БИЕКЛЕКЛӘР
Нәҗип Җиһанов һәм яның иҗаты турында эскизлар 1 ервакыт миңа төшке ашны Нәҗип ага Җиһанов белән бергә ашарга туры килде. Композиторның ашханәгә һәр вакыт иң соңгы кеше булып керүе һәм унбиш-егерме минут эчендә тамак туйдырып чыгып китүе турында ишеткәнем бар иде. Сүз җае чыккач, мин аннан моның сәбәбен сорадым. — Шулай күнегелгән, — диде ул, искитмәгән кыяфәт белән. — Аш өстәле янында иркенләп утырыйм дисәң, тамак ялгап алу өчен генә дә кала. — Унбиш минут вакыт күпмени ул? — Беләсезме, — дип җавап кайтарды Нәҗип ага, — безнең заманда минутларның кадерен белергә туры килә. Бүген унбиш минут, иртәгә унбиш... Ун көнгә йөз илле, йөз көнгә мең биш йөз минутка җыела... Ә бит кешенең уртача гомере нибары утыз миллион минут. Ул аның өчтән бер өлешен йоклап үткәрә, икенче өлеше исә көндәлек мәшәкатьләргә, ял итүгә китә. Шулай итеп, эшләргә күпме вакыт кала? Аз, бик аз! Әйе, ифрат дөрес сүзләр! Иҗат эше, телисеңме-юкмы, сине вакытның кадерен белергә өйрәтә, бөтен тормышыңны кырыс бер тәртипкә салырга мәҗбүр итә. Нәҗип Җиһанов кебек, берьюлы күп төрле эшләр башкара торган иҗат кешесе өчен вакытның кадерен белү бигрәк тә зарури. Менә чирек гасырдан артык инде ул консерваториягә җитәкчелек итә. Ул — Россия һәм СССР Композиторлар союзы идарәләре секретаре, партиянең Татарстан өлкә комитеты члены, Татарстан композиторлар союзы идарәсенең председателе, Ленин премияләре комитеты члены, республикабыз Верховный Советы депутаты. Композиторга иҗат эшчәнлеген җәмәгать, дәүләт, партия оешмаларында эшләү белән бергә бәйләргә туры килә. Җәмәгать, административ, хуҗалык эшләре кайбер көннәрдә аңа хәтта пианино янына килерлек тә ара калдырмый. СӘНГАТЬ кимендә ярты сәгать вакыт кирәк. Ә болай унбиш минут вакыт янга Төзүче йортлар салырга, шагыйрь шигырь язарга, пианист уйнарга, композитор музыка иҗат итәргә тиеш, дисәм, минем белән беркем дә бәхәсләшмәс дип уйлыйм. Нәҗип ага Җиһановның да вакытын бары тик музыкага гына багышларга тулы хакы бар. Көненә күпмедер вакыт язып утыру, аның өстенә консерваториядә лекцияләр уку, үзенең коллегалары белән очрашып, бүгенге музыка сәнгате мәсьәләләре хакында кызып-кызып бәхәсләшү — боларның барысы да компози- S тордан ифрат зур киеренкелек таләп итә. Үз әсәрләре уйнала 5 рорган концертларга, спектакльләргә йөрү, тамашачы чакырганда ч сәхнәгә күтәрелү, танылган балеринага яки гастрольгә килгән солист- ы кага ихтирамны белдерү, республикабызның симфоник оркестры 3 җитәкчесе дирижер Натан Рахлинны дусларча кочып алу белән чик- ф ләнергә мөмкин ич, югыйсә. Юк, Җиһановны болары гына канәгать- и ләндерми. Беренче карашка, ниндидер сәер кеше! Ул бернинди эштән о дә баш тартмый, күндәм, тыңлаучан йөк аты шикелле, теләсә нинди с авыр йөкне карусыз сөйри бирә. Нәҗип Җиһановның музыкаль әсәрләрен бик яхшы беләм дип әйтә < алмыйм. Аның әсәрләрен җентекләп тикшерү — белгечләр эше. Ком- ” позиторга карата булган фикеремне башкаларга көчләп тагуның да £ кирәге юк. Ә менә бер нәрсәгә махсус тукталмыйча булдыра алмыйм, u Нәҗип Җиһановның һәр әсәре, моннан дүрт дистә ел элек иҗат ител- £ гәнме ул, яки беренче тапкыр кичә генә башкарылганмы, безне бай < хисле, профессиональ югарылыкта язылган булуы белән әсир итә. Ул * әсәрләрдә художникның шатлык-кайгылары, борчылукичерешләре калку булып чагыла. Композитор турында, аның иҗаты, тормышы турында сөйләгәндә мин үземә башка бурычны — үз халкының музыка культурасын үстерүгә зур өлеш керткән кеше турында сөйләү бурычын куям. Музыка — тормышның бөтенләй үзгә бер өлкәсе, һәр милләтнең музыкаль байлыгы гасырлар буена туплана килә, күпмедер вакыттан соң югары биеклеккә күтәрелү өчен бер буыннан икенче буынга түкми-чәчми тапшырыла бара. Әмма татар халкы бу биеклеккә бер кеше гомере эчендә — Бөек Октябрьдан соң узган ярты гасыр вакыт эчендә күтәрелде. Сигез опера, өч балет, дүрт зур симфония, күп санлы марш лар, җырлар, композиторның татар профессиональ музыкасының иң уңышлы дип саналган әсәрләренә бирелгән өч Дәүләт премиясе — Нәҗип ага Җиһановның үз халкына бүләге әнә шуннан гыйбарәт. 2 Күпләргә билгеле: бөек Моцарт үзенең беренче әсәрен бала чагында ук язган. Бу яшьтә башка сабыйлар әле гади алфавитны да рәсемнәргә карап кына танырга өйрәнәләр. Италия тамашачыларын үзенә табындырган Нино Рота, «музы- кадап тукылган» кеше, иҗат эше белен тугыз яшендә шегыльлэнө башлаган. .. „ „ _ _ Рус музыкасының бөек тылсымчысы Петр Ильич Чайковский унсигез яшьлек Сергей Рахманиновның «Чегөаявр.га нигезләнеп язылган үлемсез «Алеко.сын тыңлаганнан соң ук аңа бөек киләчәк юраган. Татар композиторының сәнгатькә килү юлы боларның берсенекена дә охшамаган. Нәҗип Җиһанов. өнисез калып, балалар йортында үса. Кече яшьтән кешенең кайгы һөм шатлыклары, мәхәббәте һәм газаплары. нң нечкә кичерешләре турында сөйли торган сәнгатьне ярата, гармун тарта, бармаклары белән пианино клавишларына суккалап карый. Ниһаять түзми, шул илаһи сәнгатьнең серләренә төшенергә теләп, укырга дяп Казанга юл тота. Җиде-сигез яшьлек сабыйлар музыкага өйрәнә башлаган мәктәптә укырга аның инде яше үткән була. Аңа бердәнбер юл кала — техникумга керү. Егетнең документларын кабул итәләр, чыннан да музыкага укырга телисеңме, авырлыклардан курыкмыйсыңмы, дип сорашалар. Әйе, Нәҗип укырга бик тели, авырлыклардан курыкмый, барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачагына ышандыра. Аңа үзе теләгән белгечлек буенча беренче имтиханга керергә рөхсәт итәләр. Ә белгечлек дигән нәрсә — әллә нинди нокталар, вак кына сызыклар, бернәрсә дә аңлап булмый торган билгеләр белән чуарланган һәм 1 кем өчендер кара урман, ә кем өчендер гап-гади әлифба саналган кәгазь битеннән гыйбарәт икән. Бу кәгазь бишенче класс укучысы өчен тапкырлау таблицасы, студент өчен интеграл, инженер-конструк- тор өчен сопромат кебек үк иң элементар бер нәрсә булса да, Нәҗипнең әле аны беркайчан да күргәне, беркайчан да кулына тотып караганы булмый. Шуның белән имтихан тәмам, егеткә өенә кайтып китәргә дә мөмкин. Музыканың әлифбасын да белмәгән, кулына бер генә тапкыр да нота тотып карамаган кешене кем студент итеп алсын? Махсус программа буенча аны кем укытсын? Егетнең күзләрендә кайгы билгеләре чагылгандыр, күрәсең: сизгер күңелле педагог Нина Александровна Шевелина аңа балалар музыка мәктәбенең бөтен курсын бер ел эчендә үзләштерергә тәкъдим итә. Бәлки бу аның: «Риза булырмы, юкмы?» дип сынап каравы булгандыр... Балалар йортында үскән һәм пианиноны бары тик чама белән, үзенчә суккалап маташкан егет бу тәкъдимгә риза булудан нәрсә югалта соң? Нина Александровнаның тәкъдименә ул, әлбәттә, шатланып риза була. Музыканың элементар нигезләрен өйрәнеп, бер елдан соң техникумга укырга керә. Аннан Мәскәүдә махсус училищеда укый, консерватория тәмамлый. Аны тәмамлагач Казанга кайта һәм татар милли опера театрын ачып җибәргән беренче әсәрен — «Качкын» операсын иҗат итә. Моцарт... Нино Рота... Рахманинов... Җиһанов... Игътибар иткәнсездер: бу дүрт художникның биографияләре бер-берсенә һич тә охшаш түгел. «Ни өчен?» дип сорасагыз, җавабы ачык: һәр талантның үз юлы, үз сукмагы була. Хәтта бер үк иҗтимагый, социаль һәм политик ситуацияләрдә дә һәр художник сәнгатькә үз юлы белән килә. Халык телендә акыллы бер сүз бар: «һәрбер кеше — үз токымының, үз ыруының тузан бөртеге, һәр кешедә шул халыкның кичәге I тарихын һәм киләчәк язмышын күрергә мөмкин». Профессиональ музыка Казан өчен элек-электән шаккаттыргыч нәрсә булмаган. Чиксез киң Россия империясенең экономик һәм культура үзәкләреннән берсе саналган Казанның күп заманнар элек үк үз театры булган. Монда Рахманинов концертлар биргән, Нежданова һәм Шаляпиннар җырлаган... Мин читтән килгән күренекле артистлар куйган концертларның әһәмиятен һич тә инкарь итәргә җыенмыйм. Андый концертлар куелган һәм киләчәктә дә куелачак, шулай булмаганда, сәнгать аерым бер шәһәрнең, илнең, материкның тар географик чикләре эчендә бикләнеп калыр иде. Әмма ризалашыгыз: башкалар язган музыканы тыңлау бер нәрсә, ә үз музыкаңны иҗат итү бөтенләй икенче нәрсә. Бу яктан караганда, татар халкының язмышы бик гыйбрәтле. Кеше күңеленең иң нечкә, иң тирән кичерешләрен чагылдырган Бах, Лист, Шопен, Глинка, Чайковский һәм башкаларның даһилыгына дөнья таң калганда, татарларның, Россия империясендәге рус булма ган күп кенә башка милләтләрнеке кебек үк, үзләренең профессиональ музыкасы булмый. Моның сәбәпләре күп. Урта гасырлардан бирле сакланып килгән иске йолалар һәм гореф-гадәтләр, ислам дине, аның тормыштагы һәр төрле яңалыкка дошман политикасы, милли һәм колониаль изүнең рәхимсезлеге һәм башкалар, һәм башкалар... ♦ Архивларда Казан духовный семинариясе профессоры Н. И. Иль- минскийның изге синод обер-прокуроры А. Г. Победоносцев белән ике арада алып барган шәхси язмалары сакланган. Мин шул язмаларны 2 актарам һәм аларның авторларының чуалчык фикерләрен аңларга, ул 2 фикерләрнең асылына төшенергә тырышам. = «Грамотага өйрәнү мәктәпләрендә,— дип белдерә Н. И. Ильмин- ~ ский,— барлык дөньяви гыйлемнәр икенче планда торырга тиеш... ♦ Ике еллык чиркәү мәктәпләре өчен рус орфографиясен һәм грамма- а тикасын мин бөтенләй артык дип, ә чит милләтләр укый торган мәк- 2 тәпләр өчен (турысын әйтим) зарарлы һәм куркыныч дип санар идем». 5 Бу сүзләргә аңлатма биреп торуның кирәге бармы икән? Һәммәсе Z ачык һәм конкрет әйтелгән: иң кирәклесе — гыйбадәт кылу, дини *** ††† догалар. Ә «дөньяви гыйлемнәр — икенче планда», «артык» һәм, ни- л һаять «зарарлы һәм куркыныч». - Шулай булгач, Идел һәм Урал арасындагы чиксез киңлекләргә “ сибелеп утырган авылларда яшәүчеләрнең революциягә кадәр биштән дүрт өлешенең укый-яза белмәвенә, грамотасыз булуына гаҗәпләнергә урын калмый. Беренче татар операсының ни өчен Октябрьдан соң гына дөнья .күрүе үзеннәнүзе аңлашылса кирәк. Башкаларның талантлары инде 'чәчәк атканда Нәҗип Җиһановның һәм аның яшьтәшләренең нота укырга ни өчен олыгаеп беткәч кенә өйрәнүләрен аңлавы бер дә кыен түгел. «Качкын»нан соң Нәҗип Җиһанов икенче операсын — «Алтынчәч» не яза башлый. Аны Муса Җәлил белән бергә иҗат итә. Әсәр сугыш башланыр алдыннан языла. Мәскәүдә инде биш китабын чыгарып өлгергән танылган шагыйрь һәм иҗат юлына әле яңа аяк баскан япь-яшь композитор татар авылларында олысыннан кечесенә кадәр билгеле булган борынгы легенданы музыкага салалар. Бу легендада чибәр кыз Алтынчәчнең һәм көчле, батыр егет Җикнең олы мәхәббәте, аларның туган җиргә тугрылыклылыгы. чит ил баскыннарына каршы көрәшкә күтәрелгән халыкның батырлыгы турында сөйләнә. Шагыйрь һәм композитор әсәрне илһамланып эшлиләр, аның һәр кисәген кат- кат язалар, кызып-кызып бәхәсләшәләр, аерым бүлекләрен, партитураның язылган битләрен өр-яңадан эшкәртәләр. Зур художниклар үзләренең киләчәкләрен алдан күрә торган булганнар. Мисал өчен Пушкинның «Исемем җәелер бөек Русь иленә» дигән сүзләрен хәтерлик. Үпкә авыруы белән газап җиккән бөек Тукай болай дип язган: Качан сон. н фәкыйрь милләт, бәһарың? * Качан китәр кичең, килер нәһарың?’ Кнлермәллә. кабергә мин сөрелгәч. Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч... Инде хәзер Муса Җәлилнең шигъри юлларын искә төшереп үтик: Мин яшәргә телим бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен. Үлгәндә дә әйтә алсам иде. Үлдем, диеп, туган нл өчен! 1 Б ә һ а р ы н — язып ††† Нәһарың- көндезең. Планета өстендә шомлы кара болытлар куера... Бюргерлар Нюрен- бергы фашист башкисәрләренең сафларын куркынып күзәтә... Караңгы мәйданнарда, тар урамнарда «һайль Гитлер!» сүзләре ишетелә, репродукторлардан коңгырт күлмәклеләрнең маршлары яңгырый’ Күп тә үтми, Прага басып алына һәм талана. Танклар Варшава урамнары һәм мәйданнары буйлап үтә. Әле кичә генә Польшаны, Чехословакияне Гитлерга саткан Лондон һәм Париж тынып кала. Алда дөньяны нәрсә көтә? Планета өстенә ябырылган үләт чирен кем туктатыр? «Алтынчәч» операсының уңышка ирешәсен һәм Дәүләт премия сенә лаек буласын, либретто авторы Муса Җәлилнең фашистлар тот кынлыгында көрәш алып барасын ул вакытта, мөгаен, беркем ДЕ башына китермәгәндер. Ике дус, ике фикердәш — шагыйрь һәм ком позитор — бүгенле-иртәгәле һәркемнең өлешенә туры киләчәк бөек сынауны алдан сизенгәндәй героик опера иҗат итәләр. Кырлар яна. Котырынган ялкын болытларга кадәр үрли. Чиксез күп михнәтләр күргән җир-ананың сулышы кысыла, аны әйтеп бетергесез зур кайгы чолгап ала. Инде җирдә үлем хакимлек итә башлар, бөтен нәрсә ерткыч хан иркенә буйсыныр шикелле һәм менә шул чагында Тугзак, тугыз малай үстергән, кайгылар алдында баш имәгән һәм рухи көчен югалтмаган горур ана, баскынчының йөзенә бәреп әйтә: — Үтерегез... Мин аягүрә басып үләргә телим, Кол булып түгел... Әсәрне сәхнәгә сугыш башлангач куялар. Спектакльгә Муса хәрби формадан килә. Операны караганда ул уйчан һәм моңсу утыра... Җиһанов дусты белән саубуллаша, аның тиз көннән җиңеп, яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтуын тели. Алар әле киләчәктә бергәләп эшләү турында хыялланалар. Кабат бер-берләрен күрә аямаячаклары ул чакта ике дусның уена да килми. Фашистлар тоткыны Муса Җәлил, өч елдан соң, палач балтасы астына башын куяр алдыннан горур һәм батыр ана Тугзакның сүзләрен кабатлый: Мин тез чүкмәм, катыйль, синец алда. Кол итсәц дә. тоткын итсәц дә. Кирәк икән, үләм аягүрә. Балта белән башым киссәң дә. Муса Җәлил зур шагыйрьләрнең поэзиядә үзләре күтәргән идеалларга һәр вакыт туры булып калуларын героик үлеме белән раслады. 3 Сугыштан соң, урау юллар үтеп, шагыйрь һәм солдат Мусаның шигырьләре туган җиргә әйләнеп кайта. Озак та үтми, Нәҗип Җиһанов, шагыйрьгә багышлап, «Җәлил» операсын язарга керешә. Аның алдында изге сугыш кырында һәлак булган дусты турында, поэзиянең, кешелек өстенә килгән иң зур афәтне җиңеп чыккан халыкның гражданлык батырлыгы турында сөйләү бурычы тора. Ул мөмкин кадәр тизрәк, мөмкин кадәр яхшырак язу теләге белән янып эшли. Опера башта Казанда, аннан Мәскәүдә бара. Соңыннан аны Прагада куялар. Чехословакиягә премьерага барырга җыенганда Җиһанов чиксез зур дулкынлану кичерә. Югыйсә бит инде зур-зур шәһәрләрдә һәм кечкенә авылларда меңнәрчә концертлар, музыка сөючеләр белән меңнәрчә очрашулар уздырган ул. Бактың исә, үзен тыныч тотарга һаман күнегеп, өйрәнеп җитмәгән икән. Үз әсәрләре белән тамашачы алдына чыкканда ул һәр вакыт шулай дулкынлана, каушый, кыенсына. ♦ Әйе, әсәрең Прага сәхнәсендә уйнала икән, моның бит әле икенче в. ягы да бар. Сүз монда аның турында, ягъни операсы ерак ил сәхнәсен- 2 дә уйналачак татар композиторы Нәҗип Җиһанов турында гына * бармаячак. 4 5 Заманында Бетховен, Лист, Шуман, Берлиоз, Вагнер кебек титан- = нар белән очрашкан Европаның музыкаль Мәккәсе үзеннән ерак 10 торган башка милләтнең музыкаль культурасын ничек бәяләр? Ян ♦ Гус, Юлиус Фучикның ватандашлары рухы һәм эше белән шушы ле- я гендар затларга якын булган шагыйрь һәм солдат Муса Җәлилнең ° үлемсез батырлыгын ничек кабул итәр? х Шунысы кызык* Прагага барганда чиктән тыш дулкынланган °- Җиһанов анда барып җиткәч кинәт тынычлана. Вацлав мәйданын- £ да, опера театрының зур залында ул музыкантларга карата һәр л вакыт ихтирамлы шәһәрнең сизгер музыкаль зәвыгына ышана. Аның ч дөнья күләм дан казанган гигантларга карата да, ирешелмәслек биек- “ лекләр турында әле яңа хыялланучы яшьләргә карата да бер үк °- дәрәҗәдә игътибарлы булуын күрә. х Эмоцияләрен, хисләрен вакытыннан алда түгеп бетерергә ашыкмагандай, зал дирижерны чамасын белеп кенә, артык юмартланмыйча гына, гадәти алкышлар белән каршылый. Җиһанов тамашачының мондый халәтен яхшы аңлый. Бу — нинди дә булса бәйрәм көткәндә генә була торган сизелер-сизелмәс эчке бер дулкынлану, кешеләрнең әнә шул халәте аның үзенә дә — операның һәр күренешен белгән генә түгел, андагы һәрбер авазны аермачык ишетеп торган авторга да күчә. Спектакльнең тамашачыда нинди тәэсир калдырасын алдан беркем дә анык кына әйтә алмый. Залдагыларның ихлас күңелдән белдергән рәхмәте белән тәмамланырмы ул, әллә аның җанны өшеткеч салкын ваемсызлыгы беләнме?.. Менә залда ут сүнә. Дирижер бераз вакыт музыкантларның инструментларын көйләүләрен көтеп тора һәм кулларын алга суза: «Игътибар, хәзерләндек!» Беренче аккорд көтмәгәндә яңгырый һәм көчле дулкын булып тамаша залы буйлап уза. Аннан, тукталыш-мазар ясап тормастан, оркестр тавышы акрыная, иртәнге җиләс җил искәнен, каен яфракларының салмак лепелдәүләрен, хәтерләтеп, сизелер-сизелмәс кенә ишетелә башлый. Шушы сихри моң астында акрын гына пәрдә күтәрелә. Операны карарга ифрат күп халык килгән, хәтта залдагы өстәмә урыннар да буш калмаган. Театрның зур залында утырган һәр тамашачы бу минутларда сәхнәдәге тормыш белән яши. Музыкаль образларның куәтле көче кешеләр күңелендә шатлык, нәфрәт һәм игелекле теләкләр уята. Алар үзләренең хистойгыларын композитор уйлары, композитор кичерешләре белән чагыштыралар, үлемгә үч итеп тормышка ышанырга телиләр. Кояшны караңгылык белән капларга, таң атуын төн белән тоткарларга мөмкин түгел! Күп михнәтләр кичергән, фашизмның тимер дагалы итекләре табаны астында ыңгырашкан бу борынгы җирнең кешеләре композиторга, аның музыкасына ышаналар, чөнки әсәрдә аларның шатлык һәм нәфрәте, теләк һәм хыяллары да гәүдәләнгән. Дирижерны, оркестрантларны, төп партияләрне башкаручыларны һәм тамашачыларны сәламләү өчен сәхнәгә чыккан Җиһанов кулла рың өскә күтәрүгә, тамашачыларның бөтен игътибары аңа юнәлә, зал эче дулкындулкын булып җәелгән көчле алкышлар белән тула. Тамашачылар үзләренә бәйрәм китергән өчен, композиторга кат-кат рәхмәт әйтәләр. Моннан соң тагын унөч ел вакыт узды, һәм менә Казан Прага консерваториясе профессоры Йозеф Паленичекны кабул итте. Башкалабызга ул үзенең «Кеше турында поэма» исемле ораториясен беренче тапкыр сәхнәгә кую өчен килгән иде. Бу чор эчендә музыкабыз өлкәсендә нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар булып узды соң? Фактларга игътибарсыз кеше өчен телгә I алырлык бернинди дә әһәмиятле яңалыклар булмагандыр кебек тоелуы мөмкин. Чынлыкта исә алай түгел. Консерваториябезнең тагын унөч чыгарылышы булды. Тамашачылар күптән көткән концерт залы ачылды. Казанда беренче тапкыр орган пәйда булды. Яңа оештырылган симфоник оркестр концертлар бирә башлады. Беренче карашка, гадәти фактлар, ә игътибар итсәк, шактый эш эшләнгәнен күрербез. Башкалабыз, үзебез дә сизмәстән, музыкаль интеллектын үстергән, иҗади җитлеккән, планетабызның теләсә кайсы почмагында иҗат ителгән иң катлаулы әсәрләрне сәхнәгә беренче булып куярга алынырлык биеклеккә күтәрелгән икән. Концертлар Казан консерваториясенең Актлар залында өч көн дәвам итте. Дүрт йөз музыкант составындагы искиткеч зур хор, симфоник оркестр өч көн буена кешенең батырлыгына, көченә гимн башкардылар. Бу уңайдан әлеге концертлар турында безнең тормышыбызның иң сизгер, иң төгәл барометры — газеталарның нәрсә язган- лыкларына күз төшереп үтәсе килә. ♦ Бу көн турында мин моннан уналты ел элек, дирижер Натан I Рахлинга әле тәмамланып бетмәгән партитурамны күрсәткәндә үк хыялланган идем. Бүген менә шул көн килде һәм минем тормышымда иң бәхетле көн булды. Рәхмәт татар музыкантларына!» Күренекле чех композиторы, атаклы пианист Йозеф Паленичек Казанда үзенең ♦ Кеше турында поэма» исемле ораториясе премьерасы уздырылгач әнә шулай дип язды. Нәҗип Җиһанов концертларга Йозеф Паленичек белән бергә йөрде. Бөтен игътибарын биреп, аның музыкасын тыңлады, башкалар белән аягүрә басып, авторны һәм аның әсәрен башкаручыларны алкышладылар. Әле дә хәтеремдә: беренче концерттан соң, Җиһанов янына барып, үзебезнең туган җиребездә кешеләрнең бөек Дворжак, Сметана илендә иҗат ителгән музыканы беренче тапкыр башкарылуына шат-канә- гатьме дип сорау теләге туды. Ләкин бу уемнан шунда ук кире . кайттым. Чөнки һәрбер кешене бары тик аның үз кичерешләре, үз 1 уйлары белән генә калдырырга кирәк мизгелләр була. 4 Бервакыт мин композитор Мирсәет Яруллин белән сөйләшеп утырдым. Мирсәетнең әтисе Заһидулла Яруллин үз халкының рухи җанын музыкада башка беркем дә чагылдыра алмаганча искиткеч зур осталык белән гәүдәләндергән Салих Сәйдәшевнең беренче остазы булган. Заһидулла агайның өлкән улы Фәрит Яруллин — беренче татар балеты «Шүрәле»не иҗат иткән композитор. Бу балет җир шарының барлык почмакларында куелды һәм зур уңыш белән барды. Әмма авторның үзенә аны бер генә тапкыр да карарга туры килми. Взвод командиры лейтенант Фәрит Яруллин 1943 елда фронтта һәлак була. Татар халкына әнә шундый күренекле композиторны биргән гаиләдә туып үскән Мирсәет белән без бүгенге музыкабызның торышы, аның аерым вәкилләренең иҗатлары турында шактый озак әңгәмә алып бардык. Шул нәүбәттән Нәҗип Җиһанов иҗат иткән әсәрләрне санап уздык, татар профессиональ музыкасының беренче карлыгачлары булган композиторларның, шулай ук бүгенге көндә бу өлкәдә ♦ эшләүчеләрнең иҗат эшчәнлегенә тукталдык. Салих Сәйдәшев, Җәү- а. дәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Хөснул Валиуллин, ч Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев, Ринат Еникеев, Луиза Хәй- * ретдинова... Шактый зур байлык тупланган. 2 Аннан соң без Нәҗип Җиһанов белән очраштык. Аның шәхси «өле- = шен» күз алдында тотып, мин Нәҗип Гаязовичтан үзе язган әсәрләр10 нең кайсысын иң мөһиме дип санавы турында сорадым. ♦ Җиһанов әйтерсең лә минем бу соравымны алдан ук көткән, ул я миңа шунда ук җавап бирде. — Минем өчен иң мөһиме — махсус балалар музыка мәктәбе,— х диде ул һәм әйтергә теләгән фикерен тагын да ачыклый төшеп, болай - дип дәвам итте: £ — Әйе, әйе, балалар музыка мәктәбе. Мин язганнарның бөтенесе, -° иҗат юлын инде тәмамлаган, я булмаса әле дә исән булган композиторларның бүгенге эшләре — болар инде безнең узганыбыз. Бөтен - Идел буеннан җыелган балаларны кабул итә торган музыка мәктәбе — < туган ягыбызның, димәк, илебезнең дә музыкаль киләчәге ул. зМенә хәзер инде Җиһанов холкының икенче ягы турында да сөйләргә мөмкиндер кебек. Кайберәүләр уйлаганча, аның музыкага бәйләнеше булмаган эшчәнлеге турында алда әйтеп узган идек инде. Теләсә кемне Верховный Совет депутаты итеп сайламыйлар, һәртөрле комитетларга чакырмыйлар. Моның өчен кешенең эшләргә теләве, эшли белүе һәм, ниһаять, эшләве кирәк. Әлбәттә, теләсә кайсы художник шикелле үк Җиһанов та һәр буш сәгатен, һәр буш көнен үзенең музыкасына багышларга тели. Ләкин бер генә чын художник та үз бүлмәсенә бикләнеп кенә иҗат итә алмый, үзен чолгап алган мохитка игътибарсыз кала алмый, үзе турында гына кайгыртып яши алмый. Җиһанов үзен чолгап алган музыкаль тормыштан ничек инде читтә кала алсын? Ул бөтен гомерен биргән консерваториягә утыз ел тулып килә. Махсус балалар музыка мәктәбенә унөч ел! Кемнеңдер фикерен кабатлыйм: һәрбер талант табигать-ана тарафыннан тудырыла торган могҗиза ул. Музыка язу сәләтенә ия булуны шундый могҗиза дисәк, безнең белән беркем дә бәхәсләшмәс. Ә акыллы, төпле администратор була алу шулай ук бәхет түгелмени? Хуҗалык эшләрен белеп, тәртип белән алып баручылар да бездә әле тулып ятмый. Әгәр бер үк кеше шушы өч төрле сәләтнең һәркайсына ия була икән, бу инде өчләтә уңыш дигән сүз. Республикабыздагы бердәнбер югары музыка уку йорты ректорының тынгысыз эшчәнлеге, Верховный Совет депутатының, республика. Россия һәм СССР Композиторлары союзлары җитәкчесенең гражданлык, партия һәм җәмәгать активлыгы зур художникка карата булган ихтирамны тагын да арттыра. Ышаныгыз, иҗат эше өчен кирәкле кыйммәтле минутларны үз- үзеннән тартып алу, кемнәрдер уйлаганча, Җиһановка да җиңел түгел. Ләкин көндәлек җәмәгать эшләренә киткән һәм беренче карашка бөтенләйгә югалган, әрәмгә тотылган дип исәпләнгән мизгелләр һәм сәгатьләрдән дә файда алырга мөмкин. Әлбәттә, үзе өчен түгел, консерватория өчен, үз халкының, үз милләтенең музыкаль культурасы үсеше өчен. Алдан сизеп торам, миңа төрттереп әйтүләре мөмкин: Җиһанов та Җиһанов... Республикабыз музыкаль культурасының барлык уңышларын бер Җиһановка гына кайтарып калдырырга минем һичбер нинди исәбем юк. Һәм бу дөрес тә булмас иде. Әмма бернәрсәне онытырга ярамый: аның музыкаль талантының уянуы, формалашуы, җитлегүе нинди чорга туры килде соң? Әйдәгез, «Кремль хыялчысы» Владимир Ильич Ленинның илдә моңарчы булмаган җимереклек, ачлык, ялангачлык хөкем сөргән бер вакытта Клара Цеткин белән үзенең киләчәккә юнәлтелгән уйларын уртаклашуын искә төшерик, юлбашчының фикеренә ныклабрак игътибар итик. «Бүген, әйтик, Мәскәүдә ун мең, ә иртәгә тагын йөз мең кеше театрда куелган гүзәл спектакль белән ләззәтләнгән бервакытта миллионнарча кешеләр үзләренең исемнәрен хәрефләп язарга һәм санарга өйрәнергә омтылалар, үзләрен җирнең яссы түгел, ә шар формасында икәнлегенә, дөнья белән тәңре, күз буучылар һәм сихерчеләр түгел, ә табигать законнары идарә итә икәнлегенә өйрәтүче культурага якын килергә омтылалар». Икенче бер язмасында Клара Цеткин В. И. Ленинның революция һәм социализм җиңүе нәтиҗәсендә киләчәктә кешеләр алдында ачылачак чиксез зур мөмкинлекләр хакында аеруча басым ясап әйтүе турында сөйли: «Массаларның гомуми культура дәрәҗәсе күтәрелүе сәнгатьнең, фәннең, техниканың үсеше өчен кирәк булган куәтле, иксез-чиксез көчләр үсеп чыгачак ныклы, сәламәт җирлек тудыра». Нәҗип Җиһанов музыкага нәкъ әнә шул «сәламәт җирлек» булдырылган бәхетле чорда килә, эшли, иҗат итә. Аңа кадәр инде беренче татар милли операсы «Эшче» язылган иде. Халык арасыннан үсеп чыккан күренекле композитор Салих Сәйдәшев татар милләтенең профессиональ музыкаль культурасына нигез салды. Татарстанның сәнгатькә әле яңа аяк басучы яшь җырчыларына, музыкантларына Мәскәү һәм Ленинградның иң яхшы, иң тәҗрибәле педагоглары белем бирделәр. Элек беркайчан да булмаган шундый куанычлы хәл: совет халыкларының зур гаиләсе составына керә торган кечкенә милләтләрнең музыкаль культурасын үстерү турында кайгырту гомум дәүләт эше булып әверелде. Җиһановка менә шушы җирлеккә ныклап аяк басарга, музыкага әзерне кулланучы кеше булып түгел, ә бәлки ару-талуны белмәс эшче, төзүче, иҗат итүче булып килергә, анда үз буразнасын сызарга, үз эзен калдырырга кирәк иде. һәм ул шулай эшләде дә. Әйтергә кирәк, тырышып, үз-үзен аямыйча, һәр язган әйберен кат-кат эшкәртеп, тикшереп, энә күзе аша үткәреп, һәр адымы өчен үзендә чиксез зур җавапчылык тоеп эшләде. Җиһанов, мәсәлән, музыкаль әлифбаны башка композиторга караганда да соңрак күргән, соңрак аңлаган композитор буларак, кешегә музыка белән мөмкин кадәр иртәрәк шөгыльләнә башлауның ничаклы әһәмиятле икәнлеген бөтен йөрәге белән аңлый. Билгеле, мәктәптә, консерваториядә укып кына Моцарт һәм башка гигантларны тулы тирәнлеге белән өйрәнеп бетәргә мөмкин дип уйлау беркатлылык булыр иде. Ләкин үз әсәрләрен язу өчен бөек композиторларга да башта иң гади ноталарны белергә кирәк булган ич. Шулай булмаганда үзләренең үлемсез әсәрләрен алар кешеләргә ничек җиткерә алыр иде?! Талант һәр вакыт көтмәгәндә ачыла. Монда күп төрле очраклы хәлләрнең булуы мөмкин. Әнә шул очраклы моментларны дөрес тотып ала белергә кирәк. Әмма ничек? Талантларны эзләү, табу, музыка мәктәпләренә кабул итү, озак еллар дәвамында тәрбияләү» аларга табигать-ана тарафыннан бирелгән алмазны, шомартып, сирәк очрый торган, камиллектә тиңе булмаган хәзинәгә әверелдерү юлы 5елән. Нишлисең бит, авыр эш, күп вакыт һәм көч сарыф итүне сорый торган эш, ләкин шуннан башка бүтән чара юк. һәр яз саен Җиһанов чуваш, мордва, татар, башкорт авылларына курайда, гармунда уйнау- ф чы балаларны эзләү, әти-әниләрен аларны ун елга Казанга, музыка мәктәбенә укырга җибәрергә үгетләү өчен махсус укытучы-белгечләр 2 җибәрә. Кайчандыр Җиһановның укучылары булган күп кенә яшь компо- 5 зиторлар — аның бүгенге коллегалары, тарафдарлары, фикердәшләре, = танылган башкаручылар, көй чыгаручылар әнә шулай очраклы “ рәвештә табылган талантлар. Шунысын да әйтергә кирәк, Җиһанов- ♦ ның хәзерге урынбасары Мирсәет Яруллинны исәпләмәгәндә, үзенең я нәсел-нәсәбендә кемнең дә булса берәүнең музыка белән чын-чынлап о шөгыльләнүен бу яшьләрнең берсе дә хәтерләми. Үзенчәлекле компо- Z зитор Фасил Әхмәтов, мәсәлән, Казан арты лесхозларының берсендә Z үскән. Аның әти-Әниләре гомер буена урманчылык эше белән * шөгыльләнгәннәр. Биш яшендә гармун тарткаларга өйрәнгән сабый- л ның бирегә килеп чыккан укытучы-белгечләр тирәсендә бөтерелеп ң йөриячәге, аннан музыкага өйрәнү өчен Казанга китәчәге, соңыннан “ консерватория тәмамлап, шунда ук укытырга калачагы һәм матур- =- матур көйләр иҗат итәчәге турында алар, мөгаен, уйларына да китер- * мәгәннәрдер. Мин әле безнең көннәрдә дә сирәк саналган әлеге музыка мәктәбенә сугылып чыктым. Хәзергә әле гармун телләрен бер генә бармак белән чыңгылдатучы беренче класс укучылары янында булдым. Гомуми белем бирү дәресләре беткән, махсус белем дәресләре әле башланмаган. Мин балаларның кайберләре белән аерым-аерым сөйләштем, алардан ишеткәннәремне кыскача гына итеп куен дәфтәремә язып куйдым. Кем белә, бәлки еллар үткәч, әнә шул язмаларны актарып, моңарчы үзләренә әле бөтенләй таныш булмаган ерактагы зур шәһәргә килгән шук малайларның кем булып чыгулары белән кызыксынырга, алар белән кабат очрашырга туры килер. Менә Аксубай районының Яңа Дума авылыннан килгән Илһам Хәбибуллин. Ул скрипка уйный. Әти-әнисе пенсионерлар. Радик Шәй- дуллин Минзәлә районының Иске Абдул авылында туган. Бәләкәй чагында ук абыйсының гармунында уйнаган Радик та районга килгән укытучы-белгечләр игътибарыннан читтә калмый. Хәзер ул фор- тепьянода уйнарга өйрәнә. Мидхәт Шакировны укытучылар Балтач районының Киров өлкәсе белән чиктәш Янгул авылыннан табалар. Мидхәтнең әтисе колхоз гаражында эшли, машиналар төзәтә, ә әнисе төрле эшкә йөри. Малай скрипка белән ихлас күңелдән кызыксына. Мәктәптә ике йөздән артык бала укый. Аларны чиксез киң Идел буеның төрле якларыннан — Чувашстан, Башкортстан, Татарстан, Мари республикаларыннан җыйганнар. Уку, әлбәттә, түләүсез. Читтән килгәннәр интернатта, тулысынча дәүләт исәбенә яшиләр. Монда тәрбияләнгән һәр баланың киләчәк язмышы ничек булачагын алдан әйтү кыен, билгеле. Аларның кайберләре бәлки укып бетергәнче үк китеп барырлар. Беркемгә дә сер түгел, ун ел буе икеләтө-өчләтә нагрузка белән уку баладан зур түземлелек һәм физик ныклык, тазалык таләп итә. Кайберләре исә музыканы гомерлеккә үзләренә юлдаш итәрләр, консерваторияне уңышлы тәмамлап, аспирантурага керерләр, көйләр тудырырлар. Юра Егоров кебек оста башкаручы булып җитешерләр һәм үзләре укыган мәктәпнең данын тагын да үстерерләр. Әйе, бу хакта әле хәзергә бары тик күрәзәлек кенә итәргә мөмкин. Ләкин шунысы ачык: монда һәр укучы баланың киләчәк язмышы аның үз кулында, дөресрәге, бүгенгә әле алар белән көнен-төнен шөгыльләнүче педагоглар, укытучылар, тәрбиячеләр кулында. Юра Егоров музыка мәктәбен 1970 елда тәмамлаган. Укуының соңгы елларына кадәр яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылып тормаган. Бабасы чуваш шәһәре Алатырьда паровозлар депосында эшләгән, колакка сак әтисе гомер буе география укыткан, бу малайның зур талантка ия булуын башта бик үк күреп тә бетермиләр. Унынчы класста укыганда Юра Парижга, күренекле пианистка Маргарита Лонг васыяте буенча башкаручыларның һәр ел саен уздырыла торган бөтен дөнья конкурсына бара. Иң катлаулы әйберләрне: Сен- Санс, Бетховен, Шопен, Дюбси. Лист әсәрләрен башкарып, өч турны да триумф белән үтә һәм Казанга лауреат булып кайта. Былтыр Октябрь бәйрәме алдыннан башкала консерваториясенең өченче курс студенты Юра Егоров үзен тәрбияләгән һәм музыкага өйрәткән туган шәһәребездә концерт бирде. Турысын әйтергә кирәк. Казан музыкага ифрат бай шәһәр. Анда Маргарита Лонг исемендәге конкурсның почетлы призына лаек булган башкаручыга караганда да популяррак музыкантларның чыгыш ясаганнары бар. Әмма Юра Егоров чыгыш ясаганда залда сүз белән аңлатып бирә алмаслык тантана хөкем сөрде. Юра үз-үзен тыйнак тотты, дулкынланды, кичерешләр эчендә калды. Ләкин аның уйнавында һәр останың башкаруын бүтәннәрдән аермалы итә торган ихласлык, гадилек бар иде. Концерт залын тутырган йөзләрчә тамашачылар аңа ихлас күңелдән инандылар, үзләрен аның белән бергә хис иттеләр, музыкантка үз тойгыларын, теләкләрен, омтылышларын ышанып тапшырдылар. Бу минутта алар каян да булса килгән күренекле бер музыкант түгел, ә үзләре арасында үскән, үзләре арасыннан күтәрелгән талант концерт биргәнлеген ачык аңлыйлар иде. 5 Юра Егоров концертларыннан соң Нәҗип Гаязовпч белән без тагын бер тапкыр очраштык. Алтмыш дүрт яшьне иңнән алып ташлап булмый, ә ул һаман шул ук җитез, ашыгучан, әйтерсең еллар аңа комарлык өстенә комарлык, кайнарлык өстенә кайнарлык өсти торалар. Мин аның Юра Егоровның пианино уйнавы турындагы фикере белән кызыксындым. Халкыбызның профессиональ музыкасы чыганаклары башында торган аксакалдан Дворжак, Сметана ватандашларының ү'з әйберләрен башкаруны сорап Казанга килүләреннән, Юра Егоров кебек шәкертләренең Халыкара конкурсларда призлар алуыннан канәгатьме, дип сорадым. Җиһанов башын селекте, гадәтенчә, дипломатларча булмаган турылык белән җавап кайтарды: — Азрак мактанырлык берәр төрле сәбәп килеп чыкса, «ах* итәргә яратабыз без. Юк, анысы дөрес, шактый нәрсәләр эшләнгән. Ләкин, әйдәгез, эшләнгән эшләр белән әле ирешелергә, тормышка ашырылырга тиешле нәрсәләр арасындагы аерманы чагыштырып карыйк. Соңгы ике съезд арасында, әйтик, республикабыз композиторлары тарафыннан 2 балет. 4 музыкаль комедия, 17 зур симфоник әсәр, 2 оратория, 9 камера әсәре, 260 җыр иҗат ителде. Әмма эш санда- мыни? Бездә күпме пьесалар языла, чутына чыгарлык түгел. Ләкин бик сирәге генә бер сезоннан артык бара. Ә Грибоедовның «Акыллылык бәласе»н һаман куялар. Спектакльгә ничә тапкыр барсаң да беренче тапкыр карагандагы шикелле карыйсың. Зур уңышка ирешкән саен тагын да зуррагына өметләнәсең. Безгә һәр минутның кадерен өчләтә, бишләтә артыграк белергә кирәк. Ә без акрын кыймылдыйбыз, акрын һәм озак эшлибез. Утыз биш яше тулганда (ә безнең композиторларыбызның күпчелеге хәзер шул яшьтә) Шостакович җиде симфония, ике опера, өч балет, күп санлы камерный әсәрләр иҗат итте. Монда әле аның төрле спектакльләргә, кинофильмнарга язган җырлары керми. Профессиональ музыканың әлифбасына унтугыз яшендә генә төшенә башлаган Арам Ильич Хачатурян уналты елдан соң инде биш зур симфоник әсәр, балет, исәпсез-хисапсыз романслар, җырлар, тынлы оркестр өчен бик күп әсәрләр язды. Безнең яшь композиторларыбызның яшьтәше ленинградлы Борис Тищенко хәзер инде дүрт симфония, дүрт концерт, квартетлар, вокаль цикллар һәм балет авторы... Ә безнекеләр тыйнаграк... Нәҗип Гаязович Җиһанов үзенең сүзен болан дип тәмамлады: — Әгәр профессиональ музыкабызның үсешен аның беренче адымнарыннан, ягъни нульдән алып карасак, уңышларыбыз, әлбәттә, бар. Ләкин шуны онытырга ярамый: без моннан ярты гасыр элеккегә караганда бөтенләй башка шартларда яшибез һәм иҗат итәбез. Кешелек җәмгыяте тарафыннан күпме нәрсә иҗат ителүен күздән кичерсәң, исең-акылың китәрлек. Буй җитмәслек биеклек! Безгә әле алга карап атларга да атларга, әнә шул биеклеккә күтәрелергә, революциягә кадәрге йөз еллар эчендә ирешелергә тиеш булган нәрсәләрне яулап алырга һәм үстерергә кирәк. Биеклек ул елларга гына буйсынмый, ул алга карап атлаучыларны ярата, бары тик аларга гына баш ия.