Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЫЙССАИ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫНЫҢ ХАЛЫКТА ЯШӘЕШЕ

Тикшеренүчеләр Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен татар халкының «яраткан китабы» дип атыйлар. Без, махсус оештырылган экспедиция материалларына таянып, бу тәгъбиргә «иң» кисәкчесен өсти алабыз. Матур әдәбият сөючеләр арасында «Йосыф китабы» дип йөртелгән бу поэма — бездә иң куп таралган һәм халык күңеленә иң тирән үтеп кергән борынгы әдәбият әсәрләренең берсе. Татарстанның Апае, Алексеев, Кама тамагы, Чүпрәле, Октябрь районнарына, Шәһри Болгарга һәм Пермь өлкәсенең Барда районына оештырылган экспедицияләр бу әсәр белән халыкның барлык катлаулары да таныш икәнлекне күрсәтте. «Йосыф китабы» мәдрәсәләрдә даими укылып килгәнгә, өлкән буынның укый-яза белгән өлеше турында сөйләп тә торасы юк. Урта буын вәкилләре арасында да поэманың аерым өзекләрен яттан белгән яки аның эчтәлегеннән хәбәрдар кешеләр байтак очрый. Әсәрне мәктәп программаларына кертү яшь буынга да поэма белән танышу мөмкинлеген бирде, аның белән кызыксынуны җанландырып җибәрде. Шуңа күрә Кол Гали әсәренең бүгенге көндә ничек яшәешен күзәтү халыктагы җанлы бер рухани күренешне өйрәнү булып каралырга тиеш. Махсус оештырылган экспедицияләр нәтиҗәсендә «Йосыф китабымның башкарылышына, халыкта яшәешенә караган шактый материал тупланды. Бу эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Хәзергә исә, тупланган кадәр материалга таянып, әсәрне башкаруга кагылышлы кайбер мәсьәләләрне күздән кичерергә уйлыйбыз. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының башкарылышында һәм халык иҗатына үтеп керүендә мөһим өч момент күзгә ташлана: 1) китаптан уку; 2) әсәрнең сюжетын телдән сөйләү; 3) халык иҗатында әсәргә таяну, иярү яки пародияләр. Поэманы китаптан уку Кол Гали үз әсәрен язганда ук башкаручыларны һәм тыңлаучыларны күздә тоткан. Әсәрнең үзендә моңа ишарәләр күп. Менә керештән бер өзек: Йосыф узрә әхүәл нәтә кәлдикини... Назым берлә әйтәен, аңлаң имди. Шагыйрь, шул заманның әдәби традициясенә ияреп, илаһияттән илһам сорый: Тәуфыйк үиргел хикмәт таба кайтмага, Йосыф сәүчи әхүәлени айтмага... Т «Хәтимә»дә исә мондый юлларны укыйбыз: Бу зәгыйфең ошбу назмы азумады,— Робагыйы вәзен зчрә дорсын имди. Китерелгән мисалларда ике момент игътибарга лаек. Беренчедән, әсәрнең көйләп укуга исәпләнгәнлеге сизелә. «Назым берлә әйтү» дигәндә дастан әйтү традициясе төсмерләнә. Теркмән туйларында хәзер дә «Көр-оглы» дастанын башкаручыга: «Көр- оглы айт»!» — дип тәкъдим ясыйлар икән. Мәгълүм ки, бездә бәетләр күбесенчә кей белән башкарылган. Халык «бәет әйтү» ди. һәр вакыт көйләп башкарылган «Нәүрүз бәетеоннән дә «шадибат әйтү» дигән фразеологик әйләнмә калган. Хәзер ул бушка вакыт уздырып йөрүче кешеләргә карата кулланыла. Татар мәҗлесләрендә, кемнең дә булса җырлап бирүен үтенгәндә: «Әллә берне әйтәсеңме», «Әйтеп бир булмаса», диләр яки җырлаучыны «Әйт шуны!» дип хуплап куялар. Бу тәгъбирләрнең һәр кайсы бик борынгыдан, дастаннар чорыннан ук килә булса кирәк. Кыскасы, поэмадагы «назым берлә әйтупнең кейләп башкаруга ишарә булуына шикләнмәскә мөмкин. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенчедән, әсәрдән китерелгән өзекләр башкаруның аудиториясенә дә ишарә ясый. Ягъни башкаручы һәм тыңлаучылар күз алдына килә. Күмәк аудиториядә башкарылуга тагын да ачыграк дәлил поэманың үзендә үк бар. Шагыйрь әсәренең яңа бүлеген башлаганда, тыңлаучыларның (укучыларның түгел!) игътибарын тарту өчен, еларга махсус мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Зөләйха турындагы бүлекне: «Колак лотыб дыңлаңыз ошбу сүзи...— дип башлый. Шундыйрак юлларны әсәрнең «Хәтимә» өлешендә дә очратабыз. Кейләп укыла торган әсәрнең эпик колачы үзеннән-үзе зур аудитория сораган. Башкаручының тыңлаучылар белән актив багланышы нәтиҗәсендә аудиториядә әсәрне башкаруның үзенә аерым традицияләре эшләнгән. Мәсәлән, башкаручының юл уңаенда сүзләргә аңлатма биреп, төрле эпизодларны шәрехләп баруы аерым гыйбрәтле вакыйгаларны тормыштагы күренешләр белән чагыштыра килүе һ. б. 1972 елгы экспедиция вакытында Кама тамагы районының Олы Кариле авылында Нәфисә Гарифулла кызы Вәлиева (1896 елда туган, хәзер пенсиядәге колхозчы) сөйләгән истәлек әсәрне башкаруның күп кенә кызыклы якларын ачыкларга ярдәм итә. Менә ул истәлек: «Сабакта остабикәләребез: «Йосыф»ның көе шушы көй, дип көйләп укыйлар иде. «Йосыф китабы»ннан өлешләп сабак биреп җибәрәләр иде. Икенче көнне абыстай тыңлап тора, без укып күрсәтәбез. Алдагы көнгә тагын биреп җибәрә. Элеккеге кешеләрнең барысы да («Йосыф китабыпн — Н. X.) укый белми иде. Менә безнең шикелле укый белүчеләрдән тыңлыйлар иде. Хәзер дә шулай тыңлыйлар. Кайсы әйтә: «Йосыф» китабын укы әле,— ди.— Минем ишеткәнем юк»,— ди. Җыелалар да укып бирәм. Кайсының, укыгач, җылыйсы килеп куя. Җыларга да кирәк бит. көләргә дә кирәк бер нәстә. Аңламаган кешегә аңлатып барасың. Күбрәк кич утырганда укыла иде. Кайсы иптәшләр укый белми иде. Белсә дә, кеше укыганны тыңлавы кызыграк. Кайбер кеше көйлерәк, аңлатыбрак укый. Менә шул аңлатып, көйлерәк укучы янына җыелалар». Бүтән башкаручылардан язып алган мәгълүматлар да шундый характердарак. Әмма бу истәлек тулылыгы һәм мәсьәләне күп яклап ачыклавы белән аерылып тора. Беренчедән, әсәр халыкның барлык катлауларында да күмәк төстә башкарылган. Яшь буынга ул мәдрәсә аша тапшырылган. Өлкән буын вәкилләре арасында «Йосыф китабыпн белмәгән кешеләр юк диярлек. Әсәрнең үзенә беркетелгән махсус көе дә буыннан-буынга тапшырыла килгән. Икенчедән, поэманы башкаручылар арасында үзенә күрә хезмәт бүленеше барлыкка килгән. Аеруча эрудицияле (аңлатма биреп бару өчен шул таләп ителә) һәм моңлы тавышлы башкаручылар гомуми хөрмәт белән файдаланган һәм әсәрне тыңлаучылар күбрәк шундый кешеләр тирәсендә тупланган. Өченчедән, «аудиториягә тартылу» әсәр белән таныш булмаганлыктан гына түгел, бәлки таныш әсәрне кат-кат тыңлау ихтыяҗыннан да килеп чыккан. Алай гына да түгел, аудитория, аерым осталар тырышлыгыннан тыш, тыңлаучылар үтенече белән оешкан. Әсәр махсус пропагандалауга мохтаҗ булмаган, халык үзе аңа тартылган. Дүртенчедән, башкару методикасында үзенә күрә дифференциация яшәп килгән. Аудиториянең әсәр белән танышлык дәрәҗәсенә карап, тәфсилле яки кыска аңлатма бирелгән, яисә бөтенләй аңлатмасыз укылган. һәм, ниһаять, әле китереп узган мәгълүмат халыкта булган эстетик ихтыяҗның ♦ кайбер психологик мотивларына да яктылык сибә («җыларга да кирәк бит, көләргә дә е кирәк бер нәстә»). 3 Экспедиция вакытында безгә әсәрне кат-кат укырга этәргән кайбер үтә шәхси, § психологик сәбәпләрне дә һәм гомуми социаль әһәмияткә ия булган мотивларны да — теркәргә туры килде. Менә аларның берничәсе: о «Яшь чагымда мин тормыштан аерылып кайттым. Бик кайгылы йөрдем. Шул ва- £ кыт аппак (туган апасы — Н. X.), күңелем булсын дип, мине юатыр өчен укып йөрде, £ Үзе эшләп йөри, үзе «Йосыф китабывн укый». (Мәликә Галләмова. Шәһри Болгар. 1901 елда туган. Хәзер пенсиядәге колхозчы.) Өстәп шуны әйтергә кирәк, М. Галләмова әсәрнең апасыннан отып алган өлешләрен әле дә бик яратып укый. Көе исә, үзенең оригиналь яңгырашы белән, моңарчы язып алынган вариантларның барысыннан да аерылып тора. Нәфисә Вәлиева, югарыда китерелгән өзеккә өстәп, болай диде: «Үзем дә укып-укып елыйм — улларымның кайсылары сугыштан кайтмады...» Халык күңелендә нинди гаҗәеп ассоциацияләр туа: Ягкубның улы Йосыфтан аерылу тарихы анага сугышта җуйган улларын исенә төшерә. Кыскасы, кешеләр шушы поэмада үзләренең күп төрле рухи халәтләренә аваздаш хисләр табалар. Әхлакый- хисси дөньяның күп төрле халәтләренә аваздаш булу, халыкның рухи ихтыяҗларына һәр заманда җавап бирә алу «халык китапларының» (Ф. Энгельс термины) чын кыйммәтен билгели дә. Шулай итеп, поэманың халыкта яшәешен өйрәнүнең күп төрле аспектлары ачыла Аларның һәрберсе аерым игътибарга лаек булса да, алда әйтеп үткәнебезчә, әсәрнең яшәешенә бәйле берничә мәсьәлә белән чикләнергә уйлыйбыз. Халык әсәрне эстетик бер бөтен итеп карый. Башкаручы китаптан нинди дә булса өзекне укып биргәндә, ул эпизодның әсәр сюжетында нинди урын тотуын да искәртергә онытмый. Гадәттә өзекне башкарганчы, бу турыда киң генә мәгълүмат биреп уза. Әгәр инде аңлатма башкарылган өзектән соң килсә, аның роле эпизодка өстәмә яктылык сибүгә кайтып кала, һәр ике төрнең әһәмияте — асылда бер. Мәликә Галләмова укыган өзектә Йосыфның гүзәллегенә сокланып бармакларын кискән хатыннар турында сөйләнә. Өзек Зөләйханың кисәтү характерындагы сүзләре белән тәмамлана: Зөләйха әйдер: йә әмримә мотыйг ула. Йаки мәхбүс кылам, зиндан эчрә кала, Төкәл гомри зиндан ичрә калсун имди. Өзекне укып бетергәч, М. Галләмова Зөләйха белән Йосыф арасындагы мөнәсәбәтләрнең тулы тарихын сөйләп чыга. Аңлатманың характерын күз алдына китерү өчен, бер мисал китереп үтик: «...Хәзер хатыннар моны сөйлиләр. Авыл хатыннары: И-и-и, бу патша хатыны үзенең сатып алган колына гашыйк булган икән, бик ярата икән, аны бик сөя икән. Менә бу бер көнне хатыннар җыя, мәҗлес ясый... Барысына вилкалар и пычаклар куеп чыга. (Хәзерге заман сервизы — Н. X.). Йосыфны бик каты киендерә дә, аларга аш әзерләтеп, китертеп йөри. Хәзер бу хатыннар Йосыфны күрәләр дә кулларын кисеп бетерәләр. Карый-карый аңа гашыйк булалар... Шуннан соң Зөләйха әйтә боларга: _ Минем, ди, сабырым сезнекеннән артык икән менә,— ди.— Сез бер күрүдә кулларыгызны кистегез,—ди,—Ә мин җиде җылдан бирле шушы утта янсам да сездән сабыр икәнмен, ди». 12. «К. У.» N» 9. НУРМӨХӘММӘТ ХИСАМОВ Биредә башкаручының әсәрдә сөйләнгән вакыйгаларга карата шәхси мөнәсәбәте сизелеп тора. Ул түкми-чәчми тәмләп хикәяли. Хикәяләүдә исә интригалы башлангыч өстенлек итә. Аңлатманы эзлекле алып бару өчен, ялгам кебек стилистик чарадан файдалана. Йомгак ясап куйганда, башкарылган шигъри өзекнең үзенә кайтып төшә. Ләкин китапча кабатламый, чәчмәгә күчерә. Тагын бер момент игътибарга лаек: башкаручының кулында китап булуга карамастан, Мисыр (шәһәр) халкы «-авыл халкы» булып китә. Бу — барлык башкаручыларга хас бер үзенчәлек. Без әлеге мисалда поэмадан кыска-кыска өзекләр башкару белән танышып үттек. Ә бит гадәттә зур-зур өзекләр укыла, яки тыңлаучылар теләге белән берничә кич дәвамында поэма тулысынча укып чыгыла. Мондый очракта шәрехләү юл уңаенда эшләнә. Аудиториянең хәзерлегенә карап, үтә сирәк һәм кыска-кыска аңлатмалардан башлап тәфсилле шәрехләргәчә төрлесен очратырга мөмкин. Мәсәлән, Апае районының Дәүеш авылыннан Мәсрурә Мөхәммәтҗанова (1891 елда туган), укыйукый да. текстта кыенрак саналган гарәп яки фарсы сүзенең мәгънәсен тыңлаучыдан үзе сорап куя. Тыңлаучы аңлата алмаса. үзе әйтеп бирә. Нәфисә Вәлиева башкаруында бер өзек китерик: — Менә абыйларының Йосыфны атасы Якуб пәйгамбәрдән алып киткән вакытлары. Йосыф әле унбер яшендә генә булган '. ...Йосыфның кардәшләре эүә дүнди. Берси бер углак дотыб бугазлады. Канин Йосыф күңләкинә булаштурди. Җөмләләри аглашу уарырлар имди. — Алып китеп югалткан вакытлары инде. Менә бер бәтине тотканнар да канын күлмәгенә буяганнар. Йул үзрә бер коба егач улур иди, — Бер агач үсеп тора, ди. Ягкуб аның дөбендә дорыр иди, һавадан иңездән бер өн кәлди, Дыңладисә сәбгыин, дәйер имди. — Малайларының җылашып кайтканнарын ишетә бу. Алай да корт ашамагандыр моны, бер җиргә куйганнардыр дип уйлый. «Йитмеш көн микән, йитмеш ай микән Йосыфсыз торырмын», ди. Әле генә китерелгән өзектән күренгәнчә, һәр шигъри строфадан соң тәфсилле аңлатма биреп барыла. Дөресрәге, шигъри текст эчтәлекне чәчмә хикәяләү белән аралаштырып башкарыла. Монда төрки дастаннарның бик борынгыдан килә торган бер сыйфаты — шигъри әсәрнең чәчмә белән аралаштырылуы чагыла. Кырыс бер калыпка салынган әдәби әсәр белән эш иткәндә дә башкаручы әллә кайчаннан бирле килә торган традицияләргә буйсына. Фольклор традициясенең гаҗәеп көчен күрсәтә торган бер дәлил бу. Әгәр дә без әнә шул тәфсилле аңлатмаларның үзләрен генә җыеп карасак та, әсәрнең сюжетын тулы гәүдәләндерерлек чәчмә хикәяләү килеп чыгар иде. Менә икенче бер үрнәк. Бусын Апае районының Болынбалыкчы авылында яшәүче Нәбиулла Мостафа улы Мостафин (1885 елгы) сөйләде: ■ Йосыф Рәхилә исемле хатынның малае, Ягкуб пәйгамбәрнең улы булган. Төш күргән. Төшен атасына сөйләгән: «Тулган ай, унбер йолдыз тешем эчрә сәҗдә кылдый бәна деп-дез,— дигән. — «Я, әбәти, миңа тәэвил айгыл имди»,— дип төшен юрарга кушкан атасына. Атасы әйткән «Әя углым, ул төшеңне һич кемгә син әйтмәгел, адәмиләр кинәсеннән ки саклангыл, адәмигә шәйтан дошман улыр имди,— ди. Абзалары ишеткәннәр, Йосыфны алып киткәннәр кырга. Котыртканнар башта: 'Анда кошлар сайрый, төрле үләннәр үсә. Кайткач атаңа сөйләрсең»,—дигәннәр. Юл башында сызыкчалар белән башкаручыны» аңлатмасы бирелде. Атасына да әйткәннәр: «Сез Йосыфны безнең белән җибәрегез. Ул төрле хикмәтләр күрер анда. Кайткач сезгә дә сөйләр. Сез тыңларсыз, ват ул сөйләсен,— дигәннәр...» Хикәяләү азаккача шушы тәртиптә бара. Поэма башкаручының хәтеренә яхшы сеңел калган. Чәчмә белән хикәяләгәндә дә ул шигъри текстка таяна. Хикәяләү эчендә төсле пунктирлар сыман аерылып торган шигъри өзекләр сөйләүчегә сюжеттан тайпылмас өчен кирәк. Нигездә персонажларның туры сөйләмендә китерелгән шигъри * фрагментлар тел ягыннан да үзгәртелми диярлек. х Тел гыйлемендә җанлы телнең үзендә үк яши торган формалар аша борынгырак у катламнарны ачу яки диалектларда һәм әдәби телдә гамәлдә йөргән фонетик-морфо- S логик фактларны билгеле бер тәртиптә карап, аларның эволюциясен, үсеш эзлекле- — леген күзәтү яши. Шуның кебек, безнең әле карап үткән башкару үрнәкләрендә дә - ниндидер бер тарихи эзлеклелек сыман күренеш чагылмыймы икән? Әйтик, аңлатма- -X лар белән укудан туган тезмә һәм чәчмә текст үрелешендә аңлатманың сюжетны 2 хикәяләүгә әверелә баруы һәм, ниһаять, шигъри текстның чәчмә хикәяләү эчендә эреп юкка чыгуы күзәтелсә кирәк. “ Кызыклы хәл килеп чыга. Китаби дастаннар, халыкның рухи тормышында эпос- “ ларны кысрыклап, алар урынын биләгәч, үзләре дә фольклордагы эпос язмышын кичерәләр. «Алпамша» дастаны Казан татарларында әкияткә әверелгән сыман, «Йосыф < кыйссасы» да халык телендә сюжетның әкияткә охшаш рәвешен алган. Бу әверелеш сюжетның әсәр белән китап аша танышу мөмкинлеге чикле булган киңрәк массага х tapanyw нәтиҗәсендә килеп чыккандыр дип уйларга нигез бар. Әмма поэма дастаннар - юлын кабатласа да, алар язмышыннан котылып кала алган. Чөнки янәшә үк китап __ яшәгән. Ул күчереп языла торган, басыла торган. Сюжетның халык телендә яшәвенә g язма һәм басма китап импульс биреп килгән. Бу — халыкның төрле катламнарында о әсәрне башкаруда туган форма-алымнарның тоташ яңарып, кабатланып торуын * тәэмин иткән. Ул формаларның барлык вариантларын да башкаруның җанлы процессы g рәвешендә без бүген дә күзәтәбез икән, моны бары әнә шушы сәбәп белән генә - аңлатырга мөмкин. х Сюжетны телдән хикәяләү Прозаик вариантлар, телдән-телгә сөйләнгәнлектән, тулысынча фольклор традициясенә буйсындырылган. Бу инде фольклор традицияләре болай да көчле булган әсәрнең тулысынча авыз иҗаты стихиясенә кайтуы дигән сүз. Әмма халык авыз иҗатының башка жанр һәм төрләреннән аермалы буларак, хикәяләүдә китап культурасы белән фольклор стихиясе бергә кушылган. Башкаручы поэманың шигъри текстыннан ераклашкач кына тулы иҗат иреге ала. Иҗат иреге, сюжетны нигезеннән үк үзгәртүгә барып җитмичә, аңа төрле идея һәм сәнгатьчә яңгыраш бирүдә чагыла. Әсәрнең халык телендәге прозаик вариантларын шартлы рәвештә «ортодоксаль» һәм «иҗади» төрләргә бүлеп карарга мөмкин. Башкаручының иҗат иреге аларның һәр икесенә кагыла, билгеле. Әмма «ортодоксаль» төрдә сюжетның төп линиясе, идея һәм эмоциональ яңгырашы тәүге чыганаклардан («Коръән», «Кыйссаи Йосыф». «Кыйссас эл-әнбия») аерылмый. «Иҗади» төрдә кыю контаминация өстенлек итә, хикәяләү исә тылсымлы яки көнкүреш әкиятләрендәге мотивлар белән аралаша. Сюжетта геройлар мәсьәләсен алыйк. Әдәбият фәнендә әсәрне еш кына «Йосыф вә Зөләйха» дип атасалар да, бу ике персонаж әсәрнең тигез дәрәҗәдәге геройлары түгел. Шушы хәл әсәрнең үзәк проблематикасын, сюжет нигезенә салынган кешелек мөнәсәбәтләре мәсьәләсен башкача билгеләүне таләп итә. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, «Коръәнмдә булсын, Кол Гали һәм Рабгузи («Кыйссас эл-әнбия») версияләрендә булсын, сюжет Йосыф турында роман рәвешендәрәк эшкәртелә. Дөнья әдәбиятының көнчыгыш версияләре генә Йосыф-Зөләйха мәхәббәте рәвешен алган. Томас Манның «Йосыф һәм аның туганнары» дигән романында да үзәктә Йосыф, Ягкуб һәм Йосыфның кардәшләре тора. Зөләйха образын әсәрнең героинясы иткән беренче шагыйрь— Фирдәүси. Аңарчы Зөләйха дигән исем Табарида гына билгеле. Алексеев районының Югары Майна авылында яшәүче Нәкыя Гатауллинадан (1901 елда туган) язып алынган вариантны һич икеләнмичә «Йосыф-Зөләйха» дип атарга мөмкин. Ул шактый дәрәҗәдә әкияткә якынайтылган. Сюжет кыскартылып, җыйнакланган. Сәяхәтнең озын булуын сиздерү һәм анда килеп чыккан күп төрле вакыйгаларны сикереп узу өчен әкияткә хас стилистик алым — ялгам кулланыла. Йосыфны кол итеп Мисырга алып бару күренешен сурәтләгәндә, сөйләүче: «Баралар, баралар болар. Бара торгач...» дип китә. Хикәяче Зөләйха образын әсәрнең чишелешенә кертеп, бу персонажны хәлиткеч каһарманнарның берсенә әйләндерә. Поэмада Йосыфның Зөләйхага никахы әсәр уртасындагы бер эпизод кына булса, монда ул «апофеоз» дәрәҗәсенә күтәрелә. Сюжет та монда Йосыфның Зөләйхага өйләнүе белән тәмамлана. Аның ахыры да әкиятләрнең типик бетемен хәтерләтә: «„Шулай итеп, Йосыф белән бергә булалар. Гомер иткәннәр аннары бергә». Персонажларның әсәрдәге вазифасын берсеннән икенчесенә күчерү — халык вариантларындагы контаминациянең иң таралган күренеше. Менә Гайшә Сабирҗанова (Алексеев районының Югары Майна авылында 1906 елда туган) вариантыннан характерлы ике үрнәк. Поэмада Йосыфны явыз ниятле агаларыннан миһербанлы яһүдә аралап кала. Тел» дән сөйләнгән вариантта моны Йосыфның бер анадан туган кардәше Ибнейәмин эшли. Гади бер оныту яки саташтырумы бу? Ул очракта нигә Шәмгун яки Равил белән алыштырылмый? Онытып калдыруда очраклылык булса да, бер уңай персонажны икенче уңай персонаж белән алыштыру очраклы түгел. Яһүдә әсәрдә аз катнашканга, онытылырга да мөмкин. Ибнейәминнең (Утыз-Имәни редакциясендәге басмада) исеме күп телгә алынса да, истә калырлык игелекле эшләре юк. Шушы ике персонажны берләштереп, хикәяче калкурак образ тудыра. Икенче бер үрнәк. Поэмада Йосыфның атасына төш сөйләвен апасы Динә тыңлап тора һәм туганнарына җиткерә. Сөйләүче исә серне Йосыфның «бер агасыннан» тыңлаттыра. Юкса, сер тыңлау хатын-кызга ятышарак төшә кебек. Сөйләүче ни эшләп соң Динәне оныта һәм агасы белән алыштыра? Җыйнаклык өчен шулай эшли. Чөнки сюжетта Динәнең роле аз. Ул (Утыз-Имәни редакциясендә) бүтән очрамый да. Бер үк вакыйганың охшаш ике моментын, вакыт ягыннан аралары шактый ерак ике очракны бергә кушу да контаминациянең характерлы бер күренеше булып тора. Поэманың үзендә Йосыфны агаларыннан Малик Догыр углы дигән сәүдәгәр сатып ала. Мисырга килгәч, Малик Догыр углыннан Кыйтфир ала. Хикәяләүче Гайшә Сабирҗанова Йосыфны турыдан-туры патшага саттыра. Юкса, ул сюжетны бөтен ваклыклары белән хәтерли. Ә ике сатылу актын «бутап» бер иткән. Хикмәт нәрсәдә соң? Безнеңчә, хикмәт шунда, хикәяләүче хәтерендә Малик Догыр исеме соңыннан Йосыфны зинданнан азат иткән Малик Рәйян белән ассоцияцияләшә. Шуңа күрә бөтен хикәяләү дәвамында без «Малик Рәйян»ны аерым очратмыйбыз. Башкаруның психологик аспекты үзенә аерым игътибар сорый торган кызыклы мәсьәлә. Сюжетны үзләштерүдән алып башкаругача булган иҗат процессыда контаминациянең күп кенә күренешләрен аңлау өчен ачкычны әнә шушы аспекттан эзләргә кирәк. Башкару психологиясен еш кына географик тирәлек һәм социаль мохит билгели. Башкаручыларның иң зур күпчелегенә хас бер генә моментны алыйк: ул — шәһәр белән авылны «бутау». Йосыфны Мисырга илтеп сатуларын һәм Мисырның бер үк вакытта шәһәр дә булуын хикәяләүчеләр бик яхшы беләләр. Әмма Зөләйханың үз колына гашыйк булуы хакындагы гайбәтне «бөтен авыл сөйли» башлый. Зөләйха үзенең гайбәтчеләрен кызык итү өчен «бөтен авыл хатыннарын кунакка чакыра» (Мәликә Галләмова, Нәкыя Гатауллина, Гайшә Сабирҗанова һ. 6. вариантлары). Йосыф янына агаларының ашлык сорап килүләре дә авылдан район үзәгенә ипи алырга килү сыман итеп тасвирлана. Кәнган белән Мисыр бер үк дәүләтнең авылына һәм шәһәренә охшатыла. Нәтиҗәдә Ягкубның балалары белән Йосыф янына күчеп килүе ата-ананың шәһәргә урнашкан улы янына күчүләренә охшаш төс ала. «Аннары инде аталарын да үзе янына алдыра»,—дип кенә уза хикәяче (Гайнетдин Госманов, Нәкыя Гатауллина һ. б.). Шунысы кызыклы, сюжетны телдан сөйләгәндә хикәяләүче тылсымлы детальләрне шул көе сакласа да, хикәяләүне тулаем реалистик юнәлештә алып бара. Сюжетның өч чыганагы («Коръән», «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссас эл-әнбия») һәр вакыт хикәяләүче карамагында. Бер очракта деталь «Коръән» һәм «Кыйссас эл-әнбия»дагыча алынса, . икенче очракта Кол Галидәгечә алына, яки башкаручы бөтенләй үзенчә алып китә. Поэмада мөһим урын тоткан күлмәк детален алыйк. Йосыф атасына үзенең күлмәген бүләк итеп җибәрә. Ягкуб шуны йөзенә сөртүгә 5 аның сукырайган күзләре ачылып китә. «Коръәнпдә һәм, димәк, «Кыйссас эл-әнбия»да Е деталь тылсымлы мәгънәдә бирелеп, фольклорга якынрак торса, Кол Галидә көчле < әдәби эшкәртелүгә дучар ителә. Кол Гали детальне эмоциональ эффект тудыру өчен и файдалана, алдан берни хәбәр итми. Йосыф үзенең иң газиз кешесенә иң кадерле 5 бүләге итеп җибәрә аны. Шул ук вакытта патша өчен бу бүләк бик кечкенә дә. әмма * мәгънәле. Ягкуб исә аны кадерле булганга һәм затлы бүләк итеп йола буенча битенә ф сөртә. Атаның сукырайган күзләре кинәт ачылып китү эмоциональ эффект тудыра. щ Телдән хикәяләнгән вариантларда нигә соң шуның образ буларак үстерелгән һәм О эстетик яктан мәгънәлерәк очрагы түгел, ә садәрәк һәм архаиграк очрагы сайлап алынган? Моны соңгысының иң борынгысы белән аваздашлыгыннан, аларның фольклор и факты буларак уртак стихиягә каравыннан эзләргә кирәк. Хикәяләүче өчен әдәби — эшкәртү очрагы сюжетның сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр дөньясында ярым-йорты ' аңлатмалы бер деталь булып кала. Чөнки ул барыбер тормышчан булып китә алма- а ган, тылсымның бер чагылышы булып калган. Ә тегесе, борынгырагы исә тулысынча S тылсым белән сугарылган. Әкият өчен соңгысы кулайрак. Булгач-булгач, аңа тылсымлы * булсын! х Ә хикәяләү гомумән реалистик юнәлештә бара, дидек. Бу. барыннан да элек, ® геройларның гамәлләрен тирән мотивлаштырырга омтылуда күренә. Мәгълүм булганча, а. Ягкуб үз улларын (арада Ибнейәмин дә бар) Мисырга икенче тапкыр җибәргәндә, «телдән-күздән сакланырга» нәсихәт итә һәм икәү-икәү төрле капкадан керегез, ди. Барысы да үтә чибәр булганлыктан, халыкның күзенә артык чалынмасыннар дип шулай эшли. Бу нәсихәт, күрәсең, бик борынгы ырым-ышанулардан килеп чыккан. Шаһзадәләрнең Көнчыгышта пәрдәдән йөрүе шул ук ырым-ышанудан килә торган нәрсә. Ягкубның киңәше «Коръән» версиясендә дә шушындый. Ә менә халык вариантларында ул башкачарак итеп үзгәртелгән. Нәкыя Гатауллина варианты. «...Унысы бер нидән керә, бер капкадан. Моны (Ибнейәминне — Н. X.) икенче капкадан кертәләр. «Син шул урамнан барырсың»,— диләр. Хурланалар күрәсең, теге малайны апбарырга инде. Ничектер инде ул, ябык булганмы, нинди булгандыр, аны ияртмәгәннәр. Калдырганнар, үзең барырсың, дип. Усаллык итеп инде. Йосыф әйтә: — Энегезне ник алып килмәдегез? — Ул килә хәзер.— диләр. — Кая калды? — Әнә шунда кыр капка төбендә калды,— диләр...» Китерелгән өзектә дә авыл тормышы төсмерләнә. Әмма безне Йосыф туганнарының ни өчен аерым-аерым керүләре кызыксындыра. Беренчедән, тегеләр унау, Ибнейәмин генә ялгыз. Чөнки бүтән анадан туган кардәшне тиң итмиләр, халык алдында бергә күренүдән хурланалар. Юкса, (поэма буенча) Ибнейәмингә үчегергә бер урыннары да юк. Әмма хикәяче Йосыф белән булган хәлләрне шул чаклы нык хәтерендә тота ки, аларның Ибнейәмингә мөнәсәбәтләрен дә шул ук схемага кора. Капкадан керүчеләрне бүтәнчә төркемләү һәм моны тиңсенмәү белән мотивлаштыру — хикәяченең оригиналь иҗаты. Икенче бер вариант. «...Әтиләре әйтә: «Инде өченче кат барасыз, оят булыр,—ди.—Капка саен өчәр- дүртәр керегез»,— ди. Җәбраил килеп әйтә: -Братың кыр капка төбендә, ди. Алтын беләзек алып бар,— ди.„» (Гайшә Сабирҗанова). «Кыр капка төбе» икенче тапкыр очрый. Монда да авыл төсмерләнә. Сөйләүче кардәшләренең аерым-аерым [«өчәр-дүртәр») керүен әдәп-инсаф, чама тойгысы белән мотивлаштыра. Икенче бер детальне дә күздән кичерик. «Алтын беләзекпне Йосыф (поэма буенча) үз белдеге белән бүләк итә. Соңыннан туганнар бергә җыелгач, бар да сокланып киеп карыйлар. Әмма беләзек һәрберсеннән кире Ибнейәмин кулына кайтып тешә (фантастик трактовка!). Халык вариантында исә бик тормышчан бирелә: «...Ә беләзекне алып-алып карыйлар да, берсенә дә чак түгел, Ибнейәмингә генә чак». Хикәяләүчеләрнең күпчелеге сюжеттагы ситуацияләрне яхшы күз алдына китереп сейлиләр, аңлашылмаучылыкка урын калдырмыйлар, аерым вакыйгаларга, күренешләргә сюжет чыганакларының берсендә дә очрамый торган оригиналь аңлатмалар бирәләр. Менә сюжеттагы үтә эмоциональ бер деталь. Коллыкка сатылгач, Йосыф юл уңаенда анасы каберенә туктала, аңа үзенең зарын сөйли. Нәкыя Гатауллина варианты буенча, Йосыф, кәрваннан арткарак калып, «тәвәисен- нән сикереп төшә дә, анасы каберенә тәгәрәп бара. Аның ничек баруы язма версияләрдә әйтелми. Хикәяләүче, шулай итеп, геройның богаулы икәнен сүз уңаенда да онытмый. Гайшә Сабирҗанова вариантында: «...Ходайның рәхмәте белән богаулары чишелә дә, йөгереп йәт кенә (җәһәт кенә — Н. X.) бара да әнисе кабере янына. Елый бу™» Юкса, Йосыфның тирән хәсрәтен тасвирлаган бер генә борынгы шагыйрь дә үз героеның кабергә ничек баруы турында баш ватмаган. Хикәяләүче һәр детальне мотивлаштырырга омтыла, язма чыганакларда күрсәтелмәгән «бушлыкларны» үз хыялы белән тутыра. Поэмада (шулай ук башка версияләрдә дә) Йосыфны сатканда кардәшләре сәүдәгәргә биргән таныклык-язу әһәмиятле урын тота. Йосыф аны соңыннан хозурына килгән кардәшләренә күрсәтә. Анда Йосыфның «өч төрле гаебе» язылган була: «Угры, качкын, ялганчы». Табигый ки, бу деталь телдән хикәяләүдә дә төшеп калмый, ләкин үзгәртелә. Нәкыя Гатауллинада ул: «урлый, качкак, елак» («Кыйссас эл-әнбия»дан). Башкаручының зәвыгы да сайлап алуда роль уйнаган булса кирәк. Гатауллина — шагыйрә дә. Без язып алган шигырьмөнәҗәтлар аның классик төрки поэзияне яхшы белүен күрсәтә. Монда да («качкак, елак») сүзләрнең рифмалашып яңгыравы роль уйнаса кирәк. Гайшә Сабирҗановада: «...Өч төрле гаебе: берсе — кача, диләр, берсе — ялганлый, диләр, тагын берсен оныттым...» «Онытучы» бер Г. Сабирҗанова гына түгел. Элегрәк тупланган язмаларда да бу очрый. Хикмәт нәрсәдә соң? Хикмәт, безнеңчә, Кол Гали поэмасының Г. Утыз-Имәни редакциясеннән узган вариантында. Гаять зәвыклы шагыйрь һәм таләпчән галим, нигезле кыскартулар белән бергә, поэмага шактый зыян да китергән. Утыз-Имәни кулыннан узган вариантта кардәшләренең Йосыфка яккан ялалары тулы дәлилләнми калган. Басма китаплар редакцияләнгән текст нигезендә эшләнгән. Анда Йосыфның «ялганчыплыгы аңлашыла: «күрмәгән төш»ен атасына ялганлап сөйләгән». «Качкыннлыгы да шик уятмый: коега үзенең «хуҗаларыннан качып төшкән». Ә менә «угры»лыгына әсәрдә дәлил калмаган, ул өзек кыскартылган. Бу кыскарту әле әсәрнең бүтән әһәмиятле мәсьәләләрен чишкәндә дә тикшеренүчене дәлилсез калдыра. Менә шушы «дәлилсезлек» поэмадагы детальне хәтердә калдыруны читенләштергән. Игътибарлы укучы соңыннан һәр детальне мотивлаштырырга өйрәнгән башкаручыга әверелгәч, мотивлаштырылмаган бу детальне онытырга мәҗбүр булган.