Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көндәлек дәфтәреннән

 

Бу дөньядан кемнәр үтмәгән? Утыр әле, кордаш, кил бире, Күтәрикме яшәү хакына, Җәннәттән ким моның кай җире? Утырмыйкмы гомер үтә дип, Ризык тулы җирдә уфтанып, Вакыт нәрсә? Вакыт үтми ул, Без үтәбез аңа эз салып! Яшәп булмый җирдә дус-ишсез, Дуслык кайда — шатлык шул өйдә, Ялгызлык ул боек, канатсыз, Сәләте юк аның сөюгә. Ялгызлыкка өйдәш булырга Туры килсә әгәр бу башка, Кирәк түгел миңа берни дә, Кирәк түгел ай да, кояш та... Картайганчы белем алдым мин Тормыш дигән укытучыдан, Бик таләпчән остаз иде бу, Булу кирәк иде бик чыдам. Бу остазым миңа карата Шәфкать дигән сүзне белмәде... Чәч агарды, әле һаман да Исемем язып диплом бирмәде. Безнең «кадим» әби, бабайлар Бай булмаган алтын, көмешкә, Изге мирас булып алардан Моңнар калган безнең өлешкә. Кемнәр әйтә безне ярлы дип? Чирт кылларын туган моңнарның, Мең буынга әле җитәрлек Җан азыгы иске җырларның. Бу дөньяда мин бер юлчымын, Үтәр юлның беләм чамасын, Мин янымда йөртәм һәр вакыт Заманымның кыйбланамасын. Фәкать бер минут эчендә Эшләнеп куйган хата Гомерлек кайгы китерә Кешегә кайсы чакта. Әйе, без бик бәләкәйләр, Без тик тамчылар гына, Ләкин тормыш диңгез булса, Ул диңгез бездән тора!