Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

АВГУСТ. 1973 ЕЛ • Күптән түгел генә җәйге җылы кичләрнең берсендә безнең әдипләрнең А. А. Фадеев исемендәге Үзәк йорты үзенә күрә тезелеш штабына әверелде. Кече зал стеналарына төрле сызымнар, схемалар, графиклар эленгән иде, ә сәхнәдә — завод корпуслары һәм торак йортлар макетлары. Төзүчеләр, инженерлар, партия хезмәткәрләре башкала язучылары белән очрашуда КПССның XXIV съезды Директиваларын ничек гамәлгә ашырулары, Татарстан АССРда йөк автомобильләре заводлары комплексын төзүнең барышы турында сөйләделәр. Ватаныбыздагы гигант төзелешләрнең, планетабызныкы кебек үк, көчле магнит кырлары бар. Ул төзелешләр кешеләрнең тынычлыгын югалталар, аларны үзләренә тарталар. Бер язучы әйткәнчә. КамАЗ пространство һәм вакыт төшенчәсенә төзәтмә кертте, яшь йөрәкләрне буйсындырды. Һәм менә анда әдипләр бригадасын җибәрергә, алар белән бергә Чаллыга бүләк итеп китапханә җибәрергә хәл ителде». «Литературная газета*. Мәскәү. «Иорт төзү комбинатының СМУ-61 дән Рәис Сәлахов бригадасы членнары Чаллы шәһәрен төзүдә үзүзләрен аямый эшлиләр. Бригаданың девизы: «һәр көнне, һәр атнада, һәр айда задаииене арттырып үтәргә!» Кама буендагы каланың меңнәрчә төзүчеләре бу инициативаны күтәреп алдылар. Р. Сәлахов бригадасы һәр айда планны 162 процентка арттырып үти». «Советская Россия». Мәскәү. «Советская культура» газетасының КамАЗдагы эшче-хәбәрчеләр посты хәбәр итә: Чаллы шәһәрендә татар халкының традицион бәйрәме — сабан туе булды. Ул КамАЗ төзүче ударниклар парады белән ачылды. Ә аннары еракларга җәелгән болыннарда җыр яңгырады: «Камгэсэнергострой. автозавод, шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләре каршындагы үзешчән сәнгать коллективларының берләште релгән мең кешелек хоры совет композиторларының җырларын башкардылар. Сабан туенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Габдулла Тукай пре миясе лауреаты Әнвәр Бакировның КамАЗ төзүчеләргә бүләк иткән җыры беренче тапкыр башкарылды. Гадәттәгечә сабан туенда ат чабышлары, спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде, концертлар куелды. ...Ереваннан Чаллыга килгән рәссам Петрос Малаяп аталы-уллы шоферлар Трофимовлар, бригадир Николай Усов, бетончы Федор Прокофьев белән дуслашты. Аларның эшләре, ял итү шартлары белән танышты һәм портретларын ясады... «Узган елда ук КамАЗ төзү һәм монтаж оешмалары һәр көнне миллион сумлык күләмдә эш башкару темпына ирешкәннәр иде. Төзелешне материаль-техник тәэмин итү системасының уңышлы эшчәнлеген- нән башка бу темпка ирешү мөмкин булмас иде. КамАЗның тылы — үзенә уннарча тәэминат, транспорт оешмаларын, производство предприятиеләрен, инженерлык хезмәтләрен берләштергән бик зур хуҗалык ул. Соңгы елларда гына илебездәге бу гигант төзелешкә хезмәт күрсәтү өчен ике йөз километрдан артык тимер юл. йөзләрчә километр автомобиль юллары салынды, уннарча склад мәйданчыклары һәм биналары, пароходлар өчен причаллар, механизация һәм транспорт базалары, елга ике миллион кубометр продукция җитештерә алырлык бетон, эре панельле йортлар төзү, металл конструкция заводлары булдырылды. Асылда КамАЗда төзелеш нндустриясе һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча эре промышленность үзәге барлыкка килде». «Строительная газета*. Мәскәү