булгач, яшермим дә мин аны. Закир (кизәнә). Айкап торып!.. Нурислам (туп-туры Иршат янына атлый). A-а, герой! Син нәрсә уйлап чыгардың тагын? Баш күтәрәсең? Әнвәр. Нурислам абыйсын кыерсытканнар ич, яклап чыга. Защитник. Нурислам. Кем синнән сорады?! Синнән башка Нурисламны I яклаучылар юк, дисеңме? Кирәк булса, ул үзен-үзе яклый алмас идеме? Бөтен классны аздырып. Иршат. Нигә ул сезнең урынга килгән? Нурислам. Менә нәрсә, җитәр жүләр сатарга. Кайда мотоцикл? Мотоцикл кайда дим? (Иршат җавап бирми.) Шулмы синең үз итүең? Болай булгач, безнең арадагы дуслык сукыр бер тиен дә тормый. Я? Иршат (бераздан, Нурисламга гына). Күлгә тыгып куйдым. Пар өянке янында. М ө р ш и д ә. Су төбендә? Бәлки синең эшең түгелдер? И р ш а т. Минем эшем. Мөршидә. Ә-ә, йөрисең килеп алып чыккансың да ялгыш төшереп җибәргәнсең. Ул урында яры текә. Закир. Шулайдыр инде. Башкача ничек булсын. Мөршидә. Тоталмыйча калдыңмы? Иршат. Юк. М ө р ш и д ә. Шуып китеп авып төштеме? Иршат. Юк. Мөршидә. Ә-ә, караңгыда ялгыш барып кергәнсең. Иршат. Юк. Мин аны үзем суга тыгып куйдым. Мөршидә. Миңа ачу итеп? Нурислам абый өчен үч аласың? (Таң калып, сокланып.) Синең урында булсам, мин үзем дә шулай эшләр идем. Молодец! (Иршатны кочаклап ала.) Әнвәр (кычкыра). Прекрати! Бу ни эш?! Иршат (Мөршидәдән ычкынырга тырыша). Җибәрегез. Яратмыйм. Мөршидә. Ә мин яратам. Әнвәр. Мөршидә Хәлиловна, чыгып тор әле. Цирк түгел бу кәмит уйнарга. (Мөршидә чыга. Әнвәр коридорга юнәлә.) Кем бар анда, завхозга әйтсеннәр. Алып кайтсын. (Чыгып китә.) Закир (Нурисламга ишеттермичә генә). Авыртмадымы? (Иршатның колагын сыпырып куя.) Үзең дә инде, мин батырдым дип әйтеп ' торалармыни? Батыргансың икән, урынын күрсәтәләрме? Мәгънәсез. Эзләсеннәр иде шунда. (Кинәт көлеп җибәрә.) Ватылмаган да, югалмаган да, еракта да түгел, якында гына. Ә таба алмыйлар. Күренми, су астында. (Аркасыннан кага.) Ах, очлы күз, очлы күз. Закир малае шул син. (Мөршидәнең кергәнен күреп, тагын тавышын күтәрә.) Өйгә генә кайт, тәүбәгә китермәсәм мин сине! Мөршидә. Закир абый, алай ук кирәкми. Закир. Йомшаграк бул, дисеңме? Булмый. Җанын алам мин аның. (Чыга.) Мөршидә. Иршат, тукта әле. Анда балалар колактан-колакка чыш-пыш. Нәрсә, факел сүнгән идемени? Иршат, һа, Сүнә торган ут түгел ул. Мәңгелек. Сүнә калса, без аны зажигалкадан — выжт! Өйрәнгән. (Ишеккә атлый.) Мөршид ә. Нәрсә? Ни сөйләдең син? Әнвәр керә. ХӘЙ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Әнвәр (Иршатка). Без синең .белән .икенче урында сөйләшербез. (Иршатны чыгарып җибәрә.) Нурислам абый, сабыр ит әле. (Мөрши- дәгә.) Бу оинең нишләвең? Кемне яклыйсың? Белепме-белеш.мичәме? Баланың гаебен батырлык дәрәҗәсенә күтәреп кенә аның күңеленә юл табып булмый. Бала бер генә гаепнең дә җәзасыз калмавына ышанырга тиеш. Мөршид ә. Төптән уйлап карасаң, Иршат мактауга лаек. Аның акланырга да мөмкинлеге бар иде. Мотоциклны тотып кала алмадым, текә ярдан авып суга төште, кайтып әйтергә шүрләдем дип. Ә ул акланмады. Характер бар. Ул куркаклардан түгел. Әнвәр. Мактарга? Мәктәп машинасын суга тондырсын, авыл буйлап гайбәт тарала, ә син мактарга. Күккә чөяргә түгелме? Ул мотоциклны батырмады, синең белән минем исемне батырды. Мөршидә. Сугыш кырында нәкъ менә Иршат кебекләр геройлык күрсәткәннәр дә. Вильдановны да шундый булган диләр. Әнвәр. Син мине бөтенләй гаҗәпкә калдырасың. Мөршидә. Иршатка җәза бирсәң, дөрес булмас. Юк, дөрес булмый. Юк, бирдермәячәкмен. Әнвәр. Без синең белән уртак тел таба алмабыздыр. (Мөршидәгә кул селтәп, Нурисламга борыла.) Нурислам Кадыйрович, митингта чыгыш ясарга кирәк булачак. Нурислам. Мин сезнең мәктәп кешесе түгел. Әнвәр. Хәзергә учетта бездә. Нурислам. Төшәргә йөрим. Әнвәр. Сез Вильданов белән бер фронтта булган. (Яңа фикер белән кабынып.) Чыннан да, геройның батырлыгы турында, соңгы минутлары турында тулырак сөйләсәгез. Әйе, әйе, бергә атакага ташлангансыз, бергә пулемет утына очрагансыз. Шунда Вильданов һөҗүмгә юл ачып, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган. Аннан сезнең кулыгызда җан биргән. Нурислам. Юк, Әнвәр Галимович, без бер фронтта булсак та, төрле частька эләктек. Аннан, мин аны бөтенләй төсмерләмим. Әнвәр. Балаларга көчлерәк тәэсир итәр иде. Ярар, үзегез турында, ничек сугышканыгызны сөйләрсез. Нурислам. Үзем турында? Шул гына җитмәгән иде. Нигә кирәк? (Чыгып китә.) Оркестр уйнаган марш квчлерәк ишетелә башлый. Әнвәр, һе, кешеләр! (Сәгатенә карап.) Вакыт. Әйдә... Ишетәсеңме? Мөршидә (үзалдына). Вильданов. Мәңгелек исем. Үзе гомергә егерме бер яшьлек булып калган. Миңа да егерме бер. Без яшьтәшләр. Бу яшьтә ул герой булган. Ә мин? Ә мин аның гомере белән яшим. Минем урында булса, ул нишләр иде? Ут ачар иде. Әйе, әйе, пулеметтан. Тра-та-та-та-та' Фальшька, һәртөрле гаделсезлеккә каршы! Әнвәр (КӨЛӘ). Чү! Син үзеңә-үзең ут ачасың. Мөршидә (әллә шаярта, әллә чын-чынлап). Әйе, үземә-үзем! Минем аркада Нурислам абый икенче авылга йөри, Иршат мотоцикл батыра, класс протест белдерә. Тра-та-та-та! Әнвәр. Берьюлы шунда селтән Таһирга да. Мөршидә. Әйе, Таһирга да. Тра-та-та-та-та! Әнвәр (көлә). Сип әйдә! Мөршидә. Сакланыгыз, Әнвәр абый, мин утны сезгә төбәдем. Ни өчен мине кеше урынына китердегез? Тра-та-та-та! Ни өчен зажигалкадан кабынган факелны мәңгелек уттан кабынган дип балаларны алдарга уйлыйсыз? Тра-тата-та! Әнвәр. Син шаяр, әмма чамасын бел. Мөршидә. Мөршидә шаярып сөйли башладымы, җитди мәсьәлә кузгатасын көт тә тор. Шүңа күрә сез минем җитди булуымны теләгез. Шаярырга тотынсам, куркыныч мин. Әнвәр. Куркаклардан түгел. Әти коры кулы белән бүре тотучы булган. Безнең нәселнең кушаматы да «Йке йөрәклеләр». Әйдә. Мөршидә. Сез мина җавап бирмәдегез. Ул факелны нишләтәбез? Әнвәр. Аңа ни булган? Янамы — яна! Мөршидә. Алып кайтканда факел сүнгән. Иршат аны зажигалкадан кабызган. Әнвәр. Әйдә, юк белән баш катырма әле. Мөршидә. Үзегез дә беләсез икән. Гаҗәпләнмәдегез. Бу бит коточкыч хәл. Әнвәр. Күпертмә. Бер мизгелгә генә сүнеп торган икән, аннан фаҗига ясарга кирәкми. Шундук кабызганнар. Мөршидә. Зажигалкадан. Ул бәлки бер исерекнеке булгандыр. Әнвәр. Закир абыйныкы. Мөршидә. Шуны төн буе пионерлар саклап чыкты. Нинди хурлык! Әнвәр. Кара әле, син беләсеңме, бу факел кем идеясе? Мөршид ә. Хәят Газизовнаныкы. Әнвәр. Мәгънәсен аңлыйсыңмы? Мөршидә. Мәгънәсе бик зур. Әнвәр. Шулай булгач? Шул кадәр зур тәрбия чарасы турында сүз барганда, нәрсә ул синең факелыңның бер мизгелгә генә сүнеп торуы? Мөршидә. Ялган була ич, Әнвәр абый. Болай иң изге эшне дә харап итеп ташлавың ихтимал. Әнвәр. Изге ялган дигән нәрсә бар. Мөршидә. Әйе, ялган бик күп төрле, ә дөреслек бер генә. Бу фальшьны балалар белсә? Әнвәр. Балалар, балалар! Мөршидә. Күбесе белә дә бугай инде... Мәйданда ут янар. Без аны Казамнан мәңгелек уттан факел кабызып алып кайттык диярбез. Ялкынлы сүзләр сөйләрбез. Ә балалар берсенә дә ышанмас. Тавышланмас алар, юк, башларын иеп тыңлый бирерләр, ә ышанмаслар. Кемнәрне алдамакчы булабыз?! Әнвәр (кабынып), һе, балалар! Балалар ни уйлар, балалар ни әйтер? Без нәрсә әйтсәк, шуны әйтерләр. М ө р ш и дә. Ышанмасалар дамы? Әнвәр. Без әйткәч ышанырлар. Ышанмый хәлләре юк. Ышандыра белергә кирәк. Тегеләй дисәң тегесенә, болай дисәң монысына — ышанырга тиешләр. Шуның өчен укытучы син. Мөршидә. Бала күңеле — гөлчәчәк. Аз гына кырау төштеме — шиңә. Әнвәр. Әйдә, митингка вакыт. Мөр ши дә. Әнвәр абый, исегездәме, мин килгәч тә Хәят Газизовна мине эшкә алырга теләмәде. Ләкин шунда ук, сез аның белән сөйләшеп чыгуга, алды да куйды. Әйтегез әле, нинди серле сүз әйттегез ана роно приказыннан да көчлерәк? (Әнвәр дәшми.) Кәләшем дидегезме? Әнвәр (көлә). Юкса, карчыкның кирелеген ничек сындырасың. Характерын күрдең ич. Директорга да, роно приказына да буйсынмый. Мөршид ә. Моны да изге ялган дисезме? Фальшь бу. Әнә нәтиҗәсе: Таһир өйләнеп кайткан. Мәосәббәте дә фальшь, факел белән дә фальшь. Бөтенесе бер сорт — ялган. Сез моңа чирканмыйсыз да. Күнеккәнсез димме. Ә мин... Юк, күнегергә теләмим Мәктәптә моңа урын булмаска тиеш. Балалар сулый торган һава саф булсын. Тәрбиянең нигезе гаделлек, дөреслек, хакыйкать булсын. Әнвәр. Трат-та-та-та-та-та! ХӘЛ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Мөршидә. Тра-та-та-та-та! Әнвәр. Браво, браво! Мәктәбемдә тагын бер көрәшче артты. М ө р ш и д ә. Ялгышлыкны төзәтик. Факелны сүндерегез. Әнвәр. Хәзер соң инде. М ө р ш и д ә. Митингка алып чыккач соң булачак. Әнвәр. Хәзер дә соң. Бер нишләр хәл юк. Мәликә, С а ж и дә. Хәят, алар белән берничә укучы керә Нурислам да ияргән. Залның умарта оясы кебек кайнап гөжләгәне торган саен көчлерәк ишетелә бара. Әледән-әле класс ишегеннән баш тыгып карыйлар, кемнедер эзлиләр, кемнедер күзлиләр. Мәликә. Җыйналып бетәбез. Әнвәр. Районнан килеп җитәселәре бар. Мәликә Килгәннәр бугай. Әнвәр. Алайса, ашыгыйк. Шул чакта Иршат керә. Кулында факел. Фирдәвес тә ияргән. Иршат. Алдым мин факелны. Әнвәр. Сиңа кем кушты? Иршат. Берәү дә. Үзем күтәреп чыгам. Ә нәрсә, ярамыймы? Мөршид ә. Сүндермәссеңме соң? Иршат. Сүнсә... Мөр ш и дә. Яле, мин дә тотып карыйм әле шуны бер генә. (Факелны Иршаттан алып баш өстенә күтәрә.) О, хикмәтле ут, мәңге сүнмәс ут! Ян син балкып, нурларыңны чәч син безнең юлыбызга. Ой... (Урындыкка басып югарыга күтәреләм дигән әмиреннән авышып китә дә факелны төшереп җибәрә.) Саҗидә (тотып калырга ашыга). Сүндерәсең бит. (Саҗидә дә өлгерә алмый, Мөршидә дә коткарып кала алмый, Әнвәрнең дә тотып калырга талпынуы уңышка китерми, факел сүнә.) Фирдәвес (кычкырып җибәрә). Ах! Урамдагы марш көчлерәк ишетелә башлый. Саҗидә (кабалана). Харап иттек. Кабызыйк, кеше күргәнче кабызыйк. Нурислам, тиз бул, сыз шырпыңны. Нурислам. Нишләмәкче буласың? Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Мәликә. Сүнде. Яхшы бәндә иде, мәрхүм. Әнвәр (Мөршидәгә якын килә). Бу синең ни эшең?! Мөршидә. Егылып китә яздым. Гафу итә күрегез инде, Әнвәр Галимович. Әнвәр Мөршидәгә төбәлеп карап тора, аның факелны ялгыш төшердем дигәненә ышанмый. әлбәттә. Шулай да шикләнүен башкаларга сиздерми. Әнвәр. Митингны факелсыз гына уздырабызмыни? Хәерле булсын. Әйдәгез. Хәят. Митинг бүген булмый, Әнвәр. Әнвәр. Ничек булмасын?.. Барыгыз әле, бар. (Балаларны чыгарып җибәрә. Хәятка килә.) Ничек булмасын? Әнә җыйналдылар. Районнан чакырылган кешеләр килде, башка мәктәпләрдән. Оркестр чакырттык. (Ишекне ача. тышта залда шау-шу. марш авазлары көчәеп китә.) Ишетәсезме? (Ишекне яба.) Шул ташкынны туктата алсагыз, барыгыз, өзегез митингны. Бер факелда ут сүнде дип. (Кызып китеп.) Уйлап таптыгыз дөньяда булмаган эшне. Ә мин, җүләр, сезгә ышанып, күңеле булсын инде дип... Бармы бу башка мәктәпләрдә? Кайсында? Берсендә дә юк. Без генә йөрибез җүләр сатып. Саҗидә. Мөгез чыгарырга яратабыз инде, анысы. Кешечә генә' булмасын. Артыграк булсын. Хәят (кайтып төшеп). Бәлки, бәлки. Әнвәр. Туры әйткәнгә кәефегез кырылмасын, Хәят Газизовна. Хыялый кеше сез. Хәят (боегып, кечерәеп кала). Шулайдыр. Күрәсең, картайганмын. Бөрешеп беткән карчыктан ни көтәсең? Заман белән атларга тырышып ф карыйм да. Кая ул? М ерши дә. Минем аркада гына шундый кызыклы эшнен сүнүен^ теләмәс идем мин. > Саҗидә. Сүнде инде. - ' Әнвәр. Сездә факел кайгысы. Ә минем... Әнә, кышлык утын әзер- з ләнеп бетмәгән. Дәресен әйтәм, сезнең ул идеягезгә башта ук күңелем L ятмады. Мин — практик. Минем өчен иң әһәмиятлесе— фән нигезен? бирү. Минем мәктәптән чыккан һәр укучы институтка үтсен. Урамдагы оркестр уйнаган марш көчлерәк янгырый. һәм ул бер көчәеп, бер әкренәеп g пәрдә ахырына кадәр дәвам итә. 2 Саҗидә (тәрәзәдән күреп). Анда җыйналалар. * Хәят. Шулайдыр. Сез хаклыдыр. Электән үк мөгез чыгарырга яра- £ та торган гадәтем бар иде. Тикмәгә генә хикмәтле Хәят дип йөртмәгән- х нәрдер. Берәр гаделсезлек күрдемме, хәзер чәчрәп чыгар идем. Хакый- £ катькә хыянәт иткән кеше шәхси дошманыма әйләнә иде. Яшәвемнең максаты — гаделлек өчен көрәш, һе, гаделлек сакчысы. Әйтерсең, аның миннән башка яклаучысы юк. * Әнвәр. Вакыт, һәр класс җитәкчесе үз классын үзе алып чыга. Киттек. Безне көтәләр Кузгалалар. Хәят кына ашыкмый. Хәят (кинәт катгый һәм кискен). Әнвәр Галимович, митинг бүген булмый. (Бу шул кадәр кисәк яңгырый ки, һәркем аптырап кала). Әнвәр. Ну, кире беткән кеше дә сез. Хәят. Бүген булмый. Әнвәр. Без аны ясамый кала алмыйбыз. Хәят. Кайчан яңа факел кабызып кайтырбыз, шул чакта үткәрербез. Әнвәр. Тагын? Бер хур булуыбыз гына җитмәгән. (Сүз таба алмый, бүлмә буйлап йөренә.) Бүген митинг буласын район җитәкчеләре генә түгел, министерствода да беләләр. Хәят. Мактанырга да өлгердеңмени? Алдан кычкырган күкенең башы ярыла шул. Әнвәр. Замминистрның үзенең килеп чыгуы мөмкин. Хәят. Шалтыратыгыз, мәшәкатьләиеп йөрмәсен. Ә и в ә р. Юлга чыккан булса? Хәят. Бик әйбәт, мәктәп белән танышып китәр. Әнвәр. Сез мине нинди хәлгә куймакчы буласыз? Сез минем үзегезгә булган ихтирамымнан файдаланасыз, һаман да укучыгызга караган кебек карыйсыз. Хәят. Син минем укучым. Әнвәр. Әгәр дә мин сезне тыңламасам? Мин үстем инде, парта артыннан чыктым. Хәят. Митинг бүген булмый. Әнвәр. Тамырга балта чабу бу. Арттан китереп сугу. (Кискен карарга килеп.) Конпе-то концов, мин директормы? Кирәк икән, үземә бирелгән хокуктан файдалана белермен. Анархиягә юл куймам. Рәхим итеп буйсына белегез! Митингны уздырам. Хәят (аягына баса). Юк, Әнвәр Галимович, син ул юлга басмыйсың! Әнвәр. Басам. Минем башка чарам юк. Хәят. Син хәзер үк чыгып митингның кичектерелүе турында хәбәр итәчәксең! М ә л и к ә. Техник сәбәпләр аркасында. Әнвәр. Хәят Газизовна! Хәят. Шулай. Әнвәр Галимович! Әнвәр (үзендә Хәятның ихтыярын җиңәрлек көч таба алмый). Илле ел мәктәптә эшләп, сезгә балалык сеңгән. Тормышка балалар күзе белән карыйсыз. Хәят. Шулай карый алганыма горурланам. Әнвәр (шартлап). Саташтыгыз шул факелыгыз белән. Хәят. Ә син ничек уйлыйсын? Без нигә дип мәктәпкә герой исеме куярга йөрибез? Әнвәр Галимовичны герой мәктәбе директоры дип атар өчен генә түгелдер ич. Укучыларны шул рухта тәрбияләү өчен. Без үскәндә Чапаев, Чкалов, Павка Корчагиннар бар иде. Ә хәзер? Чапаев ту рында анекдотлар сөйләргә генә калдымыни?! Фән нигезен бирү — беренче вазифабыз. Әмма аның белән генә чикләнергәме? Балалар батырлык белән очрашсын. Атабабаларьгның изге көрәшләрен онытмасыннар. Мәктәпкә төзүчеләр, галимнәр керсен, шагыйрьләр килсен мәктәпкә. Без кеше үстерәбез. Теләсә нинди кеше түгел, Совет кешесе. Бүген нинди кеше үстерсәк, киләчәгебез шундый булыр. Бала күңеле — ак кәгазь. Аңа нәрсә генә язарга булмый. Яманлыкны да. яхшылыкны да. Әйдәгез, без ана гаделлек, изгелек языйк. Иленә, халкына мәхәббәт языйк. Тормышка чын кеше булып керсеннәр. Мәликә. Әйе, бала күңеле промокашка кебек. Бөтенесен сеңдерә. Хәят. Бүгенге балаларыбыз шушы тормышның кадерен беләләрме соң? Минем буын тигезсезлек күрде. Шунлыктан ирекнең кадерен яхшы беләбез. Бер сынык икмәкнең тәмен татып үстек, чөнки безнең ачыккан чакларыбыз да аз булмады. Ә алар? Ни теләсәләр, шул бар. Нәрсә ашыйм дисә, нәрсә киим дисә, нинди машинага утырыйм дисә. Сажидә. Ризыкның кадерен белсеннәр дип, ач тотып булмый шул инде. Хәят. Кулакны күрмәде, фашистны күрмәде. Социализм төзелгәч кенә дөньяга килде. Әнвәр. Шулай да, һәр мәктәп безнең кебек чаба башласа. Хәят. Башкалар өчен жавап тотмыйм, һәркайсы үзенчә эш алып барадыр. Үзе кирәк тапкан формада, һәр мәктәп бертөрле эшли башласа, аның кызыгы да булмас иде. Шаблон, казеншина дияр идек. Сажидә. Үз сәгатеңне укытып чык идең дә котыл идең. Кая ул, һаман шул: тәрбия, тәрбия, тәрбия. Аннан, кырык яшьтән чәчең агарган дип гаҗәпләнәләр. Нурислам (кисәтеп). Сажидә! Сажидә (кызып китеп). Катнашмыйча гына утырчы. Син безнең мәктәп кешесе түгел! Мин трибунада түгел. Конференциядә чыгыш ясамыйм. Үз иптәшләрем арасында. Күңелемдә ни—телемдә шул. Хәят. Укытучы һәр вакыт трибунада, Сажидәкәй. Мәктәптә дә, урамда да, коллегалары арасында да. Авылда кеше бер-берсен лупа аша караса, укытучыларны микроскоп аша карый. Без үз-үзебезне тотышыбыз, шәхси тормышыбыз белән дә тәрбиялибез. Әнвәр. Әй, авыр да соң бу хатын-кыз белән эшләве. М ә л и к ә. Анысына кушылам. Үземә дә авырга килә. М ө р ш и д ә. Сезгә нигә ул кадәр борчылырга?! Чыгыгыз да әйтегез: Мөршидә аркасында митинг өзелде дип. Әллә үзем генә чыгып кычкырыйммы? Әнвәр. Мәликә апа, барыгыз: көтмәсеннәр, таралсыннар. Митинг бүген булмый. Мәликә чыгып китә. Сажидә белән Нурислам да чыгалар. Хәят (елмаеп торган Мөршидәгә). Син нәрсә, берәр батырлык эшләгән кеше кебек? Шушындый вакытта авыз ерган кешене яратмыйм. Әнвәр. Шүрләп калдыңмы? Мөршидә. Таралсыннар. Әнвәр. Нишләгәнеңне аңладыңмы инде? Моның өчен рәхмәт әйтерләр дисеңме?! Җавабын кем бирер? Директор? Эшли белгәнсең икән, җавабын да бирә белерсең. Әзерләнеп тор! (Ишеккә юнәлә.) Мөршидә (Әнвәр ишеккә җиткәч кенә). Тра-та-та-та-та! (Әнвәр сискәнеп китә.) Пәрдә ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Мәктәптә укытучылар бүлмәсе. Төн. Караңгы. Өстәл артында М ө р ш и д ә. Өстәл лампасы каршында укып утыра. Коридорда аяк тавышы ишетелүгә башын күтәрә, сагаеп кала. Кемдер ишекне тартып карый, дөбердәтә. Таһир тавышы. Ач, Мөршидә, беләм бит, син монда. Ач! Ватып, каерып керәм! Мөршидә тавыш бирми. Таһир ишекне тагын дөбердәтә, тагын тартып карый. Аннан каядыр китеп бара. Бераздан ул тәрәзәгә килә. Мөршидә куркып кала. Таһир, тәрәзәне ачып, бүлмәгә сикерә. Мөршидә ишеккә ташлана, ләкин чыгып китәргә өлгерә алмын. Таһир аны тотып ала. Мөршидә. Онытма, бу мәктәп Таһир. Сине кайда тотасың, квартираңнан чыгып качкач. Калтырама. Юлбасар түгел. Безгә сөйләшергә кирәк. Мөршидә. Хәзер түгел, биредә түгел. Т а һ и р. Кайда? Өеңә килдем, кертмәдең. Мөршидә. Алып кайт та хатыныңны, парлашып килегез. Теләсәң ни вакытта ишегем ачык булыр. Ә хәзер... Таһир. Беркая да китмим. Инде эзләп тапканмын икән, кулдан ычкындыру юк. Мөршидә. Балаларга ишетелсә? Син әзрәк минем турыда да уйла. Таһир. Утыр. Мөршидә. Төнлә. Мәктәптә? Таһир. Моннан да җайлырак урын булырмы? (Күтәреп алып диванга утырта.) Син шунда, мин биредә. (Урындык алып каршына утыра.) Мөршидә. Шуны бел, болай миннән бер сүз дә ала алмаячаксың. Таһир. Яхшы. Ул чакта мин китәм. Әйт, яратмыйм диген, яратканым да юк диген. Бер генә сүз. Әйт, шундук китәм. Таһирны бүтән күрә алмассың. Я? Мөршидә. Үзең дә беләсең бит. Таһир. Беләм. Мөршидә (күзендә яшь). Әйе, яраттым мин сине. Аерылышасы булмаса, ихтимал, гомердә дә әйтмәс идем. Таһир. Кайчаннан? Казанда ук? Ә теге чакта, вечердан соң, озатырга теләдем, кисәк юкка чыктың. Качтың. Телефон аша очрашырга килештек, килмәдең. Мөршидә. Кышкы пальтом иске иде, күренәсем килмәде. Таһир. Ниләр генә уйлап бетермәдем. Мөршидә. Синнән башка яшәү миңа авыр булыр. Т а һ и р. Ә миңа сон. миңа? Мин синнән башка яши аламмы? Кадер- лем минем,'бердәнберем! ХӘП ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Мөршидә (айнып китеп). Җитте. Бүтән бер сүз дә! Бар. кайт. Т а һ и р. Мөригидә, белсәң иде: мин нинди бәхетле! Мөршидә. Зинһар, кирәкми. Ярамый. Син акларга тиеш Таһир. Миннән дә бәхетле кеше юк дөньяда. Өйләндем. Җирдәге иң гүзәл кызга өйләндем. М ө р ш и д ә (нәфрәт белән). Җитәр дим. Таһир. Җүләрем, мин сиңа өйләндем. Теге көнне атылып-бәрелеп чыгып киттем Казанга. Син Әнвәр янына килгәч. Мөршид ә. Мин эшкә килдем. Таһир. Ул сине өйләнергә китерде. Ярсуым сулышымны кысты, йөрәгем үч йодрыгына әверелде. Киттем ачудан кемгә булса да өйләнергә! Ышан, өйләнә идем. Әмма бер минутка икеләнеп калдым. Профессиям коткарды. Очучы — иң сабыр кеше. Самолет катастрофага очраса, бер генә нәрсә коткара: салкын канлылык. Шунда мин үземнең катастрофага барганымны аңладым. Аңладым да киттем әниең янына, ризалыгын алырга. Кердем кассага — самолетка ике билет. (Мөршидә мондый көтелмәгән үзгәрештән айный алмый тора.) Мөршидә. моңарчы очрашып йөрсәк тә, мин сине белмәгәнмен. Күңел күзем йомык булган. Әйтерсең, мин сине яна гына күреп алдым Мәктәпкә килгәч кенә. Бөтенләй мин уйламаган ягын белән ачылып киттең. Синнән башка яши алмаячагымны аңладым. Без өйләнешәбез. Мин оине алып китәм. Мөршидә (к')'з яше аша шаркылдап көлә). Син минем өчен дә хәл иткәнсең. Таһир. Без бер-беребезне яратабыз. Ике уйлап торасы да юк. .Мөршидә (көлә). Кызык. Үземнән дә сорап тормыйлар, тоталар да өйләнәләр. Үзем белмичә дә калам. Ут сүнә. Мәктәпкә хас гүләү ишетелеп тора. Озак та үтми, ут янадан кабына Көндез. Коридорда класслардан чыккан балалар тавышы. Дәресләр беткән. Бүлмәдә берәү дә юк. Ишектә Фирдәвес башы күренә. Фирдәвес. Мөмкинме? Берәү дә юклыгын күреп, бүлмәгә керә. Кулында газетага төрелгән такта. Аның артыннан Иршат атлый. Фирдәвес директор ишегенә килеп шакылдата. Аннан да жавап юк. Фирдәвес. Ул бит аны кунарга керткән. Өйләнгән кешене. Иршат. Син күрдеңме, я, күрдеңме? Фирдәвес, һәркем шул турыда сөйли. Иршат. Ә син сөйләмә. Фирдәвес. Нишләп әле син аны якларга керештең?! Бөтен мәктәп гаепләп торганда. Иршат. Барысының да телендә Мөршидә дә Мөршидә. Әллә сезнең башка сүзегез к^кмы?! Фирдәвес. Баксаң-күрсәң, факелны да юри сүндергәндер әле. И р ш а т. Аны башта ук сүндерергә кирәк иде. Фирдәвес. Син ни сөйлисең? Иршат. Ул сүндермәсә, мин аны үзем сүндерә идем. Фирдәвес. Ой, Иршат, син кире типка әйләнә барасың. И р ш а т. Аның каравы, син бик уңай тип булып киттең. Фирдәвес. Укытучыга шулай килешәме? Ул аны тәрәзәдән керткән, ди. И р ш а т. Ишектән ярамагач, нишләсен. Фирдәвес. Хурлык! Иршат. Әгәр дә ул мәхәббәт булса? Минем үземнең дә... Тәрәзәсеннән түгел, морҗасыннан төшәр чакларым була. Фирдәвес (сөенеп). Ә?.. Синеңме? Әй, кем янына, Иршат? Иршат. Әй, сиңа сөйләп торган мин... Иртә әле сиңа мәхәббәт турында сөйләшергә. Фирдәвес. Булыр иртә. Иршат. Синең тәрәзәңнән керсәләр, шундук директорга йөгерәсең ич. Жалоба бирергә. Фирдәвес. Ә йөгермәсәм? Беләсең килсә, мин үзем тәрәзәдән сикерергә әзер. Иршат. Кем өчен? Фирдәвес. Башта син әйт. Гел аның турында гына уйлыйсыңмы? Очрашкан саен очрашасы гына килеп торамы? Кем сон ул? Иршат. Син аны белмисең. Башка авылдан. Ә синең? Фирдәвес. Минем дә. Мәскәүдән. Иршат көлә башлый. С а ж и д ә белән Мәликә дәрестән чыга. Иршат чыгып китә. Саҗидә. Ниең калган монда? Нәрсә ул? Фирдәвес. Документ, экспонат. Саҗидә. Черек такта кисәге күтәреп йөрмәсәң. Фирдәвес. Тарих бу, әни. Герой безнең мәктәптә укымаган. Саҗидә. Нәрсә акырасың! Фирдәвес. Герой утырган партаның тактасын таптык. М элик ә. Кемнәр? Фирдәвес. Эзтабарлар. Менә ике хәреф: пәке очы белән язылган. «Г. В » Гали Вильданов. Герой исеме. Кече авыл мәктәбенең утын сараеннан таптык. Ул Кече авылда укыган. Саҗидә. Җитте сиңа. Яшер тактаңны. Директор күрсә, буран чыгарыр. Фирдәвес. Аңа күрсәтергә дип килдек тә. Саҗидә. Күрсәтермен мин! Олылар эшенә тыгылып йөрмәсәгез. Әйткәннәрме сезгә герой бездә укыган дип. Кемгә ышанасың: укытучыңамы, әллә шушы черек тактагамы? Фирдәвес. Тактага ышанам. Ул алдамый. Ә сез безне балага саныйсыз. Саҗидә. Телеңне кисәм мин синең, кызый. Бир әле. (Тактаны ала да ыргытырга урын эзли.) Фирдәвес. Әни дим! Саҗидә (тактаны мичкә ташламакчы. Мәликәгә). Шырпы бир. Фирдәвес. Син тактаны түгел, дөреслекне утка якмакчы буласың. Саҗидә. Каян килгән дөреслек сакчысы! Фирдәвес. Саклыйм. Ә менә син янмыйсың да. көймисең дә. Мәликә. Сине шундый итеп кем үстергән соң? Янмаган, көймәгән кеше синдәй героиняны үстерә аламы?! (Тактаны алып бирә.) Саҗидә. Бөтенебезне харап иттерәсең. Фирдәвес. Xa-xa-txa! Шушы черек тактадан да калтырап төшкәч! Саҗидә. Бу ни эш синең, әниеңә тел озайта башладың. Мәл икә. Онытма, әти-әнине сайлап алмыйлар. Фирдәвес (елмаеп). Ай, сайлап ала торган булса. Саҗидә. Абау, абау, минем бала түгелдер, чегән алмаштыргандыр моны. М ә л и к ә (тактадагы хәрефләргә күрсәтеп). Кем әйтте әле аны Гали Вильданов дип? Ни өчен Госман Вафин түгел? Ә бәлки. Гөлшат Вәлиевадыр?! Фирдәвес. Тактага гына ышанмасагыз, карагыз. (Фотокарточка чыгара.) Класслары белән төшкәннәр, әнә утыра! Саҗидә. Сөйлиләр иде шул аны. Хәер, беренче класста ук малай нибары ярты ел гына укыган да, әтиләре шәһәргә күчеп киткән. Әллә кайчан булганны кем хәтерләп бетергән. Директоры да... юкка гына кузгатып йөрде. 8. «к. У » м 9. ХӘП ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА 113 Фирдәвес. Ә сина инде директор әйттеме — бетте. Закон. Каршы бер сүз әйтә алмыйсың. Сажидә. Бар әле син, юлында бул! Фирдәвес (чыгышлый Мөршидә белән очраша). Ышанмыйм. Тактага ышанам, ә сезгә... Саҗидә. Югал дим! Юньсез! (Фирдәвес чыгып киткәч.) Синең ни эшең бу, Мөршидә? Мөршидә. Ни булган? Саҗидә. Мәктәптә егет белән очрашырга! Мәликә. Менә бу мәхәббәт ичмаса! Эх, шайтан алгыры, әллә үземә дә бер чамалап карарга инде. Берәр тол хатын тәрәзәсеннән... Саҗидә. Бездән оялмасаң, хатыныннан куркыр идең. Мөршидә. Хатыныннан?! Ә нәрсә аннан куркып торырга. Мин аны бар дип тә белмим. Бик ачуымны китерсә, тотармын да Таһирын аерып алырмын! Саҗидә. Оял! Мәликә (гаепләп). Мөршидә! Күгәрченем! Т а һ н р керә. Таһир. Нигә болай озак? Машина килеп калды. Саҗидә. Мөршидә дә китәргә булдымыни? Мөршидә. Минем өчен бердәнбер чара: мондагы эшләрем өчен җавап биреп торганчы китеп котылу. Артымнан елап калучы юк. С аҗидә. Качып котылыйм дисең икән. Мәликә. Үзеннән-үзе кача алса. Таһир. Карагыз әле, апалар, дәресләр бетте, өегезгә кайтып китмисезмени? Саубуллашырга сугылырбыз. (Саҗидә белән Мәликәне озата.) Долой шикләнүләр, икеләнүләр — без гомергә бергә. Әйдә! (Мөршидә уйга чумган.) Син мине ишетәсеңме? Мөр шидә. Әйе, әйе. җыенырга кирәк. Хәзер, хәзер. Чемоданнарны алабыз да... Кара, иптәшләр белән саубуллашырга да өлгермәдем. Бигрәк кисәк булды. Бер-ике көнгә генә дә калып булмыймы? Таһир. Мөршидә! Мөршидә. Әни янына кереп чыгабыздыр бит? Таһир. Шуның өчен дә ашыгырга кирәк. Мөршидә. Ничек көттем бу көнне, ышанырга куркып көттем. Ә хәзер мөмкинлек булгач кына үзем үк баш тартыйммы?! Таһир. Кара әле, бу синең нишләвең? Мөршидә. Таһир, син алай куырма әле. Уйламыйча гына хәл итә торган эшмени. Таһир. Китәм бит. Дөнья читенә. Ай саен кайтып йөри торган ара түгел. Мөршидә. Балалар ни дияр? Таһир, һе! Сайлыйсың инде, икенең берсе. Мөршидә. Я сине, я мәктәпне? (Уйга кала.) Сонгы көннәрдә, ни хикмәттер, үземне сәер хис итәм. Синең турында уйласам гына да, аларның күз карашларын тоям. Сиксән күз миңа текәлгән. Көтәләр. Гаепләмиләр, юк, үпкәләмиләр дә. Нидер көтәләр. Алар барысын да сизеп тора. Таһир. Кемнәр алар? Мөршидә. Балалар. Таһир. Бар икән! Мөршидә. Мин аларга сүз бирдем «Гадел булырмын, әмма таләпчән. Сезгә дә, үземә дә». Ә хәзер тотыйм да ташлап китим ди. Гаделлекме бу? Мин бит аларның Нурислам абыйларын алмаштырдым. Таһир (алҗып). Мөршидә! Мер ши дә. Яратам мин дәрес бирергә. Күзләренә карарга яратам. Аяз күк кебек саф алар. Аларның да мине яратуларын телим. Сине яратмаса, ул син укыткан фәнне дә яратмый. Таһир. Торган саен безнең ара ерагая бара. Мөршид ә. Класска керәсең икән, күңелең керсез, ниятең изге ф булсын. Хәзер ал арга хыянәт итсәм, бүтән бер вакытта да мәктәп буса- гасыниа1н атлап керә алмас идем. Таһир. Мәхәббәткә хыянәт итәргә дә ярыймы? Мөршид ә. Син очучы, әйт менә, аягы-кулы белән гарип кеше һавага күтәрелә аламы? Таһир. Андыйларга күктә урын юк. Мөршидә. Күңеле гарип кешегә дә мәктәптә урын юк. Таһир. Син мине куркытасың. Көндәшләремнән курыкмыйм, синең үзгәрүеңнән куркам. Синдә укытучы вөҗданы уянса... О, бик яхшы беләм мин аның нәрсә икәнен. Әни үлгәч, Хәят апада яшәдем. Укытучы өендә. Беренче чиратта балалар, аннан сон гына үз тормышы. Намус, вөҗдан, авыл халкы ни дияр. Мөршид ә. Кызык. Укытучы була алмыйсың дигән кеше, хәзер була дип борчыла. Таһир. Укытучы буласыз да монастырьга кереп бикләнәсез. Аннан сезне алып чыгып буламыни? Аңа хәтта мәхәббәтнең дә көче житми. М ө р ш и д ә. Ах, Таһир, башта ук чын укытумы булсам, бу хәл килеп тә чыкмас иде. Хәят керә. Класста тоткарланган. Таһир. Киленеңне күрергә теләгән идең, рәхим ит! Ләкин тора башламады, аерылу ягын каера. Ана да синең җенең кагылган. Мәктәп җене. Суырып алган үзен мәктәп. Тәмам йоткан. (Мөршидәгә борыла.) Аяк-кулыңны бәйләп алып китәм! Мөршид ә. Сарык бәрәне кебек? Мин хәзер китә алмыйм, Таһир. Таһир. Мин кала алмыйм. М ө р ш и д ә. Син эшлисе җирдә татар мәктәбе юк. Таһир. Монда аэродром юк. Шуны бел, әгәр дә хәзер аерылабыз икән, гомергә аерылабыз. Мөршидә (юашланып кала). Ташлап китә алмыйм. Таһир. Аларны ташлый алмыйсың, мине ташлыйсың? Мөршидә. Әгәр дә мине онытмасаң, без бер-ике елдан бергә була алабыз. Таһир. Сине гомеремдә дә онытасым юк. Дөньямның эче-тышы синең мәхәббәтең белән агуланган. Ләкин белеп тор, быел ук өйләнергә мәҗбүр булачакмын. Яки хәзер, яки бер вакытта да! Мөршидә. Хәят Газизовна... Сез аның яраткан апасы. Апа буларак ни әйтәсез?.. Хәят. Апасы буларак? Кавышыгыз. Бәхетле булыгыз. Күңелем тарткан киленем булырсың. Мөршидә. Рәхмәт. Укытучы буларак? Хәят. Сорама. Мөршидә. Шулай да? Хәят. Укытучы буларак мин синең турында уйлыйм. Ир биргән бәхет кенә җитәрме сиңа? Кешенең җан азыгы — яраткан хезмәте. Чын укытучы уку елы уртасында мәктәбен ташлап китә алмас. Балаларга мәхәббәте чын булса. Мөршидә. Ә Хәят Газизовна буларак. Хәят. Мин — укытучы. Мөршидә (ишетелер-ишетелмәс). Мин дә. Таһир (кабынып китеп). Сез нинди телдә сөйләшәсез? Таптылар масаерга. Укытучылар имеш. Нәрсә күрәсез сез?! Сезнең өчен җир ХӘЛ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА шары — шул бер класс. Иртә дә шунда, кич тә. Кышын да, язын да. Гомер буе дүрт стена. Ә дөнья... Дөнья чиксез ул! Таулар, диңгезләр, океаннар. Берсеннәнберсе зуррак калалар. Күпме илләр, күпме халыклар! Берсен дә күрә алмыйсыз. Хәят. Ана каравы, син күрәсең, синең дөньяң киң. Таһир. Бөтен күк йөзе минеке. Ул гына җитмәсә, космос. Телим биеккә, телим еракка! Хәят (дәвам итеп). Ни телим, шуны кыланам. Таһир. Берсен дә профессиям белән бәйләмим. Хәят. Без бәйлибез. Таһир. Сез үзегезне чиклисез. Җирдә яшәргә килгәнсең икән, син иркенлекне, киңлекне тоеп яшә. Хәят. Аны очучылар гына тоя дип уйлыйсыңмы? Таһир. Кая ул сезгә! Хәят (өстәл тартмасыннан берничә хат чыгарып Таһир алдына сала). Менә! Менә! Ленинградтан. Доктор яза. Космодромнан. (Кесәсеннән тагын бер хат чыгара.) Монысы бүген генә килде. (Конверттан укып.) Литвадан. Бу киңлек түгелмени? (Укылган хатларны кире өстәл тартмасына сала. Ә бүген килгәне өстәл өстендә ятып кала.) Таһир. Укучыларыңнан? Ә үзең? Хәят. Алар — ул мин. Таһир. Алар кешечә яши, сафа сөрә, шөһрәт казана, син шуңа аллага шөкер дип торасың инде? Аларнын күкрәге тулы орден (төртеп күрсәтеп), ә синдә һаман да шул бер МОПР значогы. Кара әйләнеп үткән тормышыңа. Нәрсә күрдең? Кигәнең авылча, ашаганың авылча, һәр адымың үлчәнгән, һәр сүзең уйланылган. Булдымы хет бер генә тапкыр мәҗлесләрдә онытылып утырганың?! Идәннәрен селкетә-селкетә җырлап биегәнең булдымы? Син бит дошманың белән дә күңелеңне басканчы талаша да алмыйсың. Кычкырып, чәчләреңне йолкый-йолкый еларга да ярамады. Шул мәктәп дип, гомереңнең иң матур елларын ирсез уздырдың. Син бит чибәр булгансың. Яраткан кешең белән аулакта очраша ала идеңме? Сөйгән ярыңны көндәшеңнән тартып алганың булдымы?.. Ах, юк' Синең булмады, укучыларыңның булды! Аларга ярый, сиңа ярамый? Хәят. Сукыр син, Таһир. Бара укытучы урамнан, бөтен кеше — олысыкечесе — урамның икенче ягыннан торып сәлам бирә. Керәсең клубка, шыгрым тулы. Инә төшәрлек урын юк. Кеше өстенә кеше утырган. Ә сиңа юл биреп торалар, һәркайсы үз урынын тәкъдим итә. Таһир. Ах, нинди бәхет. Хәят. Әйе, бәхет! Киләчәккә хезмәт итүдән дә зуррак бәхет буламы?! Таһир. Ышанмыйм. Хәят. Ышанмасаң, әнә Нурисламнан сора. Районга зур урынга чакырып торганда, башлангыч класска барып керде. Дүрт стена эченә. Таһир. Районда алмаганнардыр. Хәят. Юньсез. Таһир. Син Мөршидәдән дә үзеңне ясамакчы буласың. Үзеңә охшаш итеп, үзеңә алмашка. Бирмим, бирмим мин сиңа аны. Хәят. Фамилияң Сабиров булса да, сабырлык юк синдә. Т аһ ир. Күралмыйм! Бу минутта күралмыйм мин сезне, иптәш укытучылар' Мораль калыбына, кагыйдәгә буйсынасыз да шуны нормаль хәл дип яши бирәсез. Шуңа күнегәсез. Күралмыйм. Алар хрусталь кебек саф булырга тиеш, имеш. Алар шәхесләре белән дә тәрбияли, имеш. Мәхәббәтләрен корбан итеп. Күралмыйм! Хәят. Юк. гашыйк син безнең үзебезгә дә, эшебезгә дә. Сокланасың, хөрмәт итәсең. Укытучы абыеңа, укытучы апана дип хат саен сәлам язучы син түгел идеңме? Таһир (Мөршидәгә). Кичә синең өчен мин өйләнгән кеше идем. Җиңел булдымы? Мөршидә башын чайкый. Таһир. Бүген син ул газаптан азат. Ә иртәгә? Иртәгә тагын шуның * кабатлануын теләмәсәң, әзерлән. Мин машина алып киләм. (Чыгып китә. Пауза.) Мөршидә. Сез аны бик яратасызмы? Хәят. Шуннан файдалана да. Белә авыр сүз әйтә алмаслыгымны. Мөршидә (сыгылып төшә). Нишлим? Хәят (көтмәгәндә). Кит. Ике дә уйлап торма, кит. Мәхәббәт, семья — зур нәрсә ул, бик зур нәрсә. Ансыз тормыш юк. Дөрес әйтә бит, калыпта, рамкада яшибез, һәр адымың үлчәнелгән. Гомер буе — дүрт стена. Балалар, балалар дип, көн-төн... Ә үз балаң булуга ни житә?! Карама син миңа, ай, күп нәрсә югалттым мин тормышымда. Кайтарып алып булса икән... Бәхетле кешеләр тәрбиялим дисәң, иң элек үзең бәхетле бул. Укытучының бәхетле булырга гына хакы бар, бәхетсез булырга — юк!.. Язмышка туры карый белергә кирәк. Мөршидә нәкъ кечкенә чагындагы кебек көтмәгәндә Хәятның күкрәгенә каплана. Хәят аның җилкәсенә кулын сала. Әнвәр керә. Берсенә дә күтәрелеп карамын. Ачулы. Хәят. Пешерделәрме? Ә н в ә р. Рәхмәт әйттеләр. Бик зур эш башкаргансыз, молодцы, диделәр. Бөтен район шаулый. (Тукталып кала. Моны аңлап. Мөршидә чыгып китә.) Иртәгә райкомга барырга. Педсовет билгеләдем. Барысын да чакырырга куштым. Хәят. Шулай ашыгыч? Әнвәр. Райкомга мин буш кул белән бара алмыйм. Хәлнең укытучылар коллективында тикшерелүен, чара күрелүен әйтергә тиешмен. Беренче мәсьәлә итеп... Герой бездә укымаган... Бөтен авыл шул турыда сөйли. Хәят. Ишеттем. Әнвәр. Чүп өстенә чүмәлә. Шул гына җитмәгән иде. Хәят. Күтәрелеп барганда гына осечка? Әнвәр. Беләсегез килсә, бу катастрофа сезнең аркада. Мин сезгә ышанып, сезгә таянып эшләдем. Без. укучылар, укытучыбызны тыңларга күнеккән. Минем бер генә эшемне дә сезнең белән киңәшмичә эшләгәнем юк. Үзегез янымда булмаганда да сезнең белән киңәшә идем. Димәк, уңышлар да уртак, ялгышларымда да сезнең өлеш зур. (Бераздан.) Хәят Газиэовна, мәктәпнең абруен саклап калырга кирәк. Коллектив өстенә тап төшерергә ярамый. Җаваплылыкны үз өстебезгә алырга тиешбез. Хәят. Икебез? Әнвәр. Яки мин, яки сез. Мин алыр идем, уйлап та тормас идем, ләкин миңа кем ышана. Гаепләсәләр, тәкәллефләнеп тормаячаклар. Ни дәрәҗәм, ни исемем дигәндәй. Таптап сытачаклар. Ә сез башка. Сезнең җилкәләр киң. Күтәрә аласыз. Хәят. Кара син аны. яшь егетнең җилкәләре күтәрә алмый, ә бер аягы белән кабергә баскан карчык күтәрә, ә?.. Әнвәр. Хәят апа, зинһар, дөрес аңлагыз. Сезнең даныгыз бөтен районга, республикага таралган. Бөтен тирә-як сездә укып чыккан. Сезне тыңлыйлар, хөрмәт итәләр, ышаналар. Сезне гаепләргә кем җөрьәт итсен. Хәтере чуалган диярләр дә вәссәлам. Сезнең турыда берәү дә начар уйлый алмый. Хәят. Булды. Бөтен җаваплылык минем өстә. Әнвәр. Башта ук шулай килешәбез: педсоветта да, кирәк булса ХӘЛ ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА райкомда да мин сезне гаепләп чыгарга мәҗбүр булачакмын. Үпкәләмәскә сүз бирегез. Хәят. Килештек. Әнвәр. Килештек. (Кесәсен актара.) Кая куйдым соң? Ә. кабинетта... (Ишек буенда туктала.) Педсоветта икенче мәсьәлә итеп Мөр- шидәнең персональ эшен куям. Хәят. Мөршидәне корбан итеп чалабызмыни? Әнвәр. Аны болан гына калдырып булмый. Классы белән уртак тел таба алганы юк. Ул факелны сүндерүе тагын. Шуның өстенә... әйтергә оят. төнне, мәктәптә... (Сәгатенә карап ала.) Җыйналырга да вакыт. (Ишеген ача да. гадәтенчә ачкычын ишектә калдырып, кабинетына кереп китә. Хәят авыз эченнән генә сөйләнеп урыныннан кузгала.) Хәят. Мөршидә, Мөршидә. Эшли башламады, мә сиңа, персональ эш. (Кабинет ишеге буенда туктала. Кырын күзе белән генә ачкычка карап тора. Аннан шалт — ачкычны бора да куя. Үзе почмактагы урындыкка барып утыра. Күзе ишектә. Эчке яктан Әнвәр ишеккә килә, этеп карый, шакылдата). Әнвәр т а в ы ш ы. Нишләвегез? (Дөбердәтә.) Шаярмагыз, ачыгыз. (Катырак дөбердәтә.) Ачыгыз дим! (Хәят кузгалмый да.) Ах, сез алаймыни әле. Акылыгыздан шаштыгыз мәллә? Минем белән уйнарга? Үкенергә туры килмәсен. Мин ике сөйләмәм, ачыгыз ишекне! (Бик каты дөбердәтә дә, аннан туктала. Тынлык урнаша.) Хәят (мыгырдана). Берәүләрнең сөекле укучысы. Мәликә керә. Мәликә. Сез үзегез белән үзегез сөйләшәсез түгелме? Хәят. Акыллы кеше белән сөйләшергә яратам. Укытучылар җыйнала башлый. I укытучы (Саҗидә белән сөйләшә-сөйләшә керә). Эш мәктәп эчендә генә калмастыр. Саҗидә. Калмады инде. Даныбыз бөтен районга китте. II укытучы. Республикага да җитәр. Саҗидә. Башларга вакыт түгелме соң? Хәят. Җыйналып беттекме? М элик ә. Директор үзе юк ич. Саҗидә. Кайда йөри. Чакыртырга берәрсен йөгертик. Нурислам керә. Саҗидә. Бу нишләп йөри тагын? Нурислам. Кайтып килеш. Саҗидә. Өен монда түгел. Н у р исл а м. Учеттан төшәргә кирәк. Саҗидә. Ай-Һай, мине сагалап йөрмисен микән. Педсоветта артыгын ычкындырмасын дип. Ана китсә, Нурислам бар дип тормам, бер йөрәгемне басам әле. Хәят. Башлый торыйк. Үзе килгәнче икенче мәсьәләне — Мөрши- дәнең персональ эшен карыйбыз. Укытучылар. Мөршидә? Мөршидә турында? Нурислам. Миңа калыргамы соң? Саҗидә. Син безнең коллектив члены түгел. Нурислам. Саҗидәнең ире буларак. Мәликә. Тән сакчысы. Хәят. Мөршидә! Мөршидә. Бастым. Хәят. Классында эш ничек тора? Мөршид ә. Сынашабыз. Алар мине сыный, мин аларны. Хәят. Уртак тел табарга вакыт. Факелны нигә сүндердең? М ө р ш и д ә. Аягым таеп китте. Хәят. Ышанмыйбыз. Кичә дә ышандыра алмадың. Бик тырышсаң да. Утыр. Белеп сүндердең. Алып кайтканда факел сүнгән булган. Зажигалкадан кабызганнар. Шуның өчен аягың таеп китте. М ө р ш и д ә. Сезгә следователь генә буласы иде. Хәят. Кем сөйләргә тели? Мәликә, син сүз сорадыңмы? Мәликә (баса). Мөршидә турында ни әйтим... Тырыш, өйрәнергә омтыла, белергә омтыла. Гадел. Нурислам. Миңа мөмкинме? Саҗидә (иренең алдына төшә). Мин сөйлим. Мин Мәликә фикеренә кушылам. Өметле кыз булып чыкты яшь иптәш. Эше өчен янып йөри. Киңәшем шул: үзе турында да уйласын. Авылда төрле кеше бар, телгә керергә дә күп кирәкми. (Саҗидә сөйләп бетергәч. Нурислам аңа уз янында урын күрсәтә, әмма Саҗидә утырмый). Хәят. Бүтән сөйләүчеләр юкмы? Алайса карар кабул итик. (Әнвәргә ишеттерергә тырышып.) «Мөршидәнең персональ эше педсоветка куелмады дип санарга». Каршылар юкмы? Юк. Мәликә, кабинет ишеген ачып ж.ибәр әле. (Мәликә берни аңламыйча Хәятка карап тора.) Ач, ач. Көн тәртибенең беренче мәсьәләсенә күчәбез. Мәликә (ишекне ачып җибәрә дә аптырап кала). Хикмәтле йозак икән бу. Эчкә керәсең, тыштан биклисең. Әнвәр кабинетыннан килеп чыга. Кара янган. Дәшми. С аҗидэ. Ба-а-а-а... Без күктән көтәбез, ә сез жирдә икән. (Укытучылар арасында уңайсызлану. Әнвәр Хәятка текәлеп карап тора. Ә Хәят хат укый. Бөтен игътибары хатта.) Әнвәр. Бу ни, мәктәпкә кире кайтарганым өчен рәхмәтегезме? Директорга домашний арест салырга ни хакыгыз бар?! Мәликә. Укытучының үз укучысын почмакка бастырырга нишләп хакы булмасын, Әнвәр Галимович. Хәят (нык дулкынланган, хатны Нурисламга суза). Нурислам, бу синең хакта. Нурислам хатны алып укып чыгарга да өлгерми, кулыннан Сажидә тартып ала. Тикшереп кенә чыкмакчы йде. әмма игътибар белән укый башлый. Үзгәрә, Нурисламга күтәрелеп бер карап куя да кабаланып тагын укырга ябыша. Шулай да ахырына кадәр укып бетерә’алмый, күз яшенә тыгылып иренен күкрәгенә каплана. Саҗидә. Нурислам! Бәгырь кисәгем! Мөршидә. Кайдан ул хат? Нәрсә турында? Мәликә. Литвадагы бер шәһәрдән. Сажидә. Укы әле, укы. Мөршидә (хатны алып, кычкырып укый). «Сез безнең өч меңгә якын кешене үлемнән коткарып калган кеше... безнең шәһәрне фашистлар тырнагыннан азат итүдә күрсәткән батырлыгыгызга югары бәя биреп, партиянең шәһәр Комитеты һәм шәһәр Советы башкарма Комитеты Сезне, Ватан сугышы Герое Нурислам Кадыйрович, шәһәребезнең Почетлы гражданнары исемлегенә кертү турында карар кабул итте...» (Мөршидә хатны укуын дәвам иттерә алмый, күзен яшь томалаган, иреннәре дерелди.) Нурислам абый!.. Әнвәр (килеп кулын кыса). Герой!.. Мәликә. Шушы көнгә кадәр шуны сөйләмәскә, күпме бергә эшлибез. Әнвәр. Шундый геройлык күрсәтә торып. Н у р и с л а м. Күпертмәгез лә зинһар өчен. Исән кайткан, шунысына мең шөкер. Күпме кеше ятып калды. ХӘП ВАХИТ ф МӘХӘББӘТЕҢ ЧЫН БУЛСА Әнвәр. Шулай да, нинди батырлык иде ул? Нурислам. Хәтерләмим дә инде. Сугышта ни булмас. Ярый, ташла гызчы. (Чыкмакчы.) Әнвәр. Юк, юк, сөйлисен. М элик ә. Нурислам! Нурислам. Сон инде... Мин командовать иткән взвод шәһәргә беренчеләрдән булып бәреп керде. Плен төшкән немец офицеры шәһәр .халкының костелга куып кертелүен, костелны шартлатырга, андагы халыкны һәлак итәргә җыенуларын әйтте. Без шундук костелга ташландык. Фашистлар өерен кырып салырга, халыкны коткарырга өлгердек, | ә мине ярты үлек хәлендә госпитальгә озатканнар. Әнвәр. Без, без дисең дә, монда сине язганнар, почетлы гражданин! Н у р и с л а м. Исән калганнардан мин генәдер. Хәят (Нурислам янына килеп). Рәхмәт. Рәхмәт, Нурислам. Әнвәр. Сөйләгән булсаң соң. Мин сезне мәктәптән җибәрә идемме. Саҗидә. Сөйләп йөргәч, Нурислам буламыни ул. Мөршидә (сөенгән, дулкынланган). Нурислам абый, сөйлисез. Сөйләтәбез. Митингта, факел яндырып. Үзем отряд оештырам. Факелны мәңгелек уттан үзем яндырып алып кайтам. Нурислам абый, чыгыш ясарга әзерләнегез. Мәликә. Әй, Нурислам абыйлары өчен балалар сөенәчәк тә соң. Менә кайда ал ар га бәйрәм. Нурислам. Арттырасың. Мәликә. Әйтә килдемме мин сезгә, мәктәптә ирләр тәрбиясе кирәк дип. Әнвәр. Нурислам Кадыйрович, сез мине коткардыгыз. Кем әйтә герой бездә укымаган дип? Бездә укыган. Менә ул! Үз арабызда. Иртәгә райкомда күтәрәчәкмен. Бөтен конфликт берьюлы хәл ителә. Барысы да үз урынына утыра. Кая әле, хат кайда? Аны да райкомга! Нурислам (ачуы чыга). Ташлагыз! Мин сезнең карьерагызны коткару өчен сугышмадым, Әнвәр Галимович. Дан өчен дә түгел. Без ил сакладык. (Чыгып китә.) Саҗидә (ире артыннан). Атасы, сиңа борчылырга ярамый. (Хәятка карый.) Хәят. Педсовет бетте, иптәшләр. Укытучылар таралышалар. Хәят. Иртәгә райкомга үзем барам, Әнвәр. Әнвәр кабинетына юнәлә. Ачкычны табып алып кесәсенә сала да кереп китә. Урамда машина тавышы. Хәят. Таһирмы соң? Таһир керә. Туры апасына килә. Саубуллашалар. Икесенең дә күңеле тула. Таһир. Бая кызыбрак киттем. Үпкәләмә. Хәят. Хәерле юл. Таһир. Мин тиз генә кайта алмам инде. Хәят. Онытма. Яз. Таһир. Сәламәтлегеңне саклый күр. Минем өчен. Хәят. Синең өчен булса, тырышырмын. (Икесен генә калдыра). Мин сине машина янында көтәрмен. (Чыга.) Таһир. Карар кылдыңмы? Мөршидә теле белән әйтергә курыккан кебек, «юк» дигәнне башын чайкап кына аңлата. Таһир. Каласың? Мерши дә. Ничек ташлап китим, мин бит Нурислам абый урынында. Аны алмаштырдым. Ә беләсеңме кем ул Нурислам абый? Аңлыйсыңмы? Таһир. Бик яхшы аңладым, Мершидә. Син мине яратасын. Әмма мин теләгән кадәр үк түгел. Болай гына. Чүт-чүт. Яраткан кебек кенә. Мәктәбең миңа караганда кадерлерәк. Кыскасы, юк синдә чын мәхәббәт. Мин теләгән ярату юк синдә. Хәерле булсын. Хуш! (Ишеккә юнәлә.) Мершидә. Таһир. Таһир туктала. Таһир. Син шушындый булмасаң, мин бәлки ярата да алмас идем. Ә яраттым мин сине. (Чыгып китә.) Класс. Кич. Берәү дә юк. Мершидә керә. Парталар арасында туктала. Күз алдына балаларны китерә. Мершидә. Минем сезгә олы хакыйкать турында сөйлисем килә. Кеше тормышта үз йолдызын таба белсен, якты идеалларыннан тайпылмасын. Нинди генә сикәлтәләргә эләксә дә, күңеленең сафлыгын саклап кала алсын, ваклыкларга яраклашмасын. Үткәнең өчен оялырлык, үкенерлек булмасын. Кеше бер вакытта да, бер генә мәртәбә дә үзенә хыянәт итмәсен... кыенлыклар алдында чигенмәсен. Чын кеше булып үсү җиңел түгел. Миңа җиңел дип уйлыйсызмы? Яратам бит мин аны. Ишетәсезме, балалар, яратам! Аның турында уйладыммы, күз алларым яктырып китә, иңнәремә канат үсә, күңелем каядыр яктыга, югарыга омтыла. Юк, мин ялгыз түгел. Ул бар. Сез бар. Мәхәббәт бар! Мәңгелек ут бар! Музыка Пәрдә