СИҢА ТАРТЫЛА КҮҢЕЛ
Мирхәт Хөснимәрдәнов, киностудия редакторы. кинооператоры утыра. «Утыра» дип әйтү бодай гына. Ул иртән генә анда. Хәбәрләшкәнче генә. Без белеп торабыз сөйләшү, яңа задание алу белән ул үзенең «УАЗ» машинасы белән автозавод төзелешләре буйлап чабачак. Аңа аеруча зур бурыч йөкләнгән: КамАЗ төзелешендәге иң әһәмиятле вакыйгаларны, хезмәт батырларын кинолентага төшереп барырга... Кинохроника вахтада. Мактаулы вахтада. Кинооператор бүгенге күренешләрне киләчәк буыннар да үз күзләре белән карый алсыннар өчен хезмәт итә. Анын кулында камера, ана меңнәрчә метр пленка тапшырылган, һәр метры файдага китәргә тиеш. Без, редакция работниклары да. иртәнге эшебезне Чаллы, КамАЗ сүзләре белән башлыйбыз. Хәзер инде барысы да җайга салынган дияргә була. Тхрыдан-туры элемтә дә бар. Оперативлык та җитәрлек. Үз кешебез—махсус кино Беренче ташны салганда 1969 ел. Җәй уртасы. Иң төгәле — 21 июль. Кулына камера тоткан белгечләр өчен кызу «урак өсте». Бөтенесе юлда, командировкаларда. Кайсысы фильм, кайсысы чираттагы журнал өчен сюжетлар төшерә. Нәкъ менә шундый, бер кешене биш итәрдәй, киеренке чакта гадәттән тыш ашыгыч һәм мөһим задание килеп төшмәсенме' Иртәгә иртүк бер кинооператор Чаллыга очарга тиеш. Булачак автозаводның нигезенә әр көн иртән сәгать сигездә безнен гадәти эш көне башлана. Башлану белән куллар телефонга үрелә һәм уналты саннан торган номер жыя башлый. КОД буенча. Унбиш секундтан тоташтыралар. — Ни хәлләр Чаллыда, яңалыклар... — Көн саен якалык, өлгер генә. Бу безнең зур төзелештәге «Күзебез һәм колагыбыз» — кинохәбәрчеләр пункты. Анда студиянең оператор— даими рәвештә шунда яши, тормышның казанында кайный. Ә баштара^... Баштарак бик мәшәкатьле иде. Кешеләр, белгечләр, транспорт җитми иде. Шулай да без беренче көннән \к җин сызганып тотындык. Шуны раслау өчен студиянең фильмотекасына, архив материалларына сәяхәт кылыйк. беренче таш салыначак. Шушы вакыйганы тарих өчен кинога төшереп калырга кирәк. Кирәк икән, димәк, ничек тә булса вакытында барып җитәргә! Ләкин студиядә бер генә кинооператор да калмаган чак. Җитмәсә, эш көне бетеп килә. Камераны теләсә кемгә тоттырып булмый бит. Кинога төшерү эше кулга кәгазь-каләм алып, ялгызың утырып язу гына түгел. Оператор янына булышчысы — ассистенты кирәк. Аппаратлар салып йөртү өчен аерым машина булсын. Ә монда җиде кирәкнең берсе юк. Бәхетебезгә каршы, бер кинооператорның ассистенты — Виталий Меркулов өйдә булып чыкты. Мондый җаваплы эшне ассистентка йөкләү редакция ягыннан артык тәвәккәллек иде, билгеле. Ләкин бүтән чара юк. Җәйге чорда алай тиз генә самолетка билет табу кыенлыгы турында әйтеп тә торасы юк инде, һәркемгә билгеле. Кинохроникада эшлисең икән, кыенлыктан үз инициативаң белән чыгарга омтыл, җаен тап, кирәкле рейска эләгеп кал, вакытында барып җитеп, бирелгән заданиене үтә. Вакыйганы синең өчен генә яңадан кабатлый алмыйлар. Җыену өчен бер кич: камераны көйлә, пленкага сынау үткәр, билет турында кайгырт... Ә югарыдан, әледәнәле шалтыратып, безнең хәзерлекне тикшереп торалар. Кама буенда гаять тә зур автозавод салуначак икән, дигән хәбәр инде телгә кергән иде. Ләкин аның күләмен дә, куәтен дә, әһәмиятен дә ул вакытта күз алдына китерүчеләр аз булгандыр. Китерсәләр дә, төзелешләргә инде күнегеп беткән бу чорда артык искитмичә генә фикер алышалар иде. Салыначак икән, димәк, салына инде. Завод икән, димәк, завод инде. КамАЗ икән, димәк, КамАЗ... Шаккаттыргыч нәрсә юк кебек. ...Җибәргән ассистентыбыз киткән көнне үк әйләнеп тә кайтты. — Я, ничек, булдымы?—дип шикләнеп сорыйбыз аннан. — Булган шикелле булды, — дип, артык һаваланмыйча гына җавап кайтарды Виталий, пленка ничек күрсәтер бит әле, аны караңгыда эшкәртәләр. Пленканың эшкәртү цехыннан кайтканын көтәсе калды. Башта негатив пленка эшкәртелә. Аннан соң аны позитивка күчерәләр... Икенче көнне позитив пленка әзер иде инде. Карадык, күрдек: шактый күп кеше җыелган Чаллыга. Казаннан да, Мәскәүдән дә... Буп-буш басу уртасы. Кранлы машина, кран элмәгенә «Биредә Кама батыры төзеләчәк» дигән язулы озынчык формасында эшләнгән зур нигез ташы эленгән. Салмак кына итеп аны траншеягә төшерәләр. Җыелган кешеләрнең йөзләре җитди. Шулай да алар канәгать. Бер-берсен тәбриклиләр... Бу вакыттан соң инде дүрт ел вакыт үтте. Чаллыда, автозавод төзелешендә хәзер ул язулы беренче ташның кайда икәнен дә белмиләр. Аның белән кызыксынучылар еллар үткән саен күбәя генә бара. Ә белүчеләр бөтенләй юк. Имеш, КамАЗның кайсыдыр заводы астына (алар барысы — алты) нигез казыганда экскаватор чүмеченә җир астыннан ниндидер зур тимер-бетон таш эләккән һәм экскаваторчы эшкә комачаулаган бу ташны, кемнедер әрли-әрли, күтәртеп бер читкә бәргән һәм эшен дәвам иттергән. Бәлки нәкъ әнә шул булгандыр, дөрестән дә. Игътибар гына итмәгәндер. Ә кинокамера үз бурычын үтәде. Хәзер инде уникаль-кадрлы булып әверелгән бу киноленталар студия фильмотекасында алтын фонд булып саклана. Аны әллә ничә тапкыр яңадан ясатып (аны «контратиплашты- ру» диләр), күпме режиссерлар КамАЗ турында ясаган журналларында, фильмнарында файдаландылар. Ә редакция архивында Виталий Меркуловның— КамАЗ төзелеше киноархивын башлап җибәргән ассистентның — бу вакыйга турында кыска гына информация язган беренче монтаж кәгазе саклана. Без КамАЗ батырының куәте турында беренче тапкыр шушы кәгазьдән укып белдек. Күңелләр КамАЗга тартыла Тиздән инде без автогигант төзелешенең колачы, күләме турында көн саен киңрәк һәм тулырак мәгълүматлар ала башладык. Бу бездән — ♦ документаль кинохроника хезмәткәрләреннән дә — иҗатта яна адымнар ясауны, заман агышыннан соңга калмауны таләп итә иде. Мәскәү аша Ь эш йөртеп (чөнки студия турыдан-туры РСФСР Министрлар Советы- * нын Кинематография комитетына буйсына) Чаллыда яна кинохәбәрче- < се пункты алуга ирештек. Ана булачак завод идарәсе урнашкан бинаның з бишенче катыннан кечерәк кенә бүлмә бирделәр. Кино институтын бете- £ pen кайткан һәм киносюжетлар, репортажлар төшерү буенча шактый ь тәжрибә туплаган оператор Вил Алабердин даими эшләү өчен Чаллы S шәһәренә күчеп килергә теләк белдерде. Ана махсус машина беркетел- F де. Ф Бөек төзелешне башлап җибәрүче энтузиастлар турындагы киносюжетларны без дүрт күз белән көтә башладык. Тамашачыга КамАЗ ту- “ рында тизрәк һәм мөмкин кадәр күбрәк хәбәр итәсе килә иде. Илебез- х нен төрле почмакларыннан анда төзүчеләр җыела. КамАЗны бөтен ил " төзергә кереште. Моны язу җиңел, бу турыда сөйләү ансат. КамАЗдагы с. халыклар дуслыгының менә дигән үрнәге булган төзелешне ничек итеп 2 документаль экранда тулы образлы итеп күрсәтергә? КамАЗга аерым * кинооператор беркетелүгә карамастан, студиянең башка кинооператор- х лары да (алар барысы унга якын) күңелләре белән КамАЗга тартыла ® башладылар. Бөтен ил төзегәндә бер операторга гына ышанып яту яки х ваемсыз булып читтә калу «гөнаһ» иде алар өчен. КамАЗ төзелеше ко- н лачы инде кыска-кыска гына киносюжетлар түгел, күләмлерәк кино £ әсәрләре: махсус журналлар, фильмнар таләп итә иде. Бу юнәлештә беренче адымны кинооператор Анатолий Стрельков ясады. Сәләтле документаль киночы буларак, аның камерасы белән төшерелгән мордва скульпторы турындагы фильм «Эрзя». «Туган йортым». «Кама-66», «Иделдә фестиваль» дигән фильмнар студиянең алтын фондына керде, һәр вакыт иҗади яңалыкка омтылучы, эзләнүче Анатолий бу юлы да аягын башкаларга караганда алданрак киенде һәм Чаллыга — КамАЗга юл тотты. Җитмешенче елның, беренче салкын буранлы көннәрендә ул үзенә тапшырылган группа белән шактый вакыт төзелештә булып кайтты. Үзе төшергән материалны үзе монтажлады һәм без январь аенда ук инде «Идел киңлекләрендә» киножурналының КамАЗ төзелешенә багышланган махсус санын кабул итеп, Идел буендагы дүрт автономияле республика экраннарына озаттык. Журнал шулай ук татар һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителде. Бурыч — КамАЗ төзелешен башлаучыларның беренче батырлыкларын, аларның уй-хисләрен, омтылышларын экранда чагылдыру иде. Экранлаштыру өчен материал әлегә азрак булуга да карамастан, Анатолий төзелешнең шул чорын тамашачыга дөрес җиткерү өчен үзенчәлекле алым тапкан иде. Кышкы газаплы юллар, туктаусыз буран себерә. Буранны кисеп үткәндәй, юллардан төрле маркадагы машиналар агыла. Кайдадыр бөек төзелеш башланган. Кешеләр кырыс табигать белән йөзгә-йөз килеп көрәшкә чыкканнар. Кайдадыр Әмма автор-оператор безне анда алып бармый әле. Инде төзелеп өлгергән беренче уңай ашханәләр, беренче торак йортлар Кадрлар бүлекләрендә (һәр заводның, һәр төзелеш идарәсенең үзенеке) кайнап торган эшләр экранда бер бер артлы узып торалар. Көн саен агылып торган хатлар... Хатлар артыннан җанлы кешеләр үзләре... Автор автозаводның ни өчен биредә Кама буенда салына башлавы турындагы сорауны да онытмый: нефть якын, Түбән Кама химия комбинаты — каучук рәттән генә, энергия кирәк икән, Зәй ГРЭСы кул сузымында, житмәсә, Түбән Кама ГЭСы чиратта тора. Ерак та түгел шин заводы... Төзү материаллары ташу өчен уңай булган мул сулы Кама үзе генә ни тора... Шулар турында бик үтемле итеп сөйләгәч һәм экранда аларны шактый оста кинокадрлар белән күрсәтеп биргәч, журнал төзелешкә килергә чакыру белән тәмамлана. Җитмешенче елның жәендә без махсус программа әзерләп Чаллы шәһәрендә документаль фильмнар фестивале оештырдык. Беренче фестиваль, беренче танышу... Үзләренә күрсәтергә дип, КамАЗ төзүчеләр турында төшерелгән сюжетлардан киноролик ясап һәм шуңа Анатолий Стрельковның беренче киножурналын да өстәп алып барган идек. Бик игътибар белән карадылар, тәнкыйть фикерләре, эшлекле тәкъдимнәр әйттеләр. Бер эшченең залдан торып әйткән сүзләре аеруча истә калды: — Болар бөтенесе дә бик әйбәт. Ләкин төп игътибар төзелешнең үзенә булырга тиеш. Биек корпуслар күтәрелә башлагач, сезгә — киночыларга киң панорамалы итеп күрсәтер нәрсәләр күп булыр, билгеле. Менә хәзер без — төзүчеләр җир астыннан баш калкытып килгәндә кинолентага алсагыз иде. Чөнки иң авыры әнә шул жир астыннан күтәрелгәнче булды. Күп тә үтмәс, котлованнар күмелер, алар өстендә биек- бпек йортлар, завод корпуслары калкып чыгар. Аска, заводның нигезен салуга, нинди хезмәт түгелүе турында аз уйларлар. Соңыннан кинода булса да күрәсе иде бит шул арны. Сүз уңаеннан гына әйтелгән бу реплика безне соңыннан нык уйланырга, үз эшебезгә тәнкыйть күзе белән карарга мәжбүр итте. Ә операторлар зарланалар иде: күрсәтер нәрсә юк, тип-тигез басу уртасында чокыр да чокыр әле. Чыннан да, безнең кинооператорлар тирәнрәк карый белмәгәннәр. Юллар, тулай тораклар, кадрлар бүлеге, уку бүлмәләре, ашханәләр тирәсендә генә әйләнгәннәр. Төзелешнең эченә үтеп керергә, аны киң колач белән жәеп жибәргән бүгенге көн батырларының хезмәтен киң итеп, үтемле итеп бирергә кинооператорларның кулы, оперативлыгы житмәгән. Күрәсең, нәрсәдер һаман комачаулый иде. Әллә инде масштабны күрә белмәвебезме? Хикмәт нәрсәдә икән соң? Бурычны да аңлыйбыз шикелле, оста операторларыбыз да бар. Күңелләре КамАЗга омтылып торган тәжрибәле режиссерларыбыз да җитәрлек. Ләкин КамАЗдан төшерелеп жибәргән һәр сюжетны караган саен күңелдә канәгатьсезлек тойгысы кала килә. Инде төзелеш объектларын, балкаларны, җыелма тимер каркасларны, озын-озын торбаларны киң панорамалы итеп төшерергә дә өйрәнделәр, һаман-һаман эзләнәбез, операторларга үгет-нәсихәт биреп, бурычны аңлатып хатлар да язабыз. Төп төзүчеләрне, бүгенге көн геройларын яңачарак төшерергә киңәш бирәбез. Ә ничек яңачарак? Монда төгәл рецепт бирүе дә читен бит әле. һәр иҗат кешесенең, һәр операторның \з күз карашы бар. үз алымы бар. Камераның объектив пыяласы аша төзелешкә ул карый, төшерү төймәсенә ул баса. Художество советының чираттагы бер утырышында КамАЗда төшерелгән сюжетларның сыйфатын тикшерү бара иде. Шунда совет члены— иң өлкән операторларның берсе — гомер буе нефтьчеләр тормышын экранда яктырткан Леонид Васильевич Барышев (хәзер ул пенсиядә), безне борчыган сорауларга җавап биреп, менә нәрсәләр сөйләде: — Караган сюжетларның күбесе КамАЗ колачын күрсәтә алмый. Сез әнә шул максатка омтылып, озын балкаларны, цехларны, каркасларны төшерәсез. Ә төзүчеләр — чын геройлар — алар арасында кырмыскалар кебек кысылып калалар. Ни өчен камера аларга якын килми? Хезмәт кешеләренең киң портретлары, эре планнары ни өчен тамашачыга якын итеп бирелми? Тамашачы аның йөз сызыкларына кадәр күрсен, аның йөзендәге киеренкелекне, хисләрен экрандагы кадрлардан тоеп торсын! Алай итсәгез, кин колачлы төзелеш панорамасы югала, сезненчә. Шулаймы? Шуннан куркумы? Урынсызга. КамАЗ шундый үзенчәлекле төзелеш ул. Анда сез кешеләрнең күпләп бер урында эшләгәнен күрә алмассыз. Техника заманасы. Шуңа күрә камера аерым кешегә — төзүчегә якын килергә омтылырга тиеш Анык рухи ♦ байлыгын, хезмәткә булган мөнәсәбәтен экранда образлы итеп күрсәтү ч максаты белән эшләсәгез, калганы автогигантның колачы да, кин ~ панорамасы да — һәммәсе дә күз алдына килеп басар. Алгы планда 2 кеше, аның янып торган күзләре булсын. Утыз метр биеклектә эшләү- < че монтажчының хезмәтен жирдән торып кына кинога төшерү әле з аның эшен күрсәтә алу дигән сүз түгел. Шуннан соң күпләрнең күзе ачыла төште. КамАЗ төзелешен экранда * яктыртуны яхшырту чаралары турында дирекциянең аерым приказы х чыкты. Бу мәсьәлә партия җыелышында, иҗади киңәшмәдә каралды. 5 КамАЗга барып кайткан операторлар, режиссерлар инде төзелеш эченә керүдән, эзләнүдән тартынмыйлар, беренче тапкыр күргәндәге кебек техника күплегеннән каушап, умарта оясыдай гөжләп, ыгы-зыгы килеп ® торган Чаллы шәһәрен буталчык бер объект итеп сөйләмиләр. z Шуңа да карамастан, яшь оператор Валерий Севостьянов җитәкче- £ легендә «Без КамАЗ төзибез» дигән репортаж формасында төшерелгән =■ киножурнал шактый каты тәнкыйтькә очрады. Биредә кешеләр дә, колач та күрсәтелгән, ә сюжетлар таркау, бер-берсе белән бәйләнеш- х ләре җитәрлек түгел иде. Ә синхронлы сөйләшү өлешен яраксыз, төзе- = леш рухын күрсәтә алырлык түгел, дип журналдан бөтенләй алып таш- ® ларга туры килде. Тик шунысы куанычлы иде; боз кузгалды, иҗади эз- * ләнү дөрес юнәлештән юл алды, режиссерлар, кинооператорлар баштагы каушап калу шаукымыннан котылдылар һәм «Чаллы», «КамАЗ» х сүзләре инде аларны калтыратмый Хәзер инде студия фильмотекасында КамАЗ төзелешеннән төшерел- j гән 100 гә якын киносюжет. алты махсус киножурнал- бөтенсоюз экранына чыккан ике документаль фильм, Мәскәүдә чыга торган «Көн яңалыклары» журналына җибәрелгән унга якын сюжет һ. б. лар тупланган елъязма материалы бар. Автогигант салучылар турында төшерелгән кино әсәрләренә конкурс игълан ителгәч, кинооператорлар, режиссерларның һәммәсе үз сәләтләрен тагын да киңрәк күрсәтү мөмкинлеген алдылар. Режиссер Харис Фәхретдиновның («Тукай» документаль фильмы режиссеры) КамАЗ төзүчеләренә багышланган «Бүген һәм көн саен», «100 көн калганда» исеме белән чыккан махсус киножурналлары иҗат работниклары арасында зур сөйләшү кузгатты. «100 көн калганда» киножурналы беренче булып сафка баскан ремонт-инструмент заводын төзүчеләргә багышлана. КамАЗ турында гомумән генә сөйләмичә, әнә шулай аерым заводларны, аерым бригадаларны, транспортчыларны, монтажчыларны экранда тулы итеп күрсәтү максатка ярашлы, дип табылды. Соңгы ике журнал бу юнәлештә яңа адым булды. Ләкин режиссерның әле һаман таркаулыктан котыла алмавы сизелеп тора, кешеләр конкрет алынмаган, тамашачының күңеленә хуш килә торган яңа кызыклы хәбәр бирәсе урынга экранда адрессыз кадрлар, буш картиналар .. РИЗ түбәсендә мотороллерчы кызларның кырмыскалардай тыз- быз килеп материал ташып йөрүләре генә (дөрес, алар карарга кызык кадрлар) киножурналның гомуми эчтәлеген баета алмаган. Икенче бер оператор Валентин Кузьминның карлы-бозлы ноябрь аенда төшереп алып кайткан бер мең ярым метрдан артык кинолентасын иҗади яктан шулай ук яңа адым дип бәяләргә .мөмкин. Студия өчен дә, авторның үзе өчен дә... Әмма бу турыда алда киңрәк тукталырга булыр. Валентинның тәвәккәллеге Башта ул бик озак дәшми йөрде. «Дәшми» дип әйтүем шул: башка кинооператорлар КамАЗ белән «җенләнгәндә» Валентин бөтенләй башка сюжетлар төшерде, командировкаларда йөрде, КамАЗ төзелеше турындагы сюжетларны тикшергәндә дә читтәрәк утыра торган булды, искитмәгәндәй кыланды. Әйе, бу үзенә күрә бер «кылану» гына иде. Валентин күптән инде КамАЗга кызыгып йөри. Башкалар сизмәгәндә берничә тапкыр Чаллыда да булып кайтты. Мәскәүдә Үзәк документаль фильмнар студиясендә чыга торган «Көн якалыклары» киножурналы редакциясеннән Валентин Кузьмин төшереп җибәргән сюжетларны мактап телеграммалар килгәч кенә без Валентинның һич кенә дә тик ятмаганын, гигант төзелеш тормышы белән чын күңелдән кызыксынуын белдек. Ләкин болар барысы да әле репетиция, көч сынап карау гына булган. Зур эшкә тотынганда Валентинның орылып-бәрелеп йөри торган гадәте юк, һәр вакыт сабыр холыклы, аз сүзле, эшчән кыяфәттә ул. Үткән елның җәендә, режиссер Харис Фәхретдинов белән иҗат планнары турында бик озаклап фикер алышканнан соң, икәүләп КамАЗга юл тоттылар. ... Әйдә, алар бара торсыннар, кирәкле метрларны төшерә торсыннар. Валентин Казан кинохроника студиясенә Фрунзе шәһәреннән «Кыргызфильм» студиясеннән килде. Килеп сюжетлар төшерә башлау белән үткер күзләр экранда Валентинның үз «почеркын» бик тиз күреп алдылар. Кайберәүләр аның уңышлы сюжетларына шикләнебрәк карадылар, «җае туры килгән» дип кенә бәяләделәр, икенче берәүләр студиягә сәләтле кинооператор килүенә сөенделәр. Күп тә үтмәде, режиссерлар үз фильмнарын төшерергә кинооператор Валентин Кузьминны сорый башладылар. Аның төп осталыгы — гади генә күренешләрне, вакыйгаларны да гомумиләштереп, экранда үтемле итеп күрсәтә белүендә иде. Бер үк эпизодны төрлечә төшерергә, акны кара итәргә, караны акка әйләндерергә, аңа төрлечә аңлатма бирергә була. Бу операторның политик фикерләү сәләтенә, аның бүгенге тормышка, кешеләргә, аларның хезмәтенә партиячел, дөрес мөнәсәбәттә булуына бәйле. Валентин төшергән күп сюжетлар әнә шул ягы белән аерылып тора иде. Шушы елларда ул берничә заказ-фильм төшерде. «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарында ул үзенең осталыгын тагын да күрсәтә төште. Төсле пленка белән эшләүдә дә сынатмады. Республикабыз колхозларында төшерелгән «Сугарулы гектарлар» төсле фильмын да ул башлады. Ләкин биредә режиссер белән оператор арасында иҗади бәхәс кузгалды. Булачак фильмны режиссер үзенчә, оператор үзенчә күрә иде. Иҗади | бердәмлек булмаганда уңышсызлыкка очравы көн кебек ачык. Кино коллектив иҗаты белән туа. Редакция, дирекция бу ике киночының үзара бәхәсен килешү юлы белән чишәргә уйласа да, Валентин кире какты. — Фильмга карата минем үз фикерем бар. Әгәр дә режиссер аны аңламый икән, димәк, без икебез ике юлдан барабыз. Башка оператор табыгыз... ...һәм чигенде, юл бирде Валентин. Дөрес- «Сугарулы гектарлар» фильмы вакытында экраннарга чыкты. Бөтен Союз экранына алдылар. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды ул. Ләкин Валентин бер дә офтанмады. Чын иҗат кешесе өчен тема җитәрлек бит. Унбиш көннән Чаллыдагы киногруппа әйләнеп тә кайтты. Режиссер Харис Фәхретдинов яңа төшерелгән материалдан «Бүген һәм көн саен» дигән махсус киножурнал монтажлады. Кинорепортаж буларак уңышлы еде. Валентин «почеркы» сизелеп тора иде. Ләкин ул моның белән канәгать түгел иде. редакциягә яна бер тәкъдим белән мөрәҗәгать итте — Минем үземә генә КамАЗ төзелешеннән ун минутлык фильм төшерергә рөхсәт итегез. Менә шушы сценарий планы белән... Баш редактор Роберт Колосов ике бит кәгазьгә язылган планны укып чыгуга андагы янача алымны тиз тотып алды. Яна төзелеш one- ф раторга янача юл табарга ярдәм иткән булып чыкты. — Әгәр дә барып чыкмаса?.. — Башымны «кисәргә» бирәм, — дип шаяртып алды Валентин, — тәвәккәллим әле. Рөхсәт сорыйм. Үтенәм. Үзем төшерермен, үзем монтажлармын. Чыгым да аз тотыла. Срогы 15—20 көн. Фильм быел экранга чыгар. Дирекция каршы килмәде. Мондый мисаллар элек тә булган иде. Автор— оператор... Мәскәүдән дә уңай җавап алынды. Инде ел бетеп килә. Ноябрьның карлы-янгырлы көннәре... Киногруппа юлга чыга. Чаллыдагы корпунктка «булышлык күрсәтегез» дигән телеграммалар оча. Валентин тәкъдим иткән план беренче карашка бик гади иде. Фильмны да ул «Монтажчылар» дип атарга тәкъдим итә. Биектә эшләүче бер бригада монтажчылары коллективына яшь бер эшче килә. Яна кешене •кабул итү моменты биредә үзенә күрә бер ритуал булып әверелгән. Яна монтажчылар киеме киендерәләр. Башына каска, ә кулына брезент бияләйләр. Бияләй эченә зур шөреп тыгып жиргә ташлыйлар. Яшь эшче бер нәрсә дә уйламыйча аларны жирдән алып кулына кия һәм, анда тимер кисәге тоеп, аптырап кала. Ә тирәякта бригада членнары. Ул аларның җитди йөзләренә карый. Яна кеше шөрепне йөзек итеп бармагына кияргә тиеш. Шуннан сон ана беренче булып баскычтан югары үрмәләргә, балкалар буйлап барырга кушалар. Аның артыннан бригаданың башка членнары менәләр. Яшь эшченең куллары калтырый, балкалар буйлап басып уза алмый ул, мүкәйләп кенә шуыша. Ә башкалар, тәҗрибәле монтажчылар атлап кына йөриләр. Әнә шул өйрәнчекнең ничек итеп бердәм коллективта аякка басуы, чын монтажчы булып өлгерүе турында сүз бара. Утыз ике метр биеклектә эшләү, чытырдаган ■суыкларда, уттай кызу июль көннәрендә чыныгу Менә нәрсәгә омты ла монтажчы, һәр алган биеклек саен алар флаг эләләр. Бу бригададан качучы юк, биредән бары тик башка коллективка җитәкче — бригадир •булып кына китәләр. Алар урынын яшьләр алыштыра тора. Дөрес, бригада тарихында өч кеше түзә алмаган. Башкалар сизмәгәндә генә алар бригадир кесәсенә гариза салып калдырганнар да шылганнар Ә каскалары калган. Каскаларга тимиләр. Гыйбрәт өчен. Яна килгән кешегә яңа каска бирәләр. Бөтен эчтәлеге менә шул. Ләкин аны кинооператор ничек төшерер? •Осталыгы җитәрме? Бердәм коллектив образын ничек итеп документаль кино теленә күчерергә? Җитмәсә, тышта ноябрь... күңелсез чак. Валентин төшергән киноленталар цехтан эшкәртелеп чыга торган саен аларны карарга барлык иҗат работниклары җыела. Сүзсез-ннсез генә карыйлар да таралалар. «Телсез» вариант диләр аны кино телендә. Ә режиссер ана «жан» өрергә, тамашачыга илтеп җиткерергә тиеш. Менә, ниһаять, ике мең метрга якын пленка эшкәртелеп бетә. Карыйбыз, һәммәсе язган пландагыча. Тик кинооператорның экранда үзе булуы гына планда күрсәтелмәгән иде. Әнә шул яшь эшче артыннан кинооператор да монтажчылар эшләгән биеклеккә менә Ул да биленнән чылбыр белән балкаларга эләктереп куелган. Менә алмаган урыннарда мон тажчылар аңа кул бирәләр, тартып менгезәләр. «Сәнгать КамАЗдан «алышмаска, үз югарылыгында булырга тиеш». — дип шаярталар алар Бу сүзләрдә тирән мәгънә барлыгын үзләре бәлки уйлап та карамый торганнардыр. МИРХӘТХӨСНИМӘРДӘНОВ ф СИҢА ТАРТЫЛА КҮҢЕЛ Бер айга якын монтаж өстәленнән баш күтәрмәде Валентин. Көндез дә. кичен дә эшләде, зур экранга куеп та. кече экранда да карады, артып калган позитив пленкалар белән корзиннар тулды, калганнары сый- дырылыптузып бетте. Болары берни түгел. Негатив пленка, алтын кебек, бикле шкафта саклана. Ана кагылырга беркемнең хакы юк. Ике мең метр позитив пленка кискәли-кискәли бер мең метрга кала. Аны да яртылаш кисеп ташлыйлар, һәм. менә фильм үзенең нормасына төшә — 300 метр. Бер тартмага сыя. Режиссер хезмәтен бу чакта балта остасы хезмәте белән чагыштырырга була. Ул да башта агачны ботаклардан арындыра, аннан сон балта белән юына һәм соңыннан ышкы белән тигезли, шомарта һәм үзенә кирәкле әйберне ясый. ...Фильмны «Югары нота» дип атадык. Чөнки монтажчылар үзләре шулай диләр. Җырчы ин югары нотаны алган кебек, биредә дә хезмәтнең югары нотасына ирешеп, һаман да биеклеккә үрмәлиләр. Берәүләр китә тора, икенчеләр килә тора. Югары нота өзелми... Алар монтажла- ган түбәләрдә инде күгәрченнәр оя корып өлгергәннәр. Алар тынычлыкны яраталар. Ә монтажчылар, кошлар кебек, башка төзелешләргә очарлар. КамАЗ әле соңгысы түгел. РСФСР Министрлар Советының кинематография комитеты «Югары нота» фильмына уңай бәя бирде һәм бөтен Союз экранына тәкъдим итте. Валентинның тәвәккәллеге бушка китмәде... «Тәвәккәл таш ярган». — диләр бит. Операторлыктан режиссерлыкка омтылу Валентинга яна ижади уңыш алып килде. Ана хәзер үзлегеннән фильм эшләүне икеләнмичә ышанып тапшырырга мөмкин инде. Казан киностудиясе документаль киночыларының КамАЗ төзелешендәге ижади адымнары көннән-көн ныгый бара. Гигант төзелештәге кайнап торган тормыш, күтәренке хезмәт сәнгать кешеләрен осталыкка өйрәтә. Студия коммунистлары КПСС Үзәк Комитетының «Совет кинематографиясен тагын да үстерү чаралары» турындагы карары уңае белән алда торган бурычлар хакында уртага салып сөйләштеләр. Анда КамАЗ төзелешен экранда яктырту мәсьәләсенә аеруча тукталып үтелде. Бигрәк тә сценарий авторларына таләпчәнлекне көчәйтү кирәклеге әйтелде. КамАЗдан төшерелгән киноленталарның сыйфаты турында сөйләшү әледән-әле булып тора. Даими эшләүче ижади-производство киңәшмәсенең чираттагы утырышында рецензент итеп билгеләнгән операторлар һәм режиссерлар беренче таш салудан башлап бүгенге көнгә кадәр тупланган киноматериалларга жентекләп анализ ясадылар, уңай һәм кимчелек якларны күрсәттеләр, тәжрибә уртаклаштылар. Ачык партия җыелышында ижади эш мәсьәләсе аерым көн тәртибе итеп тикшерелде. Хәзер КамАЗ төзелешендә өч группа тупланган. Ленинград документаль фильмнар студиясе белән берлектә тулы метражлы фильм эшләнә. Режиссер Харис Фәхретдинов тагын жинен сызганып Чаллыга омтылды. Максаты — тагын бер фильм эшләү. Чаллыдагы кинокорреспондентлык пункты ижади штабка әверелде. Завод конвейерыннан «КамАЗ» маркалы беренче автомобиль төшкәндә Казан киностудиясе цехларыннан автогигант төзүчеләрнең биш еллык батыр эшен яктырткан зур күләмле фильм чыгаруга безнең бөтен тырышлыгыбыз юнәлгән. Шуңа күрә автозавод төзелеше юллары буйлап көне-төне чапкан зур-зур машиналар артыннан кабыргасына «Кинохроника» дип язылган кечкенә «УАЗ»лар да калышмыйлар. Калыша торган чак түгел...