ГОМЕРНЕҢ ИЮНЕ
Гомеренең билгеле бер борылышларында шагыйрь иҗат юлына әйләнеп карый, үзүзе- нә хисап бирә, үзе өчен нәтиҗәләр ясый. Яңа шигырьләре белән бергә, элегрәк язылып вакыт сынавын үткән әсәрләрен туплый, укучы хөкеменә куя. Роберт Әхмәтҗановның «Идел-йорт» исемле шигырьләр җыентыгы әнә шундый максатны күздә тотып төзелгән. Идел-йорт, Ватан-ана, туган җир белән шагыйрьнең биографиясе аерылгысыз. Ул халык исеменнән сөйли: «иген иктек, суктык чыпта, күрүк бастык алачыкта»... «Эленеп тора чүпләм сөлге... Ап-ак җитен читенә җыр сурәте чигелә». Халык тудырган сәнгатьнең милли бизәкләре, төсләре аша аның рухи дөньясын тоя шагыйрь. Кеше гомеренең дә фасыллары бар: язы, җәе, көзе, кышы... Шагыйрьнең самими язы үткән. Ул — июнендә. Имде еллар йөге ике иңне баса... Мин «А-yl» диеп утыз июнь аша. Июнь иленнән торып шагыйрь еракта калган бала чагына эндәшә. Бала чак — мәңге җуелмас матурлык, хыял иле. Хыял, гөрләвекләргә җибәрелгән кәгазь көймәләр кебек, бөялеп, я дулкынга күмелеп калмаган, ә киләчәккә, диңгезләргә юл алган. Шагыйрь бүгенге дөньясы белән үзенә соклану, гаҗәпләнү, матурлыкны тою сәләте биргән бала чак дөньясын чагыштырып карый. Шуңа күрә дә «Июнь иле», «Күренмәгән бер кешем бар бу җирдә» кебек шигырьләр бала чакны сагыну булып кына яңгырамыйлар. Үткән хатирәләргә хыял аша кайту шагыйрьне -табигатькә якынайта. Шигърияттә гражданлык пафосы үсә. Чор язмышы шагыйрь йөрәге аша уза. Шигърият колачлары киңәйгән, чыганаклары тирәнәйгән заманда эстетик принципларга таләпләр дә арта бара. Шагыйрь һәм капитан — икесе бер язмыш, без менә йөзәбез шигырьдә. Иделләр киңәйгән заманда шагыйрьгә ансат дип уйлама син бер дә. (Яңа Иделдә сөйләшү.) Шагыйрь үзен раслау турында, заманга, халкына иткән хезмәте хакында уйлана. Узды бәйрәм. Кояш бара төшлеккә, Үстердекме, Нәрсәбез бар урырлык? Ил хаҗәтен кайтарырбыз тик шунда. Күтәрелсә бер орлыктан мең орлык. Р. Әхмәтҗанов дөнья әдәбияты казанышларын үзләштергән, Такташ традицияләрен үз яссылыгында үстергән, үз темасын тапкан шагыйрь. Р. Әхмәтҗанов шигырьләрендә образлылыкның кабатланмас үрнәкләре бар. Һәр строфада диярлек — сәнгатьчә төгәллек, үзенчәлекле чагыштырулар, метафоралар. Әгәр шигырьләре бизәкле мозаикага гына корылса, Р Әхмәтҗанов поэзиясе матурлык өчен матурлык булып калыр иде. Ләкин алай түгел. Халыкның, туган иленең үткәне, бүгенгесе өчен җаваплылык тоеп язылган фәлсәфи һәм интеллектуаль шигырьләр шул фикерне куәтли. Тарихи фактларга таянып сюжетлы шигырь язганда, шагыйрь иң киеренке моментны сайлап ала. «Ватык гильотина», «Елъязмадан бер төн» шигырьләре әнә шундыйлар. Утыра тормыш үлем вокзалымда, гомер тавым сөйрм сәгатьләр. Г дәшәм (Июнь нле.) Зур дөньяаая китә алмый кешеләр — кечкенә бер «техник сәбәптән'» Гильотина ватылганлыктан, фашистлар әсирләрне җәзалаудан туктарга мәҗбүрләр, күпме гомер өзелмичә кала, әмма бу — вакытлыча гына. Шагыйрь вакыйганың эчендә торып, хәтта бераз натуралистик планда яза («чират көтә сугым», «кан акмады сайрап»), Фашистлар кулындагы үлем машинасының кешеләргә китергән фаҗигасен тулырак күз алдына бастыру өчен шагыйрь әнә шундый кискен сурәтләүгә күчә. «Елъязмадан бер төн» — киң планлы, киеренке язылган шигырь. Дөнья картасы алдында фашист түрәләре. Мәкерле сугыш планы инде әзер. Сугыш әле башланмаган. Җирдә тынлык хөкем сөрә. Кошлар чикләрнең ни икәнен белми очалар. Одердан килгән яңгыр Дунай розаларын сугара. Шигырь киносценарийны хәтерләтә, картиналар контрастлыгы, вакыйгаларны параллель кую юлы белән шагыйрь гомумиләштерүгә ирешә. Тәрәзәгә килде рейхсфюрер, томалады такны — тиздән, шуышып соңгы көч белән, үлем уты сипкән дзотларны күкрәк белән каплар Матросовлар, Газинурлар... Р. Әхмәтҗановның зур күләмле шигырьләрендә кызыклы бер үзенчәлек күзгә ташлана: соңгы строфаны ул ничектер тыенкы гына, психологик нюанска корылган деталь белән тәмамлый: Тешендә елмая сабый! баш очында алма күрә.,. (Елъязмадан бер тен.) Алма образы патетик шигырьгә лирик нурланыш бирә. Эленеп тора жнһав кыңгыравы: вал өстендә — тургай! (Орчык жыры.) Тургай — шагыйрьнең Болгарда туган җыры, ул җырын күккә чөя. Тарих җырда дәвамын таба. Китапта ике поэма бар. «Таш арга- мак»та лирик герой батырларга куелган һәйкәлләргә мөрәҗәгать итә. Алар язмышын йөрәгенә сыйдыра. Таш һәйкәл монологы аша шагыйрь аталар һәм уллар арасын якынайта. Кем ананың каберен югалтса, кем атаның каберен югалтса, ташны түгел, таш бәгырьле улының таш йерәген яшел мүк баса, «Уйна, улым!» поэмасында сабыйлар иле: Биш бармагы белән нурлар тотып, баш астына салып бер кулын, тәгәрәшеп өч йөз бәби йоклый, — төшләр күреп йоклый бер буын. Сабыйлар алдында уенчык солдатлар. Ә бит кайдадыр чын сугыш бара. Ваемсыз бала чак һәм ил язмышы, дөнья даулары... Өлкән буын — сабыйлар киләчәге өчен җаваплы. Ә өлкән буынның васыяте, калдырачак эшләре — сабыйларда. Тормышчан, гади генә детальләрне автор калку итеп күрсәтә алган. Ләкин шулай да фикер җегәре, фәлсәфи тирәнлеге ягыннан караганда «Уйна, улым!» әсәре поэма жанрын күтәреп җиткерә алмый кебек. Үзенең сокландыргыч картиналарында табигатьне психологик һәм романтик рухта чагылдырган Куинджи иҗаты белән Р. Әхмәтҗановның пейзаж лирикасы арасында ниндидер охшашлык бар. Шагыйрь табигатьне үз күңеле аша үткәрә, төсләр чагылышын бирә белә. Кеше белән табигать арасында охшаш якынлык эзли. Табигать күренешләре хис, фикер белән, шагыйрьнең эчке дөньясы белән тыгыз бәйләнештә ачыла. ...Тау артыннан ншетәм туган якта әрекмәнгә тамганын! (Авылым.) Шагыйрь рәсемләү аша тойгы, хатирә уята. Аерым юлларны карыйк: «Камылларга тулган зәңгәр таңмы», «Киртәләргә кунган көмеш көрпә», «Яфрак арасында яшелләнә җиле». Роберт гади күз белән искәрелмәгән шагыйрәнә матурлыкны җаны белән тоя. Шагыйрьнең принцибы мондый: «ничек күренә түгел, ә мин ничек кү- рәм». Дөньяның күренешләрен җанландырып тасвирлау да Р. Әхмәтҗановка хас бер сыйфат: «Сарыктай бөдрә болытлар», «Яңа туган бозау шикелле җир парлана», «Ап-ак таңның уйнак өермәсе муйнак булып каба чабудан». Ләкин, картинасына килешсез төс белән сызып җибәргән рәссам кебек, шагыйрь кайчагында гомуми тонны бозып ташлый: «тот болытны ап-ак сакалыннан» — бусы инде шигырьгә ясалма канат кую. Тәлгат Галиуллин үзенең бер мәкаләсендә болай дигән иде: «Р. Әхмәтҗа- нов үзенчәлекле шигъри ачышлары I белән эзләнергә, тәҗрибәләр ясарга хакы бар икәнен раслады. Ләкин шагыйрьнең тәҗрибәләр чоры озаккарак сузылды шикелле». Моның белән килешеп бетәсе килми — һәр иҗади әсәр эзләнү, тәҗрибә түгелмени! Шулай булмаса, сәнгать әһеле бер урында таптаныр, ирешелгән белән генә канәгатьләнеп калыр иде. Традицион стильдә генә язган шагыйрьгә форма ярлылыгы турында искәртеп тә, төрле стильдә язган шагыйрьләрне (әлбәттә, сүз яшьләргә кагыла) формализмда гаепләү кайбер тәнкыйтьчеләрдә шаблонга әйләнде түгелме? Пикассо үзен формализмда гаепләүчеләргә: «Мин формалар эзләмим, ә табам», — дигән. Бу сүзләр Роберт иҗатына карата да урынлы булыр иде. Ритмик төзелешнең байлыгы Р. Әхмәтҗановның яңа формалар эзләү белән мавыгуыннан тумый. Тирә-юньдә бер генә хәрәкәт тә билгеле бер ритмда бармый, шул җәһәттән кеше күңеле, кичерешләре дә. Тышкы форма, ягъни сүзләр чигеше белән эчке, логик фикер агышын тәңгәлләштерә алу осталыгы Р. Әхмәтҗанов иҗатының буеннан- буена килә. «Еллар яна» җыентыгыннан «Сабыйлар иле» шигырен алыйк. Кичке шәһәр урамы. Шагыйрьнең күзе урам ыгы-зыгысында чана тартып кайтучыларга төшә. Чаналарда — «галиҗәнаб сабыйлар». Киемнәре төрле, йөзләре төрле, күзләре бер. Сабыйлык кояшы алардэ. авазлары терле. адымнары төрле, эзләре бер. Шагыйрь урам хәрәкәтенең ритмын биргән бит. Менә көзге ритм: Узыл китте август, көлтә төяп, капчык төяп китте ындырлардан. Камылларны чиртеп исә жнлләр. алтын гөслә зыңлый киң кырларда, (Туган йортта сентябрь.) Ритмның эчтәлек белән ярашуы шигырьнең үз аһәңен, музыкасын тудыра. Шагыйрь ритм нечкәлеген тою осталыгына ия, шуңа күрә Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган көйләрнең яшәеше нык. Халык арасында киң таралган җырлардан «Солдатлар», «Саумы, Кояш», «Кояшларың белән кил син миңа», «Синең эзләр» — шуның ачык мисалы. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы кояшлы. Лирик герое инсафлы, мәхәббәткә мөнәсәбәтен ул якты образлар аша белдерә. Шигырьнең тематикасы төрле. Эзләнү, юксыну, көтү, ышану, юану. Шагыйрь һәр шигырендә яңа лирик «мин»не тудыра. «Каеннарны үт тә сугыл миңа» шигыре һәркемдә була торган изге кичерешләргә кагыла. Шигъри җанлы укучы күңелендә поэма булып дәвам итә. Объектив дөнья белән эчке, үз дөньясы арасындагы мөнәсәбәт, бердәмлек шагыйрь иҗатында ныгый бара. Шигърият, илаһи символлардан арынып, җиргә якыная, матурлыкны әйләнә-тирәдән эзли. Шагыйрьләр көрәшче булган бу дәвердә шәхес, җәмгыять һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләр шигърияттә хис һәм фикер гармониясендә яңа яңгырашларын тапты. Халыкларның шигърият диңгезенә үз дулкының белән кушылу өчен сәләтле шагыйрьдән киңрәк планлы, иҗтимагый фикер тирәнлегенә ия булган әсәрләр таләп итәргә хаклыбыз- дыр.