Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТ СУКМАГЫ

Таң суы Ун ел инде таң күргән юк, Әйдә, бер күрик әле, Чыклардан чирканчык алып, Урманда йөрик әле. Йөрәкнең жу иткәне юк, Юк шашынып типкәне — Күңелемдә гыйшык дигән Чишмә әллә кипкәнме? Таңны күргәч, дулкынланмый, Чылтырамый калмас ул. Ыргып чыгар, бөркеп чыгар, Җырлап чыгар изге су, Ырымлы су, дәвалы су... Тоям, сау бит чишмәсе. Иңнәреңә чәчрәтермен — Изүеңне чишәрсең... Сиңа — рәхәт... Мин аңладым — Миннән нәрсәдер үткән. Иртәләр генә калган ич, Ә таңнар инде беткән. Килешми, ярамый Диңгезгә дулкынсыз килешми дә, ярамый да — күлгә охшап кала. Чүлгә эссесез килешми дә, ярамый да — Даны-шаны югала. Урманга җилсез килешми дә, ярамый да — Сурәт кыяфәтен ала... Кешегә мәхәббәтсез килешми дә, ярамый да — Кайгыдан да, шатлыктан да уала. Язгы бөреләр күңелгә Китә дә тиеп-тиеп, Сорамагач та әйтәбез: Яратам сине, диеп. Сары яфраклар күңелгә Китә дә тиеп-тиеп, Сорагач та әйтмибез без: Яратмыйм сине, диеп. Кар рәсем Шыгырдап, шыгырдап. Кар керде шигырьгә. Сызылып, сызылып, Юл китте сузылып... Без бу юлда синең белән икәү генә. Тик бу ак юл кая илтә икән менә? Нигә соң син дәшмисең, әйт, нигә, нигә? — Без бу юлда синең белән икәү генә. Йөгереп китсәк менә шушы ак юл буйлап, Каршы алыр кебек безне безнең туйлар. Ап-ак өйгә ап-ак баскыч өйдерермен, Ак парчадан ап-ак күлмәк кидерермен. Нигә соң син дәшмисең, әйт, нигә, нигә? — Без бу юлда синең белән икәү генә?.. Кар рәсем, кар хыял Эреде, таралды. Каралды ап-ак юл, Каралды, каралды. Озаклады Читтең инде, Күзләремнән күптән киттең инде. Кычкырып әйткән сүзләремнән Киттең инде. Йөрәгемне эчтән бикле, тыштан бикле, Мәңге бикле буш бер зиндан иттең инде. Кем коткарыр, Синнән көчле кем табылыр, Кем соң ватар йөрәгемнең йозакларын? Үтә көннәр йозакларга тутык өстәп... Озаклады коткаручым, Озаклады. Егет диңгездән йөгереп чыкты. Ай яктысы чәченнән тама. Караңгыда кыз тавышы: Кочагың юеш — Кочаклама. Караңгыда кыз тавышы: Кочагың салкын — Кочаклама... Шулай диеп бер-берсенә Кеше ничек әйтә ала?1 Кара, нинди шыксыз сүзләр: Кочагың салкын — Кочаклама... Зәңгәр чатыр «Укып кара әле, Зинһар, укып кара! Булмаганга башка чара, калмаганга тәкать Язган җырларым бу фәкать. Син үзең дә, шагыйрь, мөгаен, Мәхәббәткә сабышкач кына Шигырьгә ябышкансыңдыр... Болай булды бу: Командировкада кинода Табыштык та таныштык үзе бәлән. Унынчыда гына укый иде әле. Имтиханнары алдыннан Толымбай урманнарыннан Җыеп кайттык ап-ак сирень. Биш таҗлысын эзли-эзли ул сөйләде: Унынчы А классыннан Аңа бер егет гашыйк икән. Багышлап шигырьләр яза икән. Ә ул аны малайсына... Әйтәм бит: гашыйк булдымы кеше — Күккә аша башлый, Чүп кенә сүзе дә Шигырь булып таша башлый. Мине армиягә алдылар, Шул көзне ул Казанда техникумга керде. Ике ел ике арада хат йөрде. Шушы җырлар менә дәфтәремнән чыгып качып Аңа таба очты, аңа таба йөгерде. Ни генә юк җырларымда минем! Бу җырларда минем тилелегем, Бу җырларда күпме хыялый сурәт, Хыялый урман, хыялый күл, Хыялый төн уртасында зәңгәр чатыр, Кайчакларда хәтта сабый тавышы... Армиядән туп-туры мин Казанга кайттым, Иске өйләр арасыннан фатирын эзләп таптым, Ишек кактым. Ярым караңгыда бер ханым ишек ачты һәм, мине танып, чаршау эченә качты. Ә чаршауда йөкле шәүлә калды. Кермә диде ул, Күрмә диде ул сыктап... Менә ничә ел узгач, Җырларымны укып карадым. Ихлас күңелдән язганмын бит, Ихлас күңелдән бу җырларым кәгазьгә түгелгән. Кайдалыгын белмим. Казанда юк. Эзлисе дә килә. Табасым да килми. Үзем түгел, бәлки җырым эзләп табар. Бәхетсездер кебек, Менә күзләренә кара». Егет миңа рәсем сузды. Әйе, әйе. Ул — шул, Кайчандыр мине хисләр давылына ташлап киткән, Ташлап китеп мине шагыйрь иткән Беренче мәхәббәтем. Башка кеше күңелендә ул тудырган хисләр Менә шигырь булып өелеп ята минем алдымда. Минем алдымда Минем беренче мәхәббәтем хакында Саф күңелдән язылган Ят шигырьләр...