Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТӘНКЫЙТЬ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Татар әдәбиятын бөтен ил һәм донья аренасына башлап Г. Тукай, М. Гафури һәм Г. Ибраһимовлар алып чыкты. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» һәм Г. Бәшировның «Намус» романнары донья халыкларының күп телләренә тәрҗемә ителде. Шулай да татар әдәбияты белән чынчыннан кызыксыну Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» басылып чыккач башланды. Франциянең атаклы язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Луи Ара- гонның 1955 елда басылып чыккан «Совет язучылары» дигән китабында татар әдәбиятына аерым бүлек багышланган иде. «Муса Җәлил... Сез, Франция диварларында эленеп торган зур кызыл афишаларны оныткан кешеләр, кабатлагыз бу исемне... Муса Җәлилнең ялкынлы җыры түгел, салкын тәне туфрак белән күмелде», — ди ул. Ьәм аның «үч алырга чакырган ал байрак астында ант иткән» барлык көрәшчеләр өчен үлүенә басым ясый. Италия язучысы Дж. Джерманетто. Бельгия язучысы Р. Водар, немец язучылары Л. Небен- цаль һәм Э. Мюллер аның батырлыгы белән чын күңелдән соклануларын белдерделәр «Моабит шигырьләрендә без Муса Җәлилнең кайнар йорәге тибешен ишетәбез, аларда шагыйрьнең тирән тойгылары һәм фикерләре ачыла, омете һәм теләкләре чагыла. Бу шигырьләрдә без геройның, коммунистның сугышчан рухын, берни дә какшата алмас ихтыяр көчен, җиңелмәс ышанычын тоябыз. Бу шигырьләрне укыган саен аларны корычтай нык көрәшче, үз Ватанының патриоты, халыкның тугры улы гына яза алуына ышанабыз» XIV — дип язды Леон Небенцаль „.М. Җәлил ифрат күпкырлы әдип була. Татар халкының мәдәният тарихында ул шагыйрь буларак кына түгел, әдәби тәнкыйтьче буларак та ныклы XIV Воспоминания о Мусе Джаляле, Рус те- .тендо Казак. 1966 ел. 232 бит. урын алды. Бик күп шигырь-поэ-, малар, либреттолар, балалар өчен пьесалардан тыш, шагыйрь әдәбият- сәнгатьнең төрле тармакларына караган йөздән артык мәкалә яза. М. Җәлилнең бай әдәби мирасы бик күп галимнәрнең, язучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Шагыйрьнең иҗаты турында унга якын кандидатлык диссертациясе язылды. Шуңа да карамастан, әдипнең әдәби-тәнкыйть өлкәсендәге мирасы әлегә кадәр тиешенчә тикшерелмәгән. Җәлил иҗатын иң күп өйрәнгән, ул хезмәтләрне туплап укучыларга җиткерүдә зур хезмәт куйган өлкән тәнкыйтьче һәм галим Гази ага Кашшаф бу хакта шагыйрьнең «Сайланма әсәрләр»енә язган кереш сүзендә дә әйтеп уза. Шагыйрь иҗатын өйрәнүче галим һәм тәнкыйтьчеләрдән Р. Бикмөхәммәтов. Р. Мостафин, Н. Юзиев, В Воздвиженский, К. Барская, Й. Исәнбәт үз хезТ мәтләрендә аның тәнкыйть мәкаләләреннән аерым өзекләр китерсәләр дә, шагыйрьнең тәнкыйть эшчәнлегенә махсус тукталмыйлар. Шуңа күрә бу мәкаләдә игътибарны М. Җәлил иҗатының әнә шул аз өйрәнелгән өлкәсенә, аның тәнкыйть хезмәтләренә юнәлтәсе килә. М. Җәлилнең әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте өлкәсендә актив эшли башлавы утызынчы елларга туры килә. Ул мәкаләләрнең тематикасы күп төрле. Татар халкының тарихи үткәне, әдәбият, театр, опера сәнгате мәсьәләләре һәм башкалар, һәм башкалар. Бу мәкаләләрнең күбесе Мәскәүдә чыгып килгән «Коммунист» газетасында, «Ударниклар», «Октябрь баласы» журналларында басыла, зуррак күләмлеләре «Совет әдәбияты» журналында урын ала. Муса Җәлил иң элек әдәбият-сәнгать әсәрләренең сыйнфый асылына һәм халыкчан характерына игътибар итә. Ул буржуаз сәнгать тарафдарларына, халыкның культура тарихын бозып күрсәтүчеләргә кискен каршы чыга, аларның чын йөзен фаш итеп, гыйльми тирәнлек һәм публицистик ялкын белән сугарылган мәкаләләр яза: «Бервакытны кайбер иптәшләр арасында тарихка коммунистик аң өчен ят булган, кире, юкка чыгарып карау хөкем сөрә иде. Бу. әлбәттә, безнең арада сакланырга тиеш түгел. Безнең халыкның тарихы тирән өйрәнүне, гыйльми тирән эшләүне һәм тарихка буржуача ят караш тенденцияләреннән әрчүне сорый. Шунлыктан язучыларның тарихи үткәнебез белән кызыксынулары, конкрет тарихи фактларны үз иҗатлары аша реалистик төстә, дөрес итеп чагылдырырга омтылулары зур әдәби һәм гыйльми кыйммәткә ия булган уңышлы адым һәм ул революцион аңлы- лыкның, чын патриотизмның чагылышы булып тора» (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. III том. 346 бит.) Театр сәнгатенең үсеш мәсьәләләрен М. Җәлил киң теоретик планда тикшерә. Чорның зур проблемаларын күтәргән, заман таләпләренә тулысынча җавап биргән әсәр генә, М. Җәлил фикеренчә, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә. Әдип үз иҗаты белән кешеләр аңында хезмәткә, социалистик сәнгатькә карата җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш, ди ул. Ул, беренче чиратта, сәнгать әсәрләренең сыйнфый, партияле булуларына басым ясый. Чынбарлыкка булган мөнәсәбәтен тирән эчтәлек һәм үзенчәлекле образлар аша белдергәндә генә язучы үзенең эстетик идеалын укучыга җиткерә ала, ди. М. Җәлил татар әдәбиятын һәм сәнгатен кешелек җәмгыятенең мәдәни казанышларыннан аерып карамый. Шуңа күрә ул К. Тинчуринның «Кандыр буе», Ш. Камалның «Ут», Зөлкарнайнең «Өермә». С. Батталның «Язулы яулык» әсәрләренә дөнья сәнгате ирешкән иң югары биеклектән карап бәя бирә. Язучыларның иҗатына анализ ясаганда, ул татар әдәбиятындагы күп кенә җитешсезлекләргә дә туктала: «Бездәге әсәрләрдә зур җитешсезлекләрнең берсе — бөтен мәсьәләләрне бер әсәргә тыгарга тырышу, бөтен типларны бер әсәрдә бирергә омтылудан гыйбарәт. Бездә нинди генә темага булсын, бер әсәр языла икән, анда вредительлек тә, ярыш та, ударниклык та, икмәк җыю да, техника өчен көрәш тә. интеллигенцияне безгә таба бору да, бар да, бар да керергә тиеш булып чыга». (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. III том. 124 бит.) Совет әдәбияты тарихыннан билгеле булганча, тәҗрибәле язучылар һәр вакыт башлап язучыларның иҗаты белән кызыксынып яшәгәннәр, әдәбиятта яңа талантлар ачканнар, яшь әдипләргә ярдәм кулы сузганнар. Бу яктан бигрәк тә Максим Горький эшчәнлеге игътибарга лаек. Мәшһүр сүз остасы редакцияләгән «Литературная учеба» журналы даими рәвештә яшь язучылар өчен әдәби консультацияләр биреп барган. «Литературная учеба» журналының уңай тәҗрибәсенә таянып, М. Җәлил үзәк татар газета-журналла- рында әдәбият мәсьәләләре, шигырь теориясе буенча тирән эчтәлекле мәкаләләр белән чыгыш ясый. Шагыйрь илебезнең төрле өлкәләрендә яшәүче яшь татар язучылары белән нык бәйләнеш тота. Ул аларның иҗаты белән махсус рәвештә кызыксынып тора. «Ударниклар» журналының 1931 елгы беренче санында М. Җәлилнең «Яшь шагыйрьләр белән әңгәмә» дигән мәкаләсе басылып чыга. Әлеге мәкаләсендә ул шигырь теориясенең кайбер мөһим мәсьәләләренә туктала. Җәлил яшь ша гыйрьләрне үзләренең фикерләрен шигъри образлар, афоризмнар аша әйтеп бирергә, әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм формасы өстендә җиң сызганып эшләргә чакыра. М. Җәлил «Дүртиленең яшь язучылары» дип исемләнгән мәкаләсендә заман сулышын тоеп иҗат итүгә, әдәбият әсәрләрендә чорның моһим проблемаларын чагылдыруга аеруча нык басым ясый. Иҗатлары кайчандыр Җәлил тарафыннан җентекләп тикшерелгән Ш. Шәһәретдинов, С. Бат- тал, М. Садри, Г. Әмири кебек татар һәм башкорт язучылары күптән инде әдәбиятта үз урыннарын алдылар. Шагыйрь әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә һәрчак зур таләпчәнлек белән якын килде, каләмдәш дусларының иҗатына карата һәрчак искиткеч игътибарлы булды. Үзенең күп кенә мәкаләләрендә М Җәлил яшь буынга әдәби-эстетик тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәреп чыга. Бу эшне ул культура революциясенең гомуми бурычлары белән бәйләп карый. Аның фикеренчә, эстетик тәрбия төп максатка — коммунистик тәрбия бирүгә, яңа җәмгыять кешесе формалашуга хезмәт итәргә тиеш. Бу фикер аның «Совет балалар әдәбиятына иң нык игътибар», «Дулкыннар», «Күршеләр», «Яшь театрның үсү юлы», «Сүз башы урынында» дигән мәкаләләрендә ачык чагыла. М. Җәлилнең күләме ягыннан зур булмаган мәкаләләрендә дә тирән фикерләр әйтелә. Бу яктан бигрәк тә «Сүз башы урынында» дигән мәкаләсе аерылып тора. Балалар өчен язылган җырларның эстетик үзенчәлегенә тукталып, ул кызыклы күзәтүләр ясый, җырларны ничек өйрәнү хакында методик күрсәтмәләр бирә: «Без бу беренче җыентыгыбызны эшләгән вакытта башлап мәктәпкә кадәр һәм мәктәпнең беренче группаларында укучы балаларны күздә тоттык. Шуның өчен безнең бу беренче җырларыбызның тематикасы шул балаларга якын булган табигатьтән, кошлар һәм хайваннар тормышыннан алынды». (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. III том. 204 бит.) М. Җәлил яшьтән үк социализм төзү өчен барган көрәш эчендә кайный. Ул туган авылы Мостафада пионер хәрәкәтен оештыручыларның берсе була, соңрак комсомол эшләрендә актив катнаша. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире, «Октябрь баласы» журналының редакторы булып эшли. «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге белән җитәкчелек итә. Шундый бай хезмәт юлы аңа әдәбият-сәнгать әсәрләрен тормыш белән бәйләп карарга зур мөмкинлекләр тудыра. Муса Җәлилнең әдәби тәнкыйть хезмәтләре арасында татар халкының музыка, опера, балет, театр сәнгатен үстерүгә багышланган мәкаләләре аеруча игътибарга лаек. Аның «Татар совет музыкасы һәм композитор Ключарев», «Яшь театрның эш үрнәкләре». «Атаклы гармонь остасының юбилее», «Дулкыннар», «Яшь театрның үсү юлы», «Татар опера театры», «Драматургиябез алдындагы бурычлар», «Шүрәле» балетына язылган либретто турында», «Алтынчәч» һәм «Илдар» опералары турында» дигән тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре театр сәнгатенә багышланган әсәрләрнең алтын фондына керде. «Татар совет музыкасы һәм композитор Ключарев» исемле мәкаләсендә шагыйрь татар халкының музыка сәнгатенә тирән анализ ясый. Шагыйрь анда Октябрь революциясенә кадәрге музыкабызның артта калу сәбәпләрен ачыклый. М. Җәлил ислам диненең татар музыкаль культурасын үстерүдә киртә булып торуы турында яза, татар сәнгатенә, ислам диненең тискәре йогынтысы белән бергә, музыкаль культура үсешен тоткарлаучы төп киртәне әдип, иң беренче чиратта, тормышның социаль чыганакларында — патша хөкүмәтенең рус булмаган милләтләргә дошманнарча политика үткәрүендә күрә, «буржуазиянең классик мәнфәгатьләре сәнгатьнең үсүенә туры килмәвен» билгеләп үтә. Мәкаләдә Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев. Латыйф Хәмиди, Нәҗип Җиһановлар иҗатына югары бәя бирелә. Шагыйрь татар музыкасының төп сыйфатларын ачыклый. Татар музыкаль сәнгатенең актуаль һәм әһәмиятле мәсьәләләрен күтәреп чыга, композиторларның мең еллар буена яшәп килгән халык җырлары традициясен уңышлы дәвам итүенә туктала. 1934 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студия се оештырыла. Ләкин аның эше беренче көннән үк җайга салынмый. Бу хәл, әлбәттә, Җәлилне борчымый калмый, һәм ул, әдәби бүлек җитәкчесе буларак, Татар опера театрының киләчәге өчен көрәшкә кушыла. 1939 елда «Татар опера театры» исемле мәкалә язып, ул студия эшендәге кимчелекләргә туктала, укучыларны булачак артистларның ничек укулары белән таныштыра. Опера сәнгатенә караган бер генә мөһим мәсьәлә дә М. Җәлил игътибарыннан читтә калмый. Шагыйрь Татар опера студиясенең төп бурычын югары квалификацияле артистлар әзерләүдә күрә, студиянең җырчылары бөтен дөнья һәм рус музыкаль культурасының алдынгы тәҗрибәсенә таянырга тиешлеген билгеләп үтә. Күп кенә кыенлыкларга да карамастан. студиянең эше уңышлы тәмамлана Җәлил бу фактны татар опера сәнгатендә зур әһәмияткә ия булган «тарихи баскычка» тиңли: «Бер яктан, җырчылар, үзләре беркетелгән педагогларның ярдәме белән, классларда тавышларын кую, җыр техникасын үзләштерү, музыка теориясен өйрәнү юлында эшләсәләр, икенче яктан, оригиналь һәм тәрҗемә опера материаллары өстендә, опера партияләрен үзләштерү, булачак опера театрының репертуарын хәзерләү һәм актерлык мастерлыгына ия булу буенча эш альт бардылар . Шулай итеп, Татар опера студиясе уку белән производство эшенең, теория белән иҗат эшенең ныклы бәйләнеше нигезенә корылды. Ул бер үк вакытта яшь кадрларга белемнәрен арттыру өчен мәктәп хезмәтен дә үтәде. Ьәм беренче Татар опера театрының төзелүенә хәзерлек баскычы да булып торды (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. III том. 250 бит.) Татар опера театрының үсү. формалашу юлын М. Җәлил интернациональ процесс дип атый һәм театрның үсүендә аның җитәкчесе С. Бергольц һәм дирижер Пазовскийларның ролен аеруча билгеләп үтә. Мәкалә М. Җәлилнең дөнья сәнгате казанышларын тирән үзләштергән зур эрудицияле әдип булуын күрсәтә. Хәер, моңа әллә ни гаҗәпләнергә дә кирәкми. М. Җәлилнең шагыйрь һәм җәмгыять эшлеклесе булып формалашуында, халкыбызның эстетик культурасы белән беррәттән, рус һәм бөтен дөнья эстетжк культурасының да роле бик зур. Ул Пушкин, Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Луначарский. Г. Тукай, М. Гафури әсәрләрен зур дикъкать белән өйрәнгән. Җәлил әдәби осталыкка күренекле язучылардан өйрәнүне максат итеп куйган, бигрәк тә Владимир Маяковский һәм Һади Такташ әсәрләрен тирән үзләштергән. Шагыйрьнең Татарстан язучылар союзында 1940 елда уздырылган җыелышта ясаган чыгышы әнә шул хакта сөйли: «Без В. Маяковский һәм Һ. Такташ кебек чорыбызның зур шагыйрьләрен бик яратабыз. Ләкин алардан үз чорыбызның рупоры булырга ныклап өйрәнмибез. Маяковский көннең җылы, актуаль лозунгларын поэзияләштергән чын сугышчан партиячел поэзияне тудырды. Ул үзенең үткен, сугышчан поэзиясе белән массаны партия лозунгларын үтәүгә туплады. Бездә менә бу тармак күп артта калды. Бу өлкәдә Н. Баян, Ә. Исхак, Ш. Маннур кебек шагыйрьләр уңышлы гына эш күрсәтсәләр дә. күп шагыйрьләребез читтә торалар. Политик темадагы лирик шигырьләребездә Мая- ковскийга хас көчле образлылык, югары художество сыйфаты, оригинальлек һәм үткенлек җитешми». (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. III том. 366 бит.) Шагыйрь А. Барбюс, Э. Потье, Р. Роллан, М. Лермонтов, В. Маяковский иҗатларына очраклы рәвештә генә мөрәҗәгать итми. Чын мәгънәсендә интернационалист буларак, М. Җәлил әдәбиятларның тыгыз бәйләнеше өчен көрәшә, төрле халыкларның яңа әдәби алымнары аларны баетуы турында яза: «Поэзиядә яңа художество алымының — ягъни халык җыры һәм эпосы стилен үзләштереп, халык иҗатындагы образлылык системасыннан, форма, сурәтләү чаралары байлыгыннан файдаланып, әсәр тудыру үрнәгенең урын алганын күрәбез... Безгә бу тип әсәрнең классик үрнәге булган «Русьта кем өчен тормыш яхшы» (Некрасов) поэмасы бар һәм мин шул юнәлештә иҗат эзләнүләрен үстерү уңай нәтиҗәләр бирер, дип уйлыйм». (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. Ш том. 351 бит.) Тагын шундый факт та бик кызыклы. «Коммунист» газетасының 1933 елгы 18 март санында М. Җәлил «Интео- национал»ның татарча тәрҗемәсенә тирән анализ ясый. Шагыйрь «Интерна- ционалжы ирекле тәрҗемә итүне тәнкыйтьләп, аны татарчага төгәл тәрҗемә итү кирәклегенә, ул әсәрнең татар пролетариатын интернациональ тәрбияләүдә роле зур булуга туктала. М. Җәлилнең әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә караган мәкаләләренең стиле дә бик үзенчәлекле. Алар укучыны җәлеп итәрлек җиңел тел белән язылганнар. Үз фикерен ачык итеп аңлатып бирү өчен, шагыйрь үткен фразеологик алынмаларга, мәкальләргә һәм халык әйтемнәренә мөрәҗәгать итә. Фрайцуз язучысы Анри Барбюс турында язамы, В. Маяковский яки Э. Потье иҗатын тикшерәме, ул, беренче чиратта, алар иҗатының төп үзенчәлеген ачып бирергә омтыла: «Бөтен дөнья пролетариатының сугышчан көрәш гимны булган «Интернационал »- ның авторы — Эжен Потьеның иҗаты Франция һәм бөтен дөнья пролетариатының революцион көрәше белән тыгыз бәйләнгән. Ул 1848 елгы революцион пролетариат белән бер сафта булып, эшчеләрне килешүсез көрәшкә чакырган шигырьләрен язды. Бу шигырьләр тирән революцион содержание белән сугарылганнар һәм аерым бер үткенлек, дәрт һәм ялкын белән капитализм дөньясының черек нигезен ачып күрсәттеләр. Бу шигырьләр, һәрбер эшчегә аңлашырга җиңел, простой булу белән бергә, һәрбер көрәш кешесен дулкынландырырлык көчле ялкынлы һәм нәфисләр. Ул шигырьләр революцион сыйныфның бөтен хәрәкәте, тормышы һәм көрәше белән сугарылганнар». (Муса Җәлил, Сайланма әсәрләр. III том. 130 бит.) Муса Җәлилнең тәнкыйть материаллары бүген дә актуаль һәм әһәмиятле, алар әдәбият теориясенә кагылышлы мәсьәләләрне ачыклауда ярдәм итәләр. Чөнки шагыйрь тәнкыйть мәкаләләрен бер татар әдәбиятын гына түгел, ә бөтен совет әдәбиятының киләчәген күз алдында тотып язган һәм шул югары таләпләрдән чыгып. милли язучылар алдында зур бурычлар куйган Мәсәлән, М. Җәлил «Ударниклар» журналының 1931 елгы 5—6 саннарында басылган «Ике шагыйрь турында» дигән мәкаләсендә Ьади Такташ иҗатына уңай бәя биреп, шагыйрьнең кайбер әсәрләрен принципиаль рәвештә тәнкыйтьли. Такташ иҗатындагы җитешсезлекләрне ул аның кайбер шигырьләрендә идея һәм теоретик юнәлешләрнең даими булмавында, әдәби форма мәсьәләләренә җиңелрәк каравында, әдәби фронтта барган көрәшне бәяләп җиткермәвендә күрә Муса Җәлилнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге мирасы бүген дә зур әһәмияткә ия. Сугыштан соңгы елларда әдәбият мәйданына баскан шагыйрьләр бүген әдипнең эстетик карашларын өйрәнәләр. Алар. Муса Җәлил кебек үк, халык шигъриятенә, бүгенге чор кешесенең аңына мөрәҗәгать итәләр, космик эраның үзенчәлеген ачып бирергә омтылалар. Бүгенге чор шагыйрьләре Муса Җәлилнең әдәби-эстетик принципларына таянып, аларны дәвам итеп, әдәби тәнкыйть буенча да актив эшләп киләләр, татар шигърияте турында эчтәлекле мәкаләләр белән чыгыш ясыйлар. Мәдәниятебез тарихында Муса Җәлилнең иҗаты зур урын алып тора. Совет әдәбиятына дан китергән шигырьләр иҗат итү, балалар өчен кызыклы пьесалар язу, опера һәм театр сәнгатен үстерүдә зур эш башкару, татар совет язучыларының яңа буыны формалашуы өчен көрәш алып бару — бөек әдипнең татар эстетик культурасына керткән өлеше турында кыскача шулай әйтеп була.