Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИН КЕМ, САМАТОВ?

Габдулла Хаҗиев, эштән кайткач, гадәттәгечә, яңа кнлгән газета битләрен актарырга кереште. Яшьләр газетасының соңгы битендә бер хәбәрдәге Гобәйдуллин фамилиясе аның игътибарын җәлеп итте. Исеме дә туры килә — Радик. — Хәер, исеме дә, фамилиясе дә туры килгән кешеләр азмыни? — Ул шулай уйлады да газетаны өстәлгә куйды. Урыныннан торып, арлы-бирле йөрде һәм моннан өч ел элек булып үткән вакыйганы кабат хәтереннән кичерде. Аннан газетаны тагын кулына алды. «Радик Гобәйдуллин студентларның төзелеш отрядында...» Әйе, шул егет булуы да мөмкин, ул көннәрдән соң шактый вакыт үтеп китте бит инде... ...Хаҗиев тикшерү изоляторының сорау алу камерасында кесә карагы Мәхмүтовның җинаять эшен тәмамлап, соңгы протокол язып утыра иде. Шул вакыт ул кинәт күрше камерадагы кычкыру тавышына сискәнеп китте. Ни булды тагын, дип анда йөгереп керде һәм гадәттән тыш күренешкә аптырап калды. Пөхтә генә киенгән, чандыр гәүдәле егет шөрепләр белән идәнгә беркетелгән урындыкта тыныч кына елмаеп утыра, ә ачудан ярсып, йөзе агарган тикшерүче шашынып, өстәл янында басып тора иде. Егетнең куллары тезендә. Ул: «Нигә юкка кызасың, кулыңнан килерлек булмагач, ни пычагыма тотындың бу эшкә? • — дигән кебек мәкерле караш ташлап, тикшерүчене үчекли. Ләкин тегесе аны-моны белми, кызганнан-кыза бара. — Ниһаять, кем сез? Исем-фамилиягез, туган елыгыз һәм туу урыныгыз?.. Хаҗиев бу тикшерүчене бераз гына белә иде: университетның юридик факультетын тәмамлаганнан соң, прокуратурада эшли башлады. Берничә эшне уңышлы гына тәмамлаган иде. һәм аны «өметле егет» дип мактарга тотындылар, өлкән тикшерүче дәрәҗәсенә күтәрделәр. Менә хәзер шул мактаулы кеше, йөгереп барганда дистанциядән төшеп калудан куркып төсе киткән спортчы кебек, кызганыч кыяфәттә иде. Хаҗиев тикшерү изоляторыннан аның белән бергә чыкты, әмма аның эше турында сүз кузгатмады, тын урам буйлап үз хисләренә бирелеп кенә барасы килде. Алар урам буйлап бер-берсенә сүз катмый Г шактый бардылар. Шулай дәшми генә бара торгач, яшь тикшерүче Хаҗиевка кинәт кенә сорау бирде: — Сез машина йөртә беләсезме? — диде. — Әлбәттә. — Ә сезнең менә аны-моны уйламый тыныч кына машинада барганда, бөтенләй көтмәгәндә, руль идарәсе эшләми башлау вакыйгасын очратканыгыз булмадымы? — Андый хәлнең дә булганы бар. Ул гаҗәеп күңелсез хис тудыра. Шундый вакыйгадан соң, бик озак машинага утыру түгел, борылып та карыйсы килми йөри. — Ә ул вакытта сез бик нык курыккансыздыр? — Дөресен әйтәм: ул вакытта миндә нинди тойгылар булгандыр, тәгаен әйтә алмыйм — куркумы, әллә сакланумы. Шуннан соң машинаның руль идарәсен ремонтладылар. Әмма озак вакытлар машина каядыр упкынга тәгәрәр кебек тоелды. Тагын сүзсез калдылар. Тикшерүченең чырае караңгы иде. Кинәт ул тукталып калды һәм, Хаҗиевның җиңеннән тотты. — Бәлки бу эшне миңа башка кешегә бирерга кирәктер? Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр мин? үз холкымны бер тапкыр йөгәнләргә көчем җитмәгән икән, аның икенче тапкыр ычкынмавына кем гарантия бирә алсын. Юк, ул кире бәндә белән хәтта сөйләшә дә алмыйм. Ни кыйлана бит, үләрсең, билләһи, — дип кызу-кызу сөйләп китте ул. — Бәлки чыннан да, — диде Хаҗиев, уйчан гына. — Үзегезгә карагыз тагын... Эшне, әлеге яшь тикшерүчедән алып, Хаҗиевка тапшырдылар. Ул башта бик җентекләп җыйналган материалларны өйрәнеп чыкты. Эштәге материалларга караганда, ул кеше Саматов Сәлим Рәис улы. Ләкин кулга алганда аның үзе белән бер төрле дй документы булмаган. Шуңа күрә әлеге җинаятьченең исеме, фамилиясе, атасы исемә һәм туган елы белән туу урыны шартлы рәвештә теркәп куелган иде. Хәер, аның җинаяте дә гадәти түгел: Мансуров дигән кешенең машинасын туктаткан, акчасын талаган. Хаҗиев зыян күрүче Мансуров- ның гаризасың укыгач, Саматовны күз алдына китереп, аз гына елмаеп куйды. Ул Мансуровка, чын мәгънәсе белән әйткәндә, ачыктан- ачык янамаган да, турыдан-туры көч тә кулланмаган. Көпә-көндез, урамда, выжылдап килгән машина каршына килеп баскан һәм аны туктарга, ә машина хуҗасын машинадан чыгарга мәҗбүр иткән. Аннан тыныч кына Мансуровтан әҗәткә йөз сум акча сораган. Шул ук вакытта елмаеп кына, янамый-нитми һәм Мансуровка бөтенләй әһәмият бирмәгәндәй, ялтырап торган пычагын бер кесәсеннән икенче кесәсенә күчергән. Моны күргән Мансуров калтырап төшкән һәм кесәсеннән акчасын чыгарып, сүзсез генә Саматовка сузган. Шуннан соң Саматов машина хуҗасына: — Инде, туган, бер унбиш кенә минутка машинагызны да биреп торырга туры килер, — ди икән. — Юк инде, анысын булдыра алмыйм. Әмма тегесе, елмаюын дәвам итеп, тыныч кына: — Сез тагын күпме яшәргә уйлыйсыз? — дигән. — Алла күпме язгандыр бит... — Ә, сез динле кеше икәнсез. Хәзерге вакытта андыйлар сирәк, бәрәкалла! — Ә сез минем дингә булган мөнәсәбәтемне белү өчен туктатып сәдака алдыгызмы?.. — Бик дөрес, — дигән егет, — кем белән эш итүеңне белү бер ДЕ> начар түгел. Дингә ышанган кешеләрне яратам мин. Алар фани дөньяда өмет белән яшиләр теге дөньяда җәннәт көтә дип. Бу кеч кенә генә күңелсез вакыйганы да алла тәгалә шулай кушкандыр дип уйлый торыгыз... Саматов машина хуҗасын этәреп җибәрә һәм машинага кереп утырып китеп тә бара. Дүрт йөз метрлап киткәннән соң, Саматов «Жигули»ны юл читендә калдырып күздән югала. Машина аңа качу өчен генә кирәк ♦ булган икән. Л Йөз сум акча өчен Мансуров жалоба биреп тә тормаган булыр о иде. Чөнки ул, гомумән, милиция органнары белән элемтәгә керергә < атлыгып торучылардан түгел. Әгәр көтелмәгән бер хәл килеп чык- « маса, бәлки бу вакыйганы берәү дә белми калган булыр иде. Машинасын тапкан шатлыгыннан Мансуров берәр кружка сыра эчмәкче ш булып бер-ике урынга туктала. Әмма бар киоскаларда сыра беткән * вакытка туры килә. Булмаса, берәр стакан сок эчим дип, яшелчә- = җимеш магазинына килеп керә. Башта ул бер стакан виноград суы эчә. Аннан тагын бер стакан * салдырып ала һәм сатучы хатын белән сөйләшеп китә, сүз ара сүз ® чыгып, аңа, үзе дә сизмәстән, башыннан кичергән вакыйганы сөй- х ләп тә бирә. Сатучы хатын кинәт җанланып китә. — Ничек дидегез? Ябык кына, сызылып киткән нечкә мыеклы, < ә үзе елмаеп кына тора, дидегезме?.. — Әйе. ‘ — Чалбар балагының очлары чачакланып тора, ә үзе кызларга е охшаганракмы? £ — Нәкъ үзе. — Шул, шул үзе. Кичә менә шушы магазинда минем дә йөз s илле сум акчамны алып чыгып китте. — Сатучы хатын тиз генә акчаларын җыештыра да чыгып та югала. Мансуров согын эчеп бетергәндә сатучы хатын милиционер ияртеп килеп тә керә... Җыйналган материалларны укыганнан соң, Хаҗиев бу кешене коры кул белән алырга мөмкин булмасына төшенде. Тыныч кына теләсә кемне чыгырыннан чыгара аладыр сыман тоелды ул аңа. Тикшерүче камерасына кергәндә үк Саматов Хаҗиевка күптәнге танышын очраткан кебек елмаеп карады: — О, исәнмесез! — диде. — Мин сезнең белән очрашуга бик шатмын. — Ә мин алай димәс идем. — Шулай да серләребез килешер, дип уйлыйм. — Белмим! Сез үзегезне бик акыллы һәм булдыклы дип саныйсызмы? — һәрхәлдә, үземне ахмаклар санына кертәсем килми әле. — Алай булгач, ничек монда килеп эләктегез соң? — Кызганычка каршы. Әмма бу очракта мин түгел, ә башка кеше ахмаклыгы гаепле. Менә сез, әйтик, акылга бик үк тулы булмаган начальнигыгызның фикере белән килешмәдегез, ди. Бу нәрсәгә илтә? Әлбәттә, яхшыга түгел. Я шелтә аласыз, я урынсыз каласыз. Мин күргәннәр янында бу чүп кенә әле. Менә мин дә акыл ягы сайрак кешеләр аркасында менә монда килеп эләктем. Хаҗиев каршында үз «платформасы» белән эш итүче хәйләкәр һәм уйлана белә торган җинаятьче утыра иде. Кайбер тикшерүче мондый кеше белән очрашканда аптырап кала. Җинаятьче шунда инициативаны үз кулына ала да аны тупикка китереп бастыра. Хаҗиев ул хәтлесен яхшы аңлады һәм ул аңа «һөҗүм» итә башлады. — Без юкка сүз боткасы белән бер-беребезнең башын әйләиде- рәбез. Минемчә, иң яхшысы дәлилләр һәм фактлар турында сөйләшү. — Бик дөрес. Ләкин фактларга һәм дәлилләргә бәяне төрлечә бирергә мөмкин. Менә мине, мәсәлән, кеше талауда гаепләп кулга алдылар. Һәм шуның белән коточкыч ялгышлыкка юл куйдылар. Бу уйлап чыгарылган уйдырма, хәтта алай гына да түгел, бу миңа бәла ягу. Минем берәүгә дә физик яки психологик көч кулланып әйберләрен яки акчаларын алганым юк. Мин бары кайбер кешеләрнең байлыклары кирәгеннән ашканга, минем белән бик аз гына өлешен бүлешүне таләп иттем. Ә алар миңа яхшылык эшләүдән баш тартмадылар. Кеше кешегә бүре түгел. Бер-берең белән артык байлыкны бүлешү яхшы күренеш. Безнең әхлак аны мактый. Менә андыйлар арасында кайвакытта комсызлар килеп чыккан икән, монда минем бер гаебем дә юк. Менә шул комсыз-сараннарга дөньяда алардан башка кешеләр дә барлыгын аңлатырга туры килә. Тирә-яктагы кешеләрне онытып, һәр вакыт үзләре турында гына кайгыртмасыннар... Әллә ул бу сүзләрне чын күңелдән инанып сөйлиме, әллә картлысында утыручы тикшерүчене үчеклиме — аңлавы кыен иде. «Юк, бу кәмит уйный, мине дә чыгырдан чыгармакчы була»,— дип уйлап куйды. Чыннан да аның җене чыкты, әмма аны җинаятьчегә сиздермәде, үзен сабыр тотарга тырышты. Шул вакыт бүлмәгә җинаятьчеләрне эзләү инспекторы Хәсәнов килеп керде. Ул Хаҗиевка нидер әйтмәкче булган иде, Саматов аны бүлдерде. — Исәнмесез! — диде һәм аның үзенә генә хас булган теге елмаю белән йөзе балкып китте. — Эшләрегез барамы? — Син кем соң? Минем сине гомеремдә дә күргәнем юк. — Беренчедән, «сине» түгел, ә «сезне». Хәер, сезнең тәрбиясез- легегез мине бер дә гаҗәпләндерми. Андыйлар, кызганычка каршы, бар шул әле. Шулай да сез язмышыгызга рәхмәт әйтегез. Әгәр теге вакытта мин булмасам... Хәсәнов: — Кайчан? — дигәнен сизми дә калды. — Займище станциясендә. Әгәр шул вакытта андагы малайларны борып алып китмәсәм, икенче көнне местком сезгә венок алырга дип, милиционерлардан берәр сум акча җыйнаган булыр иде. Мин ул малайлар белән агачлар күләгәсендә идем. Станциягә төшү белән сезнең кем икәнегезне дә, кемне эзләвегезне дә алар бик яхшы аңладылар. Аны мин дә аңладым һәм... — Шуннан? — Нәрсә шуннан булсын... — Шуннан ни булды? — диде Хәсәнов. — Без урманга таба киттек. Ә сезнең безнең арттан барырга батырчылыгыгыз җитмәде. Анда акыл белән эш иткәндә безне кулга алырга күп тә кирәкми иде. Сезнең икеләнү безгә ярап куйды. — Минем икеләнүне каян беләсез? — Белмәскә, безнең профессиябез шундый инде, — диде Саматов. авыр сулап. — Ә менә хәзер шактый вакыт сезгә үз профессиягезне калдырып торырга туры киләчәк, — диде Хәсәнов, көлемсерәп. Саматов нечкә бармаклы ябык кулларын җәеп җибәрде. — Кызганычка каршы! Ләкин мине кулга алу операциясе гадел эшләнмәде. Йоклаган кешене кулга алу өчен әллә ни кирәк түгел.— диде һәм Хаҗиевка борылып өстәде: — Кайвакыт минем дә туйганчы бер йоклыйсым килә. Саматов тикшерүченең дикъкатен җәлеп итүдән канәгатьләнеп, үзенең яхшы якларын күрсәтергә ашыкты. Һәрхәлдә, Хәсәновның язмышы кыл өстендә торганда, үзе белән булган ниндидер шикле кешеләрне урманга таба алып китеп, зур җинаятьне булдырмый калу һәм үзенең көпә-көндез ике кешене талавы турында ачыктан- ачык сөйләве, ә вакыты белән әрсез һәм оятсыз кылануы, кинәт сүзеннән туктап, уйчан кара күзләрен бер ноктага текәп уйланып калуы Хаҗиевны чын-чынлап гаҗәпләндерде. Ул, тәҗрибәле тик- ♦ шерүче буларак, шуңа да төшенде: Саматов үзен гади тоткан булып сөйләшәсөйләшә, тикшерүче аркылы үзенә кирәкле информацияне § дә җыйный иде. «Кем соң бу егет? Ни өчен ул җинаять юлына баскан? Үзе шак- 5 тый сәләтле күренә. Нилектән ул бу сәләтен кирәкле якка юнәлтмәгән?» — бу сорауларга җавап тапмый торып, эшне дәвам игү мөм- g кин түгел иде. Тикшерүче һәрбер эшне тәмамлаганда җинаять ясау- * ның сәбәбен ачарга тиеш. Аңа моны эшләргә закон куша, закон = гына түгел, вөжданы куша. Шунысы ачык: Хаҗиев каршында әлеге яшь тикшерүче сөйлә- ♦ гәнчә кире беткән яшь-җилкенчәк түгел, ә бәлки тормышында килеп a чыккан ниндидер вакыйгага үзенчә бәя биреп, үзенчә «хәл иткән» ® кеше утыра. Бәлки чыннан да ул үзенең иптәшләре белән Займище- < да Хәсәновны очраткандыр. Бәлки аларның аңа һөҗүм итәргә исәп- = ләре дә булгандыр. Бәлки Саматов Хәсәновка аларның һөҗүм итү- “ енә комачаулагандыр. Алай икән, тегеләре нинди җинаятьләр яса- х ганнар һәм Саматовның ул җинаятьләрдәге катнашу дәрәҗәсе ни- - дән гыйбарәт. Бәлки Саматов сөйләгән «ахмаклар» җинаять ясарга £ өлгермәгәннәрдер. Һәм алар моңа хәзерләнәләр генәдер. Алай икән, -з моны тизрәк белергә һәм аңа юл куймаска кирәк... Саматов яшелчә кибетендә эшләүче хатынны һәм Мансуровны талавы турында үз гаебен таныган һәм бу турыда берни яшермичә сөйләп биргән. Ләкин әлеге яшь тикшерүче, ул сөйләгән сүзләрне протоколга язып, аның астына: «Протокол мин сөйләгәннәрдән чыгып дөрес язылган һәм ул миңа укылды», — дип язуны таләп иткәч, Саматов: «Мин укый-яза белмим шул», — дип, әнә шул бер юл язуны язудан һәм аңа кул куюдан баш тарткан. Тикшерүче исә моны үзен мәсхәрәләүгә санап кызып китә. Тиктомалга тикшерүчене үчекләп утырырга Саматовка нигә кирәк булган? Моның белән аңа ни файда? Хаҗиев ул турыда уйлап алды да: — Саматов, бәлки безгә ачыктан-ачык сөйләшергә вакыттыр? Тегеннәнмоннан төрттереп, читләштереп сөйләшкәнче ир кеше ир кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшсәк, сезнең эш бераз җиңеләер. — Анысы сездән тора. Әгәр сез теләсәгез, мин һәр вакыт әзер. — Менә сез рәшәткәләр артына башка бер кеше ахмаклыгы аркасында эләктем, дисез. Ләкин бу хәтлесен әйтүе кыен. Шунысын истә тотыгыз: сез үзегезнең җиңел уйлавыгыз аркасында җитди җәзага тартылуыгыз мөмкин. Сезнең кебек фикер йөртә белә торган кешенең ниндидер кәгазь язып үзен фаш иттерүне ничек аңларга? — Аңламыйм, сез ни әйтергә телисез? — Хәзер аңлатам. Моннан ике атна чамасы элек, сезне кулга алган көнне сезнең камерадан утыручы Сәүбанов иреккә чыгарылды. Хәтерегездәме? Ул Түбән Камадан килгән төзүче иде. Менә шул кеше кесәсеннән менә бу язу табылды. Тикшерү изоляторы администрациясе бу язуга әллә ни әһәмият бирмәгән, чөнки өстән караганда бу язуда шикле нәрсә юк сыман иде. Сәүбанов: «Мин ул язуны кесәмә кем салганын да, кемгә тапшырырга кирәклеген дә белмим»,— днп аңлатты. Камерада утыручы биш кеше калды, шулерның дүртесе, язуны без язмадык дип, аңлатма яздылар. Аларның язуларын график экспертизы белән тикшергәннән соң, чыннан да шулай булып чыкты. Ә сез шул көнне генә кулга алындыгыз. Сезгә башта шик төшмәде һәм ул язу турында оныткан да идек инде. Асылда язуны сез язган булгансыз икән. Хәер, бу турыда минем сөйләүнең кирәге шул кадәр генә. Боларны сез үзегез барын да беләсез. Боларны сөйләгәндә Хаҗиев бу хәбәрнең тәэсирен күрергә тырышты. Ул бер генә секунд та Саматовтан күзен алмады. Әмма Саматов дәшмәде. Хаҗиевны күбрәк сөйләндереп, аның сүзләреннән үзенә кирәк мәгълүматлар җыя иде булса кирәк. Тикшерүче белән җинаятьче арасында һәр вакыт кискен көрәш бара. Ул көрәшнең һәрберсендә ниндидер үзенә генә хас булган үзенчәлеге була. Аны кайберәүләр «кагыйдәсез уен» дип атамакчы булдылар. Бу бөтенләй үк дөрес түгел. Чөнки аның кагыйдәсе — җиңа- ять процессы кодексы бар. Ничек кенә булмасын, берәүнең дә бу көрәштә закон бозарга хакы юк. Әле менә хәзер генә Хәсәновның «син» дигәненә дә Саматов ничек керпесен кабартты. Хаҗиев Саматов белән әңгәмәсен дәвам итте. — Шулай итеп, Саматов, биредә сез ике төрле ялгыш ясадыгыз. Беренчесе: язуны иреккә чыга торган кешегә тапшыруда. Икенчесе, монысы мөһимрәге: сез әгәр кул куйсам, язуымны танып, фаш итәрләр дип уйладыгыз һәм протоколга берничә сүз язудан баш тарттыгыз. Бу ике факт бер-берсе белән котылгысыз бәйле. — Чыннан да сез логик фикер йөртәсез. Ләкин сезгә берничә сорау бирергә мөмкинме? Башка тикшерүче булса, сорауны мин бирәм, сез түгел, дияр иде. Мин андый формальлеккә бармыйм. — Рәхим итегез. — Минем аңлавымча, сезнең кулда ниндидер язу бар. Әмма аны кем язганын бик үк белеп бетермисез. Протокол мәсьәләсенә килсәк, чыннан да минем грамотамның рәте юк. Шуңа күрә, әгәр сез ул язуны мин язган дигән нәтиҗәгә килсәгез, моны бик яхшылап тикшереп, котылгысыз дәлилләр китерүегез яхшырак түгелме? — Сез, бездә сезнең язу үрнәкләрегез юк, дәлилләр җитәрлек түгел димәкче буласыз. Әмма аны бик яхшылап тикшерергә була. Сезнең язу үрнәкләрегезне сезне тәрбияләп үстергән балалар йортыннан соратып алырга мөмкин бит. Аңлатуыгызга караганда, сез Бакалы балалар йортында үскәнсез? Шулаймы? Ләкин бу бик күп вакытны алыр иде... — Әллә сез минем Бакалы балалар йортында тәрбияләнүемә ышанмыйсызмы? — Дөрес, легенда начар уйланмаган. Ул балалар йортында биш ел элек янгын чыга һәм барлык документлар янып бетә. Ата- анам бәхетсезлеккә очрап һәлак булдылар, урта мәктәпне тәмамлагач. балалар йортыннан киттем һәм шуннан соң бер җирдә дә эшләмәдем, дисез. Гаҗәп, ул гомердән бирле нинди средствога яшәдегез соң? — Турыдан-туры җавап бирү миңа җиңел түгел. Джентельмен буларак, кайбер нәрсәләрне әйтүне кирәк санамыйм. — Сез бай хатыннар «мәхәббәте» хисабына яшәдем димәкче буласызмы? — Әйе. мин акчалы хатыннарны сөям, алар да мине... — Фамилияләрне санап торуның кирәге булмастыр дип уйлыйм, — диде Хаҗиев, киная белән. — Тик андый мәхәббәт яшелчә магазинындагы сары чәчле хатынга төшкән мәхәббәткә охшашлы булса, ул хатыннарның язмышы көнләшерлек түгел. — Сез яңадан төрттерергә тотындыгыз. Алай булганда, закон нигезендә, минем сезгә, гомумән, җавап бирмәскә хакым бар. Ул вакытта сезгә минем эшне җыйналган материаллар нигезендә генә хәл итәргә туры килер. Бусы сезнең файдага түгел. Кыскасы шул, әгәр сезнең минем узган тормышым турында шигегез туса, аны ачыкларга ярдәм итү яки итмәү минем иректә. Сез аны тулысы белән үзегез ачыкларга бурычлы. Саматовның тормыш юлы белән Хаҗиев тикмәгә генә кызыксынмады, әлбәттә. Бу аның җинаять юлына басу сәбәпләрен ачачак. ♦ Саматов үзе узган тормышы турында тикшерүченең исенә төшерде. Әмма җинаятьче моны тикшерүчегә ярдәм итү йөзеннән түгел, ә g аның ялгышуына кинаяләп, мәсхәрәләп әйтте. Хаҗиев моны бик t яхшы аңлады. $ Тикшерүче белән җинаятьче арасындагы көрәш һәр вакыт диярлек тикшерүче файдасына тәмамлана. Биредә тикшерүчегә фән, 5 тәҗрибә, кешеләр, хакыйкать үзе ярдәмгә килә. Саматов Хаҗиевка дәлилләр белән эш итәргә һәм шулар белән = операция ясап нәтиҗә ясарга тәкъдим итте. Хаҗиев та бу эшкә буш кул белән керешмәде. Саматовны тентегәндә, аның кесәсеннән Бигеш- ♦ тән Казанга самолет билеты табылган. Ләкин ни өчендер билет Сама- а товка түгел, ә Гобәйдуллинга язылган булган. — Сез сентябрь аенда Чаллыда нишләдегез? “ — Мин анда яшәдем. Ләкин аңлап җиткермим. Моны гына белү = өчен өч сәгать буена сөйләшүнең нигә кирәге булды соң? Әгәр сораса- = гыз. мин аңа әллә кайчан, шундук җавап биргән булыр идем. — Анда кайда тордыгыз? с. — Хакасс урамы, 72 йорт, 12 квартира. Вәлиәхметовларда. Бил- f геле, пропискага кереп-нитеп тормадым. Үзегез беләсез. Чаллыга һәр X көнне меңләгән кеше килеп тора. Нигәдер аларның һәммәсенең дә - тизрәк пропискага керәселәре килә. Әмма миндә андый теләк тума- j ды. Аннан соң минем милиция работникларын бик борчып йөрисем дә килмәде. Минем монда эләгүемне белсә, Вәлиәхметов та аларда торуым турында бик әйтәсе килмәс. Аның да милиция органнары белән дуслыгы бик чамалы... Чаллыдан җавапны озак көтәргә туры килмәде. Андагы хәбәргә караганда, Чаллы шәһәрендә Хакасс урамында андый кешенең яшәмәве генә түгел, хәтта ул урамда андый йортның булмавы да ачыкланды. Бүтән шәһәрләрдән дә андый кешенең пропискада булмавы турында җаваплар алынды. Мәсьәлә ачыкланган, аның ике кешене талавы тиешенчә дәлилләр белән ныгытылган. Саматов кылган җинаятьләрен таный һәм эш судта җиңел генә үтәчәк, аның тормыш юлын ачыклап торуның кирәге юк, — дип, прокурор эшне «түгәрәкләргә» ашыктырды. Әмма Хаҗиев моның белән килешергә теләмәде. Саматовның, керпе кебек инәләре эченә яшеренеп, чәнечкеләрен һаман саен тырпайтуы теңкәсенә тиде. Ни өчен җинаять юлына басуының бөтен сәбәпләрен ачкач кына аны суд каршына бастырырга үз-үзенә сүз бирде ул. Бәлки аның болардан да яманрак җинаяте бардыр?.. Ул шуны яшерер өчен шулай кыланадыр? Боларны ачу гадел хөкем өчен дә. Саматовның үзе өчен дә кирәк дип санады Хаҗиев. Болардан тыш кешедә мин-минлек дигән нәрсә дә бар бит әле: югары белемле, тәҗрибәле юрист була торып, Хаҗиев Саматов каршында, җинаятьче каршында көчсез булып, җиңелүче булып калсынмыни?! Саматов исә тикшерүченең максатын бик яхшы аңлады. Шулай да үз дигәненнән кайтмады, төпченер-төпченер дә кул селтәр, дип өметләнде. Саматовның бу өметен юкка чыгарырга кирәк иде. Хаҗиев аның белән тагын бер тапкыр очрашты. Чаллыда андый адресның юклыгын һәм андый кешенең яшәмәвен әйткәч, Саматов хәйләкәр генә: — Гаеп миндә, — диде. — Гафу итегез, мин белә торып алдаш9 «К У.» № 8 129 тым. Мин бала чагында тикшерүче булырга хыяллана идем. Хәер, ул хыялдан хәзер дә арынып беткәнем юк. Менә шулай, уңайлы вакыт килеп чыккан саен, үземнең тормышка ашмаган хыялымны канәгатьләндереп калырга телим. Мин шулай бик күп нәрсәләрне ачыктан- ачык яшерми сөйлим. Сезне бәлки минем болай ачыктан-ачык сөйләвем гаҗәпләндерер. Ә бит, принципка китсә, минем бөтенләй дәшмәскә хакым бар. Ләкин күрәсез, мин сезнең белән очрашканнан бирле гел сөйләшәм, чөнки сезнең белән сөйләшүдә мәгънә бар. Сез тиң әңгәмәдәш. Үз тиңең белән сөйләшү күңелле. Әгәр теләсәгез, мин тагын да ачыграк сөйләшә алам. Башваткыч мәсьәләнең ничек чипе- I лүен күзәтү минем өчен һәр вакыт кызык. Хәтта бу детектив романнарны укуга караганда да кызыграк. — Бәлки, — диде Хаҗиев. — Ләкин, миңа калса, сез бик югарыга үрелмәкче буласыз түгелме? Сезнең белән мин генә түгел, ә закон сөйләшә... Шуны истә тотыгыз. Хәзер соңгы вакытта кайларда яшәвегез турында үзегез сөйләп бирерсез дип ышанам. — Ник сөйләмәскә, бик рәхәтләнеп. Ни өчендер башта бу турыда бик сөйлисе килмәгән иде. Ә хәзер менә сөйлисем килә. Газеталардан һәм башка информация чыганакларыннан күп кенә безнең якташларның чит илләрдә яшәве турында ишеткәнегез бардыр. Менә туларның берсе мин инде. — Менә ничек? Кайсы илдән һәм кайсы шәһәрдән килеп чыктыгыз соң бу якларга? — Нью-Йорктан. — Алай! Бусы инде сезнең моңарчы булган ялгышларның иң зуры, иң төп һәм иң мөһимнәренең берсе. — Аңлап бетермәдем. Ни өчен? — Сезнең һөнәр вәкилләренә анда инде чын иркенлек. — Ләкин мин андагылар арасында иң вагы булып саналыр идем. Вак бернәрсә булып койрыкта чуалуны җенем сөйми... Бу сөйләшүләрдән соң берничә көн үтеп китте. Хаҗиев һаман эзләнде. Бер көнне, һич тә көтмәгәндә, тикшерүчегә доцент Гобәйдул- линның үзенең югалган улы Гобәйдуллин Радикны эзләве турында милиция органнарына мөрәҗәгать итүен әйттеләр. Ул хәбәрдә доцент малаена гына хас булган билгеләре барлыгын һәм шулардан берсе — кулының терсәктән югары өлешендә «Радик» дигән татуировка булырга тиешлеге әйтелгән иде. Радик Алабуга урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан медицина институтына керергә дип, документларын җибәргән. Керү имтиханнарыннан соң атаанасына: «Имтиханнар уңышлы үтте, сентябрьдән укый башладым», — дип телеграмма биргән. Шуннан югалган, хат та язмаган, телеграмма да җибәрмәгән. Улларыннан хәбәр килмәгәч, әти кеше Казанга киткән. Шунда улының конкурстан үтмәвен һәм институтка керә алмавын белгән. Малайны аннанмоннан эзләп караган, таба алмагач, милициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Бу көннәрдә Саматов эшен тикшерүне сузган өчен Хаҗиевка берсе артыннан икенче күңелсезлекләр килеп торды. — Сезне цейтнот куркынычы көтә, иптәш Хаҗиев, — диде прокурор аңа чираттагы оператив киңәшмәдә.— Законда каралган сроклар узып китте. Аны озайтуны сорап республика прокурорына барырга урын тапмыйм. Аннан соң ул аны бу хәлендә озайтмаячак та. Чыннан да законда каралган сроклар узып китте. Әмма Саматов- ның шәхесе һаман билгеле түгел иде әле. Бәлки бу егет, чыннан да, бөтенләй Саматов түгел, ә... Әлбәттә, аның кулындагы «Радик» дигән татуировканы тикшерү берни түгел. Ләкин моны тупаслык белән чишендереп карарга ярамый. Хәтта ул булса да, ул шунда берәр хәйлә табачак. Иң мөһиме: аны үзе турында үзе сөйләргә мәҗбүр- ■итү. Әмма моның өчен көчле дәлилләр кирәк. Яңа дәлилләр эзләү инде болай да озакка сузылган тикшерүне тагын да сузу дигән сүз. Шунысы да бар: эгоист егетнең җинаять кылу сәбәпләре, аның нигезләре ачылмый калынуы мөмкин. Ә моны ачу зарури. Бик зарури, һәрбер җинаятьнең тамырына төшеп, аның сәбәпләрен ачсаң гына, тикшерүче буларак, син үз вазифаңны үтәдем дияргә хакың бар... ♦ Хаҗиев тикшерү изоляторына гадәттәге вакытында килде. Де- < журныйга Саматовны китерергә кушып, үзе каравылчы будкасында “ калды. Менә авыр тимер ишекләр чыгырдап ачылды, аннан дежур- < ный белән Саматов күренде. Нәкъ шул вакыт ишегалдында эшләүче < тоткыннардан кемдер «Радик» дип кычкырды. Саматов исә көтел- . мәгән тавышка тетрәп китте. Аның ябык озын муены тавыш иясен 1 эзләп төрле якка борылды һәм шунда Саматовның күзләре Хаҗиев * күзләре белән очрашты. Аның күзләрендә каушау күбрәк идеме, = әллә куркумы — билгеләү кыен иде. Ләкин бу озакка бармады. Алар ° шунда ук үзгәрделәр һәм аның йөзендә һәм күзләрендә Хаҗиевка ♦ таныш елмаю хасил булды. Ул берни булмагандай: ■ — Хәерле көн, — дип, Хаҗиев белән исәнләште. ° Тикшерүче камерасына кереп утыргач, Хаҗиев тагын бер Сама- < товка карады һәм шунда ул ирешәчәк максатының якынлыгын аңла- = ды. Тыштан караганда ул, элеккечә, бармаклары белән тезләрен тот- < кан килеш, тыныч кына утыра сымак иде. Ләкин аның күзләре?.. Ә * менә күзләре, упкын читенә куып китергәч, бөтен көчен куеп соңгы °- сикерешкә омтылган яраланган ерткычныкы кебек ялтырыйлар иде. » — Гражданин тикшерүче, — диде ул, кичерешләрен яшерергә л тырышып, — кайчан да булса сезнең берәр кешедән курыкканыгыз £ булдымы? S — Кешеләрдән? Башларында акыллары булганнарыннан, әлбәттә, курыкканым юк. Ә менә җүләрләреннән мин куркам. Шуңа күрә җүләрне читләтеп үтәргә тырышам. — Минем турыда сезгә фикерләрегезне үзгәртергә туры килер, — диде ул, бераз уйга калып. — Минем белән мөгамәлә шундый урынга җитте ки, аны дәвам итү сезнең тормышыгызга куркыныч китерүе мөмкин. Сез башта ук дөрес юлда булдыгыз. Минем биографиям шактый кызык. Әмма үзегезнең тыгынлыгыгызны юкка чыгару бәясенә аның белән кызыксыну, нигәдер, акылга сыеп бетми. — Минем тынычлыгымны бозу мөмкинлеге булырмы? Шиклә- «әм! — Мин булмасам... Башкалар табылыр. Ниһаять, ул сарык тиресен салып ыргытты да «ерткыч» тешләрен күрсәтте. Ләкин кай арада бу кеше «ерткычка» әйләнгән. Әллә шулай, «уйнап» Хаҗиевның нервлары ныклыгын сынынмы? Ничек кенә булмасын, Хаҗиев арадагы соңгы пәрдәне ертып, аның кем икәнлеген ачыкларга булды. — Сез мине хөрмәт итәм, дидегез,— диде Хаҗиев,— әмма сез үзегезнең хисләрегезне бик сәер күрсәтәсез — мине куркытмакчы булып яныйсыз. Кем икәнлегегезне яшермәкче буласыз. Асылда сез Саматов түгел, ә Радик Гобәйдуллин. Теләсәгез, мин сезгә биографиягезнең кайбер детальләрен күрсәтеп китәм. Мәсәлән, сез Казанга институтка кермокче булып килдегез. Мәктәптә укыганда сезне булдыклы укучы дип телгә алганнар. Чыгарыш имтиханнарында «бишле»гә генә бирдегез. Бу кечкенә уңышлар башыгызны әйләндергән. Җәй буе ныклап имтиханнарга әзерләнмәгәнсез. Шуның аркасында институтта имтиханнарны уңышлы бирә алмагансыз. Ш\ннан таганнарыгыз янына кире кайтырга хурлангансыз. Монысы күп яшьләр башыннан үтә торган хәл. Ләкин алар шунда ук берәр урынга эшкә керәләр м 131 дә яңадан имтиханнарга хәзерләнә башлыйлар. Сез моны эшләмәдегез. Сез җинаять юлына бастыгыз һәм көпә-көндез бер гөнаһсыз кешеләрне талый башладыгыз. — Дөрес түгел. Минем бер вакытта да гадел кешеләргә һөҗүм иткәнем булмады... Радик Гобәйдуллин җиңелде. Әйе, җинаятьче кайчан да булса бер җиңелергә тиеш. Бу тикшерүченең нинди көч куеп эшләвенә бәйледер дип уйлады Хаҗиев. Ә моңа ирешү өчен аңа ни хәтле көч, ни хәтле түземлелек кирәк. Радик тикшерүчегә үзенең кыска тормышындагы иң вак детальләрен сөйләп бирде. Ул аларны сөйли һәм, кылган эшләрен анализлап, аңа нәтиҗә ясамакчы кебек иде. Тик ул кылган җинаятьләренә үкенми, акланырга да тырышмый, үзе өчен аларны котылгысыз бер нәрсә дип аңлый булса кирәк: сөйләвендә җинаять кылган өчен түгел, ә «җеп очларын» җыйный белмәве, милициягә эләгүе өчен генә үкенүе сизелеп тора. — Гражданин тикшерүче, сезгә бер үтенечем бар. — Тыңлыйм. — Минем эшемне «Саматов» итеп тәмамлагыз. — Ни өчен? — Минем ике абыем бар. Алар менә дигән егетләр. Әнием бар, аның эш урыны да сезгә билгеле. Бер абыем врач, озакламый галим булыр дип торалар. Талантлы егет, диләр үзен. Икенчесе бер институтның махсус факультетында укый — инженер булырга җыена. Гобәй- дуллиннар семьясында хөкем ителгән кеше булу алар язмышына нинди йогынты ясавын әйтеп торуның бер кемгә дә кирәге юк... Бу егетнең ата-анасына һәм туганнарына ни хәтле кайгы һәм авырлыклар китерүен күз алдына китерүе кыен түгел. Өч туган һәммәсе дә бер үк шартларда тәрбияләнгәннәр, өчесе дә сәләтле. Шуларның икесе яхшы юлда, ә менә аларның берсе — Радик кеше талаучы, җинаятьче булып чыга. Ни өчен? Бәлки бу сорауга җавапны Радикның ата-анасы бирер? Юк, алар: «Малайлар бер үк шартларда үстеләр. Аның җинаять кылуына бер төрле дә сәбәп юк». — диярләр. Ә бит җинаять кылынган. Сәбәпсез бернәрсә дә эшләнми. Бәлки безнең гаебебез балаларның һәрберсен бертөрле тәрбияләргә тырышуыбыздадыр. Күп вакытта үзебез үк кешеләргә индивидуаль тәрбия бирергә кирәк дип сөйлибез бит, әмма ул индивидуаль тәрбия бирүнең нечкәлекләрен белмибез. Менә хәзерге шартларда, мең төрле информация средстволары эшләп торганда, алар белән кайбер шикле малай-шалайлар очрашканда, төрле йогынтыларга тиз бирелүче аумакай малайларны ничек тәрбияләргә? Балаларны мәктәп классларында бер төрле ысул белән тәрбияләүче укытучыларны кичерергә мөмкин. Ә менә атаананы биредә кичерү мөмкин түгел, — дип уйлады Хаҗиев. Бу үзенчәлекле егет эшен судта караганда, Хаҗиев хөкем залына кереп чыгарга булды. Радикны хөкем залына алып кергәндә, зал- дагылар, гаҗәпләнеп, нидер пышылдаштылар. Күпләргә гаҗәпләнергә урын бар иде. Читтән караганда ябык гәүдәле, пөхтәлеге белән башкалардан аерылып торган бу яшь егет бөтенләй кеше талаучыга охшамаган иде. Хөкем алып баручы судьяларга да, прокурорга да, адвокатка да эшне карау берьяклап уйлаганда авыр һәм катлаулы түгел иде. Радик судта, тикшерү вакытындагы кебек, боргаланмады, зыян күрүчеләр сүзендә аз гына төгәлсезлек килеп чыкса да, аларга тиешле төзәтмәләр кертте, алдаша башласалар, бөтен көче белән аларга ташланды. Ул үзен-үзе тотышы белән педант тәрбиячегә охшый иде. Хаҗиевка аның мондый төгәллек сере бик ачык иде. Хөкем каршында дөреслекне тулысымча сөйләп бирү җиңел җәза алу дигән сүз. Бу кеше, күрәсең, монысын да бик яхшы үзләштергән булса кирәк. Тик залда суд барышын тыңлап утыручыларның күбесе аның үз-үзен якламавын бик үк аңлап җиткермәделәр, ачыктан-ачык сөйләвен үзен үзе «батыра» дип уйладылар. Кызганычка каршы, аларга җинаять кодексының 38 статьясындагы 9 пунктында язылган «чын күңелдән тәүбә итү яки, килеп, гаебен икърар итү, шулай ук җинаятьне рчуга актив ярдәм итү» җәза билгеләгәндә җаваплылыкмы җиңеләйтә торган шартларның берсе икәнен белмиләр иде... Ниһаять, Радикка соңгы сүз бирелде. — Гражданин судьялар! Мин менә ике айдан артык тикшерү изоляторында утырдым. Шул гомер эчендә уйланырга да, үзем кылган җинаятькә тиешенчә бәя бирергә дә вакыт җитәрлек булды. Зарар күрүчеләрдән гафу үтенергә теләмим. Алар үзләренә тиешлесен иртәме-соңмы барыбер алырлар әле. Мин бары алар белән көрәшү юлында ялгышуыма гына үкенәм. Миңа монда законлы юл табарга кирәк булган икән. «Законны хөрмәт итү һәркемнең ихтыяҗына әйләнергә тиеш», — диләр. Бу бик дөрес. Ләкин, гражданин судьялар, аңларга теләсәгез биредә гаеп миндә генә түгел бит. Мин азмы-күпме гомеремдә нихәтле детектив романнар, повестьлар һәм китаплар укыдым. Күпме чит ил кинолары карадым. Радиодан чит илләр тапшыруларын тыңладым, һәм... Һичшиксез, минем ниндидер, искиткеч бер эш эшлисем килә иде. Минем институтка кергәндә уңышсызлыкка эчравым менә шундый ялгыш юлга керүгә бер сәбәп булды да. Гаебем бар. Тиешле җәзаны бирү сезнең эш. һәрхәлдә, хәзер мин гаебемне таныйм... Закон бозу юлы белән яхшылык эшләү мөмкин түгеллеген дә менә хәзер генә аңладым... — Шайтан, аның сүзләрендә ниндидер дөреслек бар сыман, — диде кемдер. — Ярый ла аның бу тәүбәсе чын күңелдән булса, — дип уйлады Хаҗиев һәм ишеккә юнәлде... ...Бу вакыйгага өч ел үтеп тә киткән. Бу гомер эчендә Радик хөкем ңәзасын үтәргә дә, югары уку йортына керергә дә өлгергәндер, мөгаен.