ФИКЕР ГАРМОНИЯСЕ
Моңарчы күп еллар буе әдәбият теориясенең эшләнмәгән булуыннан зарланып килдек. Бәхеткә каршы, соңгы елларда бу өлкәдә дә беркадәр җанлану сизелә башлады. Әдәбият тарихына һәм әдәбият теориясенә караган фәнни китаплар, төрле монографияләр елдан-ел күбрәк чыгып килә. Шундыйлардан иң элек Нил Юзиевның «Шигырь гармониясе (татар шигыре поэтикасы)» дигән китабын күрсәтергә кирәк. Ул 1972 елда Казан университеты нәшриятында басылып чыкты. Авторның бу хезмәте матбугат битләрендә һәр яктан уңай бәя алды. Мин. беренче чиратта, филология фәннәре докторы Г. Рамазановның һәм филология фәннәр кандидатлары М. Бакиров белән X. Мәхмүтовларның рецензияләрен күздә тотам'. Хезмәткә гомуми бәя бирү ягыннан рецензияләр берберләренә бик якын торалар. Аерма тик аларның гомуми яңгырашында гына. Г. Рамазанов рецензиясе эмоциональ пафос белән язылган булса, М. Бакиров фәнни анализга өстенлек бирә. X. Мәхмүтов рецензиясе исә Н. Юзиев хезмәтләрен Г. Тукай исемендәге премиягә тәкъдим итү уңае белән язылган. Шигырьдә ритм һәм рифма нинди вазифа башкара шагыйрьнең иҗат процессында ритм һәм рифма ничек туа, шигъри фикер белән ни рәвешле бәйләнешләргә керә — «Шигырь гармониясе» исемле хезмәтендә Н. Юзиев әнә шул сорауларга җавап бирергә омтыла. Күрәсез, галим алдында тор1 Г. Рамазанов Шигърият дөньясына свхэт «Социалистик Татарстан» газетасы 1972 ел. 30 ноябрь. М. Бакиров. Шигырь гармониясе. «Казан утлары» журналы. 1973 ел. 5 сан; X. Мәхмүтов. Шигырь теориясенә яңа өлеш «Социалистик Татарстан» газетасы. 1974 ел. 24 март ган бурычлар шактый катлаулы һәм четерекле. Автор аларны ничек үтәп чыккан соң? Ритм һәм рифма шигырьне шигырь иткән төп үзенчәлекләрдән санала. Аларны тәфсилләп өйрәнү өчен еллар буе күзәтүләр алып барырга, бик күп материал тупларга кирәк. Алай гьша да түгел, поэзияне тирәнтен аңламый торып, әлеге мәсьәләләрне ныклап өйрәнеп үк булмый. Биредә галим шагыйрьләргә хас шигъри сиземләүгә дә ия булырга тиеш. Китап «Шагыйрь — ритм иясе», «Шигырь гармониясе һәм рифма» дигән ике бүлектән тора. Беренче бүлектә сүз шигырьнең ритмикасы, поэзия әсәрләренең шигъри аһәңе, үлчәм-ритмның табигате һәм башка мәсьәләләр турында бара. Ул мәсьәләләрне тикшергәндә автор бай конкрет материалга таяна, традицион поэзия әсәрләренә дә, бүгенге шигырь-поэмаларга да еш мөрәҗәгать итә. Шигъри әсәрләргә хас үзенчәлекләр даими хәрәкәттә, диалектик үзгәрешләрдә тикшерелә. Галим шигырьнең тотрыклы хасиятләрен ачыклау белән генә чикләнми, поэзия өлкәсендәге төрле яңалыкларны да күзәтеп бара. «Иске кыса эчендә яңа хасиятләр», «Такташ шигыре» кебек бүлекчәләр нәкъ әнә шул хакта сөйли. Автор, кайбер галимнәр кебек, бүгенге поэзиядә барган эзләнүләрне инкарь итү юлына басмаган. «Шигырьдәге ике тенденция» исемле бүлекчәдә, мәсәлән, ул болай ди: «Шигырьдә ике тенденция яши: берсе аның — идеаль ритмик төгәллеккә, төзеклеккә омтылу, сүзләрне ритм-үлчәм таләбенә буйсынып төркемләү. Икенчесе— ритмның үзен сөйләмгә буйсындыру, шигырьгә сөйләмне «баш» итеп кую, сүзләрне сөйләм таләбенә ияреп М төркемләү» (92 бит) Беренче тенденция безнең поэзиядә күптән урнашкан. Шул УК вакытта, ди ул, икенче юл белән шигырь язу да яхшы гына нәтиҗәләр бирә... Китапның икенче бүлегендә сүз рифманың шигъри вазифалары, аваз ярашуындагы яңа өлгеләр, ак шигырь һәм 5ашка мәсьәләләр турында бара. Галимнең тирән анализга нигезләнгән фикерләре ышандыра. дәлилле яңгырый. Автор фикеренчә. поэзия үскән саен рифманың табигате дә үзгәрә, «шигырь тукымасында ул тагы да өлгеррәк, хәрәкәтчәнрәк рәвеш ала, аның күп функциялелеге тагы да ачыграк күренә» (220 бит). Н. Юзиевның «Хәзерге татар поэтикасы (поэзия теориясенә кереш)» исемле икенче китабы 1973 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Ул «Шигырь гармониясе»нең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Бу ике китап бер үк фәнни хезмәтнең, бер үк монографиянең аерым бүлекләрен тәшкил итәләр. «Шигырь гармониясе»ндә сүз поэтик әсәрнең шигъри тукымасы, эчке хасиятләре турында барган иде. «Хәзерге татар поэтикасы»нда күтәрелгән мәсьәләләр күп тапкыр киңрәк һәм катлаулырак. Биредә автор тикшерү чикләрен нык киңәйтә һәм шигъри әсәрнең бүгенге тормыш, күркәм традицияләр һәм чорның эстетик концепцияләре белән бәйләнешләрен күзәтә Анализ өчен алынган материал үзе үк шуны сорый. Чөнки шагыйрь үзе бүгенге тормыш белән никадәр нык бәйләнгән булса, аның әсәренә хас шигъри сыйфатлар да шул кадәр үк заманча, яңача була. Конкрет әсәрләрне тикшергәндә, Н. Юзиев эстетиканың әнә шул объектив закончалыгына таяна. Фәннең берәр өлкәсендә нинди дә булса яңа сүз әйтү өчен, иң элек бу өлкәдә моңа кадәр нәрсәләр эшләнгәнен ачыклау зарури. Әнә шул принципка тугрылы кл pi буларак, китапның керешендә автор поэтиканы өйрәнү тарихына туктала. Әдәбият теориясен өйрәнүнең төрле чорларына хас үзенчәлекләрне күзәтеп чыкканнан соң, галим поэтиканы тикшерүнең бүгенге хәлен һәм үзенең төп бурычларын ачыклый Китапның беренче бүлекләре әдәби иҗат процессын өйрәнүгә багышланган. Билгеле булганча, иҗат процессы уй-ният туудан башлана Уй-ниятнец тууы объектив һәм субъектив характердагы төрле сәбәпләргә бәйләнгән. Биредә шагыйрьнең шәхси тәҗрибәсе һәм кичерешләре, анын дөньяга карашы һәм тирә-яктагы тормыш шартлары зур роль уйный. Ләкин уй-ният —ул иҗади процессның беренче адымы гына. Аны тормышка ашыру өчен шагыйрь дәвамлы иҗади эш алып барырга тиеш. Акрынлап шагыйрь күңелендә уй-ният кристаллаша башлый Әнә шул процессның закончалыкларын ачыклау өчен, галим С Хәкимнең «Языгыз, җир уллары» исемле поэмасының ничек язылуын күзәтә. Галим тарафыннан шагыйрьнең төрле язмалары, планнары, эскизлары өйрәнелә Тикшерүче алар- ның һәркайсын иҗади процессның билгеле бер этабы дип бәяли, эскизязма- ларның отышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтеп бара. Ни өчен шагыйрь беренче планнарыннан баш тарта, нигә алдан ук эскизлар, конспектлар төзи’ Бу эш әдәби-эстетик яктан ничек аклана? Автор әнә шундый сорауларга фәнни җавап эзли. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, иҗат эше барышында төрле эскизлар, конспектлар, язмалар барлыкка килә, алар уй-ниятнең кристаллашуына. чарлануына ярдәм итәләр Авторның дәлилле күзәтүләренә һәм хезмәттә китерелгән күп санлы фактларга караганда, чын мәгънәсендәге сәнгать әсәре иҗат итү өчен дәвамлы иҗади эзләнүләр, җитди хезмәт сорала икән. Еш кына әдәби әсәр берничә вариантта языла. Иҗат процессын тулырак күз алдына китерү өчен автор бер үк әсәрнең торле вариантларын чагыштыра. Бу мәсьәләне ачыклаганда автор кабат С. Хәким иҗатына таяна, аның «Үрләр аша» поэмасын нигез итеп ала Әсәрнең сәнгатьчә тукымасын формалаштыруда чорның эстетик концепциясе, милли әдәбиятның, киңрәк алганда, гомумән сәнгатьнең художество дәрәҗәсе зур роль уйный Чөнки һәрбер әдәби әсәрнең поэтик үзенчәлекләре әлеге шартлар белән бәйләнгән. Н. Юзиев әдәбият теориясенең әлегә бик аз өйрәнелгән мәсьәләләрен дә читләтеп үтми Әйтик, символик сурәтләрнең шигъри мөмкинлекләре — шундый мәсьәләләрнең берсе Әдәби символика— ул бик катлаулы һәм үзенчәлекле шигъри күренеш. Язма поэзиядә киң таралган символик образларның шигъри тамырлары халык иҗатына барып тоташа. Шуңа күрә «шигырьдәге символиканы дөрес һәм җиңел аңлар өчен, шул халыкның сурәтле фикерләү табигатен. гасырлар буенча үзләшенгән үзенчәлекле символик образларын яхшы белергә кирәк. Шул халык төшенчә белән сурәт арасында тапкан бәйләнешкә игътибар итмәсәк, шигырь табышмакка әйләнәчәк» (159 бит). Бүгенге шигырьләрнең поэтик үзенчәлекләре хакында сүз алып барганда, автор еш кына халык иҗатыннан ук килә торган символларга мөрәҗәгать итә. аларның язма поэзиягә ничек килеп керүен, анда нинди үзгәрешләр кичереп, үзләренә лаек урын яулауларын ачыклый. Хезмәттә әдәби иҗат процессы, шуның нәтиҗәсе буларак туган сәнгать әсәре, шигырь яки поэманың төп шигъри үзенчәлекләре һәм башка мәсьәләләр төрле яклап, тирәнтен тикшерелә. Бүгенге поэзиянең төп тенденцияләре хакында сүз барганда, Н. Юзиев болай ди: «Хәзерге поэзиядә тыгыз бәйләнешле, күп сыйдырышлы, күп планлы шигырьгә — хисси һәм тасвирый ассоциатив шигырьгә омтылыш көчәеп бара» (102 бит). Әлегә кадәр сүз поэзиянең үзе турында барган иде. Алга таба автор тикшерү диапазонын тагы да киңәйтә төшә. Һәм поэзияне сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләнештә өйрәнә. Билгеле булганча, сәнгатьнең аерым төрләре бер-берләре белән тыгыз бәйләнештә яши. Ләкин бу күренеш сәнгать һәм әдәбият белгечләренең игътибарыннан читтәрәк калып килә иде. Н. Юзиев бу мәсьәләгә дә яңача килә һәм аны җитди фәнни проблема дәрәҗәсенә күтәрә. Дөрес, галим үзенең төп тикшерү объекты булган поэзиядән аерылмый. Ләкин хәзер инде ул аны сәнгатьнең башка төрләре белән тыгыз бәйләнештә өйрәнә. Үэеннән-үзе аңлашылса кирәк, мәсьәләне бу рәвешчә киң итеп күтәрү автордан эрудиция, бай тәҗрибә һәм сәнгать төрләренең үсеш процессын яхшы белүне сорый. Бәхеткә каршы, Н. Юзиевта бу сыйфатларның һәркайсы бар. Тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече буларак, ул —әдәбият сөючеләргә күптән таныш. Моңа ышану өчен, галимнең «Муса Җәлил поэмалары» (1960), «Традицияләр яңарганда» (1966), «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» (1969) кебек китапларын искә төшерү дә җитә. Татар поэзиясен өйрәнү өлкәсендә күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшләү авторга «Шигырь гармо- ниясе»н һәм «Хәзерге татар поэтикасы »н язу өчен ышанычлы җирлек булган. Моңа кадәр Н. Юзиев күбрәк поэзиянең гомуми мәсьәләләрен күтәреп килә иде. Хәзер инде ул әдәбият белеменең чикләрен киңәйтә, мәсьәләгә киң философик һәм эстетик позиция нигезендә якын килә. Н. Юзиев хезмәтләреннән күренгәнчә, әдипнең эстетик карашлары формалашуда сәнгатьнең һәр төре билгеле бер роль уйный. Үз чиратында әдәбият әсәрләре дә башка сәнгать төрләренә йогынты ясамый калмый. Әйтик, галим Тукай иҗатына татар, рус һәм шәрык классик әдәбиятының йогынтысын да, халыкның музыкальпоэтик иҗаты, сынлы сәнгать һәм татар профессиональ театры тәэсирен дә күзәтә. Шул ук вакытта Тукай иҗаты да сәнгатьнең әлеге төрләренә, бигрәк тә профессиональ музыкага, зур йогынты ясаган. Бөек шагыйрь иҗатын төрле яклап өйрәнү аның иҗатының чыганакларын, поэзиясенә хас үзенчәлекләрне һәм милли культураның үсешендәге ролен тулырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Н. Юзиев китапларында тарихилык принцибы эзлекле саклана. Аның фикеремчә, гасыр башында сәнгать төрләре арасындагы бәйләнешләр гадирәк була. Утызынчы-кырыгынчы елларда исә әдәбиятның музыка, рәсем сәнгате, милли балет һәм опера белән бәйләнешләре катлаулана төшә. Театр һәм драматургия тәэсирендә поэзия үзе дә җитди үзгәрешләр кичерә, анда драма әсәрләренә хас үзенчәлекләр үсеп китә. Язучыларның рухи дөньясы катлаулана, иҗади офыгы киңәя бара. Хезмәттә әдәбиятның кино сәнгате белән булган мөнәсәбәтенә карата да кызыклы фикерләр әйтелә. Кино сәнгатенең үзенчәлекләре әдәби әсәрләрнең художество тукымасына, тел-стиль чараларына тәэсир итә икән. Бу процессны күзәтүе җиңел түгел, билгеле. Чөнки ул кайдандыр тирәннән үтә, әдәби әсәрнең эчке хасиятләрендә чагыла. Әмма шигъри әсәрләрнең тел- стиль үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә автор бу мәсьәләгә дә ачыклык кертә, кино сәнгате белән әдәбиятның бер-берсен баетуын конкрет мисаллар китереп дәлилли. Теоретик хезмәттә нинди дә булса җитди мәсьәлә күтәрелә икән, аны уңышлы хәл итү өчен конкрет мисаллар сайлый белү дә сорала. Н. Юзиев хезмәтенә бу яктан да тел-теш тидерерлек түгел. Мәсәлән, шигъри әсәрләрдә реальлекнең һәм фантастиканың берләшү процессын ачыклаганда, ул М. Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосына туктала. Бу аңа әлеге мәсьәләгә карата җитди фикерләр әйтергә ярдәм иткән. Моңа кадәр поэзияне өйрәнүче галимнәр күбрәк лингвистика фәннәренә таянып эш йөрттеләр. Безнең көннәрдә исә галимнәр әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйть, музыка теориясе, археология, социология, эстетика мәгълүматларыннан да киң файдаланалар. Н. Юзиев китабы — шуның матур бер мисалы. «Иосыф-Зөләйха» поэмасының шигъри үзенчәлекләрен тикшергәндә, галим археология, тарих, этнография мәгълүматларына таяна. Моннан тыш, хезмәттә традицион поэтиканың тарихи чагыштыру, типологик чагыштыру, структур өлешләрне таркатып карау кебек алымнары киң кулланыла. Шуның белән бергә, автор яңарак алымнарга да мөрәҗәгать итә. Алдарак әйтелгәнчә, ул шигырь-поэма- ларны сәнгатьнең башка төрләрендәге әсәрләр белән чагыштыра, әдипнең иҗат процессын күзәтә, шагыйрьләр белән әңгәмәләргә, анкеталарга киң таяна, бер үк әсәрнең төрле вариантларын чагыштырып карый. Гомумән алганда, әдәбият теориясе өчен бу алымнар бөтенләй үк яңа түгел. Рус һәм чит ил әдәбиятын тикшергәндә алар киң кулланыла. Тик шагыйрьләр белән әңгәмәләргә фәнни чыганак итеп карау гына чагыштырмача яңа алым булса кирәк. Бу алымнарның кайберсен, бигрәк тә соңгысын, аерым галимнәрнең ошатмавы да мөмкин. Моны автор үзе дә сизә һәм хезмәтендә шул хакта махсус әйтеп уза. Чыннан да. документаль характердагы фәнни чыганаклар белән эш итәргә өйрәнгән галимне шәхси әңгәмәләр генә канәгатьләндереп бетермәве дә мөмкин. Ләкин биредә мәсьәләнең икенче бер ягын да истән чыгарырга ярамый. Иҗат психологиясен, мәсәлән, әдипнең үзеннән башка өйрәнеп тә булмас кебек— Аерым урыннарда, әйтик, «Лириканың үз йөзен, үз сыйдырышлыгын эзләп» дигән бүлекчәнең соңгы битләрендә, җитди фәнни анализны гади тәнкыйть алыштыра (214—217 битләр). Урыны-урыны белән галим тәфсилле анализ белән мавыгып китә. Әмма анализ озынга сузылса, аның ышандыру көче кими. «Шигырь гармониясе»нең кайбер битләрендә бу аеруча нык сизелә иде. «Хәзерге татар поэтикасы»нда да галим бу кимчелектән котылып җитә алмаган. Мәсәлән, С. Хәкимнең «Юллар, юллар» шигыренә анализ шун- дыйрак тәэсир калдыра (92—102 битләр). Кайвакыт автор аерым әсәрләрдән, шагыйрьләрнең куен дәфтәрләрендәге язмалардан өзекләр китерү белән мавыгып китә. Нәтиҗәдә фикер эзлеклелеге югала башлый, хезмәтнең композицион бөтенлегенә зыян килә. «Үрләр аша» поэмасын тикшерүгә багышланган битләр әнә шундый нәтиҗәгә китерә (68—80 битләр). Сирәк кенә булса да. китапта каршылыклы теоретик фикерләр дә очрап куя. Әдәбиятның кино сәнгате белән бәйләнеше турында автор болай ди: «Кино сәнгатен татар халкының җиңел кабул итүе нәрсә белән аңлатыла? Бу күренеш, безнеңчә, татар халкының сурәтле фикерләве кинематографик фикерләүгә бик якын булуы турында сөйли. Чыннан да. халык җырларына гына мөрәҗәгать итеп карыйк. Аларда табигать күренешләре белән лирик геройның рухи халәтен янәшә кую, символлар, метафоралар белән эш итү, яки сөйгәненең портретын «эре планда» сурәтләү аз очрыймыни?» (337 бит). Иң элек, шул кадә- ресен билгеләп үтик; күрсәтелгән сыйфатлар татар халык җырларында гына түгел, ә бәлки башка халыклар фольклор ьп1да да киң таралган. Димәк, биредә «татар халкының сурәтле фикерләве» турында гына сөйләү дөреслеккә туры килми. Икенчедән, биредә «кинематографик фикерләү»нең катнашы юк. Әлеге шигъри чараларның килеп чыгышы һәм формалашуы халыкның бик борынгы анимистик карашлары белән бәйләнгән. Ләкин, тулаем алганда. Н. Юзиев китаплары әдәбият теориясен өйрәнүдә зур казаныш дип бәяләнергә тиеш. Шундый зур. катлаулы һәм җитди теоретик хезмәтне вак-төяк кимчелекләрдән башка гына язу мөмкин дә түгелдер. Бу китапларның уңай яклары, аларның теоретик мәсьәләләрне өйрәнүдә гаять зур әһәмияткә ия булуы бәхәссез. «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» белән танышып чыккач, безнең проза һәм драматургиягә карата да шундый ук җитди хезмәтләр булса иде дип уйлап куясың.