Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБДУЛА ГОМӘР

Шушы елның 7 июлендә озакка сузылган каты авырудан соң «Казан утлары» журналының элекке редакторы, СССР язучылар союзы члены, тәрҗемәче Абдулла Гомәр вафат булды. Абдулла Закир улы Гомәров 1906 елның 15 июлендә Оренбург шәһәрендә туган. Хезмәт юлын ул 1928 елда Казанда, «Яңалиф» китап нәшриятында башлап җибәрә. 1928—1942 елларда «Яңалиф», «Совет әдәбияты» журналларында башта әдәби сотрудник, соңыннан җаваплы секретарь булып эшли. Ә 1954 елда аны журналның баш редакторы итеп билгелиләр. 1942—54 елларда Абдулла Гомәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөдире, ә 1958— 1963 елларда Язучылар союзында әдәби консультант булып эшли. 1945 елда ул Коммунистлар партиясе сафына керә. Кайда гына эшләмәсен, Абдулла Гомәр үзен туры сүзле, таләпчән, үз эшенә нык бирелгән, тырыш кеше итеп танытты. Редакторлык вазифасы белән бергә Абдулла Гомәр үзе дә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнде. Ул Д. Фурмановның «Мятеж», П. Павленконың «Баррикадалар», М Шолоховның «Нәфрәт фәне» һәм «Алар Ватан өчен көрәштеләр» дигән әсәрләрен тәрҗемә итте. Нәфис кинофильмнарны татарчалаштыруда да тырышып, уңыш белән эшләде. Аның аерым татар язучыларының иҗатына багышланган мәкаләләре, рецензияләре дә укучыларга таныш. Абдулла Гомәр әдәби-иҗат эшчәнлеген һәрвакыт җәмәгать эшләре белән алып барды: озак вакытлар Татарстан язучылар союзының партия оешмасы секретаре булып эшләде. Татарстан язучылары, әдәбият сөючеләр, мәрхүмнең хезмәттәшләре язучы һәм тәрҗемәче, принципиаль коммунист Абдулла Закир улы Гомәровның якты истәлеген бик озак хәтердә сакларлар. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ. КАЗАН УТЛАРЫ. ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕ. ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ.