ОЛЫЛАР ДА ЯРАТЫП УКЫРЛЫК
Татарстан китап нәшрияты Миркасыйм Госмановның «Серле балбал» исемле китабынXXI басып чыгарды. Урта һәм олы яшьтәге балаларга адресланган бу китапка авторның тарихчылар, археологлар турындагы язмалары тупланган. Аларда фән кешеләрнең кызыклы һәм авыр хезмәте хакында сөйләнә, кешелек җәмгыятенең борынгы тарихына караган күп төрле мәсьәләләр яктыртыла. Китапка кергән язмаларның һәркай- сы диярлек кызыксынып һәм мавыгып укыла. Бу яктан бигрәк тә «Илче кортка>, «Патша курганы» дип исемләнгәннәре аеруча нык аерылып тора. Аларның һәр икесе әдәби хикәя кебек язылган. Шулай да җыентыктагы язмаларның кыйммәтен аларның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләренә карап түгел, ә бәлки фәннилек дәрәҗәләренә, танып- белү җәһәтеннән булган әһәмиятләренә карап билгеләү дөресрәк булыр. М. Гос- манов, барыннан да элек, тарих галиме. Ьәм аның язмалары да, беренче чиратта, кызыклы фәнни мәсьәләләр күтәрүләре, гыйльми тирәнлекләре белән игътибарны җәлеп итә. Үзебез рәтләп белмәгән теге яки бу фән, шул өлкәдә эшләүче галимнәр турында без шактый җиңел фикер йөртәбез. Янәсе, өй салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы. Ихтимал, укучылар арасында халкыбызның борынгы тарихын өйрәнүче археологлар хезмәте турында да шулайрак уйлаучылар шактый булгандыр. Баксаң, археология тикшеренүчедән зур түземлек һәм пөхтәлек, тирән белем һәм эрудиция сорый торган ифрат катлаулы һәм кыен бер фән икән. Археолог казынулар алып барганда, җирнең һәр катламы, шул катламнардан чыккан бөтен әйберләр төгәл исәпкә алына, кайсы табылдыкның ничек һәм кайсы якка карап ятканлыгына, ни рәвешле сакланганлыгына хәтле тәфсилләп язып барыла икән. Алай гына түгел, гыйльми казынулар алып бару өчен, Фәннәр академиясеннән рөхсәт язуы— XXI М, Госианов. Серле балбал, Татарстан китап вәшрияты, 1973 ел, «ачык табак» дип атала торган махсус таныклык кирәк икән Менә шул кагыйдәләрне бозган өчен, практика узучы студентлардан Борис белән Кәбирне фәнни җитәкчеләре Семен Гаврилович археологик экспедициядән куарга мәҗбүр була («Карт археолог нигә ярсыды»). Ә инде үз эшен чын-чыннан яраткан, түземле һәм белемле тикшеренүчегә «җир китабы» кешелек җәмгыятенең борынгы дәверләренә караган бик күп серләрне ачып бирергә булыша ала. Җир астыннан чыккан борынгы акчаларга таянып, укытучы Кәрам («Чүлмәктәге тәңкәләр») Идел буе шәһәрләренең экономик хәле, культурасы турында күпме мәгълүмат бирә. Археология белгече Игорь Андреевич, Сарай Бәркә шәһәрен казыганда табылган борынгы остаханә янындагы әйберләргә нигезләнеп, шәһәрнең бөтен тормышын күз алдына бастырырлык кызыклы хикәят сөйли («Җимерек остаханә янында») «Аю биргән исем» дигән этюдта Апае районындагы Аюкөйдергән авылының тарихына караган борынгы риваять белән танышабыз. «Аюдан алган оя» этюдында борынгы кешеләрнең авыр Т тормышы тасвирлана. Укучы китаптагы «Серле балбал- «Мамонтлар һәм кешеләр», «Йокысыз төн*, «Чуен җайдак» исемле язмалардан да бик күп файдалы мәгълүмат таба алачак. Билгеле, китаптагы язмаларның һәммәсе дә бер дәрәҗәдә язылмаган. Бик матур, җыйнак язмалар белән бергә, сүлпәнрәк язылган, таркаурак чыкканнары да очрый. Аерым язмаларда тиешенчә мотивлаштырылмаган, дәлилләп җиткерелмәгән урыннар калган. «Чаңгы узган озын юл» дигәнендә чаңгы тарихы артык тәфсилләп, кулъязмалардан өзекләр китереп, бик озын итеп язылган. Укыйукый ялыгып бетәсең. Матур гына, җыйнак кына төзелгән җөмләләрне укып барганда, аңлашылмаган яки дөрес кулланылмаган сүзләргә сөртенеп куясың. Кайбер сүзләр тартым яки килеш белән дөрес төрләнмәгән яисә үз урыннарында кулланылмаган. Мәсәлән, күз алдына күченеп йөргән; чибәр генә шәһәр кызы; әнә теге кирпечтән салынган алка; иртәгә бүген казылган куышта көн уздырачак һ. б. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: китапта археология, казыну эшләре фәнни яктан никадәр дөрес яктыртылгандыр, анысы галимнәр эше. Әмма гади укучылар аңында археология турында, авторча әйтсәк, «җир китабы» турында тулы бер картина барлыкка килә, һәм китап бездә тарихчыархеологлар хезмәтенә мәхәббәт уята. «Серле балбал» урта һәм олы яшьтәге балалар өчен чыгарылган булса да. аны олылар да яратып укырлык.