ЫШАНЫП АТЛЫЙБЫЗ
Бригадир Виктор Кузьмин эшен бетереп кайтырга җыенганда гына, аның янына икенче сменаның звено җитәкчесе Ибәтулла Шәяхметов килде. Йөгерүдән ул еш-еш сулый иде. — Витя, лаборант кыз баягы субай скважинасына бетон измәсен салырга рөхсәт итми. Скважина астан ишелә башлаган. Икенчесе дә ишелү алдында, ди!.. Кузьминнын какча йөзе караңгыланып китте. тән түгел иде. — Бораулау машинасы белән чистартырга кирәк булыр,— дип куйды Ибәтулла. — Шулаен шулай да... беләсеңме, бу — скважинадан каркасны кире чыгарып, бораулау машинасын күчереп утырту дигән сүз бит. Күпме; вакыт үтәчәк? Аннан соң, икенче ишелә башлаган скважина белән нәрсә эшләргә соң? Юк, Ибәтулла, синеңчә батмый, — дип, бер мәл уйланып торды бригадир.— Тукта, әгәр скважинага бетон измәсе салганчы борау механизмын калдырып торсак, ә? Бик тиз арада субай скважинасын монтажлыйсың да бетон измәсен саласың. Бетон да әрәм булмый. Кузьмин лаборант кызга күз кысып куйды. — Бетон измәсе төягән машиналар күренми шул әле,— дип уфтанып алды кызый. — Әйдә, Ибәтулла, тәвәккәлләп карыйк! Мин телефонга йөге- рәм,— диде Кузьмин. Ләкин телефоннан шалтыратудан да рәт чыкмады. Ул, тынычланырга теләгәндәй, кесәсеннән таушалып беткән сигаретын чыгарып авызына капты. Кабыза алмый интекте. — Бүген хатынга вакытында кайтырмын дип вәгъдә биргән идем, тагы булмады, кадалгыры! Әйдә, барып карыйк. Их, син теләгәнчә бетон измәсе белән җитәрлек тәэмин итсеннәр иде лә! Монтажлаган скважина янында аларны җил иссә сыгылып китәрдәй нечкә билле яшь кенә лаборант кыз көтеп тора иде. — Я, нәрсә анда? — диде Кузьмин коры гына. — Әнә, үзең кара. Кузьмин электр лампочкасын уналты метр җир астына дөм караңгыга төшереп, ишелгән скважинаны тикшерде. Әйе, эшләр шәп — Хәзергә бетон булмаячак,— дип җавап бирделәр. — Ә сез беләсезме?.. — Барысын да беләм. Бөтенегезгә дә бетон кирәк. Еракта телефон трубкасын куйдылар. Виктор Кузьминның йөрәген мәче тырнап алгандай булды. Бетон булмаса, бораулаган скважиналар берәм-берәм ишелеп юкка чыгалар лабаса! Күпме вакыт һәм көч әрәмгә китә. Юк, хәзер үк бетон заводына барырга, аңлатырга, исбатларга, таләп итәргә кирәк! Ул, бетон ташый торган миксерга утырып, бетон заводына китте. Әмма диспетчер монда да алай җәелеп төшәргә ашыкмады. — Каян алыйм. Бетонны РИЗга җибәрергә диләр бит. — Минем үземә кирәкми. Скважиналар ишелә, беләсезме, күпме акча җилгә очачак! Зинһар, дим, апакай! Диспетчер ханым яшь кенә егеткә каш астыннан текәлеп карап торды да: — һай бу тынгысыз яшьләрне! Әйдә, уйлашыйк, алайса, берәр әмәлен табарбыз бәлкем,— диде. ...Көне буе аяусыз кыздырган кояш Кама аръягындагы офыкка авыша башлагач, көн бераз сүрелә төште. Бераз җан рәхәтләнеп, күңел иркенәеп киткәндәй булды. Виктор Кузьмин маңгаендагы борчак-борчак тир бөртекләрен сөртте, күкрәге тулганчы иркен сулыш алды. Кичке кызгылт кояш үзенең алтындай нурлары белән тагын бер мәртәбә двигатель заводының төзелеш мәйданын сирпеп алды да, саубуллашып, иртәнгә чаклы таулар артына кереп югалды. Виктор Кузьмин, ачыкканлыгын тоеп, сәгатенә карап алды. Вакыт шактый соң. ашханә күптән ябылган иде инде. Ул салмак кына бригада будкасына таба атлады. Чаллыга килгәнче Виктор Кузьмин Ленинград шәһәренең Киров исемендәге заводында югары разрядлы наладчик булып эшли иде. Кама буендагы гигант төзелеш хакында ишеткәч, гүзәл шәһәрне калдырып, комсомол путевкасы белән Чаллыга килде. «Промстрой»- ның яңа гына оештырылган 13 нче төзү-монтаж идарәсенә балта остасы-бетончы булып эшкә урнашты. Бу вакытта бригадада эшләр шәптән түгел иде. План үтәлми, эш хакы түбән, тәртип хакында әйтәсе дә юк. Гаеп бригадирның үзендә иде: оештыру сәләте барлы- юклы. әмма иң ачысы — дөньяга төкереп караучылардан булды, һәм көтмәгәндә генә... Эш хакы алганның икенче көнендә бригадир эшкә чыкмады. Бригада егетләре көне буе ятим балалардай әле тегендә, әле монда сугылып, эшләмичә тик йөрделәр. — Кичә кич белән мин бригадирны күргән идем, лаякыл исерек иде. Йоклап калгандыр,— диде берәү, шомлы хәбәр җиткереп. — Күрәсе көннәр бар икән! — дип уфтанды олы яшьтәге Галимулла Шәфигуллин. «Нинди матур, яңгырсыз көн әрәмгә китә. Кирәк чагында мастеры да килеп чыкмый бит. Нәрсә эшләргә? — дип, Викторның йөрәге әрнеп алды.— Әллә тәвәккәлләп караргамы?» — Валера,— дип эндәште ул япь-яшь кенә егеткә,— монтажга керешегез! Ә син, Галимулла абзый, бетонга ябыш, кешеләр ал! Виктор, әнә шулай бригадирлыкны вакытлыча үз кулына алып, кешеләрне эшкә билгели башлады. Әмма арадан берәү: г- Син кем соң болай командовать итәргә? — дип, тамак кырга- ларга ябышты. Виктор Кузьмин тавыш килгән якка күз ташлап, тыныч кына: — Нәкъ синең кебек гап-гади бетончы! — диде. — Сиңа барыбыздан да артыграк кирәкме әллә? — дип, икенче тавыш аның болай да әрнегән йөрәгенә тагы тоз салды. ♦ — Ә син юкка чыккан бригадирны көне буе көтеп утырыр “ идеңме? — дип, ярдәмгә ашыкты Шәфигуллин абзый.— Дөрес эшли- £ сең, Витя. Тезгенне ычкындырма! Виктор Кузьмин бу сүзләрдән соң батыраеп китте. Каршы килү- 5 челәргә карамастан, егетләрне эшкә җигә алды. Бу вакыйгадан соң берничә көн үткәч, бригадир тагы эшкә з чыкмады. — Исерек башка карап торырга дигәнмени?! Әйдәгез, идарә = җитәкчесенә барабыз. Арабызда бригадир итеп куярлык кешебез “ бар бит! — диде Ибәтулла Шәяхметов. ♦ — Кемне? ~ — Сорыйсың тагы... Виктор Кузьминны! Егетләр бердәм җыелып идарә җитәкчесе янына бардылар. — Үзегез телисез икән, мин каршы түгел, тик җимертеп эшли белегез! — диде идарә җитәкчесе. Беренче көннәрдә яшь бригадирга бик авырга туры килде. Тар- и кау бригаданы оештыру, хезмәт дисциплинасын ныгыту өчен бик күп ~ көч түгәргә кирәк иде. Беркөнне, сәбәпсез, ике егет эшкә чыкмады. Икенче көнне үк Виктор эштән соң бригаданы җыеп, аларны тик- * шермәкче булды. — Я, сөйләгез, ник эшкә чыкмадыгыз? — дип, бригадир егетләргә текәлде. — Баш төзәттек,— диде Сергей Цилковский, берни дә булмагандай. — Яшь башыгыздан эчеп йөрү бер дә килешми,— диде Шәфигуллин. — Эчсә, без кеше акчасын эчмибез лә, үзебезнекен. Бездә ни эшегез бар? — диде икенчесе усал гына. — Дөрес. Үз акчаларына эчәләр бит! Безнең ни эшебез бар,— диештеләр. Җыелыш Виктор уйлаганча барып чыкмады. Тәҗрибә аз иде. Ләкин бер атнадан соң бу вакыйга тагын да кабатланды. Виктор Кузьмин алар белән турыдан-туры сөйләште. — Сезнең кебекләр бригадага кирәкми,— диде ул, сүзен бетереп. — Кирәкмәсә, без аптырар дисеңмени?! КамАЗда эш бетмәгән! — диде Сергей Цилковский. Бригадир бу яшь егетләр үзләрен бригадада калдыруны үтенерләр, тәртип бозуны бүтән кабатламаска сүз бирерләр дип уйлаган иде. Ә аларның исләре дә китмәде. Оятсызларча елмаеп, җанны үртәп басып тордылар. Виктор Кузьмин Сергейлар алдында үзенең көчсезлеген күрде. «Бригадирлык барып чыкмас. Ризалык биреп ялгыштым, ахрысы»,— дип үкенде. «Гади бетончы булганда, ичмасам, ике кулыңа бер эш иде. Хәзер ирекле башыңнан ирексез булып утызлап кеше турында кайгырып йөр инде. Әллә гади бетончы гына булып эшләргәме?» Ул үзенең зарын участок начальнигына сөйләде. — Бригадирлыктан алыгыз! — диде. _ Беренче авырлыклардан курыктыңмы? Әллә миңа җиңел дип уйлыйсыңмы? Юк, миңа да авыр. Әйдә, бергәләп киңәшик, уйлашыйк Башка идарәләрдә хезмәткә катнашу коэффициенты кулланалар икән. Виктор, әйдә беренче булып шул эшне кулланып карыйк,— дип, участок начальнигы моңа чаклы ишетелмәгән ниндидер коэффициент турында сүз чыгарды. Бу көнне участок начальнигы бик күп файдалы киңәшләр бирде. Аның тәкъдиме буенча бригада советы сайлап куйдылар. Баш бирмәүчеләр, тәртип бозучыларны бригада советында тикшерә башладылар. Менә ай азагы килеп җитте. Ничек кенә тырышсалар да, бүтән бригадаларга караганда наряд бик аз ябылды, һәм хезмәткә катнашу коэффициентын беренче мәртәбә сынап карарга булдылар. Башта бу билгесез коэффициентка беркем дә зур әһәмият бирмәде. Әйдә, куя бирсеннәр, алдагысын күз күрер, имеш. Аның нәрсә икәнлеге акча алганда гына билгеле булды. Күбесенең кесә яклары юкарган иде. Акча алганның икенче көнендә эш башланыр алдыннан бригада будкасында гауга купты. Төзүчеләр бер-берсен бүлеп нидер сөйләргә, нидер исбат итәргә тотындылар. — Ни өчен миңа аз, ә аңа артык? Коэффициентыгыз да, чурты- гыз да кирәкми. Без алай эшләмибез, иртәгә үк китәбез,— диде типсә тимер өзәрлек Әхмәт. Виктор Кузьмин шауламагыз дигән сыман кулын күтәрде дә, коры гына: — Ашыгызга карата кашыгыгыз. Моннан соң ничек эшләсәгез, шулай алачаксыз,— диде. Икенче көнне коэффициентка ризасызлыкларын белдергән төзүчеләр, үз сүзләрендә торып, яңа гына тупланып килгән бригаданы ташлап киттеләр. Хезмәткә катнашу коэффициентын кулланганнан соң бригадада калган егетләргә ниндидер бер яшертен көч өстәлгәндәй булды. Эшкә соңга калучылар, ялкаулар, хезмәт дисциплинасын бозучылар юкка чыкты. Икенче ай азагында Виктор Кузьмин «җылылык» трассасының нигезенә салынган бетонның кубометрлар санын хисаплап, башка бригадалар белән чагыштырып карады. Һәм үз-үзенә ышанмады, тагы бер мәртәбә хисаплап алды. Юк, ул ялгышмаган иде. «Пром- строй»да беренчелекне яулап алган Мартьянов бригадасын бетон салу буенча унсигез кубометрга узып киткән бит! Менә сиңа кирәксә, әнә нинди икән ул хезмәткә катнашу коэффициенты! Яшь бригадирның какча йөзе иртәнге кояштай балкып китте, һәм ул бу шатлык турында тиз генә бригада егетләренә җиткерде. — Кит аннан, булмас...— диде Галимулла Шәфигуллин. — Болай булгач, акчага капчык әзерләргә туры килә инде,— диде Әхмәт сөенеп. — Менә сиңа КТУ, эшләтә бит! Уйлап тапкан кешесенә мең рәхмәт төшкере,— диде Галимулла абзый, телен шартлатып. Көннәр узган саен бригада үсә, ныгый, көч җыя барды. Виктор Кузьмин җитәкләгән коллектив җылылык трассасын сузуда эшләп, көн саен смена заданиеләрен арттырып үтәде, ноябрьга еллык планны үтәп чыкты. Беркөнне саескан үз койрыгында яңа бер хәбәр алып килде. — Тиздән безне двигатель заводына ниндидер субайлар белән нигез салырга күчерәләр икән... — Анда да шул көрәк тә балтадыр инде. Җилкәң генә нык булсын,— диде Салих Хәйбуллин, әлеге хәбәргә һич шаккатмыйча. — Яңа ысул уйлап тапканнар, ди. Башта җирне бораулыйлар, соңыннан шуңа бетон салалар икән,— дип, Виктор Кузьмин үзенчә ачыклау кертергә ашыкты. Ә Ибәтулла исә: Завод нигезен салу үзе ни тора, егетләр! — дип тел шартлатып алды. Шушы сөйләнүдән соң берничә көн үткәч, бригада, үзенең кечкенә будкасын трактор белән өстерәп, двигатель заводына күчеп килде. Айлар буе бертуктаусыз яуган көзге яңгыр төзелеш мәйданын ♦ кеше үтә алмаслык пычракка әйләндергән. Эш бик акрын барды. « Егетләр тырышыптырышып эшләсәләр дә, тәүлеккә җиде субай з урынына нибары 3—4 субай бетонладылар. Беркөнне планны үтибез 1 дип кенә торганда, бәласе аяк астыннан килде дә чыкты. Бетон 5 көтеп торган арада, измә агыза торган уналты метрлы торба сква- * жина эчендә катып калды. Бу хәбәрне ишеткәч, Викторның кәефе китте: — Нәрсә карадыгыз? — диде ул җыелып торган егетләргә. | — Кем белгән аны болай буласын,— дип акланды звено җитәкчесе Салих Хәнбуллин. ♦ — Нәрсә багана күк торасыз? Күтәрү краны кая? — диде Кузь- = мин усалланып. — Витя, күтәрү краны белән чыгарырга тырышып караган идек. Булдыра алмый,— дип аңлатты Салих. * —Краныңны монда ку,—дип кычкырды бригадир кранчы егет- = кә кул изәп. £ 25 тонналы күтәрү краны озын муенын чайкалдырып, әкрен генә * килде дә скважинадан башын күрсәтеп торган нәзек торбага зур е корыч ыргагын эләктерде. — Вира!!! — дип, Виктор төзелеш мәйданын яңгыратып команда бирде. Юан трослар кылдай тартылып, кранның зур гәүдәсе чайкалып китте. Егетләр кызыксынып бер кырыйга җыелдылар. Кран кинәт туктап калды. — Бер мәртәбә суыртып карадык бит иде! Арлы-бирле йөртергә кранны такси дип белдеңме әллә?! — дип кычкырды кранчы егет, кабина ишеген ачып. — Тфү! — диде бригадир һәм кесәсеннән сигаретын чыгарып авызына капты.— Ычкындыр! Виктор Кузьмин 25 тонналы кранга, егетләргә үртәлеп, үз-үзен кая куярга урын тапмыйча, әле монда, әле тегендә сугылды. Кинәт ул үзенә эндәшкән тавышка сискәнеп китте, борылып караса, сумаладай кара чәчле башкорт егете Илдус Бакиров басып тора. — Виктор! — дип кабатлады теге, хафалы кыяфәт белән.— Беләсеңме, бетон юк чакта измә агыза торган торбаны скважинадан ун минут саен чыгарып, кире төшереп торырга кирәк. Минемчә, алай иткәндә торба скважинада катмаячак. — Вәт, ичмаса, баш!—дип, бригадир аның аркасыннан каккалап алды. Ул арада мастер, үтеп барышлый гына: — Кузьмин, идарә җитәкчесе эштән соң бригаданы җыярга кушты,— диде. «Башланды» дигән уй бригадирның миен ярып узды. Двигатель заводы төзелешенең бер читендә урнашкан бригада будкасы эштән соң егетләр белән шыгрым тулды. Җыелышка идарә башлыгы белән бергә комсорг та килде. Әмма алар әлеге катырылган торбага артык бәйләнмәделәр, скважинада кисеп калдырырга куштылар. Менә рәхмәт!.. — Тәҗрибәсезлек хикмәте инде,— дип акланды Виктор. — Кнләсесендә акыллырак булырсыз,— диде идарә җитәкчесе һәм кинәт сүзне икенчегә борды.— Без «Гидропроект» институты хезмәткәрләре белән килешеп, кичке курс ачып җибәрәбез. Эштән соң сезгә укуы бик авырга туры килсә дә, иртәгә барыгыз да дәфтәр, каләм алып килегез. Булдымы? — Булмаган кая! Ә комсорг бөтенләй икенче яктан сүз башлады: — Сезнең бригадага комсомол-яшьләр исеме бирергә булдык. Я, монысына ничек карыйсыз, егетләр? — Комсомол-яшьләр бригадасы булгач, мине кая куярсыз соң? — дип сорады Галимулла абзый. Бер мизгелгә тын калган будка эче кинәт кенә җанланып китте, көлешеп алдылар. — Галимулла ага, синсез бригада ике кулсыз гына түгел, җансыз да калачак бит! — диде арадан берәү. — Яшьләр белән эшләве үзе ни тора! — диде идарә җитәкчесе, күңелле ым кагып:— Алайса, килештек?! Җыелыш күңелләрне үстерде үстерүен, әмма субайлар җитештерү эше алга китмәде. Двигатель заводы монтажчылары һаман да боларның үкчәсенә басып баралар иде. Кайсы көннәрдә фундаментлар җитмәү аркасында аларның эшсез утырган вакытлары да булмады түгел. Әлбәттә, таякның авыр башы Виктор җитәкләгән комсомол-яшьләр бригадасына төшә иде. Ә бригадир еш кына идарә җитәкчесе кабинетыннан, январь аеның чатлама суыкларына карамастан, янып-пешеп чыга иде. Бик хәйләкәрләр дә соң инде бу җитәкче халык: субай да субай дип теңкәгә тияләр. Аларга таләп итүе җиңел, ә монда теләсәң ничек субай җитештер. Субайларның кирәклеген бригадир үзе дә белә, тик аларның санын ничек кенә арттырырга соң? Бу хәл бригадирны өзлексез борчып торды. Эштән арып-талып кайткач, кичләрен ул бик озак утырып төрле-төрле графиклар сызга- лады. Ләкин берни дә килеп чыкмый иде. Кәгазьләрне ул йомарлап ата торды. Беркөнне эштән кайтканда, автобусның бозланган тәрәзәсе аша көпчәкле «Кировең» тракторын күрде. Һәм туган заводын, матур һәм җылы цехын күз алдына китерде, сагындырып җибәрде. Автобусның әкрен генә чайкалып баруына күңеленә төрле-төрле уйлар килде. Кинәт кенә аның башында бер фикер туды. Ленинград заводында эшләгән чакта машина җыю конвейеры яныннан еш кына үтә иде. Тукта, тукта, әгәр дә бу линия методын бригадада куллансак, ничегрәк килеп чыгар икән, ә? Бу фикер югалганчы тизрәк кайтып җитәсе, өстәл артына тизрәк утырасы килде. Автобус бик әкрен барган кебек тоелды. Кайтып җитү белән үк кирәкле схеманы төзеде. Схема бик тә гади килеп чыкты. Бригаданың ике члены, әйтик, күтәрү краны машинисты белән берлектә, әзер скважинага каркаслар төшереп, анда кондуктор һәм озын торбалы бункерлар урнаштыра. Икенче группа бетон кабул итеп тора. Өченчеләре әзер субайлардан кондукторларны салдыру һәм субай башларын җитештерү белән шөгыльләнә... Икенче көнне Виктор бу хакта бригада советы белән киңәште. Нәтиҗә озак көттермәде. Январь аенда двигатель заводы мәйданында субайлар бетонлау эше күзгә күренеп яхшыра барды, һәм ай ахырында көнлек планны үти башладылар. Менә кояшлы февраль аеның беренче көнендә двигатель заводында бик зур вакыйга булды. Бу суык көнне Виктор Кузьмин гадәттәгечә алдагы эшләр турында уйлап килде. Ул килгәндә беренче смена азагына чаклы ярыйсы гына вакыт булса да, бригаданың кечкенә будкасы төнге смена егетләре белән шыгрым тулы иде. Аларны күрү белән бригадирның иртәнге суыкта кызарган йөзендә күләгә чагылып, кара кашлары җыерылып,күзләре кысылып китте. Монда кырыкка ярылырдай булып, ут йотып йөрисең, ә алар эшләреннән иртә туктап ләчтит сатып утыралар. Ах, ләгыйньнәр!.. Викторның ачуы купты. Ләкин звено җитәкчесе Ибәтулла Шәях- метовның йончыган күзләрендә ниндидер тылсымлы нурларны күреп, ул ачуын тыеп калды, шулай да сүзне коры тотты: — Ибәтулла, төнге смена ничегрәк үтте? — Ярыйсы болай, җиде субай бетонладык. Бетон белән тоткарлык булмаса, күбрәк тә булыр иде,— диде Ибәтулла, мыек астыннан гына елмаеп. Викторның күзләре шар булды: — Ничә, ничә?.. — Җиде субай! Җиде! Шундук Кузьминның авызы колагына җитеп ерылды, түбәсе күккә тигәндәй булды. Кара син аларны, бер сменада бригаданың тәүлек заданиесен үтәгәннәр бит! — Котлыйм, котлыйм! — дип, Виктор Кузьмин егетләрнең каты кулларын кысып чыкты.— Салих, хәзер сезнең звенога сүз. — Скважина булса, бетон булса, бездән эш тормас,— диде Салих Хәйбуллин, көндезге сменаның звено җитәкчесе. — Ә сез ник кайтмыйсыз, ник утырасыз? — диде бригадир төнге смена егетләренә. — Төнлә бер-беребезне юньләп күрә алмадык бит! Бер сөйләшеп утырасы килә әле,— диде Ибәтулла. Икенче көнне двигатель заводы төзелеше мәйданының үзәк стендына ябыштырылган «Яшен» янында кеше күп җыелган иде. Ул берничә җөмләдән генә тора иде: «Тәүлеккә 7 субай урынына 12 не бетонлаган В. Кузьмин бригадасын тәбриклибез! Молодцы!» Ләкин Кузьмин җитәкләгән бригада бу рекордта гына тукталып калмады, әзер субайларның саны һәр көн саен арта барды: 12, 16, 22 һәм менә коллективның зур җиңүе — тәүлеккә 28 субай. Бу — тәүлек заданиесен дүрт мәртәбә арттырып үтәү дигән сүз! ...Виктор Кузьмин бригада будкасына килеп җиткәндә, төзелеш кичке эңгермеңгер кочагына кереп чумган иде. Кинәт кенә көчле прожекторлар кабынып китте. Икенче җәйне каршы ала бит инде ул! Үткән елны бу завод урынында такыр басу иде. Ә хәзер тирә-якка карадың исә, таң каласың. Ни арада гына биек завод корпуслары калкып чыкты, ә! Ул бригада будкасына керде. Бригадага күптән түгел генә «Камгэсэнергострой» берләшмәсе бүләк иткән зур радиоланы кабызып җибәрде. Будка эче күңел кылларын тибрәлдерә торган музыка тавышы белән тулды. Виктор утырган килеш йокымсырап киткәнен сизми дә калды. Бу хәл күпмегә сузылгандыр, ул ишек ачылуга сискәнеп уянып китте. Вакытлы поселоктан төнге смена килеп җиткән икән. — Виктор, тиз бул, йөгер автобуска’ Соңга калуың бар, егетем! Анда хатының белән малаең юлга чыгып, сине көтә калды,— диде Галимулла ага. Виктор шушы арада гына теле ачылган малаен күз алдына китереп елмаеп куйды, һәм капыл урыныннан купты...