ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ПУШКИН БӘЙРӘМЕ Шушы елның июнь аенда бөек рус шагыйре, илебез халыкларының мактанычы һәм горурлыгы, совет илендәге барлык милләтләрнең уртак шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 175 ел тулды. Шагыйрь бәйрәме гаять тантаналы шартларда, зур итеп билгеләп үтелде. 6 июньдә Кремльнең Съездлар сараенда А. С Пушкин истәлегенә багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне, даһи шагыйрь ижатының дөньякүләм әһәмияте хакында кереш сүз сөйләп, СССР Язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре Г. М. Марков ачты. РСФСР язучылар союзы идарәсе секретаре В. Д. Федоров шагыйрьнең тормыш һәм нжат юлы турында доклад ясады Ахырдан сәнгать осталары көче белән зур концерт бирелде. Тантаналы кичәдә партия һәм хөкүмәт житәкчеләре катнашты. А. С. Пушкинның тормыш һәм ижаты белән бәйле урыннарда уздырылып килгән традицион шигырь бәйрәмнәре быел аеруча зур колач алды. Ул бәйрәмнәрдә безнең республика шагыйрьләре дә якыннан катнашты. Татарстан язучылар союзы идарәсенең жаваплы секретаре Р. Фәйзуллин Псков шәһәрендә һәм Мнхайловскоеда уздырылган бәйрәмнәрдә булды һәм чыгыш ясады. Зөлфәт белән Г. Паушкин Горький өлкәсенең Болдино авылында уздырылган бәйрәмдә катнаштылар А. С. Пушкинның 175 еллыгын Татарстан хезмәт ияләре дә зурлап үткәрделәр. Газетажурналларда шагыйрь ижаты, аның татар әдәбияты үсешенә ясаган уңай тәэсире хакында бик күп мәкаләләр басылды, культура сарайларында, китапханәләрдә, уку йортларында һәм музейларда юбилейга багышланган кичәләр уздырылды. 8 июньдә Казанның М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында А. С. Пушкинга багышланган кичә булды Аны, Татарстан язучылар союзы белән берлектә, хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитетының культура бүлеге үткәрде Кичәдә татар әдипләреннән Г. Ахунов, Ә. Исхак, Ә. Баянов, Зөлфәт, рус язучылары Г. Паушкин, Г. Никитина, М, Зарецкий, Н. Морозовалар катнашты Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары көче белән концерт бирелде. Татарстан дәүләт музеенда даими төстә үткәрелә торган әдәби кичәләрнең берсе бөек рус шагыйре А. С. Пушкинга багышланган иде Анда А. С. Пушкинның Ленинградтагы Бөтенсоюз үзәк музее фәнни хезмәткәре Л. Б Сидоровская дөнья әдәбияты даһиеның тууына 175 ел тулуга карата мавыктыргыч доклад сөйләде, шагыйрь тормышына бәйләнешле диапозитивлар күрсәтте. Соңыннан В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры артисткасы Л. Дмитриева А. С. Пушкинның «Бакча- сарай фонтаны» дигән поэмасын укыды. Татарстан дәүләт музеенда «Пушкин ижатында Пугачев» дигән күчмә күргәзмә ачылды. Ул Пушкинның Ленинградтагы Бөтенсоюз музее тарафыннан оештырылган һәм Емельян Пугачев житәкчелегендә- ге крестьяннар сугышының 200 еллыгына һәм А. С. Пушкинның тууына 175 ел тулуга багышланган. йөздән артык экспонат арасында төрлетөрле портретлар, иске акварельләр, архив документлары һәм башка материаллар бар. Күргәзмәнең бер бүлеге Пугачев хәрәкәтен тудырган чорны сурәтли. Икенче бүлектә бөек рус язучысының крестьяннар хәрәкәте барган жирләрдә йөрүе турында сөйләнә. Өченче бүлек Пушкинның «Капитан кызы» әсәренә иллюстрацияләрдән тора. Алар Соколов. Коровин, Бенуа, шулай ук совет чоры рәссамнары Кожин, Герасимов һәм Бунин тарафыннан ясалган. Бу күргәзмә үзеиен юлын Оренбургта башлаган иде. Ярты ел эчендә ул Уральск, Ульяновск. Тольятти, Чаллы шәһәрләрендә булырга өлгерде ОКТЯБРЬГА БАГЫШЛАП Бөек Октябрь революциясе вакыйгаларын еллар бездән ераклаштырган саен, Октябрь кояшы нурлары ныграк балкый бара. Кешелек тарихында аның әһәмияте елдан-ел калкурак булып күренә. Беек Октябрь хәл иткән күпьяклы проблемаларны өйрәнүгә фән работниклары да һаман күбрәк тартыла. Моны тарихчыларны» даһи Ленин туган шәһәр — Ульяновскнда «Идел буенда Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы» дигән темага багышлап уздырылган фәнни конференциясе ачык күрсәтте. Аның эшендә Мәскәү. Волгоград, Казан, Куйбышев, Ульяновск һәм Чабаксардан килгән иллегә якын тарихчы катнашты. Алар арасында Казан вәкилләре аерата күп иде. Конференциядә Казан дәүләт университеты профессоры И. М. Ионенко «Бөек Октябрь революциясен өйрәнүнең нәтижә- ләре һәм перспективалары», Казан галиме. доцент А Л. Литвин «Идел буенда гражданнар сугышын өйрәнү нәтижәләре» дигән темага докладлар белән чыктылар. Фикер алышуларда профессорлардан Р. И. Нәфнков, И. fl. Кузнецов, С. Г. Басин һәм башка иптәшләр катнашты. Секция утырышларында Бөек Октябрь социалистик революциясенең ничек хәзерләнүе һәм үткәрелүе, бу революциядә милли азатлык хәрәкәтенең роле, резолюция һәм гражданнар сугышы чорында гомум демократик һәм социалистик үзгәртеп’ корулар хакында яшь тарихчылары- быздан Р. Г. Хәйретдинов, И. Р Таһиров, М. А Мулюков, И. Г. Гыйззәтуллин, К. Ф Фролов. В. М Бохараев һәм башка иптәшләр кызыклы чыгышлар ясадылар. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 7 июньдә Татарстан язучылар союзы партия оешмасыЦЫ» бюро утырышы булды. Утырышта оештыру мәсьәләләре каралды. Татарстан язучылар союзы идарәсенең председателе итеп сайлану сәбәпле. Гариф Ахунов партия оешмасы секретаре вазифасыннан азат ителде. Татарстан язучылар союзы партия оешмасының секретаре итеп язучы Габдрахман Минский сайланды. КИНЕМАТОГРАФЛАР КИҢӘШӘ Июнь башларында башкалабыз Казанда кинематографларның IV Бөтеироссия конференциясе булып үтте. Конференция эшендә Россия Федерациясенең унбер студиясеннән килгән режиссерлар, кинооператорлар катнашты. Алар берничә көн буена экранда хезмәт кешесе образын чагылдыру мәсьәләләре турында житди һәм эшлекле сөйләшү алып бардылар. РСФСР кинематографлары тарафыннан эшләнгән яна фильмнарны карадылар. Конференция делегатлары КамАЗ төзелешендә һәм Чаллы шәһәрендә булдылар, тамашачылар белән очраштылар. Конференция барган көннәрдә республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында кннодокументалистларнын и» яхшы фильмнары күрсәтелде. Конференция эшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Вәлиев. КПСС Үзәк Комитетының культура бүлеге инструкторы М. М- Доценко, РСФСР Госкино председателе урынбасары Г. И. Нифонтов, КПССның Татарстан өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин. шулай ук республикабызның партия, созет, профсоюз, комсомол һәм ижат оешмалары вәкилләре катнашты. ЯШЬ ИҖАТ КӨЧЛӘРЕ СЕМИНАРЫ Май ахырларында Идел буендагы Халыкара яшьләр лагеренда яшь ижат көчләренең республика семинары үткәрелде. В.ТКСМнын Татарстан өлкә комитеты тарафыннан оештырылган өч көнлек семинарда яшь язучылар, композиторлар, художниклар, артистлар катнашты. Алар социалистик реализм сәнгатенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, төрле темаларга караган лекцияләр тыңладылар, берберләренең ижаты белән таныштылар, тәжрнбә уртаклаштылар. Семинар республиканың яшь ижат көчләрен тагын да ныграк тупларга, аларның нжат активлыкларын арттырырга булышты Семинар эшендә татар язучыларыннан бик күп кеше катнашты. Алар арасында тәнкыйтьче Р. Мостафин, драматург һәм прозаик Р. Батуллин, шагыйрьләрдән Г Рәхим. Р. Мингалимов, Ф Шәфигуллин, 3 Маликов. М. Әгьләмов, яшь һәм башлап язучылардан Ә. Гадел, М Газизов, X. Хөснуллин, Р Вәлиев. Р. Гыйззәтуллин, Ә. Мортазина, Н. Гыйматдинова, Ш. Гарипова һәм башкалар бар иде. Язучылар яна әсәрләрен укыдылар, ижат планнары турында сөйләделәр. ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ф Ярул- линның «Әнә килә автомобиль» исемле комедиясе буенча эшләнгән яңа спектакль бара. Аны театрның баш режиссеры, Тукай премиясе лауреаты М. Сәлимжанов куйган, художнигы — Э. Гельмс. Спектакльдә рольләрне урта һәм яшь буын артистлар башкара. * * Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларга Ш Рәхмәтуллинның «Әжәл якадан алгач» дигән сатирик комедиясе буенча эшләнгән яңа спектакль күрсәтә башлады. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры Л. Садриев куйган. Спектакльдәге рольләрне Татарстан АССРның атказанган артистлары Диләрә Хнсаметдино- ва. Әхмәт Галиәкбәров, Рамазан Юсуповлар һәм театрның яшь артистларыннан Гыйлемхан Камалов, Дамирә Кузаева, Идрис Мәсгутов, Иршат Зыязетдиновлар башкара. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә И Кальманның «Монмартр миләүшәсе» исемле әсәре буенча эшләнгән оперетта бара. Яна спектакльнең режиссеры — И. Мэжнтов. дирижеры — В. Тагиев. художнигы — А. Кноблок. Биюләрне хормейстер Т. Гудкова куйган. Татар дәүләт республика күчмә театры Аяз Гынләжевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш» исемле героик драмасын күрсәтә башлады. Әсәрне сәхнәгә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Тумашев куйган. Художнигы — П. Баландин. ЯҢА ФИЛЬМНАР Республика тамашачылары быел Казан телестудиясе тарафыннан эшләп чыгарылган берничә фильм караганнар иде инде. Алар арасында даны бөтен илгә танылган «Академик Арбузов», табигатьне саклауга багышланган «Сосны, освещенные солнцем» исемле фильмнар һәм «Гали Ильясов жырлый» дигән фильм-кониерт бар. Быел телестудия тагын берничә яна фильм төшерәчәк. Режиссер В. Беспалов, мәсәлән. «Кырлай» исемле музыкаль фильм өстендә эшли башлады. Исеменнән үк күренеп тора, бу фильм бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән Кырлай авылы турында булачак. Ә «Без Иделдә яшибез» дигән төсле документаль фильм Татарстан пионерлары тормышына багышлана. Аны режиссер В Игнатюк һәм оператор 10. Гвоздь эшләячәк. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет кинематографиясе өлкәсендәге хезмәтләре өчен ТАССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә Казан кинохроника студиясе кинооператоры Константин Федорович Мотковка һәм шушы үк студия режиссеры Харис Фәсхи улы Фәхретднновка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты кинооператоры Виталий Григорьевич Миронов һәм Казан кинохроника студиясенең моэтажлау участогы өлкән мастеры Тамара Леонидовна Федоровага Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дитәЯ мактаулы исемнәр бирелде. ИЖ.АТ КИЧӘСЕ Казанның Актерлар йортында опера театрының яшь җырчылары Рәхилә Мифтахо- ва һәм Рәйсә Нурневалар иҗатына багышланган кичә булды. Ике бүлектән торган кичәдә җырчылар рус һәм татар композиторларының. шулай ук чит ил классикларының күп кенә әсәрләрен, татар халык җырларын башкардылар. Концертта ТАССР Верховный Советы исемендәге Казан музыка училищесының Роза Әмнрханова җитәкчелегендәге халык музыка кораллары оркестры катнашты. Кичәне музыка белгече 3. Мулюкова алып барды. ЖУРНАЛИСТЛАР УДАР ТӨЗЕЛЕШЛӘРДӘ Чаллыда һәм Түбән Камада республика газеталары һәм журналлары редакторлары, радио һәм телевидение, китап нәшрияты җаваплы хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Партия, профсоюз, комсомол работниклары, матбугат активистлары катнашкан бу киңәшмәләрдә КамАЗ һәм нефть-химия предприятиеләре комплексын төзүгә бәйләнешле мәсьәләләрнең республика матбугатыңда яктыртылуы тикшерелде, тугызынчы бишьеллыкның удар төзелешләрен пропагандалауны яхшырту чаралары билгеләнде. Журналистлар һәм эшче-хәбәрчеләр алдында партиянең Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. К. Беляев, партиянең Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре И. X. Садыйков. КПСС өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н. И. Демидов чытыш ясады. КИТАП КҮРГӘЗМӘСЕ Башкалабыз Казанның Бауман урамына урнашкан политик китаплар кибете ун көн буе шаулап-гөрләп торды. Биредә «Россия Федерациясе нәшриятларында чыккан китаплар» дигән зур күргәзмә эшләде. РСФСР Министрлар Советының нәшриятлар. полиграфия һәм китап сәүдәсе Дәүләт комитеты карары белән оештырылган бу күргәзмә тугандаш халыкларның тату гаиләсендә чәчәк аткан милли культураларның олы бәйрәменә әверелде. Рус. татар, башкорт. чуваш һәм башка күп кенә телләрдә басылган шигъри җыентыклар, фотоаль- бомнар. беллетристика бирегә килүчеләр күңелен бик тиз яулап алды. Күргәзмә экспозициясе «Бертуган росси- яннар гаиләсендә» «Сүз рәссамнары — халыкка». «Китап нәниләргә яна мохитлар ача». «Гүзәллек дөньясында». «Татарстан нәшрияты китаплары» дигән бүлекләрдән төзелгән иде. Витриналарның, стендларның, киштәләрнең зәвык белән бизәлүе әллә кайдан үзенә тартып тора. Күргәзмәнең республикабыз буйлап сәяхәте дәвам итә. Казан шәһәреннән соң ул Кама автомобиль заводын төзүчеләргә юл алды. ӘЛМӘТ ЯКЛАРЫНДА Утыз ел юлда Әлмәт татар дәүләт драма театрының төзелүенә 30 ел тулды. Шул вакыт эчендә, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп, ул меңнәрчә кешегә культура хезмәте күрсәтте. совет драматургларының, татар, рус һәм чит ил классикларының 200 гә якын әсәрен сәхнәгә куйды. Моннан утыз ел элек үзешчән сәнгать түгәрәге базасында оештырылган бу театрда танылган сәхнә оста лары үсеп чыкты. Алар арасында Татарстан АССРның халык артистлары Ә. Галиуллин. Р. Гобәйдулла а 3. Түншева. Татарстан АССРның атказанган артистлары Б Гатауллин, Т. Кичүбаев. Ә. Галиәкбәров. Л. Садыйкова, Л. Солтаиоэа кебек кешеләр бар. Ижадн уңышлары һәм хезмәт ияләренә әйбәт культура хезмәте күрсәткәне өчен, театр коллективы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм СССР Культура министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Язучыларның Әлмәт бүлегендә уздырылган чираттагы семинарда яшь язучы Газиз Кашаповнын хикәяләре һәм шигырьләре тикшерелде. Р. Төхфәтуллин, Г. Афзал. С. Сөләйманова яшь авторның әсәрләренә төпле анализ ясадылар, киңәшләр бирделәр. Казан телевидениесеннән «Мәхмүт Хәсәновның геройлары арасында» дигән бер сәгатьлек тапшыру оештырылды. Тапшыруда бүлек язучыларыннан Р. Төхфәтуллин һәм М. Хәсәноз катнашты. Тамашачыларга Зәйни Шаһнморатовның «Аеннан уймак» дигән өч пәрдәлек музыкаль комедиясен күрсәтеп. Әлмәт халык театры үзенең олы ижат юлын башлап җибәрде. Аны сәхнәгә яшь режиссер Гөлсинә Сөләйманова куйды. Декорацияләрне һәвәскәр рәссам Марсель Зиннатуллин ясады. Төп рольләрне үзешчән артистлар А. Ибра- һимов, Н. Заһидуллнна. К- Сәитова һәм М. Галәлиевләр башкарды. Хәзер театр коллективы башкорт драматургы Нәжип Әсәнбаевның «Рәйсә» дигән драмасын сәхнәгә куярга әзерләнә.