Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАНАТЛАНЫР ЧАК»НЫҢ ЯҢА ВАРИАНТЫ

Онытылмас еллар» трилогиясенең кайбер бүлекләре мат- 7 7 бугатта утызынчы елларның урталарында ук күренә башлаган иде. Әсәрнең «Канатланыр чак» дип аталган соңгы кисәге 1966 елда «Казан утлары» журналында дөнья күрде. Озакламый яраткан язучыбыз үзе дә безнең арадан китеп барды. Без инде, табигый, трилогия шушы журнал варианты белән төгәлләнгәндер дип уйлап йөри идек. Һәм менә 1973 елда Татарстан китап нәшриятында «Канатланыр чак»ның китап варианты басылып чыкты. Әсәрнең ахырына «1965—1969 еллар» дип куелган. Димәк, кулъязмасын журнал редакциясенә илтеп бирү белән, автор аны кабат эшкәртергә, аның яңа вариантын язарга утырган икән. «Канатланыр чак»ның китап вариантын кулга алабыз. Үзгәреш кайсы өлкәләргә кагылган соң? Иң әүвәл әсәрнең хикәяләү рәвеше, стиле, формасы үзгәргән. Журнал вариантында автор вакыйгаларның иң ахырына килеп төшә дә аңа хәтле булган хәлләрне Хәлимнең искә төшерүе рәвешендә генә хикәяләп уза иде. Бу форма әсәрнең стиленә эскизлык элементлары кертеп җибәрә, автор телиме-юкмы хәл-вакыйгаларның иң мөһимнәрен, истә калырдайларын һәм кабат хәтердә тергезүгә лаеклыларын гына хәбәр итәргә тиеш була иде. Китап вариантында И. Гази искә төшерү формасын бөтенләй диярлек кирәксенмәгән, аңа бик аз гына урын биреп, хикәяләүне нигездә вакыт эз- леклегенә, хронология тәртибенә корган. Ягъни трилогиянең беренче, икенче китапларында язучыга бик әйбәт хезмәт иткән хикәяләү стиленә кабат әйләнеп кайткан. Һәм. шулай итеп, бу җәһәттән бөтен трилогиягә стиль бөтенлеге, форма бердәмлеге биргән. Композицион үзгәреш шактый мөһим һәм кызыклы эстетик нәтиҗәләргә китергән. Иң әүвәл вакыйгалар агышы үзенең табигый үзәненә төшкән, кысан кабыктан, кыршаудан арынгандай, иркен сулыш белән ага башлаган. Икенчедән әсәрдә сурәтләнгән тормыш киңәйгән, андагы вакыйгаларның колачы зурайган, повестька яңа буяулар, яңа төсләр өстәлгән. Шулай икәнлеген китап вариантының күләме дә раслап тора. Журнал варианты 7—8 табактан артмый иде. Китапта ул 14 табакка җиткән, ягъни бермә-бер чамасы арткан дигән сүз. Нәтиҗәдә аерым кисәкләр арасындагы элеккеге аерма беткән. Күләме ягыннан ул «Онытылмас ел- лар»ның алдагы өлешләренә якынлашкан. Кыскасы, трилогия чын мәгънәсендә композицион төзеклек, төгәлләнгән төс алган. Шунысы игътибарга лаек, күләмнең зураюы сюжет сызыкларын арттыру хисабына эшләнмәгән. Киресенчә, беренче, икенче кисәкләр белән чагыштырганда. «Канатланыр чак»та сюжет тармаклары нык кына тарая төшә. Яңа геройлардан бирегә Акчернов белән Айдаров (Броневик) килеп керә. Болар- ның һәр икесе институтка гражданнар сугышы кырларыннан килгән кешеләр. Китап вариантында болардан тыш, тагын материаль яктан үтә кысынкылыкта яшәп укыган, тик әрсезлеге белән генә җан саклап бара алган, алай да тормышның бормалы юлларына О кереп чыгарга мәҗбүр булган студент Осипов образы өстәлә. Ләкин аларның берсе дә сюжетны тармакландыруга хезмәт итми, әсәргә яңа сызыклар алып килми. Чөнки алар студент Хәлимгә бәйле рәвештә генә тасвирланалар. Аның каравы, Хәлим өченче китапта бөтен сюжетка берүзе диярлек хуҗа булып ала. Биредә инде ул, балалык һәм үсмер чак дәверен үтеп, җиткән егет чорына килеп керә. Хәзер Хәлим, өлкә комитеты вәкиле буларак, вакыйгаларның. колхозлаштыру хәрәкәтенең каршылыклы, чәбәләнгән чоңгыллары арасында, кешеләрнең хисләре, өметләре, шикләре уртасында кала, шушы вакыйга-хисләргә билгеле бер юнәлеш бирә яки, киресенчә, иҗтимагый конфликтлар, ситуацияләр үзләре аның язмышын көтелмәгән якка борып җибәрәләр. Трилогиянең баштагы кисәкләреннән аермалы буларак, биредә барлык күренешләр дә диярлек Хәлим карашы аркылы үткәреп яктыртыла. Автор гәрчә Хәлимнең искә төшерүләре формасындагы хикәяләүдән котылса да, хәл-вакыйгаларны Хәлим уйлары, Хәлим бәяләре яктылыгында күрсәтү үзенчәлегеннән арынып җитмәгән һәм арынуны кирәксенмәгән дә. Герой карашы аркылы сурәтләү күренешләрне бер үзәккә җыярга, цемент- лаштырырга, аларга билгеле бер психологик төсмер бирергә ярдәм иткән. Ил эчендәге социаль үзгәрешләрне, дөнья күләмендәге мәсьәләләрне Хәлим турыдан-туры үзенә кагыла торган мәсьәләләр кебек кабул итә, революция язмышы аның шәхси язмышына барып тоташа. Кыскасы, чорның кайнар сулышы, каршылыклары Хәлим күңеле аша үтә. Авылларда хуҗалыкны күмәкләштерү мәсьәләләре белән йөргән чакта аңа чорның, крестьян психологиясенең бик күп гыйбрәтле каршылыклары белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Шундыйлардан мәсәлән, Аю Көйдергән авылында ярсудан күзләре акайган халыкның Хәлим белән Ярхәмиевне алагаем кыйнап ташлаулары, мыскыллап чанага җигеп йөртүләре укучыга журнал варианты буенча да таныш иде. Яңа басмада мондый каршылыкларга, колхозлашу хәрәкәтендәге кыенлыкларга тагын җитәкчелектәге кайбер тар карашлы кешеләрнең яраксыз эш методлары, башбаштаклыклары өстәлә. Мәсәлән, Волком бюросы члены прокурор Ташмөхәммәтов ярлы егет белән кулак кызына өйләнешергә фатиха биргән өчен, партия өлкә комитеты вәкиле Хәлимне кулга алырга санкция бирә. Мондый законсыз карар Хәлим күңелендә капма-каршы уйлар кузгата. Буйсыныргамы, юкмы? Ихтыярның кайсыдыр күзәнәкләре буйсыну аңлашу ягын куәтли. «Күңелнең икенче почмагында капмакаршы фикер талпына иде: һич буйсынырга ярамый! Ул самодурның сине кулга алырга бертөрле хакы юк! Хәлим кесәсеннән обком биргән мандатны чыгарып, тегеләргә күрсәтте: — Укыгыз, мин теләгән кешемне төрмәдән чыгарта алам, бик теләсәм утырта да алам* '. Геройларның рухи дөньясында иҗтимагый мотивлар, социаль проблемалар зур урын ала. Аратирә хәтта әдәби персонажның политик вакыйгалар рупоры булып калу куркынычы да туып киткәли. Әмма зур художник Ибраһим Газиның абстракт күренешләргә конкрет сурәт бирү осталыгы сәнгать закончалыкларыннан читкә чыгып китәргә юл куймый. Китап битләрендә мәхәббәт хисләрен җанлы картиналарда сурәтләргә күп урын бирелгән. Интим мөнәсәбәтләр беренче тапкыр трилогиянең икенче китабында күренә башлаган иде. Биредә үсмерләрнең тәүге саф хисләре тагын да зуррак урын ала. «Канатланыр чак»ның журнал вариантында Кафия күбрәк футуристлар тирәсендә йөрүче бер кыз булып хәтердә кала иде. Китап вариантында автор аның кылануларын гына күрсәтеп калмый, романтик омтылыш белән яшәвен дә тулы чагылдыра. Кыскасы, әсәр дәвамында баш герой Хәлим аны төрлечә күрә, төрлечә таный. Биредә инде Кафия Хәлим тормышыннан тиз генә төшеп калмый. Әле Хәлим Галимәне яратып йөри башлаганнан соң да, Кафия егеткә бик якын, бик кадерле кеше булып кала. Мондый мөнәсәбәт әсәргә шактый киеренке, психологик конфликтлы яңа картиналар китереп кертә. Хәлимнең 1 Ибраһим Гази. Канатланыр чак Повесть, һәм хнкиялор Татарстан китап н^шрмяты. 1973. 316—217 битлир. 177 аягы авыртып яткан чакта тулай торакта өч кеше — Хәлим, Галимә. Кафия очраша. Өчесендә өч тойгы. Һәрберсе үзенекен уйлый, үзенекен кичерә. Әмма һәркайсыныкы каршылыклы. • Хәлим ике ут арасында... Кызларны таныштырырга да кирәк, кем дип таныштырырга да белми. Таныштыру вакыты инде үтеп тә китте. Икесе белән берьюлы ничек сөйләшергә? Нәрсә турында сөйләшергә? Хәлим сүз катып карый, тегеләр дәшмиләр... Дәшми генә бер-берсен карашалар, астыртын күзәтәләр... Галимә үзен Кафия белән чагыштырып өлгерде һәм «мин яшьрәк, матуррак» дигән фикергә килде. Кафия күрсәткән урындыкка юри утырмыйча туптуры Хәлим янына узды һәм авыруның караватына барып утырды. Кафияне бөтен тәне белән сизеп торса да, юкка санаган сыман, демонстратив рәвештә аны игътибардан төшереп, Хәлим белән генә сөйләшә башлады. Егет күреп тора: Кафия үзен көчләп. игътибарсыз булырга тырыша, тумбочкадан алган высшая математика китабын укыган булып утыра, ә үзе дүрт колак белән боларны тыңлый иде»... (161 бит). Күренә ки, автор әсәрнең китап вариантында яңа психологик ситуацияләр иҗат итүгә дә ныклы игътибар биргән. Һәм алар Ибраһим Газиның рухи дөньяны катлаулыгында, каршылыгында аңлауда сизгер психолог булуын исбатлыйлар. Тагын шунысы да бар: психологик бәрелешләр барышында ул яраткан геройларның берсен дә ямьсез итеп чыгармый, өчесе дә укучыга якын булып кала. Әдип безне кичерешләрнең эчке көче, тойгы-хисләрнең яшендәй ялтырап алуы, күңелдәге процессларның төрле позициядән торып яктыртылуы белән, кыскасы, психологик картинаның мастерларча сурәтләнүе белән җәлеп итә. Журнал вариантында Кафия образына бөтенлек, эзлеклелек, буяулар тигезлеге җитеп бетми иде. Икенче китапта ул үзенең чибәрлегеннән, битенең алсулыгыннан уңайсызланып йөрүче беркатлы сөйкемле кыз итеп бирелә. Казанда исә, бигрәк тә баштагы мәлдә, Хәлимгә бөтенләй башка төстә, «футуристик» кыяфәттә, тойгы-кичерешләр- дән мәхрүм калган кыланчык бер кыз кебегрәк күренә. Тора-бара ул иске эзгә төшә төшүен, әмма бу хакта автор үтеп барышлый гына әйтеп китә иде. Укучы күңелендә исә, барыннан да бигрәк, әлеге футуристик шыксызлык кына утырып кала, герой бездән шактый ерагая төшә иде. Китап вариантында автор бу кимчелекне, эзлексез- лекне бетерүгә күп көч салган. Кафиянең кешелек сыйфатларын, аның той- гы-хисләрен тасвирлауга күп урын биргән. Яңа вариантта Кафиянең тынгысыз омтылыш белән яшәвенә, хәтәр бәрелешләргә атлыгып торуына, күңеленең бар ярсуын кайнап торган көрәшләр өлкәсенә күчерергә тырышуына, кыскасы. романтик характерына кат-кат басым ясала. Кафиянең батырлыгы һәм һәлакәте очраклы хәл төсен алмый, бәлки романтик натуралы кызның табигый дәвамы буларак бирелә. «Канатланыр чак»ны үзгәртеп эшләү нәтиҗәсендә. барыннан да бигрәк, Кафия образы яктыра төшкән, яңа төсләр белән балкыган. Шуның белән бергә. Хәлим —Кафия мөнәсәбәтләрен сурәтләүне аклау өчен, автор Галимә образын бераз күләгәгә- рәк авыштыруны кирәк тапкан. Журнал вариантында ул тик бер генә яктан — гаҗәп матур, соклангыч чибәр булуы белән генә хәтердә кала иде. Китапта исә язучы аның беркадәр тәртәгә тибеп алуларын да өстәгән. Ләкин бу шулай да психологик һәм художество җәһәтеннән акланып җитмәгән. Әгәр китап вариантындагы аерым югалтулар турында сүз чыга икән, башлыча менә шушы моментны күрсәтергә мөмкин булыр иде. Җыеп кына әйткәндә. «Канатланыр чак» китабын без яңа әсәр укыгандай кызыксынып, мавыгып укыйбыз. Бу китапта. «Канатланыр чак» белән бергә үк. И. Газиның иң соңгы әсәрләреннән берсе — «Малайлыкта кунакта» исемле автобиографик повесте урнаштырылган, Биредә озын гомер юлы кичергән, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән кешенең, акыл иясенең сабый чак хатирәләре тасвирлана, күңелдә ләззәтле истәлекләр тергезелә, йончу елларда ятимлектә үткән көннәрнең ачы газаплары турында күркәм сабырлык, юмор белән сөйләнә. Автобиографик повестьның икенче яктан да зур әһәмияте бар. Бу әсәр иҗат юлын йомгаклап барган чорда язылган. Игътибар белән укыган кеше «Малайлыкта кунакта» повесте белән «Онытылмас еллар» трилогиясе арасындагы тыгыз бәйләнешне күрми калмас, дип уйлыйм. Автор болай ди: «Кайда минем иптәшләрем? Хәбир? Касыйм? Шакир? (Синең кушаматың Челән Шакир иде бит, син буйга бик озын идең)» (264 бит.) Бу юллардан трилогиядәге Берьярым Миңнулла прототибын тануы читен түгел. Икенче бер урында түбәндәгечә яза: «Карамал юлларын бик яхшы беләм. Шушы юллар бит инде минем әтине шахталарга алып киткән, алып кайткан. Шушы юллар минем әнине алып китте дә кайтарып куймады. Шушы юллар үземне дә алып китеп балалар йортына илтеп бирде...» (Шунда ук.) Автобиографик повестьтан күренүенчә, «Онытылмас еллар»ның нигезенә язучының үз башыннан кичкән хәлләр, революция чорына туры килгән индивидуаль һәм шул ук вакытта күпләр ечен типик булган язмыш, замандашларының эшгамәлләре салынган. Шулай итеп, «Малайлыкта кунакта» повесте, биографик моментларны яктырту белән бергә, укучыларны язучының иҗат лабораториясенә дә алып керә. Ләкин «Малайлыкта кунакта»ны «Онытылмас еллар»ның кыскартылган конспекты дип кенә карарга да ярамый. Уртак яклар белән беррәттән, без монда «Онытылмас еллар»да бөтенләй телгә алынмаган язмышлар күрәбез. Автобиографик повесть реаль җирлек белән иҗат фантазиясенең ни рәвешле үрелүен аңларга мөмкинлек бирә. Китапта, ниһаять, И. Газиның берничә хикәясе һәм әдәби парчалары урын алган. Алар нигездә соңгы елларда язылганнар. Тик «Берсе өйгә ташый, берсе өйдән ташый» хикәясе һәм нәсерләре генә илленче еллар азагына туры килә. Сан ягыннан әллә ни күп булма- салар да, характерлары белән хикәяләр бер-берсеннән нык аерылалар. Аларның берише гражданнар сугышы чоры героикасын, көрәш романтикасын гәүдәләндерә, икенчеләре драматик ва- кыйга-кичерешләрне чагылдыра. Драматизмны автор бер очракта иҗтимагый тормыштан алса, икенче мәлдә тормыш фәлсәфәсе өлкәсеннән ала. Хикәяләрнең өченче төре лирик хисләрне яктырта. Әдәби парчалар-нәсер- ләр һәммәсе дә лирик рухта язылганнар Ләкин шундый тематик төрлелеккә дә карамастан, аларның һәммәсе дә ныклы кул, талантлы каләм белән иҗат ителгән. Соңгы елларда И. Газиның хикәя өлкәсендәге таланты аеруча үсеп китте. Ул кечкенә генә мәйданда ачык характерлар тудыру осталы гына иреште. Бу китапта әле II. Газиның соңгы елларда иҗат иткән барлык хикәяләре дә кереп бетмәгән. Аларны тиз арада бастырып чыгару китап нәшриятының әһәмиятле бурычы булып кала. Кыскасы. «Канатланыр чак» олы әдипнең укучыларга калдырган бик кыйммәтле бүләге булып чыккан