ҮСЕШТӘГЕ, ХӘРӘКӘТТӘГЕ ТӘГЪЛИМАТ
Социалистик реализм методы хакындагы бәхәсләр уңае белән атбугат битләрендә берничә ел буе социалистик реализм методы хакында кызу бәхәсләр барды. Төрле-төрле фикерләр әйтелде, бик күп мәсьәләләр кузгатылды. Ниһаять, «Правда» газетасының 1973 елгы 25 апрель санында СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты Д. Марковның «Социалистик реализмның эстетик байлыгы» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләдән соң озакка сузылган бәхәсне түгәрәкли башларга да вакыт шикелле. Дөресен әйтергә кирәк, социалистик реализм методы хакындагы бәхәс кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Фикер алышу барышында методның эчтәлеге һәм эстетик куәте тагын да ачыклана төште, социалистик реализм сәнгатенең чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия булуы расланды. Шуның белән бергә, әдәбият белеме өлкәсендә яшәп килгән берьяклырак карашлар да ныграк ачыла төште. Әдәбият галимнәре арасында социалистик реализм методының мөмкинлекләренә шикләнеп караучы аерым кешеләр бар иде. Алар совет сәнгатенең нигезен какшатуга китерә торган фикерләр белән чыктылар, безнең сәнгатьтә. социалистик реализм методы белән бергә, башка иҗат методлары да «янәшә тыныч яшәргә» мөмкин, дигән хата теорияне алга сөрделәр. Мондый караш, бик хаклы рәвештә, кире кагылды. Яшерен-батырын түгел, әлеге теориянең шаукымы күпмедер дәрәҗәдә безгә дә килеп җиткән иде. Матбугат битләрендә үк булмаса да, Язучылар союзында уздырылган кайсыдыр җыелышта танылган тәнкыйтьчеләребез- нең берсе, хәзерге татар әдәбиятында критик реализм әсәрләре дә яшәргә хаклы, дип белдерде. Н. Фәттахның «Артта калган юллар» һәм А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повестьларын шундый әсәрләр рәтенә кертте. Татар совет әдәбиятында романтизм методы белән иҗат ителгән әсәрләрнең яшәргә тиешлеге турындагы фикер исә тагын да активрак һәм эзлеклерәк төстә үткәрелде. Аерым алганда, мондый караш В. Воздвиженскийның «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» турында»1 исемле китабында ачык чагылды. Мондый теорияләрнең төп кимчелеге һәм зарары шунда, алар, тегеләй- ме-болаймы, социалистик реализм методын какшатуга хезмәт итәләр. Әгәр ' В Воздвиженский. «Моабитские тетради» Мусы Джалиля. Рус телендә. Мәскәү. «Наука» нәшрияты. 1970 ел. М социалистик реализм методы белән янәшә тагын ниндидер методлар яши ала икән, ул чагында социалистик реализмның зарурлыгы, кирәклеге дә калмый булып чыга. Ахыр чиктә мондый карашлар безнең әдәбиятның идея көчен йомшартуга китерәләр. Фикеребезне дәлилләү өчен Н. Фәттахның «Артта калган юллары» повестен карап узыйк. Безнең тәнкыйтьтә: язучы үзенең бу әсәрендә төп, хәлиткеч мәсьәләләрдә социалистик гуманизм позицияләрендә тора: сугыш елларында гади авыл кызы җилкәсенә төшкән кыенлыкларны һәм авырлыкларны ихлас кызгану һәм кайгыртучанлык белән сурәтли, дигән фикерләр әйтелгән иде инде. Шуның белән бергә, тәнкыйть әсәрнең җитди генә кимчелекләрен дә күрсәтте. Чыннан да, автор сугыш елларындагы җитешсез һә.м кимчелекле якларны күрсәтү белән артыграк мавыга, геройларын үтә пассив, хәтта мескен кешеләр итеп тасвирлый. Чынбарлыкны бизәп, матурлап сурәтләгән аерым әсәрләр белән бәхәскә керәм дип, язучы урыны-урыны белән перспективаны югалтып җибәрә. Совет халкының нинди сыйфатлары аңа узган сугышта көч биргән, кыенлыкларны җиңәргә һәм мәкерле дошманны тар-мар итәргә булышкан — бу әсәр буенча әнә шулар- ны күз алдына китереп булмый. Әгәр «Артта калган юлларжы критик реализм методы белән язылган әсәр дип саныйбыз икән, ул чагында авторны гаепләргә урын да калмый. Чөнки аның әсәрендә очрый торган кимчелекләр критик реализм методының табигатеннән үк килеп чыгалар. Билгеле булганча, критик реализм методы нәкъ менә кимчелекле якларны сурәтләү, чынбарлыкны тәнкыйть итү пафосы белән көчле. Шул ук вакытта тормыштагы уңай якларны, матур башлангычларны күрсәтүдә, кешелек җәмгыятенең киләчәген яктыртуда ул социалистик реализм методыннан нык калыша Минемчә, Н. Фәттах повестен социалистик реализмнан аерырга ярамый. Шул ук вакытта авторга туп-туры әйтергә кирәк: ул социалистик реализмның мөмкинлекләреннән ахырга кадәр файдалана алмаган, шуңа күрә анын әсоре бу хәлендә безне канәгатьләндереп җиткерми. А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте турында да чама белән шул ук сүзләрне кабатларга мөмкмн. Ул — кызыклы, үзенчәлекле һәм, һичшиксез, социалистик реализм методы белән язылган әсәр. Ләкин идея-сәнгатьчә эшләнеше ягыннан аның да кимчелекләре шактый әле. Никадәр генә абстракт төстә бармасыннар, романтизм турындагы бәхәсле фикерләрнең дә иҗат практикасына турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Әйтик, аерым әсәрләрдә очрый торган купшы урыннар, ясалмалык, һәр төрле тар- тып-сузып китерүләр һәм чынбарлыкны бозып сурәтләүләр еш кына романтизмга хас үзенчәлекле сыйфатлар дип аңлатылып киленде. Билгеле, фәннең бүгенге казанышлары белән коралланган хәзерге галимнәргә социалистик реализм методын аңлау һәм аңлату өлкәсендә моңарчы яшәп килгән төрле кимчелекләрне һәм ялгышларны фаш итү кыен эш түгел. Мәсьәләнең кыен ягы ул хаталарның ни өчен барлыкка килгәнлекләрен ачыклауга кайтып кала. Элеккерәк елларда аерым очракларда без социалистик реализм методын шактый тар һәм догматик төсте, алдан уйлап куелган мәгълүм бер кагыйдәләр җыелмасы төсендәрәк аңлатып килдек шикелле. Болай аңлатканда, совет азучыларының барлык әсәрләрен алдан билгеләнгән әлеге кысалар эченә сыйдырып бетерү кыен эш булып чыкты, һәм белгечләр, шул кыен хәлдән чыгу өчен, критик реализмны, романтизмны һәм башка иҗат методларын ярдәмгә чакырырга мәҗбүр булдылар. Тәнкыйтьче һәм әдәбият галимнәренең башка иҗат методларына мөрәҗәгать итүе, миңа калса, шуның белән дә аңлатыла. Әйтик, бер заман социалистик реализм әсәренең үзәгендә һәр вакыт уңай герой торырга тиеш дигән караш киң таралган иде. Бөтен совет әдәбиятын тулаем күз алдында тотканда, бу, һичшиксез, дөрес караш Социалистик реализм методы яңа геройны — социализм җәмгыятен төзүче хезмәт кешесенең. актив көрәшченең тулы канлы образын иҗат итәргә киң мөмкинлек бирде. Ләкин һәр конкрет әсәрнең үзәгендә, һичшиксез, уңай герой торырга тиеш, дигән таләпне кую мәсьәләне П, «к, У.» № в 161 артык гадиләштереп аңлатудан башка нәрсә түгел. В. Липатовның «Соры тычкан» исемле повестен алыгыз. Әсәрдә берничә исерекнең мораль йөзе һәм тормышы тасвирлана. Алар ничек итеп беренче яртыга акча җыялар, аннан ничек итеп түземсезлек белән кибет ачылганны көтәләр, тагын эчү өчен нинди юллар белән акча юнәтәләр — әсәрдә шуларның һәммәсе хакында озак итеп һәм тәфсилләп сөйләнә. Күз алдында шактый ямьсез һәм күңелсез картина туа. Кайбер эпизодлар хәтта җирәнгеч тәэсир ясый. Социалистик реализмны тар догмалар җыелмасы төсендә күз алдына китергәндә, авторны без «чынбарлыкны бозып сурәтләүдә», безнең тормыштагы уңай һәм тискәре күренешләрнең пропорциясен бозып күрсәтүдә. хәтта совет кешеләренә яла ягуда гаепләргә тиеш булыр идек. Ләкин бөтен хикмәт тә шунда, автор безнең тормыштагы бары бер генә күренешне — совет кешеләренең матур тормышын ямьсезләп торган эчкечелекне, аның бөтен әшәкелеген, гаять зур социаль зыян китерүен ачып бирергә тели. Тәмам эштән чыккан исерекләрне бу повесть кына эчүдән туктата алмас, билгеле. Әмма шул юлга аяк кына баскан кешеләрне әсәрнең җитди төстә уйландыруы бик мөмкин. Менә шуңа күрә В. Липатовның «Соры тычкан» повесте социалистик мораль нормаларын яклый, таза тормыш өчен көрәшә һәм бернинди бәхәссез социалистик реализм кысалары эченә керә торган әсәр булып санала. Үз вакытында бездә Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повесте да кызу бәхәсләр уяткан иде. Кайбер тәнкыйтьчеләр авторны тискәре райком секретаре образына каршы торырлык уңай райком секретарен күрсәтмәгән өчен гаепләгәннәр иде. Ләкин бит Ә. Еники повесте бер үзәк мәсьәләгә багышланган. Язучы кайчандыр яхшы гына булган партия эшчесенең ничек итеп принципиальлеген югалтуын, халыктан аерыла һәм мещанлык сазына бата баруын күрсәтергә уйлаган. Ьәм ул үз алдына куйган бу бурычны начар башкармый. Инде уңай секретарь образын бөтен тулылыгында күрсәтү өчен бөтенләй башка әсәр, әйтик, Б. Камалов- ның «Ялыкмаслар» повесте тибындагы әсәр иҗат итәргә кирәк булыр иде. Танылган прозаикларыбыздан Мирсәй Әмир — күп еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә уңай образларның бөтен бер галереясен иҗат иткән кеше. Аның «Агыйдел» повестенда һәм «Саф күңел» романында, шулай ук «Миңлекамал» һәм «Тормыш җыры» кебек пьесаларында тискәре персонажлар булса да, аларга һәр вакытта да калку итеп эшләнгән уңай образлар каршы куела килде. Заманында «идеаль герой» теориясен дә нәкъ менә М. Әмир күтәреп чыккан иде. Соңгы елларда язган «Җан көеге» дигән повестенда М. Әмир бу кагыйдәдән читкә китте. Ьәм әсәренең үзәгенә мораль гарип, сугыштан качып идән астында яткан куркак дезертир образын чыгарды. Бу шул кадәр көтелмәгән хәл булды, әсәрне аңлый һәм бәяли алмыйча аптырап беттек. Кайбер кешеләр хәтта язучы элекке принципларыннан ваз кичкән икән дип уйлауга кадәр барып җиттеләр. Бу хәлне ничек аңлатырга соң? Гаилә гарипсез булмый, диләр. Бик аз булса да, куркаклар һәм дезертирлар безнең халык арасыннан да чыккан. Төбендә М. Әмир повесте дезертирлар турында да түгел, ә халыкның шундый кешеләргә мөнәсәбәте турында. Игътибар иттегезме икән, дезертирга хәтта үз әнисе белән хатыны да никадәр чиркану һәм җирәнү белән карыйлар. Ул, карак кебек, бөтен кешедән качып яшәргә мәҗбүр. Караңгы идән астында ятып, ул шәхес буларак таркала, юкка чыга бара... М. Әмир повесте тормыштагы тискәре күренешне тикшерә, әмма үзенең идея яңгырашы ягыннан ул уңай әсәр. 50 елларда язылган кайбер хезмәтләрдә социалистик реализмның чынбарлыкны революцион үсештә сурәтләү, перспективаны күрү кирәклеге турындагы икенче бер положениесе дә шактый догматик төстә аңлатылды. Яңалыкның искелекне җиңүе безнең тормышның төп законы булудан чыгып, кайбер теоретиклар һәр әсәрдә явызлыкның җиңелүен, гаделлекнең тантана итү.ен күрсәтүне таләп иттеләр. Ул чагында Ч. Айтматовның «Хуш, Сары- гөл» яки «Ак пароход»ы кебек әсәрләрне кая куябыз? Миңа Г. Сигитиның («Вопросы литературы» журналы. 1973 ел. 4 сан.) Берлинда социалистик реализм мәсьәләләренә багышлап уздырылган киңәшмәдә әйткән бер фикере бик ошады. Күп кенә әсәрләрнең бәхетле тәмамлануы (җинаятьчеләр тотыла, караклар фаш ителә, консерваторлар эштән куыла һ. б.), диде ул, укучының аңын томалый, аны тынычландыра, хәлбуки, социалистик реализм әдәбиятының һәр күренекле әсәре укучы аңын активлаштыра төшәргә тиеш. Чыннан да, беренче карашка, Ч. Айтматовның «Ак пароход* исемле әсәренең ахыры артык караңгы булып күренергә мөмкин. Ләкин бит автор нәкъ шуның белән укучыларны кисәтергә тели дә: сак булыгыз, Орозкул кебек типлар безнең арада очрый әле, ди. Повесть безнең игътибарны зур социаль явызлыкка юнәлтә, ул табигатькә вәхшиләрчә мөнәсәбәтне фаш итә, бездә гражданлык намусы тәрбияли, укучыны Орозкул кебек типларга актив төстә отпор бирергә өйрәтә. Әсәрнең төп кыйммәте әнә шунда. Г. Ахуновның «Хәзинә» романы да миңа барыннан бигрәк әнә шул сыйфаты белән ошады. Автор нефтьче хезмәтенең моңарчы кеше кулы тимәгән яңа якларын тотып алган. Бу, беренче чиратта, Кәрим Тимбиков язмышында ачык күренә. Зур саннар, шау- шулы рекордлар артыннан куа торгач, романның төп герое һәлак була. Мораль яктан гына түгел, физик яктан да. Шуның белән автор җәмәгатьчелекнең игътибарын коры рекордлар артыннан КУУ. аерым алдынгы бригадалар тирәсендә кирәкмәгән шау-шу оештыру кебек җитди социаль мәсьәләгә юнәлтә. Әле генә тикшереп узган әсәре кебек үк, язучының «Чикләвек төше» дә көтелмәгәнчә төгәлләнә. Төп геройны, партия эшенә ахырга кадәр бирелгән кристаллдай саф коммунистны әсәр ахырында колхоз председательлегеннән алалар. Саматовның андый зур җәзага тартырлык гаебе дә юк. Ул бары райком секретареның тормышка ашмаслык таләпләрен үтәүдән генә баш тарта... Инде төптәнрәк уйлап карасак, мондый бетем төп геройның характерыннан ук килеп чыга. Ул бит аерым шәхесләргә түгел, ә партиягә, халыкка хезмәт итә. Һәм шундый кешеләрнең булуы үзе үк безнең җәмгыятьнең көче, бездәге сәламәт атмосфера турында сөйли. Шушы әсәре өчен язучы республикабызның Г. Тукай исемендәге премиясенә лаек булган икән, бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Билгеле, мин нәкъ шундый бетемне генә закон төсенә кертергә кирәк димим. Социалистик реализм методының көче дә шунда, ул чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыру алымнары, материалны бирү формалары ягыннан язучыны бернинди кануннар белән чикләми. «Социалистик реализм. — дип яза Д. Марков, — эстетик платформасының ифрат киңлеге, сәнгатьчә сурәтләү байлыгының практик яктан чикләнмәгән булуы белән аерылып торган алдынгы юнәлеш буларак, XX йөздәге дөнья сәнгатенең алдынгы сафына чыкты». Бу тезис бүгенге татар әдәбиятының җанлы практикасы белән дә раслана. X. Туфан һәм С. Хәким. Ф. Хөсни һәм М. Әмир, III. Галиев һәм И. Юзеев, Т. Миңнуллин һәм Д. Вәлиев, Ә. Баянов һәм М. Мәһдиев, Р Фәйзуллин һәм Р. Харис һәм башка бик күп язучыларның иҗаты бер-берләреннән алымнар төрлелеге, сәнгатьчә тасвир формаларының байлыгы белән аерылып тора. Социалистик реализм методын аның чыганакларыннан, ул формалашып һәм үсеп чыккан базадан башка тулысынча аңлау да, бәяләү дә кыен эш. Хәзер бу мәсьәләне аңлауда да мәгълүм бер алга китеш сизелә. Күптән түгел генә кайбер галимнәр социалистик реализмның чыганакларын пролетариат сәнгатенең аерым үрнәкләренә һәм чагылышларына гына кайтарып калдыралар иде. Бүген күпчелек әдәбият галимнәре яңа методның барлыкка килүендә критик реализмның да, шулай ук мәгърифәтчелек реализмының да мәгълүм бер өлеше булуын таныйлар Традиция төсендә генә түгел (ул кадәресе элек тә инкарь ителми иде), ә хәлиткеч фактор буларак. Эш шунда ки. пролетариатның дөньяга карашы булган фәнни социализм бер сыйныф рамкалары белән генә чикләнми — ул киң халык массаларының социаль идеаллары белән дә тәңгәл килә. Шуңа күрә социализм чорында пролетариатның сыйнфый интереслары белән гомуми халык интереслары бер бөтенне тәшкил итәләр Гомум халык интересларын яклаган һәм яклый торган язучылар ахыр чиктә бары бер революцион идеяләрне, социалистик гуманизмны раслауга килделәр (Р. Роллан, Т. Драйзер, Б. Шоу, М. Пуймано- ва һ. б.). Әгәр татар әдәбиятына мөрәҗәгать итсәк, бу фикерләр җитди уйланулар һәм кайбер карашларны яңадан карап тикшерү өчен җитди азык бирәләр. Әйтик, нигә без пролетар язучысы Гафур Коләхметовның исемен телгә алабыз да, яңа методның ныгуында Г. Иб- раһимов, М. Гафури, Г. Камал, ахыр килеп, Г. Тукай кебек язучылар иҗатының ролен бәяләп җиткермибез? Гомуми халык интересларын җырлаган Г. Тукайның эстетик идеалы безнең бүгенге көннәргә аваздаш булуын тарих безгә исбат итте. Димәк, Г. Тукай поэзиясе, бәрәкәтле традиция буларак кына түгел, бәлки тере фактор буларак та социалистик реализмга килеп кушыла. Моннан берничә ел элек «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә барган бәхәс бер дә юкка гына «Бүгенге татар поэзиясендә Тукай һәм Җәлил традицияләре» дигән исем астында узмады. Төрле чорда яшәгән ике зур шагыйрьнең исеме хаклы рәвештә янәшә куелды, чөнки алар арасында узып булмаслык киртә юк. Төп, хәлиткеч мәсьәләләрдә алар иҗатының пафосы ифрат тәңгәл килә. Ләкин мондый караш метод мәсьәләсен артык киңәйтеп җибәрүгә, «ярлары булмаган реализм»га (мин Р. Гаро- диның мәгълүм концепциясен күздә тотам) алып килмиме? Юк, алып килми. Дискуссиядә катнашучыларның иң зур күпчелеге, социалистик реализм ул — тарлыктан, эстетик платформасының вульгар нормативлыгыннан, шуның белән бергә, тигезләүдән, социалистик сәнгатьнең идея нигезләрен җимерүдән азат, принципаль яңа эстетик система, дигән уртак фикергә килде. Социалистик реализм методында төп, хәлиткеч нәрсә — дөньяга яңача караш, методның нигезен шул билгели. Марксизм тәгълиматы сәнгатьне чынбарлыкны танып-белүнең үзенчәлекле бер формасы дип саный. Нәкъ менә фәнни социализм, кешелек җәмгыяте тарихын марксистик-ленинчыл аңлау чынбарлыкны танып-белүгә, шул исәптән сәнгать юлы белән танып-белүгә дә, киң юллар ачты. Башка бер генә философик система да моны булдыра алмаган иде. Яңа методның асылы, җаны шунда. Марксистик философия күренешләрнең асылына тирәнтен үтеп керергә мөмкинлек бирә, ә бу, үз чиратында, методның эстетик новаторлыгын да билгели. Чөнки, билгеле булганча, форманы эчтәлек билгели, форма яңалыгы тормышны таныпбелүнең тирәнлегенә таяна. Шул кадәресен искәртеп үтәргә кирәк, сүз методның потенциаль мөмкинлекләре хакында гына бара. Күп нәрсә язучының талантына, сәләтенә, эрудициясенә һәм фикерләү тирәнлегенә бәйләнгән. Ләкин шуның белән бергә, Көнбатыштагы күп кенә талантлы художникларның нәкъ менә экзистенциализм, сюрреализм һәм бүгенге модернизмның башка агымнарына ияргән өчен иҗатларында кризис кичерүләрен дә истән чыгарырга ярамый. Яңа методның философик нигезеннән әдәбиятның партиялелек принцибы килеп чыга. Бу принцип, чит илләрдәге безгә дошман кешеләр расларга маташканча. иҗади шәхесне тигезләүне дә, өстән кушылган буенча гына язуны да күздә тотмый. Партиялелек принцибы, барыннан да элек, социалистик идеалларны аңлы һәм актив рәвештә яклауны, аңлы һәм актив рәвештә халыкка хезмәт итүне күздә тота. Көнбатыштагы белгечләр «им^ат иреге» дип шапырыналар, партиялелек принцибы художникны шул иректән мәхрүм итә, дип лаф оралар. Ләкин уйлап карыйк, дөньяны сәнгатьчә танып- белүдән «азат булу», халыкка хезмәт итүдән «азат булу» нәрсә дигән сүз соң? Көнбатыштагы күп кенә художникларның иҗат практикасына күз салсак, әлеге «азатлыкның» иллюзияләр, уйлап чыгарылган символлар дөньясында әсир булып яшәүдән башка нәрсә булмавын күрербез. Миңа Америкада басыла торган «массовый» сәнгать үрнәкләре белән танышырга, көчләү, секс, табыш артыннан куу рухы белән сугарылган әдәбият әсәрләрен укырга туры килде. Бездә Америка сәнгате хакында шактый языла. Шулай да, анда чыккан китапларны үзең укый башлагач, форма кытлыгыннан да бигрәк, ул әсәрләрнең гуманизмнан, халык мәнфәгатьләреннән никадәр ерак булуын күреп шаккатасың. Мин укыган китапларның берсендә Америка колледжларында укучы кызлар турында сүз бара. Өлкән классларда укучы кызлар «гыйффәтлеккә каршы» клуб төзиләр. Исеменнән үк күренгәнчә, бу клубка гыйффәтләрен югалткан кызлар гына кабул ителә. Клубның яшерен җыелышларында аның членнары —15—18 яшьлек кызлар һәм егетләр— анадан тума хәлдә йөриләр. Повестьның эчтәлеген тәфсилләп язылган сексуаль процесслар тәшкил итә. Дөрес, әсәр социаль мәсьәләләрне дә бөтенләй читләтеп узмый. Бик саф һәм инсафлы бер кызны иптәшләре әлеге клубка керергә өнди башлыйлар. Кыз моңа бик нык нәфрәтләнә. Һәм шул хакта сөйләү өчен ул әнисе янына йөгереп кайта. Кайтса, әнисе йокы бүлмәсендә сөяркәсе белән ята. Шуннан ул әтисенең эшләгән җиренә китә. Ләкин аның янына да керә алмый, әтисе секретарь кыз белән бикләнгән булып чыга. Сөйләп тә торасы юк, бу хәлләрдән соң кыз үзе генә клубка кереп калмый, күптән үзенә бәйләнеп йөргән бер егетне дә алып килә. Күрәсез, бу әсәрдә Америка яшьләренең мораль бозыклыгы сурәтләнә. Ләкин әсәрнең пафосы әлеге күренешне фаш итүгә түгел, киресенчә, аны тагын да тирәнәйтүгә, яшь укучының аңын агулауга юнәлдерелгән. Массовый сериядә чыккан тагын бер китапның эчтәлеге менә мондый. Бәләкәй генә провинция шәһәренә яшь укытучы килеп төшә. Тиздән аның каршына җитди бер педагогик мәсьәлә килеп баса: класстагы иң яхшы укучы, иң сәләтле кыз кинәт бик начар укый башлый. Укытучы аның белән өстәмә дәресләр уздыра, бер үк материалны кат-кат аңлата — берсенең дә файдасы тими. Аптырагач, ул кызның әнисе белән сөйләшеп карарга була. Шәһәрнең иң матур урынында зиннәтләп салынган бай йортка килә. Кызның әнисе — кырыкларны узган тол хатын — педагогик темаларга сөйләшеп утыруга караганда, күңеллерәк шөгыль таба: үзенә ошаган яшь укытучыга килә-ки- лешкә тәнен тәкъдим итә. Моның белән генә дә калмый, бөтенләй сатып ала: аның өчен шәп квартира таба, аны кыйммәтле мебельләр белән җиһазлый, сөяркәсенә иң соңгы модадагы машина бүләк итә. Яшь укытучы боларның һәммәсен бик табигый кабул итә. Алга таба шул нәрсә ачыклана, бай хатынның кызы да укытучыга кызыгып йөри, аны үзенә карату өчен юри начар укый башлаган икән. Кыз укытучысының квартирасына килә һәм ана үзенең тәнен тәкъдим итә. Дөрес, укытучы каршылык күрсәтеп маташа, чөнки кызның әнисеннән курка. Шулай да ахыр чиктә яшь кыз алдында җиңелергә мәҗбүр була. Шул көннән башлап яшь укытучы әнисе белән дә, кызы белән дә яши башлый. Алай гына да түгел, ул колледжда укучы тагын бер яшь кызны көчли... Алга таба вакыйгалар түбәндәгечә үстерелә. Алданган кызның әти-әни- ләре укытучыга каршы эш кузгаталар. Аны суд һәм төрмә көтә. Билгеле, әлеге бай хатын аны бу бәлаләрдән йолып кала алыр иде, ләкин ул сөяркәсенең хыянәтен гафу итә алмый, шуңа күрә аңа сырты белән борыла. Шул чак тол хатынның укучы кызы актив эшкә керешә. Ул укьггучы тарафыннан көчләнгән дип саналган кызның ирләр белән ялангач ятканда төшерелгән фотоларын таба. Баксаң, кыз күптән алданган икән. Димәк, укытучы гаепсез. Шуңа бүләк төсендә тол хатынның кызы бер шарт куя: укытучы аңа өйләнергә тиеш. Шулай эшлиләр дә. Укытучыга квартирасы һәм машина кала, шулар янына бай хатын кызының бирнәсе өстәлә. Хатынның кызы үз максатына ирешкәнгә шат, хатын исә кызымның тормышын рәтли алдым дип күңелен юата. Эчтәлеген сөйләгәндә үк күргәнсездер, әлеге әсәр буржуаз җәмгыять өчен характерлы кайбер якларны ачып салса да, ул җәмгыятьнең нигезләрен җимерергә һич тә дәгъва кылмый. Киресенчә, мондый тәртипләр мәңгелек, үзгәрә торган түгел, максатка ирешүдә барлык чаралар да яхшы, дөньядагы бөтен нәрсә, шул исәптән мәхәббәт, турылык, гаилә бәхете дә сатыла һәм сатып алына, дигән ышанычны ныгытуга хезмәт итә. Күрәсез, иҗат иреге турында күпме генә лаф ормасыннар, буржуаз әдипләр барыбер партияле булып кала, чөнки алар буржуазиянең, гомумиләштереп алганда, бөтен буржуаз җәмгыятьнең тар сыйнфый интересларына хезмәт итәләр. Социалистик реализм язучысының иҗатында исә партиялелек һәм халык чанлык принциплары нигездә тәңгәл киләләр. Коммунистлар партиясе эзлекле төстә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып килгәнгә, совет язучыларының иҗатында да партиялелек һәм халыкчанлык принциплары бер-берсеннән аерылгысыз. Яңа методның идея нигезен марксистикленинчыл философия тәшкил иткәнлеге алда әйтелгән иде. Ләкин социалистик реализм белән аның төп дошманы — бүгенге буржуаз модернизм арасындагы чик идеология өлкәсенә генә кайтып калмый, ул әдәби форма өлкәсенә дә карый. Социалистик реализм, барыннан да элек, форма эчтәлек каршында икенчел, аны эчтәлек билгели, дигән караштан чыгып эш йөртә. Безнең аңлавыбызча, форма ул — эчтәлекнең чагылышы. Буржуаз идеологлар теге яки бу төстә форманың беренчеллеген яклыйлар, форманы абсолютлаштыралар. Ьәр төрле формаль экспериментлар һәм күп төрле «изм»- нар шуннан килеп чыга. Марксистик эстетика: сәнгать чынбарлыкны образлы формада танып-белү чарасы, дигән караштан чыгып эш ■тә. Бүгенге модернизм исә сәнгатьнең нигезе булган образны инкарь итә, аны символлар һәм билгеләр, я булмаса чынбарлыкның натуралистик сурәтләре белән алмаштыра. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, социалистик реализм шартлылыктан качмый. В. Маяковскийның «Кандала» һәм «Мунча» кебек әсәрләрен, һ. Такташның «Җир улларыж трагедиясен искә төшерү дә җитә. Ләкин бу чынбарлыкның аерым якларын тирәнрәк ачарга ярдәм итә торган шартлылык, модернизм сәнгатендә исә ул үзмаксатка әйләнеп китә. Шулай итеп, сәнгатьчә платформасы никадәр генә киң булмасын, социалистик реализмның бик анык эстетик принциплары бар. Менә шуңа күрә дә социалистик реализм сәнгатенең күп төрлелеге белән «ярлары булмаган реализмж теориясенең, практикада политик һәм эстетик талымсызлык теориясенең бернинди уртаклыгы юк. Берлинда үткәрелгән сөйләшү вакытында Б. Ничев (Болгария Халык Республикасыннан) болай дигән иде: «Социалистик реализмның асылы шунда, ул — дөньяга яңа, коммунистик караш, тормышка коммунистик мөнәсәбәт сәнгате. Социалистик реализм абстракт теория түгел, ә бәлки җанлы сәнгать реальлеге: аның төрле милли вариантлары бар, шул ук вакытта аңа күп әдәбиятлар өчен уртак гомуми закончалыклар хас». («Вопросы литературы» журналы. 1973 ел. 4 сан.) Әгәр социалистик реализм теориясе елдан-ел тирәнәя, ачыклана бара, аның кайбер положениеләре яңара бара икән, монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк. Чөнки социалистик реализм катып калган, бер дә үзгәрми торган тәгълимат түгел. Совет сәнгате үсү белән бергә, мәңге тере агачның мәһабәт, шаулап торган кәүсәсе кебек, социалистик реализм турындагы фән дә гел үсә, байый бара.