Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ГАЛИЯБАНУ» НИЧЕК ЯЗЫЛГАН.

К.азан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең шәхси архивы саклана. Анда әдипнең көндәлекләре, байтак әсәрләренең төп нөсхәләре бар. Китапханә хезмәткәрләре, университетның татар әдәбияты кафедрасы белән берлектә, бу кадерле мирасны тагын да тулыландыру уе белән яшиләр. Шушы максат белән язучы туып-үскән һәм яшәгән якларга махсус командировкалар оештырыла. Үткән җәй миңа Уфа, Сибай, Баймак шәһәрләрендә һәм М. Фәйзи китапханә мөдире булып эшләгән Юлык авылында булырга туры килде. Анда драматургны якыннан белүчеләр байтак икән әле. Берәүләре М. Фәйзи җитәкчелегендә авылда тәүге яшьләр түгәрәге оештыруда катнашкан, икенчеләре аның белән спектакльләр куйган, кичке уеннарга йөргән. Чәчләренә күптән кырау төшсә дә, аларның йөрәкләрендә М. Фәйзи калдырган ялкын бүген дә сүнмәгән. «Галиябану» әсәренең язылу тарихы белән кызыксынуымны белгәч, драматургның якын дуслары Әдһәм Чанышев, Мостафа Зәйнигабдинов, Гомәр Әбүбә- керов, Фәрхебану Әдһәмова һәм башкалар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә булдылар: истәлекләр белән уртаклаштылар, адреслар юлладылар. Гомумән, үзләренең яшьлек символы булган бу драманың тарихы аларда зур кызыксыну тудырды. * ‡‡‡‡ §§§§ Мәшһүр «Галиябану» әсәрен иҗат итәргә нинди вакыйгалар, нинди хәлләр сәбәп булган соң? Кайбер әдәбиятчылар әсәрнең язылу тарихын Татарстан белән генә бәйләү ягында торалар. Мәсәлән, әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин драматургның юбилее уңае белән язылган мәкаләсендә болай ди: «Мирхәйдәр Фәйзи 1914—19 еллар арасында авыл китапханәсендә эшли. 1916 елның җәендә Татарстанның Балтач районы • М. ГаЯнуллин. МирхаЯдар фаЯэи, «Совет •аввяагы» журналы, 1961 ел. II сан, 9о баг, («М ФаЯзн 1914—16 еллар арасында авыл ки- тапханасеидэ эшли» дип. макал» авторы хаталана. БУ ЭШКӘ М ФаЯэи 1919 елиыч кышында гына кереш»— М, М.I §§§§ Б, Камалов. М ФаЯэииен ижат лаборато- рнасеинан. «Совет адабиаты» журналы, 19>< ел, 12 сап, , — ди язучы үзенең көндәлекләрендә. Язучы исән чакта драма яңадан басылмаган. Ә инде соңгы елларда дөнья күргәннәре, зур булмаган үзгәрешләр белән, нигездә тәүге басма буенча алынганнар Әсәрнең «тәҗрибәләр белән үзгәртелгәне» әле булса табылганы юк. Язучының дусларында, аның белән аралашкан кешеләрдә һәм. гомумән, шул елларда сәхнәдә уйнаучыларда аның саклануы ихтимал. Язучының архивында калган тәүге вариантларның берсендә††††† ‡‡‡‡‡ §§§§§ барлыгы алты персонаж алынган. Төп героиня — Сәгадәтбану, аның сөйгән егете Вафа исеме белән аталган. Бу урында язучының көндәлегенә күз ташлау әһәмиятле: «1916 ел... Декабрьдә «Сәгадәтбану» ясемле биш пәрдәлек пьеса яздым. Баш каһарман Хәлил Юлык егете Вафа Әдһәмовның тибы аркылы сөзелеп чыкты. Пьесаның язылуына да Вафа сәбәп булды. Аның ямьле күренеше вакыйгага «тон» бирде...»’ Кем ул Вафа Әдһәмов? — Безнең Юлыкта элек гармунчылар күп иде, — дип сөйли язучының якын дусларыннан Вәкил ага Зәйни- габдинов (ул хәзер Сибай шәһәрендә яши). — Бик матур уйнаучылар бар иде. Тик аларның берсе дә Вафа кебек уйный алмады. Күңелләрнең иң нечкә кылларын кузгатырлык итеп, үзенчәлекле бер моң белән уйный иде ул тальянны. Матурлыкны, моңны һәм, гомумән, авылның самими тормышын үзенең «күңел кәгъбәсе» иткән романтик язучы бу тыйнак егетнең гармунда уйнавына беренче очрашуда ук чын-чын- нан гашыйк була. Алар 1915 елда, Вафа Орскидан никрут булып каралудан кайтып килгәндә, Җүнәйдә танышалар. Аның «матур көйләр уйнавы күңелемдә матур типлар, матур уйлар тудырды; гармунны матур уйнаучы матур халык егете белән дусланырга кызыгып калулар үз уңаенда иркенрәк урын алып кала алмаганнар...» 4—дип язып куйган М. Фәйзи көндәлегенә. Билгеле булуынча, бу очрашу эзсез калмый. Башта Вафа Әдһәмов персонаж буларак әсәргә керә. Аннан бу егеткә булган ихтирам 1919 елда драматургны Юлык авылына алып килә. Юлык Башкортстанның Баймак районында табигатьнең гүзәл урынына, Магаш һәм Төгән дигән кечкенә елгаларның кушылган җиренә урнашкан. Тирә-якта яшел урман белән капланган таулар. Авыл зур. Ул хәзер «Сакмар» колхозының бер бригадасы. Биредә сигезьеллык мәктәп, клуб, китапханә бар. Революциягә кадәр биредә ике мәчет булган. Авылның бай катламы нигездә сәүдәгәрләр булган. ††††† МирхәПаәр Фәйзи, Сайланяа әсәрләр. 1957, • Бу аариантның тулы буляаган ике генә ■ордэсе сакланган. • Мирхәйдәр Фәйзи. Сайланиа әсәрләр. 1957, ‡‡‡‡‡ том 392 бит, • Шунда ук, 385 бит, Алар утызга якын кибет, күн эшкәртү мастерскойлары тотканнар. Малайлар һәм кызлар мәктәбе ачылган. Даими рәвештә бул- маса да, китапханә эшләгән. Биредә үткәрелә торган ярминкәгә Урта Азиядән дә сәүдәгәрләр килгән. Шулай итеп, Юлык бу төбәктәге башка авылларга караганда культура ягыннан шактый алда торган. Яшьләрнең байтагы Орск, Оренбург мәдрәсәләрендә һәм хәтта рус мәктәпләрендә дә укыган. Драматург буларак даны Казанга кадәр барып җиткән М. Фәйзи ике ел ярым шушы авылда гади китапханәче булып эшли. Соңыннан Юлыкта үткәргән вакытын ул гомеренең иң якты чоры итеп искә ала. Биредә ул үзенә яңа дуслар таба. Билгеле, оста гармунчы Вафа Әдһәмов аның иң якын сердәшенә һәм киңәшчесенә әйләнә. — Ут белән дә, су белән дә аерырлык түгел, шул кадәр дуслар иде, — дип сөйли Вафаның сеңелесе Мәрьямбикә. — Бервакыт шулай, абый белән икесенә кытай ефәгеннән бер төсле күлмәк тектереп киделәр. Мирхәйдәрнең әнисе дә якын күрә иде абыйны. Бүләк итеп аңа ике чиккән сөлге җибәрде. Без аны бик озак сакладык. Вафа яшьли Рәмиевләрнең алтын приискаларында эшли башлый. Шахталар ерак булмаганга, байтак кеше килеп эшләгән анда Юлыктан. Егет башта алтын юган. Соңрак, тәҗрибә туплагач, аны руда разведкалауга куйганннар. Әмма шулай да Вафа авыл тормышын ташламаган. Яшьләр белән кичке уеннарга йөргән, туйлар, каз өмәләре аңардан башка үтмәгән. Ә инде никрутлар, каралырга киткәндә, еш кына Вафаны үзләре белән алганнар. Мондый вакытта гармунчы нинди көйләр уйнарга кирәклекне сорап тормаган. Вафа дип тә, Хәлил дип тә дәшкәннәр аңа. Ләкин егет моның белән беркайчан да масаймаган. Аның йомшак табигате, тыйнаклыгы һәркемдә ихтирам уяткан. Күпләр хәтта Вафаның Юлык кызы Хәдичәгә булган мәхәббәтен «Галиябану» драмасының сюжеты итеп карыйлар. Моңа нигез дә бар кебек. Чөнки Хәдичә дә гаиләдә бердәнбер кыз була. Төскә чибәр, эшкә уңган бу кызга күп егетләрнең күзе төшеп йөри. Хәдичәнең әтисе һәм агалары аның Вафага булган мәхәббәтен суындырырга тырышып караганнар. — Су сөлегедәй кызыбызны бер зимагурга бирер хәлебез юк әле, — дип, бай малаена димләгәннәр. Ләкин Хәдичә мәхәббәтенә турылыклы калган һәм Вафага ябышып чыккан. Яшьләр бик матур тормыш корганнар, балалар үстергәннәр. Аларның уллары һәм кызлары хәзер Баймак шәһәрендә Якын дусының мәхәббәт тарихын М. Фәйзи яхшы белгән. Шуңа күрә, драманың соңгы вариантларын эшләгәндә, аңардан файдаланмагандыр диюе кыен, әлбәттә. Шулай итеп, язучының Татарстанга сәяхәте «Галиябану» өчен жыр, уен бизәкләрен бирсә, аның туган ягындагы авылларда булган фаҗигале вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр әсәрнең үзәк сызыкларын билгеләгәнлеге ачыклана. М. Фәйзинең драма башындагы «Вакыйга Оренбург ягы авылларының берсендә» дигән искәрмәсе моны тагын бер кат раслый.