Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШЛАР

Партия активы җыелышы башланырга әле бер сәгатьләп вакыт бар иде. Шәһәрне карый-карый, Муса Җәлил проспекты буйлап атлыйм. Уникешәр катлы йортлар, мәскәүчә гастрономнар... Проспект агымсу шикелле дулкынланып тора. Кешеләр, машиналар агымы. Бер якта — яшь нарат урманы. Тәрәзәләренең күплеге белән бал кәрәзен хәтерләткән, болытларга ашкан ак йортлар күләгәсендә, кондыз шикелле, җиргә сеңеп, бер агач өй «яшеренеп» калган. Ишегалдында мал-туары да күренә. Апрель кояшына борынын сузып, кызыл сыер ♦ сагыз» чәйни. Баскыч төбендә соры песи йокымсырап утыра. Яныма гына бер малай килеп басты. Җиңелчә язгы киемнән, башында кара козыреклы фуражка. Бу өйнең хуҗалары, мөгаен, шушы биек йортлардан яңа квартира алырлар. Соры песи лифткә утырып кына җиргә төшеп йөрер, кызыл сыерны берәр совхоз фермасына озатырлар... Күченү чоры. Кешеләр ераклардан, илнең әллә кайсы почмакларыннан кубып киләләр. Зур коллективка оешканчы, яңа урынга ияләшкәнче, алар да төрле зигзаглар аша үтәрләр... Шулар турында уйландым мин. Ә янәшәмдә торган сары чәчле, сипкелле малайның уйлары кайсы тирәдә йөри икән? — Нихәл, энем, буламы? — диюгә, ул сискәнеп куйды, картузын басыбрак киде. Мөгаен, Чаллы малае түгелдер. — Каян килдең, энем? Шул чак яныбызга өлкәнрәк яшьтәге бер хатын килеп туктады. Өстендә юка плащ, кулында портфель. Ул минем үземә сорау бирде: — Кемегез була бу егет? Авыз ачып җавап бирергә өлгермәдем, портфельле ханым, елмаеп, миңа кулын сузды: — И, кемне күрәм! Каян болай? — Әлмәттән инде,— дидем, күз күргән кешемне очратуга сөенеп.— Сез соң? Рафика ханым иде бу. Ул «тормыштан артта каласыз» дигән сыман җиңелчә генә башын чайкады, күтәренке, дәртле тавыш белән тезеп китте: — Чаллыга күчеп килүемә сигезенче ай. Ә Мәсәбих бөтенләй үз кеше монда. Безне алдырганчы, бер ел тулай торакта яшәде. Рәхим итегез, бүген кич безгә килеп утырыгыз. Әнә генә безнең йорт... Рафика ханым Фәрхетдинова минем белән сөйләшкән арада картузлы малайдан күзен алмады. Алар икесе бергә китеп бардылар. Әлмәт урамнарында без еш күрешә торган идек. Ял костюмыннан, ялт итеп киенеп, алар парлап чыгарлар иде. Мәсәбих, үзенең озын гәүдәсеннән уңайсызланган сыман, бераз иелеп йөри. Сөйләшкәндә күршесен ихлас күңелдән тыңлый, тавышсыз гына көлеп куя. Бервакыт, Әлмәт сабан туеннан кайтышлый, Мәсәбих мине үзләренә алып китте. «Рафиканы каядыр югалттым, барыйк әле безгә»,— ♦ диде. Өйләренә кергәч, шкаф башыннан гармун алып, уйнарга ■тотынды бу. Идәнгә җәелгән йомшак келәмгә аягын бөкләп утырган 5 да өздереп-өздереп уйный. Йөзендә җиңелчә сагыш та, моңсулык та = бар. Мәсәбих ул чагында Казандагы финансэкономия институтында | читтән торып укый, төзелеш трестында җитәкче урында эшли иде. « Ул гармунын куйды да радиоалгыч астыннан калын гына бер ф папка тартып чыгарды һәм, елмаеп, аны миңа сузды: — Җүләр хатынын мактар, ди, күз йөртеп чыгыгыз әле, зин- о hap... Мактау грамоталары, медаль таныклыклары, рәхмәт кәгазь- * ләре. Бөтенесе бергә бер папка җыелган. Мәскәүдән, Казаннан министрлар кул куеп җибәргәннәре дә, партия һәм комсомол оешма- < лары тарафыннан бирелгәннәре дә бар. Мәсәбих ул чагында артык ' берни сөйләмәде, тик болай дигәне хәтердә калган: — Рафиканың эше дә, тормышы да бик гыйбрәтле. Җае чыккан- 3 да үзеннән бер сөйләтерсез әле. Менә шушы бүгенге очрашудан соң күңелемне кызыксыну тойгысы бөтереп алды. Ул хәзер дә милициядә, балалар бүлмәсендә эшли микән?.. Актив җыелышында мин Рафика ханымны һәм аның белән бергә киткән картузлы малайны искә төшереп утырдым. Киңәшмәдә сүз узган елның йомгаклары һәм алдагы бурычлар турында барды. Саннар, фактлар... Дөньяда тиңе булмаган автогигант аякка басып килә бит. Тамырларын ул тирәнгә җибәргән. Аңа бөтен ил кул сузган. Элекке килүемдә «вездеход» мине ачык кыр буйлап йөртте. Әрем арасында бетоннан коелган озын плита сузылып ята иде. «Монда завод булачак». Плитадагы шул гади язу мине кинәт тетрәндереп җибәргән иде. Болар бит партия съезды трибунасыннан күчкән тарихи сүзләр. Совет халкының кайнар теләге, вәгъдәсе, анты. Төзүчеләр, монтажчылар, белгечләр бүген инде тирән субайлардан күтәрелгән, йөзәрләгән гектар мәйданны биләгән яңа завод корпусларының түбәләрен ябу турында сүз алып баралар. Аларга су, җылылык бирергә, цехларга җан өрергә кирәк. Чәчләренә чал кергән укытучы хатын трибунага менгәч, зал сагаеп калды. Мәктәпләр, спорт заллары җитми дип зарланыр микән? Юк, зарланмады. Ул милиция идарәсе каршындагы балалар бүлмәсенең эшенә, тәрбия темасына тукталды, һәм шунда ук өлкән инспектор Рафика Фәрхетдинованың исемен телгә алды. Уңай яктан. Аларга җәмәгатьчелек ярдәме кирәклеген әйтте. Кара син аны, Рафика ханым КамАЗ тикле КамАЗ төзелешендә дә югалып калмаган бит... Партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев укытучы апа әйткән сүзләрне образлы итеп гомумиләштерә төште: — Төзелеш барганда яраксыз табылган металл конструкцияне бүтәнгә алмаштырырга мөмкин. Ә кеше җанын алай гына алмаштырып куя алмыйсың, һәр яңалыкның нигезендә кешегә карата игътибарлылык дигән нәрсә ятарга тиеш. 7. «к У » м 7 Беренче секретарь сүзен дәвам итте: — Без монда, Кама буйларында, автогигант салып кына калмыйбыз, ә кеше язмышларын да төзибез. Биредә яңа буын формалаша, беркайда булмаган КамАЗ балалары үсә... Бөек төзелешнең каймагы җыелган шәһәр активы киңәшмәсендә коммунистик мораль, тәрбия мәсьәләсе алгы планга килеп басты. Чөнки партиябезнең кыйбласы шул якка караган. «КамАЗда балалар үсә»... Бу сүзләр, теге плитадагы язу шикелле, күңелемдә уелып калды. Кичен Фәрхетдиновларга киттем. Ишекне унөч-ундүрт яшьләр тирәсендәге бер кыз — буйга тартылган чандыр гына яшүсмер ачты. — Әйдәгез, узыгыз, абый,— диде ул, күптәнге танышына дәшкән сыман.— Сез Әлмәттән бит, абый? Кухнядан ягымлы гына калын тавыш ишетелде: — Фәридә, кызым, котлетлар көя... Фәридә аз гына югалып торганнан соң, яңадан әйләнеп килде, әтисенең «гайбәтен» сөйләргә тотынды: — И, бу әтине. Кичке ашны бергә әзерлик дигән була, ә үзенең... Көя башлаган котлетларны әйләндерергә дә йөрәге җитми. Менә Мәсәбих тә күренде. Элеккечә ягымлы, һаман мөлаем... Шул арада тәбәнәк тумбочка өстендә телефон шалтырады. Мәсәбих, аягын бөкләп, идәнгә утырды, аннары гына телефон трубкасын колагына китерде. — Әйе, Чаллы тыңлый, Чаллы-ы,— диде ул, авызын зур ачып,— Әлмәтме бу? Шулаймыни? Давай, малай, кил, кил, ике куллап каршы алырлар... Ә Фәридә әтисен «тәнкыйтьли»: ярты Әлмәтне Чаллыга тартып бетерә инде, ә нефтьне кем чыгарыр анда?! Рафика ханым кайтканчы хәл-әхвәлләр сорашып алдык. Мәсәбих — экономист, экономик анализлар лабораториясе начальнигы икән. КамАЗның бөтен финанс хәлен, миллионнарча сум тәшкил иткән бөтен керемчыгымнарын алар көзгедәге шикелле күреп, әйтеп торырга тиешләр. Вакыты тыгыз Мәсәбихнең, һәр минуты пружина сыман. Әтисенең дә, әнисенең дә эшләре муеннан, Фәридәгә мәктәптән соң көндезләрен күбрәк ялгыз торырга туры килә икән. Ә кичен бергә оешалар. Танышларыннан берәрсе дә килсә, тагын да күңеллерәк була ди. Менә Рафика ханым да кайтып җитте. Ул ялгызы гына түгел, баягы картузлы малайны да иярткән. Фәридә аларны йөгереп барып каршы алды. Үзеннән сорамыйча гына, малайның баш киемен салдырып, чөйгә элде. — Исемең ничек? Малай теләр-теләмәс кенә җавап бирде: — Валерик... Фәридә әнисенә дә чишенергә ярдәм итте. Ә әни кешенең арыганлыгы йөзенә чыккан, әмма сиздермәскә тырыша. Плащ астыннан көмеш погоннар ялтырап күренде. — Рәхим итегез портфелегезне дә, иптәш милиция өлкән лейтенанты,— диде кызы, бераз ирония сиздереп.— Әбәү, авырлыгы, нәрсәләр тутырып кайттың моңа, әни? Күне шомарып беткән сары портфель эченнән кесә фонаре, таушалган уен карталары, бер пачка папирос, шырпы, зажигалка, тагын әллә нәрсәләр килеп чыкты. Фәридә дәшмәде, башын гына чайкап куйды. Димәк, бүген дә рейд ясаганнар. Бу «трофейлар», әлбәттә, шуның нәтиҗәсе. Милиция халкы читтән килгән ят «кошларны» әллә каян танып ала. Бигрәк тә малай-шалайларны. Алар, гадәттә, компаниягә ку- шылмыйча, алан-ялан каранып, бер ялгызлары йөриләр. Рафика ханым Валерикны башта төзелеш тресты каршындагы зур портретлар галереясы янында очрата. Малай һәр портрет астындагы язуны игътибар белән укып чыга, рәсемнәрнең йөзләренә текәлеп карый. Аннары ул булачак ГЭС дамбасы яныннан урап, Кама өстендәге бозваткычларга карый-карый, Иске Чаллы ягына юл тота... ♦ Сезнең белән очрашудан соң. аны туп-туры балалар бүлмәсенә алып киттем, диде Рафика ханым, миңа аңлатма биреп.— Бөгелмә- _ дән килгән. Фәридә түзмәде, кинәт кенә сорау бирде: — Качыпмыни? 5 — Чаллыга Алексей Стахановны күрергә дип килгән ул, кызым. ♦ Безгә кызык булып китте. с — Стахановларның КамАЗ төзүчеләргә язган хатлары турында ° ишеткәндер ул,— диде Фәридә, әнисенең янына ук елышып. i Рафика кызын аркасыннан сөеп, иркәләп алды: — Төзүчеләр бригадиры Рәис Сәләхов белән Стахановны аз гына * бутаган ул, кызым. Мәскәү радиосыннан ишеттем дип, минем белән бәхәсләшеп бара. Фәридә үзенчә хөкем чыгарды: — Нигә, дөрес әйткән Валерик. Рәис Сәләхов турында «Комсомольская правда»га яздылар. Аның бригадасы планны гел арттырып үти. Димәк, ул да стахановчы!.. Малай мин барында йокысыннан уянмады, үзен сөйләтеп булмады. Аның каравы, бу кичне мин күп кенә башка нәрсәләрне белдем. Фәрхетдиновлар өенә көн саен булмаса да, сирәк-мирәк берәр малай ияреп кайту — гадәти хәл икән. Азмыни КамАЗ күрергә килүчеләр. Даны бөтен дөньяга яңгырый бит. Күпмедер акча юнәтеп, тоталар да юлга чыгалар. Ә Чаллыга килгәч, кайтырга дигән акчаларын мороженыйга, тәм-томга тоталар. Теләсә ничек озат аннары чакырылмаган кунакны. Җәй көннәрендә эшләр тагы да хәтәррәк икән. Кампанияләре белән явалар. Узган ел җәйге каникул вакытында Кострома өлкәсеннән бер төркем малай килеп төшә. «Кыргыйлар» командасы. КамАЗны күргәннәр күрүен, әмма кире кайтырлык рәтләре калмаган. Ахыр чиктә икмәк заводына он бушатырга ялланганнар... — Аларның бит төрлесе була,— диде Рафика ханым, сәгатькә күз төшереп, Фәридәгә йокларга вакыт икәнен сиздерде,— кайберләре кесәгә керә, автобуста пассажирлар билет алырга дип сузган биш тиеннәрне җыеп үзләштерә башлый... Бөтен Чаллы төзелешенә бердәнбер балалар бүлмәсе. Штатларында ни бары өч кеше. Фәрхетдинова Рафика яше белән дә, эше буенча да арада иң өлкәне. Бөтен җаваплылык аңа төшә. Романтика эзләп яки тормыш юлында адашып йөргән сәяхәтчене ата-анасы кулына, я булмаса тәрбия йортына тапшырганчы, аны кундырып чыгару өчен кунак өе күздә тотылмаган. Әгәр милиция бүлмәсендә ябып тота башласаң, бала күңелендә гомерлек рәнҗү калачак. Рафика ханым һәм аның кул астында эшләүчеләр өйләреннән ычкынган сәяхәтчеләрне чиратлап үзләренә алып кайталар, семья табынына чакыралар, түрләрендә йоклатып, икенче көнне юлга озаталар. Бу хәлгә киң күңелле Мәсәбих та, кунакчыл кызлары Фәридә дә инде күнегеп, гадәтләнеп беткәннәр. Без Рафика ханым белән икенче көнне балалар бүлмәсендә очрашырга сүз куештык. Ул: — Эш башланганчы, берәр сәгать алдан килсәгез икән,— дип калды. Яшь урамнарны нурга коендырып, апрель кояшы күтәрелә. Шәһәр инде күптән аякка баскан. Юлларда берөзлексез автобуслар, вахта машиналары чаба. Кулларына сумка тоткан, муеннарына кызыл галстук таккан малайлар, кызлар мәктәпкә ашыга. Алар күккә ашкан биек краннар астыннан, зур чүмечле экскаваторлар, тау-тау балчык өемнәре яныннан узалар. Яңа шәһәрнең киләчәге, булачак хуҗалары... Балалар бүлмәсе күп квартиралы зур торак йортның беренче катында урнашкан. Өлкән инспектор Рафика Фәрхетдинова эш урынында иде инде. Өстендә милиция формасы > гәүдәсенә сыланган зәңгәр китель, елкылдап торган погоннар... Аз гына чал керә башлаган кара чәчләрен шома, тигез итеп, артка тарап җибәргән. Ул мине ягымлы йөз белән каршы алды, алгы бүлмәгә чакырды. Бүлмә бик җыйнак, чиста. Артык бер нәрсә дә күренми. Тәрәзә төбендә яран гөлләре, стена буенда китап шкафы. Идәндә балалар уенчыклары. — Валерик турында әле сез белмисез,— диде Рафика ханым, сүзне үзе башлап.— Кичә аны автовокзалдан Бөгелмәгә озатып куйдым дисәм, шәһәр очында машинадан төшеп калган егетебез. Кичкә кадәр завод төзелешләрендә, кою, тимерчелек цехларында йөргән, Мәскәү монтажчылары яшәгән «Бытовка»да да булган. Төнге рейдтан кайтып килгәндә, берәү «апа!» дип дәште миңа. Сискәнеп артыма борылсам, күземә күренәме дип торам. Арыган, мескенләнгән. Күзләрендә яшь. Үзем дә чак елап җибәрмәдем... Рафика дулкынланып сөйли, аның тавышы калтыранып чыга: — Валерик әнисе белән Мурманск өлкәсеннән Бөгелмәдәге туганнарына кайткан булган икән. Әнисе эчәргә ярата, ди. Малай бу хурлыктан качып, КамАЗга сыену урыны эзләп килгән. Менә бит ничек тормышлар. Әни янына кайтмыйм, диде башта. Җитмәсә, укуын да ташлаган икән. Рафика ханым беразга тынып, бармак очларын угалады. Аның уйчан соргылт күзләрендә моңсулык билгесе, йөзендә кайгы. Ул кинәт җанланып, кичәге хәлләрне, мин алардан киткәч булган сөйләшүне исенә төшерергә тотынды: — Беләсеңме, төнге унберләрдә торып утырды Валерик. Фәридә үзенә ипигә варенье ягып, чәй эчерде, шунда ук уртак тел таптылар. Чаллыны мактарга тотынды малай. Шәһәрегездә бер исерек кешене дә күрмәдем, ди балакай. Юл уңаеннан әнисе белән Мәскәүгә кергәннәр. Валерик Ленин мавзолеенда булган, Кремльне карап йөргән. Шундый дәртләнеп сөйли. Сизелеп тора, Рафика ханым моңа кадәр күз күрмәгән ят малайны үз баласы шикелле итеп яратып өлгергән. Семьялары белән яратканнар. Фәридә аңа укуын дәвам иттерергә, әнисе яныннан бер кая китмәскә киңәш биргән. Әниеңә синнән башка кыен булачак, дигән. Валерик әтисен хәтерләми, ул әтисез үскән икән. Аннары Мәсәбих сөйләшә малай белән. Ун классны тәмамла да Чаллы институтына укырга кил, аңарчы бездә институтлар ачылган булыр, ди. Егет бәхәскә керә. КамАЗ төзелеп беткәч, янәсе, ни кызыгы кала. Менә хәзер булса... Бүген иртән Мәсәбих яшь кунакны автобуска утыртып, Бөгелмәгә озатып куярга тиеш икән. Фәридә Валерикка портфель бүләк иткән, портфель эченә дәфтәр, карандашлар салган. — Болай булса, сездән кунаклар өзелмәс,— дидем мин Рафика ханыма,— үзегезне күрер өчен килә башларлар. Өлкән инспектор уйга калды, аннары әйтте: — Нишләргә соң? Күземне йомсам, төнлә төшләремә керә шулар, һәркайсын бәхетле итәсе килә, юлга чыгарасы... Иртәнге сигез тулуга, балалар бүлмәсендә эш сәгате башлана. Телефон шалтырый. Ир кеше тавышы. Фәрхетдинова сабыр гына тыңлый, салмак кына сөйләшә. — Ярый, хәл итәрбез... ♦ Аның йөзе кинәт алсуланып куйды: £ — Ничек инде теләмиләр? Без илтеп куярга тиешмени? Ул урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде. Аннары бераз | тынычлана төшкәч, миңа хәлне аңлатып бирде. Игорь исемле унөч яшьлек малай һәм аның ата-аналары турында к сүз бара икән. Алар бирегә узган ел Казаннан күчеп килгәннәр. ♦ Игорь Казанда чакта ук милициядә учетта торган, өенә кайтмыйча и йөргәләп, берничә мәртәбә велосипед урлап тотылган булган. Бу ° гадәтләрен ул Чаллыга килгәч тә ташламаган. Әтиәниләре Игорьны = Азнакай интернат-мәктәбенә җибәртү чарасын күрергә тотынганнар, ч ә үзләре аны хәтта илтеп кайтырга да риза түгелләр икән. Бу эшне, * янәсе, милиция башкарсын. — Хәзер Игорь Садовский укыган мәктәпнең класс җитәкчесе = киләчәк,— диде Рафика ханым. Ул сөйләвеңдә дәвам итте: — Карап торуга бер дә бозык малайга охшамаган. Шундый чибәр, сөйкемле. Күңелендәген яшермичә әйтеп бирә. Бер көйне шушы бүлмәдә икәүдән-икәү генә утырабыз. Икебез дә уйга калдык. «Хәзер нишлибез инде, Игорь?» — дип, башыннан сыйпауга, бу миңа зурлар сыман итеп җавап бирә: «Мин төзәлә алмам, ахры, Рафика Сәлим- җановна, ди, мине, мөгаен, утыртырлар»... Ишектә яшь кенә ханым күренде. Өлкән инспектор аны елмаеп, якты йөз белән каршы алды: — Әйдәгез, Галина Федоровна, узыгыз! Алар тиз-тиз генә фикер алыштылар да Садовскийларның квартирасына барырга булдылар. Мин дә иярдем. Юлда ул семья турында сорашып, шактый мәгълүматлар алдым. Игорьның әтисе үги икән. Өченче класста укучы сеңелесе бар, ди. Әмма яңа әтидән. Туган тиешле бер әби яши икән тагын. Казандагы квартиралары шул әбинеке булган. Биредә аны да исәпкә кертеп, зур квартира алганнар. Хәзер иркендә яшиләр Садовская (ягъни Игорьның әнисе) ашханәдә буфетчы булып эшли. Ә Леонид Федорович Шпак — төзелештә бетончы. Димәк, акчаны җитәрлек алалар... Без ишек шакып керүгә, хуҗа хатын бераз каушап калгандай итте, аннары, тиз генә үзен кулга алып, сайрарга тотынды: — Әле генә үзем барам дип тора идем сезгә,— диде ул, алтын тешләрен елтыратып,—гафу итегез инде. Килүегезгә бик зур рәхмәт. Менә диванга, йомшак урындыкларга утырыгыз... Мин Рафика ханымның йөзенә карап куйдым. Ул мондый төчелеккә бик эреп китми һәм күңелендәге ачуын тышка да чыгармый. Шундый сабыр, тыйнак тота үзен. Бүлмәләре җиһазга бай. Елкылдап торган гарнитур, түрдә пианино, сервант, кыйммәтле вазалар. Идәндә затлы келәм. Бөтен нәрсә җиткелекле. ,, ж . Шул арада Игорь кайтып керде. Чыннан да сөйкемле бала. Аскы ирене кабарып, аз гына бүлтәеп чыккан. Шомырт кара күзләре янып тора. Ул безне күрүгә, баш киемен салып, исәнләште дә ишек яңагына сөялде. Озын керфекләре түбән иелде. Игорь бу өйдә үзен чит кеше сыман тота. Өстендә аның пычрак иске куртка. Чалбарында ямаулар... Милиция өлкән лейтенанты Фәрхетдинова, үзендә власть көче барлыгын сиздермәскә тырышып, иптәшләрчә генә сорый: — Хәзер нишләргә уйлыйсыз инде? — Үзем илтеп тапшырам,— диде Игорьның әнисе, берсүзсез риза булып,— эштән сорап китәрмен. — Ә бәлки Игорьга монда гына калыргадыр? Чаллыда да мәк- тәпинтернат бар бит. Садовская икеләнеп калды. Күренеп тора, баласын үзләре белән бер шәһәрдә тотасы килми. Ә Игорь исә безнең яннан ук чыгып китте. Димәк, бер-берсеннән тәмам бизгәннәр. Ана белән бала арасында тирән упкын барлыкка килгән. Нинди зур фаҗига. Өлкәннәр генә калгач, Садовская әбиләрен яманларга тотынды. Ул гына бозды баланы, аны үз бүлмәсенә алды, арага керә, янәсе. Бу сүзләрне ишетүгә: — Үз гаебегезне әбигә сылтамагыз, Галина Николаевна,— диде Рафика ханым, кырыс кына тонга күчеп.— Игорь сезнең балагыз... Сүзгә класс җитәкчесе дә кушылды. Хатын-кызлар җитди сөйләшү алып барган арада, мин әби белән Игорь яшәгән бүлмәгә күз салдым. Ике якта ике койка. Зур койкада бер өем кәгазь чәчәкләр ята. Өстәл һәм тәрәзә төпләре сары, яшел, кызыл кәгазьләр белән тулган. Бер генә савыт булса да, тере гөл күрәсе килә шушы бүлмәдә. — Чакырып-чакырып та мәктәпкә аяк басмадыгыз,— дигән сүзләре ишетелә класс җитәкчесенең. Садовская акланырга тырыша: — Буфетны ничек ябып китәсең. Фәрхетдинова сабырлыгын җуймаска тырышып кына сорый: — Кыш көне, Игорь югалып торган чакта, ни өчен Мәскәүгә китеп бардыгыз? ...Бу квартирадан авыр уйлар белән чыктым мин. һәммәсе ачыклана бара: кызлары Эмма тугач, бөтен игътибар аңа күчкән. Әтисе дә, әнисе дә аны нык иркәләгәннәр. Ә Игорь күләгәдә калган. Үз әтисе түгел икәнлеген дә сизгәч, аңа бигрәк тә кыенга килгән, күрәсең. Өлкәннәрдән күрмәкче, Эмма да аны читкә тибәрә башлый, абыйсына җикеренә, йодрык белән ташлана. Игорьга карата әнисе хәзер дә игътибарсыз икән. Менә бит, малай атна буена өйгә кайтмыйча подвалларда, җылы үткәргеч коеларда кунып йөргән чагында, Садовская тота да, кием-салым алырга дип, Мәскәүгә китеп бара. Баласын ул затлы киемнәргә алыштыра. Әби чәчәкләр ясап, шуларны сатып көн итә икән. Аңа Игорь да булыша. Пенсия акчасына ялгау өчен ишкә — куш. Семьяда үзләрен «артык кашык» итеп сизгән балалар гадәттә үпкәрәнҗүләрен эчкә йоталар, кемгәдер үчле булалар. Бу үчне алар иптәшләре арасында көчсезрәк саналган малайлардан, кызлардан кайтара башлыйлар. Өлкәннәр теле белән әйтсәк, «сугыш чукмары» на әйләнәләр. Шулай итеп, семьядагы конфликт урамга, мәктәпкә күчә. Бу конфликтны үзләренчә җиңел генә хәл итү өчен кайбер яшүсмерләр өйләреннән качып китәләр. Игорьны да берничә мәртәбә тотып алып кайтканнар. Караңгы подвалларда, төзүчеләр яшәгән «бытовка»ларда аз кунмаган ул. Ялтыравыклы мебельләр, затлы киемнәр, бармакларда алтын балдаклар... Ләкин ата тиешле, ана тиешле кешеләрнең күңел бушлыгын зиннәтле җиһазлар гына ничек тутыра алсын. Без Рафика ханым белән яңадан аның эш урынына кайттык. Ярдәмчеләре, өстәлдә язу калдырып, үзләренә беркетелгән участокларга китеп барганнар. Фәрхетдинованың йөзе борчулы. Бу аңлашыла да. Игорь семья тәрбиясеннән, «әни!» дип дәшү бәхетеннән мәхрүм булачак. Семьяда ул хәзер артык кешегә әйләнгән. Аны күрәләтә интернат җилкәсенә ташлыйлар. Ә үзләре һаман баеп яшәмәкче... — Иң мөһиме — бала күңеленә салынган кешелек хисләрен саклап кала алу,— ди Рафика ханым, үзенең тырышлыкларына йомгак ясагандай.— Игорьны җинаятьчелек юлыннан йолып алдык шикелле. Хәзер инде балалар бүлмәсенә якыная башлады. Үз семьясында яшәргә риза түгел ул, күндерә алмадык. И аның белән җәфаланганнар... ♦ Рафика ханым кечкенә йодрыгын төйнәп, үзалдына сөйләнгән а. сыман гына итеп, кискен бер фикергә килә: — Әле соң түгел. Садовская шикеллеләрне җавапсыз калдырыр- | га ярамый. Ана хисен югалту — кешелек сыйфатларын югалту дигән $ сүз. Кошлар да балаларын оядан чыгарып ташламый. Балаларын « очырганчы, авызлары белән җим ташыйлар. * Әледән-әле телефон шалтырый, бүлмәгә берөзлексез кешеләр кереп я тора. Менә җитез хәрәкәтле, кыю гына бер яшь егет пәйда булды, о — Рафика Сәлимҗановна, җәй якынлаша бит, нишлибез инде? — * ди ул, сүзне конкрет эштән башлап.— Ишегалларында спорт мәйданнарын тәртипкә китерә башлыйсы иде... < — Дөрес сүз, Юра,— ди өлкән инспектор да, ягымлы елмаеп,— £ әйдәгез бу мәсьәлә буенча иртәгә Гоголева янына барыйк. Планна- = рын бергә төзербез. Бу эшкә мәктәпләрне дә тартырга кирәк. Егет чыгып киткәч, Рафика ханым аның турында кыскача л> белешмә бирә. Комсомолец Юрий Забелин 8 номерлы автотранспорт хуҗалыгында шофер булып эшли икән. Сугышчан комсомол дружинасының иң актив члены. Төнге рейдларда да катнаша. Дружина составында кызлар да бар. — Менә комсомолка Нина Романова,— дип, миңа фоторәсем сузды өлкән инспектор.— Карагыз әле, чибәрме? «Промсвязьмон- таж» оешмасыннан. Монтажчы. Чәчләре маңгаена төшкән. Йөзендә горурлык та, аз гына ирония дә бар сыман. Үзе бик ягымлы күренә. Рафика ханым Нинаның бөтен биографиясен белә, аның турында яратып сөйли: — Көн дә бер кермичә, я шалтыратмыйча калмый. Псков өлкәсеннән. Элек конденсатор заводында намотчица булып эшләгән. Яшүсмерләр белән эшләргә бик ярата. Бәхетле генә булсын инде... Фәрхетдинованың һәр омтылышында кешегә карата кайгырту- чанлык барлыгын тоясың. Ул башкарган эшләрнең асылы да шуңа кайтып кала бит. Тормыш юлында адашкан сабыйларны бәладән йолып калу, кулларыннан җитәкләп, аларны якты сукмакка чыгару. Өлкән инспекторның таянычы зур. Нина шикелле комсомолкалар эштән соң танцыга, күңел ачуга бирәсе вакытларын комсомол рейдларына, балалар бүлмәсенә багышлыйлар. Бөек төзелешләр каласында җинаятьчеләр үсмәскә тиеш. Аңа юл куймаска кирәк. Комсомол рейдлары аена ике мәртәбә үткәрелә икән. — Ә бая телгә алган Гоголева кем була инде? — дип сорадым мин. — ВЛКСМның Чаллы шәһәр комитеты секретаре,— диде Фәр- хетдинова, бу сүзләргә басым ясап.— Өченче секретаребыз Нина Петровна. Бик уңган кыз. Бергә фронт тотабыз. Балалар бүлмәсе эшенә пенсионерларны да тартабыз. Рафика ханым күбрәк башкаларның ярдәме, шәһәр оешмалары, мәктәпләр белән элемтә турында сөйли. Партия активы трибунасыннан әйтелгән сүзләргә — балалар бүлмәсенә җәмәгатьчелек ярдәме кирәк, дигән фикергә бу гүя аның җавабы. Игътибарны көтеп ятарга гына ярамый, аны эш белән яуларга кирәк икән. Яшь кенә бер кыз килеп керде, исәнләшеп, Рафика ханым каршы- сына утырды. Алар сөйләшкән арада мин, рөхсәт сорап, шкафтагы китапларны барлыйм. Макаренконың «Педагогик поэма»сы, «Корыч ничек чыныкты», Аркадий Гайдар әсәрләре, Дзержинский турында китап... Тәрбия темасына күп кенә брошюралар күренә. Кулым калын папкага үрелә. Өлкән инспектор яшь кыз белән сөйләшүеннән бүленеп, уңайсызланып кына: — Серләремне ачасыз бит! — диде. Каушавымны сизгәч, ул көлеп җибәрде. Аннары, әйдә, карагыз инде, дип рөхсәт бирде. Чаллыда чагымда Рафика ханым белән күп очраштым: эш урынында да, квартираларында да. Кичләрен кунак өенә кайткач, әлеге ♦ серле» папкадагы язмаларны актарып утырдым. Төрле журналлардан, газеталардан кисеп алынган мәкаләләр, очерклар. Һәммәсе мораль тәрбия темасына. Рафика ханым үзе дә бик актив журналист икән. Аның язмаларын укыгач, катлаулы тормыш картиналары бер-бер артлы күз алдыннан үтәләр. Берсенә берсе охшамаган язмышлар. Сабый үзен ташландык итеп сизсә, бу коточкыч нәрсә. Балаларыннан ваз кичкән, аларның киләчәкләрен, бүгенге шатлыкларын урлаган ата-аналар очрап куя бит әле. Әлмәт елларын хәтерли Рафика ханым, өзелеп-өзелеп, куанып әйтә торган «әти», «әни» сүзләреннән мәхрүм ителгән Ринат белән Әминәне исенә төшерә. Берсенә ун яшь, икенчесенә — биш. Ул алар- ны үзенә якынайта. Әминәне тәүлек әйләнәсенә балалар бакчасына илтә. Еш кына янына барып йөри. Әллә тәрбиячеләр өйрәтеп куйган, бер көнне Әминә аңа «әни» дип дәшә. Шуны ишетүгә, Рафика ханым каушап кала, коелып төшә. «Әни!» Нинди зур җаваплылыкны үз өстенә ала ул. Бала өчен иң кадерле, изге бу сүздән баш тартып кара син аннары... Төзелеш трестында управляющий ярдәмчесе булып эшләгән Мәсә- бих исә Ринатны Урсал тау буендагы пионер лагерена урнаштыра. Алар, ирлехатынлы, атна саен малайның янына баралар, күчтәнәчләр илтәләр. Соңыннан ул балалар белән аерылышу зур бер кайгыга әйләнә. Мәсәбих тә, Рафика ханым да сабыйларны үзләренеке итәргә бик теләр иделәр дә... Аларның кайдадыр югалып йөргән әти-әни- ләре бар шул. Алдагысын уйларга кирәк. Алда яңа язмышлар көтә... — Сезне балалар йорты директоры итеп кенә куясы иде,— диләр милициядә эшләүче җитәкчеләр Рафика Фәхретдиновага.— Ул чагында берсен дә үзегездән арттырмас идегез. — Әйе, арттырмас идем,— ди өлкән тәрбияче җитди генә,— гел үз канатым астына җыеп барыр идем. Дөнья балалар елмаюы белән матур. Бер-бер артлы еллар уза, Зәйдә күп сулар ага. Әлмәт матур калага әйләнә. Бер көнне милиция каршындагы балалар бүлмәсе ишеген шакып, буйга җиткән чибәр генә яшүсмер керә. — Әни! Гафу итегез, Рафика Сәлимҗановна, бу — мин, Ринат,— ди ул дулкынланып, Фәрхетдиновага баш иеп.— Хәтерлисезме? Хәзер Казанда ГПТУда укыйм. Әминә тәрбия йортында. Отличница. Яңадан сезне очратырмын дип ышана идем... Ринат чалбар кесәсеннән шоколад алып, аны кыюсыз гына өлкән тәрбияченең эш өстәленә китереп куя. Рафика ханым күз яшьләрен күрсәтмәскә, ничек тә яшерергә тырышып, үсмер егетне кочагына ала. Барысын да хәтерли Рафика апасы, ничек хәтерләмәсен. ...Бөгелмә аэропортыннан самолетта бергәләп Казанга очтылар. Кечкенә Әминә аның алдына утырып, йоклап барды. Ринат юл буена берөзлексез конфет суырды. Һавага күтәрелгәч, балаларның күңел ләре болганмасын дип, стюардессадан монпасины күбрәк итеп алган иде өлкән инспектор. Ярап куйды. Ә тәрбия йортында аларны тиз генә кабул итәргә теләмәделәр. Документлары җитәрлек түгел, диделәр. Милиция лейтенанты Фәр- хетдинова, сабыйларны җитәкләп, министрлыкка китте, чиратсыз- нисез министр янына барып керде. Урта яшьләр тирәсендәге, әмма * чигә чәчләренә инде ак бәс кунган, пөхтә киемле кеше аның сөйләгәнен сабыр гына тыңлап утырды. Әминә кинәт: «Әни, калмыйм!» 5 дип, кычкырып елап җибәрде. Рафика ни әйтергә дә белмәде. Аның ~ тәне шыбыр тиргә батты, йөрәге кызурак тибә башлады. Сабыйларны * үзенә артык якынайтып, бераз хата эшләмәде микән ул? Мәхәббәт * белән шаярмыйлар, бигрәк тә бала мәхәббәте белән. Министр алдын- ♦ да, «әни» диде бит Әминә. Җан өзгеч сүз, бердәнбер сүз... а Бик авыр булды аерылышулар, бу ике сабый озак еллар буе ° Рафиканың йөрәк түреннән төшмәде. Менә бит, дөрес юлга бастыр- 't гач, югалмаска, адәм рәтле кеше булырга тырышалар. Тәрбияче - өчен монысы иң зур бүләк. Онытмаган бит, яңадан сезне очратыр- Z мын дип ышана идем, дигән була. Үз гомерендә балаларның төрлесе очраган аңа. Берәүләр кыңгы- 5 раулы мәктәбен тын, кысан подваллар «романтика»сына алыштыра, г; Икенчеләре, киресенчә, канат чыкмас борын каядыр еракка, күз күрп мәгән якларга очарга омтыла. Өченчеләрен ятимлек кысрыклый... Әкият сыман хыялга бай балалык елларын кемнәр генә кичермәгән. һәммә нәрсәне үз кулың белән тотып, капшап карыйсы килә. Кеше кеше булырга әзерләнә. Нинди агымга эләгәсең бит. Кыйблаң дөрес булмаса, соңыннан кире борылуы чиксез кыен. — Бала ялганламасын, гаебен яшермәсен,— диде Рафика ханым, без үзара сөйләшеп утырганда.— Чирен яшергәнне дәвалавы кыен. Гомумән, ялганчы балалар җинаять юлына тизрәк басучан булалар. Аңа һәр вакыт дөресен сөйлиләр. Ничек ирешкән ул моңа? Әллә берәр сихере, тел ачкычы бармы соң? Бу сорауга, мөгаен, Рафика ханым үзе дә ачык кына җавап бирә алмас иде. Еллар буе бөртекләп җыйналган тәҗрибә, табигый сизем ярдәмгә киләдер бәлки. Өлкән тәрбияченең тагын шул сүзләренә дә игътибар иттем мин: — Баладан сорау алырга ярамый,— диде ул.— Аның белән үз тиңең шикелле итеп, бер сулыштан сөйләшергә кирәк. Сөйләшергә, серләшергә, хезмәтеңдә үзеңне дежурный итеп тотмаска. Бала хәсрәтен үз хәсрәтең итеп алырга, бергә борчылырга... Андый кайгыртучан апа алдында сабый ничек ялганлап торсын. Чит балалар турында уйлаганда, Рафика ханым аларның язмышын үз язмышына үлчәп карый. Аңа, имчәк бәби чагыннан өтисез- әнисез калган ятимгә, вакытында җылы кул сузмасалар. аны тәрбия кочагына алмасалар, укытмасалар, кем булыр иде микән ул? Бәлки дөньясына бик каты ачу саклап, таш бәгырьле булып үсәр иде. Камышлы районы Ярмәк авылында ун яшенә кадәр әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән, яшел чирәмдә каз бәбкәләре көтеп йөргән сабыр күңелле, уйчан Рафиканы 1937 елда Зыя абыйсы Урта Азиягә алып китә. Үз кызы кебек итеп күрә ул аны. Ятимлек тойгысы эзәрлекләми кызны, ятимлек күләгәсе эреп артта кала. Күктә эссе кояш, аяк астында кайнар ком, ят дөнья... Табигате ят булса да, кешеләре ят түгел. Шул ук кыңгыра ул ы мәктәпләр, кызыл байраклы пионер отрядлары. Укы, теләгәнчә хыяллан... Рафика укый, рус, төркмән телләрен өйрәнә. Зыя абыйсы ул чагында милициядә уголовный розыскта хезмәт итә. гыйбрәтле язмышлар, баш әйләндергеч хәлләр турында кайтып сөйли. Бөек Ватан сугышы башлана. Аның көйдергеч ялкыны Төркмән- станга да килеп җитә. Эвакуацияләнгән балалар күренә башлый. Менә шул көннәрдә буй җитеп килгән Рафика мәктәп-интернат балаларына шефлык ярдәме күрсәтүчеләр сафына баса. Егерме яшендә ул Төркмәнстан педагогия институтын тәмамлый, коммунистлар партиясе сафына керә. Рафика, Зыя абыйсы ярдәме белән, милиция идарәсе каршында балалар бүлмәсе оештыра. Мәрхәмәтсез сугыш канатларын кискән, хыялларын чәлпәрәмә китергән сабыйларны ул үз тирәсенә җыя, алар язмышын үз язмышы белән бәйли. 1948 ел. Рафика белән Мәсәбихның яңа гына тормыш корып җибәргән чагы. Төркмәнстанда җир тетри, шәһәрләр, урамнар балчык өеменә әйләнә. Бу коточкыч фаҗига гомер буе күз алларыннан китмәде аларның. Үзең укыткан, көн саен елмаюлы йөзләрен күреп торган, җаныңа якын иткән терекөмештәй сабыйларны җимерек йортлар астыннан казып чыгар да яңадан җир куенына тыгып куй әле. Рафика шулар кайгысыннан хыялыйга әйләнә яза. Мәсәбих та сыгылып төшә. Әле үзләре дә көчкә исән калалар, аларның үзләрен дә подвал куышыннан ярты тәүлек үткәч кенә табып алалар. Шул җан тетрәткеч хәлләрдән соң балалары тормый башлады аларның, туган бере үлә... Ике Асияләре, бер Зөһрәләре... Дөньяга тутырып карап, матур итеп елмайгач кына, шәм сыман, сүнәләр дә куялар. Әле ярый, Фәридәләре үсте, кул арасына керерлек булды. Әле ярый, Рафика ханым тормышын балалар дөньясы белән бәйләгән. Алар язмышы — гүя аның язмышы. Чыннан да, дөнья бит балалар елмаюы белән матур. Милиция идарәсе каршындагы балалар бүлмәсе исемлегенә теркәлгән яшүсмерне дөрес юлга бастыру, «тамгалылар» исәбеннән чыгару — өлкән лейтенант Рафика Фәрхетдинова өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Ә соңыннан, еллар узгач, рәхмәт хатлары эчендә илнең төрле почмакларыннан «кадерле апа», «әни» сүзләре килә башласа, шатлыклары гел арта бара аның. Ул шатлыклар теге чакта, Әлмәт сабан туеннан кайтышлый, Мәсәбих актарып күрсәткән папкага гына сыеп бетәрлек түгел. Бөек КамАЗ төзелешләре адымы белән киләчәккә бара ул шатлыклар. Рафика ханым кичләрен эштән соңлап, үзе генә кайтып кергән чакларда, кызы Фәридә әнисенә еш кына шелтә белдерә: — Без әти белән дүрт кешегә җитәрлек аш әзерләгән булдык тагын. Ә син бүген ялгыз гына... Мәсәбих исә, авызын җыя алмыйча, сүзсез генә елмая, котлетлар көймәгәнме дия-дия, кызына булышып йөри. Милиция формасындагы хатынының эштән ялгыз кайтуын яхшыга юрый ул. Үз таләпләре, үз мәшәкатьләре белән яңа гигант туа. Төнге Чаллы урамында йөрим мин. Төзелеш өстендәге электр нурлары йолдызларга барып тоташкан. Һавада яз исе аңкый. Урамнарда хәрәкәт кими төшкән. Асфальт тротуарларда аяк тавышлары ишетелә: шакы-шокы, чек-чек... Комсомол патрульләре төнге рейдтан кайтып киләләр. Араларында чәчләренә чал керә башлаган бер апа да бар. Алар бүгенге кичнең тынычлыгы, сафлыгы, туачак таңнарның матурлыгы өчен төнге йокыларын калдырып йөриләр. Милиция формасындагы ханымга караңгылык эченнән талчыккан моңсу тавыш белән кемдер сүз куша: — Апа! Бу — мин... Адашкан язмыш дәшә аңа. Әйе, балалар бүлмәсенең өлкән тәрбиячесе Рафика Фәрхетдинова кулыннан күп узды алар