Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. С. ПУШКИННЫҢ ТУУЫНА 175 ЕЛ

А. С. Пушкин Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым Ил сукмагы аңа өзелмәс. Ул — буйсынмас биек; Александр Баганасы аңа тиң килмәс. Юк, бөтенләй үлмәм, гәүдәм тынса, Җаным яшәр минем җырларда. Даным калыр минем, ай астында Актык шагыйрь калган чорда да. Даным җәелер бөек Рус иленә, Искә алыр анда һәр халык: Мәгърур славян, фин һәм әлегә Кыргый тунгус, дала дусты калмык. Ил онытмас озак, чөнки анда Дәрт кабызды минем җырларым, Кара елларда мин ирек мактап, Изелгәнне яклап җырладым. Кимсетүдән курыкма, көтмә зурлау, Тәңрең кушуың тыңла, карышма. Исең китәрмәсен мактау, хурлау, Тинтәк белән, ташла, ярышма. 1836 Ә. ФӘЙЗИ тәрҗемәсе Рудалары астында Себернең Горур торып, сабыр итегез, Бушка китмәс сезнең фикерегезнең Бөек дәрте, авыр эшегез. Бәхетсезлекнең кардәше— өмет Сезнең җир астына үтеп кереп, Тагын сезгә шатлык, көч бирер,— Көткән көннәр алар тиз килер. Каторгада сезнең куышларга, Җиткән кебек азат җырларым, Мәхәббәт һәм дуслык сезнең янга Бикләр аша салыр юлларын. Бар төрмәләр төшәр җимерелеп, Өзелерләр авыр богаулар, Сезне сөеп каршы алыр ирек, Кылыч бирер сезгә туганнар. 1827 ӘХМӘТ ИСХАК тәрҗемәсе Кышкы кич Каплый күкне җил дә давыл, Кар бурап уйнап йөри, Бер бүре кебек улый ул, Бер бала кебек елый. Я кинәт кыштырдый капшап,— Йорт саламын туздыра, Я шакый тәрәзне, охшап Соңга калган юлчыга. Безнең иске өйдә төнлә Моңсу да, караңгы да. Әбкәем, тәрәз төбендә Калгыйсың ник тын гына? Әллә җилләр улавыннан Оедың-ардыңмы син, Әллә орчык җырлавыннан Йокыга талдыңмы син? И эчикче, ичмасам, Яшьлек дусым, гамь онтылыр, Бир әле, кайда касәң? Җанга рәхәт, ирмәк булыр. Җырла диңгезләр иленең Купшы песнәк-кошларын, Җырла син бер яшь киленнең Таңда суга төшкәнен. Каплый күкне җил дә давыл, Кар бурап уйнап йөри. Бер бүре кебек улый ул, Бер бала кебек елый. И эчикче, ичмасам, Яшьлек дусым, гамь онтылыр, Бир әле, кайда касәң? Җанга рәхәт, ирмәк булыр. Кара шәл Шашкандай карыйм да шул кара шәленә, Сыкрый җан сагыштан, түзалмыйм хәлемә. Хәйләсез, мәкерсез яшь егет идем мин, Бер юнан сылуын өзелеп сөйдем мин. Иркәләп назлады үземне яр-кызым, Тик кара көннәргә китерде язмышым. Бер көнне йортыма кунаклар чакырдым. Җиксорын бер яһүд ишекне шакыды, Әйтте ул: «Сыйлыйсың монда дус-ишләрең, Ә ярың тегендә хыянәт эшләде». Нәләтләп, тәңкәләр ыргыттым алдына. Иң тугры колымны чакырдым яныма. Без киттек чаптырып атларда, тегендә, Кызгану әсәре калмады күңелдә. Сылуның капкасын күрүгә түземне, Акылымны югалттым, кан басты күземне... Түрдәге бүлмәгә атылып кердем мин... Сылуны бер әрмән куенында күрдем мин. Оныттым дөньямны, кылычым нәкъ яшен... Үбешкән җиреннән тормады көндәшем. Мин башсыз гәүдәне бик озак таптадым, Ә кызга әйтерлек бер сүз дә тапмадым. Ялварды... акты кан... Исемдә, исемдә... Аһ, һәлак сылу да, мәхәббәт хисе дә1 Сөрттем мин кылычым кыз шәлен алдым да Буялды кара шәл хуҗасы канына. Ә колым, көн батып, кич җиткән уңайга, Аларның гәүдәсен ташлады Дунайга. Шул көннән бирле юк беркемне үпкәнем, Күрмәдем төннәрнең рәхәттә үткәнен. Шашкандай карыйм да шул кара шәленә, Сыкрый җан сагыштан, түзалмыйм хәлемә. Кияү Бай кызы кинәт югалды, Өч көн кайтмады өйгә. Бер төндә кайтып егылды, Аңыннан язган көйгә. Аталары хәл сораша, Җавап бирми бит Наташа, Калтырый, өнсез бала, Көчкә-көчкә тын ала. Ата-анасы пошына, Төшенмәк була сергә, Ахырда алар да тына,— Кыз сөйләми шул бер дә. Кыз да тынычланган кебек, Алсу йөзле, уйнап-көлеп Ишләре белән бергә Чыга капка төбенә. Бер көн дус кызлары белән Капка төбендә чакта, Чаптырып уза шул җирдән Берәү тройка атта. Атларга ябылган япма, Егет каранып як-якка, Чанага басып бара, Атлары ярсып чаба. Якынлашкач, карап үтә, Кыз да күз сала аңа. Егет җилдәй узып китә, Кыз бала каушап кала. Атылып өйгә керә кызый: «Таныдым,— ди,— ул үзе, Тотыгыз тиз, барыгыз, Явыздан коткарыгыз!» Борчылып ата-анасы Башларын чайкап тора, Сүз куша шунда атасы: «Әйт безгә, аңлат кына, Кемнәр җәберләде, кызым, Күрсәт кенә безгә эзен». Елый гына Наташа, Бер сүз әйтми башкача. Иртә белән яучы килә, һич көтмәгән чагында. Атасы белән сүз китә Кыз ярәшү хакында: «Сездә товар, бездә купец, Егет шәп, уңган, молодец! Буйга-сынга да килгән, Бик булган, менә дигән. Акыллы, бай, берәүгә дә Бил бирми бөгеп сәлам, Бояр кебек яши илдә, Кичерми борчу-фәлән. Ә бүләкне өяр егет: Төлке тун да, алтын йөзек, Энҗемәрҗән, парчасы... Асыл затлы барчасы. Кичә кичен калган күреп, Бүген яучы җибәрде. Килештекме?! Риза булып Бирәсезме чибәрне?» Яучы утыра ашап-эчеп, Читләтеп кенә сүз кушып. Ә бичара кыз бала Нишләргә белми кала. «Риза,— ди кызның атасы.— Кайтып әйт, кызым тайяр, Бирәбез,— ди,— Наташаны, Ялгызлыкта ни ямь бар! Гомергә кыз булып тормас, Гел сайрап кына утырмас, Вакыт оя корырга, Балалар тудырырга». Диварга сөялеп, нидер Әйтмәк була Наташа,— Көлә, елый, килә дер-дер, Акылдан гүя шаша. Яучы йөгереп янына килә, Эчәргә салкын су бирә, Калганын коя шунда Наташаның башына. Аһ да ваһ итәләр бар да, Наташа килә телгә: «Риза,— ди,— иргә чыгарга, Буйсынам иркегезгә. Кияүне дәшеп алыгыз, Төрле сый-ашлар салыгыз, Бал ачытыгыз туйга һәм чакыртыгыз судья». «Ярый, Наташа, акыллым! Атаң хәтта үләргә Әзер синең өчен, кызым!» — Туй хәстәре күрелә... Бик күп кунаклар киләләр, Менә кызны китерәләр, Дуслары җырлый-елый. Менә бубеннар чыңлый. Чана туктый. Кияү керә. Чәкәшеп төшерәләр. Котлы булсын дия-дия, Эчәләр, исерәләр. «Ниткән эш, дуслар, бу, әй, Ник минем кәләш болай Ашамый-эчми икән, Хәсрәткә төште микән?» Кыз әйтә шунда кияүгә: «Ниләр генә кылыйм мин? Түзалмый җан авыр хәлгә, Көне-төне елыйм мин. Бер яман төш борчый һаман». Атасы шунда: «Әйт, балам, Төшеңдә нәрсә күрдең, Ник безгә әйтми йөрдең?» «Төшемдә мин күрдем болай: Кара урманда, имеш, Вакыт бик соң; бик тонык ай,— Күктә болытлар көмеш; Мин адаштым сукмагымнан, Бер тавыш юк — тирә тынган, Нарат та чыршы гына Шаулашалар шым гына. Менә кинәт, көтмәгәндә Йорт килеп чыкты алда, Шакыйм, шакыйм, юк берәү дә, Ишектән кердем. Анда Шәм янып тора бүлмәдә, Карыйм, исем киткән хәлдә, Алтын-көмеш идәндә, Чиксез байлык тирәмдә». Кияү «Ник андый төш яман булсын? Бай яшәрмен дип юра». Кыз «Төшнең башы гына бусы, Барча байлыкка монда, Постаулар, парчаларына, Новгород камчыларына... Сокланып тордым карап, Бетәрлек түгел санап. Кинәт тояк тавышлары, Тышта шау-шу — кайттылар. Ишекне яптым, аннары Качтым тиз мич артына. Ә ишектән, шау-гөр килеп, Керде нәкъ унике егет һәм алар белән бергә Матур кыз узды түргә. Өере белән керде алар, Иконаларны күрми, Өстәлләргә утырыштылар, Чукынып-нитеп тормый. Иң түрдә — олы туганы, Уң кулда — кече туганы, Сул кулда — теге сылу, Йөзләрендә борчылу. Уен-ирмәк, җырлаш, көлеш, Эчү башлана шунда». Кияү «Ник яман булсын андый төш?! Шат яшәрмен дип юра». Кыз «Тукта, егет, төш бетмәде, Эчә кияү егетләре, Мәҗлес гел кыза бара, Тик кыз гына уфтана. Ул эчми, ризык та капмый, Кайнар яшьләрен коя, Ә егете пычак кайрый һәм сызгыргалап куя. Сылуга кырын күз сала, Аннан толымын урап ала. Уе яман явызның,— Уң кулын кисә кызның». «Менә бусына,— ди егет,— һич түгел ышанырлык! Чибәрем, юк-бар төш күреп Урын юк пошынырлык». Кыз төбәп карый егеткә: «Кара әле бу йөзеккә! Я, кемнеке бу йөзек?!» Калтырап төшә егет. Йөзек, төшеп, тәгәрәп китә, Кияү ап-ак агара, Халык тора, судья әйтә: «Явызны богауларга!» Аңа богау кидерәләр, Үлем җәзасы бирәләр.— Наташа бәйрәм итә. Бәет тә шунда бетә. НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре.