Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАУ БАШЫНДА БАРДЫР БЕР РАЙОН

Үткән ел пароходка утырып кеше белән танышкан идем. _ кайсыдыр колхозыннан иде ул. Танышуга ук ул горурланып, хәтта мактаныбрак, үзенең районын күккә чөеп зурларга тотынды. Нинди генә эшләр майтарылмый, янәсе, аларда. Чаллы ягының нинди як икәнен бик яхшы белгәнгә, яңа танышымның сүзләрен хуплап, куәтләп тордым. Сөйләп арыгач юлдашым: — Ә сез үзегез кайсы якныкы? — дип сорады. — Кама тамагы районыннан,— дидем. — Андый район бармыни? Кайда соң ул? Бу вакыт пароход нәкъ Кама тамагы яныннан үтеп бара иде. — Әнә,— дип, Иделнең уңъяк ярына күрсәттем. Юлдашым исе китмичә генә яр өстендә сибелеп утырган йортларга карады да: — Ә-ә...— дип куйды. Туган районым турында «Ә-ә»... дип кенә әйтеп ачуны китерсә дә, мин юлдашымны аңладым. Белми ул. Кама тамагының кайда икәнен белмәгәне өчен нигә кешегә бәйләнергә. Димәк, районымның дәрәҗәсе кечкенә, өйрәсе сыек. Аның нефте дә, КамАЗы да юк, иген уңышының югарылыгы белән дә кайбер районнар сыман күкрәк сугып сөйләшә алмый. Шуңа күрә туган ягым турында аны белмәүчеләргә сөйлисе килә. Нинди район соң ул Кама тамагы? Җәй аеның матур бер көнендә акчарлактай ап-ак «Ракета»га утырып, Кама тамагы пристанена килеп төшәсең. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып торган чагың була. Чөнки син сабан туенда бәйрәм итәргә — кунак булырга, күңел ачарга кайткансың. Ашыкмыйча гына тауга күтәреләсең дә борылып Иделгә карыйсың. Гаҗәеп күренеш! Тел белән сөйләп аңлатырлык, каләм белән язып тасвирларлык түгел. Җырлап җибәрәсе килә. Әй, матур туган ягым. Әй, гүзәл туган ягым... Кыскасы, син оҗмахның түрендә басып торасың. Күкрәкне киереп бер сулыйсың да башлаган җырыңны көйли-көйли сабан туе мәйдаУфага барганда бер Чаллы районының иына юнәләсең. Ә анда!.. Битләре алсуланып янып торган көләч кызлар, алар тирәсендә бөтерелүче яшь-җилкенчәк, чәчен шомартып тарап, толымнарын билгә кадәр сузып салган яшь киленнәр. Яннарында — ирләре. Ирләр, билгеле, ирлекләрен итәләр: тирә-якка горур гына каранып таныш-белешләрен эзлиләр. Эзләп табалар да вәкарь белән генә исәнләшәләр, тамак төбе белән сөйләшәләр. Дөньялары ♦ түгәрәк — хатыннары яннарында, сабыр гына басып тора. Чөй сакал- = лы картлар көрәш буласы мәйдан тирәсеннән урын алып калырга Е ашыкканнар. Аларга көрәш кирәк. Бар микән, янәсе, мәйдан тотар- * лык егетләр хәзергесе көндә, хәзергесе яшьләрнең билләре сыек түгел 3 микән? Башлана бер заман бәйрәм! Анда көлеш, монда җыр, тегендә бию. Е Карапкарап торасың да бер генә мыскал кайгы-хәсрәтләре юктыр бу 2 кешеләрнең дип уйлап куясың. Әйтерсең лә алар гомер буе җырлап- - биеп кенә яшәгәннәр. Район җитәкчеләренең дә, колхоз башлыкла- X рының да авызлары колакта. Менә нинди ул Кама тамагы районы! Көз аеның яңгырлы бер көнендә пароходтан ашык-пошык төшәсең < дә ышыкланыр урын эзләп тау өстенә үрмәлисең. Аяк тая, сүгенәсең. > Вокзалга кереп сыенасың. Яңгыр туктаганны көтәсең. Көн бераз н ачылгач, шаулап дулаган Иделгә сырт белән борылып туган авылыңа ф кайтырга юлга чыгасың. Җәяүләп атларга туры килә. Мондый чакта машиналар Кама тамагы — Апае юлыннан гына йөри ала. Телгә алып сөйләрлек адәм рәтле бердәнбер юл. Ярты чакрым үтүгә эт булып арыйсың. Үзле балчык аякка ябышса, төшереп калдырырмын димә. Бер таудан төшәсең, икенчесе кар- шыда тора. Тау, ермак, тау, ермак. Әнә бер тау астында «Беларусь» тракторы үкерә. Арбасына бәрәңге төягән. Үкерүен үкерә трактор, көпчәкләре дә әйләнә, ләкин урыныннан кузгала алмый. Тракторист моторын сүндереп, кабинасыннан җиргә сикереп төшә. Бертуган абыең булса да танырлык түгел — битенә, кулына, киеменә балчык сыланган. Менә ул ни өчендер трактор көпчәгенә тибеп ала да күккә карап сүгенергә тотына. — Иманын, фәләнен-төгәнен... Туктамаса туктамый бит,— ди.— Ичмасам, җире җир түгел, алла каргаган районда яшибез.— ди. Шул чакта район үзәгеннән колхоз идарәсенә шалтыраталар. — Ничек анда сезнең бәрәңге белән? — диләр. — Булыр,— ди председатель, үзе тәрәзәдән тышка карый да тракторист әйткән сүзләрне кабатлый. Райондагылар председательнең хәлен аңлыйлар. Ничәнче көн тоташтан коя. Ә бу — кайбер бүтән районнар өчен бәла булса, Кама тамагы өчен афәт. Чөнки ул тау- чокыр эчендә утыра. Менә нинди ул Кама тамагы районы. Туган районым турында язарга җыенгач, мин җәйге Иделгә карамыйчарак, аңа сырт беләнрәк борылып язарга булдым. Монда яшәгән, монда иген иккән, мал үстергән кешеләрнең Идел ярына басып табигать белән сокланырга вакытлары әзрәк. «Әй, минем туган ягым» дип җырларга да сирәгрәк туры килә аларга. Идел ярыннан ярты чакрым читкә авышу белән үк шактый авыр хезмәт башлана. Тау сыртларына — «алла каргаган» җиргә иген чәчеп, аннан уңыш алырга кирәк. Район диңгез сыман Идел ярында утырса да, суга сусый. Идел яры биек, ә Иделдән читтә елга- лар-күлләр юк. Җир бик саран. Сай сөрсәң дә ярамый, тирәнрәк итеп алдырсаң, өскә кызыл әрлән балчык, я таш әйләнеп чыга. Өстәвенә, көтеп алынган җәйге яңгырлар җиргә сеңәргә өлгермичә таудан шуып кына төшеп китәләр. Сөргәндә, чәчкәндә, урганда тракторларга, комбайннарга «кәҗә сукмакларыннан» йөрергә кирәк. ТУФАН М ИҢН У л Л II II «Кәҗә сукмагы» дигәч, «1 Май» колхозы бригадиры Хәсип абыйның сүзләре искә төште. Бервакыт ул газетадан Краснодар краендагы комбайнчыларны мактаган мәкаләне укыгач, шактый ук кызып киткән иде. — Алар безгә килеп урдырып карасыннар шул хәтле, аннан сөйләшербез,— дигән иде.— Алар монда йөз метр да китә алмыйлар, хәзер комбайннары белән таудан тәгәрәп төшәләр, дигән иде. Арттыруын арттыргандыр Хәсип абый, әмма ләкин сүзләрендә хаклык та бар. Безнең басуларда комбайнны йөртер өчен зур осталык кирәк. Ә макталу мәсьәләсенә килгәндә, быел Кама тамагы кешеләренең макталырлык эшләре шактый булды. Республикабызның орден һәм медальләр белән бүләкләнгән колхозчылары арасында Кама тамагы районыннан дигән сүзләр еш кабатлана. Ни өчен, нәрсә өчен? КПСС район комитетының беренче секретаре Миннемөхәммәт Борһанов бу сорауларга саннар белән җавап бирде. Саннар күп күрсәтелгән кәгазь, гадәттә, «корырак» чыга. Әмма нишләтәсең, еллар буе түгелгән хезмәтнең нәтиҗәсе матур сүзләрдә түгел, коры саннарда ачыграк күренә. Әйтик, менә 20,1 центнер. Нәрсә бу? 1973 елда район буенча һәр гектардан алынган иген уңышы. Бер караганда әллә ни дә түгел сыман. Әгәр инде шул сан телгә килеп сөйләргә тотынса, бик күп хикмәтләр ачыла. Безнең якта шул галәмәт иген үстереп була дисәң, моннан ун-унбиш ел элек һичкем дә ышанмас иде. Ә инде Кама тамагы совхозында көзге бодай 34,3 центнер уңыш бирәчәк диючегә тиле- миле дигән кушамат тагарлар иде. Тагын бер сан — 60. Моның серен мин озак аңлый алмый тордым. Райком секретаре Рәшит Даутов белән Миннемөхәммәт Борһанов минем бу мәсьәләдәге наданлыгымны гафу итеп төшендереп бирделәр, һәм тәки аңладым, хәзер кайберәү- ләрне үзем өйрәтә алам. 60 саны ул Кама тамагы районындагы туфракның уңдырыш куәтен билгеләүче сан икән. Банитет — 60 балл дигән сүз. Ягъни, мәсәлән, әйбәт, менә дигән туфракның уңдырыш куәте 100 балл булса, безнең районның бары тик 60 кына балл. Шуннан китеп, бер мәсьәләне чишеп алыйк: Буа районы узган ел һәр гектардан 28,2 центнер уңыш җыйган, безнеке — 20.1 центнер. Буа районы җиренең уңдырыш куәте 92 балл, безнеке — 60. Кайсы район алда? Гап-гади арифметиканы эшкә җигеп санасаң-чутласаң, Кама тамагы алда булып чыга. Чөнки буалылар яхшы җирдән югары уңыш алганнар, безнекеләр начар җирдән яхшы уңыш алганнар. Болай дип Буа районы кешеләренең эшен киметеп күрсәтергә җыенмыйм, безнең район кешеләре дә эшкә уңганнар дип кенә әйтәм. һәм иң куанычлысы, быелгы уңыш очраклы гына хәл түгел — берничә ел рәттән район тотрыклы уңыш алып килә. Терлекчелек тармагына күз салып андагы саннарга карасак та, күңел сөенерлек үзгәрешләр күренә, һәр сыердан 3000 литр сөт савып алучы уңганнарны йөзләп санасалар, фермаларны дистәләп саныйлар. — Район буенча һәр сыердан 3000 литр сөт алыр чак җитте,— ди Рәшит Даутов. Кара инде! Кама тамагының да шундый көннәрне күрер чагы җиткән икән. Әле кайчан гына 2 мең литр сөт савып алды фәлән сыер савучы дип мактап язалар иде. Менә нинди эшләр кубарып яталар безнең як кешеләре. Бактың исә, моның сере дә әллә ни еракта ятмаган икән. «Алла каргаган җир» эшкәртү өчен тракторлар кирәк булган, хәзер алар җитәрлек, комбайннарга да кытлык юк; уңдырышсыз, саран җирне ашлап, аңа сортлы орлыклар чәчсәң, ул юмартлана да белә икән. Искитәрлек Җир хуҗалары дигәч, бик күп исем-фамилияләрне санап чыгып булыр иде дә, язма озынга китә. Шулай да, үзем яхшы белгән берничә кеше турында әйтмичә ярамас. «1 Май» колхозы тракторчысы Вәлиәхмәт абый Талиповның сөргән, тырмалаган, культивацияләгән гектарларын бергә җыйсаң күпме була икән, шуны санап карыйсым килә минем. Сугышка хәтле үк тракторга утырган кеше һаман әле төшкәне юк. Сугыш чагында гына аерылып торган, Советлар Союзында эшләнгән трактор маркаларының бөтенесе дә Вәлиәхмәт абый кулында сынау үткән. Вәлиәхмәт абыйның энеләренә, малаена да машина җене кагылган. Җенне әйтәм, кайдан эзләп таба торгандыр шундый уңган кешеләрне. Кайберәүләр әйтәләр, Фатих Саттаров кирәк чакта каты куллы да - була белә, диләр. Мин ышанмыйм. Хәер, дөрес булуы да ихтимал, 7 җир җебегән куллы кешеләрне яратмый. ♦Яңа юл»ның күршесе ♦Искра» колхозы. Анда Фоат абый Вәлиев. < Анысы инде табигате белән Фатих абыйга капма-каршы, һәр чак ча- * бып йөрер. Әмма ләкин бушка чапмас. Фоат абый йөри икән, димәк, н нидер юллап, нидер җайлап йөри. Район газетасындагы сводкаларны карасаң, Мичурин исемендәге колхоз һәр вакыт алда булыр. Авыл хуҗалыгының бөтен тармаклары буенча ничә ел рәттән инде ул беркемгә дә баш бирми. Бу хуҗалык белән күптәннән исеме республикада танылган председатель, Социалистик Хезмәт Герое Николай Викторович Лисин җитәкчелек итә. Бик аз сүзле кеше. ♦Одним словом» дип әйтеп куя да эшкә керешә. Ринат Гатин, Гайса Җәләлов — яшь председательләр. Яшьләргә хас куәт белән алга ашкыналар. Әлегә тәҗрибәләре җитеп бетмидер бетүен, ләкин биюче бии-бии остара диләр бит. Исем-фамилияләрне күп санамыйм дигән идем дә, мөмкин түгел ♦Красный маяк». «Кама тамагы» совхозлары күзгә кергән чүп кебекләр иде,— ди Миннемөхәммәт Борһанов,— хәзер күз тимәсен үзләренә, ♦Красный маяк» республика совхозлары арасында алдынгыларның берсе. Директоры — Виталий Степанович Толовенков, яшь булуына карамастан, уңган җитәкче булып җитеште. Ә «Кама тамагы» совхозы директоры Виктор Перфильев җирне биш бармагы кебек белә. Башта тракторчы булып эшләде, читтән торып укып агроном дипломы алды, һәм без аңа зур ышаныч баглыйбыз». Район җитәкчеләрен яхшы беләм дип мактана алмыйм мин. Җәелеп гәп корып утырырга вакыт тими. Аларның һәр минуты санаулы. Ара тирә очрашып сөйләшкәндә дә эшләнгән эшләр турында түгел, башкарыласы эшләр хакында сөйлиләр алар. Иген үстерү, терлекче113 берни дә юк. Ләкин боларның барысын да кемнәрдер эшләргә тиеш бит. Кемнәрдер дигәнем — җирнең хуҗалары. Район, колхоз җитәкчеләре, колхозчылар җирне үз итеп, яратып, аңа чын хуҗаларча карарга өйрәнә башлаганнар. ♦ Яңа юл» колхозы председателе Фатих абый Саттаров хакында аерым бер китап язып булыр иде. Әкәмәт кеше, карап торсаң, кулыннан бер эш килмәс кебек. Мин аның ашыккан, кабаланган чагын күргәнем юк. Сөйләшүе дә бүтәннәрнеке сыман түгел — үзенчә. — Фатих абый, пекарня салгансыз икән,— дисең. — Салынды шул,— ди. — Фатих абый, бик шәп таш клуб салгансыз икән. — Салынган шул. Әйтерсең пекарня да, клуб та үзләреннән-үзләре дөньяга килгәннәр, әйтерсең Фатих абыйның аларга бер катнашы да юк. ТАУ БАШЫНДА БАРДЫР БЕР РЛПОН икән. лек продуктлары җитештерү буенча күп эшләнсә дә, үзкыйммәт мәсьәләсен хәл итәсе бар икән. Җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте районда ярыйсы ук югары икән. Юллар салу да проблема булып тора. Проблемаларның иң зурысы — сугару, культуралы көтүлекләр булдыру. Аның өчен кипкән, файдасыз ермакларны су белән тутырып, буалар ясарга кирәк. Ләкин суны кайдан алырга? Иделдән. Ничек? Менә шул турыда уйлыйлар. Хәер, уйланган да бугай инде, Иделдән суны күтәреп, ермаклар буенча агызу корылмасының проекты әзерләнеп ята. Безнең як алмалары элек-электән тирә-юньдә дан тотканнар. Сугыштан соңгы елларда бакчачылык эше районда сүнебрәк киткән иде. Хәзер яңадан аны тергезү, авыл хуҗалыгының файдалы бер тармагы итү мәсьәләсен дә район җитәкчеләре истән чыгармыйлар... Яза торгач, мавыгыбрак киттем, ахрысы, гел мактау да гел мактану гына килеп чыккан бугай. Район кадәр районда җитешмәгән, тәнкыйть ителергә тиешле нәрсәләр дә бардыр инде. Ләкин бу очракта минем максатым тәнкыйть белән шөгыльләнү түгел. Былтыргы таныш юлдашым сыман андый район бармыни диючеләргә, бар ул Кама тамагы, менә шундыйрак район ул дип аз-маз таныштыру гына иде максатым. Тик күңелне кытыклап торган тагын бер нәрсә бар. шуны әйтмичә калдырасы килми. Белмәгәннәр белсеннәр: безнең районда исеме илгә билгеле гипс руднигы бар. Шул рудникның продукциясен чит илләр сатып ала башлаган икән. Монысы инде, җәмәгать, «токмач ашау» гына түгел. Әгәр, әйтик, Кама тамагының кайда икәнен белә башлаганнар икән, нигә бераз «тамак кырып» алмаска. Озын сүзнең кыскасы, Казаннан Идел буйлап түбән төшкәндә Камага җитәрәк уң якка борылып карагыз. Тау башында Кама тамагы районы булыр. Яр өстендә пароходка кул болгап калучыларны күрсәгез, аптырамагыз,— безнең як гадәте ул — эшләп арыгач, яр читенә ял итәргә утыралар да үткән-сүткән пароходларны кул болгап озатып калалар, хәерле юл телиләр. Сез дә аларга җавап итеп кул болгагыз, хөрмәтле пассажирлар. «Армый эшләгез»,— дип әйтергә дә онытмагыз!..