СИГЕЗЬЮЛЛЫКЛАР
Яшисең ил гамен кайгыртып — Үткәнен, бүгенен, килерен. Чиләнеп бетәсең чишкәндә Мең төрле чуалчык төенен. Гомернең буеннан буена Гел шундый борчылу озатты Шул минем гомерне кыскартты, Шул минем гомерне озайтты. Тыныч яшәр идем, әгәр дә Бер битараф булып яшәсәм — Хаксызлыкка әгәр күз йомсам, Чәчрәп чыгар чакта дәшмәсәм. Тыныч яшәр идем, әгәр дә Бар нәрсәгә кулны селтәсәм ...Бик борчулы булыр идем лә. Әгәр болай тыныч яшәсәм! Күңелемдә күп кешеләр төре, Ни кылсам да читтә калмыйлар, Сугыш ялкыннары арасыннан Мөлдерәтеп күзгә карыйлар. Сүзсез-өнсез димә син аларны, Күңелеңә кагып дәшәрләр! Алар хыялынча яшәсәң син, Синең белән мәңге яшәрләр! Шома юллар яңалыкка илтми, Үз юлыңны кирәк салырга, Каршылыклар, кыенлыклар үтеп Егыла-тора алга барырга. Бер йодрыктай йомарлану кирәк, Ихтыярны төпгә җигәргә. Иң кыены шулдыр — бертуктаусыз Үз-үзеңне кирәк җиңәргә... Үз-үземә артык бәйләнчекмен — Ул битәрләү, каты хөкемнәр! Юкка чыгарулар... Мондый хәлгә Чыдап тормас иде беркем дә. Бүтән әйтсә, мин дә карышыр идем, Каныга ул диеп, үч белән. Үзем булгач — түзәм. Үземне мин Колагымнан тартып үстерәм! Тынгысызлык тәмам туйдыргачтын Баш ташларга күпме тырыштым, һәм, ниһаять, менә, кача алдым Ыгы-зыгысыннан тормышның. Ялгыз калдым. Гамьсез берничә көн... Уй-борчуга тагын күмелдем — Тынгысызлык, ыгы-зыгысыннан Качып буламыни күңелнең? «Яшь чагыңда,— диде өлкән абзый,— Шыпырт, тыйнак идең син бик тә. Без сөйләгән чакта, кыймый гына, Тора идең тыңлап бер читтә». Күп сыйфатлар, әйе, үзгәргәндер, Кайберләре тәмам беткәндер. Абзый кеше, сезне тыңлап торып, Безнең сөйләр чак та җиткәндер? Табигатьтән ераклаша кеше, Үзе һаман аңа омтыла — Читлекләргә ябып кошлар асрый, Аквариум тота йортында. Читлек, аквариум белән алдап Үзен-үзе, имеш, юата. Офыклар бит сыймый читлекләргә . Офыкларны, күңел, югалтма! Дулкыннар ник ярга ашкыналар, Диңгез иркенлеге тар мәллә? Бу ярларның үзенә тарта торган Без белмәгән сере бар мәллә? Биек дулкыннар тиз тыналмыйча Бәргәләнеп озак сүнәләр. Вак дулкыннар бик тиз тынгы таба, Башны комга куеп сеңәләр... Эскәмиядән карны төшердек тә Утырдык без төнге бакчада. Иреннәргә генә сыенып та Җылынып була икән, баксана! Ул чактан соң бик күп җәйләр килде, Яшисеңме икән онытып? Кышкы бакча, көртле аллеялар Күңелемне тора җылытып... Беренче кат күргәч сәерсендем, Кызлар шундый кырыс буламы?! — Ялганмыйча сүзләр, аңлашмыйча Урадык без күпме урамны... Хәзер белдем, ялгышканмын икән Синең холкыңа тел тидереп — һәркемгә дә күңлең ачык булса, Миңа килеп җитмәс идең бит! Үтте гомернең Кайнар чаклары, Хистән исереп Сайрар чаклары. Җитте әйләнеп Карар чаклары — Яшьлек нилекне Аңлар чаклары... Нур эченнән көлгән яшьлек ул яз, Ак канатлы наян күбәләк. Җилкендереп, очындырып йөртә Чәчәк шатлыгына күмгәләп. ...Моңсу яфракларны җилләр коя, Юаткандай бизәп, алтынлап. Хәзер миңа җимеш горурлыгын Алып килгән көзләр якынрак... Әйе, дуслар кирәк. Кемгә нинди — һәр очракта яклар өченме? Юк, туры сүз, кырыс таләп белән Сыный барыр өчен көчеңне. Сыный барыр, ныгый барыр өчен, Шунсыз лаек тиңнәр булмый ла — «Дустым миннән шәбрәк булсын» дисәң, Дустың да нәкъ шулай уйлый ла1 Сыналалар дуслар, сайланалар... Ир уртасы булып җиткәндә Тәмам төшенәсең — санда түгел, Бөтен хикмәт җанда икән лә1 Көрәштәшләр, күңелдәшләр белән Бер бөтен мин кеше күзендә. Дусларымны әгәр бер югалтсам, Югалырмын кебек үзем дә1 Тәүге җырларымның туган җире Басу юлы, арыш арасы. Кайбер елның хәзер игенен дә, Тургаен да күрми каласың... Күп кешеле юлга кушылдым мин, Җырлар машинага утырды. Туктап уйланырга вакыт та юк — Мин оттыммы, җырмы оттырды? Бер җыр язган зур шагыйрьләр булган, «Карурман»нар туган, «Сарман»нар — Бар моңнарын шуңа салганнар да Халык күңелендә калганнар. Йөз җыр язган вак шагыйрьләр йөри, Ничек кулай — шулай сайрарлар! Киң күңелле халык, тик ашыкмый Йөз җырыннан берне сайларга. Зур төзелеш, авыр эш барганда Була бит ул чәчрәп чыгучы, Җиңел генә чүкеч эләктереп Көннең кадагына сугучы. Еллар йөген алар тота алмый, Азмы шулай сафтан чыкканнар? Безнең көнгә лаек булыр бары Гасыр кадагына сукканнар!