Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ VIII СЪЕЗДЫ 23 май. Татарстан язучыларыннан бер төркем Казан вокзалында съездга килүче кунакларны каршы алды. Бу көнне РСФСР язучылар союзы идарәсе председателе. Ленин премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое С. В. Михалков җитәкчелегендә Мәскәү язучылары делегациясе килде. Делегация составында РСФСР язучылар союзы идарәсе секретарьларыннан берсе Виктор Тельпугов, прозаик Николай Богданов, шагыйрь Вадим Кузнецов, башкаланыц газетажурнал редакцияләреннән, китап нәшриятларыннан иптәшләр бар иде. Шулай ук съездга КПСС Үзәк Комитетының Культура бүлеге мөдире урынбасары А. А. Беляев та килде. Язучыларның икенче төркеме Казан аэропортында Уфа кунаклары — Башкорт- стан язучылар союзы идарәсе председателе Әсхат Мирзаһнтов һәм «Агыйдел» журналының баш редакторы Рәис Низамовны, Минскидан шагыйрь О. Савицкийны, Украинадан Ф. Гаринны. Үзбәкстаннан Б. Байкабуевны. Төркмәнстаннан А. Алиевны. Әзербәйжаннан И. Арозны. Кыргызстаннан А. Айтбаеваны. Каракалпак АССРдан К. Мамбетовны каршыладылар. Татарстан язучыларының VIII съездына катнашу өчен күрше Чувашстаннан И Дедушкин. Мордовиядән И. Пиняев, Мари АССРдан С. Вишневский. Удмуртиядән Г. Сабитов һ б. иптәшләр килделәр. Кунаклар шул ук көнне шәһәребезнең истәлекле урыннары белән танышып йөрделәр. В. И. Ленни. Габдулла Тукай. .Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар. 24 май. Республикабыз Политик-мәга- риф йортында язучыларның сигезенче съезды үзенең эшен башлады. Съездны, кыскача кереш сүз белән, әдәбиятыбызның аксакалы. Тукай премиясе лауреаты Мирсәй Әмир ачты. Язучылардан, кунаклардан, партия һәм жәмәгать эшлеклеләреннән торган президиум сайланды. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный Секретаре Л. И. Брежнев җитәкчелегендә КПСС Үзәк Комитеты Политбюро составын почетлы президиумга сайларга дигән тәкъдимне съезд делегатлары алкышлап каршы алдылар. Көн тәртибендә: Татарстан язучылар союзы идарәсенең 1968—1974 еллардагы оештыру-ижат эшчәнлеге турында отчеты, ревизия комиссиясенең отчеты. Язучылар союзы идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яңа составын сайлау. Беренче мәсьәлә буенча доклад өчен сүз идарәнең председателе Зәки Нурига бирелә Моннан тыш проза турында Гариф Ахунов, поэзия турында Илдар Юзеев, драматургия буенча Туфан Миңнуллив, тәнкыйть турында Рафаэль Мостафив, балалар әдәбияты буенча Ләбибә Ихсаяо- ва. рус язучыларының иҗаты турында Тихон Журавлев докладлары тыңлана. Ревизия комиссиясенең отчетын комиссия председателе Гариф Гобәй ясый. Докладлардан соң фикер алышулар башланып, беренче сүзне Фатих Хөсни ала. Ул әдәбиятыбызның соңгы еллардагы уңышларына туктала һәм кайбер язучыларның иҗатларында күренгән кимчелекле якларны тәнкыйтьли. Татарстан журналистлар союзы председателе. «Социалистик Татарстанэ газетасының редакторы Шәмси Хамматов үзенең чыгышында язучы белән газета дуслыгын сөйли. Сүз С. 3. Михалковка бирелә. Ул РСФСР язучылар союзы идарәсенең Татарстан язучыларына күрсәткән эшлекле ярдәменә туктала. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре Нәкый Исәнбәт. Сибгат Хәкнм. Хәсән Туфан. Фатих Хөснн. урта буын язучылардан Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Шамил Бикчурин һ б. иҗатына карата күп җылы сүзләр әйтә. 25 май. Докладлар буенча фикер алышулар дәвам итте Чыгыш ясаучылардан драматург Риза Ишморат өлкән буын драматургларның ижатына туктала, хәзер актив эшләп килгән яшь буын драматурглар алардан өйрәнде, алар традициясен дәвам итеп язалар дигән фикер әйтте. Әхсән Баян шагыйрьнең үз гражданлыгы турында сөйләде. Сибгат Хәким һәм Хисам Камалларның ижат биографиясенә тукталып, бу шагыйрьләрдә уйчан лирика ялкынлы публицистика белән аралашып яши. уз вакытында публицистик шигырьләрнең әйбәт үрнәкләрен Әнвәр Давыдов та биргән иде. хәзер аның традициясең Илдар Юзеев. Марс Шабаев дәвам итә. алар ил. халык турында уйланып, әсәрләрендә проблемалар күтәрәләр, дип әйтте Татарстан АССР культура министры Әдип Миндубаев драматургларның ижатына туктала һәм пьесаларда хезмәткә һәм кешенең шәхесенә кагылышлы проблемалар төп урынны алырга тиеш, аталары- бызның сугышчан батырлыгы турындагы пьесалар кирәк, әле бездә сәхнә әсәрләренең сатирик комедия, политик памфлет, романтик трагедия кебек төрләре юк. дигән фикерне әйтә. Аннан соң ул шагыйрь, композитор һәм җырчыларның ' үзара дуслыгына _ тукталып. Сибгат Хәкимнең Җәүдәт Фәйзи. Мансур Мозаффаров белән. Нури Арсланның Александр ' Ключарев. Җәүдәт Фәйзи белән. Мостафа Ногманның Рөстәм Яхин белән, Илдар Юзеевнын Мирсәет Яруллин белән ижади дуслыкта туган әсәрләренә туктала. Татяефтьнен Ленин орденлы производство берләшмәсе начальнигы урынбасары Үзбәк Саттаров Татарстан язучыларына республикабыз нефтьчеләреннән сәлам тапшыра. Нефть республикабызнын йөзен генә түгел, кешеләрнең психологиясен дә үзгәртте, ди ул. Гариф Ахунов. Рафаэль Техфвтуллии. Әдип Маликов. Юныс Әминев. Гамил Афзал. Сажидә Сөләйманова. Әлмәттә яшәүче һ. б. язучыларның шул кешеләр турында талантлы әсәрләр язулары туырнда горурланып сөйли ' Сибгат Хәким үзенен чыгышын буыннар алмашуы белән башлап китә. Әдәбиятны үзенчәлекле шәхесләр билгели, ди ул. Татар әдәбиятының зурлыгын Ибраһимов- лар. Мусалар, Әмирханнар билгели. Язучы үз чорының актив гражданины, әдәбиятны үз жилкәсендә күтәрә торган шәхес булырга тиеш. Соңгы елларда әдәбиятыбызга нәкъ менә шундый алмаш килде, әдәбия тыбызга әйбәт буын килә, ди өлкән шагыйрь. Равил Фәйзуллин да Сибгат Хәкимнең фикерен дәвам итеп, шагыйрьнең шәхесе турында сөйли. Ул чын талантларның нжа- тына хөрмәт белдерә һәм талантсызларның әдәбияттагы әрсезлеге, талымсызлыгы турында ачынып әйтә. Композиторлар союзы идарәсе председателе Нәжип Җиһанов шагыйрь һәм композиторның дуслыгына кагылышлы мәсьәләләргә туктала, яна опера һәм балег өчен либреттолар язарга өнди, язучы Гази Кашшаф әдәбия гка килүче яшь көчләр турында сөйли, комсомолның әдәбияттан беркадәр ерак торуын тәнкыйтьли, Нәби Дәүлн татар әсәрләрен русчага тәржемә итү турында сөйли һәм бу өлкәдәге чатак лыкларны тәнкыйтьли. Тәнкыйтьче Фәрвәз Миңнуллин партиябезнең әдәбнятсәнгать тәнкыйте турын дагы карарыннан соң бу өлкәдә булган күтәрелеш турында сөйли Әдәбиятның сый фатын күтәрүдә тәнкыйтьнең роленә тук тала. Фикер алышуларда шулай ук Буа районының «Коминтерн» колхозы механизаторы И. Гәрәев. ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре 3 Бохараев. Казан дәүләт уни верситеты профессоры X Госман. КамАЗ төзүчеләренең комплекслы бригада бригадиры В. Филимонов. Г Ибраһимо» исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты директоры урынбасары А Әхмәдуллин. язучыларның Әлмәт бүлеге жаваплы секретаре Ә. Маликов. Бөтенроссия театр жәм гыятенец Татарстан бүлеге председателе Р. Җиһаншина, Татарстан художниклар союзы идарәсе председателе урынбасары Ә. Тумашевлар катнашты Съездга килгән кунаклардан Әсхат Мирзаһитов, О. Савицкий. Ф Гарип. Б Бай кабуев, А. Алиев. А. Айтбаева. К Мамбетов. И. Ароз. Н Дедушкин. II Пнняев С. Вишневский. Г. Сабитов иптәшләр Татарстан язучыларына сәламнәр тапшырдылар, истәлекле бүләкләр бирделәр, алар ның һәркайсы үз республикалары һәй Татарстанның эконсмик. культура багланышлары турында сөйләделәр Съезд тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул итте. Соныннаи республика Язучылары союзы идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яна составы сайланды Съездда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф Ә. Табеея, КПСС Үзәк Комитеты Культура бүлегем* мөдире урынбасары А. А Беляев. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлие», КПССнын Казан шәһәр комитетының беренче секретаре Р М. Мусин. ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары М. X. Хәсәнов. КПСС өлкә кэмнте- тының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н И Демидов. КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин катнашты. Съездда КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев речь белән чыкты. Съезд тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул итте, идарәнең җитәкче органнарын сайлады Татарстан язучылар союзының правление >ставына Мирсәй Әмир. Гариф Ахунов. Азат Әхмәдуллин, Гомәр Бәшнров, Әхсән Баянов Марсель Зарипов. Мәдинә Маликова. Әдип Маликов. Туфан Миннуллнн. Зәки Нури. Вакыйф Н .руллнн, Геннадий Паушкии. Атилла Расих. Шамил Рәкыйпов. Гәрәй Рәхим. Хәсән Туфан. Равил Фәйзуллин. Мөсәгыйть Хәбибуллнн. Сибгат Хәким. Марс Шабаев. Илдар Юзеев кертелде. Ревизия комиссиясечә Шамил Бнкчурни. Рәис Даутов, Кояш Тимбнкова сайланды. Яна правленненен беренче утырышында Татарстан язучылар союзы правлениесв председателе итеп Гариф Ахунов, правление председателе урынбасары ител Илдар Юзеев сайланды Утырышта Татарстан язучылар союзы правлениесенен жаваплы секретаре итеп Равил Фәйзуллин. оештыру эшләре буенча секретарь итеп Мөсәгыйть Хәбибуллнн расланды Республика Язучылар союзынык ревизия комиссиясе председателе итеп Рәис Даутов сайланды. ШИГЫРЬ БӘЯРӘМЕНӘ һәр елны үткәрелә торган шигырь бәйрәменә катнашу өчен Казанга бычл да күп өлкәләрдән кунаклар килде Мәскәү язучылары Ю Кузнецов. В. Шлемсжий. Ленинградтан С. Макаров. Башкортстанман Р Бикбпев. Чуваш АССРдан М Сянвэль, Алма-Атадан Б Исхаковлар яна шигырьләрен укыдылар Кунакларның чыгышы да алкышлап каршы алынды Бәйрәмгә килгән кунаклар, татар язучылары белән бергәләп. В. И Ленин. А. С. Пушкин. Габдулла Тукай. Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар. Г. Тукайның кабере янында булдылар. Казанның тегү фабрикаларында эшчеләр, мәктәпләрдә укытучылар, укучылар белән очраштылар. 26 апрельдә Әлмәт район культура йортында да поэзия квненә багышланган зур әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәне КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре Сания Хәкимова ачты. Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге жавап- лы секретаре Әдип Маликов татар поэзиясендә Тукай традицияләре турында сөйләде. Гамил Афзал. Сажидә Сөләйманова, Клара Булатова, яшь шагыйрьләрдән Фәһимә Галиева һәм Венера Туктаровалар яңа шигырьләрен укыдылар. Көндез Әлмәт шәһәре пионерлары Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерделәр, язучылар белән очраштылар. ХӨСӘЕН ЯМАШЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯЛӘР Тугызынчы бишьеллыкның өченче хәлиткеч елы планнарын үтәү өчен социалистик ярышны жәелдерүгә багышланган мәкаләләр, очерклар, репортажлар, коррес- понденцияләрне уңышлы биреп барган өчен Түбән Кама район газетасы «Ленинская правда»нын элекке редакторы Ю Б. Ше- лыванов, редактор урынбасары А. Д Данилов. редактор урынбасары Н. Е. Кузнецов. хатлар бүлеге мөдире Р. И. Гурьяно- вага, «Без КамАЗ төзибез» дигән радио һәм телевизион тапшырулар циклы өчен, ТАССР Министрлар Советы телевидение һәм радиотапшырулар комитетының ижти- магый-политик тапшырулар баш редакторы Р. В Гатауллинга. радионың промышленность тапшырулары өлкән редакторы Т. К. Сәгыйтовка, радионың КамАЗдагы үз корреспонденты О. П Равиловага. телестудиянең промышленность тапшырулар редакторы Э. В Гужинга 1974 ел өчен Хөсәен Ямашев исемендәге республика журналистлар премияләре бирелде. ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА ЗУР СӨЙЛӘШҮЛӘР танаяк унлап чыгарылган «теорияжләр шаукымына бирелмәде. Күрәсең. ул Г Ибраһнмов. Ф. Әмирхан. Ш. Камал кебек классикларның традициясен, шулай ук бөек рус язучылары һәм совет классикларының. бөтендөнья әдәбиятының прогрессив язучылары традицияләрен тирәнтен хөрмәт иткәннән киләдер, диде Г. Ахунов. Башкорт язучысы Гыйлемдар Рамазанов һәм Кабардинобалкар язучысы Алим Ке- шоков та үзләренең чыгышларында татар прозаикларының соңгы елларда язган әсәрләренә тукталдылар. Алим Кешоков Шамил Бикчуринның «Каты токым» романына аеруча зур бәя бирде. Пленумнан соң язучылар Лихачев исемендәге заводта һәм башкаланың төрле предприятиеләрендә эшчеләр белән очраштылар. * Тбилиси шәһәрендә язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең бөтенсоюз киңәшмәсе үткәрелде. Анда «Әдәбиятта коммунист образының гәүдәләнеше» дигән темага зур сөйләшү булды. Бу киңәшмәдә Татарстан язучылары исеменнән Габдрахман Минский катнашты. Ул Кутаиси шәһәрендәге автозаводта. В. Маяковскнйның мемориаль музей йортында, мәшһүр грузин композиторы Палиашвилиның мемориаль музеенда үткәрелгән очрашуларда да булды. «Урта Азия халыклары әдәбиятында Октябрь революциясе темасы» дигән зур сөйләшү Ашхабад шәһәрендә уздырылды. Бу кызыклы форумга татар язучысы Миркасыйм Госманов катнашты. КАЗАН КУНАГЫ Дөнья халыклары республикабызның экономика һәм культурасы белән торган саен ныграк кызыксына башладылар. Май ахырларында Казанга Дания Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты члены язучы Хане Шерфиг һәм аның хатыны художник Элисабет Шерфиг килделәр. Дания кунакларын партиянең Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин. язучылардан Гариф Ахунов һәм Зәки Нурилар каршы алды. Кунаклар Казан шәһәре һәм КамАЗ белән таныштылар. РСФСР язучылар союзының май аенда уздырылган пленумында «Җитмешенче еллар әдәбиятында яңалык» дигән темага зур сөйләшү булды. Пленумда татар әдәбияты вәкилләреннән Сибгат Хәким. Гариф Ахунов. Зәки Нури, Равил Фәйзуллин һәм Әдип Мали- ковлар катнашты. Фикер алышуларда Гариф Ахунов чыгыш ясады. Ул татар прозасының үсеш тенденцияләре турында сөйләде. Татар әдәбиятының олы һәм урта буын вәкилләре дә. яшь көчләре дә баш ТАТАР ҖЫРЛАРЫ ТУРЫНДА Венгр галиме Ласло Викарның татар музыка тарихына караган хезмәтләре барлыгы журналыбыз укучыларына элегрәк тә билгеле иде. Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтжановның «Татар халык жырла- ры» китабына да ул рецензия язып, «Студия музыкологнка» журналында бастырды. Доктор Ласло Викар үзенең мәкаләсендә бу китапка югары бәя бирде. ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында СССР Фәннәр академиясенең 250 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Бу тантанага Мәс- кәүдән космик өйрәнүләр институты директоры. академик Роальд Сәгъдиев «итәкчелегендә илебезнең күренекле галимнәре дә килгән иде. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев һәм академик Р. 3. Сәгъдиев тантанага килүчеләрне котладылар, илебезнең. республикабызның фәнни казанышлары турында сөйләделәр. СССР Фәннәр академиясенең 250 еллыгына багышланган докладны Социалистик Хезмәт Герое, академик Б. А. Арбузов сөйләде. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында 23 майдан башлап 4 июньгә кадәр фәнни сессия эшләде. Химия, физика. биология һәм ижтимагый фәннәр секциясендә төрле темаларга күренекле галимнәр докладлар ясадылар. <Төркн халыкларның әдәби телләрендә үсеш этаплары» дигән темага профессор Мирфатих Зәкиев. «Лингвистик стилистика һәм поэтиканың системасы һәм төзелеше» дигән темага өлкән фәнни хезмәткәр Хәлиф Курбатов. «Текстология татар тел гыйлеме нең бер өлкәсе» дигән темага кече фәнни хезмәткәр И. Абдуллин, «Татар халык лирикасында традицион образлар» дигән темага өлкән фәнни хезмәткәр Илбарис Надиров. «Татарның музыкаль халык нжа- тын өйрәнүнең торышы һәм аның бурычлары» дигән темага кече фәнни хезмәткәр Мәхмүт Ннгьмәтжановларның докладлары тыңланды. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Совет сынлы сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының художнигы Әнәс Тумашевка Татарстан АССРның халык художнигы дигән мактаулы исем бирелде КЫЗЫКЛЫ КҮРГӘЗМӘ Май азакларында Казанның художниклар йортында РСФСР художниклар сокны тарафыннан оештырылган күргәзмә ачыл ды. Бу күргәзмәгә Мәскәү художниклары Э. Г. Браговскнй В II Гаврилов. Ф П Глебов. А. М. Григ.ай. Е. И Зверь ков. Ю Л. Кати. .М II. Кончаловский. Е. Л. Леонова. Д. А Косьмин. А. II Мака SOB. Е. А Малегнна А. Ю Никич. I. П Оссовскнй. А С Папнкян, В Г П ков. II. А Попов. В .М Сидоров. А. Д Соколов. И. В. Сорокин Г А. Сретанский. А А. Тутунов. С. А. Тугунов. В А. Чуло- внч. И. В Шевандрок- паларның эшләре куелган иде Күргәзмә Казан тамашачыда рында зур кызыксыну уятты. Әлмәт шәһәренең Техника йортында язучылар, нефтяниклар. укытучылар һ б. хезмәт ияләре катнашында язучы Энже .Мөэминованың юбилей кичәсе уздырылды. Гомерен балалар укытуга биргән һәм «Ефәк яулык». «Шигырьләр». «Синен өчен язам». «Минем бүләк». «Чәчәкләр китердем» һ. б. шигырь китапларының авторы булган Эпжегә күп оешмалардан котлаулар килде, бүләкләр тапшырылды. СССР Язучылар союзы идарәсеннән килгән телеграммада мондый сүзләр бар иде: «Сезне, кадерле Энже Илалетдиновна. «Әткәм чүкече тавышы» дигән поэманың һәм балалар өчен язган китапларның авторын. юбилеегыз белән чын күнелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, ижат укышлары телибез». Кичәнең икенче бүлегендә укучылар катнашы белән зур концерт бирелде Совет әдәбияты өлкәсендә укышлы эшләве өчен һәм 50 ел тулу уңае белән Энже Мөэмнновага КПСС өлкә комитеты Һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы бирелде Казан шәһәренең Актерлар йортында татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский- ның тууына 90 ел. олы буын артистларның берсе. Хезмәт батыры Мифтах Әбсәлә- мовның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Татар дәүләт республика күчмә театры һәм Бөтенроссня театр жәмгыятенен Татарстан бүлеге май аенда Татарстанның атказанган артисты Фәридун Юнысовка 60 яшь. нжадн хезмәтенә 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үткәрде Актерлар йортында уздырылган бу кичәдә республикабыз жәмәгатьчелеге тарафыннан котлап, юбилярга күп жылы сүзләр әйтелде, бүләкләр бирелде Кичәнең икенче бүлегендә Фәридун Юнысов катнашы белән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР «Хезмәт кешесе — әдәбиятмын төп герое». Буа районында булып үткән әдәбият көннәрендә төп сөйләшү әнә шушы темага багышланган нде. Очрашуларга катнашкан драматург Риза Ишморат, шагыйрьләрдән Мөхәммәт Садрн. .Мәхмүт Хөсәен, прозаик Диләр» Зөбәерова. драматург Рәйсә Ишморатов». шагыйрь .Мөдәррис Әгъләмов һәм нәфпе сүз остасы Фәйзн Юсупов, районның хезмәт ияләре алдында чыгышлар ясап, язучыларның сигезенче съездга хәзерлекләре һәм соңгы елларда нжат ителгән әсәрләр ОЛЫ ЮБИЛЕЙ турында сөйләделәр. Үзләренең нжатлары белән таныштырдылар, әсәрләрен укыдылар. Прозаик Мөхәммәт Мэһдиев һәм шагыйрь Илдар Юзеев Бөгелмә шәһәре медицина училищесы укучылары белән очраштылар Аларга татар әдәбиятындагы яңалыклар турында сөйләделәр, хикәя һәм шигырьләрен укыдылар. <Яшь ленинчы» газетасына 50 ел тулу уңае белән Балтач районы пионерлар слеты булды. Районның Культура сараена җыелган укучылар алдында язучы Габ- драхман Минский һәм газетаның әдәби бүлеге мөдире, шагыйрь Хәкимҗан Халиков чыгыш ясады КамАЗ төзүчеләрнең 28/11 тулай торагында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе членнары М. Газизов. Р. Юнусов. X. Хөснул- линнар төзүче кызлар белән очрашты. Әдәби сөйләшүләрне язучы Эдуард Касый- мов алып барды. Мытищи машина төзү заводы китапханәсендә Шамил Бикчурннның «Каты токым» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Романның эшчеләр тормышыннан язылуы. кеше шәхесенең коллективта формалашуына багышлануы башкала машина төзүчеләрендә зур кызыксыну уятты. Конференциядә чыгыш ясаучылар әсәрнең тормышчан булуын, ихлас күңелдән, эчке бер җылылык белән язылуын әйттеләр. КОНКУРСКА ЙОМГАК «Камгэсэнергострой» берләшмәсенең партия һәм профсоюз комитетлары КамАЗ һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр турында иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан иткән иде. Май ахырларында конкурска йомгак ясалды. Төзелешнең башлангыч чорын художество чаралары белән уңышлы ачкан «Ут һәм Су» романы өчен Әхсән Баяновка беренче премия бирелде. «Кама аръягында» дигән очерклар циклы өчен икенче премия Эдуард Касый- мовка бирелде.