ТОЗЛЫ ҖИЛ
Биш минуттан Мәскәү поезды кузгалып китәчәк. Озатучыларның вагоннан чыгуын үтенәбез Билетларыгызны озатучылар алып китә күрмәсенэ. Янымда бер чегән хатыны бала имезеп утыра. Аяк очымда ике солдат башларын бер-берсенең җилкәсенә салып йоклыйлар. Бу — минем хәтеремдә калган төннәрнең ин озыны иде. Поезд китү турындагы белдерүдән соң зал бушап кала да, бераздан тагын халык җыела. Халык күп чакта урын эзләп йөрүчеләр йокларга ирек бирмиләр Халык әзәй- гәч, йокыга китә башлау белән, милиционер килеп уята — Гражданин, бу утыргыч ятар өчен ясалмаган. Әнә, ничә пассажир урын тапмыйча басып тора,— ди.— Мин, читкәрәк шуышып, басып торган кешеләргә урын бирәм. Урын бушау белән, тагын йокыга кнтәм. Минем инде кабыргаларым сызлый, чигәләрем кысып башым авырта Шулпа ашыйсым, чәй эчәсем килә. Кесәмдәге акчаны учыма бушатып, тагын санап карадым. Кая инде билетка җитү. Акчам чемоданымны посылка итеп салырга җитсә, билетсыз да китеп булыр иде. Рөхсәтсез генә вагонга кереп утырырга тәвәккәллек җитмәде. Шулай икеләнеп торган арада Мәскәүгә ике поезд китеп барды. Бушлай бирелә торган хәрби литерны билетка алыштырып, офицерлар вагонына гына утырып йөргән чаклар искә төште. Ул вакытларда поезд көткәндә ресторанга гына кереп, кыйммәтле ашамлыклар белән тукланып чыга идек. Беренче мәртәбә очучы киеме киеп авылга кунакка кайткач, гомуми җыелышта партия оешмасы секретаре безнең буынның никадәр алга Ахыры Башы 7 нче санда. I. .к У,» № 8 49 Б китүен күрсәтү өчен авыл халкына болай дип сөйләгән иде: «Бакир агай, мәрхүм, гомер буе иген игеп яшәгән гади бер крестьян иде. Аның улына карагыз, безнең Габдрахман — летчик, офицер».— Залда утыручылар дәррәү миңа таба борылып караганнар иде. Ул чакта мин дә секретарьның сүзенә ышанган идем. Горурланудан клуб түбәсенә менеп әтәч булып кычкырыр дәрәҗәгә җиткән идем. Җыелыш беткәнче укалы погоннарымны ялтыратып, кәпрәеп утырдым. Бүген исә күңелемне бер шөбһәле сорау тырный: «Дөресме секретарьның фикере? Дөресме? Дөресме?» Шушы сорауга җавап эзләгәндә гаҗәеп бер хакыйкать барлыгынаңладым: игенчегә дә чин тага торган булсалар, минем әтинең дәрә-. җәсе генералныкыннан бер дә ким булмас иде. Ул чыннан да игенчелек генералы иде. Генерал буларак, әти, мәрхүм, ел саен бер дивизия туздырырлык икмәк үстерде. Ә мин, юеш борынлы лейтенант, шушы, хакыйкатьне белмичә, әтиемнән югарырак үрләдем дип кәпрәеп йөрдем... ' Өлкән буын безгә дәрәҗәне кызганмыйча, зур юмартлык белән мул. итеп бирде. Үзләре патша заманында наданлыкта, хокуксыз яшәгәч, алар безне кеше итәргә тырыштылар. Безнең белем алуыбызга сабый-' ларча куандылар. Белем безгә акыл, тәүфыйк алып килер дип өметлә-. нәләр иде алар. Без инде әкренләп белем алуны диплом алуга әйләндереп киләбез. Диплом синең белемеңне, дәрәҗәңне күрсәтә. Диплом" алу белем алудан җиңелрәк тә, файдалырак та. Диплом кәгазен кешегә, күрсәтеп мактанып йөрергә була... Чемоданымны саклау камерасына илтеп тапшыргач, туалетка кереп’ салкын су белән битемне юдым. Кичке поездга кадәр унике сәгать, вакыт бар иде әле. Тагын бер мәртәбә шәһәр карарга, кадрлар бүлегенә кереп, яңадан эшкә урнашу мөмкинлеген тикшереп чыгарга кирәк иде. Мин бит эшкә урнашу турында кайгыртмадым әле. Тәҗрибәле- кешеләр белән киңәшергә, диңгезчеләр белән сөйләшеп карарга кирәк. Болай беренче уңышсызлыктан куркып артка чигенү дөрес булмас. ■ Шәһәр йокыдан уянып, көндәлек эшенә керешә башлаган иде. Урам_ себерүчеләр төнлә коелган яфракларны җыеп, чүп савытларына туты-’ ралар. Урамдагы кешеләрнең күбесе хатын-кыз. Алар җилкәләренә элеп чыккан киемнәрен төзәтә-төзәтә базарга ашыгалар. Мин, кайсы якка баруыма әһәмият итмичә, яңа йокыдан уянган шәһәр эченә кереп киттем. - Бу тирәдәге йортлар үзәктәгеләргә охшамаган иде. Аларның күбесе ике-өч катлы итеп диңгез туфыннан салынган. Бу урамнарда көньяк-’ тагы тузан, кояштан каралган җылы таш коймалар, аулак, күләгә урыннар ешрак очрый иде. Шәһәр читендәге бер катлы йортларның төзеле-. шендә төрки халыклар йогынтысы сизелә. Украиналылар йортларьп- башкачарак итеп салалар. ■ Башымны күтәреп, йорт номеры астына язылган урам исемен укы-, дым: «Дала урамы». Урам һавасында әз булса да дала исе сакланып калган әле. Мондагы тормышта Бабель хикәяләрендә очрый торган буяулар бар. Урам почмагында биш-алты хатын пычак чарлатырга чират тора Пычак кайраучы аларга ниндидер көлке сүз сөйли. Хатыннар дәррәү көлеп җибәрәләр дә, карт сөйли башлагач, көлүләреннән туктап, тагын, тыңларга тотыналар. Шул хатыннар янына җиткәч, туктап, бераз карап тордым да: | Диңгез буе бульварына ничек барасы? — дип сорадым. . Менә бу урам белән бераз баргач, Преображенскийга чыгарсыз Шуннан бара торгач, Дерибас урамына җитәрсез. Дерибас урамы сезнн" Бульварга алып төшәр,— диде бөдрә чәчле кара бер хатын. Блондинка- лар йомшаграк күңелле булалар. Сары чәчле хатынның мине жәяү йөртеп интектерәсе килмәде, ахры: — Трамвай барында нигә җәяү йөрергә? Әнә теге тукталышта егерме сигезенче трамвайга утырыгыз да үзәккә җиткәнче барыгыз. Дерибас урамыннан Бульвар күренеп кенә тора,— диде анысы Пычак кайраучы янына җыелган хатыннарның мина тагын берничә ♦ юл өйрәтәчәген сизеп, мин кара чәчле хатын өйрәткән юл белән тизрәк ч китеп бардым. | Кадрлар бүлеге ачылырга ике сәгатьтән артык вакыт бар иде әле. 3 Мин башта Преображенский урамын эзләп таптым. Язуда бу урам £ Совет Армиясе урамы атала икән. Одесса урамнарын күбрәк иске исем £ белән атап йөртәләр. Икешәр исем буталыш кертә, эзләгән йортны табу А читенләшә. ' ‘ * Урамнарны иске исемнәре белән атау үзенә күрә кала тарихын белгәнлекне, шәһәрдә күптән яшәгәнлекне күрсәтә Шунлыктан искечә = атап йөртүне бетерүе кыен. Дерибас урамына берничә мәртәбә яңа 2 исем кушып караганнар. Ләкин беркем дә аны яңача атамаган. Исем = яңарту белән мавыгучылар граф де Рибас исемен калдырырга мәҗбүр « булганнар. - Дерибас урамына җиткәндә ашханәләр ачыла башлаган иде инде < Зур универмагка янәшә бер ашханәгә чәй эчәргә кердем. Минем бәхет- £ кә каршы, ашханәләрдә ипине бушка бирү модага кереп килә иде. = Бушлай ипи студент халкы өчен зур куаныч булды. Турап куелган ак г икмәк өстәлләрдә өелеп ята. Берике стакан чәй сатып ал да туйганчы ашап чык. Стипендия акчасы кесәдән саркып чыгып беткәч, шул түләү- Ьез икмәк безне еш кына ач йөрүдән коткара иде. I Сәгать сигезләр тирәсендә кадрлар бүлеге янына диңгезчеләр жыела башлады. Сүз һаман резервтан котылып, тизрәк еракка йөзә торган пароходка эләгү турында бара. Ишеткән сүзләрне бергә жыеп нәтиҗә ясаганда, диңгезчеләрнең һәммәсенең яхшырак пароходка, акыллырак капитан кулы астына, тату яшәүче бердәм коллективка эләгәсе килә иде. Тыңлап йөри торгач аңлашылды: диңгезчеләр начар пароходтагы әйбәт капитанга эләгүне яхшы пароходтагы начар капитан белән эшләүдән артыграк күрәләр икән. Аларнын һәр экипажны дөрес бәяләүләре, пароходчылыкта эшләүче капитаннарның, помполнтларның холыкларын, уңай һәм кире якларын белүләре тәмам хәйран калдырды. Кадрлар бүлегендәге характеристикаларны диңгезчеләр биргән бәя белән чагыштырып карыйсым килеп китте. Телгә алынган кешеләр турында андагы кәгазьләргә дә диңгезчеләр сөйләгәнчә язылганмы икән? Минем төркемнән төркемгә күчеп, сүз тыңлап йөргәнемне күргәч, фондагы кешеләр шикләнә башладылар. Кайберләре мине күрү белән •сөйләшүдән туктап кала иде. «Болар мине әллә шымчыга саный индеэ, дип уйлап алдым да диңгезчеләр яныннан читкәрәк китеп, чинар агачына барып сөялдем. Агачның салкынча кайрысына аркамны терәвем булды — кемдер арттан килеп ике беләгемнән эләктереп алды. Мине тоткан куллар шуышып аскарак төште. Менә кулларымны каерып артка таба борды. Мин агачка берегеп калдым — Җаныңмы, малыңмы? — Җибәрегез, кулны сындырасыз бит! — Кара, валлаһи син бит бу! Әллә күземә күренәме дип торам! — Кулымны каерган кеше агач артыннан чыгып җилкәмнән кочаклап алды. — Эдик дус! Ни эшләп йөрисең монда? - — Үзең ini эшләп йөрисең, старик? — Мин монда эш эзләп килдем. Син ялдамыни? — Бер кызып киткәч, сорау бирүдән тыелып булмый иде. — Минем әниләр монда бит. Кайтуыма егерме көн инде. — Хәтерләдем, син Одесса кешесе бит әле. Одесса турында сөйләгәннәрең әле дә исемдә. Ялга кайтуыңмыни? — Юк, бөтенләй кайттым. — Хәрби хезмәт сиңа ошый иде. Куып жибәрмәгәннәрдер бит? Әллә берәр хәл булдымы? — Синең шикелле авариягә очрап, геройларча кайтып китү безгә эләкмәде. Хәзер ракета чоры башланды, дустым. Бомбардировщикларны свалкага озаталар. Безнең полкны кыскарттылар. Синең дусларыңның күбесе гражданкага кайтып китте. Эдикны үз күзем белән күреп, аның белән үзебезнең полк хәлләре турында сораштырып торсам да, бу очрашуның өнемдәме, төшемдәме икәнлегенә әле төшенеп житмәгән идем. Эдуард Гончаров белән без ике ел бер эскадрильяда хезмәт иттек. Рәдиф Агишев белән очрашканчы ул минем иң якын дустым «иде. Кичләрен офицерлар йортына танцыга йөри идек. Мине армиядән озатканда Эдик Хәрби академиягә керергә хәзерләнеп калган иде. Мин тагын полкташларым турында сораштыра башладым: — Безнең эскадрильяны да тараттылармы? — Таратмый ни эшләсеннәр? Әйттем бит ракета чоры башланды дип. — Агишевның кая киткәнлеген беләсеңме? Эскадрилья командиры майор Алмазов кайда хәзер? Безнең укчы-радистыбыз Осташко үзенең Херсонына кайтып киттеме? Эдик тәмәке кабызды. Бергә хезмәт иткән кешеләр турында сөйләгәндә ул да минем шикелле үк дулкынлана иде: — Осташконың мажаралары турында сөйли башласам ышанмассың да. Син киткәч, Осташконы капитан Булгаркин экипажына күчергәннәр иде. Володя Лагутин син барында ук аның белән оча башлаган иде бит инде. Син киткәч, Булгаркинның звеносын Котып шартларында очуны үзләштерергә билгеләделәр. Ай ярымнан звеноның ике экипажы кире әйләнеп кайтты. Булгаркин экипажын озак көттеләр, алар- ның кая булулары турында хәбәрхәтер юк иде. Вертолет җибәреп тә эзләтеп карадылар. Поляр станцияләреннән соратып та тикшерделәр, ләкин аларның эзләре югалган иде. Алты айдан Булгаркинның семьясына пенсия билгеләделәр. Лагутинның хатыны күрше полкның бер техник-лейтенантына кияүгә чыкты. Тугыз ай дигәндә Булгаркин, Лагутин, Осташко полкка кайтып төшмәсеннәрме! Самолетлары ватылгач, алар кеше аягы басмаган тундрага сикергәннәр икән. Ике атна адашып йөргәннәр. Шуннан соң аучы чукчаларга юлыкканнар. Аучылар кышлагына елына бер генә мәртәбә вертолет килеп ашамлык калдырып китә икән дә шуның белән ел буена бәйләнеш өзелә икән. Вертолет килгәнче, безнең очучыларыбыз аучылар арасында яшәгәннәр.— Эдик, сөйләвеннән туктап, миңа карады.— Тукта әле, Габдрахман, эш эзлим дип шаяртмыйсыңдыр бит? Сине Мәскәү университетына укырга кергән дип сөйләгәннәр иде бит. Без инде синнән күренекле галим чыгар дип көтә идек. Теория ягына бик әвәс кеше идең бит син. Бу турыда мин Өметгали белән Багратка сөйләгән идем инде. Ләкин ул чакта серләремне тулысынча ачып сала алмаган идем. Сөйләсәм дә, алар мине аңламаслар иде. — Минем университеттан китүемне беркем дә хупламады. Башлаган эшне тәмамлау кирәк иде. Бераз дуамаллык эшләп ташладым шикелле. — Диплом алырга ничә ел калган иде соң? — Ике ел. — Алай булгач, бетерергә кирәк иде шул. Югары белем югары белем инде ул. Армиядә дә хәзер югары белемсез бернәрсә эшләп булмый. Урта белем белән анда да ерак китәрлек түгел. Югары белемле офицерлар кыскартуга эләкмәделәр — Син дә дипломга шулай карыйсын икән,— дидем мин Эдикка. — Югары белем дәрәҗә түгел бит ул. Институт дипломын погонга таккан йолдыз шикелле итеп кешегә күрсәтеп йөрү дәүләткә никадәр зыян китерә. Чын, реаль белемне һөнәргә әйләндереп, эштә кулланып 5 була. Тормышта кулланырга ярамаган белем нигә кирәк? — Мин, Эдик * белән очрашуга ышанмыйча бер тын карап тордым да сүземдә дәвам - иттем.— Укыганда әдәбият фәне миңа бик ошый иде. Педагог булу көн g тәртибенә баскач, бу фәннең кирәк түгеллеген аңладым. Шуңа күрә ь укуны ташларга туры килде. ♦ — Университетка керер алдыннан бу турыда уйламаган идеңмени? и — Уйлаган идем. Ул чакта, үзең беләсең, диңгезчеләр хәзерли тор- з ган училищега керү өчен медицина комиссиясен үтәргә кирәк иде. = Сәламәтлегең начар дип, геология факультетына да алмадылар. Әдә2 бият яраткач, филфакны сайлаган идем, инде хәзер аңладым — мин = филолог була алмаячакмын. s Эдик кулын минем җилкәмә салды: " — Ярый әле, син бу хакыйкатьне аңлый алгансың. Дипломына, u я булмаса акчасына кызыгып, гомер буе күңеленә ошамаган эш эшләү- £ челәр дә бар бит. J — Үзең күңелең тарткан эшкә урнашырга йөрисеңме соң? — Мин Эдикның нинди эш белән мавыкканлыгын белә идем.— Бәлки сиңа радиотехниканы ташламаска кирәктер? — Мин белештем, һәр пароходта радиостанция бар. Морзе әлифбасын ныклап үзләштерсәм, радист булып эшли алачакмын. Авиациядә чакта ук мин радистлыкка күчмәкче булып йөри идем бит. Хәзер инде ничек булса да теләгемә ирешергә иде исәп. — Башка җирдә дә пароходчылык юкмы икән? Син бу турыда белешеп карамадыңмы? — дидем мин Эдикка. — Белешеп карадым. Одессада кит аулау экспедициясе бар — анда да урын юк. Ждановта пароходчылык бар — андагы пароходлар чит илгә йөрми. Баку шәһәрендәге пароходчылыкта да шул ук хәл. Владивостокта эшкә урнашу җиңел дип сөйлиләр — Сахалиннан соң минем бер дә консерва белән тукланып яшисем килми. Туклану дигәннән, кайтып тамак ялгап алуга син ничек карыйсың? — Кайткан чак булыр әле. Башта кунар урын табарга кирәк — Көннең кичкә авыша башлавы мине борчый иде инде. — Әйдә, безгә кайтыйк,— дип, Эдик мине култыклап троллейбус тукталышына алып китте — Ял сезонының кызган чагы. Хәзер бер җирдә дә урын табып булмый. Тәкъдимнән баш тарткан булып, кыстатып тору бер дә табигый чыкмас иде, шуңа күрә мин Эдикка иярдем. Вокзалга кереп минем чемоданны алып чыктык та Куликов кыры дигән мәйдан аша унсигезенче трамвай тукталышына юнәлдек. 31 Трамвай көтүчеләрнең күбесе —Олы фонтанда дача биләүчеләр һәм «кыргыйларча» ял итәргә килгән турист халкы. Тукталышта Одесса карчыклары тозлы суда пешерелгән чәкәнле кукуруз — «пшонка», стаканлап вак креветка саталар Трамвай көтүчеләр шул креветканы сатып алалар да эч пошканнан, көнбагыш ярган шикелле, кабыгын җиргә төкерә-төкерә ашыйлар Бала җитәкләгән бер чегән хатыны, трамвай көтүчеләрнең борыннарына төртәтөртә, кара борыч тәкъдим итеп карады да безнең янга килде: — Хуш исле кара борыч. Алып җибәр, чибәр егет! Пакеты өч сум гына! Эдик бер пакет борычка акча түләде. Бу аның ялгышуы иде. Эдикны җиңеп булганлыкны аңлагач, ике чегән хатыны безне кысрыклап скверга алып керделәр дә ялтыравыклы тукымадан ясалган галстук алырга кыстый 'башладылар. Мондый галстукларны мин Мәскәүгә командировкага килгән кайбер кешеләр муенында күргәли идем. Ялтырарга яратучылар зәвыгына туры китереп эшләнгән бу товарны кайдан табалар икән дип баш вата торган идем. Бу искиткеч галстукның чыганагын белгәч, ачыш ясаган галим шикелле шатланып куйдым. Тукталыштан читтәрәк, ак чәчәкле сәрби агачы төбендә, бер яһүд малае трамвай көтүчеләрне «кәртечкәгә» төшерә. Мондагы кешеләрнең экзотика яратканлыгын бу малай аңлап алган булса кирәк: аның кулында— гади кайчы. Фотопленка хезмәтен кара картон үти. Клиент бишкә кадәр санап өлгергәнче, яшь рәссам аның профилен кайчы белән уеп та ташлый. Билгеле, кәгазьдәге профиль «кәртечкәгә» төшүчене- кеннән матуррак чыга. Яхшылыкның кадерен белүчеләрдән яуган өч сумлыкларны әлеге уңган малай кесәсенә салып кына тора. Бу кадәр озак көтүгә мәскәүлеләр түзмәс иде. Мондагы халык кабаланмый, трамвай көтүдән дә файда ясап, тукталышта тамаша карый. Аяксыз бер инвалид карлыккан тавыш белән «Раскинулось море»ны җырлап алды да, кулына бескозыркасын тотып, халыкка мөрәҗәгать итте: — Братишкалар, чибәр туташлар, геройлар, Одессага килгән кунаклар! Мин ирләренә тугры булган хатыннардан һәм хыянәтсез, намуслы, батыр ирләрдән генә алам. Ирләренә хыянәт иткән хатыннар, җәмгыять милкенә кул тидергән ирләр мең сум бирсәләр дә, мин аны кире битләренә ыргытам. Трамвай көтүчеләр арасында ирләренә хыянәт иткән хатыннар, җәмгыять милкенә кул сузган ирләр, билгеле, юк иде. Шунлыктан, аяксызның бескозыркасына шыбырдап вак акча ява. Инвалид, халыкның юмартлыгын мактап, җыйган акчасын кесәсенә тутыра гына башлаган иде, кинәт милиционер пәйда булды. — Нишлисез сез, гражданнар, туктагыз! Сез бит кешене туры юлдан яздырып, паразит булып яшәргә өйрәтәсез. Шушы инвалидка хөкүмәт яшәргә җитәрлек итеп пенсия түли. Эшлисе килсә, аңа уйнап кына эшләрлек эш тә бирәләр. Бу кешенең тамагы тук, өсте бөтен. Ул бит эчәр өчен акча җыя. Аңа акча биреп җинаять эш эшлисез, гражданнар. Инвалид, ашыкмыйча гына, җыйган акчасын кесәсенә салды да, милиционерга кушылып, халыкны үгетләргә тотынды: — Милиционер дөрес әйтә, братишкалар. Бирмәгез миңа, чибәр туташлар, геройлар. Мин аны барыбер эчеп бетерәм. Одессага килгән кунаклар! Акча кирәктән җырламыйм мин. Сезне яратуыма түзә алмыйча, йөрәгем җилкенеп, күңелем моңланганга җырлыйм. Сезнең шушылай матур, бәхетле яшәвегезне күрү шатлыгыннан җырлыйм. Трамвай көтүчеләр рәхәтләнеп көләләр. Аларга кушылып аяксыз инвалид та көлә. Милиционер ни эшләргә белмичә бер тын халыкка карап торды да кулын селтәп китеп барды. Култык таякларына таянып, инвалид җирдән күтәрелде. Ашыкмыйча гына бескозыркасының тузанын кагып киде дә горур гына кыяфәттә вокзал буфетына таба юл тотты. Еракта тимер тәгәрмәчләрнең рельска ышкылып чыңгылдаганы ишетелде. Тавыш якыная бара. Трамвай көтүчеләр сөйләшүдән тукта дылар. Хәрби округ штабы каршысындагы тирәкләр артыннан трамвай килеп чыкты. Мондый трамвай Одессадан башка шәһәрләрдә дә булдымы икән? Трамвай юлы гадәттәгедән таррак. Үзе жәен яшелчә сатар өчен вакытлыча әмәлләнгән ларек шикелле тар такталардан гына оештырылган иде. Түбәсе япон фанзасыныкына охшашлы, стена урынына, пассажир- ♦ лар коелып калмасын өчен, тәбәнәк рәшәткәләр генә беркетелгән 5 Одессада яши башлагач, мин бу техниканың революциягә кадәр Й Бельгия акционерлары төзегәнлеген белдем. Кыңгырау шикелле тор- з мышны яңгыратып яшәргә яраткан Одесса халкына мондый трамвай « бик кулай килгән, ахры. Башка маршрут трамвайларын күптән яңага ° алыштырсалар да, Унсигезенче трамвайны һаман саклый килгәннәр. ф Тәгәрмәчле беседкалар тукталышка килеп житү белән халык дулкы- и ны ишекләргә ташланды. Бер минуттан трамвай күч аерып азапланган з умартаны хәтерләтә иде инде. = Интеллигент кыяфәтле агайлар, матур, әдәпле апалар трамвай 2 көтүчеләрне сабыр булырга, тәртип бозмаска өндиләр, ә үзләре тәртип = бозучыларны этә-төртә ишеккә таба үрмәлиләр. Ниндидер бер сихерле д көч, әдәпле белән әдәпсез арасындагы аерманы жимереп, кешеләрне « трамвай эченә сөйри иде. * Трамвайның рәшәткәләре шытырдап куба башлаганчы тулдылар, t Малайлар кишәнке-кишәнке булып тышкы якка асылындылар. җ Җимеш агачлары эчендә утырган чүлмәк түбәле ак йортлар, виноград сабаклары чорналган беседкалар әкрен генә артка таба йөгерә Бер яктан мине Куприн әсәрендәге Яшка-музыкантка охшашлы кеше кыса, икенче яктан ачык изүле, чәче маңгаена бүселеп төшкән яшь бер ир кабыргамны бораулый. Каршымдагы урында чүлмәкле гөл кочаклаган бер карчык буылып-буылып ютәлли Трамвай дөбердәвенә кушылып, вагон эчендә өзек-өзек сүзләр ишетелә — «Слава» флотилиясе Гибралтарга кергән, диләр... — Алар узган айны ике бүлмәле квартирага күчтеләр. Газлы, туалеты ваннасыннан аерым, балконына раскладушка сыя... — Тапкан кемгә чыгарга! Ул бит Прнвозда хамса белән сату итә.. Шушы сүзләрне ишеткәндә, трамвай уңга таба борылыш ясады да, мин янымдагы кешенең жилкәсе аша күкселләнеп яткан илаһи бер киңлекне күреп алдым. Бу зәңгәрсу сәхрә еракларга, офык артларына китеп югала Шушы мәңгелекне хәтерләткән чиксезлек алдында дөньяның ыбыр- чыбырларын беләсе дә, ишетәсе дә килми иде. Әңгәмә кинәт өзелде. Трамвай эчендә тантаналы тынлык урнашты. Мин мона кадәр татыма ган эчке бер дулкынлану аша күңелдә рәхәтлек туа башлаганын сиздем. Көләч зәңгәр күк, саф диңгез һавасы чыннан да тыйгысызлыктан арыган күңелгә шифалы ял биреп, йөрәк җилкенүен басарлык иде. 32 Эдик ишектән керү белән үк минем турыда сөйли дә башлады: — Армиядәге дустым Габдрахман бу, кичә вокзалда кунган — Менә юләр. Ирекле көннән вокзалда кунып йөриләрмени? Нигә соң безгә генә килмәдегез? — диде Эдикның әнисе. Эдикның әбисе, жиңел сөякле, какча тәнле, чибәр бер карчык, хафалана \к башлады — Кура җиләге кайнатып эчерим әле. Ул вокзалда әллә нинди куркыныч чир йоктыруың бар. алла сакласын. Озын чәчле, уйчан кара күзле үсмер кыз гына сүзгә катнашмыйча безгә карап тора иде. Эдик аны биленнән кочаклап минем янга алып килде: — Галя, сиңа кияү алып кайттым, таныш булыгыз. Берничә минуттан соң инде мин үземне күптәнге танышларым арасына эләккән шикелле сизә идем. — Алай булгач, без дә танышыйк инде,— диде Эдикның әнисе, миңа кулын тузып.— Паспорттагы исемем Талия булса да, мине Татьяна Константиновна дип йөртәләр. Әбиебезнең исеме Фатыйма. Ул исемен русчага әйләндергәнне яратмый. Без аны «әби» дип кенә йөртәбез. Ярар, калганын өстәл янына утыргач сөйләрбез. Галя, өстәлне беседкага әзерлә, яме! Татьяна апа чия агачлары арасындагы җәйге кухняга кереп югалгач, Галя абыйсының колагына нәрсәдер әйтте дә тиз-тиз атлап виноград белән чорналган беседкага кереп китте. Аяк атлаганда Галяның биле сизелер-сизелмәс кенә сыгылып китә, авыр толымнары салмак кына чайкалып куя. «Менә шушындый толымнарга таккан талир тәңкәләр тавышы бабаларыбыз заманында егетләрнең үзәкләрен өзгәндер инде», дип уйлап алдым. Мин Галя шикелле чибәрлекләре күзгә ташланып торган кызлардан бераз курка идем. Атлаган саен сокланучыларны очратып тору андый кызларның күбесенең мин-минлеген үстерә, акылларын тирәнәйтергә ирек бирми. Уйлап карасаң, матурлыкның куркыныч ягы да бар бит. Матурлык алдында егетнең зирәге дә миңгерәүләнеп киткәндәй була. Әгәр чибәрлекне өләшә торган булсалар, мин аны бик ышанычлы, матур булуның җаваплылыгын аңлый алырлык кешеләргә генә тапшырыр идем. Табигать матурлык биргәндә моны уйламый шул. Без юынган арада беседкадагы өстәлгә кухнядан ашамлык ташырга керешкәннәр иде. Анда кыздырылган скумбрия, томалап пешергән зәңгәрсу бадымҗан, помидор, тозлы яшь кыяр да куелган. Галя беседка түбәсеннән асылынып торган йөзем тәлгәшләрен кайчы белән кисеп алып, тәлинкәгә сала иде. Ашамлыклардан чыккан хуш ис тирәякка таралды. Менә шушылай тату гаиләдә әниләр кулы белән хәзерләгән татлы ризыкларны соңгы мәртәбә моннан ике ел элек җәйге каникул вакытында авылда ашаган идем. Мин, тәмле ашау—буржуйлар гадәте, ашау өчен генә яшәү — оят дигән фикердә. Шуңа карамастан, әниләр пешергән майлы кыстыбый, тары тәбикмәге шикелле тәмле ризыклардан баш тартырлык көч юк иде миндә. Табын әзерләнеп бетүгә, бер учлам хуш исле яшел үлән тотып, беседкага Эдикның әбисе килеп керде. — Гомерендә үләнсез аш ашаганы юк аның,— диде Эдик минем колакка.— Син аның йөзенә кара. Сиксән яшендә дә аның битендәге алсулык кыз чагындагы кебек. — Эдик, сез бу егет белән бергә хезмәт иттегезмени? —диде Фатыйма әби. — Әйе, бер эскадрильяда. Диңгезчелеккә дә бергә керергә йөрибез,— диде Эдик. Фатыйма әби бер тын уйланып торды да башын чайкап куйды: — Нилектән яшьләр генә хәтәр эш эзлиләр икән? Берәр тыныч кына җиргә урнашып, ипләп кенә эшләп йөрсәләр, ни булган инде! — Әби, яныма утырып, мине аркамнан сөйде. — Безнең заманда эшнең тынычы юк. Тынычланып яши торган чор түгел,— диде Эдик, әбисенең колагына иелеп. Татьяна апа сүзне башка темагарак борып җибәрде: — Эдик мине аңламый. Бәлки син аңларсың. Ир-егеткә һөнәр диңгезчелек белән генә чикләнмәгән бит. Одессада егермегә якын югары уку йорты бар. Шуларның берсенә укырга керергә ярамаганмыни? Эдик тәмам әсәрләнеп беткән, башка эш турында ишетергә дә теләми. Шуны аңлатып кара әле, акыллым. — Әни, Габдрахман үзе йөзү эшенә керергә дип башкаладан килгән. — Шулай ерактанмыни? Башкаладан килгән кеше икәнсең,—диде Татьяна апа,—Анда нәрсә эшли идең? ♦ — Укый идем. 5 Бу сүзне ишеткәч, Галя җанланып китте: £ — Кайда укый идегез? — Университетта. — Кайсы университетта, МГУдамыни? ° — Әйе. — Юләр икәнсез. Студентлыкны мин диңгезчелеккә алыштырыр идемме. Ул университеттан нинди генә атаклы кешеләр чыкмаган. Моряклар чит илдән алып кайткан тәти кием киеп кәпрәеп йөрүдән = башка берни белмиләр.2 — Галка, син үзең кеше тәнкыйтьләүдән башка бернәрсә белмисең. - Синнән бер тапкыр да юньле сүз ишеткәнем булмады,— диде Эдик. * — Ишеткәнең булды. Студентлар турында мин гел әйбәт сөйлим « — Каршыңда МГУ студенты утыра. Шулай булгач, юньләп сөйлә. < — Ул бит хәзер студент түгел инде. а. — Студентлыгым бераз калды әле. Читтән торып укуга күчтем,— = дидем мин. ’ s — Андый укуны стационар белән чагыштырып булмый шул. Ничек инде читтән торып дәрес үзләштереп булсын, эшкә урнашу белән укуыгызны ташлаячаксыз. — Галя, нигә аңа каныгасың әле? Син кеше белән гел рәтләп сөйләшә белмисең,— диде Татьяна апа Сүзгә Эдикның әбисе дә кушылды: — Мин яшь чакта мәдрәсә бетерүчеләр Истамбулга укырга китә торганнар иде. Минем ике абыем шунда укып гимназия бетерделәр. Без пароход белән ел саен алар янына кунакка бара идек. — Нигә болай диңгез тарта икән дип уйлыйм. Безнең әбиебез диңгезче булган икән,— диде Эдик. — Кыз чагымда бер төрек капитаны мине бик озак сорап йөрде. Туганнарым да риза иде, үземнең генә чыгасым килмәде,—диде Фатыйма әби. — Ялгышкансың, әбекәй Шул ярпач есаулга чыкканчы, төрек капитанына чыккан булсаң, без хәзер Стамбул мәчетендә яшәгән булыр идек,— диде Галя. — Тәүбә диген, ахмак кыз. Кем әйтте сиңа мәчеттә яшиләр дип? Мәчет гыйбадәт йорты бит ул. — Син аларны сөйләшү белән мавыктырма әле,—диде Татьяна апа,— Габдрахман да бер дә ашамый, әллә ашыбызны яратмый инде. Аштан соң жимешләргә җитешеп кенә утыра идек, капкадан бер ир килеп керде. — Әтием,— диде Эдик минем колакка.— Зур җитәкче. Завод директоры. 33 Безнең семьяда әтн кайтканчы ашарга утыру гадәте юк иде Исемдә, яртылаш басып куелган самовар мыштым гына пышылдап утыра. Әни бәрәңге савытын сөлгегә төреп, ике мендәр арасына яшереп куя. Без, урамга чыгып, түземсезлек белән әтинең бригада йорты янындагы борылмадан килеп чыкканын көтеп торабыз Әтине күрү белән атылып кереп әнигә әйтәбез. Әни ашъяулык җәя башлый. Ашарга утырмыйча, семья башлыгының кайтканын көтү, белмим, кирәкме икән? Бәлки әти кешенең кайтканын көтеп тормыйча, вакытында ашату хәерледер. Әмма йорт башлыгын көтеп тору әти кешене зурларга, ихтирам итәргә кирәклекне аңлата иде. Бу кагыйдә әтине аш вакыты җиткәч тизрәк өйгә кайтырга, балаларын ялыктырмаска өйрәтә иде. Бәлки тәрбия бирү шундый гадәтләрне гадел үтәүдән башланып китә торгандыр. Эдикның әтисе өстәл янындагылар белән исәнләште дә кулын юып, табынга утырды. Татьяна апа аңа чиста тәлинкә белән чәнечке куйды. Эдикның әтисе, алдындагы ашамлыкларны чокыштырып карагач: — Танюша, теге яшь виноград суы әчеп җитмәдеме икән? — дип сорады. — Эчәрлек бугай инде. Китеримме соң? Фатыйма әбинең төсе үзгәреп китте: — Ансыз ярамыймыни? — Юк, әни, ансыз ярамый. Армиядән кайткан улым белән тагын кайчан бергә утырырга туры килер. Кунак егетенең дә яңа уңыштан берәр стакан җимеш суы татып карыйсы килә торгандыр. Татьяна апа өстәлгә графин белән алсу эчемлек китереп утыртты. — Танечка, мин монда килсәм, атна буе ач йөрерлек итеп туенып китәм. Син, Танюша, тәмле итеп аш әзерли, ләззәтле итеп сыйлый беләсең,— диде Эдикның әтисе. — Ә син табын хәзерләгән кешеләргә яманлык күрсәтә беләсең,— диде Эдикның әбисе. Кинәт авыр тынлык урнашты. Эдикның әтисе, уңайсызлыктан котылу теләге белән, стаканнарга шәраб агызырга тотынды: — Фатыйма әби шикелле туры әйтергә батырлыклары җиткән кешеләр хөрмәтенә. Мондый кешеләр әзәя бара,— диде дә стаканын күтәреп эчеп җибәрде, аннары.— Эдуард, син эшкә урнашкансыңдыр бит? — дип сорады. — Юк, урнаша алмадым әле. Пароходчылыкта кыскарту бара, алмыйлар. — Нигә соң башка эшкә кермисең? Кил, мин сине үземнең заводыма урнаштырам, һөнәрең әйбәт синең. Менә дигән урын табарбыз үзеңә. — йөзү эшенә керәсем килә. — Алай булгач, Алексей Сергеевичка әйтим әле. Без аның белән өлкә комитеты пленумында еш очрашабыз,—диде Эдикның әтисе. — Кем ул Алексей Сергеевич? — дидем мин Эдикка. — Пароходчылык начальнигы. Бик зур фигура. Син әтинең сүзенә ышана күрмә. Ул гомергә дә бу турыда сөйләшмәячәк. Аның принцибы: һәр кеше үз теләген үзе тормышка ашырырга, тормыш юлын күкрәге белән ерып салырга тиеш,— диде Эдик пышылдап. — Ә син, Галя, кайсы институтка керәсең? — диде Эдикның әтисе. — Политехническийга. — Берта апаң эшли торган институтка керәсең икән. Ул сиңа ярдәм итәр әле.—Эдикның әтисе сөйләшергә сусаган кеше шикелле ашыга, кабаланып ашый иде. — Рәхмәт. Миңа ярдәм кирәкми. Мин сезнең ярдәмегездән башка да керә алам,— диде Галя. Ашап туйгач, Эдикның әтисе Татьяна апаның кулын үпте, Галяны башыннан сыйпады. Безнең белән капыл гына саубуллашкач, капкадан чыгып китте. Әти кешенең төнгә каршы каудар чыгып китүе миңа сәер тоелды: — Аңламыйм. Нишләп ул чит кеше шикелле кылана? — Ул безнең белән тормый бит. Аның башка семьясы бар. Әйтте бит «Берта апаң» дип, ул аның яшь хатыны инде. — Гажәп, үзләре әниен белән тату яшәгән шикеллеләр. Синең әниен урынында булсам, мин аны өемә дә кертмәс идем,— дидем мин. — Син әнинең холкын белмисең әле. Ул теге Тәүраттагы бер яңагына сукканда икенче яңагын да куеп тора торган кеше. Әнием әтине бик кызгана. Әтинең яңа семьясындагы тормышы таркау, балалары юк, хатыны йорт эшен яратмый. Кая туры килсә, шунда тукланып, керләрен ♦ кешегә юдыртып яшиләр. Ул еш кына монда килеп зарланып китә, ч Әни белән без икебез аны кызганабыз. Әби белән Галя әтине ярат- £ мыйлар. Әби аны әнинең тормышын жимереп киткән өчен тирги... 3 Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ин катлаулысы — семья тор- S мышында бугай. Аны читтән генә күзәтсәң, бервакытта да төшенә ал- ° мыйсың. Үзең шундый хәлгә төшсәң дә, аңлавы кыендыр ир белән ф хатын арасындагы мөнәсәбәтне. Аңлашылмас гажәп бер хәл икән ул. з X 34 Эдиклар гаиләсе бакча эчендә утырган таш йортның кечкенә бер * бүлмәсендә яши иде. Бүлмә эчендә зур ятак белән кәнәфидән башка « мебель сыярлык урын юк. Бу хәл мине уңайсызлый башлады. Икәү * генә калгач. Эдикка әйттем — Монда сезнең үзегезгә дә урын бик тыгыз икән бит. Өстәвенә, = тагын мине чакырдың. — Күңеле киң кешегә урын житәрлек. Без синең белән беседкада йокларбыз. Җәй көне кем өйдә тончыгып ята? Беседкага ятак әмәлләдек. Галя безгә урын жәеп бирде. Узган төнне йокламаганлыктан, минем күптән ятасым килә иде. Урын жәелеп бетү белән тизрәк чишенә башладым. Эдик беседкага керде: — Юләр, су коенмыйча йокларга яталармыни? Галка, безнең белән су коенырга барасыңмы? — Юк, бармыйм. — Үкенәсе булма. Су яңа сауган сөт кебек. Бакчалар аша диңгез ярына чыктык. Ярга сырышып үскән артыш куакларына тотынып, аска, вак ташлыкка төштек. — Бөтенләй чишен,— диде Эдик.— Бу — аулак жир. Төнге коенуның бар рәхәте дә шунда. Без әкрен генә суга кереп киттек. Диңгез сөзәкләнеп тирәнәя бара иде. Җылы диңгез суы тәнне чорнап алды. Рәхәтлек тәндәге һәр күзәнәкне иркәли, ләззәтләндерә. Дөньяда нинди генә рәхәтлекләр юк! Су билгә житкәч, сузылып ятып, йөзеп киттем Диңгез тәнне назландырып сыйпый. Әйтерсең мин кире сабын балага әйләнеп, ана куенындагы бер рәхәтлеккә килеп кердем. Күңел тән сизәрлек мул бәхет тойгысы белән тулды. Эдик авызына кергән суны пошкырып түкте дә — Әйдә тирәигәрәк керәбез! — диде. Мин аңа таба борылып карадым. Дустым ай нурларыннан тукылган ялтыравыклы көмеш сукмак уртасыннан колачлап йөзеп бара иде. Мин дә шунда таба йөзеп киттем. Арыгач, чалкан ятып, озаклап ял иттек Күңелдә ниндидер сизелер-сизелмәс кенә бер курку тойгысы посып яга иде Тирәнлектән әллә нинди куркыныч бер су җәнлеге күтәрелер дә салкын, лайлалы тәне белән синең аркаңа ышкылып китәр кебек. Шөлләү нервларны кытыклап, күңелдә ниндидер сизгерлек уята, шушы тойгы тәннең ләззәтләнүен тагын да көчәйтә иде. Янәшә йөзеп, яр буена әйләнеп кайттык. — Хәзер тәнне корытып сөртик тә кайтып ятыйк,— диде Эдик.— Күрерсең, башың мендәргә тигәнче үк эреп китәрсең. . Эдик иелеп бер тын ташлык өстендә кармаланып йөрде дә тынгысызланып сорады: — Габдрахман, без монда чишенгән идекме? — Әйе, шушында. Мин киемнәрне әнә теге таш ягында калдырган идем. — Ташы бар, ә киемнәребез юк. Шайтан алгыры, әллә чәлдереп киткәннәр инде? Коенудан алган рәхәтлек кинәт шундук коелып төште. Кузгалган ачу күңел тынычлыгын агулап ташлады. — Башка җирдән эзлисеңме әллә? Таш яныннан кара, шунда чишенгән идек бит.— Мин судан чыгып, киемнәр калган җирне эзләп таптым. — Менә без чишенгән җир. Киемнәр юк. Гад, кемгә кирәк булды икән безнең чүпрәкләр?! — дип сүгенеп алды Эдик. — Әллә син мине куркытыр өчен яшердеңме? — дидем мин Эдикка.— Шаярма. Соңгы чалбарымнан колак кагу минем өчен бер дә көлке түгел. Иртәгә кадрлар бүлегенә чалбарсыз барып булмас бит. Табарга кирәк. — Ахмак син, Габдрахман. Шулай шаяралар димени! Киемнәр калган җирне берничә тапкыр урап чыктым. Таш өсте буш иде. Тирә-якта бернәрсә дә күренми. Тагын бер тын эзләнеп йөрдем. Үләнлекләрне, куак эчләрен актарып бетердек. Киемнәребездән җилләр искән иде. — Кайгырма, Габдрахман. Минем ике алмаш чалбарым бар. Күлмәк дигән нәрсә миндә өчме-дүртме. — Ничек шәрә килеш өйгә кайтасың ди. Сволочьлар, тапканнар урлар нәрсә! Синең чалбарың миңа ярамас та әле. Мин бит илле икенче размерның бишлесен киям. — Бакчалар аша кайтырбыз. Кеше очраса, куаклыкка посарбыз. Киеме кызганыч түгел, ш)шы хәлдә калуга ачуым килә. Әйдә, киттек. Куаклыктан чыккач, кеше очраса, кыймылдама. Таш һәйкәл дип уйласыннар. Монда андый һәйкәлләр күп. Без кача-поса гына яр өстенә мендек. Караклар шикелле ялт-йолт каранып, койма тишегеннән бакча эченә кердек. Кинәт койма буенда пырхылдап көлгән тавыш ишетелде: — Эдик, син түгелме сон бу? Син бит тәрбияле егет. Ни эшләп, әдәм көлдереп, шәрә йөрисең? Киенеп чык, яме. Мин сине көтәм. Без койма буендагы үләнлеккә постык та кире атылып чыктык. Коймага сырышып куе кычытканлык үскән иде. Әрнүгә түзә алмыйча, сукмак янында угаланып утырганда, Эдик пышылдап әйтте: — Минем белән бер класста укыган күрше кызы. Шул яшергән икән, идиотка! — Эдик муенын сузып, тавыш килгән якка кычкырды:— Лариса, синме бу? Оятсыз, шаталак җан, мисез баш, тапкансың шаярыр нәрсә? — Эдик урыныннан торып, тавыш килгән якка бара башлады. — Ой, Эдик, яныма килә күрмә! Мин бер дә болай хәтерең калыр дип уйламаган идем. Исеңдәме, сигезенче класста укыганда минем күлмәгемә тере бака бәйләп киткән идең. Ул чакта мин караңгы төшкәнче диңгез буенда елап утырган идем. Синең белән сөйләшеп торырга минем вакытым юк. Киттем, хәерле төн! — Лариса, җен кызы, киемнәр кайда? Диңгезгә батырып тончыктырганчы, китер киемнәрне! — диде дустым чынлап ялварган тавыш белән. — Мин синең суга батыруыннан курыкмыйм. Син сүзенне тотмый торган егет. Кичә кич миңа нинди вәгъдә биргән идеи, ә? Китер киемнәрне, ишетәсеңме? Килә алмавымның сәбәбе бар. Бергә хезмәт иткән дустымны каршыладым. Син бит аның киемен дә яшергәнсең. Эдик, бүген нинди көн икәнлеген оныттыңмыни? — диде егет кеше тавышы. Койма артында гөж килеп шаулашкан, көлешкән тавышлар ишетелеп китте.— Тизрәк киен, рыцарь! Ыштаннарыгыз коймага ♦ эленгән. Белеп тор, антын оныткан кешене муенына таш тагып диңгезгә ч салабыз. ' = — Билләһи, хәтеремнән чыккан. Бүген классташларның җыела тор- 3 ган көне бит. Без ел саен җыелып, унынчы классны бетергәндә биргән =; антыбызның үтәлүен тикшерәбез. Әйдә, бергәләп барабызмы? о — Юк. Минем йокым килә.— дидем мин. кычыткан чаккан җирләрем әле һаман әрни иде. * Эдик тиз генә киемнәребезне алып килде дә, киенеп, классташла- ° рына иярде. — Антын бозган өчен аңа нинди җәза бирәбез? — диде теге башлап j дәшкән кыз тавышы. Эдик нәрсәдер әйтте. Классташлары кычкырып х көлделәр. Аларның тавышлары әкренләп ерагая башлады. Мин Эдикларның ишегалдына кайтып, беседкага кердем Йомшак jjj юрган астына кереп яту белән бөтенләй эреп киткәндәй булдым Уйла- < рым, тойгыларым сүнеп юкка чыктылар. Кояш инде агач биеклеге күтәрелгән. Бөтен җир йөзе нурга чумган. Ял итүчеләр диңгез буена төшеп киткәннәр. Уналтынчы станция белән вокзал арасында йөрүче трамвай дөбердәп урамнан узып китте. Таң атканда мин бер мәртәбә уянган идем инде. Хуҗа йоклаганда торып йөрүне яхшысынмыйча, ята бирдем Эдик төш җиткәндә генә күзен ачты. Яктыра башлагач кына кайтып яткан булган ул. — Габдрахман, сизәсеңме? Картаябыз бит, малай,—дип, Эдик торып утырды.— Классташларымнан кияүгә чыкмаган биш кыз. өйләнмәгән өч егет калган. Лева Засурскийның ике баласы бар Ира Левчук- ның ире — подполковник. Егерме ике гаврикның б.тшесе вузда укый, өчесе инде югары белемле. Калганнарының һөнәрләре, эшләре бар. Егерме ике кешедән бер мин генә американский безработный. «Курыкма, Эдик, егерме бер кеше бер эшсезне туйдыра алырбыз әле»,—диләр. — Теге безнең киемнәрне яшергән кыз кайда эшли? — Пароходта буфетчы булып. Ул әйтә: «Эдик, өйлән мина. ди. Рейстан кайтканда мине каршы алырга килерсең,— ди.—Моряк хатыннары шулай яшиләр бит. Нигә сиңа да шулай морячка ире бу <ып яшәмәскә»,— ди — Кайгырма,— дидем мин Эдикны юатып,—Экономикабыз елдан- ел ныгый. Экономика ныгыган саен, чит илләр белән мөнәсәбәт үсәчәк, сәүдә көчәячәк. Газеталарга бу турыда яза башладылар. Сәүдә итү көчәйгәндә дингез флотын үстерми булмаячак. Аңладыңмы5 Мин политэкономия фәнен өйрәнгән кеше, ышан, без эшсез утырмаячакбыз — Алай булгач, ашыгырга кирәк.— диде Эдик — Әйдә, капкалап алыйк та, кадрлар бүлегенә барып, әйбәтрәк пароходны сайлап алыйк... 35 Кадрлар бүлеге начальнигының кабинет ишегенә эре хәрефләр белән мондый белдерү элгәннәр «Эшкә урнашу мәсьәләсе белән килгән кешеләр кабул ителми». Коридордагы кешеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап йөргәннән соң, Бульварга чыгып, кадрлар бүлеге каршысындагы эскәмиягә барып утырдык. Эскәмияләрдә утыручылар да әйбәт пароходка урнашып, әйбәт рейска китү турында гәпләшәләр иде. Яннарына килеп утыргач, безнең кырыйдагы бакенбардлы бер егет бездән сораштыра башлады: — Эшләр ничек, мариманнар? — Әйбәт. Зарланырлык түгел,— диде Эдик. — Судно көтәсезме? — Әйе, көтәбез. Шушы урыннан кузгалмыйча җитмеш ел утырсак, бик әйбәт пароходка билгеләрбез дип вәгъдә иттеләр.— дидем мин. — Вот дает! Син, кореш, травило икәнсең. Ничек дидең әле? Җитмеш ел дидеңме? — Диңгезче башта рәхәтләнеп көлде. Аннары гына үз хәлен әйтте: — Мине дә көлкегә калдырдылар. Ленинградта төзелгән яңа танкерга утырырга тиеш идем, медкомиссияне үтә алмадым. Карап торуга егет үзе таза күренә иде. — Нинди авыру таптылар соң? — диде Эдик. — Әнә тегенди,—дип, диңгезче бармагы белән һавада ниндидер катлаулы сызым сызып күрсәтте.— Так что, егетләр, сакланыгыз андый авырудан. Нәрсәдән сакланырга кирәклеген ул безгә аңлатып өлгерә алмады. Кадрлар бүлеге ишегеннән чыгып килүче дустын күрү белән, урыныннан торып, шуның каршына китте. — Бу бераз «тегендирәк» түгелме икән? — Булуы мөмкин.— диде Эдик,— безнең өчен башкасы бик әһәмиятле. Ишеттеңме, яңа танкер алырга баралар, ди. Төзиләр булып чыга яңа пароходларны. Алар төзелеп торганда безгә дә урын табылырга тиеш. Көтәргә кирәк. Озакламый безгә дигән көмеш кораб әнә теге причалга килеп туктаячак,— дип, Эдик бармагы белән пассажир пароходлары туктый торган пирска таба төртеп күрсәтте. 36 Белмим, хәзер ничектер, ул елларда Диңгез буе бульварындагы Пушкин һәйкәле янына майның унсигезләрендә имтихан билетларының серен белергә теләүче унынчы класс укучылары җыела иде. Төн уртасына кадәр һәйкәл янына, уйсу җиргә аккан яңгыр суы шикелле, имтихан белән кызыксынучы укучылар агылып тора. Мәсьәлә чишүдә дан казанган нечкә муенлы даһи математиклар иртәгә сынауда туры киләчәк мәсьәләләрнең җавабын тикшереп утыралар. " Мәсьәләләр дистәдән артык, ә сынау билетында бары тик бер генә булырга тиеш. Аларның кайсысы билетка керәчәге турында кайнар бәхәс бара, һәрхәлдә, имтихан билетына бу мәсьәләләрнең берсе дә кермәячәк. Шуңа карамастан, ел саен сынау башланыр алдыннан унынчы класс укучылары Пушкин һәйкәле янына җыелып киңәшмә уздыралар. Таң атканда имтиханга хәзерләнүчеләр арып-алҗып өйләренә таралалар. Имтиханда, билгеле, аларга башка мәсьәлә чишәргә туры киләчәк. Шуңа карамастан, җаваплы сыналу алдыннан җыелып киңәшү укучыларга рухи бер көч бирә, сынауның җитдилеген аңларга ярдәм итә. Бераздан бу шәһәрнең мавыгучылары җыела торган урыннар ачыла башлады. Кит тоту промыслосы идарәсе каршына диңгездә йөзүдәге яңалыкларны белергә теләүчеләр җыела. Собор мәйданында һәр кичне футбол сөючеләр җыены була. Тынычлык проспектына квартир алыш- тырырга теләүчеләр киләләр. Ял көнне Дзержинский клубы бакчасында филателистлар, нумизматлар коллекция алышу бәйрәме үткәрәләр. Одесса гөжләп, мавыгып яши. Мавыгу кешеләрне якынайта, тормышларын бизи. Алар беренче очрашуда ук уртак тел табалар, бер- берсенә серләрен сөйлиләр. Без дә Эдик белән Пушкин һәйкәле янына җыелган абитуриентлар- ♦ ның сынауга керәчәк сораулар турында сөйләшүләрен тынлап утыр- 5 дык. Аларның дулкынланулары күңелдә ямансулык уята. Без дә әле £ күптән түгел генә карасы кибеп бетмәгән аттестат белән киләчәкне з яуларга хәзерләнеп йөрүчеләр идек. Сынау еллары артта калды, g ә сыналу һаман бара әле. Аяк атлаган саен мина сынаучылар очрап ° тора, һәр адымда синең ныклыгың, ир-егетлеген тикшерелә. Адым ф саен юлыңда очраган киртәләрне атлап үтәрлек көч, гайрәт сорала. у Ниһаять, без Галяны көтеп алдык. Яныбызга килеп җитү белән ул 2 безне, ашыктырып, иптәш кызы яшәгән урамга алып китте. Авыр имән ишекне ачып вестибюльгә кергәч, киң мәрмәр баскычтан * өскә күтәрелә башладык. Баскычның як-ягында канатлы фәрештәләр °- кулларына электр шәме тотып безгә карап торалар иде. — Нинди сарайда яшиләр болар, ә? — Эдик түшәмгә ясаган аллегорик рәсемнәрне күрсәтте. Йортның классик ысулда салынган мәрмәр баскычлары мина да тәэсир итте. — Иптәшең граф кызы түгелдер бит? — Юк, ул инспектор кызы. Одессаның үзәгендә мондый йортлар еш очрый. Без икенче катка күтәрелеп, бизәкле ишек каршысына килеп туктадык. Ишек яңагына алты данә электр кыңгыравы төймәсе беркетелгән, һәр төймә астына квартирада торучының фамилиясе язып куелган. — Боларның туалетларында да алты лампочкамы икән? Анда керер алдыннан һәр хуҗа бүлмәсеннән үз лампочкасын яндырып чыга торгандыр,— диде Эдик. — Автоматика,— дип, Галя «дүрт мәртәбә» дигән төймәгә басты — Элек кешеләрнең хосусый лампочкага көчләре җитмәгән. Хәзер, аллага шөкер, җитә. Безнең класстагы бер малай ташландык детальләрдән җыеп автомашина ясаган. Түгәрәк битле, җыйнак гәүдәле, матур бер кыз безгә ишек ачты — Нигә алдан кисәтеп куймадың? Син бит кунаклар алып килә- сецне әйтмәдең! Кунаклар булса, әйткән булыр идем. Болар синең әтиең белән танышырга килүче кешеләр генә. Галя безне эчкә уздырып җибәрде. Ишек ачучыга ияреп, зур иркен бер бүлмәгә килеп кердек. Бүлмә артык биек булганлыктан, андагы мебельләр ничектер бәләкәй күренә иде. — Әтиең өйдә юкмыни? — диде Галя. — Кухняда варенье кайната. Безнең артык текәлеп каравыбыз кызны уңайсызландырды булса кирәк, ул, урындыкларын рәтләп утырткан булып, читкә борылды — Нина, бу егетләрнең эшкә урнашасылары килә,—диде Галя. — Хәзер әтине чакырам,— дип. Нина ишеккә таба юнәлде — Чакырмагыз,—диде Эдик.—Сезне күргәч, әтиегез белән сөйләшәсе килүем сүрелде инде. Ул кергәнче, сезнең белән туйганчы сөйләшеп каласым кнлә. Нина бер тын уңайсызланып торды да Эдик башлаган шаяру тонын дәвам иттерде: — Минем дә сезнең белән сөйләшәсем килә. Моңа кадәр шигырьләрегезне генә укыганым бар иде. Минем шагыйрь кеше белән беренче мәртәбә очрашуым әле. — Әллә Эдик сезгә багышлап шигырь яздымы? — дидем мин. — Юк, кая ул! Эдуард Сергеевичның шигырьләре фәрештәләр, очучыларны әсәрләндерүче хур кызлары турында гына... — Нина тишек авыз. Мин бит сиңа аларны яшереп кенә күрсәткән идем,— диде Галя, үпкәләгән булып. Шигырьләре турында сөйләшү Эдикны бераз оялтты булса кирәк, ул шаярту сәләтен югалтты. — Хәзер инде Эдик гел шушы очрашу турында гына язачак,— дидем мин.—Шушы юл белән сез дә әдәбият тарихына кереп калырсыз бәлки? — Нина, Габдрахманның Одессага нигә килгәнлеген беләсезме? — диде Эдик, бераз ияләшә төшкәч. — Юк, белмим шул. — Вокзалда йөргәндә бер кызга күзе төшкән дә, аерыла алмыйча, шуның артыннан монда килгән. — Дөрес эшләгән. Егет кеше нәкъ шундый булырга тиеш.— Нина радиола кабызып, уйнатырга пластинка куйды. — Сезне күргәч, ул кызны оныттым инде,— дидем мин — Эдик шикелле шагыйрь булмасам да, тәмле итеп бәрәңге пешерә бе- ләм. Тормышта бәрәңге пешерә белү шигырь язудан ким түгел бит, әйеме? — Минем егетем шигырь дә яза, бәрәңге дә пешерә белергә тиеш,— диде Галя. Зур җиз таз күтәреп бүлмәгә Нинаның әтисе килеп керде. Яңа гына уттан алынган кара җимеш вареньесе парланып тора иде. — Тырышсам, мин дә бәрәңге пешерә алыр идем, ләкин варенье кайнату һич кулымнан килми.— диде Эдик. — Әти, мин сиңа әйткән идем бит. Эшкә керергә теләүче егетләр менә шушылар инде. Син аларга ярдәм итә алмассыңмы икән? — Мин аларны үзем кайнаткан варенье белән чәй эчерә алам. Аннан соң, риза булсалар, аларның берсенә сине кияүгә бирә алам,— диде Нинаның әтисе. Беренче күрүдә үк бу кеше миңа ошады. — Кызыгызга өйләнгәч,—дидем мин,— сез мине эшкә урнаштырмый калмассыз бит, әйеме? — Нина, башына бәла алырга теләүче табылып торганда, тизрәк туй ясыйк. Мондый кешенең башкача очрамавы да мөмкин,—дип, хуҗа шкафтан шешә чыгарып өстәлгә утыртты. — Син ашыкма әле, Габдрахман. Нинаның үзеннән сорарга кирәк, ул кайсыбызны сайлар бит,— диде Эдик, сүзгә кушылып. — Ашаганыгызны күргәч әйтермен. Элекке заманда кешенең булдыклылыгын ашавына карап чамалаганнар,— диде Нина. Шушылай җиңелчә шаярып сөйләшү арабызда уртаклык барлыгын, безнең бер-беребезгә ошаганлыгыбызны күрсәтә иде. Гәпләшкән арада өстәлгә ашамлыклар да килде Берничә минуттан инде без, нинди йомыш белән килгәнлегебезне онытып, хуҗа сөйләгән мәзәкләрне тыңлый идек. Сөйләшә торгач, суз диңгезчеләр тормышына, аннан соң диңгездә йөзү маҗараларына, пароходчылык тарихына кереп китте. Нинаның әтисе, Борис Григорьевич, революциягә кадәр Одессада РОПИТ һәм Добрфлот исемле пароходчылык компанияләре булуы, патша карары буенча пароходчылыкның кораблары туксан тугыз данәгә җиткәч, йөзенче итеп мәҗбүри рәвештә хөкүмәткә хәрби крейсер төзеп бирергә тиеш булганлыклары турында сөйләде Шунлыктан Добрфлотның суднолары бервакытта да туксан тугыздан артмаган. Аның каравы, компаниянең һәр вакыт зур тоннажлы пароходлары булган. ♦ Революциягә кадәр Одессада хосусый рәвештә пароход тотучылар да булган. Борис Григорьевич шул арның берсе Шайя Кропотницкий | турында сөйли башлады: , — Шайянын өч зур, ике кечкенә пароходы булган. Берсенә хатыны | хөрмәтенә «Сара», икенчесенә кызы хөрмәтенә «Роза» исеме кушылган о булган. Өченчесенә үзенең патриотлыгын күрсәтү өчен «Николай патша» исеме куштырмакчы булган икән дә, ул чакта патша исемен хәрби * корабларның иң зурларына, ин яңаларына гына бирергә рөхсәт ителә « торган булган. Шуңа күрә Шайя өченче пароходына «Рус патриоты» 5 дигән исем биргән. с Кропотницкий үзе диңгезче булмаган. Шушы хәлдән файдаланып, _ өлкән механик «Сара» пароходын ремонтларга дип хуҗадан бүрәнә « алдырткан да үзенә дача салган. Икенче механик өлкән механикның - хыянәте турында хуҗага әләкләгән. Кропотницкий ана әйткән: «Ул < минем бүрәнәләремнән йорт салдырткан икән, инде тора бирсен. Аны £ эшеннән чыгарып, сине өлкән механик итеп куйсам, син дә шул юл s белән йорт салдыртачаксың», дигән. г Төн урталары җиткәч кенә кайтырга җыена башладык. — Әти, син бу егетләргә эшкә урнашу турында әйтмәдең бит әле,— диде Нина. — Бүгенге көндә пароходчылыкка эшкә урнашу мөмкин түгел. Озакламый Франциядән, Польшадан пароходлар алырга тиешбез. Бәлки шул чакта диңгезчеләр кирәк була башлар. Әлегә резервны кая урнаштырып бетерергә белгән юк. Борис Григорьевич әйтте дип кешегә сөйләп йөрмәгез. Мин сезгә бер акыллы киңәш бирә алам Мореходка- да читтән торып укучыларны эшкә урнаштырырга дигән күрсәтмә бар. Әгәр укырга керә алсагыз, сезне урнаштырып булыр иде. Башкача эш пешмәячәк... Хуҗалар белән саубуллашып урамга чыктык — Менә, ишеттеңме? Юкка вакыт уздырып йөрисез. Армиядән кайту белән документларыңны тапшырган булсаң, хәзер институтта булыр идең инде,—диде Галя абыйсына. — Мин бит кая керергә белмичә, җиңел конкурс эзләп йөрмим. Биш ел көтәргә туры килсә дә, диңгез эшенә генә урнашам,— диде Эдик. — Кара әле, Эдик, бу кеше күрсәткән юлны тикшереп карыйк әле. Минемчә, ул бик әйбәт киңәш бирде,—дидем мин. — Чамалап карарга була. Мин артык ышанып бетмим,—диде Эдик. 37 Икенче көнне сәгать иртәнге сигездә без диңгезчеләр хәзерли торган училищеның ишеге ачылганын көтеп утыра идек инде. — Габдрахман, синең диңгезчеләр турындагы инглиз анекдоты ишеткәнең бармы? — диде Эдик. — Юк, ничегрәк ул? — Диңгез яры буенда җир сөрүче бер крестьян ерак сәфәрдән кайтасы корабын көтеп торучы диңгезчедән сорый икән «Ничек шундый хәтәр эш ошый икән сиңа?» — ди. «Ул эш миңа бер дә хәтәр күренми»,—ди диңгезче. Крестьян сорый «Синең этнең кайда үлде?» —ди. «Диңгездә»,— ди тегесе «Бабаң?» «Диңгездә». «Ә бабаңның бабасы?» 'Ул да диңгездә». Шуннан соң крестьян әйтә: «Синең урыныңда мин гомергә шундый хәтәр корабка утырмас идем».— ди. Диңгезче сорый: - Ә синең әтиең кайда үлде?» «Түшәгенә ятып».— ди -рестьян. «Бабаң?» Ул да үз түшәгендә үлде». «Бабаңның бабасы?» «Ул да шунда». ■ Синең урыныңда булсам, мин беркайчан да шул хәтәр түшәккә ятмас идем»,— дигән диңгезче игенчегә... Бераздан училищега курсантлар җыела башлады. Строй баскыч каршысына килеп туктады. Егетләр берәмләп баскычтан күтәрелә башладылар. Курсантларга ияреп без дә эчкә кердек. Вестибюльдә постта торучы моряк янына штурвал һәм магнит ком- посы куелган иде. Стенага кораб йөртүдә кулланыла торган әсбаплар эленгән. Коридор буйлап бераз баргач, «Кабул итү комиссиясе» дигән белдерү эленгән ишекне ачып кердек. Өстәл артында кызгылт чәчле секретарь утыра иде. Кызның иреннәре бака кабырчыгы эче сыман перламутр төсенә буялган. — Габдрахман, кара әле, керфекләре зәңгәр түгелме соң моның? — диде Эдик пышылдап. Кыз безгә күтәрелеп карамыйча гына тырнакларын чистартуында булды. Эдик тамак кырып куйды: — Без документ тапшырырга килгән идек. Секретарь кыз безгә күз сирпеп алды да түшәмгә карап: — Стационарга документларны җыеп бетердек. Заочныйга пароходчылык биргән справка белән генә алабыз.— диде. Мондый җавапка мин әллә ни аптырамадым. Соңгы елларда читтән торып укырга үз һөнәрең буенча гына ала башлаганнар иде. — Киттекме? — дидем мин, ишеккә таба борылып. Эдикның тиз генә чыгып китәргә исәбе юк иде. Ул өстәл каршысын- дагы урындыкка барып утырды да сокланган кыяфәттә кызның косметикасын тикшерергә кереште: — Без бит, чибәр туташ, армиядән кайткан кешеләр. Демобилизация безне һөнәрсезгә әйләндерде. Безнең теләсә нинди уку йортына керергә дә хокуклы икәнебезне белмисезмени? Кыз. сөйләшүнең тәмамланганын белгертеп, юка игәү белән тырнакларын матурларга кереште. Эдик кабат сорады: — Ул указ, сылукай; бу училищега кагылмыймыни? — Мин сезгә русча әйттем: читтән торып укырга без пароходчылыкта эшләүче диңгезчеләрне генә алабыз.— Секретарь кыз өстәл тартмасыннан конфет алып авызына капты. — Әйдә, начальникның үзенә керәбез. Бу курчак белән сөйләшүдән мәгънә чыкмас,— дидем мин. Без училище начальнигының кабинетын эзләп таптык. Начальникның секретаре, урта яшьләрдәге хатын, безгә әйбәтләп аңлатты — Бүген аның белән очраша алырсызмы икән? Югары училищеда экзамен бара. Ул шунда. Сәгать бишләр тирәсендә кайтырмын дип әйткән иде. Шул вакытта килеп карасагыз, бәлки кабул итәр. Сәгать биштә без начальникны кабинеты каршысында көтеп утыра идек инде. Алты тулып килгәндә беренче ранг капитаны кара дерматин белән тышлаган ишекне ачып кабинетына узды. Ана ияреп без дә эчкә кердек. — Нинди йомыш? —диде начальник. — Укырга керү мәсьәләсе.— дидем мин. — Документларыгызны приемный комиссиягә тапшырыгыз, карарбыз. — Алмыйлар шул. Пароходчылыкта эшләүчеләрне генә алабыз, диләр — Эдик документларын начальник алдына илтеп салды. Начальник кәгазьләрне актарып чыкты да гаризаның сулъяк почмагына кыйгачлап нәрсәдер язды — К миссиягә тапшырыгыз. Мш ДӘ кәгазьләремне начальник алдына илтеп салдым Ул, гариза- ♦ га ти.г: тормыйча, аттестатны карарга кереште - — «Алтын медаль»гә бетердегезмени? — Әйе. — Бх бит күчермә генә. Төп нөсхәсе кайда? — Ш шы көннәрдә килеп җитәргә тиеш.— дидем мин. дөресен 3 әйтмичә Анкетамны караганнан сон начальникның кашы жнмерелш * — Демобилизациядән соң өч ел узган. Университеттан ни өчен - чыгардылар? — Үзем теләп киттем. 2 Начальник минем сүземә ышанып бетмәде булса кирәк—кырт _ кисеп ’ к — Сезне ала алмыйбыз,—диде. = Эдик өстәлгә якынрак килде: < — Иптәш беренче ранг капитаны, Габдрахманның әтисе Ватан £ сугышында һәлак булган. Ул әтиемнең эшен дәвам иттерәчәкмен дип = ант иткән кеше. Зинһар алыгыз. < — Әтиең нинди корабта иде? — дип. начальник ягымлы итеп мина карап куйды. Минем әтием диңгезче түгел иде. Ул сугыш бетәргә бер ай кала Германиядә һәлак булды. «Әтиеңнең эшен дәвам иттерүне» начальник үзенчә аңлады — Бик дөрес эшлисен, иптәш Рахманкулов, бик дөрес эшлисең. Диңгезчелек һөнәренең буыннан-буынга килүе бик әйбәт. Мин ике улымны да матрослыкка урнаштырдым. Диңгезнең тозлы жилен палубадан торып иснәсеннәр. Чыныксыннар, авырлыкларны җиңәргә өйрәнсеннәр. Әгәр шушы сынауга чыдый алсалар, мин аларны училищега бирәчәкмен. Минем әтием дә. бабам да диңгезче булганнар. Дөрес, дөрес эшлисез, иптәш Рахманкулов. «Минем әтием диңгезче түгел иде» дип әйтергә авызымны ачкан идем. Эдик терсәге белән кабыргама төртте — Мин дә шул ук фикердә, иптәш беренче ранг капитаны Әтиеңнең һөнәрен бала чакта ук үзләштереп бетерәсең бит. Мин дә малаемны диңгезче итәчәкмен — Малаегызга ничә яшь? — Әле бер яшь тә юк. Мин буйдак әле,—диде Эдик уңайсызланып. Начальник минем гаризамның почмагына нәрсәдер язды — Не подкачай Отличнога бетерә алсагыз, иң яхшы пароходка урнаштырырбыз Училищеның традициясе шундый. Начальник безнең кулларыбызны кысып, укуыбызда уңышлар теләде — Кайчан б лай шомарып өлгердең син, Эдик? — дидем мин. урамга чыккач. — Авиациядә чакта син мондый түгел идең. Кара, нинди итеп буяп куйдың. Барыбер җаным тыныч түгел. Әтиемнең исеменә тап төшердем кебек. Әллә әтием диңгезче түгел иле дип кереп әйтимме икән’ — Кыланма Башта минем үземнең дә аны төзәтәсем килгән иде Чамалап карагач, үз фикерендә калдырырга исәпләдем Мәсьәлә — синең әтиеңнең сугышта һәлак булуында. Диңгездәме, окоптамы — моның аермасы юк. Морякларны әйтәм, традициягә нинди ихтирам белән карыйлар. Авиациядә бу хәл юк иде бит. Эшли башлагач, без дә шулай булырбызмы икән? Әлёгә мин үземнең авиаторлыгымнан арына алмыйм. Үзем диңгезче булырга хыялланам, күңелем белән үзем әле һаман авиатор. — Мин дә еш кына шул хакта баш ватам. — Медалең барын миңа әйтмәгән идең бит. Урта мәктәпне медаль белән бетергәнсең икән. — Аның әллә ни аермасы юк инде. — Минем өчен аның аермасы зур. Мин бергә әзерләнеп, сынауны бергә тапшырырбыз дип өметләнгән идем. Дөресен әйткәндә, минем урта белем күптән очып чыгып бетте инде,— дип, Эдик маңгаена төртеп күрсәтте.— Котелок буш!.. — Кабатлый башлагач, хәтерләрсең әле. Минем хәл синекеннән катлаулырак. Аттестатның төп нөсхәсен кулга бирмәячәкләр. Мин аны бер мәртәбә алырга тырышып караган идем инде. — Вакытлыча сора. Безгә укуыбыз турында справка алу кыйммәт. Эшкә урнашкач, аттестатыңны кире җибәрерсең. Икенче курста укыганда университет каршында Шәрык институты ачтылар. Без Баграт белән гарәп теле өйрәнмәкче булдык. Аттестатның төп нөсхәсен алып булмаганлыктан гына теләгебезне эшкә ашыра алмый калдык. Баграт, китмәгән булса, аттестатны алу юлын табар иде. Ул хәзер каникулга кайтып киткән булырга тиеш. Бүген үк сөйләшеп калмасаң, Өметгали дә тиздән өенә кайтып китәчәк. Телефоннан шалтыратып сөйләшергә акчам юк иде. Эдикның да кесәсе буш. Бу турыда сүз кузгатсаң, ул әнисеннән акча сораячак. Без болай да ат чаклы ике егет Эдикның әнисе җилкәсендә яшибез. Исәпли торгач, телефонга түләрлек акча табу юлын таптым. Хәзер берәр хәйлә корып Эдиктан аерылырга кирәк иде. — Бүген үк сынауга хәзерләнә башларга кирәк. Мин Мәскәү белән сөйләшкән арада син кирәкле китапларны җыеп куй,— дидем мин аңа. — Талканың китаплары бар. Мин синең сөйләшкәнеңне көтеп тора алам. Эдик минем берүзем генә калырга теләгәнемне аңламый иде. Аңардан ялварып сорадым: — Сынау башланырга нибары бер атна вакыт калды. Син хәзер- үк кабатлый башларга тиешсең. Башкача без өлгерә алмаячакбыз. Эдик теләр-теләмәс кенә трамвай тукталышына таба китте. Мин Дерибас урамыннан Собор мәйданына кадәр күтәрелдем дә, трамвайга утырып, Одесса-товариая станциясенә киттем. 38 Мәскәүнең товар станциясенә илнең төрле почмакларыннан туктаусыз эшелоннар килеп тора, йөк бушатырга кеше җитмәгән чакта монда студентларны да чакыралар иде. Студентлар эшләгән җир әллә кайдан күзгә ташлана. Аида — көлке сүз, җыр, кызу бәхәс. Университет бинасында чакта хәтергә килмәгән әллә нинди катлаулы мәсьәләләр, кызыклы фикерләр туып тора монда. «Физиклар һәм лириклар» арасындагы бәхәс газета-журнал битләренә чыкканчы вагон бушаткан җирләрдә туды. Төгәл фән студентлары белән гуманитарлар очрашкач, бер фәнне яклап, икенчене тәнкыйтьли башлау белән фикер әллә нинди катлаулы мәсьәләләр эченә кереп китә. иде. Сокланырлык матур дәлилләр табыла, искереп беткән аксиома җимерелеп челпәрәмә килә. Мәскәү товар станциясендәге бу очрашуларда студентның эрудициясе үсә, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте арта иде. Ул чорда вагон бушату эшенә без еш йөри идек. Ә хәзер, әллә йөк бушату эше механизацияләнгәнлектән, әллә материаль яктан студент- * лар өчен төзү отрядлары файдалырак булганга, Мәскәү станцияләрендә студент халкы бик сирәк күзгә чалына башлады. Одесса станциясендә хәл икенчерәк иде. Йөкчеләр ашыкмыйча гына * складка кер юу машиналары ташыйлар. Өч кеше складтан йөк автомо- ® биленә бер подполковникның Германиядән кайткан багажын төяп азап- 8 ланалар. Мин машина янына барып туктадым: — Ярдәм кирәкмиме сезгә? ♦ Озын куллы, кәкре аяклы бер йөк ташучы шикләнеп миңа маңгай о астыннан гына карап алды да кул селтәп каршыма килә башлады: 3 — Ычкын, ычкын моннан! Комачаулап йөрмә! Теләсә кемгә уралып йөрергә рөхсәт ителми монда!.. Бәхәсләшеп торуның файдасы булмаячак. Иөк төяүчеләрнең эшне “ чит кеше белән бүлешәселәре килми иде. Мин вагон бушатучылар х янына юнәлдем. Бригадирга охшашлы бер кешенең складтан чыкканын " көтеп торып: — Абый, мин эш эзләп килгән идем. Сезнең бригадага кеше кирәк £ түгелме?—дидем. х — Эш кайда да житәрлек. Син конторга кереп, отдел кадр белән сөйләшеп кара. Мин конторга киттем. Кадрлар бүлеге башлыгы, минем үтенечне тыңлагач, тикшеренергә тотынды: — Паспортың бармы соң? — Бар. — Күрсәт. Паспортны кесәмнән чыгарып, начальникка суздым. Ул паспорттагы рәсемне минем белән чагыштырып карады. Паспортка язылган сүзләрне җентекләп тикшереп чыкты. — Пропискаң кайда? Без пропискасы булмаган кешене эшкә алмыйбыз. Пропискасы булмаган кешене милициягә тапшырырга гына ярый ул. — Тапшырыгыз,— дидем мин, курыкмаганлыгымны күрсәтер өчен.— Сезнең эшләрне дә милициядән тикшертү зыян итмәс иде — Мин юри «эшләрне» дигән сүзне басым ясап әйттем Начальник паспортны өстәл аша миңа ташлады — һәр йолкыш сукбайга безнең эшне тикшерергә хокук бирелмәгән шул. Акчаларын эчеп бетерәләр дә монда эш сорап киләләр. Беләм мин синең ншеләрне! Хәзер туп-туры кесә чистартырга китәчәксең. Шпана!.. Үземнең шпана түгеллегемне аңлатып вакыт әрәм итеп тормастан, туры вокзалга киттем. Кичке поездны каршылап, берәр пассажирның чемоданнарын илтергә булышсаң, бәлки Мәскәүгә шалтыратырлык акча табып булыр. Шушы көнгә кадәр эшсезлек михнәте акча булмау белән генә чикләнә торгандыр дип уйлый идем мин Эшсезлек сине коллективтан аерылып яшәргә мәҗбүр итә, эш кешеләре каршысында үзеңне түбәнәйтеп, кимсетеп күрсәтә икән. Эшсез йөрүченең эче поша. Андый кеше үзен кая куярга белми интегә. Хемингуэй «Кош очар өчен, адәм баласы бәхетле булыр өчен яралган»,—дигән. Үзеңә ошаган эш эшләп, шуннан ләззәт таба алмасан, син берничек тә бәхетле була алмыйсың. Кеше хезмәт белән генә бәхетле була ала. Бәлки бу яна фикер түгелдер. Ләкин кешедән ишетеп кенә белгән фикер белән үз тәҗрибәңнән туган фикер арасында бик зур аерма бар. Мин перрондагы дүрт тәгәрмәчле тәбәнәк бер тимер арбага барып утырдым да поезд көтү ыгы-зыгысын күзәтә башладым. Вокзал ишеге янында носильщиклар тәмәке тартып торалар. Озын буйлы, чандыр гына бер носильщик иптәшләренә ниндидер көлке сүз сөйли. Калганнары, һавага төтен балдаклары җибәреп, кәефләнеп тыңлыйлар. Мәзәгрәк урыннарда барысы берьюлы башларын артка каерып көлеп алалар. Кулына ак чәчәк тоткан яшь бер кыз арлы-бирле перронда йөри. Ул сәгатенә күз салып ала да поезд киләсе якка карап тора, аннары, зарын тыңларлык кеше эзләгәндәй, як-ягына карана. Кыз баганадагы сәгатькә карап вакытны дөресләде дә вокзалга кереп китте. Вокзал эчендә поезд килгәнен күрә алмый калырмын дип курыкты булса кирәк — аннан да чыкты, тагын арлы-бирле йөрергә кереште. Кыз минем яннан узып китте. Беренче тапкыр мәхәббәткә юлыгып күңеле кузгалган, сабыйлыктан чыгып, яңа үсмерлеккә керә башлаган бер кыз иде бу. «Моның көткән кешесе ышанычлы бәндә булса гына ярар иде», дип эчемнән тынгысызланып куйдым. Мин утырган арба янында кемнеңдер кулыннан төшеп калган ялгыз чәчәк ята. Мин аны юлдан читкәрәк, багана төбенәрәк этеп куйдым. Чәчәкне этәргә иелгәндә күзем чалбарыма төште. Тез турылары тәмам юкарган. Чалбар тишелеп чыгарга тора иде. Тизрәк эшкә урнашып булмаса. озакламый кеше күзенә күренергә дә оят булачак. Перронга әкренләп халык җыела башлады. Арбаларын тартып носильщиклар үтеп китте. Алар, ара калдырып, перрон буена тезелделәр Мин дә уңайлырак урын сайлап, носильщиклар арасына барып бастым. Борылма артыннан паровоз күренде. Паровоз пошкырып минем яннан узып китте. Бер-бер артлы вагоннар уза башлады. Аларның баруы әкренәйгәч, каршымдагы вагонның ишеге яныма килеп җиткәнен көтеп тордым да тимер тоткага ябышып баскычка күтәрелдем: — Кемгә носильщик кирәк? Кемнең чемоданын илтергә? — Тавышым җинаять эшләгән кешенеке шикелле куркып, калтыранып чыга иде. Коридор эченә кергәч, тагын бер мәртәбә кычкырдым: — Носильщик кемгә? Якындагы купеның ишеге шуышып ачылды. Рам эчендәге рәсем шикелле, ишек яктылыгында тәненә сыланып торган зәңгәр спорт костюмы кигән бер кыз елмаеп карап тора иде — Алик, син мине каршыларга килдеңме әллә? Валериянең теле «Габдрахмаи» шикелле тупас исемнәрне әйтергә көйләнмәгән иде. Минем исемем матуррак яңгырасын өчен ул аны «Алик»ка әйләндергән иде. Сабакташым коридорга чыгып, миңа сырышты: — Алик, нигә дәшмисең? Минем бу поездда икәнлегемне каян белдең? Башта мин ышанмадым. Әллә күземә күренәсеңме дип торам. Бүген иртән генә синең хакта әтигә дә сөйләп утырган идем әле. Мин тишелә башлаган чалбарым турында уйлый идем. Тез турым күренмәсен өчен Валериягә якынрак килдем: — Телепатия белгертте. Безнең арада элек тә ерактан сизү феномены бар иде бит Бүген синең шушы поезд белән шушы вагонда киләчәгеңне сизенеп белдем...— Мин таркаулыктан бераз айный башлагандай булдым. — Бик шәп! Алик, чыннан да телепатия аша белдеңме? Бәлки мин дә сине иртән шул феномен аркасында искә алганмындыр, ә? Беләсеңме, без монда вакытны ничек үткәрәчәкбез? — Белмим, булырмы икән? Мин бит монда бик жнтди йомыш белән килгән кеше. Инспектор /Мегрэ III — яшерен миссия! — Ниһаять, мин үз үземне кулга алып, шаярып сөйләшерлек хәлгә килдем. Ф Валерия, каршы алучылар күренмиме? — диде чрта яшьләрдәге чал чәчле матур бер кеше. 5 Купедан чыккан бу кешенең өстендә Кузнецкий мост ательесында * тегелгән затлы соры костюм иде. Петлицасындагы йолдызлар бу кеше- 5 нең дипломатия генералы икәнлеген күрсәтә иде. «Валерия ялганлама- 5 ган икән», дип уйлап алдым мин. н — Әти, бүген иртән бер курсташым турында сөйләгән идем бит. Ул ♦ мине каршы алырга килгән. Дипломатның карашы минем тишелә башлаган чалбарымнан, төсен з югалткан яшькелт күлмәгемнән шуышып узды. Бу караш шундый х игътибарлы һәм сизгер иде. Аңа минем ашказанымдагы студентлык 3 чоры бүләге — гастритка кадәр күренгәндер кебек тоелды миңа Ләкин - бу кеше кимчелекләр күргәнлеген белгертмәде. Дипломат кызы белән = бергә укучы студентка елмаерга тиешле чамада елмаеп, лаванда исе аңкып торган зур йомшак кулын миңа сузды: u — Валентин Владимирович Трифонов. Танышуыбызга шатмын. i Бу кешенең кыйммәтле киемнәре, салмак хәрәкәтләре, мәгънәле ж һәм матур итеп елмаюы — тәненең һәр күзәнәге «мин шат, мин канәгать, мин ихтирамлы, дәрәжәле кеше. Бу сыйфатларның барысы да минем тырышуымның нәтижәсе» дип кычкырып торгандай тоела иде. — Габдрахман Бакирович Рахманкулов,— дидем мин Валериянең әтисе шикелле өч катлы итеп. Ләкин минем бу сүзләрнең тәэсир итү көче бик чамалы иде. Бу вагондагы пассажирлар чыгарга ашыгып кабаланмыйлар, чемодан, капчык күтәреп көчәнмиләр иде. Чемоданнарын килеп алганны сабыр гына көтеп торалар да носильщиклар артыннан ашыкмыйча, гәүдәләрен һәйкәл сыман тотып салмак кына атлап чыгып китәләр. Валентин Владимирович Трифонов яныбыздан узып барган проводникны туктатты: — Иптәш проводник, ни өчендер безне каршыламадылар. Носильщик күренсә, рәхим итеп, чакырыгыз әле. Проводник вагоннан чыгып китте дә берничә минуттан әйләнеп тә керде: — Менә сезне каршы алырга килүчеләр, иптәш пассажир,— диде ул. Валериянең әтисенә охшашлы таза матур бер кеше вагонга килеп керде: — Дүртенче вагонны мин баштан көтәм, ә сезне койрыкка такканнар икән.— Алар кочаклашып үбештеләр —Валерия нинди үскән, просто гранд-дама булган! —дип, каршылаучы кеше Валерияне дә кочаклап үпте. Каршы алырга ияреп килгән ирләр йомшак сары күннән ясаган зур чемоданнарны купе эченнән алып чыктылар. Каршы алучы белән Трифонов, берберсенә юл биреп, перронга төштеләр. Без Валерия белән тамбурда калдык. — Алик, без Аркадийдәге санатория тибындагы дачага туктаячак быз. Иртәгә үк кил, яме. Синең белән Кафка турында сөйләшәсем килә. Өченче көн банкетта бер кеше Кафка ижаты тарында сүз кргаткан иде. Ул язучы хәзер модада икән Бервакыт син аның «Үрмәкүч»е турында нәрсәдер сөйләгән идең. Хәтеремдә калмаган. III Инспектор Мегрэ — Жорж Семенов әсәрләре герое Мин, кулымны биреп, Валерияне баскычтан төшердем Күн чемодан- яар зур кара «ЗИМ»га төялгән. Машинадагылар Валерияне көтеп торалар иде. Вокзал янындагы капкага житкәч, без саубуллаштык. Курсташым кереп утыру белән кара машина тавышсыз гына кузгалып китте. Борыныма бензин исе килеп бәрелде. Урам чатына кереп югалган машина артыннан бераз карап тордым да вокзалга таба киттем. Сәгать ярымнан Одессага Киев поезды килергә тиеш иде. Микрофоннан Киев поездының ярты сәгатькә соңга калып килүе турында әйттеләр. Мин вокзал эченә кереп буш урын эзләп таптым. Валерия турында уйламаска тырыштым. Салкынча стенага терәлеп, поезд көтә башладым. 39 Училище начальнигы гаризама кул куйганнан соң күңелем күтәрелеп киткән иде. Хәзер күңелдә ниндидер авыр тынгысызлык уянды, йөрәктәге төзәлә башлаган әрнү яңарып киткәндәй булды. Мин бит бу кызны оныттым дип ышанып йөри идем инде. Аның нилектән шулай озак истән чыкмыйча күңелдә яшәвен берничек тә аңлый алмадым. Валерияне очратканнан соң нигәдер дөньядагы башка нәрсәләрнең кызыгы калмады. Хәзер инде очсыз-кырыйсыз океан, ерак атауларда үсеп утырган пальма яфракларының дымлы жил белән сөйләшеп кыштырдаулары турындагы хыялларым да юата алмый иде мине. Шул кыз килеп күземә күренү белән бөтен теләкләремне сүндереп ташлады. Нәрсә булды соң әле миңа? Нилектән дөньяның асты өскә килгән кебек булды? Башкалада калган тормышның бер хатирәсе искә төште. Мин Пушкин исемендәге музейның француз рәссамнары залында. Пыяла түшәмнән үтеп кергән тигез яктылык тузанлы юлда утырган карт бер хәерче яһүднең ябык гәүдәсенә төшкән. Сукыр хәерчене жи- тәкләп йөрүче малайның зур, моңсу күзләре миңа текәлгән. Аның күз карашында ярдәм сорап ялвару да, аһ-зар да, кешеләрне рәхимле- шәфкатьле булырга өндәү дә сизелми. Малайның күз карашы: «Исемең кеше булса, син безне дә онытма. Без синең шикелле үк бу дөньяга яшәргә килгән кешеләр. Туйганчы ашаудан, жылы ятактан, ихтирамнан мәхрүмбез. Ләкин безнең дә яшисебез килә», дип әйтеп тора иде. Пикассо ясаган шушы рәсем каршында күпме вакыт торганмындыр. Сулыш алган тавышка борылып карасам, янымда курсташым Валерия Трифонова басып тора иде. Импрессионистлар залын карап бетергәч, бергәләп Волхонка урамына чыктык, елга яры буйлап Ленин тавына таба атладык, Елга буендагы таш парапетта бер карт кармак салып утыра. Янында соры песи, койрыгын күтәреп, хужасының балык каптырганын көтә. Бер кыз белән егет, бер-беренә сыенышып, елганың соргылт суына сүзсез генә карап торалар. Елга ага... Тормыш та шулай ага. Яшәеш дигән нәрсә кешеләргә күрсәтмичә генә аларның гомерләрен агызып алып китеп тора. Адәм балаларының бу турыда уйларга вакытлары юк. Алар магазинга кереп икмәк алалар, зур залларга жыелып кино карыйлар. Кайчакта, сүз тыңларга өйрәнсен дип, балаларын да кыйнап ташлыйлар. Ял иткәндә шәһәр эченнән аккан пычрак сулы елганың таш ярына утырып кармак та салалар. Елга уртасыннан су трамвае узып китте Фонарьлардан төшкән утлар дулкын өстендә чайкала башлады. Күңелдә яңа гына туып килгән тойгыларны таушалган сүзләрдән саклап, бик озак сүзсез генә елгага карап тордык... Жир йөзендә көчле машиналар, затлы киемнәр, татлы ризыклар бар. Ал ардан тыш шатлык, куаныч, хәсрәт, михнәт шикелле кеше күзенә күренми торган тойгылар да бар. Без үлгәннән соң жәйге кичләрдә аккан суга карарга яна кешеләр килер. Алар да күңелләреннән татлы тойгылар кичереп, парапетның салкын ташына күкрәкләрен терәп, киләчәккә планнар корырлар. Безнең эзләребезгә басып, җир йөзеннән меңләгән буыннар узар. Машина- ♦ лар урынына компютьерлар килер. Кешеләр башка төрле кием киеп, 5 башка ашамлыклар ашап яши башларлар. Ләкин бездән соң яшәгән % кешеләрнең йөрәкләрендә дә без кичергән кайгыкуаныч, мәхәббәт- з нәфрәт тойгылары булыр. Кешенең кыяфәте, акылы гасыр саен үзгәрә « барса да, аның хисләре әз үзгәрә... ° Киев поездының килеп җитүен әйттеләр Мин урынымнан кузгалып, ф поезд каршыларга перронга чыктым... о з 40 & х Телефоннан сөйләшү генә ни өчендер мине канәгатьләндерми Таныш * тавышны ишетү белән мин шул кешенең үзен күрәсем килеп интегә « башлыйм. Кайчакта кешенең йөзенә карау белән аның нәрсә әйтергә * теләгәнлеген сүзсез дә аңлыйсың бит. Шунлыктан телефоннан сөйләш- а. кәндә чыбыкның икенче очындагы кешенең йөзен күрергә тилмереп, - газапланып бетәм. Трубкага сөйләгәндә кирәкле сүз исемә төшми. * Сөйләшеп беткәч кенә иң кирәкле сүзләремне әйтергә онытканлыгымны хәтерләп, борчыла башлыйм Сөйләшү пунктындагы күп кешеләр, фикерләрен телефон аша җиткерә алмыйча, минем шикелле интегәләр иде. Бер карчык Киевта яшәүче кызына биле авыртуы турында зарлана. Мескен әби пичәмә йөз чакрымдагы кешесенә бик каты кычкырсам гына ишеттерә алырмын дип уйлый иде булса кирәк Кычкырып әйткән сүз телефоннан бозылып ишетелә иде. Карчык, әйтәсе килгән сүзен кызына аңлата алмыйча, кабинадан елап чыкты. Карчыктан соң Орск шәһәреннән Одессага запчасть алырга килгән тәэминат вәкиле сөйләште. Ул, тагын бер атна вакыт кирәклеге турында аңлатып, командировкасын озайттырды. Сөйләтүчеләрнең күбесе Одессага ял итәргә килгән кешеләр иде. Аларның хәтсезе билет алырга өйдән акча җибәрүне үтенделәр. Ниһаять, мине дә кабинага чакырдылар. — Габдрахман, синме бу? —диде Өметгали тавышы. — Мин бу, исәнме, Өметгали дус! — Исәнме, йөрәк маем, саумы? Рәхмәт, дустым, онытмыйча шалтыратуыңа. Эшкә урнаштыңмы? — Юк. урнашмадым әле. Эшкә урнашу өчен аттестат кирәк. Деканаттан аттестатымны алып мина җибәрә алмассыңмы? — Нинди аттестат ул? — Урта мәктәпне бетергәнлеккә бирелгән аттестат. — Эшкә керү өчен андый аттестат кирәкмени? — Кирәк, Өметгали. Ансыз эш чыкмый, аңлыйсыңмы? Ничек тә алып, шул аттестатны җибәрергә тырыш әле. ишетәсеңме? — Ишетәм. Бирсәләр, алып җибәрермен, кайгырма. — Бирмәсәләр дә алырга тиеш син, Өметгали, аңлыйсыңмы? Минем киләчәгем шул аттестатка бәйле. Бик кирәк. Ансыз булмый... Трубкада хатын-кыз тавышы ишетелде — Бетерегез. Вакытыгыз чыкты. — Алло Өметгали! Аттестатны авиапочта белән сал. Мин көтәм. Комсомол секретаре Вадим Козырев белән саубуллаша алмадым, ана сәлам әйт. Салу белән телеграмма... Кинәт шылт иткән тавыш ишетелде. Сөйләшү өзелде. Телефон трубкасы тынып калды. Ут сүнде. Трубкага өрә-өрә, аттестатны җибәрү белән телеграмма сугарга кирәклекне Өметгалигә кычкырып карадым да — булмады. Трубканы элеп, кабинадан чыктым. Чираттагы ял итүче өеннән акча сорар өчен кабинага кереп китте. Ике көннән соң Өметгалидән телеграмма килде: «Габдрахман, аттестатыңны ун көнгә алып торырга рөхсәт иттеләр. Ун көннән кайтарып бирмәсәң, сине университеттан чыгарачаклар. Күчермәсен эшләтеп, кире җибәр. Кулыңны кысып, Өметгали». Без инде Эдик белән урта мәктәп программасын шактый гына кабатлап өлгергән идек. Физиканы ике көн эчендә караштырып чыктык. Рус теле белән әдәбиятны да бер-ике көндә сукалап чыгарбыз шикелле иде. Алгебраны кабатларга тотынгач, без бер урында таптанып тора башладык. Эдик алгебраның күп кагыйдәләрен бөтенләй оныткан иде. Математиканың кагыйдәләре үзара бәйләнешле. Аларның берсен генә белмәсәң дә, мәсьәләне чишә алмыйсың. Кабатларга тотынгач, Эдик үкенә башлады: «Ул кагыйдәләрнең болай кирәк буласын кем белгән бит. Укыган чакта мин аларны икеле куймасыннар өчен генә ятлаштырып барган идем». Олы фонтаннан үзәк почтамтка барып йөрүе ерак иде. Аттестатны ешрак белешеп тору өчен без сынауга опера театры янындагы Пале- Ройяль бакчасында хәзерләнә башладык. Чинар агачлары күләгәсендә тыныч, салкынча. Безнең эскәмия тирәсендә бала коляскалары Янәшәдә бала караучы карчыклар гәпләшә. Без тирләп-пешеп мәсьәлә чишәбез. Мәсьәлә чишелеп бетеп, дөрес җавап табылу белән мин почтамтка йөгерәм. Университетта сынауга әзерләнгән чакларда тәүлегенә унсигезәр сәгать китаптан башымны күтәрмичә утыра ала идем. Эдик озак утырырга күнекмәгән. Арыды исә, ул мине су коенырга кыстый башлый: — Барыбер бер атна эчендә өч еллык материалны кабатлап бетереп булмас, әйдә, су коенып «илик. — Җаваплы сынауга хәзерләнгәндә бер минутка да тукталырга ярамый,— дим мин. Төштән соң әдәбиятны кабатларга керештек. Эдик су коенырга күндерә алмагач, җаен табып, бәхәс кузгатырга исәпләде. Ул хәзер Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» дигән әсәренең герое Рахметовны тәнкыйтьләргә тотынды: — Минемчә, Рахметов бераз психрак кеше. Нигә инде ирекле көннән очлы кадак каккан такта өстендә йокларга? — Ул бит революционерлыкка хәзерләнгән. Шуңа күрә алдан ук төрмә шартларына күнегеп тормакчы булган. Ихтыяр көчен чыныктырган. — Барыбер ул «тегеләйрәк» кеше! — Эдик бармагы белән чигәсен бораулап күрсәтте.— Төрмәгә керәчәген белгәч, бераз адәм төслерәк яшәп калырга кирәк иде аңа... Караңгы төшә башлагач, соңгы мәртәбә почтага кереп, хат турында белешеп чыктык та, Олы фонтанга йөри торган катерга утырып, өйгә кайтып киттек. Порттан чыгу белән катер уңга борылып, Төркия юнәлешенә таба юл тотты. Кырмыска явы шикелле кайнашкан су коенучылар яныннан уздык. Текә ярлы Отрада пляжлары күренде. Отраданы үтү белән Аркадия- дәге ял йортларының утлары җемелди башлады. Катер яныннан ерак рейстан кайтучы океан пароходы узып китте. Зур пароход кузгаткан дулкын катерны як-якка чайкап алды. Пароходның диңгездә баруы мәһабәт бер күренеш икән. Порт каршысындагы рейдка җиткәч, пароход йөрешен әкренәйтте, кемнедер чакырып, басынкы тавыш белән гудок бирде. Шул тавыш минем Одессага нинди ният белән килгәнлегемне исемә төшерде, йөрәгем әрни башлады. Күкелдә өметсезлек тойгысы баш калкытты Эдиклар яши торган Унынчы станциягә кайтып җиткәндә карангы төшкән иде инде. ♦ 41 Өметгалинең хаты дүртенче тәүлек дигәндә Одессага килеп җитте. 3 Хат бирүченең кулыннан алу белән конвертны ачып, аттестатны ° тикшереп карадым. Зәңгәр кәгазьгә алтын хәрефләр белән басылган * аттестат конверт эчендә иде. .Мин туры училищега йөгердем. Кабул итү комиссиясенең таныш ишеген ачып эчкә кердем. Бүген секретарь кыз чәчен күксел зәңгәр төскә буяп килгән. Әллә = шушы хәлдән каушап киткәнмен Аптырап карап торганымны күргәч, 2 зәңгәр чәч елмаеп сорады = — Сезгә нәрсә кирәк? « — Менә аттестатны китердем Кыз аттестатны алып, минем элек калдырган кәгазьләремә теркәде < Кәгазьләрне картоннан ясаган тышлык эченә салып, тышлыкка фами t лиямне язып куйды: — Сессия киләсе дүшәмбедә башлана Сессия вакытында рейста 5 булучыларны соңрак җыячаклар Зачет кенәгәсен сессиягә килгәч алырсыз,— дигәч, кыз өстәл тартмасыннан бланк алып студентлык билеты язарга тотынды. Язып бетергәннән сон фоторәсемемне ябыштырды да билетны миңа сузды. Училищега шушылай ансат кына керә алуыма мин ышанып җитми идем әле. — Училищеда укуымны раслар өчен шушы язу җитәме3 Кыз миңа төбәлеп карап торды да сорау бирде — Сез училищега укыр өчен керәсезме, әллә язу алыр өчен генәме? Уку өчен керсәгез, шушы язу җиткән. — Укыганлык турында кадрлар бүлегенә белешмә тапшырырга кирәк иде. Сез миңа шуны бирә алмассызмы? Зәңгәр чәч өстәл тартмасыннан әзер справка алып, фамилиямне язды да кул куеп миңа сузды. Мин рәхмәт әйтеп саубуллаштым Урам га чыккач кына Өметгалинең хатын укырга онытканлыгым искә төште «Габдрахман дус! Закон буенча аттестатны кулга бирергә ярамый икән. Багратка рәхмәт әйт. Секретарь кыз аны ярата Без Багратның дуслары булганлыктан гына бирде. Күчермәсен төшерү белән аттеста тынны Люсяга кире сал. Чит илгә чыгып йөри башлагач, Люсяга берәр матур сувенир алып кайтырсың инде. Ул синең өчен бик тырышты. Баграт комсомол путевкасы белән чирәм җиргә китте Мин сынауларымны биреп бетердем. Борынгы рус әдәбиятыннан өчле, тарихи грамматикадан дүртле алдым. Калганнары бишле Билет кесәмдә берсекөнгә Бохарага кайтып китәм Сез киткәч, бүлмәнең яме югалды. Америка оештырган күргәзмәм, ачарга АКШныц вице-президенты Мәскәүгә килә дип сөйлиләр Машта ков, билгеле, Мәскәүдә калачак. Курсның барлык студентларыннан кайнар сәлам Кызлар өт синең Одессага китүең сенсациягә әверелде. «Рахманкулов - герой». диләр «Егет кеше булсак, без дә тузан эчеп ятмас идек», диләр С.ин киткән нән сон Трифонованы күргәнем юк иде. Берничә көн элек университет клубында очраштык. Аның тирәсендә бер демократ бөтерелеп йөри. чехмы, полякмы. Валерия Багратны чакырып, синен турыда сораштырган. Баграт синең сәяхәткә чыгып китүеңне әйткән. Габдрахман синең аркаңда укуын ташлап китте, дигән. Аның белән дуслашу сиңа гел кирәк түгел иде. Валлаһи, синең михнәт күреп йөрүең шул кыз аркасында гына. Ул бит сиңа пар түгел. Аның кем икәнлеген Баграт уку башланган көнне үк аңлап алды. Козырев сиңа сәлам әйтте. Деканатта синең китүеңне хуплап бетермәгәннәр. Козырев сине Гыйльми совет утырышында яклап чыккан. Ярый, хуш. Безне онытма. Өчарыкка хат яз. Кулыңны кысып, Өметгали». 42 Мин кергәндә кадрлар бүлеге начальнигы делоларга теркәләсе характеристикаларга кул куеп утыра иде. Кергәнлегемне сиздерү өчен тамак кырдым. Начальник әһәмият бирмәде. Ул, көйләп жибәргән автомат шикелле, туктамыйча, эшен дәвам иттерде. Тагын бер тын көтеп карагач, училищедан алган справканы өстәлгә китереп салдым. Начальник күз кыры белән генә миңа карап алды да өстәл читендәге кара төймәгә басты: — Мин сиңа кеше кертмә дип әйттем бит,— диде начальник ишектән кергән хатынга. — Кертмим, Семен Зиновьевич. Бу иптәш сез кисәткәнче кереп өлгергән иде... Секретарь хатын чыгып киткәч, начальник янә эшенә кереште. Минем өстәл янында басып торуым аңа бераз комачаулый иде булса кирәк. Ул чираттагы характеристикага фамилиясен селтәп салды да, минем кәгазьне алдына шуыштырып китерде һәм тиз-тиз генә күз йөртеп чыкты: — Сезне ни өчен заочнынга алдылар? — Алдылар инде,— дидем мин. — Училищеда укуыңа карамастан, без сине эшкә урнаштыра алмыйбыз.— Начальник, ярсуын басарга теләгәндәй, ашыгып эшенә тотынды. Эшнең болай булып бетәсен белгән кебек, Эдик миңа «җебеп торма, каты тор, училищега керүеңне әйбәтләп әйт», дип кисәткән иде. Читтән торып укучы кешеләрне эшкә урнаштырырга дигән күрсәтмәне начальник үтәргә тиеш булса да, үтәү-үтәмәү аның үз иркендә иде. Минем язмышым хәл ителгән иде инде. Нәтиҗәдә көч бушка түгелде, вакыт әрәм китте. Тырышулар, теләкләр юкка чыктылар. Минем кабинеттан чыгып китүемне көткән арада начальник «личное дело»ларны бер урыннан икенче урынга күчереп өйде. Алдындагы чиста кәгазьгә ниндидер дулкынлы сызыклар сызып карады. Мин урынымнан кузгалмыйча тора бирдем. Ниһаять, начальникның түземе бетте. — Мин сезгә әйттем түгелме соң? Аңлашылмадымыни? — диде ул, кырыс кына итеп. Үзем дә сизмәстән кинәт ярсып киттем: — Барыбер алачаксыз! Бүген борып җибәрсәгез, иртәгә килермен, иртәгә алмасагыз, берсекөнгә!.. Эшкә алганчы шушы кабинет ишеге төбеннән китмәячәкмен. Читтән торып укучыларны борып җибәрергә сезнең хакыгыз юк. Нишләсәгез дә, мин эшкә урнашмыйча туктамаячакмын. Начальник башын күтәреп миңа карады. Ул мине болай сөйләшер дип көтмәгән иде булса кирәк. Берничә минут ул, ачуланыргамы моны, сүзсез генә куып чыгарыргамы дигәндәй, чамалап торды. — Алмасам, бернәрсә дә эшли алмаячаксың. Гомумән, минем белән мондый тонда сөйләшмиләр. Кая гаризаң? — Начальник гаризамның сул як почмагына нәрсәдер язды да:— Инспектор Зеленовский оформлять итәр,— диде. Өстәлдәге кәгазьне үрелеп алдым да, рәхмәт әйтергә дә онытып, тизрәк чыгып киттем. Хәзер мин шатланырга тиеш идем. Мона кадәр кеше менә алмаган биек тауга күтәрелгән альпинист кебек хис итәргә тиеш идем мин үземне. ♦ Начальник гаризама кул кую белән мин эшсезлектән котылдым. 5 Хәзер мин диңгезчеләр коллективында. Ай саен өйгә акча салып тора £ алам. Илләр гизәчәкмен, дөнья күрәчәкмен!.. Ләкин күңелдә бушлыктан з башка бернәрсә дә юк. Нигәдер мин бу хәлгә куана алмый идем. g Бу бәхет мине шатландырырга тиеш иде бит! Нигә болай ямансу = булып китте соң әле? 2 Мин үземне тиешлесен алып бетергән бер кеше шикелле сизә идем. ~ Мондый хисне элек тә татып караганым бар минем. Әллә гадәтем шун- = дыймы? Теләгемә ирешүнең нәтиҗәсе мине бер дә куандырмый. Шул « минутны якынайту өчен көрәшү генә кадерле миңа һавадагы торна тавышына әсәрләнеп, нужа күреп йөрү минем таби- t гатемдә иде, күрәсең. t Көндәлек тормыш максаты — аз көч түгеп, күбрәк файда табу, һавадагы торна тавышына алданмыйча, кулдагы чыпчыкны кысып тотып, тыныч кына яшәү мине куандырмый иде. Тиле кеше шикелле, шул һавадагы торна авазына ияреп китәсем килә иде. Төпләнеп яши алмавыма моңа кадәр бик офтана идем Тыныч тормыш, акча төшерә торган файдалы һөнәр, мал җыю минем гадәтем түгеллеген аңлагач, бераз тынычландым. Хәзер инде мин тизрәк пароходка эләгергә, диңгезчелек һөнәренә өйрәнергә, укуымны уңышлы тәмамларга тиеш идем. Бурычларымны ачыклагач, гаризамны тотып, Зеленовскийның кабинетын эзләп киттем Ике яклап тезелгән ишекләргә инспекторларның фамилияләре язып куелган: «Инспектор группы загрансудов Кримкер Б Г » — Бусы Иннаның әтисе Борис Григорьевич булса кирәк . «Инспектор группы пассажирских судов Бычков А. П...» Коридорның очына барып җиткәч кенә иң соңгы ишеккә эленгән тактада Зеленовскийның фамилиясен күрдем. «Инспектор группы каботажных судов». «Каботаж» дигән сүзне ишеткәнем булса да. мин аның мәгънәсен белми идем. Бу сүздә «абордаж», «пассат», «гало, «бригантина» сүзләрендәге тылсымлы мәгънә —ниндидер романтика бар кебек иде. Шуңа күрә «каботаж» миңа «загранплавание»га кара ганда күбрәк ошады. Стена буена тезелгән чиратның койрыгына барып баскач, миннән алдарак торучы җирән чәчле малайдан: — Каботаж белән чит илгә йөзү арасында нинди аерма бар? — дип сорадым. Егет әллә ничә мең еллар элек яшәгән казылма бер җәнлек күргән шикелле гаҗәпсенеп елмаеп куйды. Бер тын мина текәлеп карап торды да чират торучыларга таба борылып әйтте — Менә бу чудак каботажның нәрсә икәнен сорый Минем моңа башым җитми. Ничек аңлатыйм икән, ә? _ Чираттагылар көлешә башладылар. Тар маңгайлы, озын, очлы борынлы бер егет яныма ук килеп, мина баштанаяк карап алды да — Кореш ', синең диңгез җилен иснәп караганың юкмыни әле? — диде. Мин дәшмәдем. Үземне көлкегә калдырырлык сорау бирүемә үкенеп куйдым. — Иснәп караганың булмаса. Таможня мәйданына бар да порт капкасыннан чыккан диңгезчеләрне иснәп кара. Загранкадак кайткан диңгезчеләрдән кыйммәтле одеколон исе килә. Каботажның эше дә, тормышы да тозлы. Шунлыктан каботаж матросларыннан тозлы жил исе килә. Диңгезчеләр тагын бер мәртәбә көлешеп алдылар. Күлмәген сәдәфләмичә генә итәк очларын төйнәп куйган икенче бер егет: — Кореш, тозлы гына түгел, борычлы да. Каботаж җиле тәнеңне киптерсә, кесәңә томау төшерә,— диде. Бу сүзләрдән соң чираттагыларнын кәефләре тагын да күтәрелебрәк китте. Алар гөж килеп фикер алышырга тотындылар. Тар маңгай юхаланган сыман сорады: — Каботажны үзең теләп сайламагансыңдыр бит, кореш, әйеме? — Юк, каботажга җибәрегез дип аерып сорамадым. Кадрлар начальнигы үзе билгеләде,— дидем мин. — Кара, ул сиңа нинди зур яхшылык эшләгән, ә? Син аның юмартлыгын онытма инде. Каботажга иң лаеклы, иң уңган кешеләрне генә билгелиләр бит,— диде күлмәк итәген төйнәп бәйләгән егет. — Төшеп калган кешеләрдән булсак, без әнә теге чудаклар арасында булыр идек,— дип, тар маңгай чит илгә йөзүчеләр чиратына төртеп күрсәтте. Мин башта әһәмият биреп җиткермәгәнмен икән. Чит илгә йөзүчеләр белән чагыштырганда каботаж диңгезчеләренең киемнәре дә башка төрлерәк иде. Каботаж кешеләре тегеләргә караганда ябыграк, үз-үзлә- рен тотулары да башкачарак. Чит илгә йөзүчеләр, җаваплы урында эшләүчеләр сыман, эчке бер масаю белән сабыр гына чират көтәләр. Инспектор бүлмәсеннән чыккач та, эре генә атлап китеп баралар. Зеленовский кабинетыннан чыккан һәр диңгезче инспекторны тәнкыйтьләп ала. Ачусыз гына сүгенә. «Никадәр тырышсагыз да. мине кимсетә алмаячаксыз. Мин андый йомшак кеше түгел» дигән сыман, ясалма горурлык белән коридордан чыгып китә. Беркадәр күзәтеп торганнан соң мин чит илгә йөзүчеләрнең тәҗрибәләре зуррак, һөнәрләре яхшырак икәнлеген дә чамалап алдым Каботаждагыларның «загранкага» ’йөрүчеләрне тәнкыйтьләвендә жәяүле солдатның атлы сугышчыга булган мөнәсәбәте сизелә иде. Зеленовский кадрлар бүлеге башлыгының кечерәйтебрәк ясалган күчермәсен хәтерләтә иде. Аның өстәле иачальникыннан кечерәк, арзанлырак агачтан ясалган. Инспекторның үз-үзеи тотышы, начальникныкына охшаган булса да, ничектер ясалма кебек тоела, киеме дә арзан- лырак сыман иде. Бары тик инспекторның йөзе генә начальникныкыннан итләчрәк һәм зуррак иде. Мин кәгазьләремне инспектор алдына илтеп салдым да, начальникның мине шушы төркемгә билгеләвең әйттем. Инспектор мина күтәрелеп карамады. Аның кыяфәте үк: «Әйдә, әйдә, яхшырак күренергә тырыш Монда керүчеләрнең һәммәсе шулай мина ошарга тырыша. .Ләкин карар чыгаручы — мин, син — шул карарга буйсынучы гына»,— 1 Кореш — (диңгезчеләр жаргоны) дус, иптәш. дип әйтеп тора кебек иде. Мин сулыш алырга да куркып, инспекторның карарын көтә башладым. Ниһаять, инспектор башын артка ташлап, аркасын урындык аотына терәде: г - г — Фамилияң? — Рахманкулов. ♦ — йомышың? - Иптәш Курененко мине сезнең группага билгеләде.— дидем мин. Курененко сүзенә басым ясап. Аңламыйм Резервтагы диңгезчеләрне кая куярга белгән юк. 5 ә монда дөм тәҗрибәсез кешене эшкә алып яталар? Аркам туңып киткәндәй булды. Инспектор бер тын уйланып карап ф торды да. иелеп, минем анкетамны тикшерергә кереште Мин үземне сират күпере алдына килеп туктаган гөнаһлы кеше кебек хис итә баш- д ладым. Үзем болай җинаять эшләгәнемне хәтерләмим. Нәселемдә ку = лаклар, төрмәдә утыручылар, чит илгә качып китүчеләр дә юк. Ләкин. • йа раббым, анкетамны тикшерә башласалар, тез буыннарым йомшарып = китә, күз алларым караңгылана, бизгәк тоткандагы шикелле калты- ” ранам — Сине ни өчен университеттан куып чыгардылар? — Зеленовский " минем «җинаятемне» ачуына сабыйларча чын күңелдән куана иде Z — Беркем дә кумады. Мин үз иркем белән читтән торып укуга = күчтем. ’ ' s — Так, так...—Ниһаять, ул иркен итеп сулыш алды —Димәк, сез ике җирдә укыйсыз? Шома егет! Бездә уку бушлай бит Әйдә. укы. Хөкүмәт акчаны кызганмый, түли. Димәк, хөкүмәтне савым сыер урынына саварга була, ә? Ике җирдә уку әз күренде инде сезгә, әйеме? Эшкә урнашып зарплата алып ятарга да уйладык инде, әйеме? Дәүләт агай юмарт бит, шулаймы? Аның ашын өч кашык белән чемеоеп ашарга була, ә? Зеленовский, зур бер эш башкарган кеше сыман, артлы урындыкка ярым ятып, күзен йомды. Кинәт мин аның нинди кеше икәнлеген аңлап алдым Бу. һичшиксез, куркак кеше булырга тиеш. Үзе куркып яшәгән кеше генә башкаларны шушылай куркытырга ярата. Куркак кеше башкаларны куркытудан тәм таба. Ул башкаларны шомландыра алса, үзен батыр итеп сизә башлый. — Иптәш Курененкога кереп, Зеленовский сезнең боерыгыгызны үзгәртте дип әйтимме сон? — дидем мин. бернәрсәгә дә исем китмәгән кебек. Инспекторның кыяфәте үзгәреп китте — Сезгә алай дип кем әйтте әле? —Хәзер ул өстән килгән карарны берсүзсез үтәүче күндәм бер кеше иде инде. Зеленовский анкетага карап эш карточкасы төзеде. — Адресыгыз ничек, иптәш Рахманкуловэ — Татарстан. Баулы районы. — Юк. Одессадагы адресыгыз. — Мин вакытлыча иптәшемә тукталдым — Алай булгач, мин сине кадрлар бүлегенә пропискага керттем. Одессада ачык прописка юк. Кирәк булса, тулай торакка направление дә бирә алам — Инспектор миңа кәгазь кисәге сузды — Котлыйм. Рахманкулов. Сез хәзер резервта. Икенче класс матрос эарплатасынын җитмеш биш проценты түләнеп торачак Көн саен тугызынчы яртыда миңа кереп теркәлергә тиешсез. Зарплаталы курорт, әйеме? _ Курортсыз гына булмыймы соң. иптәш инспектор? Мөмкин булса, мин бүгеннән үк эшкә керешер идем — Пока юк. Урын табылу белән урнаштырырмын. Минем группада дүрт-биш ай эш көтүче диңгезчеләр бар. Башта аларны урнаштырырга кирәк. Ашыкмагыз, сезгә дә чират житәр. Без күптәнге дуслар кебек кул биреп саубуллаштык. Бульварга чыккач, диңгез эшендә эшләп картайган морякларга охшарга тырышып, чайкалыбрак атлап киттем, һәр очраган кешегә: «Күрәсезме, мин диңгезче! Коры жирне яратсам да, сезне ташлап,, диңгезгә чыгып китәргә туры килә. Ни эшлисең, вазифабыз шундый!» — дип мактанып аласым килә иде. 44 Эдик миңа кадәр торып каядыр киткән иде инде. Битне югач, шәһәргә барырга жыена башладым. Фатыйма әби минем уянуымны көтеп торган икән. Юыну белән чәйгә чакырды. Татьяна апа —эштә. Галя белән Нина институтка керергә әзерләнеп йөриләр. Эдикның мине көтмичә берүзе чыгып китүе күңелне борчып, эшкә урнашу шатлыгымны бераз сүрелдерде. Кәефемне Фатыйма әби дә сизеп алды булса кирәк. Чәй ясап алдыма китереп куйды да: — Эдик белән ачуланышмагансыздыр бит? — дип сорады. — Юк, ачуланышмадык. — Нигә ул сине көтмәгән соң? — Белмим. — Ул иртән әнисе белән дә сүзгә килеп алды. Укырга кермим, тизрәк эшкә урнашам, ди. Таняның хәтере калды. Ул әйтте: Габдрахман кергән жиргә нишләп керә алмадың? Сынауга әзерләнмичә җил куып йөргәнсеңдер, диде. Безнең Эдик әтисенә охшаган. Эдикның әтисе Таняның тормышын җимереп китте. Үзе дә бәхетле була алмады. Таня- ны да бәхетсез итте. Эдик та шулай булыр дип куркабыз. Укырга керергә йөри башлагач, бик сөенгән идек. Син аны укы дип үгетләп кара әле. Мин Фатыйма әбине юата башладым. Аның сөйләр сүзе күп иде. Икебез генә калудан файдаланып, ул тагын туганнары турында сөйләргә тотынды. Тугызга өлгерергә кирәк булганлыктан, әбинең зарын тыңлап бетермичә, трамвай тукталышына киттем. Зеленовский янына барып теркәлгәч, паспортымны пропискага алдылар Пропискага керү өчен өч сум акча түләргә кирәк иде. Мин бик. уңайсыз хәлдә калдым. —‘ Салгалыйсыңмыни? — диде Зеленовский, күз кысып. — Юк, мин андый кеше түгел. — Акчаң кая китте соң? Одесса пропискасына керү өчен башкалар мең сум түләргә дә риза булырлар иде дә, күп кешегә бу бәхет тәтеми,— диде Зеленовский елмаеп.— Ярый, акча тапкач кертерсез инде. Кадрлар бүлегеннән чыккач, мин туры тулай торакка юнәлдем. Ул вакытта пароходчылыкның тулай торагы Потёмкин баскычыннан төшү белән сул яктагы йортка урнашкан иде. Хәзер ул йортта пароходчылыкның кадрлар бүлеге. Мин администратор хатынга инспектор биргән кәгазьне күрсәттем. Администратор башта телефон шалтыратып, кемгәдер зарланып алды — Урын юклыгын белә торып, инспекторларыгыз һаман направление бирәләр. Семен Зиновьевич, кырыктан артык диңгезче идәндә куна. Позор бит бу! Кертмәгез дисез! Урамда кунсыннармыни? Урамда кунып йөрергә милиция рөхсәт итми. Шунлыктан урын булмаса да кертергә- мәжбүр булабыз ииде. Әйе. Әйттем. Хәзер инде өлкә комитетына барып зарланырга гына калды.— Шулай дигәч, администратор трубкасын куйды.— Урын юк, акыллым. Кунар урыныгыз булмаса, сәгать унберенче яртыда килерсез. Урынсызларны без кубовой идәненә яткырабыз. Дөресен әйткәндә, начальство идәндә ятарга рөхсәт итми Нишлисең бит, минем үземнең ике малаем диңгезче. Мин сезне чиратка ♦ куйдым. Атна-ун көннән бәлки урын булыр. Диңгездә йөзә башлагач, мин яр буе шәһәрләренең күбесен күрдем. J Аларның берсендә дә одессалылар шикелле диңгезчеләрне ихтирамлап. 3 чын күңелдән яратучыларны очратканым булмады. Одессаның һәр гаиләсендә диярлек диңгезче бар. Кайбер семьяларда £ диңгезчелек һөнәре буыннан-буынга күчеп килә. * Одессаның ирләрен диңгез дөньяның ин ерак җирләренә илтеп * ташлый да аларның хатыннарын айлар, еллар буе ялгыз яшәргә мәҗ- “ бүр итә. Моряк хатыннары диңгезне яратмыйлар. Алар үзләренең Z кызларын, киләчәгеңне диңгез белән бәйләмә, дип үгетлиләр. Ләкин 2 Одесса кызлары үсеп җитү белән диңгезчене сөяләр дә әниләре шикел- = ле үзләрен гомерлек ялгызлыкка дучар итәләр. Малайлар тәпи йөрергә * өйрәнү белән капитан булып уйный башлыйлар. Мәктәптә укыганда да “ ир балалар диңгезче булырга хыялланалар. Одессада дингез — тормыш үзәгендә. Дннгез аларның тамакларын £ туйдыра, аларга шатлык һәм хәсрәт китереп тора. Мин кайтканда Татьяна апа белән Фатыйма әби чия чүпләп утыра5 лар иде. Өйгә керү белән Татьяна апа зарланырга тотынды — Эдик иртәгә рейска китә. Сынау тапшырудан баш тарткан. Син аны үгетләп карамадыңмы? — Эшкә эләккәч, училищега кероп торуның кирәге булмас ииде,— дидем мин, Татьяна апаны юатырга тырышып. — Минем өчен аның эшкә урнашуыннан укырга керүе артык,—диде Татьяна апа.— Хәзер бит, Габдрахман, дипломсыз бернәрсә эшләп булмый. Безнең заманда укымаган кеше гарип кеше кебек. Безнең Эдик кына шуны аңламый. Таня апа малаеның гамьсез яшәве турында тагы да зарланмакчы иде. Капкадан, әтисен ияртеп. Эдик кайтып керде. — Таня, малаебызны озату хөрмәтенә бераз бәйрәм ясап алыйк инде,—диде Эдикның әтисе. — Ат азгыны тайга иярә. Син гел шул якны гына кайгыртып йөрисең,— диде Фатыйма әби. — Әни, зинһар, тавыш куптарма. Ул сабый түгел Аның үз акылы үзенә җиткән,—дип, Таня апа ашыгып табын әзерләргә кереште — Сергей, син Эдикны укырга кер дип үгетләп карамадыңмы соң? — Мин киләсе елга керәм,—диде Эдик, әнисенең сүзен бүлеп Быел мин сынау бирә алмаячакмын — Улым, хәзерге заманда белемсез берни эшләп булмый бит. Син инде ул якны тырыштыр,— диде Эдикның әтисе — Син үзең менә надан булсаң да гел җитәкчелектә генә утырасың,— диде Фатыйма әби. — Нишләп мин надан булыйм! —диде Эдикның әтисе — Мин бит индустриаль техникум бетердем. — Эдик, капитанлыкка күтәрелә алсаң, укымасан да ярый I омер буе капитан сеңлесе булырга хыялланам. Безнең сөйләшкәнне Галя тыңлап тора иде. — Улым эчүдән, хатын-кызлардан саклан Әтиеңнең тормышы гыйбрәт сиңа,— диде Фатыйма әби, үгет-нәсихәт бирүләр тәмам кызып җиткәч. __ Әни, балалар алдында юк с\з сөйләп утырма инде, диде Таня апа. ». «к. У.» № • St — Шушы балалар кебек чагымда мин ике бала анасы идем. Безнең заманда баланы утызга җиткәнче чәйнәп ашатмыйлар иде,— диде әби. Бу гаиләдә Фатыйма әбигә Таня апа гына каршы әйтә ала иде. Хәзер әбинең тәнкыйтен җавапсыз калдырдылар. Табын хәзерләнеп бетте. Без өстәлгә якынрак килеп утырдык. — Эдик, син ничек турыдан-туры пароходка эләгә алдың? — дидем мин. — Тарихта андый хәлләр дә була икән,— диде Эдик елмаеп,— «Россия» дизель-электроходына радиотехник кирәк булган. Штат буенча радиотехник тоту каралмаган. Мине шунда электрик итеп урнаштырдылар да радиотехник эшен эшләргә куштылар. — Нигә Габдрахманнан яшерәсең, Нинаның әтисе ярдәм итте дип әйт инде,— диде Галя, Эдикның алай тиз эшкә урнаша алуының серен ачып. — Барыбер башта училищега урнашырга кирәк иде. Дипломың булмаганга электриклыкка гына алганнардыр,— диде Таня апа. — Элек чыннан да шулай иде. Хәзер һәр дипломлы кешене югарыга күтәрү гадәте бетеп килә. Бүгенге көндә алган белемеңне эштә куллана белү кирәк,— диде Эдикның әтисе. — Күптән шулай кирәк иде. Соңгы вакытта белеменнән бигрәк дипломы белән мавыга башладылар,— диде Эдик, әтисенең фикеренә кушылып. — Дөресен әйткәндә, очраштыргалый шул,— диде Эдикның әтисе. — Университеттан чыккач, синең швабра күтәреп, палуба юып йөргәнеңне күрсәләр, авылдашларың нәрсә әйтерләр иде икән? — диде Эдик миңа. — Эшнең ниндие дә почетлы. Эшләмичә соры корт булып яшәүдән гарьләнергә кирәк,— диде Таня апа, мине юатырга тырышып. — Безнең заманда һөнәрнең кадерен беләләр иде. Хәзер кая карама— профессор. Укымышлы кеше күп, эш рәтен белүче юк. Әллә шунлыктан, элек җимешнең поты бер тиен иде, хәзер кадагы ун тәңкә,— диде Фатыйма әби. — Әни, син кеше сүзеннән гаеп табарга гына торасың. Сезнең заманда җимешне байлар гына ашаган, хәзер һәркем җимешсез өстәл янына утырмый,— диде Таня апа. — Әби дөрес әйтте,—диде Галя, әбисенең фикеренә кушылып.— Безнең заманда \рта белемсез кеше юк диярлек, кием-салым, йорт җиһазлары һаман яхшыра, һаман күбәя. Тормыш яхшырган саен комсызлык арта бара. Элекке заман кешесе болай комсыз булмагандыр. Минем иптәшләрем кигән киемнәр элекке заманда патша хатыннарына да тимәгәндер бәлки. Ә аларга андый киемнәр дә һаман әз күренә. Нигә шулай комсызланалар икән? — Галина, бу унҗиде яшьлек кызлар чишә торган мәсьәлә түгел.— Эдикның әтисе урыныннан кузгалып, китәргә җыена башлады. Әтисе чыгып киткәч, Галя өстәлне җыештырып, табак-савыт юарга кереште Таня апа безгә беседка эченә урын җәйде. Без ятак читенә барып утырдык. — Уйлый башласаң, катлаулы да инде бу тормыш,— диде Эдик, чишенә башлап.— Тырышып, тырмашып һаман теләгеңне тормышка ашырырга йөрисең. Теләгеңә ирешү белән шатланасы урында үзеңне алданган кеше шикелле тоя башлыйсың. Диңгезчелеккә урнаша алсам, миңа башка бернәрсә дә кирәкмәс дип йөри идем. Бүген инде эшкә урнашкач, кинәт шатлыгымның алай зур булмаганлыгын аңлап алдым. Диңгезчелеккә эләксәм, дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас дип уйлый идем. Хәзер сизенәм: бәхетле булу өчен тагын нәрсәдер җитми икән әле. Эдикның мондый кичерешләре миңа таныш иде. Ул да, минем шикелле, тырышуның нәтиҗәсе өчен түгел, өмет белән яши торган кеше иде булса кирәк. Билгеле, һәркемнең бәхетле буласы килә. Ләкин минем өчен бәхет кесәдәге зәңгәр тышлы диплом да, кыйммәтле костюм да. хосусый «Волга» машинасы да түгел иде Минем бәхетем эшкә ашырга теләмичә һаман киләчәккә кала торган тылсымлы бер теләктә иде. Ул ♦' каяндыр һавадан ишетелгән торна тавышы шикелле монлы, матур иде. ч Шул тавыш шикелле күзгә күренми генә уза торган эфемео бер 2 тойгы иде. Эдикларның бакчасы артындагы тыкрыктан ике кеше сөйләшеп 5 диңгезгә таба төшеп киттеләр Одессага кайтучы пароход озын итеп 2 гудок бирде. Тан алдыннан да Одессага ерак диңгезләрдән пароходлар кайткандыр — мин аларның гудок тавышларын ишетмәдем 45 «Диңгез вокзалы» тукталышында троллейбустан чыктык та тимер юлы аша вокзал каршысындагы мәйданга үттек. Мәйданда пароходка билет көтүчеләр кайнашып йөри. Билет алырга өлгергәннәре пристань капкасы алдында, дулкынланып, пароходка утырта башлаганны көтәләр. Юл газабы — гүр газабы, дигәннәр борынгылар Давыллар аша үтүне, диңгездә чайкалу газапларын пассажир билет алырга чират торганда ук кичерә башлый. Ул сәяхәтенең хәвеф хәтәрсез бетәсеиә ышана. Шулай булса да диңгез диңгез инде Аның сине ничек каршылаячагын алдан кем белгән? Менә шушы * билгесезлек диңгезгә чыгарга хәзерләнгән кешенең күңелендә әллә нинди шом уята, аны нинди генә сүзгә дә ышанырга мәҗбүр итә. Порт капкасыннан керү белән причалга терәлеп торган зур ак пароход күренде. Шушы пароход Эдикны диңгезгә алып китәргә* тиеш иде. Корабны юан арканнар белән тарттырып причалдагы тимер пушкаларга бәйләп куйганнар Аның җыйнак гәүдәсендә кузгалып китәргә җыенган чабыш аты омтылышы сизелә. «Россияжнең торбасыннан боҗраланып төтен күтәрелә. Мачтадагы сигнал флаглары корабны тизрәк кузгалып китәргә ашыктыргандай талпынып җилфердиләр. Дустымны алып китәсе пароходны күргәч, йөрәктәге түземсезлек кабат яңарды. Тулпар ат та ир-егет күңелендә шушындыйрак хис уята торгандыр. Диңгезчелек эшеннән хәбәрдар булмасам да. «Россия»нен тышкы кыяфәтенә карау белән моның дәһшәтле дулкыннарга каршы торырлык, иң ерак диңгезләрне дә әйләнеп чыгарлык кораб икәнлеген аңлап алдым. Пароходның гомере кешенекеннән дә кыска Иске кораб тузып өлгергәнче үк, яңа суднолар белән ярыша алмыйча, аларга урынын бирә. Ул чакта «Россия» дизель-электроходына утыз дүрт яшь иде Өлкәнлегенә карамастаһ, бу кораб үзенең беренчелеген яшьләргә бирергә исәпләми иде әле. Кузгалып китәргә кырык минут чамасы вакыт калган Матрослар трюм капкачларына брезент каплап, су үтмәслек итеп ныгытып йөриләр Борттагы ачык ишектән эчкә эчемлекләр, сыер түшкәләре, зур зур капчыкларга тутырган азыктөлек ташыйлар Корабның репродукторларыннан музыка агыла. Без судно янына килеп туктадык — Күрәсеңме. Эдик, сине музыка белән каршылыйлар. — Эшемне башкара алмам дип куркам мин, Габдрахман Бергә эләгә алмадык бит. Бергә булганда бирешмәс идек. *. *83"М И Р ГАЗИ Я II ЮНЫС — Киләчәктә бәлки урнашырбыз әле. Хәзергә пароходка эләгүен кыйммәт,— дидем мин, Эдикны юатыр өчен. — Белмим, булырмы икән? Бергә хезмәт иткән чакны сагынам.— Эдик тирән итеп сулап куйды.— Әниләр юксынырлар инде. Син, вакыт табып, баргалап йөр. Армиядә чакта, кайткач аларга ярдәм итәрмен, йортны, ихаталарны караштырырмын, дигән идем. Эшкә урнашу артыннан йөреп вакыт узды. Судно янына килеп җиткәч, башыбызны күтәреп бер тын карап тордык та трапка басып өскә күтәрелә башладык. — Менә, үзе теләп каботажны сайлаган яр диңгезчесе безгә визит ясый — Трап башында теге Зеленовскийга керергә чират торганда очраган җирән чәчле диңгезче егет басып тора иде. Аны тану белән ниндидер киеренкелек туды. Җирән матрос кадрлар бүлегендәге сөйләшүне исенә төшерде булса кирәк, ул мине тагын үртәргә кереште:— Чит илгә йөзә торган суднога гына урнаш дип, тагын ялынып карамадылармы соң? Әллә монда белешергә генә килдеңме? Нәкъ шул минутта коридордан җиңенә өч тасмалы шеврон таккан таза гәүдәле бер кеше килеп чыкты да матросны шелтәләргә тотынды: — Тагын фәлсәфә сатарга керештеңме, вахтенный? Вахтада торганда базар ясама дип мин сине ничә кисәттем инде! Хәзер мин сиңа выговор бирәм дә вахтадан төшерәм. Матрос акланып маташкан булды: — Юк, иптәш өлкән штурман, мин сөйләшмим. Мин аларның документларын тикшерә идем. Әй, гражданин, таныклыгың кайда? — дип, вахтенный Эдикка таба кулын сузды. — Миңа таныклык бирмәделәр әле. Пароходка баргач, менә шушы кәгазьне күрсәтерсең, диделәр.— Эдик кадрлар бүлеге биргән приказ кәгазен матроска сузды. — Пароход түгел, дизель-электроход,— диде матрос, мактанырга яратучыларга хас ясалма өстенлек белән. Приказ кәгазен карагач, Эдикка кире кайтарып бирде. Уз-уз, монда сөйләшеп торырга ярамый. — Кая барырга соң? Бу кәгазьне кемгә күрсәтергә? — Белмим. Комачаулап торма. Атла, кореш, соңгы мәртәбә әйтәм.— Матрос үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тырышкан булып маташа иде. Яныбызга машина маена буялып беткән бер кеше килеп туктады. Вахтада торучы аңа таба борылды: — Пычрак киемнән пассажирлар палубасына чыкмаска дигән приказ сиңа кагылмыймыни? Судно пычратып аяк астында уралып йөрсәң, мин сине бик тиз тәртипкә өйрәтермен!— Баягы матрос өлкән штурманнан алган шелтәне тизрәк кайтарып бетерергә ашыга иде. — Әй, калай әтәч, вахтага сине куйганнар икән. Мин сине һаман гальюн IV тазартып йөри дип уйлаган идем,— дип, тегеңә җавап биргәч, майлы киемле диңгезче безгә таба борылды:— Сез кадрлар бүлегеннәнме, егетләр? Мин үземне алыштырырга килүче мотористны көтәм,— диде, Эдикның моторист түгеллеген белгәч, безне алга әйдәде:— Әйдәгез, приказ тапшыра торган җирне күрсәтәм. Без коридорга керә башлагач, җирән матрос каршы төште- — Әйттем бит, коридорны пычратып, монда чуалып йөрмә дип! Әй, салака, давай кәгазьләреңне! Эдик приказ кәгазен матроска сузды. Матрос миңа таба борылды: — Ә синең приказың кайда? — Мин дустымны озатырга гына килдем. IV Гальюн — туалет, бәдрәф. ' Флибустьер — мажара эзләүче, пират — Озатышып йөрергә судно вокзал түгел. Давай, дуй, дуй, ычкын моннан! — Ул күзе белән өлкән штурман киткән якка карап алды да пышылдап әйтте:—Хәтерең калмасын, кореш, служба! Ишеттек бит — чиф ничек аждаһалана. Монда—тәртип, дисциплина; тәртипләре бугазларына тыгылгыры! Өлкән штурман трап яныннан китсен дә, мин сине кертермен. Рәхмәт, дус кеше, болай да минем аркада шелтә алдын. Сине яңадан уңайсыз хәлгә куясым килми. Сау бул, Эдик, хәерле юл. Эшең- ♦ дә уңышлар телим! — Без Эдик белән кочаклашып саубуллаштык. 5 Причалга төшкәч, кораб янына жыелган халыктан читкәрәк китеп, £ мичкә өстенә менеп утырдым. 3 Трапта торганда әлеге җирән матроска ачуым килгән иде. Хәзер 5 инде мин аны кызгана башладым. Иптәшләре арасында абруе юклыгы ° күренеп тора. Аның да чит илгә йөри торган пароходта эшлисе килә ф торгандыр? Башкача үзенең каботажда эшләве турында болай кимсенеп искә алмас иде. Үзен яратып та бетермиләр булса кирәк. Теге ~ диңгезче ничек сөйләште бит үзе белән. = Яна эштә Эдикны нинди коллектив, нинди мөнәсәбәт көтәдер инде1 2 Ул да җирән чәч шикелле зарланып сөйләшә башламаса ярар иде. х Эдик белән дә аерылышабыз. Шушы чит шәһәрдә хәзер берүзем « калам. Уйлап карасаң, яшәү дигәнең кавышу белән аерылышулардан тора бит. һәр иртәдә көн белән кавышсаң, кичен аерылышасың. Ай < белән, ел белән, гомер белән дә шулай... £ Теге шевронлы кеше, чыгып, вахтада торучы матроска нәрсәдер = әйтте. Матрос «Утырырга рөхсәт ителми» дигән белдерүне чишеп алды s да коридорга кертеп яшереп куйды. Радиодан пароходка утырту баш ланганлыгын әйттеләр. Причалдагы кешеләр дәррәү трапка омтылдылар. Кысылышып өскә күтәрелә башладылар. Җирән матрос аска төшеп, трапка килгән кешеләрнең билетларын тикшерергә тотынды. Аңа вахтада торучы штурман ярдәмгә килде. Бераздан шире бөтенләй бушап калды. Дөнья мәшәкатеннән качып, диңгез буе курортларында үскән пальмалар күләгәсенә ашыгучылар хәзер инде ак пароходның палубасында иделәр. Палубага күтәрелү белән пассажирларның түземсезлеге басылмады. Атаклы лайнерның тылсымлы каюталарын тизрәк күрергә теләгән кыбырсык халык бер палубадан икенчегә чабып мәш киләләр. Кайберәүләр юлларында очраган һәр нәрсәне тотып капшап карыйлар, сәяхәттән кайткач, сөйләп, пароход күрмәгән кешеләрне шаккаттыру өчен корабның иңен-буен, биеклеген адымлап үлчәргә тырышалар. Көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән котылган һәр пассажир үзен җил-давыл белән көрәшеп, океан гизәргә, кеше аягы тимәгән яңа атаулар ачарга чыккан диңгез флибустьеры 1 итеп сизә иде. Алда — зәңгәр хыял, маҗаралар, яңалыклар... Диңгез һавасы ургылып үпкәгә керә, җиңеллек, рәхәтлек биреп бөтен тәнгә тарала Шушы һава һәр тиенен санап яшәгән саранны да иртәгәсе көне турында кайгырта белмәүче бер юмартка әйләндерә. Палубага менгән сәяхәтчеләр озата килүчеләргә кул болгарга да онытып, дизель-электроходның ресторанына юнәлделәр. Стюардессалар, администраторлар ни эшләргә белмичә аптырап беттеләр Кая карама — кеше. Коридорлар, палуба, каюталар пассажирлар белән шыгрым тулган. Судно гудок бирде. Бу тылсымлы, куәтле аваз яр буендагы кешеләрнең баш өсләреннән ишелеп узды да шәһәр йортларына бәрелеп портка кире әйләнеп кайтты. Өченче гудоктан соң корабның трабын алдылар. Күперчектән капитанның боерык биргән тавышы яңгырады Матрослар корабны пирска беркеткән юан бауларны бер-бер артлы сөйрәп алып, пглубага урнаштырырга тотындылар. Борт белән пирс арасында тар гына су тасмасы күренде. Корабның, борыныннан асылынып төшкән юан чылбырлар хәрәкәткә килде Якорь судан чыгып, өскә күтәрелде. _ * Кораб борты белән пирс арасындагы су тасмасы кинәя бара Кораб торбасы һавада төтен боҗралары бөркелдерә башлады. Койрык астында су кайнарга тотынды. Ак кораб ашыкмыйча гына маяк ягына таба борылды да. салмак кына йөзеп, диңгезгә чыгып китте. Зәңгәрсу киңлектәге ак нокта һаман кечерәя бара. Бераздан инде- ул офык артына китеп югалды. Аерылу тойгысы йөрәкне әрнетеп алды. Минем бердәнбер таныш, бердәнбер дус кешем корабка утырып каядыр китеп барды. Әйтерсең кораб үзе белән минем өмет-хыялларымны да алып китте. Мина бик. ямансу, күңелсез иде. 46 Эдикны озаткач, Таня апа белән Фатыйма әби мине үз лларьь кебек карый башладылар. Аларның шул кадәр кунакчыллыгына уңайсызлана да башладым. Минем аларга бернинди ярдәм күрсәткәнем,, файда иткәнем юк. Киләчәктә, белмим, яхшылык эшләп булырмы», юкмы? Алар мине һаман үз балаларыннан артык күреп тәрбиялиләр. Торган саен минем аларга бурычым арта, алган әҗәтем күбәя бара кебек тоела иде. Мин түзмәдем, иртәгә рейска китәм дигән булып, чемоданымны алып, тулай торакка киттем. Тулай торакта урын юк иде. Ялынып сорагач, администрат сәгать унбердән соң кунарга килергә рөхсәт итте. Сәгать төнге унбер тулгач, дежур хатын тулай торакның капкасын бикләп керде. Урынсызлар номерлардагы буш ятакларны тикшереп чыктылар. Ятак таба алмый калучылар су кайната торган бүлмәгә юнәлделәр. Тәжрибәлерәкләр кием үтүкли торган өстәлне, идәннең түр- як урыннарын алып өлгергәннәр иде инде. Кайбер егетләр асларына салырга матрас та тапканнар иде. Башкаларның нәрсә эшләүләрен күзәтеп йөри торгач, мин урынсыз калганмын. Ишек янындарак бераз буш җир бар иде әле Мин шул урынга барып утырдым да кесәмнән газета алып, идәнгә җәя башладым — Хиба так можно? — диде почмакта яткан бер диңгезче — Синең аша атлап йөриячәкләр бит Кил, менә монда ят. Күңелең киң булса,, урын тар булмас.— Шулай дип, әлеге диңгезче, иптәше янына кысылып, стена кырыеннан миңа урын бирде. — Син дә эшкә урнашып кына азапланасыңмы әллә? — дидем мин, башымны егетнең бөкләп салган күн курткасына терәгәч. — Юк, мин күптән эшлим. — Ничек монда эләктең соң? — Ялда идем. Минем танкер ай ярымнан гына Одессага кайтачак. Әле шуны көтәм. Сөйләшә торгач, без танышып та киттек. Бу егет Сергей исемле иде. Ул пароходчылыкның иң яхшы танкерында донкерман 1 булып эшли икән. Донкерманның нинди эш башкарганлыгын сорарга кирәк иде дә, үземнең «яр күсесе» икәнлегемне фаш итүдән куркып, тыелып калдым йокы ястык теләми, диләр. Бераздан кубовой идәнендә, үзара ярышкандай, каты-каты гырылдаган тавышлар гына ишетелә иде. Донкерман — насослар белән идарә итүче моторист. Беренче мәртәбә күземне ачып җибәргәндә бүлмә эче дөм караңгы иде. Тыгынлыктан һәм һава юклыктан тәмам изрәгән кешеләрнең гәүдәләре арасыннан атлап түргә таба бер шәүлә кыймылдап узды. Коридордагы дежур хатын кемнедер ялварып үгетли иде —_ Ят инде. Яхшы түгел бит, ят. Хатын кеше шушылай кыланамыни? Малайларны уятасың. Төн уртасында тавышлана дип. Куренен- * кога барып әләкләүләре бар. Зинһар өчен ят!.. Морякларны уятасын. 5 Аларның иртәгә эшкә барасылары бар. Ял итсеннәр, яме — Итсеннәр, балакайларым, итсеннәр. Йокласыннар. Курененконы з себеркеләп урыныннан куып чыгарсалар, диңгезгә чыгып китәрләр иде w алар... ° — Әйдә, Лиза апа, әйдә. Мин сине чишендереп яткырыйм. Әйдә, ф тавышланмыйча гына кереп ят. Шыгырдап ишек ябылып ачылды. Лиза апаның соңгы мәртәбә кычкырып әйткән тавышы ишетелеп калды Коридорда тынычлык урнашты. Сергей да уянып коридордагы тавышны тыңлап ята икән — Лиза апа шаулый,— диде ул — Кем ул Лиза апа? — Тулай торакны җыештыручы хатын. Сугыш вакытында аның ирен, өч улын фашистлар тотып асканнар. Шул кайгыдан мескен эчкәли. — Курененкога тел тидерде. Ул аны яратмыймыни? — Резервта утыручыларның зарларын ишетеп тора бит ул. Диңгезгә чыга алмауларын алар Курененкодан күрәләр. Лиза апа бик йомшак күңелле хатын.. Бер мәртәбә бичләр 1 Лиза апага. «Курененко Дюк Ришелье һәйкәлен юарга кушты, менә егерме биш сум аванс, калган җитмеш биш сумын, юып бетергәч, Курененконы» үзеннән алырсың»,— дигәннәр Алай алдан акча да биреп куйгач, ышанган инде, мескен. Баскычка басып, һәйкәлне әйбәтләп юган. Юып бетергәч, кадрлар бүлегенә аласы акчасын сорарга килгән. Курененко: «Минем андый боерык биргәнем юк. Боерык биргән кеше үзе түләсен»,— дигән Лиза апа профсоюзга барып әйткән. Аңа җитмеш биш сумны каяндыр табып түләгәннәр. Ә Курененко гомергә аның дошманы булып калган. Психологик җайланыш — кеше табигатенең бик кызыклы бер үзенчәлеге. Адәм баласы теге яки бу кешенең яхшымы-яманмы икәнлеген чамаларга тырыша. Аны белү өчен озак кына күзәтергә, ничек эшләвең, башкаларга нинди мөнәсәбәт күрсәтүен якыннанрак күрергә кирәк. Ләкин тормышта бу юл кулланылмый Кемнең кем икәнлеген беләсе килгән кеше күп вакыт коллектив биргән бәягә карый Коллектив сине яман кеше итеп тапса, башкалар да синең яман ягыңны гына күрә башлыйлар. «Яман» кешенең яхшылыгы күренми, күренсә дә исәпкә алынмый Киресенчә, җәмәгать фикере сине яхшы дип тапса, синең начарлыкларың кайвакыт күренми дә үтә. Мин, эшли башлагач, мондый психологик җайланышка бирелмичә, Курененконы» кем икәнлеген аңларга тырыштым Кадрлар бүлеге башлыгы үз эшенең бөтен якларын тигез күреп, төпченеп эшли торган уртача сәләтле, начаррак холыклы бер кеше икән. Әгәр ул шушы урынына диңгезчелектән күтәрелгән булса, аны яманлаучы да булмас иде. Ул моңа кадәр милиция идарәсендә эшләгән булган. Диңгезчеләрдә профессиональ этика көчле. Коры җир кешесенең моряклар эшенә катнашып, боерык биреп йөрүен яратмыйлар Шуи- 'Бич (инглиз сүзе) — коры жнрдә яшәүче кеше МИРГАЗИЯН ЮНЫС лыктанмы, резервта утыручылар Курененко чыгарган карарга ышанмыйлар иде. Ул эшли башлау белән пароходчылыкта резерв барлыкка килгән. _ Диңгезче халкы шаяртырга ярата. Озак резервта утырып алҗыган бер егет Курененконың адресын белеп алган да шәһәрнең берничә җиренә мондый белдерү кәгазьләре элгән: «Холодильник сатыла. Алырга теләгән кеше кичке сәгать җидедән соң Свердлов урамы, 18нче йорт, 8 нче квартирга килеп белешә ала». Ул чорда суыткычлар аз чак иде. Одессалылар сату-алуга ифрат әвәс халык. «Сатыласы» холодильникны белешергә килүчеләр тәмам теңкәсенә тия башлагач, Курененко милиционер чакырырга мәҗбүр булган, имеш. 47 Кубовой бүлмәсендә кунып яши башлаганга ике атнадан артык вакыт үтте. Бер көнне иртән Сергей белән юыну бүлмәсеннән чыгып килгәндә, безне Лиза апа туктатты: — Сережа, син һаман кубовойда кунасыңмыни әле? — Әйе, Лиза апа. — Алтынчы номерда ике койка бушый. Тизрәк урнашырга тырышыгыз. Без шундук алтынчы бүлмәгә киттек. Тәрәзә янындагы карават өстендә ачык чемодан ята. Чемоданның хуҗасы, ябык йөзле, озын буйлы, чандыр бер диңгезче, тумбочкасын, матрас асларын актарып, калган әйберләрен чемоданына тутырып азаплана иде. Егет карават белән стена арасына кысылган галстугын алып әйберләре өстенә ташлады да, чемоданының капкачын ябып, безгә таба борылды: — Финита ля комедия! Диңгез чакыра. Иртәгәдән лимонлы-банан- лы Сингапурга карап винтка мильләрне урый башлыйбыз! — Шулай дигәч, егет чемоданының авырлыгын чамалап карады. — Өч ай эшсез утырдым. Җитте! Тәнемә сеңгән диңгез тозы бөтенләй чыгып бетте. Җибәрмәсәләр, Курененконы чәйнәп йотар хәлгә җиткән идем. — Нинди суднога билгеләделәр? — диде Сергей. — «Кремль» танкерына. Бераз картрак. Әмма аның рейслары әйбәт. Тизлеге тугыз узел *. Кулай судно. Сингапурга җиткәнче кесә тулы валюта җыела... — Резервка ничек эләктең?—диде Сергей, диңгезчене сүзеннән бүлеп. — Отпускадан сон. Инспектор урыныма бер «инвалид»ны утырткан. — йөзү эшенә инвалидларны да алалармыни? — дидем мин гаҗәпләнеп. — Алалар шул. Үзе болай үгез кебек таза егет ул. «Кулы» кадрлар бүлегендә утыра. Шул «кул» егетне теләгән пароходына урнаштыра инде. — Мин отпускала чакта инспектор минем урынга үзенең танышын утырткан дисәң, ни булган соң! — дип, Сергей диңгезченең сүзен мин аңларлык итеп әйтте. Егет җиңе белән битен сөртеп алды да чемоданын күтәреп ишеккәюнәлде: — Гуд бай, мариманнар. Диңгез чакыра! Сезнең дә тизрәк пароходка эләгүегезне телим. Сингапурда очрашырга язсын. 1 Бер у з е л — сәгатенә бер мильгә (1.856 километрга) тигез. Диңгезче бүлмә ишегеннән кереп килгән милиционерга бәрелә •язды Әллә чылбырдан ычкынганмы бу бәндә?—диде милиционер, ‘бусагадан атлап кергәч. Милиционерга тулай торакның коменданты ияргән иде. Ф — Алар кешечә йөри беләләрмени,— дип өстәде ансы. Комендант белән милиционер ишек кырыендагы ятакны тикшерергә ~ тотындылар. Мендәрне, матрасны күтәреп карадылар. Тумбочка эчен- * дәге әйберләрне алып актка теркәделәр. Әйберләр кәгазьдә теркәлеп § беткәч, Лиза апаны чакырып, нәрсәдер әйттеләр дә бүлмәдән чыгып g киттеләр. н — Диңгезчедән калган мал.— Лиза апа тумбочкадан чыккан сабын ♦ савыты, бритва, теш щеткаларын мендәр тышлыгына тутырды. и Милиционер белән комендантның тумбочкадагы әйберләрне карап f акт төзүләре мине шикләндергән иде. Милиционер чыгып киткәч, бор- g чылуым тагын да көчәйде: — Нинди кеше турында сөйлисез сез? — дидем мин Лиза апага. к — Кичә кич машина астына эләккән егет турында,— диде Лиза = апа.— Монда урнашканчы ул летчик булган. < Бу хәбәр урын табылу шатлыгын юып төшерде. Сергей да шомлана г .калды: — Үзе ташланмагандыр бит? s — Юк, ташланмаган. Исерегрәк булган, диләр. Ниләр генә эшләт- ■ми инде бу каһәр төшкән аракы! Лиза апа чыгып киткәч, Сергей һәлакәткә очраган егетне кызганып куйды: — Мин аны белә идем. Эчкәне өчен эшеннән чыгарылуы дөрес. Монда да бар тапканын аракыга тотып бетерә иде. Тавышланмыйча йөргән кешенең салуына каршы килмиләр бит бездә. Нәтиҗәсе менә ■шулай була. Соңгы вакытта аракыга акча таба алмагач, спирт катнаштырып ясаган төрле агу эчә башлаган иде,— диде ул. Үлгән кеше урынында йоклаячагымны уйлап, мин шикләнә башладым. Карават хуҗасының мәет булуы һәр әйбергә, хәтта бүлмәнең һавасына кадәр сеңеп калган кебек тоелды. Сиздермәскә тырышсам да, ^Сергей минем кичерешемне абайлап алды: — Шикләнсәң, әнә теге караватны ал. — Юк, шикләнмим,— дидем мин.— Табигый хәл бит. Лиза апа караватка яңа җәймә җәйде, мендәр тышлыгын алыш тырды. — Одеалны алыштырмыйлармыни монда? Лиза апа минем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлады булса кирәк. — Матрасы да бик тузган икән. Тукта әле, мин сиңа яңаны кертим,— диде. — Әллә күлмәкләребезне дә юып алабызмы? — диде Сергей,— ‘Чиста җәймә өстенә керләнгән киемнән ятасы килми. — Мин кер юа беләм. Таз табып булса, биш минутта юып алырбыз,— дидем мин. Сергей таз эзләгән арада, мин шәһәргә чыгып кер сабыны сатып алдым. Укыганда керләрне мин үзем юа идем. Ир-ат юган кернең хатын кыз кере белән ярыша алмавын әйтеп торасы юк. , Сергейның кер юганын күргәч, бу фикердән ваз кичәргә туры килде. Ул хатын-кызлар шикелле озак ышкып, күбекләндереп уа да борып сыга. Селеккәләп, бөкләнгән җирләрен язгалагач. тагын уарга керешә^ — Әллә син кер юу мәктәбенә кереп укыдыңмы? — Тормыш мәктәбе өйрәтте. Моряклар белән монахлар гомер буе керләрен үзләре юалар. Кер юа белми торган кыз туры килсә, өйләнгәч. аны да өйрәтермен. — Юа белә торганы туры килсен инде. Чисталык матурлык белән бер тигез бит ул. Чисталык хатын-кыздан күбрәк сорала. — Диңгезчедән дә аз соралмый шул. Мин күптән сынап йөрим: ялкаулык белән шапшаклык бергә яшиләр. Керләребезне юып, кубовой бүлмәсенә киптерергә элгәч, шәһәргә барып мунча кереп кайттык. Безнең белән бер бүлмәдә яшәүче диңгезчеләр җыела башлаганчы, без эшебезне бетереп, урыннарыбызга менеп ятарга өлгергән идек инде. 48 Иң элек түр почмактагы урынны биләүче диңгезче кайтты: — Бу карават хуҗасының кая киткәнлеген беләсеңме? — диде ул, минем яныма туктап. — Беләм. — Белгәч, магазинга барып кайтырга кирәк. Мондый урынга болай гына ятарга ярамый. Мәрхүмгә поминка ясарга кирәк. Бер уңайдан яңа урын мәҗлесе дә булыр. — Соңга калдың, кореш,— диде Сергей, урыныннан күтәрелеп.— Без мәҗлесне үткәрдек инде. — Миннән башка уздырылган мәҗлес исәпкә алынмый. Мин бит бу бүлмәнең коменданты. Давай, кореш, көттермә. Сүзне шаяруга борырга ашыктым: — Комендант кадәр комендантны гади сый белән генә сыйлап булмас. Бераз көтсәң, закускаларны рестораннан китертербез. Шәрабләрне Франциядән кайтартыйкмы, Испаниядәнме? «Комендант» җавап бирергә өлгерә алмый калды. Бүлмәгә минем караватка каршы куелган ятакның хуҗасы кайтып керде: — Изге урын буш тормый, диләр. Менә очучы урынын да алганнар,— шулай дигәч, әлеге диңгезче Сергейны танып алды.— Син бу бүлмәгә эләккәнсең икән. Боцман Жора бакшиш V сорамадымы соң? — Сорады. Без бирергә риза булдык. Юньле ресторан таба алмаганлыктан гына аның теләге кабул булмый тора. Игорь, син «комендантның күңелен күрергә ярдәм итәрсең инде,—диде Сергей. — Ул якны ачыклагансыз икән. Жора сездән биографиягезне сөйләтә башлаячак,— диде Игорь.— Монда урнашкан кешеләрдән ул ясак җыя, биографиясен сөйләтә. Шуннан соң гына бүлмәдә яшәргә рөхсәт итә. — Болардан биография сөйләтеп торасы юк. Синең танышларың салакалар,— дип, Жора чишенә башлады. Жораның аягында хатын-кыз оегы иде. Ул аны салып, карават башына элеп куйды. — Хәзер хатын-кыз оегы модага кердемени? — дип, Сергей Жора салган оекны тотып карады. — Кан тамырлары бүрткәнгә эластик оек урынына кия торгандыр ул аны,— дидем мин. — Артык күп кызыксына башласагыз, Жора сездән патент хакы да түләтер әле,— диде Сергейның танышы. Безнең кызыксынуыбыз Жораның базарын күтәреп җибәрде булса кирәк, ул аякларын одеал астына яшерде: — Яңа квартирантларның салака икәнлекләре әллә каян күренеп тора. Мондый оекның файдасын салакалар аңлыйлармы?! ни М э р н — Британиянең нн зур па^ажнр лайнеры Безнең Жора бик сәләтле рационализатор.— диде Игорь — Әйт ^ле. оеи киеп йөрүдән сии ай саен ничә сумлык файда күрәсең? 'дрТЫ ЛИТР кУ иса -1ар сөйлим.— диде Жора елмаеп. Жора гел хатын-кыз оегы киеп йөри Үкчәләре, бармак турылары тишелгәч. тузган жирен кисеп ташлый да. башын бөкләп, тагын ♦ кия. Гишелгәч. тагын кисеп ташлый да кунычын баш итеп кия Ул 5 безнең шикелле оекбаш юып интекми, ямап та азапланмый Биш кием 2 оекбаш урынына ана бер кием оек җитә 3 д ИН турыда газетага мәкалә яз,—диде Сергей. — Язмыйм. Серемне башкаларга ачасым килми. Ә сез получкадан £ миңа оер яртыны куярга тиеш булырсыз. Ярый, куярбыз.— дидем мин — Безнең тизрәк пароходка эләгүебезне генә телә Син, кореш, кайсы пароходта йөздең? — диде бүлмә < чомен-- данты Сергейга — 'Апшеронжда _ Капитаныгыз Бакшеев, өлкән механигыгыз Каратаевмы? — Син аларны каян беләсең? — Мин, кореш, пароходчылыктагы бар кешене беләм Кешеләрне < тенә түгел, пароходларда тәртип нинди икәнен, нинди житешсезлекләр £ барлыгын — барысын да беләм — Кара әле. дус кеше, сине начальник итеп куярга кирәк икән. 5 Син начальник булсаң, безне бер көндә пароходка урнаштырып бетерер идең.— диде Сергей. — Эшли алмас иде дисезмени? Училище бетергән булсам, мин әллә кайчан капитан булыр идем инде — Кызлар белән танышканда син болай да мин капитан дип мактанасын.— диде каршы караваттагы егет Жора, аны ишетмәмешкә салышып, тагын миңа таба борылды — Ә син кайсы суднода эшлисен5 — «Куин Мэри» * да.—диде Игорь.— «Нормандия» янганнан соң ул «Купи Мэрижга күчкән. Хәзер ана ул лайнер да ошамый башлаган. «Франсжның төзелеп беткәнен көтеп, резервта утыра Жора минем урындык артына эленгән чалбарыма, терсәкләре тишелгәч җиңе кыскартылган яшькелт күлмәгемә күз саллы — Юк. бу егет диңгез җилен иснәп карамаган әле Син кайсы инспектор карамагында, кореш? — Зеленовскийда. — Визаң ачык түгелмени? — Нинди виза ул? — дидем мин аңламыйча — Әйттем бит бу егет тозлы җилне иснәп карамаган әле дип' — Визаның нәрсә икәнлеген дә белмәгән кеше белән сөйләшеп тә торасы юк дигәндәй, Жора борылып ятты Бүлмә эче тынып калды. Сергей белән каршы караваттагы диңгезче бик тиз йокыга киттеләр. Аларның тирән итеп сулыш алганнары ишетелә башлады Жора, урыныннан торып, минем яныма килеп утырды — Каботажда эшләп әллә ни файда чыгарып булмый Син. кореш, тизрә. виза оформить итәргә тырыш Өч партия членыннан рекомендация ал. Эшләгән җиреңнән партия җыелышында расланган характеристика сорап, кадрлар бүлегенә тапшыр Шуннан соң сиңа махсус анкета бирерләр Шул анкетаны тутырып, автобиографияңне язып тапшырганнан сон. чит илгә йөзәргә рөхсәт итү мәсьәләсе әкренләп карал.) башлар Ялгышкансың син. кореш, эшкә урнашканчы виза алу кирәк иде.— Жора нәсихәтен сәер генә итеп тәмамлап куйды:—Тартырга бармы синен? — Юк, мин тартмыйм. — Әллә эчмим дип тә әйтергә телисеңме? — Эчмим дә. — Кореш, Привоз янында дини семинария бар. Шунда урнаш. Алачаклар... — Беләсеңме, кореш, әгәр чын диңгезче буласың килсә, аннан ераграк тор,— дип, Жора Сергей ягына ымлап күрсәтте.— Ул миңа ошамады. Ә тегесе,— ул тагын берәүгә таба ымлап алды,— читтән торып училищеда укый. Андыйлардан чын диңгезче чыкмый. Минем йөз мәртәбә сынап караганым бар инде. Андыйлар теориядән ары китә алмыйлар. Башны йомшак мендәргә салып, чиста җәймә астында ятуы шул кадәр рәхәт иде. Жораның каботаж белән куркытуы да, узган төннәрне шушы урында яткан кеше язмышы да тәннең изрәвенә комачаулый алмады. 49 Йокыдан уянуга, күзем урындык артына элеп куелган күлмәккә төште. Сергей, миңа кадәр торып, кичә юган күлмәкне үтүкләп тә өлгергән иде инде. — Юып үтүкләгән кием кисәм, күңелем күтәрелеп китә,— диде ул. Мин дә урынымнан торып киенә башладым: — Бүген дә пароход тутыгын чистартырга җибәрсәләр, тагын пычранабыз инде,— дидем мин. — Дүрт ай буе бер мәртәбә эшкә бармадым,— диде боцман Жора.— Инспектор янына кереп теркәлеп чыгам да Лонжерон пляжына кызынырга китәм. — Резервта торучы капитаннарны да эшкә кушмыйлар бит. Сине дә шуларга тиңли торганнардыр бәлки,— диде Сергей. — Резервка куйганнан бирле көн саен эшкә җибәрәләр. Мин бер мәртәбә дә эштән кала алмадым,— дидем мин. — Җибәрми нишләсеннәр, сукыр чебен шикелле әрсезләнеп, эшкә билгели торган вакытка туры китереп йөргәч,— диде Жора мактанып.— Мин бригадалар җыелып бетмичә кермим. Без урамга чыктык. Потемкин баскычыннан күтәрелгәндә боцман Жора безне куып җитте: — Ашыкмагыз, миңа ияреп керсәгез, сез дә бүген ял итәрсез. Баскычтан менгәч, уңга борылып бераз бардык та кадрлар бүлеге каршысындагы эскәмиягә утырдык. Диңгезчеләр ишектән кереп китәләр дә бик озак чыкмый торалар. Сәгать тугызлар тирәсендә эшкә билгеләнгән бригадалар бульварга чыктылар. Сергей урыныннан торды: — Әйдә, керик, соңга калмаска кирәк. — Ашыкма,—диде Жора,— тагын бер бригада чыгарга тиеш. Шулар чыкмыйча керергә ярамый. Бераздан кадрлар бүлеге ишегеннән тагын бер төркем диңгезче чыкты. Алар без утырган эскәмия яныннан шаулашып узып киттеләр. — Хәзер керергә була,—дип, Жора урыныннан кузгалды.—Соңга калып килгән өчен шелтәли башласалар, каршы әйтмәгез. Башыгызны иеп тик торыгыз. Кадрлар бүлегендә эшләүчеләр шундый кешеләрне яраталар. — Кеше алдында баш иеп, кимсенеп торудан көне буе палуба чис тартуың йөз мәртәбә артык,— диде Сергей. Мин дә Жораның сүзен тынлап, вакытында керми калуыма үкенә башлаган идем. Коридорга кергәч, өчебез өч ишек янына чиратка бастык. Кеше әз иде. Озак көтәргә туры килмәде. Ярты сәгатьтән мин инспектор Зеле- яовский кабинетында идем инде: — Нигә соңга калып килдең? ♦ — Бүген беренче мәртәбә мендәргә ятып йокладым. Вакытында уяна с? алмаганмын,— дидем мин, башка сәбәп таба алмагач. — ТпГЫН б еР мәР тә£* ә соңга калып килсәң, мин сине резервтан төше- 3 рәм. Шелтәсенең мина ярыйсы гына тәэсир иткәнлеген күргәч, ннспек- £ тор болай дип өстәде:— Иди, гуляй. Болай соңга калып килергә иртә g әле сиңа. Сергей белән Жора мине урамда көтеп торалар иде. — Күрдеңме? Акыллы кеше һәр вакыт шулай эшли. Бүгенге көн безнең карамакта,— диде Жора. — Соңгы мәртәбә...— дидем мин.—Синең соңга калып килүеңә бәлки күнеккәннәрдер. Мине резервтан чыгарып ташлый яздылар. — Курыкканга куш күренә. Резервтан чыгарсалар, алар йөзәргә җибәрергә тиешләр, чыгарып карасыннар, икенче көнне үк профсоюз кире урнаштырачак. Чыгармыйлар алар. Куркытыр өчен генә әйтәләр Без Диңгез буе бульварының каштаннары арасыннан ашыкмыйча гына Пушкин һәйкәленә таба юл тоттык, һәйкәлне узып, опера театрына кадәр күтәрелдек тә Дерибас урамын аркылы чыгып, дәүләт банкы каршысына туктадык. Монда илле тиенлек пирожки саталар иде. — Мариманнар *, дары савытларыгызны тикшереп карагыз әле Кемнең күпме сармагы6 7 калган икән. Мин кесә төбендәге берничә бакыр акчамны Жораның учына салдым. Сергей сузган вак акчалар арасында көмеше дә бар иде. Жора учындагы акчаны берничә мәртәбә санап карады: — Җиде тиен җитми. Дары савытларыгызны тагын бер мәртәбә тикшерегез. — Син үзеңнекен тикшермәдең бит әле,— диде Сергей. — Минем дары савытындагы соңгы дары бөртеге тотылып беткәнгә атнадан артык инде. Получкамны алу белән ресторанга илтеп тапшырам,— диде Жора мактанып. — Икенче получкага кадәр диңгез җиле белән туенып торасыңмыни?— дидем мин. — Чын моряк тамак турында кайгыртырга тиеш түгел. Ашау турында кайгырту — буржуй гадәте ул. Врачлар ашауны ашказанына зарарлы диләр — Жора учына йомарлаган акчасын пирожки сатучы кызга сузды.— Өч данә борчак пирожкие, синьорина. — Җиде тиен акчагыз җитми,—диде сатучы кыз. — Җиде тиен өчен вакланып, сүз көрәштерербезмени инде, синьорина? Швейцария банкысындагы кредитымны алгач, жиде тиен урынына җиде сум җитмеш җиде тиен итеп алтын акча белән түләрмен. Сатучы кыз, кәгазь тасмага төреп, һәммәбезгә берәр пирожки сузды. Без Сергей белән сумсаны ике кабуда юк иттек. Жора пирожкиенык яртысын ашады да, калган яртысын сузып, капка төбендә яланып утырган мәче янына бара башлады ' _ Пс-пс-пс-пс. Кил, җан кисәгем, мә. борчак пирожкие аша — Жора, пижонланма. Үзең аша. Болай да тел очына гына тиеп калырлык бит. Кычкырма, мәчене куркытасың, Жора сумсага алданып янына | М а р н м а н (диңгезчеләр жаргоны) — моряк. 7 С а р м а к (диңгезчеләр жаргоны) — акча МИРГАЗИЯН ЮНЫС килгән мәченең аякларыннан эләктереп алды да мескеннең гәүдәсе белән ботинкасын чистартырга тотынды. — Ни эшлисең, фашист! Нигә аны газаплыйсың? — дип. сатучы кыз Жораның кулын борып, мәчене ычкындырып җибәрде — Хәзер милиция чакырам, хулиган! — Шаулама, синьорина. Төш вакытында мин бер чибәр леди белән очрашырга тиешмен. Аның каршысына тузанлы ботинкадан барыйммыни0 — Жора кулындагы пирожки кисәген мәчегә ташлады. — Мә, аша. Үзең эшләп алган хәләл ризык. — Алан булгач, син ул леди белән очраш инде, без Габдрахман белән Лонжеронга су коенырга китәбез,— диде Сергей. — Минем швартовка сәгать дүрттә. Хәзер мин сезне судка алып керәм. Бүген анда бер аерылышу процессын тыңларга тиешләр. Тамаша инде, чын комедия. Керү бушлай. Андый процессны тыңларга судка көн саен бичтә утыручы мариманнар жыела. — Юк. минем суд тыңлыйсым килми. Кеше зарын тыңлап күңел ачу начар гадәт ул,— дидем мин. — Мин дә кермим.— диде Сергей.— Әни белән бертуган апам, «квартирамның ишеге ябылмый, шуны төзәтеп бирмәссеңме?» дигән иде. — Бакшиш булса, мин төзәтәм.— диде Жора.— Очрашу качмас, судка кергән чак та булыр. Әйдәгез, алайса, ишек төзәтәбез. — Бакшиш булмас шул,— диде Сергей.— апам пенсия акчасына гына яши. — Алай булгач, мин сезгә берәр кызык тамаша күрсәтәм. Эш качмас әле. Ул карчыкка ярдәм иткән чак та булыр. Хәзер Дерибас урамына менәбез. Кичә шулай бичләр белән Дерибастан Собор мәйданына таба бара идек, каршыбызга бер төркем турист килеп чыкты. Тиз генә тротуардан төштем дә пассаж каршындагы йортның түбәсенә карап каттым Бичләр дә миңа ияреп түбәгә бактылар. Бер хатын түзмәде: — Нәрсә бар анда? — дип сорады. — Түбә читенә басып лунатик йөри. Япь-яшь кыз. үзе эчке күлмәктән генә,— мин әйтәм. Хатыннар мине чолгап алдылар. — Кая ул? Кая? Без күрмибез!—диләр. — Әнә теге моржа каплый. Хәзер килеп чыга.— мин әйтәм. Без бераз көтеп торган булдык та китеп бардык. Собор мәйданы яныннан әйләнеп, кире пассаж янына төшсәк, урамга жыелган халыкны милиционер куып азаплана. Халык юлга бөялеп троллейбусларны туктаткан икән. — Бераз арттырасың шикелле,— диде Сергей,— минем бер дә андый хәлгә очраганым юк. — Сез кызык ясый белмисез. Ансыз яшәү •— күңелсез. Эш тә эш. Көнетөне эш. Сөйләшү дә эш турында, киносы-театры да. Күңелле итеп яшәп каласы килә Әйдәгез. Лонжеронга барып кояшта кызынабыз. Кызларның иң чибәрләре шунда җыела. Ял итәргә килгән хатыннар белән танышасыгыз килсә. Аркадиягә. я булмаса Фонтанның Унынчы станциясенә алып барам. Киттекме? — Юк. китмәдек.— диде Сергей, кырт кисеп,—Без Габдрахман белән ишек төзәтергә барабыз. Карл Маркс урамына җиткәч, без Сергей белән уңга борылып. Сабанеев күперенә таба юл тоттык. Жора кит аулау флотилиясе идарәсе алдында туктап калды. — Жора тәҗрибәле диңгезче булса кирәк, белмәгән нәрсәсе юк,— дидем мин Гоголь урамындагы йортның баскычында җир шары күтәреп торган атлантлар яныннан узганда. Чын бич. Андый диңгезчеләр көннәр салкынайгач пароходка утырып, берничә мәртәбә рейска барып кайталар да калган вакытларын резервта уздыралар,— диде Сергей.— Йөзү турында әйдәшергә генә ярата ул. /Кора ишеләрне беләм инде мин. Ул синен белән танышты Күңел кылыңа чиртеп, синең нәрсә яратканлыгынны чамалап алды. Пароходка эләгеп эшли башласаң, рейстан кайтканда ул сине каршы ф алачак. Одесса яңалыклары, дусларың турында бераз ләчтит сатып алгач, ресторанга чакырачак. Саран булып күренмәс өчен сыйлыйсың = инде шул соры кортларны Диңгезчеләрнең традицияләре шундый. _ Саранлык диңгезчеләрдә иң начар гадәт санала Сергей артына борылып карады — Ишек төзәтү турында Жорадан котылу өчен генә сүз кузгаттым н Одессада бернинди дә апам юк минем. ♦ — Болан булгач, кая барабыз соң? — Белмим. Эшсез йөрү — дөньяда иң газаплы эш. Мондый чаклар- 5 да мин муеныма таш бәйләп диңгезгә чумарга риза. Шушы атнада X суднога билгеләмәсәләр, валлаһи, авылыма кайтып китәм Туйдырды Түзәр хәлем калмады Минем дә эшсез йөргән чакларда төшенкелеккә бирелгән вакытла-s рым була иде. Бушлык шул килеш тормый Бушлык эченә нәрсә булса < да тула. Ни эшләргә белми йөргән кеше бервакыт начар шөгыльгә - юлыга Табигать безгә Геркулес көчен, Әбугалисина акылын биргән Эшкә s җикмәгәч, көч тә, акыл да бөре эчендә калып кипкән яфрак шикелле юкка чыга. Яшәүдә тукталыш юк. Теләк тә хәрәкәтсез булырга тиеш түгел. — Одессаның атаклы китапханәсе бар дип ишеткә i идем. Әйдә, шуны барып карыйк әле,—дидем мин. Сергей каршы килмәде. 50 Китапханәдә утырган чакларымда мин үземне морадына ирешкән бәхетле бер кеше итеп сизәм. Китап — үзе бер дөнья. Эчендә фикере булган китапны укыганда син берьюлы ике дөньяда яшисең. Китап битләрендә яңа дуслар, яңа дошманнар очратасың. Фани дөнья ыгы-зыгысына кул селтәп, шул китап дөньясына кереп китә алсан, син бәхетле кеше. Китап битендәге дусларың шатланганда син дә шатланасың, алар кайгырганда син дә кайгырасың. Хәтта начар китапны уку да файдалы. Эчтәлексез, башка китапларга имитация ясап кына язылган әсәрләрне укыганда авторның ни сәбәпле тормыш дөреслегеннән тайпылганын, ни өчен чын тормыш урынына ясалма бер схема гына биргәнлеген аңлый алсаң, вакытың бушка үтмәячәк. — Бүген нишләптер укыйсым килми Әллә су коенырга гына барабызмы? — дип, Сергей туктап миңа карады. — Укыйсың килмәсә. рәсем-сурәтләр карап утырырсың — Китапханәдә сурәтле китаплар буламыни? — Булмыйча, зур китапханәләрдә битләре бозау тиресеннән ясалган борынгы фолиантлар да бар. Сәнгать бүлегендә барлык музейларның каталогларын табарга була. — Диңгездә йөзгәндә мин күп укыйм Коры җирдә чакта китап белән мавыгырга вакыт табып булмый. Диңгездә сагынуны басар, юаныр өчен укыйсын, монда китапсыз да юанырга була — Китап уку бервакытта да зыян итми Әдәбият кешенең тойгыларын тәрбияли, диләр. Әйбәт китап яхшыны начардан аера белергә өйрәтә ди торган иде безнең укытучыбыз. — Тойгыларың тәмам тәрбияләнеп җитсен өчен ничә китап укырга кирәк соң? — Бер даһи кеше утыз-кырык китап җитә дигән. — Шулай әзмени? — Әйе. Ләкин шул утыз-кырык китапның исемнәрен белү өчен гомер буе туктаусыз укып торырга кирәк дигән шул ук кеше. — Элек яратып укыган китапларымның күбесен хәзер күрәсем дә килми,— диде Сергей. Мин аңа кайбер китапны унар мәртәбә укый алтайлыгымны әйттем. — Юк, мин алай булдыра алмыйм. Кабатланып торган фикернең мәгънәсе тиздән юкка чыга. — Бер урында таптанып торуны диалектика кабул итми, шунлыктандыр,— дидем мин. Колонналы зур йортның фасадына элгән белдерүне укыгач, эчкә кердек. Регистрациядә эшләүче кыз безгә билет язып бирде. Китапханәнең залларын карап чыккач, Генрих Бёльнең «Хуҗасыз йорт» исемле романын сорап алдым да икенче каттагы кечкенә бүлмәгә кереп, почмактагы аулак урынга барып утырдым. Ачык тәрәзәдән ишегалдындагы бакча күренә. Хәзер мин чын-чын- нан бәхетле кеше. Каршымда — шаулап үсеп утырган каштан агачлары. Яшәвем Кельн шәһәрендә торучы бер кеше төзегән хыялый чынбарлыкта. Габдрахман атлы Караяр малаеның тыныч тормыштан качып, һавадагы торнаны тотарга йөрү дуамаллыгы да бар миндә, шул ук вакытта мин китаптагы кешеләр тормышы белән дә яшим. Әсәрдәге кешеләрнең шатлыгы мине сөендерә, аларның кайгысы минем йөрәгемне ачыттыра. Мин хәзер гаделсезлек, начарлык дошманы, хакыйкатьнең, кешелекнең дусты. Шушы тойгылар аша мин үземнең адәм баласы икәнлегемне аңлыйм. Шушы хисләрне кичерү мине кешеләр сафына бастыра. Бу дөньяда бер ялгызым яши алмаганлыгымны аңлаган минутларда мин тизрәк дусларым янына йөгерәм. Әгәр аларны очрата алмасам, тизрәк кулыма китап алам. Урамга чыкканда дөньяны йомшак август төне каплап өлгергән иде. Шәһәр өстендә йолдызлар җемелдәшә. Шәһәр бакчасында басынкы гына тавыш белән оркестр Штраус вальсын уйный. Зур кала ишетелеришетелмәс кенә гөжли, мондагы сигез йөз мең кеше яшәү дигән татлы газап кичерәләр. Аларга кушылып мин дә яшим. — Китапханәдә утыру ошадымы соң? — дип сорадым мин Сергейдан, янәшә атлап бара башлагач. — Миңа андагы кызлар ошады. Гаҗәп, ничә ел Одессада яшәп, минем андый кызлар очратканым юк иде әле. Диңгезчеләр йөргән җирдә гел тәти киенеп, сине каратырга, тизрәк кияү итәргә теләүчеләр йөри. Мондагылар бөтенләй икенче төрле. — Монда, билгеле, интеллигентрак кешеләр йөри,— дидем мин. — Иртәгә дә килсәк, каршымда утырган кыз белән танышам. Көне б\е аның күзе миңа укырга ирек бирмәде. Китапка карасам да, күземне йомсам да, шул күзләрне генә күрәм,— дип, Сергей, дулкынланып, китапханәдә очраткан кыз турында сөйләргә тотынды. — Ул бит кызлар белән таныша торган җир түгел. Үзеңне уңайсыз хәлгә куюың бар. — Мин аның китапханәдән чыкканын көтеп торачакмын,— диде Сергей. Без Диңгез буе бульварына кадәр бардык та ярга якынрак эскәмияне сайлап, тышкы рейдтагы пароходларның утларына карал, төн уртасына кадәр сөйләшеп утырдык. Шушы көннән башлап, эштән кайткач, без Сергей белән китапханәгә йөри торган булдык. Иртән теркәлүгә килгәч, инспектор миннән: Күнегеп буламы соң? — дип сорады. — Башыңа төшкәч күнегәсең икән. — дидем мин. Чыннан да соңгы көннәрдә пароход палубасын тутыктан чистарту эшенә күнегә башлаган идем инде. Башта бу эш искиткеч авыр тоел- 5 ган иде. 2 Син кичә кайда эшләдең? — диде инспектор. - Мин бераз шикләнә калдым. — <Орел» пароходын тутыктан чистарттык, — дидем мин. ° — Бүген дә шунда барасың. * Урынымнан кузгалып, ишеккә таба юнәлгән идем, инспектор мине кире туктатты: 2 — Ашыкма. Башта менә бу исемлеккә кул куй. Мин шикләнә калдым ' £ — Нинди исемлек ул? — Анда язылган. Бүген төштән соң сәгать дүрттә политбүлек на- 5 чальнигы белән очрашу булачак. Сезнең арагыздан кемдер жалоба « язган. Кем язганын белмисеңме? * — Юк, белмим. — Беләсең, әйтәсең генә килми. Ул кешене мин барыбер фаш итә- Z чәкмен. Инспектор биргән кәгазьдән фамилиямне табып кул куйдым да коридорга чыктым. Унбиш кешелек бригада җыелгач, пароход ремонтлау заводына киттек. Безнең һәрберебезгә озын саплы чүкеч, кыргыч-рошкетка тоттырдылар. Үлчәп, һәммәбезгә тимер палуба бүлеп бирделәр. Без палубаны тутыктан чистартырга тотындык. Кемдер егерменче еллардагы мәшһүр бер җырны башлап җибәрде: Мы кузнецы и дух наш молодСәгатьтән артык эшләп, тәмәке тартырга утыргач, соңгы көннәрдә генә эшкә чыга башлаган Жора безне үгетләргә кереште — Политбүлек начальнигы алдында авызыгызны йомып утырмагыз. Кадрлар бүлегендәге барлык законсыз эшләрне ана сөйләп бирергә кирәк. — Алай булгач, син үзең сөйлә. Син сөйләргә оста кеше. — диде Сергей. — Сөйлим, нигә сөйләмәскә! Өченче ай резервта тоталар дип әйтәчәкмен. Кадрлар бүлегендә махинация, ришвәтчелек диячәкмен. Куре- ненкога кадәр бер мәртәбә дә эшсез утырганым юк иде дип әйтәчәкмен. Вот шулай. — Очрашуга баргач күрербез әле.— диде Игорь Матвеев. — Кесә эченнән генә йодрык күрсәтергә без барыбыз да батыр. Начальство алдында без үзебезне башкачарак тотабыз. — Жора, шулай әйтергә вөҗданың җитәрме сон?—диде Сергей,— Син бит күп дигәндә елына өч айга диңгезгә чыгып керәсең. Политбүлек начальнигы бу турыда белми дип уйлыйсынмыни? — Ул мине белә.— диде Жора мактанып. — Моннан биш-алты ел элек ул да безнең шикелле палуба чистартып йөри иде. Мин аның нинди юл белән ул урынга күтәрелгәненә кадәр беләм — һәй. лыгырдык! — Игорь тәмәке төпчеген таптап изде дә ч\кеч белән суккалап ТУТЫК чистартырга кереште. Төш җитү белән безне кайтарып җибәрделәр. Тулай торакка кайтып өстебезне алыштык та Диңгез буе бульварына мендек. Диңгезчеләрнең культура сарае атаклы Потемкин баскычы каршысындагы элекке генералгубернатор особнягына урнашкан иде. Эчкә кергәч, очрашуның бакчадагы жәйге кинотеатрда булачагын әйттеләр. Сәгать дүртенче яртыда ачык һавадагы кинозалның барлык эскәмияләренә резервта торучылар утырышкан иде инде. Сәгать дүрт тулгач, сәхнә артыннан биш кеше чыгып, кызыл җәймә җәйгән өстәл артына килеп утырдылар. Залда тынычлык урнашты. Кадрлар бүлеге начальнигыннан башка җитәкчеләрнең берсе дә миңа таныш түгел иде. — Син боларның барысын да таныйсыңмы? — дидем Сергейга. — Уртада утырганы — политбүлек начальнигы Матузко, аның уң ягында — профсоюз председателе, сул ягында — Курененко, ана янәшә— комсомол комитеты секретаре. Бишенчесенең кем икәнлеген белмим. Сергей танымаган кеше урыныннан күтәрелеп сөйләргә кереште: — Резервта торучы диңгезчеләр таләбе буенча, политбүлек начальнигы безнең белән очрашырга килде. Сүз кадрлар бүлеге начальнигы иптәш Курененкога бирелә. Курененко резервта торучылар алдындагы бурычларны санап китте. Ул бүгенге көндә Кара диңгез пароходчылыгында эшләүче кадрлар алдына алтынчы бишьеллык планы нинди бурычлар куйганлыгын аңлатты. Уңышлыклар чыннан да күп иде. Диңгез флоты көннән-көн үсә. Техника һаман камилләшә, автоматика һаман өстәлеп тора. Техник революция диңгезчеләрнең белемен күтәрүне, тәртип ныгытуны катгый рәвештә куйган инде. Курененко кәгазьгә язылган сүзен болай дип йомгаклады: — Резервта торучыларның күбесе шушы мәсьәләне дөрес аңлап, тырышалар, укыйлар, квалификацияләрен күтәрү өстендә зур эш алып баралар. Андыйлар эштә дә үзләрен уңай яктан гына күрсәтәләр. Ләкин шушы уңай сыйфатлы диңгезчеләр арасында тырышып эшләргә, белемнәрен күтәрергә теләмәүчеләр дә юк түгел, мәсәлән... Мисалга эләккәннәр исемлеген безнең бүлмәдәшебез Жора Багменко башлап җибәрде. Аның исеме иң беренче урында иде. Мин Жорага күз салып алдым — гадәттәге масаюы, мин-минлеге юкка чыккан иде инде. Курененкодан соң баскомфлот председателе сөйләде. Ул бассейн комитетының диңгезчеләр интересын яклауда нинди эшләр башкарганлыгын санап чыкты: «Без һәр вакыт кадрлар бүлегенең эшен тикшереп торабыз. Ялны дөрес, вакытында бирү, эш хакын дөрес, законлы түләү, эшкә алу һәм эштән чыгаруның закон буенча эшләнүе безнең тарафтан даими контрольдә», — диде профсоюз председателе. Комсомол секретаре сөйләп туктагач, политбүлек начальнигы урыныннан күтәрелде: — Кадрлар белән эш итү турында күп сөйләнелде инде, минем сезнең фикерне беләсем килә. Кемнең нинди соравы бар? — Ул сөйли башлау белән залда тирән тынлык урнашкан иде. Шушы тынлыкны бозып, күрше бинада өйрәнчек пианистның гамма алган тавышы ишетелеп китте. — Бәлки кем дә булса чыгып сөйләр? Без бит резервта торучыларның сүзен ишетмәдек әле. Я, кем башлый? Җитәкчеләр күренер алдыннан гына резервта торучыларның һәммәсе диярлек гөж килеп, кыю-кыю фикерләр әйтеп, Курененконы урыныннан төшерүне дауларга хәзерләнеп утыралар иде. «Өрел» пароходында эшләгәндә дә, тулай торакта чакта да сүз гел шушы очрашу турында гына барды. Ул чакта диңгезчеләрнең һәрберсе кадрлар бүлегенең начар эшләве, инспекторларның тупаслыгы, әйбәт пароходта эшләргә үзләренең танышларын гына җибәрүләре турында сөйли иде. Шул ук кешеләр, монда җыелгач, авызларын йомып тик утыралар. Политбүлек начальнигы тагын бераз көтте дә. чыгып сөйләүче табылмагач, өстәл артында утыручыларга нәрсәдер әйтте Алар урыннарыннан күтәрелеп, сәхнәдән төшә башладылар Политбүлек начальнигы да аларга иярде. Аска төшкәч, ул үзен көтеп торучы Курененко һәм профсоюз председателе белән саубуллашты. Алар залдан чыгып ф киттеләр. Политбүлек начальнигы арткы эскәмияләр янына килде: _ — Син дә резервтамыни, Багменко?—диде ул Жорага — Шулай шул. Алексей Васильевич. — диде Жора юхаланып.— * Унбиш ел эшләп, унбиш көн дә резервта утырганым юк иде. Нишлисен. = шулай туры килде инде. g — Тукта әле. иптәш Багменко. Отпуска бирмиләр, арыдым, түзәр *“ хәлем калмады дип. моннан өч ай әле кем миңа килгән иде? * — Зарланганмындыр инде, Алексей Васильевич, булгандыр Хәзер д диңгезгә чыгасым килә. Без бит өйдә чакта дингезне сагынабыз, дин- = гезгә чыккач—өйне. Нишлисен бит.—Жора хәзер мескенләнеп, акыл- 2 лы булып сөйләшә иде. = Якын-тирәдә утыручы диңгезчеләр көлешә башладылар. Игорь Мат- ~ веев сүз кыстырды: — Анысы дөрес, диңгездә чакта без өйне сагынабыз, ә Жора Баг- < менко резервны сагына. Ким дигәндә унбиш елның ун елын ул бнч £ булып үткәргән. Диңгезчеләр, урыннарыннан торып, политбүлек начальнигы янына 5 җыела башладылар. Матузко папирос савытын чыгарып егетләргә сузды. Тәмәке кабызгач, мөнәсәбәт тагын да гадиләнеп китте. Тел ачылды. Әкренләп сораулар да туа башлады — Бүгенге көндә алты йөздән артык резерв тупланган, диләр, дөресме?— диде Одессага килгән көнне очраган күксел курткалы егет.— Без бу эшне Курененкодан күрәбез. — Резервның үсүенә Курененко гаепле түгел,— диде политбүлек начальнигы. — Беренче кварталда без өч яңа пароход алырга тиеш идек — алдык. Икенче, өченче кварталлардагы сигез яңа пароходның берсе дә алынмады. НАТО вәкилләре Франциядә. Голландиядә. Италиядә төзелгән судноларны стратегик корал категориясенә кертеп, вето салганнар. Шунлыктан өч квартал эчендә унике пароход алынмыйча калды. Кадрлар бүлеге шуларга билгеләнәсе диңгезчеләрне җыеп өл гергән иде. Санап карагыз: кырык бишәр кешедән дә унике пароходка биш йөзгә якын кеше бит. — Пароходлары булмагач, җыйган кешеләрне өметләндереп тотмаска кирәк иде аны.—диде күксел куртка кигән егет — Диңгезченең эшсез ятуыннан ни файда? — Әгәр быел аласы унике пароходны ел азагына кадәр кайтартырга ниятләмәгән булсак, бу фикер дөрес булыр иде. Аларның тоннажлары алтынчы бишьеллык планына кертелеп дәүләт законына әйләнгән Шунлыктан пароходлар ничек тә алынырга тиеш. Судо импорт вәкилләре шул проблеманы хәл итү өстендә көне төне эшлиләр Нәтиҗәдә, пароходларның бер өлеше өстәмә рәвештә үзебезнең верфьләрдә төзеләчәк. калганнарын Польша. ГДР. Югославия. Финляндия бирәчәк. Ул пароходларга бүгенге резерв җитмәячәк әле. Шул чакта инде без Курененконы. нигә резерв хәзерләмәдең, яна пароходларга билгелисе кешеләрең кайда? дип җилтерәтәчәкме ■ — Монысы аңлашылды. Алексей Васильевич, империализм политикасы безне резервта утырта икән. —диде Игорь Матвеев. — Минем тагын бер соравым бар. Ни өчен без тулай торакның идәнендә йоклыйбыз? Бендюжниклар заманы үтте бит инде. Безнең турыда кем дә булса кайгыртырга тиештер бит? — Профсоюз председателе докладын бик матур итеп сөйләде.— диде күксел курткалы дингезче.— «Тикшерәбез, контрольдә тотабыз». Торак мәсьәләсен кем контрольдә тота икән? Иптәш Матузко үзен төрле яктан урап алган диңгезчеләрне карап чыкты: — Кунарга урыннары булмаган резервчылар бармы монда? — Бар! — Дистәдән артык дингезче, урыннарыннан кузгалып, начальник янына килделәр. — Урыннары булмаган резервчылар иртәгә үк кадрлар бүлегеннән направление алып, «Петродворец» пароходына урнашырга тиешләр. Пароходчылык начальнигы «Петродворец»нын каюталарын вакытлыча тулай торакка әйләндерергә приказ бирде. Ул пароходны заводтан бишенче причалга күчерделәр. Диңгезчеләр өчен Аркадиядә салына башлаган йортны күргәнегез бармы? Анда ике кешелек иркен бүлмәләр, һәр номерда душ, санблок. Этаж саен салон, кухня, һәр бүлмәдә телевизор, радио. Тулай торакның спортзалы, кинотеатры, библиотекасы булачак. Аңа тотыласы фондны резервта торучыларга түләргә мәжбүр булмасак, торак комплексы күптән салынып беткән була иде. Сезнең идәндә кунып йөрүегезнең дә сәбәбе — шул ук аласы пароходларга вето салудан. — Шулай дигәч, политбүлек начальнигы елмаеп куйды.— Без «Эшләмәгән кеше ашамый» дигән лозунг нигезендә яшибез. Ә диңгезчеләрнең резервта торучылары да тук булырга тиеш. Шунлыктан торак төзү өчен тотасы акчаны резервта торучыларга түләргә туры килде. Политбүлек начальнигы тагын берничә сорауга жавап бирде. Үзе дә сораштырды. Пароходчылыктагы яңалыклар турында сөйләде. Әңгәмә төн уртасына кадәр барды. Без пароходчылык алдында нинди йөкләмәләр торганлыгын белдек, аның киләчәге белән таныштык. Тулай торакка кайткач, мин тагын бер мәртәбә очрашу хатирәләрен күз алдымнан үткәрдем. Политбүлек начальнигының шушы катлаулы мәсьәләләрне гади генә итеп аңлатуы миңа ошый иде. Аның диңгезчеләр психологиясен тирән аңлавы да сокланырлык иде. Өстәл артында утырып сөйләшкәндә биргән сораулар җавапсыз калачагын ул тиз аңлады. Безнең янга төшеп аралашкач, әңгәмә үзеннән-үзе башланып китте. Диңгезчеләр үзләренең катлаулы сорауларына жавап алып канәгатьләнделәр. Политбүлек начальнигы диңгезчеләрнең кәефләрен, теләкләрен белә алды. Шушы көннән соң резерв тоту турындагы шомлы фикерләр әкренләп юкка чыкты. Гайбәткә урын калмады. 52 Акча бирәсе көнне эштән иртәрәк җибәрделәр. Сергей чират алу өчен туры кассага китте. Без Игорь белән тулай торакка кайтып юындык. өстебезне алыштырдык. Соңгы көннәрдә Жора тулай торакка кайтмый башлаган иде. — «Комендант» кайтмый башлагач, бүлмәбез тынычланып китте,— дидем мин Игорьга. — Хәзер туйганчы сөйләшергә була. Ул барында гел аның сөйләгәнен генә тыңлап утырырга туры килә иде. — Ул чыннан да шулай тәҗрибәле диңгезчеме сон? — Диңгездә йөзмәгән кешеләр алдында тәҗрибәле. Ул күбрәк кешедән ишеткәнне сөйли. Очрашуда әйттеләр бит: Жора күп вакытын резервта чуалып үткәрә, дип. Касса янына кеше күп җыелган иде. Сәгатьтән артык чират торганнан соң без акча алдык. — Кесәмә акча керсә, җаным кыбырсый башлый, — диде Игорь.— Дөньяда булган бар нәрсәне берьюлы сатып аласым килә. Акчамны тотып бетергәнче тынычлана алмыйм. — Мин, киресенчә, акча юк чакта борчылам. Кесәм б\ш булса, кеше арасында кимсенәм мин. Акча таба белү үзенә күрә егетлек санала бит ул, — диде Сергей. — Әйдәгез, ресторанга кереп чыгабыз. Күптәннән юньле аш ашаган ♦ юк. Киттекме, егетләр? — дип, Игорь безне култыклап Диңгез буе 5 бульварына таба алып китте. < — Анда кергәндә генә «юньле аш ашыйсым килә» дигән булып хәй- з ләлисең. Кергәч, ашавы онытыла, — диде Сергей. — Минем быел жимеш S ашаганым юк. Привозга барып жиләк-жимеш алып кайтыйк әле. Бу 2 юлы акчаны киләсе получкага кадәр житкерәсе иде. Ф — Син, Сергей, саран хатыннар шикелле кыланасың. Әллә акча жыеп йорт алырга уйладыңмы? — диде Игорь. з — Шул Привоз турында ничә мәртәбә ишеттем, үземнең әле аны = барып күргәнем юк, — дидем мин, Сергейның тәкъдименә кушылып. 2 — Базар ябылыр алдыннан әйбернең хакы төшә. Барсак, хәзер ки- х тәргә кирәк, — диде Сергей. — Сез, егетләр, мине авантюрага өндисез, — диде Игорь. — Ашам- » лык ташуның мәшәкате турында уйладыгызмы соң? Сатып алган нәр- < сәне күтәреп йөрүе генә дә мең мәшәкать. Алып кайткач, савыт-саба с. табып, юарга кирәк. Ресторанга кердең — мәшәкатьсез-нисез генә ашап = чыктың. Ярый инде, икегез дә теләгәч, мин каршы килә алмыйм. — Ул мәшәкатьләрне үз өстемә алам, — диде Сергей. — Киттекме? Вокзал яныннан ук Привозның балык сата торган урыны күзгә ташланды. Тротуарга тезеп куйган кәрзнннәрдә яна тоткан балыклар ялтырап ята иде. Кипмәсен өчен сатучы хатыннар балыкларына су сибеп торалар: — Скумбрия! Яңа гына диңгездән чыккан симез, тәмле скумбрия!.. Гражданка, алмыйсыңмынн? — Шушы Привозга килсәм, тарихтагы НЭП чоры искә төшә, — диде Игорь. — Сата беләләр, шайтаннар. Товарларын ничек мактыйлар!. Балык рәтеннән соң кош-корт сата торган прилавкалар башланды. Канатлары бәйләнгән тавыклар, куркудан миңгерәүләнеп, кешеләргә күзләрен яртылаш ачып карап яталар. Бизәкле эшләпә кигән чибәр генә бер хатын тавыкның койрык астына өреп, аның симезлеген тикшерде — Бу көзге чебеш күпме тора? — Кая өрәсең, син менә монда өр!..— диде тавык хужасы, кызып китеп. — Чебеш дигән була! Ат хәтле тавыкны чебеш дип мыскыл итә бит!.. Базар кайный, гөж килә. Жылы якка очар алдыннан сыерчыклар көтүе шулай гөжли. Товар хужасына сатыласы нәрсә кыйммәт күренә. Сатып алучыга, киресенчә, түләнәсе акча зур, аласы әйбер кечкенә кебек тоела. Сатучы белән сатып алучының урыннарын алыштырып куйсаң. сатулашу ничек барыр иде икән? Яңгыравыклы сүз, эч бушаганчы әрләшү, көлү тавышлары базар өстендә туктаусыз яңгырап тора. Монда кайнашып йөрүчеләрнең күбесе сату-алудан бигрәк тамаша карарга килгәннәр Гәрәбә төсе керә башлаган виноградын прилавкага өйгәч, төреккә охшашлы бер молдаван кырпу бүреген салып куенына тыкты да капчыгыннан кепка алып киде. — Сергей, күрдеңме? Ул нигә алай эшләде? — Кепка кисәм, тизрәк сатып бетерермен днп уйлый торгандыр, — диде Сергей. Игорь әлеге молдаванның баш киемен алыштыруын башкача аңлатты: — Юк, ул, кырпу бүрек киеп сатсам, молдаван икәнлегемне белерләр дә озак сатулашырлар, дип курка. — Чибәр егет, менә бу помидорларга күз сал әле: сөйгән кызың да сиңа болай елмаеп карамый торгандыр,—дип, помидор сатучы хатын прилавка яныннан узучыларны үгетли иде. — «Кызлар бармагы»! «Кызлар бармагы!» Тышы әчкелтем-төчкелтем, эче шыр бал! «Кызлар бармагы!» «Кызлар бармагы» винограды. Километрдан артыкка сузылган такта прилавкаларда помидор, йөзем җимешләре, кыяр-кавын, алма, шәмәхә тамчыга охшашлы бадымҗан- нар, миңа таныш булмаган әллә нинди ят җимешләр тау-тау өелеп яталар. Белмим, нилектәндер, ул елларны яшелчә-җимеш Одесса базарында гаҗәп арзан иде. Базар ябылыр алдыннан сатылып бетмичә калган җимешләр тагын да арзанлана төшә иде. Хуҗалар җимешләрен никадәр кыйммәт сатарга тырышсалар да, күңелләренә охшаган кешеләргә арзанрак та бирәләр иде. Без бу кагыйдәне бик тиз аңлап алдык. Базар ябыла башлаганчы сатучылар белән сатып алучылар арасындагы әңгәмәне тыңлап, кино караган шикелле күзәтеп йөрдек тә җиңнәренә кызыл бәйләгән кешеләр товарларны җыярга өнди башлау белән «җәтмә»гә яшелчә-җимеш тутырырга тотындык. Сатулашу урынына шаян сүзләр әйткән булып, сатучының күңелен йомшартырга тырышабыз. Сатучының йөзе ачылып китү белән җимешнең хакы да төшә. Помшак мөгамәлә акчадан кыйммәтрәк тора бит ул. Сатучылар безгә җимешнең әйбәтләрен генә сайлап бирәләр... Без троллейбуска утырып тулай торакка кайтып киттек. Дусларым җимешләрне юып калдылар. Мин икмәк магазинына барып кайнар шишаралар сатып алдым. Игорь җимешне кайнар булка белән ашарга тотынды. — Патшалар ашы, Сергей, ашап кара әле. — Син бит виноград үсә торган җирдә яшәмәгәнсең, моның серен каян беләсең? — диде Игорь. — Фирма сере, — дидем мин көлеп. Йөзем җимешенең кайнар шишара белән ашалуын мин Рабленың «Гаргантюа белән Пантагрюэль» дигән китабыннан укып белгән идем. Игорь, урыныннан торып, эчен сыпырып карады: — Артыграк та тутырдык булса кирәк. Бераз селеккәләп басылдырасы иде. Әллә танцыга барып кайтабызмы? — Мин кая барырга да риза, — диде Сергей. — Тамак туйгач, күңел ачасы килә башлады. — Танцыга да барырга була. Опера театрына баруга сез ничек карыйсыз? — дидем мин. Игорьның чырае сытылды: — Опера? Син шаярып әйтмәгәнсендер бит? Ул опера дигән нәрсәне аңламыйм мин. Анда нигәдер җырлап сөйләшәләр. Әллә ничек ясалма чыга. Бер кызны әллә ничә мәртәбә опера карарга алып бардым. Барам да, музыка белгечләренә охшарга тырышып, күземне йомып утырам. Күземне ачып җибәргәндә опера беткән була. — Операны карамыйлар, тыңлыйлар, — диде Сергей, — ул кыз сиңа шуны әйтмәдемени? — Атаклы опера театры янында яшәп, аның программасы белән танышмау әллә ничегрәк була бит инде, — дидем мин. — Минем анда барасым килми, — диде Игорь. Сергей да аңа кушылды. Минем алардан аерыласым килмәде. Без тиз генә чалбар-күлмәкләрне үтүкләп кидек тә Шевченко паркына танцыга киттек. Мин теркәлергә кергәндә инспектор диңгезчеләр формасы кигән бер кеше белән сөйләшеп утыра иде. Жинендәге тасмаларын санагач, бу кешенең капитан икәнлеген чамалап алдым. Кеше сөйләшкәндә бүлмә уртасында басып тору ничектер уңайсыз ♦ иде. Берничә мәртәбә тамак кырып караганнан соң стена буендагы 5 урындыкка барып утырдым. g — Радиограмманы мин дүшәмбедә бирдем. Дүрт көн эчендә ике з матрос әзерләп була торгандыр бит? — Капитан, канәгатьсезлеген S сиздермәскә тырышып, юри басынкы тавыш белән сөйләшә иде. 2 — Эш анда түгел, Василий Степанович, матрослар бар. Эш баш- ф када. Сезнең партоешманы ныгыту өчен партияле кеше җибәрү турында сөйләшенгән иде. Оешмагызда бер генә рядовой коммунист та юк. 3 Оешма чыгарган карарда эшчеләр сыйныфының тавышы булырга тиеш- = тер бит, аңлашыламы? 2 Капитан сәгатенә карап алды: = — Диңгезгә чыгарга ике сәгать вакыт калды. Алай булгач, андый ® боерык биргән кешегә әйтегез. Бәлки ул үзе килеп швартовка бауларын я сөйрәргә булышыр. Көзге штормнар башланырга да күп калмады. Диң- * гез инспекциясенә рапорт язып илтсәм, пароходны диңгезгә чыгармая- =. чаклар. — Шул штат белән эшләргә тырышыгыз инде, Василий Степанович. г Киләсе кайтуыгызга мин обязательно әзерләп куярмын, — диде инспектор юхаланып. — Узган китүдә дүрт ай ярым Одессага керелмәде. Тагын шулай йөзсәк, яңа елга кадәр матроссыз эшләргә туры киләчәк. Мондый әңгәмә вакытында сүзгә катнашырга ярамаганлыкны белә идем, шулай да түзмәдем: — Рөхсәт итсәгез, мин барыр идем, иптәш инспектор. Резервта утыруыма киләсе дүшәмбедә ай тула, — дидем. Капитан тиз генә миңа күз төшереп алды. Мин никадәр тырышып капитанның күзләренә карап торсам да, аның миңа нинди бәя биргәнлеген чамалый алмадым. — Миңа ни, риза булсагыз, мин Рахманкуловны билгели алам Бары тик политотделдан рөхсәт алырга кирәк. Аннан рөхсәт алмыйча партиясез кешене җибәрә алмыйм мин, — дип, Зеленовский телефон трубкасын алып, номер җыйды — Зеленовский сәламли сезне, иптәш Горюнов! Иван Михайлович. «Чолман» пароходына матрос итеп бер комсомолецны җибәрергә ярыймы? Әйе, резервта. Стажы? Зеленовский өстәл тартмасыннан минем карточканы алып укып чыкты. — Стажсыз. Диңгезгә беренче мәртәбә чыгуы. Офицер. Авиациядә хезмәт иткән. Тәмамланмаган югары белем. Читтән торып диңгез училищесында укый. Әйе, әйе, так. Болай ничего күренә. Булды, алайса, булды. Добро. Есть! Шулай эшләрмен, Иван Михайлович. Инспектор, телефон трубкасын куйгач, зур бер эш башкарган кеше сыман, җиңе белән маңгаен сыпырып алды: — Сез, иптәш капитан, тавыш куптарып йөрмәгез. Булды. Мин сезгә менә дигән матрос бирдем. Политбүлектән комсорг итеп сайларлык булсын, диделәр. Мин нәкъ шундыйны таптым. Капитан инспекторның сүзләренә әһәмият бирмәде. Ул мине кабат тикшерергә кереште: — Синең, егет, диңгез тозын татып караганың бармы соң? Нишләптер кыяфәтең диңгезченекенә охшамаган. Шул вакыт инспектор ярдәмгә ашыкты: _ ' Булды, Василий Степанович. Мин сезне канәгатьләндердем. Эшли башлагач, шушы егетне биргән өчен рәхмәт әйтерсез әле. Почти югары белемле.офицер, заочник. Үзенә карап кына торырлык. Армия тәрбиясе алган егет, тәртип бозмас. Булды. Инспекторның сүзләре эчемне ачыттырып җибәрде. Аның сөйләшүе сатасы атын мактаган маклерны хәтерләтә иде. — Туктагыз әле. — диде капитан, инспекторга таба борылып,— Минем ризалыкны сорау кирәк түгел идеме икән? Уставта: «Команданы капитан лично үзе сайлап җыя», дип әйтелгән бит. Матрослыкка читтән торып уку да. офицер булу да кирәк түгел. Миңа штурвал тота, палуба юа белгән гади генә бер диңгезче кирәк. Егетнең хәтерен калдырасым килми, шулай да кисәтеп куям: чайкала башлау белән сузылып ятса, мин аны сезгә кире кайтарам. — Теләмәсәгез алмагыз. Василий Степанович, политотдел билгеләргә кушты. Алай булгач, политотдел каршында үзегез җавап бирерсез. — Шулай дигәч, инспектор өстәлдәге кәгазьләрне актарырга кереште. — Без җавап бирергә өйрәнгән кешеләр. Әле узган айны гына сез таккан эчкече кочегар траптан егылып кулын сындыргач, профсоюз каршында җавап бирдем. Ярый. Пока! — Капитан фуражкасын киде. Горур атлап ишектән чыгып китте. Инспектор, бу кеше кире әйләнеп кермәсме дигәндәй, бер тын ишеккә карап торды да мине тиргәргә тотынды: — Үз колагың белән ишеттең, Рахманкулов. Мин сине закон бозып кына тага алдым. Сезнең шикелле экзотика эзләп йөрүче романтикларны яратмыйлар монда. Бер капитанның да коры җир кешесе белән диңгезгә чыгасы килми. Айга якын резервта утырдым дисең, монда бишәр ай утырган матрослар да бар. — дигәч, инспектор миңа пароходка билгеләнү приказын сузды. — Начальникка кереп кул куйдырткач, секретарьдан печать бастыр. Беренче копия миндә кала, калганнарын пароходка баргач бирерсең. Приказ кәгазенә «Рахманкулов Габдрахман «Чолман» пароходына икенче класслы матрос итеп билгеләнә» дип язылган иде. Бүлек начальнигы кул кую белән, юридик яктан мин диңгезчегә әйләндем. Ләкин чын диңгезче булу өчен бик күп эшлисе, бик күп сынаулар узасы бар икән әле. Пароходка эләккәнче нинди авырлыклар аша үтәчәгемне белгән булсам, мин бәлки соңгы сынавымны тапшырып, туры авылыма кайтып киткән булыр идем. Кем белгән, бәлки киресенчәдер... 54 Порт краны пароход трюмыннан ташкүмер бушата. Кран трюм төбенә төшеп бәрелүгә пароход калтыранып китә. Мин грейферның күмер өеменә таба узып киткәнен көтеп тордым да бушатыла торган трюм яныннан узып, трапка мендем. Трап саклаучы матрос палубада швартов бауларын ныгытып йөри иде. Мине беркем дә туктатмады, нинди эш белән килүемне дә сораучы булмады. Бераз көтеп торганнан соң коридорга кердем. Каршы яктан япь-яшь бер диңгезче малай килә иде. Якынлашкач, туктатып сорадым: — Мине шушы пароходка билгеләделәр. Кадрлар бүлеге биргән кәгазьне кемгә тапшырырга? — Кем булып эшлисең? — Матрослыкка билгеләделәр. — Матрослар приказны чифкә VIII тапшыралар. Тартырга бармы? — Юк, мин тартмыйм. — Кара әле. кореш, әллә кызлар да сөймисеңме? 1 Спардек — встән санаганда вченче палуба. — Кызлар да сөймим. — Алайса, монда ялгыш эләккәнсең. Тәмәке тартмый, кызлар сөйми торган егетләрне Херсонга текстиль комбинатына озаталар. Анда гел яшь кызлар гына эшли. — Егетнең шаяруы үзенә ошады булса кирәк, ул рәхәтләнеп көлде. — Ул «чиф» дигән кешене ничек табарга соң? — дип сорадым мин. ♦ — «Чиф» дигән кешенең фамилиясе — Бригас. Аның каютасы _ спардекта .— Егет коридордагы тимер ишекне ачып эчкә керде. Ачык = ишектән машина гөжләгән тавыш ишетелеп калды. Бераз аптырап торганнан соң, коридор буйлап алга таба киттем. q Әле яңа гына ишеткән ике ят сүз мине тынгысызлый иде. Мин үзем- о не чит телдә сөйләшүчеләр арасына эләккән кеше шикелле сизә башладым. ♦ «Спардек» та яшәгән ул «чиф» дигәннәре әллә нинди гажәп бер кеше ° булып күз алдыма килә иде. Уратып йөртә торгач, коридор кире таныш ишек янына китереп чыгар- ды. Мин, «спардек»ны табудан өметемне өзеп, ишек янагына сөялдем. _ Кран эшләүдән туктады. Пароходта тынлык урнашты. Шушы тын- « лыкта кайдадыр пошкырып пар чыккан тавыш ишетелеп китә. Стена = аша кычкырып сөйләшкән тавышлар яңгырап куя. Сөйләтүчеләрнең " үзләре күренми. Ят урын, күнегелмәгән хәл күңелгә шом салды. Аяк £ тавышы ишетелү белән тизрәк тышкы якка чыктым. Траптан менеп килгән бер егет мине күреп алды: г — Әй, кореш, ни эшләп йөрисең монда? — Шушы пароходта эшләргә килдем. — Нинди эшкә? Матрослыкка түгелдер бит? — Әйе, матрослыкка. — Кореш, нигә моңа кадәр әйтми тордың? Мин сине кичәдән бирле көтәм. Әйдә, өлкән штурманга приказыңны тапшыр да минем урынга вахтага бас. Матросның беләгенә бәйләнгән кызыл чүпрәккә карап, мин аның вахтада икәнлеген аңлаган идем инде. Армиядә дежур торганда да нәкъ шушындый киң кызыл тасма тагалар иде. Матрос бу хәлгә бик сөенде, сөйләнүендә дәвам итте: — Бик вакытлы килдең, дус кеше. Урыныма кеше җибәрмәсәләр, чемоданымны күтәреп, рөхсәтсез китәргә җыена идем. Без коридор очындагы траптан өскә күтәрелдек тә, сулга борылып, ачык ишек янына килеп туктадык. Матрос муенын сузып каюта эченә карады: —- Карл Янович, миңа алмашка кеше килде. Сез миңа, зинһар. расчет әзерләгез. Карл Янович каюта түрендәге өстәл артында кәгазь актарып утыра иде. Мине күргәч, кәгазьләрен җиздән ясаган кара савыты белән бастырып куйды да матроска әйтте: — Вахтадан алышынгач хәл итәрбез. Бу егетне сезгә алмашка килгән дип юкка өметләнмәгез. Штат буенча безгә ике матрос җитми. — Чиф, сез минем хәлне беләсез, зинһар җибәрегез инде. Өлкән штурман матрос белән сүз беткәнлеген белгертеп, миңа стена буендагы кәнәфигә утырырга ымлады: — Утырыгыз.Хәзер эшемне бетерәм. Кәгазьләремне укып чыккач, ул телефон трубкасын алып, кемгәдер шалтыратты: __ Василий Степанович, теге сез әйткән «кадр» килде. Сөйләшәсезме? Әйе. Мин ана бернәрсә дә әйтмәдем әле. Капитанның каютасы без утырган җиргә якын иде булса кирәк. Ул әйткән сүзләр коридор аша ишетелеп торды. Өлкән штурман трубкасын куюга, капитан килеп тә керде. — Килдекмени, лачын? Пароход ошадымы соң? — Бик ошады. — дидем мин ашыгып. — Мин шушындый зур океан пароходында эшләү турында күптән хыяллана идем. Өлкән штурман капитанга карап күз кысты: — Рахманкулов океан пароходында эшләргә килгән. Пароходның Гданьскидагы верфьтән чыккач. Кара диңгезгә килгәндә нибары бер мәртәбә генә океан белән очрашканын әйтсәк, егетнең күңеле сүрелмәсме икән, ә? Иптәш Рахманкулов, син бер генә минутка коридорга чыгып тор әле, яме. Минем артымнан ишек ипләп ябылды. Зарыктыргыч көтү минутлары йөрәк аша үткәрелгән озын җеп шикелле сузылдылар: менә, тәмам урнашып життем дип кенә торганда, тагын ниндидер киңәшү, хәл итү кирәк булды... Ниһаять, ак ишек ачылып китте: — Керегез, Рахманкулов. Утырыгыз. — Бала чакта әбием сөйләгән Нәнкир-Мөнкирләр менә шушындый була торгандыр инде дип уйлап алдым. — Сезнең матрос булып эшләп караганыгыз юк идеме? — диде сорау алучыларның беренчесе. Мин аның сүзен раслап баш кактым. — Тәҗрибәсез килеш, пароход белән танышмыйча матрос булып эшләве бик җаваплы эш ул, иптәш Рахманкулов. Риза булсагыз, дне- вальныйлыкка билгели алабыз. Көчләп түгел, үзегез теләсәгез генә,— диде икенче сөальчы. «Дневальный» сүзе миңа таныш иде. Хәрби хезмәттә дежур торучыны дневальный дип атыйлар. Әйтелүгә караганда, пароходтагы дневаль- ныйның вазифасы башкачарак иде булса кирәк. Диңгез эшен белмәгән- легемне күрсәтмәс өчен, дневальныйның нинди эш башкаруы турында сорашмаска булдым. Минем дневальный булып та эшләгәнем юк иде. Шуңа карамастан, алар, булдыра алуымнан шикләнмичә, турыдан-туры бу эшне миңа тапшырмакчы булалар. Бу вазифаның матрослыктан түбән икәнлеген мин баштан ук аңлап алган идем. Риза булмыйча, матрослыкны дауларга хакым барлыгын аңласам да: — Мине матрос итеп җибәрделәр бит. Башка эшкә билгеләү дөрес булырмы соң? — дидем. — Белмим шул. Синең булдыра алуыңа ышанып, кулыңа штурвал тоттыру дөрес булырмы икән? йөзүчелекне мин галыон тазартучы булып эшләүдән башлаган идем. Эшли торгач, менә капитанлыкка кадәр күтәрелдем. Кулыннан эш килгән тырыш егет гомер буе дневаль- ныйлыкта тормас. Әйдә, чиф, бу риза, приказ яз, — диде капитан һәм чыгып китәр алдыннан болай дип өстәде: — Аврал белдерергә вакыт, йөк документларына кул куйгач, кузгалабыз. — Аңлатып торырга вакыт калмады. Койкагыз дүрт урынлы кубрикта. Нәрсә эшләргә кирәклеген дневальный егет Стовбуненко сөйләр. Ашханә җиһазларын барлап акт төзегәч, миңа доложить итәрсез. — Шулай дигәч, өлкән штурман фуражкасын киде дә коридорга чыгып китте. Мин кая барырга да белмичә туктап калдым. — Барсуков, трапны җый! — Минем янымнан ашыгып капитан үтеп китте. Якында шыгырдап ишек ачылып ябылды. Кемдер миңа эндәште: — Ни эшләп йөрисең монда, студиозус? Артыма борылып карасам, шатлыгымнан кычкырып җибәрдем. — Феликс, син мондамыни? Кайчан килдең? Син Мәскәүдә калган идең бит. Ничек ычкына алдың0 Шушы пароходта эшлисеңмени? — Юк, монда эшләмим. Шушы судно белән бер сериядәге пароходта эшлим. Монда үземнең коллегам — өченче штурман янына килгән идем. — Мине шушы пароходка дневальный итеп билгеләделәр, — дидем мин шатланып. — Дневальный итеп? Дневальныйнын нинди эш эшләгәнен беләсеңме соң? — Феликс сәер генә елмаеп куйды. — Белеп өлгермәдем әле. Берәр төрле дежур тору булса кирәк. — Дневальный, дустым, табак-савыт юып, матросларга аш биреп ♦ тора. Көн саен иртән комсоставның каютасын җыештыра. Кстати, ми- - нем каютамны да дневальный җыештыра. Безнең пароходта ул эшне = бер яшь кыз эшли. Билгеләүгә үзең риза булдыңмы? — Үзем. — Риза булмаска кирәк иде. Ни әйтсәң дә, син запастагы офицер, о университетта укыган кеше. Өстәвенә, бу пароходка, штрафнойга озаткан шикелле, гаебе булган диңгезчеләрне генә билгелиләр. «Чолман»— * безнең пароход белән бер линиядә, күмер-руда ташый. Эш авыр, акча « төшми. Син ялгышкансың, дус кеше. Феликсның һәр сүзе ыргытылган таш шикелле минем пыяла җеп- £ ләрдән тукылган хыялымны челпәрәмә китереп, ватып тора иде. s — Мәскәүдә чакта диңгездә йөзү эшен башкачарак тасвирлаган « идең бит. Нигә хурлыйсың? Үзең нигә ирекле көннән штрафнойга кер- = деи? < — Минем башка мөмкинлегем юк иде. Укырга китәр алдыннан £ мин бераз характеристикамны бозган идем. Эшкә алганда кисәттеләр: = «Күмер-руда линиясендә эшләп, характеристикаңны төзәтә алсаң гына < оформлять итәбез. Башкача чит илгә йөри торган пароходка эләгермен дип өметләнмә», диделәр. Ярый, мин ашыгам. Очрашкач, иркенләп сөйләшербез әле, — дип, Феликс күтәрелә башлаган траптан йөгереп төшеп китте. Мин сукыр кеше шикелле кая барырга белмичә, кармаланып йөри торгач, койрыктагы дүрт урынлы каютаны эзләп таптым. Каютада чигәләрен бала йоны баскан үсмер бер малай эшкә кия торган чалбарына сәдәп тагып утыра иде. Мин ишектән керүгә, ул энәсендәге җебен тешләп өзде дә ашыгып киенә башлады. — Стовбуненко дигән кешенең кайда икәнлеген белмисезме? — Стовбуненко мин булам. Авралга чакырырга килдеңмени? Хәзер чыгам. Чалбарымның сәдәбе өзелде — Мине сезнең урыныгызга билгеләделәр, — дидем мин. Бу егетнең әле яңа гына парта арасыннан чыгып, монда эшли башлаганлыгын сизгәч, дневальный вазифасының ниндирәк икәнлеге миңа тагын да ачыклана төште. — Мин ашыгам. Авралдан соң сөйләшербез,— дип, егет кабаланып чыгып китте. Мин дә палубага чыктым. Вахтада торучы матрос трапны күтәреп бетергән иде инде. Трап палуба белән тигезләнгәч, матрос аны пароходның бортына беркетеп бәйләде дә йөгереп өске палубага менеп китте. Башка матрослар трюм капкачларын су кермәслек итеп ныгытып яптылар, йөк күтәрү укларын урыннарына беркеттеләр. Шуннан соң гына алар ике төркемгә бүленеп, пароходның борынына һәм койрыгына таба юнәлделәр. Алар киткәч, бер өлкәнрәк кеше матрослар башкарган эшне тикшереп узды. Эшнең җиренә җиткерелеп эшләнүенә ышангач, ул, эре-эре атлап, якорь күтәрә торган чыгыр янына барып басты. Юлга чыгар алдыннан әти. мәрхүм, арба көпчәкләрен, күчәрне, тимер кендекне, ат сбруен шушылай дикъкать белән җентекләп тикшереп чыга иде Безне һавага озатыр алдыннан Рәдиф Агишев та самолетның һәр детален нәкъ шушы өлкән диңгезче шикелле итеп карый иде Димәк, диңгез эшендә дә җаваплылык беренче урында. Капитан күперчекнең сулъяк канатына чыгып, пароходны тотып торган бауларга күз салды. Читтәрәк туктаган буксирга пароход янына килергә боерды. Өлкән штурман рубка ишегеннән башын тыгып капитанга нәрсәдер әйтте. Капитан команда бирде: — Отдать кормовые! Команда тавышы мачтадагы репродуктордан чәчрәп чыгып, тирә- якка таралды. Шушы команданы көтеп торучы швартовщиклар швартов бауларының элмәкләрен пушкалардан ычкындыра башладылар. Матрослар аларны палубага сөйрәп алып җыярга тотындылар. Озын трубалы шөкәтсез буксир безнең пароходтан биргән арканны эләктереп алды да, көчәнеп, койрыкны акваториягә 1 таба сөйрәргә тотынды. Пароход авыр йөк тарткан ат шикелле калтырана. Трубадан ургы- лыпургылып кара төтен чыга. Дөбер-шатыр килеп чыгыр эшли башлады. Якорь чылбыры бөгелә- сыгыла палубага шуышып менә дә чылбыр тартмасына чумып югала. Ниһаять, ләмгә баткан зур ике тырнаклы якорь да өскә күтәрелде. Акваториягә чыккач, пароход ашыкмыйча гына маякка таба борылды да ачык диңгез ягына бара башлады. Маяк пароход яныннан узды. Порттан чыктык. Пароход курска ятты. — Полный ход! Якоря по походному! Конец аврала! Команда тавышы тышкы рейдта йоклап яткан зур океан корабларын йокыдан уятты. Аларның күперчекләрендә вахтада торучы диңгезчеләр безгә таба бинокльләрен төзәделәр. Башта шул пароходлар күздән югалды. Аннан сон порт краннары офык артында калды. Соргылт йортлар арасында яшел атау булып күренгән бакчалар әкренләп тоныклана-тоныклана юкка чыктылар. Яр сызыгы офык эченә кереп эрегәч, безне озата чыккан акчарлаклар җиргә таба очып киттеләр. Мин шлюпка палубасына мендем. Корылма ышыгындагы ком ящи- гы өстенә барып утырдым. Әйләнә-тирәдә очсыз-кырыйсыз су, кояш һәм зәңгәр күк. Тирә-якта бер генә нокта да. бер генә җан иясе дә күренми. Үткән гомер, узган вакыйгалар да офык артында калган җир шикелле каядыр китеп югалдылар. Хәзер алар турында уйлау күңелдә ямансулык кына уята иде. Туган авылымны, туганнарымны сагыну тойгысы кинәт йөрәгемне ачыттырып алды. — Эй. дневальный, нишләп утырасың монда? — Каршымда кулына бер уч яшел үлән тотып капитан басып тора иде. — Диңгезнең матурлыгына сокланам. — Безнең штатта Чайльд-Гарольд 1 юк. Кичке аш вакыты җитте. Матросларны ашатырга кирәк. Тизрәк өстәл әзерлә. Тырыш, егет, сынатма!.. Мин, урынымнан торып, ашханәгә йөгердем. Мәскәү, 1969— 1973 еллар. Беренче китап тәмам Акватория — порт эчендәге ачык су. Ч а й л ь д-Г а р о л ьд — Байрон поэмасының герое.