Тозлы җил
Лекциягә керер алдыннан гына профессорның университетка килмәгәнлеген әйттеләр. Бу — соңгы лекция иде. Без йөгерешеп аудиториягә кердек, конспектларыбызны тиз генә җыеп, ишеккә ташландык. Алдан чыгып барган студент, ачылып киткән ишектән сакланып, артка чигенде. Аудиториягә безгә таныш булмаган өлкән яшьтәге бер кеше килеп керде: — Унөченче аудитория шушымы? — Әйе, шушы. Ләкин безгә профессор Федотов керергә тиеш иде бит.— Алдан чыгучы студент ят кешене әйләнеп узып, «гшек тоткасына үрелде. — Коллега Федотовны больницага салдылар. Көнбагыш Европа әдәбияты курсын ул терелгәнче мин укыячакмын,— дип, ишектән керүче әлеге кеше кафедрага таба юнәлде. Без, моның ялгыш керүенә өметләнеп, тагын бер тын көтел тордык та теләртеләмәс кенә урыннарыбызга таралдык. Ни өчендер яңа укытучының берәр гаебен табасы килә иде. Шунлыктанмы, беренче күрүдә үк аның әллә ничә кимчелеген күреп алдык. Бу профессорның костюмы алама ук булмаса да, студентларга лекция укыганда кия торган кисм түгел иде. Аның башы чамасыз зур, муены нечкә. Тузгыган ак чәчләре дә парикмахерны сагынып саргая башлаган шикелле күренә иде. Бөек генералиссимусның алтын рамга куелган зур, мәһабәт портреты астындагы кафедрага менеп баскач, карт галимнең ябык гәүдәсе тагын да кечерәеп калган шикелле булды. Яна профессор күзлеген сөрткән булып, бераз аудиториянең тынычланганын көтеп торды да үсмер егетләрчә ачык тавыш белән дулкынланып сөйләп китте — Галимнәрне, мөстәкыйль фикер йөртүчеләрне, хәтта дөньяга реаль караштагы барлык шәхесләрне инквизиторлар яккан учакта яндыру ■эле һаман дәвам итә. Комсыз, ач рыцарьлар Европаны талап-бөлдереп ■бетергәч, тәре походлары оештырып, шәрык җирен таптый башлыйлар. Миргазиян Юныс Елдан-ел ачлык, үләт халыкны кырып тора. Хокуксызлык, изелү өстенә Европада инквизиция идарә итә. Чорның иң алдынгы, иң хәким вәкилләре аяусыз эзәрлекләнәләр. Куркып яшәү, әйтәсе сүзне әйтә алмыйча, икейөзле булып йөрү күпләрне, бик күпләрне акылдан шашуга дучар итә. Шуңа карамастан, киләчәк Ренессанс чорының идеясе, аның гуманистик карашы астыртын гына шытып чыга башлый. Бу фикерне чиркәү чаңнарын басарлык булып яңгыраган Франсуа Вийон шигырьләре аша исбат итеп була: Ты жив. прохожий. Погляди на нас. Тебя мы ждем не первую неделю. Гляди — мы выставлены напоказ. Нас было пятеро. Мы жить хотели. И нас повесили. Мы почернели. Мы жили как и ты. Нас больше нет... Сулгарак борылып карадым. Валерия Трифонова көзгегә карап, гамьсез генә бер кыяфәттә, ирененең буявын яңартып утыра иде. Минем исә бугазыма кайнар бер төер килеп тыгылган иде. Тора-бара лекция сөйләүче профессор үзе дә дарга асылган кешеләр арасында кебек тоела башлады, мин үзем дә. дусларым да элмәкле бауга асылганбыз... Дарга асылынып торуы нинди газаплы... Күз күрми, тән тоймый. Бары тик бушлыктан килгән сүзләр генә йөрәккә үтеп, тәнне чымырдатып торалар. — Кошмар! Ничек бирелеп тыңлый!.. Шушы профессор турында анекдот сөйлимме? — диде Валерия. — Лекциядән соң сөйләрсең. Тыңлыйк әле, яме... Карт галим сөйләвендә дәвам итте: Дожди нас били, ветер тряс и тряс. Нас солнце жгло, белели нас метели. Летали вороны — у нас нет глаз. Мы не посмотрим. Мы бы посмотрели... Ты посмотри — от глаз остались щели... Адәм балаларын дарга асучы палачларга булган нәфрәтем эчемә сыймыйча ташып чыга, йодрыкларымны йомарладым, каты кысылудан тешләрем авырта башлады. Азатлыкны, хакыйкатьне буучы түрәләргә, халыкның аңын томалаучы руханиларга каршы көрәшкә ташланасым килде. Уң ягымда утырган үзбәк малае, дустым Өметгали, терсәге белән кабыргама төртте: — Әллә берәр җирең авыртамы, Габдрахман? — Юк, авыртмый.—Мин, йокыдан уянган кеше шикелле бер тын миңгерәүләнеп утырганнан соң, кире чынбарлыкка кайттым. Нәфрәт тудырган усал һәм ләззәтле бер әрнү тойгысы әкренләп сүрелде. Бераздан тәмам айныдым, бары тик йөрәк авыртуы гына басылып җитмәгән иде. — Габдрахман, син мине ташлап китмә, яме,— Өметгали миңа һаман шикләнеп карый иде әле. — Нигә? — Икәүләп Казан вокзалына барасыбыз бар. — Анда минем нәрсәм калган? — Кичке поезд белән минем авылдашым килә. Шуны күңелле итега бергәләп каршылыйсы иде. — Лекция беткәч күз күрер. Комачаулама, яме. Профессор. Франсуа Вийон турында сөйләп бетереп, яңадан Урта гасырдан Ренессанска күчкән чорны бәяләргә кереште. Ул чорда язылган әсәрләр искә алынды, шул әсәрләрне язган әдипләрнең тормыш юллары бәян ителде. Никадәр бирелеп тыңласам да, күңелемдә Вийон шигырьләре кузгаткан дулкынлану башкача кабатланмады. Лекция бетү белән ашыгып коридорга чыктык. Кеше җыелганчы ашханәгә кереп, тизрәк чиратка басарга кирәк иде. Ләкин без соңга калган булып чыктык. Өченче каттан төшеп университетның ишегалдын үткән арада касса янына озын чират тезелеп өлгергән дә иде инде. ♦ Стромынка ашханәсенә кайтып ашау нияте белән, Моховой урамына 5 чыктык. Тышкы якта, капка баганасына сөялеп, дустым Баграт g Мехтербашев университет карарга килгән туристлар белән сөйләшеп я тора иде. Баграт алар белән ашык-пошык кына саубуллашты да безгә £ килеп кушылды: £ — Мин сезне сәгатьтән артык эзләп йөрдем, кая олактыгыз? . — Белмим, кем олаккандыр бит. Без лекция тыңладык,— дидем мин — Федотовны больницага кергән диделәр бит. Лекцияне кем укыды? £ — Ят профессор укыды,— диде Өметгали. х — Тыңларлык булдымы соң? а — Булу гынамы? — Мин Багратка лекция тыңлагандагы кичереш- s ләремне сөйләп бирдем. « — Бу вакытка кадәр үзең кайларда йөрдең? — диде Өметгали* Багратка. < — Якташларымны озаттым Беләсез инде озатышуны. Аерылышыр £ алдыннан кыстап буфетка алып керделәр. Шунлыктан соңга калынды. s Соңгы мәртәбә дәрестән китүем Киләчәктә, теге дөньядан кайтып, s бабам килсә дә, лекция калдырасым юк. — Ашыкма әле, Баграт,— дидем мин.— Бүген кич Өметгалинен кунагын каршылыйсыбыз бар. Аңа да Мәокәүне күрсәтергә кирәк булыр Шуны озатып җибәргәннән соң ант итәрсең. — Каршы алып урнаштыра алсак, мин сезне шәһәр күрсәтергә чакырып мәшәкатьләмәс идем,—диде Өметгали. Моңа кадәр Баграт безне шаярып сөйләшә дип уйлый иде, ахры Чынлап сөйләшүебезгә төшенгәч, ул кызып ук китте: — Мин монда укырга килгән кеше. Җитәр, гид булып йөрергә ялланмаган мин. Башка беркая барасы юк! — Бүгенге кунакны гына каршылыйк инде. Син кеше хөрмәтләүнең рәтен беләсең,— диде Өметгали. ялынып. — Авылдашың министр түгелдер әле. Аны делегация белән каршылау кирәкмени? Бүген ял итәм. Бер атна Мәскәү магазиннарын таптадым. Болай буласын белсәм, укырга Сахалинга киткән булыр идем. — Юк, анда да котыла алмас идең. Синең якташларың Сахалинга да барып җитәләр. Укырга керер алдыннан мин анда өч ел яшәдем. — Каршыларга үзем генә барсам, авылга кайткач, «Өметгалинең дусларын күрмәдем, әллә ул кеше белән аралашмый микән?» —дип сөйләп йөрүе бар. Безнең якта төмсә кешене яратмыйлар. Дус-ишсез тора алмаучы Багратка шул җитте. Ул, бүтән кыстатып тормыйча, риза булды — Соңгы мәртәбә. Иртәгәдән мин башкалага килгән кешеләргә хезмәтче түгел. Синең кунагың хакына гына барам Бетте, гид булып йөрүгә нокта куела Без Горький урамы аркылы чыгып, «Охотный ряд» станциясенә кердек. — Туры вокзалга барабызмы? — диде Баграт — Торакка кереп, киенеп чыгасы иде. Безнең якта эш киеме белән кунак каршылау әдәпсезлек санала,— диде Өметгали. — Син, валлаһи, чит илдән килгән делегация каршылаган шикелле кыланасың. Өйләнәсе кызыңның әтисе түгелдер бит? — дидем мин. — Ул район күләмендә атаклы кеше Аның өлкән малае мин укыган мәктәпнең директоры. Үзе мамык үстереп орден алды. •—Андый кешене фраксыз каршылап булмас шул, — диде Баграт,— Яхшылап хәзерләнеп килик. Бәлки оркестр да ялларбыз? Нинди машина ярата ул? Ролс-Ройс ана ошармы? Кайткач, чәчәкләр дә әзерләп куярга кирәк булыр... Данлыклы университет студентлары буларак, без купшы киенергә ярата идек. Чалбарым химчистартуга еш бирелүдән төсен тәмам югалткан булса да, офицерлар кия торган киң балаклы постау чалбар иде ул. Аягымдагы кед стипендиягә генә яшәүче студентлар арасында искиткеч модалы санала. Өстемдә Көнбатыш романнарының геройлары гына киеп йөри торган хаки күлмәк. Дөресен әйткәндә, ул күлмәк сару кайнатырлык арзанлы яшел ситсыдан тегелгән иде. Алмашка икенче күлмәгем булмагач, мин аны көн аралаш юам. Шунлыктан ул, уңып, Көнбатышта яшәүчеләргә гаҗәп күркәм күренә торган хакига охшый башлады. Кер сабыны гына күлмәкнең сыйфатын ул кадәр үзгәртә алмас иде. Бу үзгәрешкә, әлбәттә, минем әйбәт кием киеп йөрисе килүнең дә тәэсире тиде инде... Киемнең иң арзаны да студент өстендә әллә нинди кыйммәтле булып күренә. Студент күңелендәге «без җәмгыятьнең акылы, без киләчәк кешеләре» дигән эчке горурлык тышка чыгып, аны күркәмләп тора, күрәсең. Шуңадырмы, студентның тузып беткән күлмәге дә ыспайланып йөрүченекеннән матуррак булып тоела. Ул елларда тар балаклы чалбар модага керә генә башлаган иде әле. «Тар балакларны» дружина штабына алып кереп «эшкәртәләр» дә, чәчләрен алып, «стиляга» дигән хурлыклы мөһер сугып чыгаралар. Безнең Өметгалиебез стилягалыкның капма-каршы ягында иде. Башында матур түбәтәй булса, ул киемнең башкасына әллә ни әһәмият бирми иде. Әфлисун үсә торган якта яшәүче халыкларның затлы кием яратулары турында сөйләп торасы юк. Багратның өстендә прилавкага чыкмыйча гына акчалы кеше кулына килеп керә торган затлы кием була. Егетнең йөз, буйсын чибәрлеге артык киенеп йөрмәгәндә дә укуына шактый зыян китерә иде. 3 Стромынкага кайтып житкәч, Баграт дустыбыздан сорады: — Кунагыңны урнаштыру мәсьәләсен хәл иттеңме соң? Гостиница ягын алдан җайлап кую зыян итмәс иде. — Үз бүлмәбезгә урнаштырып булмасмы әле,— диде Өметгали. Бүлмәбездә буш урын юк иде. — Маштаковның да өйдә чагы бит. Башка вакытта атна саен каядыр китеп олага иде. Сынаулар бетсә, өйдә утырмас иде инде,— дидем мин. — Әсәрләнсә сынау дип тормый ул. Тур Хейердал Кавказга ял итәргә киләчәк дип әйтсәм, кунакка урын табылачак,— диде Баграт. Безнең белән бер бүлмәдә яшәүче дүртенче студентның бер мәзәк гадәте бар иде. Ул бөлеп-жөтеп коллекция жыя. Башка коллекционерлар шикелле иске акча, марка, этикетка җыю белән вакланып тормыйча, Маштаков мәшһүр кешеләр кулланган әйберләр белән генә эш йөртә иде. Кышкы сессия алдыннан Маштаков, сынауларын ташлап, Америка миллионеры Сайрус Итонны күрү өчей Ялтага барып кайтты. Әле күптән түгел генә Перу җырчысы, данлыклы Инна Сумак артыннан йөреп ике атна дәрес калдырган иде. Гомумән мавыга торган кеше генә коллекционер була ала — анысы күптән билгеле. Маштаков кебек мавыгучан кешене моңарчы беркемнең дә очратканы юктыр әле. Университетка кергәнче ул армиядә хезмәт иткән. Анын коллекционерлыгы да шул чакта башланып киткән булса кирәк. Сугыш бетәр алдыннан аны Ялта конференциясенә килгән хөкүмәт башлыкларын сакларга куйганнар. Шул чакта Маштаков Сталинны, Рузвельтны һәм Черчильне күргән. Аларны күрү белән генә канәгатьләнмичә, сонын- нан кешегә күрсәтермен дип Черчильнен сигара төпчеген, Рузвельттан ♦ калган салфетканы кулга төшерә алган. «ч Кем белгән, әгәр Ялтага киңәшергә килгән әлеге өч шәхесне күрмә- £ гән булса, бәлки Маштаковта коллекционерлык хиреслеге уянмаган да з булыр иде. Пенсиягә чыкканчы армиядә хезмәт итәр иде, мавыгу дигән 5 михнәтле юлда очрый торган күп газапларны кичермәс иде. ° Газап татымаган кеше ләззәтнең дә тәмен белми диләр бит. Бәлки > коллекционерлык хиреслеге белән авырып китмәсә, ул да чын ләззәтне о татый алмаган булыр иде. з Ялта конференциясендә Маштаков Сталин кулланган әйберне эләк- = тереп кала алмаган. Тарихи вакыйгага катнашкан кеше булуына баша каларны айсыз ышандыра алмам дип уйлаган, күрәсең. Сталин үлгәч, х Маштаков ял сорап ала да, самолетка утырып, юлбашчыны соңгы юлга * озатышу өчен Мәскәүгә оча. Шул көнге кысылышта анын җиде кабыр- т гасын сындырганнар, үпкәсенә, бавырына зыян килгән. Шушы вакый- * гадан соң ул Ерак Көнчыгыштагы частена ярты ел вакыт үткәч кенә о. кайта алган. * Маштаковны госпитальгә салып алты ай дәвалаганнар да, инвалидлык биреп, пенсиягә чыгарганнар. Эзләнүчән кеше пенсиядә дә тынычланып ята алмый бит ул. Маштаков университетка укырга кергән. Ләкин аның бу мавыгуын уку авырлыгы да баса алмады. Атаклы кешеләр артыннан йөри торгач, Маштаков үзе дә әкренләп мәшһүр кешегә әйләнеп бара иде инде. Безнең бүлмәгә аның коллекциясен карарга галимнәр, генераллар, коллекция җыючы язучылар килгә- лиләр. Андый көннәрдә без дүртәүләп чыгып, саклау камерасыннан авыр тимер сейфны күтәреп алып керәбез. Дустыбыз як-ягына каранып ала да ашыкмыйча гына авыр тимер капкачны ача. Дулкынланудан мескеннең кулындагы пинцеты сизелер-снзелмәс кенә калтырана башлый. Экспонатлар сейфтан чыгып, бер-бер артлы өстәлгә җәйгән ак кәгазь өстенә тезелә. Маштаков куанып елмая: «Бу Хәбәш императоры Хайле Селассие Беренчедән калган ипи сыныгы. Бусы Жәвахарлал Неруның олтаныннан купкан балчык кисәге. Монысы маршал Жуковның күлмәк сәдәбе. Бу — кырык тугыз тәүлек Тын океанда йөзеп йөргән атаклы Жиһаншинның теш щеткасы. Бусы патриарх Сергийның астына җәеп яткан җәймә кисәге. Менә монысы...» Коллекциясен кешеләр килеп караган көнне мескен Маштаков дулкынланудан таң атканчы йоклый алмый. Андый төннәрдә дустыбыз торып утыра да тынычлану өчен кишер кимерә башлый иде. Маштаковның тагын бер мәзәк мавыгуы бар. Ул кайсы ашамлыкта күпме калорий, күпме витамин һәм никадәр файдалы матдә булуы белән дә кызыксына. Бервакыт «Здоровье» журналыннан дөньяда иң файдалы азык—кишер икәнлеген белгән. Шуннан соң ул гел кишер белән генә туклана башлады. Дустыбыз көне буе кишер чәйни. Лекция тыңлаганда да шытырдаган тавышка борылып карасаң, Маштаков мыштым гына кишер кимереп утырган була. Мескеннең ашказаны кишердәге каротинны үзләштереп бетерә алмас булды, күрәсең. Бер мәлне Маштаковның тәне кызгылт-сары төскә керә башлады. Шуннан соң врачлар аны кншер ашаудан тыйдылар. Файдалы яшелчәсеннән мәхрүм калгач, дустыбыз «Работница» журналыннан карабодай ярмасының калорий ягыннан балык уылды гыннан да өстенрәк торганлыгын белгән. Соңгы вакытта ул карабодай боткасы ашый башлады. Тулай торакка кайтып кергәч, Баграт, Маштаковның тумбочкасын ачып, аның ярма җебетә торган савытын карады: — Егетләр, пыяла банка урынында юк. Безнең Маштаков каядыр киткән,— диде ул. Маштаковның караваты минеке белән янәшә. Ул мендәре өстенә язу куеп калдырган иде. «Габдрахман дус! Син ышанычлы кеше. Бик үтенәм, деканны кисәтеп куй. Мин бик мөһим эш белән Кисловодскига киттем. Кайткач, белешмә тапшырырмын. Коллекция җыеп йөри дип гайбәт тарата күрмәсеннәр. Декан мине бик каты кисәткән иде. Кайткач сөйләрмен. Дустың Маштаков>. — Мин аның китәчәген белдем,— диде Баграт.— Кичә бик мавыгып Тур Хейердал турында мәгълүмат җыеп йөргән иде. Атаклы сәяхәтче Фәннәр академиясе чакыруы буенча Советлар Союзына килгән. Маштаков һичшиксез шуны аулый. — Маштаковыбыз яшәсен! Хәзер мин кунагымны туры монда алып кайтам,— диде Өметгали. 4 Бүген иртән университетка ашамыйча гына киткән идем. Дусларым өс алышырга керешкәч, мин тизрәк ашханәгә йөгердем. Монда да чират бик зур иде. Чиратның койрыгына басып бераз көтеп карагач, тамак ялгау фикереннән ваз кичеп, дусларым белән вокзалга юнәлдем. «Сокольники»да трамвайдан төшеп, метро станциясенә кердек. Без Өметгали белән билет тикшерүче кыз яныннан узып эскалаторга бастык. Баграт та билетын тикшерүче кызга сузды. Кыз кинәт аның кулыннан эләктереп алды да, эскалаторга кертмичә, тотып калды: — Эләктеңме, егеткәем? Мин кызны шаярадыр дип уйлап: — Эләктер, эләктер, чибәр кызлардан качып йөри торган гадәте бар аның,— дидем. — Ни эшлисез? Мин бит... Мин билет белән керәм,— диде Баграт, кызарып. Билет тикшерүче кыз ишек төбендә торган милиционерга дәште — Иптәш милиционер, килегез әле, хыянәтче тоттым! Милиционер әче итеп сыбызгысын кычкыртты. Өметгали билет тикшерүче кызны үгетләргә кереште. Мин Баграт янына чыгып, милиционердан тизрәк үткәреп җибәрүен үтендем. — Ышанмагыз, иптәш милиционер. Алар беренче мәртәбә билетның контрольсез ягын ерттырып, бер билет белән ике тапкыр кереп йөриләр,—диде контролер кыз. Стипендияне беркадәр янга калдыра торган байтак хәйләләр белсәк тә, адым саен башкаланың мәшһүр кибетләре күңелеңне вәсвәсәләп, атаклы театрлары сине әллә нинди тамашалары белән кызыктырып торганда ике стипендия арасындагы утыз тәүлек... ай-һай, ай-һай, бик озын күренә шул. Шунлыктан, акча алган көн ераклаша барган саен чыгым-тотымсыз яшәү серен табу хәйләсе дә арта бара иде. Кесә тәмам коргаксыган чакларда, яшермим, бер билет белән ике тапкыр метрога керү хәйләсен дә ара-тирә куллангалый идек. Гөнаһ эш эшләгәнбездер инде. Яшьлек синең суфилыгың белән исәпләшеп тормый шул. Бу эш әхлак нормасына сыеп бетмәсә дә, шулай да законны яртылаш булса да боза иде. Бәлки безнең шул чактагы практикадан чыгып хәзерге студентларга самолет билетын ярты бәясенә сата башлаганнардыр? Баграт исә, безнең шикелле, һәр тиенен җидегә бүлми, җитмеш төрле ихтыяҗның берсенә генә тотмый, шунлыктан бу эшкә аның катнаш- ♦ каны да булмады. Ул акчасын Кавказ халыкларына гына хас зур 5 юмартлык белән туздыра белә иде. Ашханәгә кергәч, барыбыз өчен дә % акчаны ул түли. Әҗәткә сорап торсаң, кайтарып биргәндә акчаны 3 алмый. Соңгы өч тиенен юл чатында утырган инвалидка биреп, үзе трамвайга утырмыйча җәяү китә торган бер кеше иде Баграт. £ Милиционер бик сүзчән кеше булып чыкты. Ул безне читкәрәк алып ф китте дә ашыкмыйча гына үгет-нәсихәт сөйләргә тотынды. Бу хәлгә мин бераз тынычлана төштем. Гадәттә күп сөйләшергә яратучылар көчләрен ләчтит сатуга тотып бетерәләр. Шунлыктан берәр чара күрергә алар- х ның энергияләре калмый. 2 Милиционер алдашуның каян килеп чыкканлыгын, аның зарары, х шул зарардан туа торган начарлыклар турында сөйләде. Вакытыбыз * булмаса да, ни эшлисең, тыңларга мәҗбүр булдык. — Коммунизмда алдашу бетәчәк,— диде милиционер.— Ул чакта* кешенең аңы шул кадәр югары булачак ки, һәркем үз билетын үзе о. тикшерәчәк. Ул безгә әнә шулай үгет биргән арада яныбызга хәтсез генә кеше ' җыелып өлгергән иде. Бер пенсионер милиционерның сүзеннән хата тапты: — Коммунизмда транспортка утыру бушлай булачак. Димәк, билет тикшерүнең кирәге калмаячак,— диде ул. — Ишеттегезме, гражданнар? Коммунизмга типичный потребительский караш. Без мондый настроениеләргә отпор бирергә тиешбез. Бәхәс кызып киткәч, мин Багратка күз кыстым. Ул Өметгалинең кабыргасына төртте. Без ашыкмыйча гына контролерның яныннан үтеп, эскалаторга бастык та метрога төшеп киттек. Аркаларына капчык аскан, чемодан тоткан кешеләр кыяр-кыймас кына метро каршысына килеп туктыйлар да мондагы ыгы-зыгыга бер тын карап торгач, ни булса — шул дигәндәй, тәвәккәлләп эчкә таба атлыйлар. Башкала темпы, мондагы кызулык ашыгычлык тыныч, аулак шәһәрләрдә яшәргә өйрәнгән кешеләрне башта бераз өркетә. Көчле ташкын аларны эләктереп ала да җилтерәтеп аска алып төшеп китә. Беренче мәртәбә башкалага килүчеләр үзләре яшәгән җирдәге темпны сакларга тырышалар. Ташкынга каршы торып булмаслыкны аңлагач, барыбер язмыштан узмыш юк дигәндәй, кул селтәп, ургылып аккан тере ташкынга кушылалар. Метро поезды халыкларны шәһәргә тарата. Метро ишеге көне-төне халык ташкынын йотып тора. Янәшәдәге икенче ишек эскалатордан күтәрелүчеләрне ургылдырып урамга бушата. Үгет тыңлаган арада без каршылыйсы поезд Мәскәүгә килеп өлгергән иде инде. Мамык мәмләкәтеннән килгән таза, матур кешеләр шәһәргә тарала башлаганнар иде. 5 Перронда калган пассажирларны тикшереп бетергәч, вагон эчләрен дә караштырып чыктык. Газнзхуҗа агайга охшаган кеше бер җирдә дә юк иде. — Син аны таныйсыңмы соң? — диде Баграт Өметгалигә. — Дөресен әйткәндә, бездә Газизхуҗа исемле кеше дистәдән артык. Шуларның кайсы килгәнлеген телеграммага әйтеп язмаганнар. Шулай да, күрсәм, таныр идем. — Үзең, «район күләмендә танылган кеше ул» дип, башыбызны катырасың, үзең Мәскәүгә кайсы Газизхужа килгәнлеген дә белмисең икән,— диде Баграт, күңелсезләнеп. Перронны карап үткәч, вокзал эчен дә тикшереп чыктык. Өметгали- нең кунагы монда да күренмәде. — Ул сине эзләп Стромынкага китмәгәндер бит? —дидем мин. — Юк, китәргә тиеш түгел. Ул бит шәһәрдә йөри белми,— диде Өметгали. Багратның Өметгалине юатасы килде: — Кунагың телсез түгелдер әле, сораса, Стромынка юлын гына күрсәтерләр. — Әгәр Газизхужанын өлкәне булса, ул бер авыз русча белми бит,— диде Өметгали чын-чыннан борчыла башлап. — Тагын бер мәртәбә вокзал тирәсен карап чыгыйк та милициягә хәбәр итәрбез,—дидем мин. Без тагын вокзал бинасын тикшереп чыктык һәм кайту нияте белән ундүртенче троллейбус тукталышына таба юнәлдек. Итек чистартучының будкасы янында аякларын бөкләп утырган бер карт үзбәк, безне күргәч, колачын җәеп, Өметгалигә ташланды: — И-и-и, күз нурым! Син Сәфәргали малае бит. Ничек матурлангансың. Танырлык та түгел. Бик вакытлы килдең, йөрәк маем. Мин инде кире Бохарага кайтып китәргә җыенып утыра идем. Газизхужа агай кире Бохарага кайтып киткән очракта, без күп нәрсәдән мәхрүм каласы идек. Өметгалннең әнисе газиз улына бер төенчек каклаган ит, бер капчык кипкән җимеш, бер тубал ләвәча җибәргән иде. Газизхужа агай күчтәнәч итеп авиабомба зурлыгы бер бохар кавыны да алып килгән. Капчыкларны, кәрзиннәрне, чемоданнарны өчкә бүлеп күтәрдек тә трамвайга киттек. Кавынны Газизхужа ага безгә бирмәде. Кавынның тәмле исенә чыдый алмыйча, тотып кимерә башламагайлары бу комсызлар дип курыкты булса кирәк. Ул аны үзе күтәрде. Әкренләп трамвай эче кавын исе белән тулды. Пассажирлар тынгысызлана башладылар. Кайберләре борыннарын кыймылдатып иснәнәләр иде. Бер карчык, шулай иснәнә торгач, Газизхужа агайның кулындагы кавынны күреп алды: — Моны кайда саталар? Карчык соравы җавапсыз калды. Газизхужа агай, кавынны кысып кочаклаган килеш, шәрык ягында гына сакланып калган борынгы заман гамьсезлеге белән бер ноктага караган хәлдә, оеп утыра бирде. — Бохарада саталар аны,— диде Өметгали. — Кайда ул Бохара? Шәһәр читендәмени? — Бохара Урта Азиядә, гражданка,— диде карчык янында басып торган бер хәрби кеше. — Гафу итегез, мин аны Мәскәүнең яңа урамыдыр дип уйлаган идем. Хәзер бит урамнарга әллә нинди сәер исемнәр кушалар,—диде карчык, акланырга теләп. Мәскәүдәге «пик» сәгате вакытындагы кысынкылыкка өйрәнгән кеше югалып калмый. Стромынкага якынлаша башлагач, без, терсәкләребез белән юл аралап, ничек кирәк алай ишек янына килдек. Трамвай безнең тулай торак янына туктады. Без сикереп тротуарга төштек. Газизхужа ага кавын кочаклаган килеш, ишектән чыга алмыйча, трамвай белән китеп барды. Өчәүләп дөбер-шатыр килеп Яуза күпере аша чыгып барган трамвай артыннан йөгерәбез. — Әәй, туктатыгыз! Газизхужа агай, киләсе тукталышта төш. ишетәсеңме?— дип кычкырды Өметгали, Преображенский мәйданы янындагы үрдән күтәрелеп барган трамвайга карап. Аннары: — Бетте баш. Кунакны харап иттек. Ул безне башкача таба алмаячак. Ни эшлибез?—диде ул хафага төшеп. ♦ Армиядә хезмәт иткән кеше беркайчан югалып калмый. Мин коман- ч да биргәндәй бер тавыш белән боерык бирергә керештем: — Баграт, такси алып, артыннан куа кит. Син, Өметгали, трамвайга з утырып, тукталышларны тикшереп бар Мин милицияне аякка басты- § рам. Тизрәк кыймылдагыз, ишетәсезме? Мин сезне телефон янында ° көтәрмен — ярты сәгать саен шалтыратып, хәлне миңа белдереп ф торыгыз. Капчыкларны тулай торакка илтеп куйдым. Милиция бүлегенә з кереп, кеше югалтуыбызны сөйләп бирдем. Тулай торакның ишеге яны- х на, телефонга якынрак килеп вахтага бастым. 3 Минут саен телефон шалтырап тора. Мин кабаланып трубканы алам. = Ләкин дусларымның тавышлары һаман ишетелми. Ярты сәгать үтте. s Ике, өч сәгать көтеп утырдым, һаман хәбәр-хәтер юк. Ни булды болар- « га? Әллә үзләре дә адаштылармы? u Мин борчыла башладым. Армиядә хезмәт итмәгән кешеләр белән £ эш йөртеп кара әле. Ябалак миләр, мондый операцияне башкарганда £ даими элемтә кирәклеген ничек инде аңламаска! Телефон яныннан китмичә, тагын бер сәгать чамасы көттем дә дежур торучы хатынга әйтеп, урынымиан кузгалдым. 6 Ашханә ябылыр вакыт җитеп килә иде инде. Иртән бер валчык ризык капмыйча лекциягә киткән кеше, мин һаман ач йөрим. Хәлнең җитдилеген аңламаган кеше белән уртак эшкә тотынмавың артык. Югыйсә, дусларым шул кадәр гамьсез булгач, шушы вакытка кадәр хәбәр бирми торгач, минем постны ташлап китәргә дә хакым бар иде. Шуңа да карамастан, мин караңгы төшкәнче көтеп утырдым. Ашханә ябылырга унбиш минут кала дежурныйга әйттем дә тамак ялгарга киттем. Касса алдында минем шикелле сонга калып килгән бер студент аш сайлап азаплана иде. Аның җилкәсе аша карап меню кәгазеннән арзанрак аш эзләргә керештем. Студент ашыкмыйча гына менюга язылган ашамлыкларны тикшереп чыкты. Бераз уйлап торгач, ул, кылана төшеп, әйтте: — Бер порция сөләйман балыгы, шашлык, пудинг, зәйтүн җимеше, бер шешә сыра. — Уналты сум да утыз тиен,— диде кассир кыз, ашамлыкларның хакын исәпләп чыгаргач. Студент кесәсеннән акча янчыгын алып актарына башлады. Кассир кыз бераз көтеп торды да миңа таба борылды: — Әйтегез. — Бер стакан катык, солы боткасы, чәй, дүрт телем ипи. — Ике сум җитмеш тиен,— диде кассир кыз һәм теге студент ягына борылды.—Сез түләргә уйлыйсызмы? — Акчамны таба алмыйм әле. Утыз сум тирәсе калган акчам булырга тиеш иде, кая куйганмындыр, белмим.—Студент акча янчыгын ачып касса алдына селекте. Кара пластмасса тәлинкәгә чылбыры өзелгән көмеш брелок, якуттан ясалган йөзек кашы, берничә метро билеты килеп төште, тәмәке валчыклары коелды. Студент үзе уңайсызланып елмая иде.— Әллә төшереп калдырганмын инде, әллә берәр шпана кесәмә кереп чыккан. — Чек суктырганчы карарга кирәк иде аны,— диде кассир кыз, ачулана башлап.— Хәзер нишләтим инде синең чегыңны? Кичә дә кассаны тапшырганда үз кесәмнән егерме сум өстәп салдым. Студент елмаюдан туктады. Хәзер ул уңайсызланганлыгын яшерергә тырышмый иде инде. — Мин беркая китәргә җыенмыйм. Уналты сум акча өчен вөҗданымны сатасым юк. Иртәгә иртән ашханә ачылу белән кертеп бирермен. — Өстәп түләргә минем акчам юк,— диде кассир.— Ашханә мөдире кул куйсын да чекны «сүндерәм». Бер тын икеләнеп торганнан соң мин соңгы егерме биш сумлыгымны кассир кызга суздым: — Икебез өчен дә түлим. — Рәхмәт,— дип, студент миңа таба борылды.— Джентельменлыгыгызны онытмам. Студентның өстендә люкс ательеда гына тегелгән кыйммәтле костюм иде. Аягында затлы мокасин. Мондый киемне Мәскәү чиркәүләрен рәсемгә төшереп йөрүче туристларда гына күргәнем бар. Бу студент ашның да акчалы кешеләр ашый торганын гына сайлап алды. Гадәттә, уналты сум мина ким дигәндә өч көн яшәргә җитә иде. Студентның үзен тәкәллефсез тотуына, мин алган ашларга кашын җимереп каравына хәтерем калды: — Джентельмен булганлыктан түге^ь стипендия алгач кайтарып бирү шарты белән түләдем,—дидем миш Аерым утыру нияте белән алган ашамлыкларны иң ерак өстәлгә илтеп куйдым. Ул да алган ашларын подноска куйгач, беравык як-якка карап икеләнеп торды да минем янга килде: — Бергә утыруга каршы килмисезме? — Рәхим итегез. Студент шешәнең бөкесен ачып, сыраны ике стаканга бүлеп салды. — Аппетитны бик яхшы ача. — Рәхмәт, минем аппетитымның ябылганы юк. Шул ачыклыкны тутыру өчен алган стипендия көчкә җитә,— дидем мин. — Сез сыра яратмыйсызмыни? Сыра — плебейлар эчемлеге шул. Сез виноград шәрабе, коньяк эчә торгансыздыр? — Студент мин алган солы боткасына карап, көлемсерәп куйды.— Сез әллә джин, кальвадос, виски гына эчәсезме? Миңа бурычлы булып китүенә аның ачуы килә иде булса кирәк. Студентның үз-үзен тотышында: «Алган ашамлыкларым өчен син түләдең. Мин сина бурычлы, шуңа карамастан, син минем белән ярыша алмыйсың. Ышанмасаң, чагыштырып кара: синең киемең нинди дә, минеке нинди, син нәрсә ашыйсың да, мин нәрсә ашыйм»,— дигән эчке бер масаю сизелә иде. Бурычлы булып калмас өчен мин дә төрттереп җавап бирдем: — Укырга кергәннән бирле мин андый эчемлекләрне өнәми башладым. Сыра — плебейлар эчемлеге. Әмма плебейлар сыраны сөләйман балыгы ашап эчмиләр. Плебей халкы юрганына карап аягын суза. Студент мин әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңлады, ләкин сер бирмәскә тырышты. Уңайсызлануын шаян сүз белән каплый алды. — Фән кыясын кимерү өчен калорияле ризык ашау кирәк. Калория җитәрлек булмаган очракта дипломга өстәп дистрофия, гастрит ише нәрсәләрне дә алуың бар. — Сез медик түгелсездер бит? — Кызганычка каршы, түгел. Без сезнең белән бер фән йомыркасы өстендә утырабыз. Сез филфакта бит, әйеме? Мин сезне профессор Благовның спецсеминарында күргән идем. — Безнең очрашканыбыз да бар икән. Мона кадәр филфакта уналты сумлык аш ашаучылар барлыгын белми идем әле. Студентның ясалма тоны югалды. Ул кинәт җитдиләнеп китте. — Безнең курста, дускаем, утыз сумлык аш ашаучылар да бар Эш ашның бәясендә түгел. Авылдан килгән кайбер студентлар солы боткасын да атнасына бер мәртәбә генә алалар. Үзләре саклык кенәгә- * сенә акча җыялар. 5 — Юрганыңа карап аягыңны сузмасаң, гастриттан да куркынычрак £ авыру эләктерүең бар,— дидем мин, солы боткасы өчен студенттан үч з алып. п Ул сөйләшүне башка темага борып җибәрде: ° — Нинди хыял сине филфакка китереп кертте сон? — диде студент ф да. Син инглизчә яза беләсеңме’ — Син юморист икәнсең. Оттың— бер дә нуль. Студент тәлинкәсендәге соңгы ит кисәген чәнечкесенә эләктереп авызына капты да сыра йотты: — Университет тормышына нокта куярга вакыт җитте Поты бер тиенлек абстракт кагыйдәләрне тәти кызлар ятласын. Мин моннан китәм Белемне тормышның үзеннән аласым килә минем. — Ашаганың өчен түләргә тормыштан белем эзләү генә җитәме соң? Ашың хәләл булсын өчен бераз бил бөгү дә кирәк түгелме икән? — Студентның кәпрәюенә ачуым килә иде минем. — Эштән курыкмыйм мин. Университетны ташлагач, мин диңгезгә чыгып китәм. Белсәң иде диңгез һавасын сулап яшәүнең рәхәтлеген! Эх, ул үзе бер бәхет бит! Битеңне иркәләп бриз җиле сыйпап киткәндә, сөйгәнеңнең суырып үбүе бер якта торсын. Ә тнрә-яктагы күренешләрнең минут саен үзгәреп торуы? Покыдан уянган саен күз алдыңда — яңа ил, яңа дөнья.— Студент калган сырасын эчеп бетереп, пудингы» актаргалап карады да чәнечкесен өстәлгә ташлады. Бу егеткә карата туган нәфрәтнең кинәт югала башлаганын сиздем Моннан бер генә минут элек ул миңа калай әтәч, әтисе җилкәсен кимерүче бер әрәмтамак булып күренә иде. Диңгез турында сөйли башлагач, ничектер кинәт үсеп, егетләнеп киткәндәй булды. Ләкин мин аның сүзләренә тулысынча ышанып бетә алмадым. Күңелдә .ниндидер- шик калды. Җыештыручы хатын, борчырга теләмичә, безнең яныбыздан берничә мәртәбә ураштырып үткән иде инде. Күршем чәнечкесен ташлаганын күргәч, ул якынрак килде: — Ашханә ябылды, егетләр. Хәзер идән юа башлыйм. Без урыныбыздан кузгалып, коридорга чыктык. — Син кайсы бүлмәдә торасың? — диде студент. — Утыз икенчедә. Ә син? — Мин квартирда торам. Минем исемем Феликс. Латинча — бәхетле дигән сүз. Дзержинскийга охшасын дип кушканнар. — Габдрахман. Безнең авыл мулласының исеме шулай булган. — Гафу итәсең, аңлап бетермәдем. Рахманин шикеллерәк яңгырый: Габ-рахман... Мин ашыгам. Борчылма, әҗәтемне акча керү белән түләрмен. Пока! — Шулай дигәч, Феликс ашыгып аскы катка төшеп китте. 7 Мин кергәндә, Газизхуҗа агай чәй эчәргә керешкән иде инде. Өстәлне минем ятак янына китереп куйганнар. Газизхуҗа ага аякларын Будда шикелле итеп бөкләп карават өстенә менеп утырган. Ак парчалы кара түбәтәен арткарак шуыштырып кигән. Чапанын ачкан, күлмәк изүен ычкындырып җибәргән. Маңгаена тир бөртекләре бәреп чыккан. Шыбырдап ага башлагач сөртер өчен Өметгалинең сөлгесен кунакның җилкәсенә салып, хәзерләп куйганнар. Кунакның йөзендә искиткеч күркәм канәгатьлек билгесе. Бу кешедәге табигый хозурлыкны бүлеп өләшсәң, бөтен Мәскәүне бәхетле итеп булыр иде. Аңа берни кирәкми. Аның җитмәс җире, мохтаҗлыгы юк. Яшәү рәхәтлеге белән ләззәтләнү Газизхуҗа аганың эченә сыймыйча ташып тышка чыккан. Аның канәгатьлеген күрү генә дә тормышыңның җитмәс җирләрен, кайгыхәсрәтләреңне юып төшерерлек иде. Чәй эчү ритуалын карарга күрше бүлмәләрдә яшәүче студентлар да җыелганнар. Алар, бу эксперимент ничек тәмамланыр икән дип көткәндәй, картның авызына карап, тынып калганнар. Газизхуҗа агай касә төбендәге соңгы тамчы чәйне йотып җибәрүгә., Өметгали кабаланып яңаны агызды. — Җитәр, Өметгали. Ясама, рәхмәт, хушландым. — Эч инде тагын берне, Газизхуҗа әкә. Чәебез ошаса, эч. — Монысын эчеп бетерәм дә башканы ясама. Сусавым басылды хушландым. Бик әйбәт булды. Аллага шөкер, әйбәтләп каршыладыгыз. Туранбай алып китеп олактыргач, хөрмәтләп, артымнан эзләп йөгергәнсез. — Унөченче чынаягын эчертә. Кунагын үтерә бит бу,— дип пышылдады күрше бүлмәдә яшәүче студент минем колагыма. Чыннан да тамашачылар бераз тынычсызлана башлаганнар иде Гадәт буенча ясаган чәйне эчми калдырырга ярамый иде. Газизхуҗа ага ярдәм сорагандай як-ягына каранып алды да, тагын да матуррак елмаеп, касәдән чәй чөмерергә кереште. — Нигә аны интектерәсең? Ярылса нишләрсең? — дидем мин Өмет- галинең колагына.— Кыстаган кешенең күңелен күреп, көчләп ашау җәзадан да авыр бит ул. — Кыстамасаң, хөрмәт күрсәтмәде дип уйлавы бар. Бездә кунакны шулай кыстап сыйлыйлар,— диде Өметгали. Бездә дә кунакны шулай кыстап сыйлау гадәте бар иде. Исемдә, кытлык елда, ашарга бер умачлык он юк чакта, Кандыз исемле авылда * яшәүче ерак кардәшләребез каяндыр кайтышлый безгә чәй эчәргә кер- 5 деләр. Әни күршеләргә кереп әҗәткә он алып чыкты. Кемнәндер үзенең 5 кашимир яулыгына алмаштырып ит алып кайтты. Казанда быкырдап ит кайный башлады. Өйдә бәйрәм алдыннан g гына була торган тантана урнашты. Моңа кадәр сүнәр-сүнмәс кенә н барган әңгәмә кинәт җанланып китте. Аш пешкәч, әни кунакларны ф табын янына чакырды. Аларның соңгы чиккә җитеп ашыйсы килүен о өлкәннәр түгел, без дә сизеп алган идек инде. Ләкин ашъяулык янына з утыру белән кунак апалар, «рәхмәт, ашар җиребез юк, әле яңа гына = ашап чыккан идек» дип, кулларын алъяпкыч астына яшереп утыра 2 башладылар. Әни аларны кыстарга тотынды. Аның кыставында борын- = гы заманнардан килгән бер гадәт — ашны зурлау, кешеләр арасындагы ~ әйбәт мөнәсәбәтне ихтирамлау, кешелеклелекне олылау бар иде. Шул « чакта мин кыстауны табын янында кулланыла торган, борынгыдан * калган юмартлык билгесе, кешеләрнең бер-берсен ихтирамлау йоласы * икәнлегенә төшендем. Ашап туйгач, дога кылдылар. Кунаклар китте. Алар киткәч, әҗәтебезне ничек түләрбез инде дип әнинең борчыла башлавын көткән идем. Ә ул, киресенчә, сөенеп бетә алмады: —• Иншалла, хур булмадык. Кунакларның күңелен күрә алдык. Сезне сыйларга да бер җай табылды. Күптән итле аш ашаганыгыз юк иде, бәбкәйләрем... Төрки халыкларның кунакчыллык гадәтләренә ияреп борынгылардан коллективлык законы килгән. Хәтеремдә, картлар бергә утырып ашауны күмәк туклануга гына санамыйча, бер-береңне ихтирамлау, дуслашу ритуалы итебрәк карыйлар иде. Газизхуҗа агай, чәен эчеп бетергәч, зур, мөһим эш башкарган кеше кыяфәтендә сөлге белән маңгай тирен сөртеп алды. — И-и, туганкайларым. Бик сусаган идем. Юл буе чәйгә интегеп килдем. Вагонда кара чәй бирәләр. Без бит яшел чәй яратабыз Монда да бик эчәсем килгән иде. Рәхмәт яусын, бәхетле булыгыз! — Шушы минутта дөньяда аннан да бәхетле, аннан да канәгать кеше бар идеме икән? — Кавынны кайчан кисәбез соң?—дидем мин Өметгалигә. — Кавынны без күптән кистек инде,— диде ул, аптырап.— Син ашамадыңмыни? Без бит синең өлешеңне калдырган идек. Егетләр, Габдрахманга калдырган кавынны кем ашады? Бүлмәдә кавынның исе генә калган иде инде. Түзмәдем «Крокодиллар, минем өлешне кем ашады?» — дип кычкырып җибәрдем Үзбәк картының чәй эчкәнен карап утыручы студентлар бохар кавынының исен сизеп кергәннәр икән. Кергәне берсе минем өлештән бармак башы кадәр генә кисеп алып кавын тәмен татый торгач, күчтәнәч юкка чыккан. — Варварлар, вөҗданыгыз кайда сезнең? — Әйттем бит мин сиңа яшереп куй дип. Шушы чүл бүреләре көтүенә нәрсә җитсен соң! —диде Баграт, мине кызганып Чит бүлмәләрдән җыелган студентлар әкренләп таралдылар Тулай торак тынып калды. Без йокларга әзерләнә башладык. Газизхуҗа агайның ятарга исәбе юк иде әле. Ул, Өметгалнне кар- шысына утыртып, аңа Өчарык яңалыкларын сөйләргә тотынды. Өметгали укып яткан арада авылда уннан артык бала туган икән. Өч карт, бер карчык бу дөньядан киткәннәр. Без фән кыясын кимереп яткан арада ярәшү-өйләнешү вазифасы Өметгалидән яшьрәк егетләргә күчкән. Газизхуҗа аганың сүз тәртибе тирән мәгънәле табигый композициягә буйсына иде. Ул башта туу-үлү шикелле яшәү дәверендәге иң мөһим вакыйгаларга кагылды. Аннан соң өйләнешү, һөнәрле булу ише, кеше гомерендә тирән эз калдыра торган, онытылмас хатирәләрне санап чыкты. Шушындый әһәмиятле хәлләрне сөйләп тәмам иткәннән соң гына ул көн саен була торган гади вакыйгаларга күчеп китте. Җиләк-җимеш, мамык уңышлары турындагы сүз дә артта калды. Әңгәмә Мәскәү тормышы һәм безнең укуыбызга күчте. Инде сөйләшүнең темасы һаман тарая, конкретлаша бара иде. Ниһаять, гәпләшү гел Өметгали тирәсендә генә әйләнә башлады. Газизхуҗа аганың гамьсез генә ләчтит сатып утыручыдан рәсми кешегә әйләнеп китүен без сизми дә калдык. Ниһаять, ул сөаль алучы булып ук китте: — Син инде, Өметгали, башкаланың ниверситет намлы иң зур, иң данлыклы мәдрәсәсендә укыйсың, әйеме? — Әйе, шунда укыйм, Газизхуҗа ага. — Укуыңның кадерен белеп, ата-анаң, кардәш-ыруыңның үтенечләрен үтәп киләсеңме соң? — Үтәп киләм. Өметгалинең җавабы сөаль алучыны тулысынча канәгатьләндермәде булса кирәк, ул авылдашының өлгереше турында бездән дә сорашты. — Мәскәүгә китәр алдыннан синең әткәң белән бик озак сөйләшеп утырдык. Әткәң әйтте: «Өметгалине тагын бер мәртәбә кисәт, хәлфәләренең сүзен тыңласын. Кешегә сүз ирештермәсен, ялган сөйләмәсен, итагатьле булсын»,— диде. Син, Өметгали, шушы бурычларыңны да гадел итеп үтәп киләсеңме? — Бу җинаять ачарга килгән суд тикшерүчесе түгелдер бит? — диде Баграт минем колагыма. Мондый рәсмилек безгә көлкерәк тоелса да, Өметгали тикшерүгә ихлас күңел белән карый иде. Ул кунакның соңгы соравына бик җитди итеп җавап бирде: — Үтәп киләм, Газизхуҗа ага. — Сине мәдрәсәгә озатканда Өчарык кешеләре әйткән әманәтне онытмагансыңдыр бит? Шул сүзләрне кабатлап чык әле, Өметгали энем.— Газизхуҗа, мендәренә ята төшеп, авылдашының җавабын көтеп тора башлады. Өметгали безгә карап бер тын тартынып торды да барыбер бу миңа бәйләнәчәк, тизрәк җавап биреп котылырга кирәк дигәндәй, санап китте: — һәр эшкә изге ният белән генә керешергә, харамга ягылмаска, хәмер эчмәскә, гөнаһ эш кыйлмаска... Өметгалинең җавабы кунакны канәгатьләндерде булса кирәк. Газизхуҗа аганың йөзе яктырып китте. Ул яңадан үтә гамьсез мөлаем бер кешегә әйләнде: — Өметгали, сиңа вә синең иптәшләреңә Өчарык җәмгыятенең фатихаларын тапшырам.— Газизхуҗа ага бик зур эш башкарган кеше кыяфәтендә караватына сузылып ятты да ике-өч минуттан борынын сызгыртып йоклап та китте. Без йокы алдыннан һава суларга дип ишегалдына чыктык. — Сез аны ничек таба алдыгыз? Аның тикшеренер өчен килгәнен белгән булсак, эзләп йөрмәгән булыр идек,— дидем мин, сирень куагы астындагы эскәмиягә барып утыргач. — Ул икенче тукталышта ук төшкән дә каршы килүче трамвайга утырып кире вокзалга кайткан. Анда үзбәкчә белә торган татар милиционерын очратып, хәлен сөйләп биргән. Милиционер аны тулай торакка ук китереп куйган. Без кайтканда ул кавынын кочаклап ишегалдында утыра иде,— диде Баграт. — Мин бит кичкә кадәр дежурный янында аны саклап утырдым, ничек күрми калганмын икән? —дидем мин. — Милиционер аны тулай торакка директор кабинеты аша алып кергән,— диде Өметгали. > Икенче көнне иртән Үзбәкстан посредствосыннан Өметгалинең куна- _ гын алырга машина килгәч кенә Газизхуҗа аганы орден тапшыру өчен = Верховный Совет Президиумы чакырганлыгын белдек. м о 8 н Баграт шәһәр тормышын тәнкыйтьләп, авылда яшәүне мактый и — Шәһәрдә бусаганы атлап чыгу белән кесәгә керергә кирәк. Кесә- з ңә акча салып чыкмасаң, шәһәр сине кабул итми. Акча түләп трамвайга ~ утырасын, трамвайдан төшкәч, метрога түлисен. Шәһәрнең магазин- _ нары, кино-театрлары, музейлары—барысы да синең кесәнә карап ~ торалар. Авылда айлар буе акчасыз яшәп була. Җимеш — бакчаңда, = сөт — базда, икмәгең— келәтеңдә. Юк, егетләр, авылда яшәүгә бер ни ” җитми! u — Алай булгач, ник авылда яшәмисең? — дип сорый Өметгали.^ Баграт дәшми. Бу фәлсәфә Багратның акчасы беткәнлеген күрсәтә. J Кесәсенә акча кергәч, бу фәлсәфәне онытачак ул. Стипендия алган көнне Баграт, гадәттә. Горький урамын урап кайтырга ярата. Шушы кечкенә сәяхәткә Өметгалине дә, мине дә чакыра. Өметгали бармый, ул эшсез селкенеп йөрергә яратмый. Мин дә баш тартам, чөнки шәһәргә чыгу белән Багратның кеше сыйлыйсы, сыйланасы килә башлый. Үгетләп тә, тәнкыйтьләп тә безне күндерә алмагач, Баграт сүзен сүз итәр өчен бер үзе шәһәргә чыгып китә Багратның стипендияне ашаудан башкага тотмам дигән нәзере бар. Шуңа күрә ул беренче очраган универмагка карамыйча да уза Икенчесе яныннан үткәндә дустыбыз күз кырые белән генә витринага карап китә. Дүртенче, бишенче магазиннар да Багратны туры юлдан яздыра алмый. Кызганычка каршы, адәм баласының ихтыяр көче корычтан коелмаган шул. Әгәр каһәр суккан уникенче кибет очрамаган булса? Шул уникенче вәсвәсә мескеннең акчасын харап итә дә куя. Безнең заман кешесе әйберне кирәклектән генә алмый бит. Хатын- кызның күбесе, ирләрнең кайберләре эч пошуын басар өчен магазинга бара. Шул баруда үзенә жәфа булудан башка бер нәрсәгә ярамаган әйбер сатып алса, безнең заман кешесенең жаны тынычлана. Әгәр акылы бу әйберне алуга каршы килсә, аны нәфес котырта башлый: син башкалар кебек үк тырышасың, башкалар кебек акча табасың, үзеңнең башкалардан ким түгел икәнлегеңне күрсәтәсең килсә, акчаңны кызганма, ал бу әйберне, ал...—ди. Баграт атна саен я хрусталь пульверизатор, яисә маймыл сурәте төшерелгән галстук, я булмаса алтын йөгертелгән җиз кием щеткасы күтәреп кайта. Бу әйбернең әллә ни кирәк түгеллеген, аяк астында гына аунап ятачагын Баграт белә. Шуңа карамастан, сатып алу чиренә каршы торырга аның көче җитми. Алган әйбернең зыяны бер-ике атнадан мәгълүм була. Хрусталь пульверизаторга түләнгән акча бүген ашалырга тиешле котлетныкы булган икән. Ни эшлисең, ач яшәп тә булмый. Каян булса да әҗәткә акча табарга туры килә Стипендиядән тыш Баграт ай саен әтисеннән акча ала иде. Әтисе җибәргән акчага өстәп аңа армиядә хезмәт итүче абыйсы да ике йөз сум салып тора. Мәскәүдә яшәгән апасы «театрга билет алырсың» дигән булып энесенә сиксәнтуксан сумны барган саен тоттырып җиа. «к. У »м ? 17 бәрә. Узган атнаны башкалага йомыш белән килгән кардәше «студент халкына калория кирәк», «Арагви»га барып цацеви, чахохбили аша дип, Багратның кесәсенә берничә кыштырдык кәгазь тыгып киткән иде. Шуңа карамастан, Баграт — студентлар арасында иң мохтаҗ, иң акчасыз кеше. Аның жыйган бурычларын түләр өчен киләсе ярты еллык стипендия дә жмтмәячәк. Кризис иң югары баскычына житкәч, Баграт киносценарий язарга утыра. Бары тик шушы юл белән генә бурычлардан котылып булыр дип уйлый ул. Безнең Баграт төн йокламыйча Чарли Чаплин, Федерико Феллини, Юрий Нагибин, Довженко, Теннеси Уильямслар язган сценарийларны өйрәнеп чыга. Айлар буе башын күтәрмичә эшли. Ашаганы — студент ашханәсендә бушлай бирелә торган ипи һәм шикәрсез чәй. Сценарий язганда үзенең кыйммәтле киемнәрен шкафка бикләп, минем яшел күлмәгемне сорап алып кия. Хәзер безнең Баграт курстагы иң ярлы, иң тырыш студент. Сценарий язылып бетә. Баграт бик озак кинорежиссер Калаташвили белән очрашырга тырышып йөри. Ниһаять, режиссер аны кабул итә. Сценариен режиссерга тапшырган көнне Баграт атаклы кешеләр арасында йомшак замша куртка киеп йөрү модага кергәнлеген белеп кайта. Берничә көннән аның өстендә поши тиресеннән тегелгән көрән куртка һәм жилкәсендә — тагын ярты еллык стипендиясен йотарлык бурыч. Бурычны үзенең киләчәген биреп алуы турында Баграт уйлый белми әле. Сценарий язылып бетү шатлыгыннан дусларын сыйлый. Атаклы режиссер аның кулъязмасын кире кайтарганда әйткән: «Иптәш Мехтербашев, синең сценариең ярарлык түгел, әмма өметеңне өзмә, тырыш, эшлә, өйрән, син перспективалы егет»,— дигән. Перспективалы язмыш шулай авыр, шундый газаплы була шул... Киләчәктә сине шундый зур перспектива һәм бөтен дөньяны сокландырырлык дан көтеп торсын, ә син һәр тиенеңне санап, кысылып яшә, имеш! Алай яшәргә Баграт обыватель түгел. Ул ижат кешесе, артист... Баграт киләчәкнең дан, бәхет, уңыш алып киләчәгенә чын күңелдән ышанучы оптимист иде. 9 Без укып яткан арада дөньяда күп нәрсә үзгәрде. Сугыш еллары бераз ераклашты. Тормышлар сизелерлек дәрәжәдә әйбәтләнде. Без үзебез дә үзгәрми калмадык. Бары тик Өметгали генә һаман ©чарыктан килгәндәге килеш кала бирде. Ул башкаланың зур, катлаулы тормышы ургылып акканлыгын күрми дә, күрсә дә, аңа әһәмият бирми иде. Өметгали йокысыннан елмаеп уяна. Күзен ачмыйча гына бер тын хозурланып яткач, әкрен генә тора да юынып керә. Шул арада инде аның хуш исле чәе кайнап чыккан була. Ул ©чарык жимешләре белән, озаклап, кәефен күреп чәй эчә. Конспектларын жыеп, портфеленә тутыра да һаман шулай елмаеп, салмак кына атлап университетка юнәлә. Өметгали ашыга белми. Кая ашыгырга? Кабаланып яшәүнең ни кирәге бар? Киләчәк ул, ашыкмасаң да, үз вакытында килеп җитәчәк. Шушындый әйбәт, күңелле бүгенгене ташлап киләчәккә ашыгу арзанлы дуамаллык кына бит ул. Билгеле, киләчәктә Өметгалине дәрәҗәле урын, ихтирамлы эш көтә. Университетны бетергәч, ул туган ©чарыгына кайтып, балалар укыта башлар. Моңа кадәр аларның кышлагында Мәскәү хәтле Мәскәүдә укып кайткан мөгаллим юк иде әле. ©чарыкта гына түгел, аларның районында да андый укытучы бар микән? Сәфәргали малае районнан беренче булып башкаланың иң зур, иң атаклы уку йортына барып керде һәм аны тәмамлагач, дәүләт гербы тошкән зәңгәр тышлы зур диплом алып, үзенең кышлагына кайтачак. Өмет- галинең бу эше әти-әнисенә генә түгел, кардәш-ыруларына, кышлакка, хәтта бөтен районга дан өстәячәк. Университетны бетергәч, үз-үзенне илтифатлы тотып, күрсәткән ихтирамга лаеклы булырга тырышасы гына кала. Бусы киләчәктә. Уйлап карасаң, бүгенге көн дә киләчәктән ♦ ким түгел бит. Мәшһүр университетның студенты булу үзе генә дә ни ч тора. Өметгали — әйбәт студент. Иптәшләре аны ихтирам итә. Дөнья- лар имин, яшәү гаҗәп рәхәт. Ник Баграт шикелле киләчәк куаныч _ белән генә юанып яшәргә? Я булмаса Габдрахман шикелле туктаусыз 5 үткән көннәрне сагынып офтанырга? ° Имтиханда бишле алу Өметгалигә зур бәйрәм. Аның өчлесе башка- ларның дүртлесениән әйбәтрәк була. Ул өчлегә дә чын күңелдән шат- * лана белә. Ник шатланмаска: тырышып, көч түгеп укып алган хәләл « өчле бит ул. Икеле билгесен безнең дустыбыз алмый һәм алачак та f түгел. Чөнки ул һәр лекцияне күңел биреп тыңлый, һәр сынауга әйбәт- о ләп хәзерләнә. _ Сәләте алай зур булмаса да, Өметгали ышанычлы студент иде. Ул « үз вазифасын тырышып, җиренә җиткереп үти торган әйбәт укытучы = булачак. Берничә елдан аны директор итәчәкләр. Әкренләп ул район- < ның мәгариф бүлеге мөдире булып күтәреләчәк. Республиканың халык £ агарту министрлыгына кадәр күтәрелсә дә, Өметгали үз эшен башкара s алыр. Аның бар көче, бар сәләте көндәлек эшкә, бүгенге көн өчен « яшәүгә тотылып бара иде. Бүгенге көндә безнең төп бхрычыбыз уку булганлыктан, Өметгали дөньяда укудан башка нәрсә барлыгын белми дә, белергә дә теләми. Тәти киенеп йөрү Өметгалине кызыктырмый. Атаклы университет студенты булу үзе генә дә аны бизи. Күңел ачу да кирәк түгел. Өмет- га линең күңеле һәр вакыт ачык. шат. Чөнки һәр көнне, һәр сәгатьне аның теләге тормышка ашып бара. Алган стипендиясе Өметгалигә җитеп бара. Гел уку турында уйлап, укудагы уңышлары белән ләззәтләнеп яшәгән кешегә акчаның кирәклеге дә шактый кими. Барына риза булып яшәгән андый кеше төшенкелеккә бирелми, бәхетсезлекләр дә сирәк очрый. Өметгалинең хыялы үзеннән аерылмыйча, һәр вакыт үзе белән бергә йөри иде. 10 Баграт белән Өметгали, унынчыны бетергәч, туп-туры университетка килеп кергәннәр. Ә мин җиденчедән соң ике ел колхозда эшләдем, армиядә хезмәт иттем. Шул чакта бераз дөнья күрергә дә өлгергән идем. Университетка керү минем төп максатым түгел иде. Авариядән соң (планнарым җимерелеп, теләгемә ирешүдән өмет өзелгәч, озын-озак уйлап тормыйча филология факультетына укырга кердем. Мәктәптә укыганда безне матур әдәбиятның уңай образларын кире образлардан аерырга гына өйрәттеләр. Әллә бу фәнне ярата торган укытучы туры килмәде, әллә әдәбиятны яратырга өйрәтү программага кертелмәгән иде. Бездән елдан-ел «әдәбиятта художестволы уйлануның төп чарасы булып торган» образларны таләп иттеләр. Матур әдәбиятның яшәү хакыйкате икәнлеген мин госпитальдә ятканда гына аңлый башладым. Очар кошлар белән бер биеклектә йөрү бәхетен югалту сынган сөякләр сызлавыннан да көчлерәк булып йөрәкне әрнеткән чакта китап миңа ярдәмгә килде. Китап белән киңәшеп тә, серләшеп тә була иде. Ул мине төшенкелеккә бирелмәскә, көрәшергә өйрәтте Китап дөньядагы күп нәрсәнең серен ачты. Армиядән киткәч, сәламәтлегең җитми дип, мине үзем теләгән җиргә эшкә алмадылар. Филфак миннән баш тартмады. Аналар юмартлыгы белән ул мине күкрәгенә алып җылытты, юаныч бирде. Ләкин минем өчен филфакка керү — акыллы, матур,’кайгыртучан кызга яратмый өйләнү белән бер иде... Бу хакыйкатьне мин бик соң аңладым. Уку авыр иде. Тырышырга, төн йокламыйча сынауларга хәзерләнергә туры килде. Икенче курсны тәмамлаганда мин әйбәт укучы студентлар арасында идем инде. Өченче курска күчкәч, укуны тагын да яхшыртып була иде, ләкин шушы елны үземнән укытучы да, филолог та чыкмаячагын аңлый башладым. Укуның азагы якынлашкан саен ялгышуым ныграк сизелә барды. Укырга кергәндә мин матур әдәбият яратуымны шушы фән белән шөгыльләнәсе килү дип аңлаганмын. Бу ялгышу киләчәктә мине бәхетсезлеккә дучар итәчәк иде. Дөньяда күңелеңә ошамаган эш белән шөгыльләнүдән дә авыр җәза бармы икән? Укырга керер алдыннан мин университетны бетергәч нәрсә эшләрмен дип уйлап карамаганмын. Башкалардан ким булып •күренмәс өчен уку йортының атаклырагына керергә тырышканмын. Аласы һөнәрем ихтыяҗыма туры киләме-юкмы — бу турыда уйламаганмын. Мин үземнең дилетантларча мавыгуны эчке таләпкә, хаҗәткә санап ялгышканмын. Җир йөзендә ничәмә миллион музыка яратучы яши. Ләкин аларның меңнән бере дә музыкант була алмый. Чөнки музыкантка музыка уйнау — җаваплы эш, ә мавыгучыга — күңел ачу. Әдәбият өлкәсендә дә нәкъ шулай. Университетка кергәнче мин бу хакыйкатьне аңламаганмын. Беренче курсларда укыганда данлы университет студенты булу горурлыгы киләчәк турында баш ватарга урын калдырмаган. Әти-әниләребезнең белемле кеше алдында баш иеп, гыйлемгә чиксез ихтирам белән караулары да һөнәр сайлауга зыян китергән, күрәсең. Белемле булуны алар һәр вакыт беренче урынга куя килделәр. Алган белемне тормышта куллану турында кайгырту ул чакта юк иде әле. Укып чыккач нәрсә эшләрмен икән дип мин өченче курска җиткәч кенә борчыла башладым. Педагогка тиешле сыйфатлар миндә юк. Филолог булып, язучылар иҗатын тикшерү мине кызыксындырмый. Мине һаман очу, ил гизү, давыллы тормыш үзенә тарта иде. Соңгы елларда аякларым ныгып, култык таягыннан котылгач, авиация тормышын тагы да катырак сагына башладым. Авиациягә кадәр мин кая куйсалар шунда эшли ала идем. Сабан сөрү дә ошады миңа, олауда йөрү дә. Авылда яшәгәндә печән чабу, урман кисү шикелле авыр эшләр дә канәнатьләндерә иде. Әгәр очучылыкның ни икәнен белмәгән булсам, бәлки укытучылыктан да бәхет табып яши алган булыр идем. Өметгалинең кунагын каршылаган көнне ашханәдә очраган теге мактанчык студент диңгездә йөзү турында сөйләде дә минем күңел тынычлыгымны җимереп, йөрәк җәрәхәтемә тоз сибеп китте. Ерак диңгезләр кичеп, ярларында пальма агачлары үскән атауларны күрәсе килү теләге малай чактан бирле минем күңелемне тынгысызлый иде. Шул студентның сөйләгәнен тыңлагач, үсмер чактагы хыялым тагын яңарып китте, йөрәгем бала чактагыдай ярсып тибә башлады. Дөресен әйткәндә, укуымны ташлыйсым килми иде. Көн саен яңа фикер, яңа белем өстәлеп торган омтылышлы студентлар тормышы ошый иде миңа. Ләкин диплом алганчы китеп калмасаң. эшкә билгеләнер вакыт җиткәч, беркая китеп булмаячак. Университеттан китү мәсьәләсен ничек тә киләсе сентябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк иде. Башкача тәвәккәллек җитмәгәндә гомер буе үкенергә туры киләчәк. Тукта әле. Бу урында мин Валерия белән сөйләшмәгән бит Минем китүем турында ул нәрсә уйлый икән? Анын белән кинәшмичә, аның сүзен ишетми торып, бу эшкә тотынырга ярамас. 11 ♦ Валерия мине консерваториягә орган музыкасын тыңларга чакыр- g ган иде. Скрипка, фортепиано, симфоник оркестр концертларын тыңла- 2 ганым булса да, моңа кадәр орган музыкасын ишеткәнем юк иде әле. £ Кешенең зәвыгы бала чакта ук формалашып өлгерә булса кирәк. £ Бала чакта ишеткән таныш көй яңгырады исә тәнгә ток йөгергәндәй . була, бугазга кайнар төер килеп тыгыла. * Мәскәүдә кулларына гармун тотып, урамда уйнап йөрүчеләр юк. _ Музыка тыңлыйсың килсә, концертка барырга кирәк. Башта мин Казан- - нан килгән артистларны карарга гына йөрдем. Әкренләп Көнбатыш о Европа композиторлары язган көйләр дә аңлашыла башладылар. = Аңлау белән ярату бер-берсеннән ерак тормый. Концерт тыңларга йөри к башлагач, Григ, Бизе, Брамс, Равель, Сарасате кебек бөек композитор- * лар язган көйләр дә дулкынландыра, күңелдә әллә нинди ләззәтле сыз- < ла ну уята башлады. “ Рус композиторларын мин ни өчендер соңрак, Европа музыкасын з үзләштергәннән соң гына, аңлый алдым. Мусоргский, Римский-Корсаков 2 язган көйләрне аңлау өчен хәзерлек күбрәк кирәк иде. Шунлыктан Мәскәү университеты үз студентларының культурасын күтәрү өчен бик күп көч түкте. Атнасына ике мәртәбә безне атаклы артистлар, музыкантлар, рәссамнар белән очраштырып тордылар. Менә бүген дә Валерия белән лекциядән соң консерваториягә китмәгән булсак, зур театр артистлары белән очрашырга бара идек. Лекциядән соң китапханәдә киләсе семинарга әзерләнеп алдык та, Герцен урамына чыгып, консерваториягә таба юл тоттык. Концерт башланырга сәгатьтән артык вакыт бар иде әле. Без Чайковский һәйкәле төбенә утырып концерт тыңларга килүчеләрне күзәтә башладык. — Монда шәһәрнең иң алдынгы интеллигентлары җыела,— диде Валерия. — Без дә шул төргә керәбезмени? — Нигә кермәскә? Син мәшһүр профессор булачак кеше. — Ә син? — Мин Элам Харниш I шикелле бер шәхескә кияүгә чыгып, шуңа аш пешереп, керен юыл яшәү турында хыялланам. Ялтыравыклы күлмәк кигән бер хатын сәхнәгә чыгып Бах музыкасы турында сөйләде. Музыка турындагы сүз әллә ничек тәэсирсез кебек тоела. Мелодия кешенең сүз белән аңлатып булмаган катлаулы хисләрен кузгата Шунлыктан музыкага тиң сүз шигърияттә дә сирәк очрый. Ялтыравыклы күлмәк сәхнә артына кереп киткәч, тамашачылар алдына чал чәчле ябык бер карт килеп чыкты. Карт музыкант, урынына утырыр алдыннан, фрак итәкләрен күтәреп куйды да, иелә төшеп, органның клавишларына басты. Стенага беркетелгән калай торбалардан шомлы салмак авазлар агылып чыктылар да түшәмгә бәрелеп залга коелдылар. Тавыш җиденче кат күктән төшкәндәй тантаналы иде. Музыка минем көндәлек тормышымдагы тыйгысызлыкны, фани дөнья борчуларын каплап китте. Тылсымлы тавышлар дөньясында мал, файда, өстенлек шикелле теләкләргә урын юк иде. Безнең көндәлек тормышыбызга әрсезләнеп кергән зур гауга- I Эл а м Харниш — Джек Лондон әсәренең герое. лар, төрле гайбәтләр, акча табу борчулары каядыр китеп югалды. Органнан чыккан тантаналы илаһи аваз ниндидер камиллек, рух»: пакьлек, хыял дөньясына алып китте. Бу тавышлар гүяки әйтә кебек: «Син, адәм баласы, бу дөньяга бик азга килгәнсең, онытма, җир йөзендә .Мәҗбүрият, Файда дигән төшенчәләрдән тыш Хакыйкать һәм Матурлык дигән бөек тойгылар да бар. Син адәм затыннанмы? Адәм затыннан булсан. шул бөек исемгә лаек булырлык итеп яшәргә тырыш’ Иманың бармы синең? Синнән соң яшәячәк кешеләргә нәрсә калдыра аласың? Үзеңнең адәм затыннан икәнлегеңне исбатлау өчен, тормышны матурлауда җиң сызганып эшлисеңме? Синең яшәвең яхшылыкка таба юнәлгәнме, әллә син үз иминлегең, үз хаҗәтеңне генә кайгыртасыңмы?* Концерт беткәнче шушы сораулар тойгыларымны тетрәтеп тордылар. Орган тавышы тынды. Концерт тыңлаучылар урыннарыннан кузгалдылар. Без дә, бер-беребезгә күтәрелеп карарга куркып, әкрен гене урамга чыктык. Күн пальто кигән бер кеше, каршыбызга килеп, Валериянең кулыннан тоткач, сискәнеп киттем. — Валерия, әниең сине өйгә алып кайтырга кушты. — Ярый, кайтырбыз. Башта Аликны Стромынкага илтеп куйыйк әле, Тимофей. Шофер Валериянең колагына нәрсәдер әйтте. Сабакташым теләр- теләмәс кенә миңа кулын сузды: — Тыныч йокы, Алик. Концерт турында иртәгә сөйләшербез инде. — Тыныч йокы, Валерия. Иртәгә мин биргән китапны алып кил, яме? Валерия машинага кереп утырды. Зур, көчле автомобиль урыныннан кузгалды. Машина койрыгындагы кызыл ут кабынып киткәч кенә әйтәсе сүземнең әйтелми калганлыгы исемә төште. Антракт вакытында ничә мәртәбә сөйләргә дип авызымны ачсам да, кайтканда иркенләп аңлатырмын дип, ниятемне озату вакытына калдырган идем. Шушы каһәр суккан машина Валерияне миннән аерып алып китеп, әйтәсе сүзләремне әйтергә ирек бирмәде. Урам ягындагы тәрәзәләрдән саргылт яктылык сирпелә. Юридик факультет бинасы янындагы йортның икенче каттагы тәрәзәсеннән өстәл янында ашап утырган гаилә шәүләсе күренеп китте. Мин иртән чәй эчкән генә килеш көн буе бер валчык ризык капмаган идем. Урам почмагындагы азык магазинының ишеген ачып, башымны тыктым. Бушаган шешәләрне әрҗәгә тутырып яткан бер кыз минем якка карамыйча гына: — Магазин ябылды,— диде. — Тамак ялгарлык берәр нәрсә калмадымы соң? Сатучы кыз көн буе эшләп алҗыган булса да ачуланмады: — Менә бер шешә кымыз бар. Минем колагымда һаман Бах, Гендель музыкасы яңгырый иде әле. «Кымыз» сүзен ишеткәч, башкорт далаларында йөргән елкы көтүләре тау кабыргасына кырый ятып курай тартучы түгәрәк йөзле башкорт егете күз алдыма килде. — Рәхим итеп, шул шешәне бирегез әле,— дип, эчкә кермичә генә, сатучы кызга акча суздым. Сатучыларга без җылы сүзне бик, бик сирәк әйтәбез. Башкала магазиннарында эшләүчеләрнең хезмәтләре бик авыр. Алар тырышалар, көненә берничә мең кешенең күңелен күрәләр, кичкә таба тәмам арып-алжыйлар. Сатучы кыз кулыма авыр шешәне китереп тоттырды. Кызнын хәлемә керүе күңелемне йомшартып җибәрде. Әллә шушы кызның урамга чыкканын көтеп торып, Валериягә сөйлисе сүзләремне аңа гына сөйлимме «кәй? Юк, дөньяда әйбәт кешеләр күп булыр. Валерия бер.. бер генә... Түзәргә кирәк... Халыкның тамаша йортларыннан таралган вакыты. Метро вагоны * тәти киенгән кешеләр белән тулган. Кымыз шешәсен куеныма кыстыр- S тан килеш, вагон почмагындагы буш урында музыка кузгаткан катлау- 5 лы тойгыларга бирелеп, тулай торакка кайтып барам. «Сокольники» з станциясенә җиткәч метродан чыктым да кымызымны тотып, Стромын- й ка урамына таба киттем. Бүген мин бәхетле—минем кымызым бар... 2 «Ә Валерияң кайда?» — Бусы иблис коткысы. Ф Урамда минем шикелле соңга калып кайтучылардан ара-тирә яшь- о җилбәзәкләр генә күренгәли. а Тулай торак каршысында үскән сиреньнәр арасында аулак эскәмия з бар иде. Шул эскәмиягә утырып, саф һавада ашыкмыйча гына «батыр- 2 лар эчемлеге» белән хозурланыйм әле, дидем. Шешә авызындагы з калай бөкене эскәмия тактасының читенә эләктереп, аска таба тарттым. * Төнге тынлыкта гөрселдәп атылган тавыш ишетелде. Куак артында т үбешеп торган бер кыз белән бер егет читкә ташландылар. Икенче < мизгелдә кемдер калтыраган кулы белән якамнан эләктереп алды: а. — Син аттыңмы, хулиган? а — Баграт, ни эшлисең монда? Икебез берьюлы көлеп җибәрдек. — Харап булды, шешәдә бер йотым кымыз калмаган. Әллә нинди каһәрле эчемлек икән лә бу!—дип, шешәне куак эченә ыргыттым. Ашыйсы килүне су белән бастырып, одеял астына кереп яткач кына күңелемә акыллы фикер килде: «Магазиннан чыгу белән берәр аулаг- рак җир табып кымызымны шунда эчәсем калган. Поездда чайпалып килә-килә шул дәрәҗәгә җитеп күпергәндер инде ул». Минем әле һаман кымыз эчеп караганым юк. 12 Без Валерия белдн күптән дуслашкан идек. Бу кыз икенче курста укыганда ук минем күңелемне яулап алды. Хәзер инде минем шатлыгым да, кайгы-хәсрәтем дә Валериянең мөнәсәбәтенә бәйләнешле нде. Ул көнне дә лекция беткәч, җәяүләп «Ударник» кинотеатры янына килеп туктадык. Валерия квартирларына кереп тиз генә ашап чыкты Әнисе, бу дәрес хәзерләргә бара икән, дип уйласын өчен ул конспектларын да алган иде. Дәфтәрләрне подъезд саклаучы милиционерга калдырып шәһәргә киттек. Эстрада театры каршына, Мәскәү елгасының бетон ярына беркетелгән дебаркадерга су трамвае килеп туктаган нде. — Алик, әйдә утырабыз,— дип, Валерия кулымны кысып тотты да трамвайга таба йөгерә башлады. Икенче мизгелдә мин аны очыртып дебаркадерга таба алып киттем. Без керүгә, су трамвае урыныннан кузгалды. Рубкага беркетелгән репродуктордан елга өстенә дәртле җыр агыла. Яр буенда күңел ачып йөрүче яшьләр безгә кул болгыйлар. Трамвай, үзәк парк ярларын узып, әле яңа төзелеп беткән Лужники- дагы стадионга якынлашты. Каникул вакытында мин ике ай комсомол путевкасы белән стадион төзүдә таш салучы булып эшләгән идем. Үз көчем кергән корылманы күргәч, түзмәдем — Колизей зурлыгы һәйкәл салып куйдык узган каникулда! — дидем. — Шушы төзелеш белән исемең тарихка кереп кала инде. Минем генә тарих битенә керерлек эш башкарганым юк әле,— диде Валерия. — Ике ел Берләшкән милләтләр бинасында яшәү тарихи вакыйга түгелмени? — дидем мин. Валерия бераз уйлап торды: — Юк, тарихи вакыйга түгел. Мин анда әти икмәген генә ашап яттым. Дөресен әйткәндә, әтием кызы булып кына яшәү туйдыра башлады. Әти-әни канаты астыннан чыгып, үз даным өчен эшли башлыйсым килә. Университетны бетергәч, үземнең дә мөстәкыйль кеше икәнлегемне исбатлау өчен Мәскәүдә калмыйча, юри авыл җиренә китәчәкмен. — Күпмегә? —Гомергә. Егет кеше булсам, мин синең шикелле шәһәрдә тузан эчеп ятмас идем. Мин Джек Лондонның геройларын яратам. Аның китапларындагы сәяхәтчеләр, моряклар акылымнан яздыралар мине. Алик, әгәр син шул Джек Лондон геройлары шикелле дөнья ваемнарына төкереп, сәяхәткә чыгып китсәң, мин бәхетемә чыдый алмыйча үләр идем. — Валерия! — дидем мин, кабынып китеп,— шушы көннәрдә мин... Су трамвае Герцен белән Огаревның ант иткән урыны — Воробьев тавы итәгенә килеп туктады. —«Шушы көннәрдә» мин синең нәрсә эшләргә җыенганыңны бе- ләм.— Валерия, минем терсәгемә ябышып, ярга төшә башлады.— Син шушы көннәрдә очрашуга кул селтәп, сынауга хәзерләнергә утырмакчы буласың. Мин аңа китәргә җыенып йөрүем турында сөйләмәкче идем,— бу теләгем кинәт юкка чыкты. Күңелемә авыр шом кереп утырды. «Бәлки шушы кызга ошар өчен генә мин укуымны ташлап, диңгезгә чыгып китәргә хыялланып йөри торганмындыр?» Без яр буеннан читкәрәк китеп, яшел чирәмлеккә барып утырдык. Елганың теге ягында утлар кабына башлады. Стадионда пневматик чүкеч белән таш ваталар иде. Чүкеч тавышы кинәт туктап калды. Тынлыкны бозып, стадионнан сулдарак, Новодевичье зираты ягыннан, хатын-кыз елаган тавыш ишетелеп китте. Мин сулышымны кысып тыңларга керештем. Әллә шул зиратка күмелгән берәр кеше җир астында яту газабыннан зарланып елыймы? Тарихчылар безнең каршыдагы монастырь чиркәвенең базына әсир итеп Мәскәүгә китерелгән Сөембикә күмелгән дип сөйлиләр. Бәлки шул бәхетсез хатын шулай елыйдыр? Менә мин, кич утырып сынауга хәзерләнәсе урында, үз сүзле чибәр кыз Валериянең капризына буйсынып, елга яры буенда аунап ятам. Без. ир затлары, үзебезне хатын-кыздан акыллырак, сәләтлерәк күрсәтергә тырышабыз. Сугышта армия, фронт белән җитәкчелек итү безнең кулыбыздан килә. Сәяхәттә дә без үзебезне суда йөзгән балык кебек сизәбез. Шуңа карамастан, ирләр бер вакытта да хатын-кызлар шикелле көчле булып, алардагы җаваплылыкны өсләренә ала алмыйлар. Җир йөзендә яшәүчеләрнең барысы да — ана балалары. Бала чакта синең язмышың ана кулында. Егет булып җиткәч тә син сөйгәнең белән очрашканчы гына үзеңне мөстәкыйль сизәсең. Яшәү дәверендә ниндидер илаһи бер көч туктаусыз синең язмышыңны хатын-кызларга бәйләп тота. Мин сискәнеп киттем. Валерия чәнчә бармагын сагаеп кына минем аяк балтырындагы җәрәхәт эзенә тидереп карады: — Авыртамы? — Юк, авыртмый. — Син сугышка катнашмагансың бит? Ни эшләи яраландың? #— Булды инде. «Батыр» ярасыз булмый диләр бит. Минем йөрәгемдәге яраларым аягымдагыдан да тирәнрәктер әле,— дидем мин, •шаяруга күчеп. Валерия карашын кызыл нурга манчылган каурый болытларга күчерде. ♦ — Эч поша, Алик. Менә син яшәүдән тәм табып, киләчәккә зур ч планнар корып яшисен. Хәтәр бер эштә яраланып тәнеңне бизәкләргә 2 дә өлгергәнсең. Мин көн саен әбиемнең: «Валерия, нигә ашыңны 2 ашамадың?», әниемнең: «Валерия, әллә акылыңнан шаштыңмы? Яшел g күлмәк белән кем кызыл туфли кия?» шикелле үгетләреннән башка бер 2 нәрсә ишетмим — Сабакташым, терсәгенә таянып, чирәмгә ятты. Аның чәче беләгемә тиюгә йөрәгем дөрселдәп тибә башлады .. — Минем белән очрашканда да эчең пошамы? — Поша, Алик. Әллә нишләп яшәүнең бер кызыгы да юк. Иртән = тору белән аш турында кайгыртасың. Аннан соң төшке ашны ашарга 2 әзерләнәсең. Кичкесен ашагач, йоклар вакыт җитә. Ашаудан бушаган = арада, башка кешеләрдән калышмаска тырышып, киенү турында кай- « гыртасыц. Яшәвең чын яшәү булсын өчен эшләргә, хезмәт кешесе “ булырга кирәк дип тукыйлар. Күрдем мин ул эш өчен үлеп яшәгән < кешеләрне. Аларның күбесе хезмәтнең акча ягын гына күрә. Әгәр андый £ кешеләргә «эшләмичә тик ятсагыз, күбрәк түләрбез» дисәләр, икеләнеп = тормыйча, эшләрен ташларлар иде. Минем хезмәт хакы, хезмәт даны 2 шикелле нәрсәләрдән азат булган бер эш табасым килә. Әгәр эшнең андые табылмаса, яшәү я гел бәйрәм булсын, я туктаусыз көрәш Мин башкача яшәргә риза түгел Нилектән бәхетле була алмыйм икән мин? — Яшәү тоташ бәйрәм булмый инде. Озакка сузылса бәйрәм дә туйдыра. Эш хакы да кирәк нәрсә. Эшнең рухи ләззәте өчен генә эшләп буламы икән, белмим Валерия башын күтәреп бер тын миңа карап торды да кычкырып көлеп җибәрде: — Син, Алик, күпне күргәнсең, күп беләсең. Синең күп белүеңнән дә, белгән нәрсәләреңнән фәлсәфә ясавыңнан да минем эчем поша башлый. Син яшәмисең, яшәү турында кагыйдә чыгарып шул кагыйдә белән тукланып торасын. Валериянең сүзләре минем йөрәгемә килеп кадалды. Мин үзем дә бу турыда бераз сизенә идем Күңелеңә ошаган кешене үзең теләгән матур сыйфатларга төрәсең дә аның чын сыйфатларын күрми башлыйсын. Мин Валериягә идеалымдагы кыз сыйфатларын биреп бетергән идем инде. Шуңа күрә, башын минем теземә салып чирәм өстендә чалкан яткан бу чибәр кыз белән минем хыялымдагы кыз арасында бернинди аерма юк шикелле тоела иде. Сүзләрнең ачырагын сайларга тырышып, әйттем — Билгеле, синең эчең пошарга тиеш. Син әле һаман курчак уйнавыңны дәвам иттерәсең. Аермасы шул: синең хәзерге курчакларың — тере кешеләр. Бар нәрсәне чәйнәп синең авызыңа салалар. Курчак шикелле киендереп, сәдәфләреңә кадәр эләктереп торалар Икмәкне үзен көч түгеп тапсаң, яшәү рәхәтен бик яхшы тояр идең Бер башлагач, эчемә җыелганнарны чыгарып бетерергә ниятләгән идем, соңгы ■чиктә ничектер тыелып калдым.— Синең минем белән очрашуың да эч пошканнан гына бит. — Алик, минем сүзгә хәтерең калдымыни? Бер дә хәтереңне калдырасым килмәгән иде. — Юк, калмады. Синең ише чибәр кызлар әйткән сүзнең мәгънәсенә әһәмият биреп тормыйлар. Матур кызлар сөйләгәндә музыка тыңлаган шикелле аның тавышын гына ишетәләр.— Хәзер инде Валериянең хәтере калды. Кыз чнткәрәк шуышып утырды: — Егетләрнең барысы да бер төсле. Синең дә башкалардан аермаң юк. Хәзерге заман егетләренең лыгырдаудан башка кулларыннан бер эш килми. И алла, нигә бу кадәр эчем поша икән! Нигә күңелсез икән миңа?! Новодевичье зираты ягындагы кызыллык сүнде. Караңгылык куера башлады. Яр буендагы йортларда утлар кабынды. Ленин тавы ягында кемнәрдер сөйләшәләр. Шул арның берсе кычкырып көлде. Тау итәгенә төшеп килүче кешеләрнең аяк тавышлары ишетелде. Ниндидер чит телдә сөйләшеп килүче егетләр һаман якынлаша баралар. Менә алар яныбызга ук килеп җиттеләр. Узып киткән чакта бер егет иелебрәк безнең якка карады да тукталып калды: — Сәлам, Лера! Эшләр барамы? — Сәлам, Леон! Бара. Үзеңнеке ничек? — Уртачарак, Лерочка. Яшәү ал да түгел, гөл дә түгел. Күп вакыт соры... — Син дә сорылыктан зарлангач, белмим, кем генә дөньяны балкытып яшидер...— Сөйләшкән саен Леон безгә таба якыная бирә иде. Хәзер инде ул яныбызга ук килеп җитте. Валериянең кызыксынуын күреп, егет чирәмгә утырды. .Алар миңа аңлашылмый торган бер жаргонда сөйләшәләр иде. Егетнең сөйләшүендә әле күптән түгел рус телен үзләштергән Европа кешесенең акценты сизелә. Киеменә, үз-үзен тотуына карап, аның университетта укучы чит ил студенты икәнлеген аңлап алдым. Мин урынымнан кузгалдым да метрога бара торган сукмакка чыктым. — Алик, син мине ташлап китәсеңмени? — Валериянең тавышында ясалма үпкә, хәтере калганлыгын күрсәтергә тырышу сизелә иде. — Ташлап китмим, калдырып китәм,— дидем мин, ачуымны яшерергә тырышып. Килеп утырган егетнең якасына ябышасым, аны җиргә егып таптыйсым килә иде. Шушы бәгыремне көйдергән көнләшү хисенә бирешмәс өчен җәяүлеләр сукмагыннан читкәрәк китеп, метро станциясенә таба йөгерә башладым. Вагонга кергәндә дә Валерия янына кире кайтып, теге егетне куып җибәрәсе, хисләремне ачып саласы килү теләге басылмаган иде әле. Үземне кулга алып, тулай торакка кайтып киттем. Шул аерылышудан соң мин аны очратсам да, күрмәмешкә салышып, исәнләшмичә узып китә торган булдым. Ул яныма килсә, тизрәк китү ягын карыйм. Соңгы вакытта ул минем исемә сирәгрәк төшә башлады. 13 Баграт бүлмәгә килеп керүгә кычкырып җибәрде: — Сөенечле хәбәр! — Нинди хәбәр? — дидем мин. — Болай гына әйтә торган түгел. Сөенчесенә нәрсә бирәсең? — Кавказ тауларының — карын, Кара диңгезнең — суын. Алар да әз күренсә, Өметгалинең пошынмаслыгын өстәп бирәм,— дидем мин. — Я, сузма. Минем магазинга барасым бар,—диде Өметгали. — Әйтим инде алай булгач: декан безгә сынауларны чирәм җиргә китүчеләр белән бергә тапшырырга рөхсәт итте. Без җәйге каникулга ике атнага алдан китә алабыз. Сөенечле хәбәр бу. Уку никадәр мавыктыргыч булса да, җәйгә таба ял итәсең, авылыңа кайтып, туганнарыңны күрәсең килә башлый. — Рәхмәт, зур эш эшләгәнсең. Сынауларны биргәч, без чирәм җиргә дә китә алабыз. Анда бармасак, ярты айлык ял бер дә зыян итмәс — дидем мин, Багратның аркасыннан каккалап. — Нигә ашыгырга? Вакыт җиткәч тә өлгерербез әле.— Өметгалинең •бу сүзе безнең кабынып киткән энтузиазмга салкын су сипкәндәй итте. — Габдрахман, ишеттеңме? — Ул бит шаярта гына. — Юк, шаяртмыйм,— диде Өметгали.— Сынавымны кешеләрдән ф алда бирәм дип кабаланасым юк.— Борынгы шәрык хәкимнәре шикелле, Өметгали һәр эшнең үз юлы белән эшләнгәнен ярата. Теге яки бу = -хәлне үзгәртү аның гадәтендә бөтенләй юк иде. Өч ел эчендә беренче курстагы авыл малайлары хәзер башкала ч студентлары булып беттеләр инде. Чәчләрен тасма белән үреп йөргән о авыл кызлары өч ел эчендә әллә нинди прическалар ясарга өйрәнделәр. Аларның кайберләре. Италия артисткасы Джина Лоллобриджидага * охшарга тырышып, күкрәкләрен тырпайтып, юрга ат шикелле атлап '° йөри башладылар. Егетләр авылдан ияреп килгән беркатлылыкларын f салып ташлап, битләренә башкала егетләренең ясалма гамьсезлеген g элделәр, һәр студент әйбәт яки яман якка күпмедер үзгәрде, шомарды, _ яңа гадәтләр, яңа кыланышлар үзләштерде. Өметгали генә үзенең к ■Өчарык авылыннан алып килгән гадәтләре белән яши бирде. Аның * табигый мөлаемлыгы, дөньяга шәрык философларыча каравы беркадәр < сәер күренсә дә аңлаган кешене сокландырырлык иде. “ 14 Яуза яры буендагы парктан тулай торакка таба беренче трамвай дөбердәп килә башлау белән мин йокыдан уяндым. Караватымнан сикереп төшеп, Баграт янына бардым. Баграт чалкан яткан килеш авызын киң ачып, тирән-тирән итеп сулу ала. Аның кара бөдрә чәче бүселеп маңгаена төшкән. Бер тын аны уятырга кызганып, икеләнеп торганнан соң беләгеннән тотып җилтерәттем — Сәгать биш, Баграт, торасыңмы? — Бик иртә түгелме соң? — Торасы килмәгәннән шулай дип соравы иде аның. Баграт киенгән арада, кухняга чыгып, чәй кайнатырга куйдым, китапдәфтәрләремне җыеп алдым. — йоклый бит, ә? Җир тетрәп, түшәм җимерелә башласа да вакыты җитми урыныннан кузгалмас,— диде Баграт Өметгалигә таба ымлап. Без иркенләп чәй эчтек. Конспектларыбызны күтәреп урамга чыктык. Урам себерүчеләрнең эшләре кызган вакыт иде. Анда-санда гына ■иртә таңнан ниндидер җитди йомыш белән ашыгучылар күренә. Төнге сменада эшләп, өйләренә кайтучылар очрый. Ара-тнрә мәхәббәтләренә онытылып таң атканын сизми калган яшь-жилбәзәк тә күренгәләп китә. «Сокольники» паркына кадәр җәяү бардык. Парк капкасыннан керү белән яңа салына башлаган Кушма Штатлар күргәзмәсенең гөмбәзе •күренде. Ярым сфера рәвешендәге павильонны саргылт пыяладан корганнар иде. — Капиталистлар эшкә кире яктан башлыйлар икән. Б) павильонны түбәдән башлап төзеделәр,— диде Баграт. — Нигездән башласалар, төзү материалын кран белән күтәреп торырга кирәк булыр иде. Алар аны җирдә җыеп, домкрат белән генә күтәрттеләр бит,— дидем мин. — Мәктәптә укыганда мин архитектура институтына керергә хыялланып йөргән идем. Ни өчендер университетка килеп кердем— Бу шинутта Баграт университетка керүенә үкенгән шикелле күренде. Кеше йөри торган җирдән читкәрәк китеп, аулак бер куаклык арасын сайлап алдык та үләнгә яттык. — Бергәләп кабатлыйбызмы? — Аерым кабатлау әйбәтрәк булыр,— диде Баграт.— Кеше укыганда гел башка нәрсә турында уйлап утырам мин. Баш очыбызда өздереп сандугач сайрый. Сузылып ятып күз талганчы күкнең зәңгәр чнксезлегенә карыйсы килә. Бу сынау мәшәкатьләреннән тизрәк арынасы килә, хыялый бер дөньяга кереп китәсе дә шунда яшисе килә. Тарихи грамматика конспектын ачтым. Дәфтәрнең беренче битеннән үк яртылаш кына язылган сүзләр, әллә нинди сәер билгеләр, кыскартулар күренә башлады. Шушы тамгаларга карап, моннан тугыз ай элек тыңлаган лекцияләрне искә төшерергә тотындым. Шулай рус теленең гасырдан-гасырга ничек үзгәргәнлеген күзәтеп утырганда әтием белән урманга чикләвек җыярга барган чак исемә төште. Әти, бераз бөкрәя төшеп, яшь имәннәр арасыннан куелыкка кереп бара. Аның гражданнар сугышыннан алып кайткан ревматизмы елдан-ел көчәя иде. Көн бозылыр алдыннан әтинең йөрәге авырта, буыннары сызлый. Көзге яңгырларда, ташу вакытларында аяк-куллары таш булып ката да, әти, мескен, урыныннан тора алмыйча интегә. Әле дә, биле авыртканлыктан, башын күтәреп өскә карый алмый. Аяк буыннарының шыртлавы миңа ишетелеп тора. Әти агачлык арасыннан гамьсез генә атлый бирә. Ара-тирә җирдән бер уч үлән йолкып алып, агач ботагына элеп куя. — Әти, нигә агач ботагына үлән эләсең? — Билге куймый барсак, кайту юлын ничек табарбыз соң? Мин ул үләннәрне әти пошига кышкы азык булсын өчен киптерергә элә дип уйлый идем. Кызык та инде бу әтиләр: урманга кергәндә үк чыгу ягын кайгырталар. Ә мин биш елга сузыласы белем урманына керер алдыннан чыгу ягын карарга онытканмын. Әтинең тәҗрибәсе миңа да ярап куйды. Тарихи грамматиканың сукмакларына төрле билгеләр куеп бардым. Хәзер шул билгеләргә карап, лекциянең эчтәлеген исемә төшерәм. Берничә сәгать башыбызны күтәрмичә тарихи грамматиканы кабатладык. Ниһаять, Баграт дәфтәрен чирәм өстенә ташлады: — Бернәрсә аңламыйм. Рус теле болай да катлаулы, өстәвенә, онытылып беткән иске кагыйдәләрне чокыштырып башыбызны катыралар. Әйдә, бераз тән язып йөреп килик. Сукмакка чыгып, йөгерешеп киттек. Алан җиргә тезелгән пинг- понг өстәлләре янына килеп чыккач, икебез берьюлы туктап калдык. — Әллә бер генә партия уйнап алабызмы? — Багратның карашыннан ялваруы күренеп тора иде. — Юк, уйный башласак дөньябызны онытырбыз. Сынаулар беткәнче уенны калдырып торыйк. Баграт белән без пинг-понг уйнаганда танышкан идек. Ул якшәмбене без сер бирергә теләмичә көне буе көрәштек. Бер кызып китсә, Багратны туктатып булмый. Аның өчен җиңелү — үлем белән бер. Мин дә теннис ракетасы тотып, «дошман» каршысына бассам, үземне кулыма кылыч алып, атакага барган кеше итеп сизә башлыйм. Бәлки минем канымда да киң далаларда кылыч белән юл салып йөрүче борынгы кабиләләр гадәте сакланып калгандыр. Урыныбызга әйләнеп кайттык, кабатлау эшенә керештек. _ — Кара әле, Габдрахман, күңелемә бер кызык фикер килде. Әгәр без күлмәкләребезне алышып кисәк, малыбыз бер бөртек тә артмый. Ә менә фикерләребезне алышсак, фикер байлыгы икеләтә зурая. Гаҗәп нәрсә бит бу, әйеме? — диде Баграт. — Үзем таптым дип уйлый күрмә тагын. Бу фикерне Спиноза исемле философ синнән алты гасыр алдан әйткән,— дидем мин Караңгы төшеп, тирәбездә паркка ял итәргә килгән кешеләр йөри башлагач, без конспектларыбызны җыеп, тулай торакка кайтып киттек. 15 ч • = Өметгали сынау бирергә керешкәнче, без инде имтиханнарны тапшырып бетереп килә идек. Борынгы рус әдәбиятыннан имтихан биргәч, £ курсны тәмамлап, каникулга кайтып китә ала идек. Сынауларны g бетерү миңа аеруча куанычлы булачак. Көнбатыш Европа әдәбиятын н мин деканның үзенә тапшырдым. Билге куяр алдыннан ул зачет кенә- ♦ гәмне актарып карады да: о — Рахманкулов, сез нинди җәмгыять эшләре алып барасыз? — дип з сорады. * — Студком члены, факультетның комсомол оешмасы бюросында. 2 — Соңгы экзаменыгызны бишлегә бирә алсагыз, фәнни совет уты- = рышында сезне Ленин стипендиясенә күчерү мәсьәләсен карарбыз. s Уңыш телим... « Деканның сүзе уйланырга мәҗбүр итте. Мәктәпне бишлегә тәмам- <_ лап чыкканнан соң отличник булуның кыенлыкларын аңлый башлаган * идем инде. Мәктәптә укыганда отличник булуы әллә ни авыр түгел. s Университетта андый җиңеллек бетте. Монда хәтер яхшылыктан гына бишлегә укып булмый башлады. Программаны тулысымча үзләштерү өчен күп чыганаклар карарга, байтак өстәмә материал укып барырга кирәк иде. Хәзер Ломоносов чоры түгел шул. һәр фән буенча бик күп мәгълүмат, кагыйдәләр тупланган. Барлык фәннәрне тигез үзләштереп барырга көч тә, вакыт та җитми. Көчен төрле якка таратмыйча, бер генә тармакка әһәмият биреп, максатына таба үз сукмагыннан гына барган кеше, билгеле, күп нәрсәгә ирешә ала. Әгәр инде отличник исеме таксалар, шул исемне югалтудан куркып, һәр фәнне тигез куасың Шунлыктай көчең таркала, яраткан фәнеңне тирәнәйтергә вакыт калмый. Дүртле белән бишле арасында барган акыллы укучы өчле алса да әллә ни кайгырмый. Ә синең бншлеләрең арасына бер дүртле килеп керсә, төн йокыларың кача, дөньяның яме бетә Шушы хакыйкатьне аңлаганнан соң, университетта тарих, әдәбият, философиядән башка фәннәрне көчәнмичә генә үзләштереп барырга исәпләгән идем. Деканның вәгъдәсе мине бишле алу көрәшенә ташланырга мәҗбүр итте. Әгәр стипендиат итсәләр, әлбәттә, вагон бушатырга йөрүдән котылып булыр иде. Уку шактый арыткан иде инде. Шуңа карамастан, соңгы сынауга ныклап хәзерләнә башладым. Бу сынауны да бишлегә тапшырасым килә иде. Ни өчен һәр халык үзенең тарихын белергә тырыша икән? Борынгы рус әдәбияты тарихын кабатлаганда мин бер яңа фикергә юлыктым. Үткән заман тарихын аңлау киләчәккә бару өчен кирәк. Узгандагы ялгышларны белү киләчәктә аларны кабатламас өчен кирәк. Үзең яшәгән чорны дөрес бәяләү өчен дә тарихны белү яхшы Гомумән, адәм баласы үзенең каян килеп чыкканлыгын белмичә тынычланып яши алмый Ата-баба, бабаларның бабалары эшләгән эш, алар кылган гамәлләр белән дә горурланасы килә. Борынгы рус әдәбиятын кабатлыйм. Моннан мең ел элек булган вакыйгалар минем күз алдымнан үтеп торалар Менә борынгы славяннар урманнарны яндырып, төп казып, иген игәргә урын әзерлиләр. Салам түбәле тәбәнәк өйләрнең ишекләреннән төтен бөркелеп чыга: хатыннар ирләренең аудан кайтуына аш әзерлиләр. Ләкин, кызганычка каршы, халыкларның иген игеп, ауга йөреп тынычлыкта яшәүләре тарих битләрендә бик аз очрый. Үткән заман тарихы гел сугыш, яу, кан кою турында сөйли. Туктаусыз сугышып тору аркасында күпме халык кырылган, күпме авыллар, зур калалар көлгә әйләнгән. Халыкларның еллар буе эшләп, көч түгеп тапкан маллары сугыш вакытында юкка чыккан. Күпме аһ-зар, күз яше китергән шул каһәр төшкән сугыш. Геродот тарихны җиңүчеләр яза дигән. Әгәр тарих язу өчен генә шул кадәр кан коелган булса, бу зур ялгышлык. 16 Сынауны арткарак калып тапшыру күп яктан файдалы: сынау алучы, арыгач, бик төпченеп тормый башлый. Билетлар саны да азая. Кайбер үткенрәк студентлар, бөтен билетка да җавап әзерләп тормыйча, шул калган билетлардагы сорауларны гына карап өлгерәләр. Борынгы рус әдәбияты буенча сынау бирү сәгате килеп җиткәч, җиңел юл белән тапшыру өчен информация җыеп йөрүче кызлар имтихан алучының профессор Гудзенко икәнлеген ишетү белән тиз генә таеп өлгерделәр. Китәр алдыннан бер кыз әйтте: — Дүшәмбе көн башка экзаменатор булачак. Гудзенко төпченергә ярата. Ул саранның өчлесен алу өчен дә материалны баштанаяк белергә кирәк. Әлеге кызның бу сүзләре миңа көлке тоелды. Кызлар алар материалны кабатларга иренәләр. Кайсы профессорның ничегрәк сынау алганлыгын төпченеп йөреп вакытларын әрәм итәләр. Ныклап хәзерләнгән кешегә сынауны кем алса да барыбер бит. Аудиториягә хан заманыннан калган күн портфелен күтәреп профессор Гудзенко килеп керде. Ашыкмыйча гына сынау билетларын өстәлгә таратып ташлады: — Ну, күгәрченкәйләрем, рәхим итегез. Бүлмәдә тынлык урнашты. Берәүнең дә башлап чыгасы килми иде. — Сез сынау бирергә килмәдегезмени?—диде профессор. Мин өстәл янына кплеп, иң өстә яткан билетны кулыма алдым: — Егерме беренче билет. Беренче сорау: «Батыйның 1237 елда Рязань каласын җимерүе турындагы повесть»,— дидем дә кинәт тукталып калдым. «Въ лъто 6745, во второе на десять лъто по принесении чюдотвор- ного Николина образа ис Корсуня, приъде безбожный царь Батый на русскую землю со множеством вой татарскыми и ста на Ръкь на Воро- нежь близь Резанскъа земли». Батыйның Рязань каласын җимерүе турындагы легенданың беренче җөмләсен яттан белсәм дә, мин аны бер генә мәртәбә дә тулысынча укып чыкмадым. Нигә укымадым икән?.. Рязаньлыларга да гаскәр җыеп, ныгытмалар корып, дошманны зур кораллы көч белән каршы алырга кирәк иде. Алар руханиларның әкиятенә ышанып, дөнья белән мавыгып йөриләр. Батый, Рязаньга килгәнче, минем бабаларым җирен, Идел буен канга батырып ташлаган. Повестьны җентекләп укыйсы урында менә шундый уйлар белән чикләнеп калганмын. — Соравы авырмы әллә? — Соравы әллә ни түгел, җавабы авыр. — Алай булгач, башка билет алыгыз. Башка билет алсам, җавабым никадәр яхшы булса да, бишле куелмаячак иде. Миңа бишледән ким алырга ярамый. Шушы соңгы бишле минем тормыш шартларымны үзгәртеп, укуымны җиңеләйтергә тиеш иде. Бераз икеләнеп торганнан соң әйттем: — Рөхсәт итсәгез, мин сынауны бүген бирмәс идем. ♦ — Алай булгач, мин сезгә вакытлыча гына «икеле» куеп торыйм. ч Киләсе очрашуда, хәзерләнеп килсәгез, төзәтермен. Онытмагыз, күгәр- = ченкәем, хәзер инде сез миннән башка экзаменаторга борынгы әдәбият- _ ны тапшыра алмыйсыз. Уңыш телим. Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Елга аша чыкканда күпер җимере- 8 леп упкынга төшкән кеше кебек идем мин. Күңелемнең бер почман гында минем бәхетсезлегемә читтән генә карап торучы ниндидер ят бер ♦ бәндә: «Менә эләктеңме? Шул кирәк сиңа! Бишле көткән идең! Дус- о каем, дөньяда «икеле» дә бар әле. Аны да татып карау зыян итмәс, з Борын чөеп йөрмәскә файдалы ул икеле алу...» — дип үртәп торган £ шикелле иде. Баграт урыныннан торып, өстәл янына килде: « — Профессор, гафу итегез, Рахманкулов программаны бншлегә s белә. Ул моңа кадәр дә гел бншлегә генә укып килде. Сорагыз, ул нинди сорауга да җавап бирәчәк. — Сез аның адвокатымыни, күгәрченкәем? Икенче килүендә мин Рахманкуловтан отличникка куелган таләп белән сораячакмын.— s Профессор хәзерләнеп утыручы студентларга таба борылды.— Тагын кем җавап бирергә әзер? 17 Мин ишегалдына чыктым. Анда абитуриентлар кайнашып йөри. Алар үзара әллә нинди ясалма бер күңел күтәренкелеге белән сөйләшәләр. Үзләрен ниндидер даһиларча тоталар. Университетның һәр ташы абитуриентларның күңелендә ихтирам тойгысы уята. Монда йөргән кешеләр аларга ниндидер тарихи кеше булып күренәләр. Озакламый, шушы атаклы биналарда дәрес тыңлый башлагач, алар үзләре дә мәшһүр кешеләр булачаклар... Их, яшьлекнең татлы хыяллары! Урамга чыктым. Моховой урамыннан Ленин китапханәсенә таба машиналар ташкыны агыла. Кремльнең Урта Арсенал манарасына караган килеш Моховой урамын, аннан соң Манеж мәйданын үттем. Александр бакчасының коймасы буендагы тротуарга менгәндә сыбызгы тавышы ишетелде. Борылып, тавыш килгән якка карадым. Кызыл чырайлы таза бер милиционер ашыгып миңа таба килә иде: — Яшәүдән туйдыгызмыни, гражданин? Сезнең аркада чак кына авария булмый калды. Биш сум штраф!—-дип, милиционер квитанция кәгазе сузды. Мин кесәләремне актарып, булган акчамны учыма җыйдым. Кесәмдә дүрт-биш бакыр һәм ике-өч көмештән башка акча калмаган иде. — Мәгез,— дип, акчамны милиционерга суздым. — Давай паспортыңны,— милиционерның шелтәле тавышы көчәя бара иде,— эшләгән җиреңә язып тәртипкә утыртыйм әле! Түш кесәмнән алып, зәңгәр тышлы студент билетын милиционерга суздым. Укып карагач, милиционер билетны кире кайтарып бирде: — Җыен ачык авызны шушы йортка җыйганнар. Язып та торасы юк, барыбер чара күрмәячәкләр,— диде дә борылып китеп барды. Учымдагы акчаларны кире кесәмә салдым да бакчага кердем. Бакча уртасындагы аллеядан Кызыл мәйданга — Мавзолейга таба әкрен генә кешеләр агымы шуышып бара. Мин, узып. Кремль стенасы буенда үскән юкә агачлары астындагы аулак эскәмиягә барып утырдым Эскәмиянең икенче башында пөхтә генә киенгән ябык гәүдәле бер «арчык кояшта әлсерәп утыра иде. Карчык, күзләрен яртылаш йомып, еракта калган яшьлек хатирәләре дөньясына чумган, ахры. Ул мине күрмәде дә. Ул эчкә таба ямьшәеп кергән иреннәрен кыймылдатып ■үзалдына нәрсәдер сөйләнә, аратирә шатлыксыз гына елмаеп куя иде. <И-их, еллар үтә: еллар үткән саен тәҗрибә өстәлә. Тәҗрибә өстәлгән саен дәрт-дәрман кими. Уйлап карасаң, дөньяда бер нәрсә дә бушка бирелми, һәр нәрсә өчен тутырып хак түләргә кирәк. Белемне, тормыш тәҗрибәсен яшьлекнең чәчрәп торган кайнар энергиясенә алыштырып алабыз. Хәтта яшәүнең үзе өчен дә түләмичә булмый... Сынауга әзерләнүгә никадәр көч түктем. Уйлап эшләргә түземлегем җитмәде. Психик атака, мактанасы килү харап итте мине...» Эскәмия каршысындагы чирәмлектә җим чүпләгән күгәрченнәрне куып йөрүче сабый бала, мине күргәч, туктап, бераз карап торды да, кәкре аяклары белән алпан-тилпән атлап, арырак китте. Зур шәһәрнең шау-шуы агачлык аша бакчаның бу почмагына дт килеп җитә иде. Көн яктыра башлау белән таш йортларда яшәүче җан ияләре асфальт урамнарга, киң мәйданнарга чәчеләләр. Алар иртәдән кичкә кадәр туктаусыз атлыйлар, эшлиләр, сөйләшәләр, ашыйлар, ләкин никадәр тырышсалар да, авыл кешеләре шикелле бер-берсе белән якын торып яши алмыйлар. Бәлки мин дә шушы ашыгу, кабалану аркасында хыялыма омтылуны югалтып, адашып калганмындыр? Авыл башындагы яшел чирәмлектә, инеш буе тугайларында аунап үскән малайның яшьлек хыяллары шушындый идеме соң әле? Эскәмия каршысында түтәлдә үскән кызыл чәчкәгә бал корты килеп кунды. Мондагы биек таш йортлар, завод биналары аша ничек үтеп керә алган ул?! Машиналар төтененә ысланып үскән чәчәкләрдә ширбәт бармы икән соң? Шушы тузанлы чәчәкләрдән ширбәт җыйгач, юл табып кире умарталыгына кайта алырмы ул? Бал корты, бөҗәккәем, таш гигантлар, адаштыргыч урам чатлары арасында адашудан курыкмыйча ширбәт эзләп йөрергә синең ничек йөрәгең җитә? Мин дә белем ширбәте җыйгач, җиңел генә үз юлыма чыгармын дип, шушы гигант лабиринтка килеп кергән идем... 18 Җәйге каникул вакытында без Баграт белән Кара диңгезнең берәр портында йөк ташучы булып ялланырга хәзерләнеп йөри идек. Баграт- ның мускулларын ныгытып аласы, диңгезчеләр тормышы белән якын- нанрак танышасы килә. Ул диңгез темасына сценарий язарга хыяллана иде. Минем, мускуллардан тыш, киләсе елга кадәр кесәләремне дә «ныгытып» куясым килә иде. Хәзер инде бу планны җиңел генә эшкә ашырып булмаслыгы ачыкланды. Минем сынау биргәнемне көтеп Багратның Мәскәүдә ятасы килмәс. Көтәргә риза булса да, мин аны көттерергә тиеш түгелмен. Менә хәзер нинди дә булса бер нияткә килергә дә, урыннан торып, шул ниятне эшкә ашырырга керешә башларга кирәк! Эшкә тотыну һәр вакыт буталчык фикерләрдән котылырга ярдәм итә. Мин урынымнан кузгалырга өлгерә алмый калдым. Башымны күтәреп аяк тавышы ишетелгән якка борылып карадым. Чуалган җепкә охшаган уйларым бер мизгелгә югалып калдылар: эскәмия каршында Голливуд фильмнарындагы артисткага охшашлы бер кыз басып тора иде. — Бу урын бушмы? — диде ул, гаҗәп матур елмаеп. — Буш, рәхим итегез.—Мин читкәрәк шуышып утырдым. Кыз сул кулы белән күлмәк итәген төзәтеп алды да минем яныма килеп утырды. Бу кызны минем икенче күрүем иде. Лекциядән чыккач, Стромынкага кайту өчен метрога төшеп килә идек, шул чак Баграт, минем кабыргама төртеп * — Габдрахман. кара әле,— диде. Эскалатор баскычындагы кыз кино кадры шикелле минем күз ал- = дымнан шуышып узып китте. * — Бу нәкъ минем идеалым Бу кызны мин жир астыннан булса да = эзләп табачакмын.— дип, Баграт кыз китеп югалган якка капап тора - башлады. *- Моннан да чибәррәкне очрату белән аны онытачаксың.— диде ♦ Өметгали. о — Юк, егетләр, теләсәм дә, оныта алмаячакмын Сихерләде б\ 2 мине. Инде төшләремә кереп интектерәчәк,— диде Баграт, хискә би-“ релеп * Багратның чынлапмы, шаярыпмы сөйләгәнлеген аңлавы кыен иде = Без аның әнә шулай кинәт кенә кабынып китеп, дөрләп яна башлавын = белә идек. Шуңа күрә аның бу сүзләрен шаяртуга санап көлдек тә. « университет хәлләренә күчеп, сынауга хәзерләнү турында план корырга - тотындык. «• Гажәпкә каршы, кызның тышкы кыяфәте минем хәтеремдә дә сурәт- ләнөп калган иде. Күз салу белән мин аны танып алдым Тагын бер хәл мине гажәпкә калдырды: Мәскәүдә еллар буе йөреп тә таныш кешене капыл гына урамда очратып булмый. Күзгә бер генә мәртәбә чагылып киткән кешене болай очрату күңелгә ниндидер шом салып куйды. Кыз матур иде. Саргылт чәчләре дулкынланып жилкәләренә сузы лып төшкән. Беркадәр калынрак күренсә дә. үтә матур итеп уелган алсу иреннәр, озын керфекләр астына яшеренгән серле зәңгәр күзләр Ялан тәнгә кигән юка йон пуловер кызның калку күкрәгенә, бил нечкә легеннән аска таба салмак кына киңәеп киткән янбашларына сыланып гәүдә сылулыгын сиздереп тора Чибәр кызларның кайберләре, матурлыкларыннан оялып, кешегә туры карарга кыймыйлар. Бу кызның үз-үзен тотуы, киресенчә «Ми» чибәр, чибәрлегем кимер дип, саранланып торасым юк, мәгез, карагыз ләззәтләнегез», дип әйтеп тора шикелле иде Мин күңелдә матур кызлар кузгата торган катлаулы тойгыларга бирешмәскә тырышам. Ләкин, никадәр тырышсам да, матурлык кузгаткан ләззәтле дулкынлануга каршы торырга көчем житмн Кызларның матурлыгына сокланганда мин бераз акылы җиңеләйгән кеше шикеллерәк күренә идем булса кирәк. Йөргән кызларым минем матурлыкка чамасыз соклануымнан файдалы нәтижә ясап алалар иде «Матурның да матуры булмасам, бу йолкыш миңа болай шашынып сокланмас иде. Матурлыгымның кадерен белим әле. Мондый чибәрле гем бар чагында бу хәчтерүш белән очрашып, базарны төшермәскә кирәк Миңа ким дигәндә өч мәртәбә Советлар Союзы Герое тиңдер ..» дигән фикергә килеп, чибәр кызлар тизрәк миннән икенче якка тәртәләрен боралар иде Саргылт чәчле бу кыз. минем сокланып караганымны сизсә дә. борынын чөймәде. Ул... «әйдә, соклана бир, сокланудан минем матурлыгым арта гына Ләкин бел минем өчен егетләрнең поты бер тиен » дигән кыяфәттә тәкәббер генә утыра бирде. Ул башын чайкап чәч дулкыннарын чөебрәк жнбәрде дә озын керфекләрен тибрәтеп сәгатенә карап алды. Мин бу кызның кемне дә булса көтеп утырганлыгын аңладым Егетен көткән кыз янында сырпаеп утыру әдәпсезлек иде. Шуңа да караз. «к У.» .4 1 33 мастан, мин, урынымнан кузгалып китә алмыйча, кызга ара-тирә күэ сирпеп кенә караштыргалап утыруымда дәвам иттем. Бераз вакыт үткәч, тарих музее ягыннан бер егет килеп чыкты. Ул ашыгып безгә таба атлый иде. Егет безгә якынлаша төшкәч, мин аны танып алдым. Өметгалинең кунагын каршылаган көнне минем белән ашханәдә утырган студент— Феликс иде бу. Кызны күрү белән Феликс минем шикелле хискә бирелеп җебеп төшмәде. Аның адымнары салмаклана төште, йөзенә гамьсезлек билгесе чыкты. Минем танышымның кыяфәте «Син чибәр, анысы бәхәссез, әмма минем синнән чибәррәкләрне дә күргәнем бар...» дигән сыман иде. Уртак бер тәкәллефсезлек боларны якынайта иде булса кирәк. Кыз да, Феликсны күргәч, урыныннан сикереп тормады. «Килмәсәң дә бик исем китмәс иде әле» дигән сыман, ашыкмыйча гына үрелеп яңагын Феликсның ирененә тидереп алды. Шушы ритуал беткәннән соң гына Феликс миңа таба борылып кулын сузды: — Минем Элеонорам кем белән утыра икән дип уйлап киләм. Таныгач, шатланып киттем. Сине күптән күрәсем килә иде. Нора, син танышмы? Минем дустым Гап... Гап... валлаһи, тагын оныттым исемеңне. Гафу ит. — Габдрахман,— дидем мин, Феликска ярдәмгә килеп. — Нора,— диде Феликсның җанашы елмаеп.—Сез гарәп түгелсездер бит? Елмайганда күренеп киткән сирәк тешләре дә Элеонораның матурлыгына зыян китерерлек түгел иде. — Гарәп түгел, фарсы. — дидем мин шаярып. — Феликс, фарсылар борынгы Грециядә яшәгән халыклармы әле? Фарсылар турында минем ишеткәнем бар кебек. — Фарсылар, Норочка, борынгы греклар белән сугышкан халык. Хәзер алар Иранда яши,— диде Феликс елмаеп. — Феликс, син бөтен нәрсәне беләсең. Күп белүең просто минем саруымны кайната. Сөйләшү бу юнәлешкә таба борыла башлагач, мин урынымнан кузгалдым. — Хушыгыз. Минем барасы җирем бар иде. — Кая ашыгасың? Сине күрер өчен мин ике мәртәбә Стромынкага бардым.— Феликс теге вакытта әҗәткә алган акчаны оста гына итеп минем кесәмә тыгып куйды.— Киләсе шимбәдә мин Одессага китәм. Читтән торып укырга күчмәкче булам. Диңгезгә кире кайтырга ниятләдем. Саф һава, романтика, маҗаралар, экзотика. Киттекме бергә? — Соңгы сүзләрен Феликс хәтта ничектер тылсымлы итеп әйтте. — Белмим шул,— дидем мин, Феликсның тәкъдиме үземне кинәт таркаулыктан арындырып җибәргәнне сизеп. — Ул һәр очраган кешене шулай йөзү эшенә урнашырга кодалап йөри инде.— диде Элеонора.— Диңгезчелек тә булдымы һөнәр!.. — Диңгезчелек — дөньяда иң әйбәт һөнәр,— диде Феликс, кызының фикеренә каршы.— Беренчедән, диңгезчегә зарплатага өстәп син ярата торган валюта түлиләр, икенчедән, бу эштә ир-егетнең иң чыдамы гына эшли ала. Өченчедән, Мөхәммәт пәйгамбәр әйткән: «Җирдәге җәннәт —ат сыртында, гакыл китабы битендә һәм кызлар кочагында», дигән. Әгәр ул заманда сәяхәткә пароход белән йөрү булса, Мөхәммәт беренче урынга пароходны куйган булыр иде. Шулай итеп, Мөхәммәт сәяхәтне беренче, укуны икенче, ә кызлар кочагын бары тик өченче урынга гына куйган. — Синең .Мөхәммәтең кеше алдында кызларны өченче урынга гына куйса да, житмеш хатын тоткан кара надан булгандыр әле. Ирләр изге булып сөйләшергә генә яраталар алар,— диде Элеонора. — Бу турыда ныклап сөйләшәсем килә. Син кайчан Стромынкага киләсең? — дидем мин Феликска. — Дездемона җибәрсә, хәзер үк барыр идем. Рөхсәтсез китә алмыйм язмыш аның кулында,— дигәч, Феликс кызына таба ымлап ♦ күрсәтте. _ — Дүрт ягың кыйбла. Бөтенләй китсәң дә бер сүзем юк,— Элеонора 5 карага буялган авыр керфекләрен күтәреп миңа таба күз сирпеде. _ Аның бу карашыннан: «Менә күрәсезме, үземнең алтыннан кыйммәт 5 матурлыгымны шушы юньсез кулына тапшырып, харап кына булдым 8 инде» дигән корбанлык сизелә иде. «Бу егеткә алла ярдәм бирсен инде»,— дип уйладым да, саубулла- * шып, метрога таба юл тоттым о Феликсның коткысы бу юлы күңелем әрнеп, юаныч эзләгән чакка z туры килде. Диңгез ягына китү турында мин чынлап уйлый башладым. 2 19 m Борынгы рус әдәбиятын Баграт дүртлегә тапшырып кайткан иде. u Мине юатыр өченме, ул профессор Гудзенконы яманларга тотынды. — Бишме-алтымы студентка икеле куйды. Хәзер инде аларга сти- s пендия бирмәячәкләр. Марат Щеголевтан башка беркем бишле ала алмады. Щеголев рус әдәбияты күгендә калкып чыгачак зур талант йолдызы иде. Беренче курста укыганда ук аның мәкаләләре әдәби журнал бит ләрендә күренә башлады. Сәләте һәм сәламәтлеге белән Белинскийга охшашлы Щеголев, университетны бетергәч, озак яши алмады. Әдәбиятта эз калдырып, Ваганьков зиратына күчте. — Бишле артыннан куып гомеребез үтә, егетләр,— дидем мин.— Мин бүген укуын ташлап диңгез эшенә китүче бер студентны очраттым Әллә безгә дә шуңа ияреп китәргә инде? — Каникул вакытында ярый торган эш ул, мин риза,— диде Баграт. — Читтән торып кына укырга да исәбем бар,— дидем мин. Моңа кадәр бу турыда уйланмасам да, иптәшләремә фикеремне әйткәч, б\ ният ничектер күңелгә вәсвәсә салды. Өметгалигә бу фикер ошамады: — Читтән торып уку стационарга җитми инде. Килеп-кнтеп кенә укучыларның күбесе диплом алу өчен генә йөриләр бит — Диплом өчен генә укучылар стационарда да җитәрлек ул. йөзү эшендә укырга вакыт табып була, диләр. Шуңа өстәп, анда саф һава сулыйсың, дөнья күрәсең, экзотика, романтика, кешенең дәрәҗәсен күтәрә торган авыр, җаваплы эш—Мин иптәшләремә Феликсның сүзләрен кабатлап, йөзү эшенең уңай якларын санап киттем — Юләрләнмә. Соңыннан үкенерсең. Университетны бетерү белән сине аспирантурада калдырачаклар Акыллы кеше шундый перепек тиваны зимагурлыкка алыштырамыни? — дип, Баграт мине чын күңелдән үгетли башлады. — Тузан баскан кагыйдәләрне ятлап гомер уздырасым килми,— дидем мин — Кулларым исән чакта ирләр эше эшләп карыйсым килә Диңгез давылларын, тропикның караңгы төннәрен үз күзем белән күрергә хыялланам Мәрҗән атавында үскән пальма яфраклары кыштырдавын ишетү үзе генә дә ни тора'.. Баграт мине тагын үгетләмәкче иде, Өметгали аркылы төште: — Үгетләмә шуны, безне үртәр өчен генә сөйли бит ул. Китсен. Пөзү эшенең нужасын татып карагач, күрерсең, бик тиз урап кайтыр. Җаны теләгән — елан ите ашаган, диләр, үгетләмә. Өметгали дөрес әйтә иде. Моңа кадәр мин күңелемне юатыр өчен генә шулай кылана идем. Өметгали ниятемне фаш иткәч, сүземне сүз итү өчен чын күңелдән диңгезгә китүне якларга тотындым: — Бергәләп китик, Баграт. Филфактан тагын бер студент бара. Ул х чиверситетка кергәнче берничә ел диңгездә йөзгән. Уйлап кара, китик, Баграт. Башкача ничек син дөнья күрә аласың? Укуны тәмамлап, эшкә билгеләнгәч, беркая да китеп булмас. Теләмәсәгез, кыстамыйм, әмма мин китәргә ниятләдем. Әгәр шушы хыялымны тормышка ашырмыйча калсам, гомергә үкенәчәкмен. — Мин дә уйлап карармын әле. Дөньяга чыгарлык бер сценарий язасым килә. Шуны язганчы башка бернәрсә турында да уйлыйсым килми...— Университетны тәмамламыйча Багратнын беркая да китмәячәге билгеле иде. «Уйлап карармын» дигән сүзне мине юатыр өчен генә әйтте ул. — Синең бу кылануың— һавадагы торнага карап кулыңдагы чыпчыкны очыру инде,— дип, Өметгали, минем хәтеремне калдырудан курыкмыйча, турысын әйтте.— Арымадыңмы син. Габдрахман? Борынгы рус әдәбиятын тапшырып каникулга китсәң ничек булыр? Ял ит, көч жый. Диңгез синнән качмас. Ниятең үзгәрмәсә. китәрсең. Белмим, дәрвиш булып йөрүдән нинди мәгънә табарсың икән? — Акыллы киңәш бирүегезгә рәхмәт, уйлап карармын әле,— дидем мин. Мин инде китәргә ниятләгән идем. Бәлки чыннан да ялгыша торганмындыр. Ялгыша торган гадәтем бар минем, беләм. Ләкин, никадәр тырышсам да, башка кешеләр шикелле ялгышмыйча, үз җаема, үз файдама гына яши алмыйм шул. Баграт киенеп-ясанып кызы янына китте. Өметгали сынауга хәзерләнергә утырды. Мин аңа комачауламас өчен ишегалдына чыктым. Сирень куагы астындагы эскәмия буш иде. Шунда барып утырдым да уйларыма чумдым. 20 Авиациядән киткәндә дә иптәшләрем мине, китмә, ялгышасың, дип үгетләгәннәр иде. Мин аларның сүзен тыңламадым, киттем. Очу эше дә уку шикелле ошый иде миңа. Очучылык һөнәрен мин дөньядагы бер һөнәргә дә алыштырмас идем. Шулай тормыштан тәм табыл, бәхетле генә яшәгәндә безнең экипаж авариягә очрады. Мин өч ай госпитальдә яттым. Госпитальдән чыгар алдыннан сәламәтлегемне җентекләп тикшерделәр дә, очу эшенә ярамыйсын, дигән катгый карарга килделәр. Ул чакта мин очмыйча яшәүне яшәүгә санамый идем. Госпитальдән чыгу белән, очу эшендә калдыруларын сорап, полк командиры исеменә рапорт яздым. Берничә көннән соң полк командиры полковник Трошкин мине штабка чакырып алды. — Сез бала-чага шикелле кыланасыз, лейтенант Рахманкулов. Бу килеш сезгә һавага күтәрелергә кем рөхсәт итсен. Аксыйсыз, нервыларыгызга зыян килгән. Вестибуляр-вегетатив сизгерлегегез зәгыйфьләнгән. Мин сезне штаб эшенә билгелим. Сәләтле кеше штаб эшендә лә тиз күтәрелә ала. Сәламәтлегегез арулангач, кире очу эшенә кайту мөмкинлеге дә калыр. Бу эш сезгә ошарга тиеш, уйлап карагыз. Мин штаб эшенә күчәргә риза булмадым. Полк командирының кабинетыннан чыгу белән, кире очучылыкка кайтаруларын сорап, кор- 36 лус командиры исеменә рапорт яздым. Корпус командиры полковни Трошкин әйткән тәкъдимне кабатлады. Шуннан сон мин һава армиясе командующиена мөрәҗәгать иттем. Рапорт кире полкка әйләнеп кай~- кач, замполит чакырып алып кисәтте: «Әгәр тагын бер мәртәбә рапорт язып гауга куптарсаң, без сине аэродром саклау ротасына билгеләя- чәкбез».— диде. Аңа каршы сүз әйтмәскә кирәк иде—мин түзмәде-: ♦ «Бүген үк Оборона министры исеменә рапорт язам».— дидем. Әллә б ■ 5 бераз акылга җиңеләйгәнме дип, замполит бер тын миңа текәлеп карат: 2 торды да: «Мересьев үрнәге сугыш вакытында кыйммәтле иде. Синен 3 тавыш куптарып, очу эшенә кире кайтаруларын даулап йөрүең мине 5 шикләндерә. Бу гауга очучыларга түләнгән зур зарплата өчен түгелме £ икән?» — диде. Ф Мин шул ук көнне демобилизацияләүне сорап рапорт яздым. Шушы юл белән замполиттан үч алам дип уйлаган идем мин. Исәп- 3 ләп карагач, бу кыланышымның гади бер дуамаллык икәнлеген сонга = калып булса да аңладым. 2 Хәзер инде мин аксамыйча йөрим. Төннәрен интегеп йокысыз ятудан х да котылдым. Бары тик үземнең дуамаллыгымнан, үземә зыян итә ® торган эш эшләүдән генә һаман арына алмыйм. Бу гадәт минем каным- £ да, күрәсең. Әгәр полк командирының сүзен тыңлап, штаб эшендә кал- * ган булсам, хәзер мин очучылар сафында булыр идем инде. Тулай торак ишегеннән Өметгали килеп чыкты. Кемнедер эзләп = ишегалдында бер тын каранып йөргәннән соң, яныма килеп утырды 1 — Маштаков бер төркем фанатик ияртеп алып кайтты. Аның коллекциясендәге Черчилльнең сигара төпчеген тикшерергә килгәннәр Бәхәсләшәләр. Атаклы Британия политигы гомер б;е Гавана сигарасы тарткан икән. Ә Маштаковның төпчегендә «Төркиядә эшләнгән» дип язылган. — Гомер буе гел бер төрле сигара тартмагандыр чде.— дидем мин. — Ул кеше гомер буе әрмән коньягы эчкән, Гавана сигарасы тарткан. диләр, йокыдан торгач, физзарядка урынына бакчасына чыга икән дә кирпечтән дивар сала икән. Үзе кереп киткәч, хезмәтчесе стенаны сүтеп, иртәгә эшләргә кирпечләрне яңадан әзерләп куя икән, дип сөйләделәр. — Кара әле, Өметгали. Черчилль нәкъ сиңа охшаган икән. Син дә бит гадәтеңне бер тамчы үзгәртми яшисең. Мин шулай дигәч, дустым көлеп җибәрде — Гадәт үзгәртми торган кешеләрне синең күргәнең юк әле. Безнең Өчарык кешеләре ата-бабадан калган гадәтләрне бер генә миллиметрга да үзгәртмиләр. Аларның өсләрендә гомер буе -ел бер төрле кием булыр. Утыз градуслы кышкы суыкта да. кырык биш градуслы җәйге эсседә дә Өчарык үзбәкләренең өстендә сырган чапа-. башларында түбәтәй, аякларында йомшак үкчәле читек булыр Кинәт шунда шәрык кешесенең акыллы булуын _ :лал алдым. Яна эшкә күчеп, яңача яши башлау турында план коруы гына җиңел. Яна урынга күнегергә кирәк. Яна эшне өйрәнергә, яңа һөнәрнең тәҗрибәсен тупларга кирәк. Яңа кешеләр арасында яңа авторитет, яңа абруй яуларга кирәк. Яна коллектив куйган шартларны үтәү жннел эш түгел. Моңа никадәр көч түгәргә туры килә. Әллә чынна да китмәскәме? Өметгали миңа якынрак килеп утырды. — Юләр кеше шикелле тагын сорыйм әле син бит 'езне үртәр өчен генә университеттан китәм дип йөрисең, әйеме? — Юк. чынлап китәргә җыенам. — Аңлашылды. Башкача төпченмәячәкмен. Сичең чина аңлашылмый торган үз исәбең бардыр инде. — Үз исәбең дип. шул тынгысызлык хастасыдыр инде. Кош булып һавада очуның ләззәтен очучы гына белә. Самолетча тырганда мен- ләгән ат көчле мотор гайрәте генә түгел, очкычтагы кыюлык та синен белән яши. Очкан чакта уйларың, тойгыларың үзең белән бергә биеклеккә күтәрелә. Бу кичереш диңгезчеләргә дә таныштыр дип уйлыйм мин. Өметгали бер тын уйланып утыргач әйтте: — Белмим, синең ашкынуыңда ниндидер ясалмалык бар шикелле. Бәлки андый тойгылар миңа таныш түгелдер. Әйдә, кереп ятыйк. Маштаковның кунаклары киткәннәрдер инде. Бүлмәбезгә кергәч, тәрәзә янына барып утырдым да, ай яктысына чумган төнгә карап, таң атканын көтә башладым. Яшәү киләчәктә булачак зур вакыйгаларга хәзерләнү шикелле генә тоела. Хыялларның тормышка ашуы, теләкләрнең үтәлүе—барысы да шул киләчәк карамагында. Июнь аеның кыска төне тәмам сыекланып, таң яктылыгында эри башлагач, Баграт кайтты. — Танышканда җир йөзендә моннан да чибәр, моннан да акыллы кыз юктыр инде дип уйлыйм, йөри башлагач, аның мин эзләгән кеше түгел икәнлеген аңлыйм. — «Пер Гюнт»ны тагын бер мәртәбә укып чыгарга кирәк сиңа. — Үзең нигә йокламыйсың? Бүген мин барган җирдә Валерия дә бар иде. Борынгы рус әдәбиятыннан «икеле» алганлыгыңны аңа әйтмәдеңмени? Синнән зарлана. «Бишле билгесе булса, аңа дөньяда башка бернәрсә дә кирәкми», ди. Ул одеалын ябынып йокларга ятты. Дусларымның өчесе дә тыныч кына йоклыйлар иде. Тулай торак яныннан дөбердәп трамвай узды. Борылып, Яуза яры буендагы тыкрыкка кереп китте. Иртәнге кояшның кызгылт нуры Баграт ябынган йон одеалга төште. Зур шәһәр әкренләп йокыдан уяна башлады. Мин караватымнан торып, ашыкмыйча гына киендем. Чыгып, юынып кердем. Хәзер минем ниятем тәмам ныгып өлгергән иде. Мондый хәлне борынгы римлылар «арттагы күперне яндыру» дип атаганнар. Ашыкмыйча гына дежур торучы өстәлендәге телефон янына килдем, блокнотка язылган цифрларга карап, номер җыйдым: — Феликс, синме бу? Хәерле иртә. Юк, Габдрахман бу. Гафу ит, мин синең алай соң ятканлыгыңны белмәгән идем. Әйе, риза. Син үзең кайчан китәргә уйлыйсың? Әйе, синең белән. Хәзер Феликс сөйләргә тотынды. Ул минем китәргә ниятләвемне хуплый, юлдаш табылуга шатлана иде: — Алай булгач, хәзер үк Киев вокзалына бар да чиратка бас. Алдан алып куймасаң, Одессага барырга билет табып булмый, диләр. Курорт сезонының кызган чагы бит, аңлыйсыңмы? — Ярый, мин сине касса янында көтәм,— дидем мин. 21 Гаризамны укып чыккач, декан папкага теркәгән кәгазьләрне өстәл тартмасыннан алып, алдыма салды: — Менә болар стационарга күчәргә теләүче заочникларның гаризалары,— диде ул,—Аннары гаризамның почмагыннан тотып, селкеп күрсәтте:— Мондый гариза әле бары берәү генә. Кәефкә бирелеп кенә язмагансыңдыр бит? — Яхшылап уйладым, Родион Михайлович... Эшләп укырга көчем җитәр шикелле. — Бу сессияне гел бишлегә генә бирергә дә көчегез җитәр шикелле иде дә бит. Ә нәтиҗә ничек? Әллә нинди дуамал кеше сез, Рахман- пулов. Киңәшем шул: тагын бер атна уйлап карагыз да ниятегез үзгәрмәсә, гаризагызга кул куярмын.— Мин коридорга чыккач, декан кабинетының ишегеннән башын сузып миңа эндәште.— Рахманкулов, сез факультетның комсомол оешмасы секретаре белән дус бит. Аның белән дә киңәшел карагыз. Ул нәрсә әйтер? Ф Урамга чыккач, бер тын кая барырга белмичә аптырап тордым. ч Күптән инде тулай торакка җәяү кайтканым юк иде. Ж,иде-сигез = чакрым араны адымлап үлчисем килеп китте. Киткәнче Мәскәү урам- * нары белән саубуллашырга кирәк иде. ч Моховой урамы белән бара торгач, Госплан йортын, Зур театр бина- о сын үттем дә Дзержинский мәйданына килеп чыктым. Без яшәгән көннәр каядыр китеп югалалар. Алар урынына без көт- ♦ кән киләчәк килә тора. Вакыт һәр нәрсәне үзгәртә. Киләчәк бүгенгегә « әйләнгәч, ни өчендер без көткән тылсымлыгын югалта, гадиләнә, тонык- | лана төшә. Артта калган көннәр инде синеке түгел, алдагы көннәр — £ исән булсак, безнеке. Көч бар чакта эшлисе эшне эшләп, яулыйсы позицияләрне яулап калырга кнрәк. Картая башлагач, хыялыңа ияреп « диңгезгә чыгып китә алмассың. = Дзержинский мәйданын үтел, Киров урамына кергәндә миемдә < фикерләр өере кайный иде. Тагын үз хәлемә кайтып, укуны ташлап £ ялгышкан тәкъдирдә аклана алырлык дәлил эзләп таптым: «Башка х студентларның стационарга ябышып ятулары шуннан: алар әзер белемs не генә үзләштереп, авызларына чәйнәп салганны яраталар. Мине андый белем генә канәгатьләндерми. Тормыш дигән зур, даһи китаптагы бөек фәнне үзләштерәсем килә...» Күңелдә кинәт шом туды. Бу масаю түгелме соң? Бишлегә укырга көч җитмәгәч, авырлыктан качу, чигенү түгелме? Главпочтамтны үтеп, атаклы француз архитекторы Ле Корбюзье проекты буенча салынган Центросоюз бинасы янына туктап карап тора башладым. Ле Корбюзье егерменче гасырда туачак мөмкинлекләрне башкалардан алдарак аңлаган. Даһи кеше чордан алдарак бара. Шуңа күрә замандашлары аны аңлый алмыйлар. Бөек француз архитекторы коммунист Ле Корбюзье яңалык җиңсен өчен гомер буе искелеккә каршы көрәшкән. Ә мин көрәштән куркып чигенәм түгелме? Үз-үзеңне тәнкыйтьләсәң дә, авыртмаслык итебрәк тәнкыйтьлисең. Менә мин хәзер дә үземне аклап юатып куйдым: читтән торып уку чигенү түгел Киресенчә, эш белән укуны бергә алып бару —икеләтә авыр вазифа... Садовое кольцоны үтеп, Кызыл капка метросы янындагы мәйданга чыкканда, күңел бераз тынычлана башлаган иде инде. Мәйдандагы яңа салынган биек йорт янында туктап бераз ял иттем Университетның яңа бинасы шикелле шпильләр, башнялар белән бизәлгән берничә биек йорт башкаланың панорамасына кереп өлгергән иде инде. Өч вокзал арасына урнашкан Комсомол мәйданын үттем «Онытырга ярамый, комсомол секретаре Вадим Козырев белән саубуллашып чыгарга кирәк. Учеттан төшкәндә аның туры килмәве мөмкин. Ул Котып диңгезендәге метеостанциядә өч сезон эшләгән кеше. Аның белән киңәшү зыян итмәс». Сокольники метросына якынлашканда ниятем тәмам ачыкланган иде инде. «Дөньяда бары тик бер генә мәртәбә яшәлә Гомерне күңелемә ошамаган эш белән үткәрергә минем хакым юк». Экскаватор грейферына охшатып салынган Русаков клубы бинасын үткәч, Яуза күпере күренде. Күпергә җитәрәк уңга борылып, тулай торакның ишегалдына кердем. 22 Бүлмә ишеге бикле иде. Дежур торучының запас ачкычы белән ишекне ачтым. Өметгали, һичшиксез, китапханәдә сынауга хәзерләнеп утыра инде Маштаков та лекцияләрен кабатлау эшенә керешкән булса кирәк. Тур Хейердал артыннан йөреп, ул шактый вакытын югалтты. Баграт Мәскәү магазиннарыннан чирәм җирдә киеп йөрерлек эш киеме эзли иде. Сынауларын биреп бетергәч, элек корган планын үзгәртеп. Баграт комсомол путезкасы белән чирәм җиргә барырга язылып кайтты. Ул зшне сәхнәдәгечә башкарырга ярата. Уйнаячак роленә җентекләп хәзерләнә. Хәзер минем ул дустым — дала яулаучы ролендә. Бу дөньяда ■рольсез яшәп булмый. Бала чакта ук «Үскәч син кем буласың?» дип теккәнне корыта башлыйлар. Беркем дә булырга теләмичә, адәм баласы гына булып калу ни өчендер күпләргә ошамый. Тукта инде, һаман фәлсәфә чытырманлыгына керәсең. Әйберләрне җыеп, китәргә әзерләнергә кирәк. Бүлмәдә беркем юк. Әзерләнү өчен уңайлы чак. Тумбочкада, өстәлдә, тәрәзә төбендә өелеп яткан китапларымны җыеп, китапханәгә илтеп тапшырдым. Китапханәнең уку залында Өметгали белән Маштаков, дөньяларын онытып, сынауга хәзерләнеп утыралар иде. Мин аларга кызыгып куйдым. Конспектларымны җыеп, саклау камерасына илтеп тапшыргач, аннан чемоданымны алып чыктым. Бу чемоданны миңа, аерылышкан чакта, дустым Рәдиф Агишев истәлек итеп биргән иде. Без аның белән эскадрильяның бер экипажында хезмәт иттек. Ул — самолетның технигы, мин — штурман. Мин кичләрен чалбарымны үтүкләп, итегемне ялтыратып чистартам да танцыга чабам. Рәдиф көне-төне укын, урта мәктәпне экстерн юлы белән тәмамларга әзерләнә. Мин Рәдифтән келәм: «Кагыйдә ятлап утыру хәрби кеше эшемени? Авиатор элекке гусарлар шикелле фани дөнья мәшәкатенә төкереп, типтереп яшәргә тиеш!» — дим Мине госпитальгә салдылар. Бергәләп танцыга йөрүче дусларым әллә оныттылар, әллә яныма килеп йөрергә вакытлары булмады. Рәдиф көн саен диярлек, култык астына китап кыстырып, минем хәлемне белергә килә иде. Терелеп госпитальдән чыккач, мин танцыга йөрүчеләр лагереннан китап укучылар ягына күчтем. Чемодан капкачының эчке ягында Рәдифнең туган җиреннән кузгалып киткәннән сон үткән юлы сурәтләнгән иде: Акмулла — Волжск — Иркутск — Семферополь — Мелитополь. Чемодан Мелитополь шәһәрендә миңа күчте. Мелитополь сүзе астына кайчан аерылышканлыгыбызны тамгалап куйганнан соң, яшәгән шәһәрләрнең исемнәрен язуны дәвам иттердем. «Харьков. Запорожье, Курмаи-Кемильче. Воронеж, Проскурино, Оренбург, Новосибирск, Омск, Иркутск, Хабаровск. Комсомольск, Уэлен, Казан, Поневежец, Кировобад, Владивосток, Көньяк Сахалин, Смирных, Елизово, Зональное, Караяр, Мәскәү. Иптәшем биргән чемоданны күтәреп, мин Запорожье шәһәрендәге авиагарнизонга килдем. Аннан соң Воронеждагы реактив самолетларда очарга өйрәнү үзәгенә эләгүем, перегон отряды белән Союзның бер почмагыннан икенче почмагына йөрү. Хәрби юридик академиягә кереп берничә ай укыганнан соң кире авиациягә күчеп. Сахалинга җибәрелү, анда тагын Рәдиф белән очрашу, боз өстенә утыруны сынау өчен Котып диңгезенә очу, очучылыкка ярамый башлагач, Караярыма кайтып ял итү һәм Мәскәүгә килеп укырга керү — болар бар да чемодан капкачы эченә сызып куелган. Әти мәрхүммен тәҗрибәсе мина да күчкән булса кирәк. Бу бит әтинең урман эченә кергәндә куеп калдыра торган билгеләре шикелле. Минем Одессага китәргә җыенганымны белсә, ул нәрсә әйтер иде икәч? Хәзер аның билләре авыртмый торгандыр инде. Авыруын яшермәгәч булса, аны сугышка алмыйлар иде инде. Ни өчен комиссия торганда ф чирен яшерде икән ул? Теле булса, чемодан күп хатирәләр сөйли алыр иде. Ул дәшми. = Юыну бүлмәсенә чыгып, чүпрәк чылатып алып кердем дә чемоданга кунган тузанны сөрттем. Тузан астыннан таушалып беткән иске күн з пәйда булды. 3 — Дустым, тагын юлга кузгалырга туры килә. Безгә бер урында “ гына тынычлап яшәргә язмагандыр, күрәсең, — дидем мин ана. Чемодан ♦ җавап бирмәде. Картаюдан таралып төшәргә торса да, ул минем белән . кузгалып китәргә берсүзсез әзер иде. з — Хыялыбыз тормышка ашса, без синең белән Стамбул шәһәренең - мәшһүр манараларын күрербез. Ерак диңгезләрне кичел, Сингапурга 3 барып җитәрбез. Моңа кадәр син гадел юлдаш булдың. Бергә йөргәндә - юлыбыз уңып торды. Киләчәктә дә безнең юл уңарга тиеш. Исеңдәме, = Сахалиннан Караярга кайтканда синең эчеңә кием-салым тутырылган п иде, кәгазь акчалар да ярыйсы гына иде. Мондагы студент тормышы и. сиңа нәрсәләр өсти алды икән? Чемодандагы әйберләрне ятак өстенә бушаттым. Иң элек билгә тагып йөри торган офицер кортигы күземә ташланды. Кынысыннан чыгарып, кортикның йөзен тикшереп карадым. Сапның җиздән ясаган җире яшелләнеп тутыга башлаган. Кортикның йөзенә дә бераз тутык төшкән. Уку дәверендә чемоданга бернәрсә дә өстәлмәгән. Элеккедән сакланган әйберләр инде модадан чыгып, искереп баралар Менә одеколон сиптерә торган пульверизатор. Мондый әйбер хәзер пенсионерларда гына калгандыр инде. Үтмәсләнеп беткән «Золинген» бритвасы, сәдәп чистарткыч щетка, штурман линейкасы һәм өч сынар оекбаш. — Сез миңа гадел хезмәт иттегез,— дидем мин чемоданнан чыккан әйберләргә,— мин сезне музейга тапшырырга тиеш идем дә, музейга студент кешенең әйберләрен алмыйлар. Сез минем дустым Маштаковны да кызыксындыра алмассыз инде. Ул да газета битләрен бизәрлек исеме булган кешеләрнең әйберләрен генә җыя — Сезне дә карыйк әле,— дидем мин чемоданнан чыккан китапларга,— ерак юлга күп әйбер белән чыгып булмый. Сезнең кайсыгыз киләчәктә дә бәясен югалтмаслык акыл бирә алыр икән? Дәрдмәнднең кызыл тышлы кечкенә генә китабын, Һади Такташның «Сайланма әсәрләр»ен, Тукайның беренче томын, Галимҗан Ибра- һимовның «Тирән та.мырлар»ын чемоданыма салып куйдым. Укыганда көненә ике мәртәбә чәй белән генә канәгатьләнеп булса да Толстой, Достоевский. Михаил Булгаков. Шекспир, Байрон, Дже . Лондон, Хемингуэй, Стейнбек, Селннджэр һәм башка шуның кебе әдипләрнең китапларын җыя алган идем. Киләчәктә яраткан китапларымнан библиотека тупларга хыяллана идем. Тутыра башлагач, шушы стипендиягә җыйган китапларым дг чемоданыма сыймады. Бу әсәрләр кузгаткан тойгылар күңелемдә әле һаман яшнләр. «Берәр урынга тукталып яши башлагач, мин сезне килеп алырмын»,— дидем китапларга. Аларны җыеп, бергә бәйләдем дә саклау камерасына конспектларым янына илтеп куйдым Кием-салымны чемоданга тутырып, әйберләр арасыннан чыккан иске хатларны укырга керешкәндә, Баграт кайтып керде — Сәлам бөек сәяхәтчегә! — Чирәм җирне яулаучы геройга дан! — Планың үзгәрмәдеме әле? — Юк, үзгәрмәде. — Одессагамы? — Әйе, Одессага. — Безгә юл акчасы бирделәр! Җәйге каникул стипендиясен дә алдым. Акча кесәгә сыймый. Әллә «Пекин»га кереп карамельдән катырган лотос авыз итеп чыгабызмы? — дип, Баграт яныма килеп, җилкәмә кулын куйды.— Ничектер ямансу, Габдрахман. — «Бей барабан и не бойся»,— дидем мин, Гейне шигырен исемә төшереп. — Маштаков Патрис Лумумба хатыныннан Конго юлбашчысының чәч тарагын сорап алган. Җиденче кат күктә. Хәзер Өметгали белән бергәләп сынауга хәзерләнәләр. — Күрдем. Китапханәнең уку залында кагыйдә ятлыйлар. — Габдрахман, чит илгә йөзә башласаң, миңа йомшак замшадан теккән куртка алып җибәрерсең әле. Искиткеч уңайлы һәм күркәм нәрсә ул замша куртка. — Мин сиңа, Баграт, спортивный «Ягуар» машинасы алып җибәрәчәкмен. Бу киемнәрең, буй-сының белән шундый машинага утырып йөрү генә җитми сиңа. — Минем күңелне күрәсең килсә, беркая да китмә. Әллә ничек, синнән аерыласым килми... Кал, бульдог! Күңелдәге тойгылар тышка бәреп чыктылар. Юмор җуела төште. Ямансылата, күңел йомшара башлады. Егет кешегә дулкынлануын күрсәтү килешми иде. Шушы минутта дусларымнан аерылмас өчен ниятемнән баш тартырга әзер идем. Бәхетебезгә каршы, бүлмәгә Өметгали белән Маштаков кайтып керделәр. — Габдрахман, кая җыенасың, әллә син дә чирәм җиргә китәргә ниятлисеңме? — диде Маштаков, үзенә генә хас беркатлылык белән. — Берләшкән милләтләр ассамблеясына чакыралар. Шимбә көн НьюИоркка очам.— Маштаковны күргәч, шаяру сәләтем яңадан уянды. — Яңалыкны кеше онытып бетергәч кенә ишетәсең. Габдрахман пиратлыкка чыгып китмәкче. Ул синең музееңа әллә нинди кыйммәтле экспонатлар табачак,— диде Баграт, җиңелчә генә шелтәләп. — Пиратлык хәзер тыела түгелме соң? — диде Маштаков чын күңелдән. — Тыела иде дә, менә хәзер яңадан рөхсәт иткәннәр,— дидем мин. — Алай булгач, син берәр атаклы пиратның әйберен кулыңа төшерергә тырыш әле. Минем коллекциямдә бер пиратның да экспонаты юк.— Үзенең коллекциясеннән башка темага күчсә, Маштаков, сабый балалар шикелле, нәрсә әйтсәләр шуңа ышана башлый иде. — Габдрахман, синең Бохара белән Сәмәрканд шәһәрләрен күргәнең бармы? — диде Өметгали. — Юк шул. — Алай булгач, әйдә Урта Азиягә китәбез. Андагы һәйкәлләрне күргәч, кыбырсып йөрүең басылыр. — Урта Азиягә Европа тормышы белән танышканнан соң барам. Шәрык культурасын үзләштерергә җитәрлек хәзерлегем юк әле. Башта Европа цивилизациясе белән якыннан танышасым килә, Көнчыгыш Көнбатыштан катлаулырак. Көнбатышның серенә төшенүе җиңелрәк булыр. — Әллә син дә берәр төрле коллекция җыя башладыңмы? — диде Маштаков кызыксынып. — Мин күптән коллекционер инде. Минем коллекциямдә җәяүле кеше йөргән озын-озын сукмаклар, тимер юл километрлары, һава юлы чакрымнары бар,— диңгез мильләре генә җитми иде. Хәзер шуны җыеп кайтмакчы булам. — Исеңдәме, Габдрахман, мине шәрык гореф-гадәтләрен саклаучы суфи дип үртәвең? Син үзең бабаларыңның күчмәлек гадәтеннән арынып җитмәгәнсең әле,— диде Өметгали. — Минем бабаларым атларына тапталмаган яшел болыннар эзләп күчеп йөргәннәр. Мин саф һава, иркен сулыш эзлим. — «Пепель Клааса стучит в моем сердце»,— диде Баграт, Тиль «. Уленшпигель сүзләрен кабатлап.— Бүген бөек сәяхәтчеләр, тынгысыз 4 йөрәкле сукбайлар хөрмәтенә бокал күтәрергә тиешбез. «Надоело = ссориться и спорить, и любить усталые глаза...» — дип, Баграт өстәлгә * шәраб шешәсе китереп утыртты. — Тукта, Баграт, Маштаков белән Өметгалинең сынауга хәзерләнә- о селәре бар бит,— дидем мин. — Сынау качмас. Тагын кайчан шушылай дүртәү утырырбыз. Өч ел ♦ бер ана балалары кебек тату яшәдек.— Өметгали тумбочкасын ачып, о бераз актарынды да өстәлгә каклаган ит китереп куйды. Маштаков бүлмәдән чыгып китте. Берничә минуттан ул бер банка а балык консервысы алып керде. Мин дә урам аша чыгып бер шешә _ алдым, өстәлгә газета җәеп, калган ипиемне турап куйдым. Әкренләп күрше бүлмәләрдә яшәүче студентлар да җыела башлады. = Студентлар шикелле күңелле итеп утыра белүче бу дөньяда бармы < икән? Бераздан күңелдә дуслык тойгылары гына калды. Дөнья тигез- £ ләнде. Тормыш ал да гөлгә әйләнде. s Без таралганда көн тәмам яктырып беткән иде инде. Мин, дусларым s белән саубуллашып, вокзалга юнәлдем. 23 Вокзал эчен җентекләп тикшергәч, перронга чыктым Мәскәү — Одесса поезды белән китәсе кешеләрнең күбесе вагоннарына кереп урнашканнар инде. Проводниклар кара дермантин сумкаларын култык асларына кыстырып, соңга калган пассажирларны көтел торалар. Җилкәсенә берничә капчык салган бер кеше абына-сөртенә перронга чыкты. Капчыклар өстенә ул ике бәйләм вак крендель аскан. Крендель бавына балаларны тәпи тоттыра торган тоткалы чүлмәк бәйләп куйган. Йөгергәндә «төнге чүлмәкжнең капкачы савытына бәрелеп чылтыр-чылтыр килә. Перрондагы кешеләр бу бәндәне елмаеп каршы алдылар: — Вот дает! Валлаһи, бу бәндә «төнге савыт»ны май салып тотарга алгандыр! — дип, чиертсәң каны чыгарга торган таза, матур проводница яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде. Чүлмәк аскан кеше артыннан перронга Феликс күтәрелде. Поезд кузгалырга җиде минут чамасы вакыт бар иде әле. — Син Элеонораны күрмәдеңме? — дип сорады ул, мине күрүгә. — Юк, күрмәдем. — Урнаша тор. Мин хәзер киләм. Юлдашым чемоданын җиргә куйды да, борылып, вокзалга таба йөгерде. Чемоданнарны вагонга алып кереп өске киштәгә урнаштырдым. Тамбурга чыгып Феликсның әйләнеп кайтканын көтә башладым Озатучыларга вагоннан чыгарга куштылар. Вагон тартылып куйды. Поезд урыныннан кузгала башлады. Нәкъ шушы мизгелдә вагон эченә Феликс очып килеп керде — Габдрахман, минем чемоданнар кайда? — Өске киштәдә. — Табып бир. Мин ашыгам... — Кая ашыгасың? Поезд кузгалды бит. Барыбер өлгерә алмыйсың. Коридордагы кешеләр як-якка атылып калдылар. Феликс вагон ишеген тотып торган проводникны этеп җибәрде дә чемоданын кочаклап перронга сикерде. Саргылт чәчле теге кыз перронда Феликсны көтеп тора иде. Егетенең сикереп төшкәнен күргәч, ул каршы килеп, Феликсны кочаклап алды. Алар үзара дулкынланып сөйләшергә тотындылар. — Гаҗәп хәл— диде минем янымда басып торган хатын,— гадәттә, көткән кешене килгән поезддан каршы алалар. Бу нәрсә егетен китәсе поезддан каршылады. Аларның һәр эше шулай кире якка эшләнә. Киенүен карагыз әле. күлмәк итәге, ташка үлчим, оят җирен дә капламаган... Феликс бергә китәргә вәгъдә бирде. Баргач, эшкә урнаштырам дип ышандырды. Үзе тотты да соңгы минутта планын үзгәртте. Аның бу кыланышы мине бик уңайсыз хәлдә калдырды. Башта перрондагы озатучылар күздән югалдылар. Аннан соң әрҗә өемнәре, юл буена бушатылган яңа тракторлар әкрен генә тәрәзә каргысыннан уздылар. Ташландык вагоннар, запас юлда торган тепловозлар күренеп китте. Ниһаять, салынып бетмәгән йортлар, төзү материаллары өелгән складлар артка таба йөгерергә тотынды. Нарат агачлары астында посып утырган калай түбәле дачалар үренә башлаганда поезд, башкала чорналышыннан чыгып, зур тизлек б-елән көньяк-көнбатышка таба чаба иде. Мәскәү йортлары күздән югалгач та, батып килгән кояш нурларына манчылган университет бинасы ераклаша барган поездга бик озак карап торды. Менә университет манарасында кызыл утлар кабынып китте. Поезд куе урманлык эченә кереп, юнәлешен үзгәрткәч кенә үзәгемне өзеп торган силуэт күздән югалды. Башкала һаман ерагая. Ерагайган саен миндә аерылу хисе үсә. көчәя бара. Бервакыт минем поезддан сикереп төшеп каласым килә башлады. Их, нигә дусларыңны, күнегелгән җирне, зур, матур шәһәрне ташлап китәргә инде! 24 Елга үзәнлекләренә, урман ышыгына утырган йортларның утлары караңгыда җемелдәп кабынып китәләр дә. тәрәзә турысыннан узгач, капыл гына сүнәләр. Минем туган авылым да хәзер йокларга хәзерләнә торгандыр. Инеш буе талларына оялаган каргалар даулашудан туктап, башларын канат астына яшергәннәрдер. Этләр ояларына кереп посканнардыр. Әтәч- '^выклар лапастагы кунакчаларында оеп утыралардыр. Буа камышлыгындагы бакалар гына, көмеш кыңгырау тавышы чыгарып, ара-тирә тынлыкны бозып алалардыр. Авыл башындагы зиратта әтиемнең кабере өстендәге сәрби куаклары чәчәк ата башлагандыр инде. Мин мәктәпкә йөри башлаган елларда кызу темп белән илне индустрияләштерү бара иде. Урал, Себер, Донбасс ягындагы төзелешләр авылның яшьрәк ирләрен берәм-берәм суырып алып китә торды. Бер- ичә ел читтә яшәгәннән соң, өсләренә шәһәрдә теккән кара костюм иеп, сагынуга чыдый алмыйча, алар авылга әйләнеп кайталар иде. Коймаларын яңартып, түбәләрен яңа салам белән ябып җибәргәч. _әһәр гадәтләрен онытып, алар яңадан авылча яши башлыйлар. Безнең күрше Зәкиулла абый да берничә мәртәбә читтә йөреп .айтты. Барган саен озак кына торса да, йорт яңартырлык акча, авылдашларын сокландырырлык кием киеп кайта алмады, һәр баруында ул гаҗәп матур җирләр, ул җирләрдә яшәүче халыклармын кызыклы горефгадәтләрен күзәтеп кайта иде. Баеп кайткан кеше безнең иш. бала-чагага кырын гына карап уза. Алар читтә йөреп чабатадан арын;. • лары белән масаялар. Зәкиулла абый гына, өлкәннәр алдында мактанырлык акча әмәлләп кайта алмавыннан кыенсыныптырмы, күбрәк бала-чага белән аралаша. Ул безгә чит халыкларның гореф-гадәтләрен ф сөйли. Аның сөйләгәнен без тын да алмыйча тыңлыйбыз. Өлкәннәр _ генә аның бер файдасыз нужа күреп йөрүеннән көләләр: «Чит җирдә 5 инде әллә нинди мәзәклекләр бардыр. Аларны гомер буе йөрсәң дә £ карап бетерә алмассың. Шулай да, Зәкиулла энем, бераз акча әмәлләп, з өстеңне бөтәйтеп кайту бер дә зыян итмәс иде»,— диләр. Өлкән агайларга Зәкиулла абыйның мавыгуы «пүчтәк» эш. өлкәнлекнең абруен төшерерлек ахмаклык кына булып күренә иде. * Бер кичне ул безнең койма янындагы бүрәнәләр өстендә гәпләшеп утыручы ирләр янына килеп аларның сөйләшкәннәрен тыңлап торды з да урынсыз гына итеп хыялын ачып салды — Юлга акча таба алсам, җир читенә кадәр барам да шунда 2 аягымны асылындырып утырып карыйм. Бу минем соңгы китүем була- = чак. Шуннан кайткач, менә ипекәй, ындыр артына да чыкмыйча, авылда * түшәмгә төкереп ятачакмын Юраганга юш килә диләрме әле? Шушы сөйләшүдән соң берничә * көн үткәч, юлга җитәрлек акчасы булмаса да, Зәкиулла абыйны поезд- - га утыртып, көнбатышка таба алып киттеләр Мәрхүм анда кемнәр = белән очрашуы турында кайтып сөйли генә алмады. Караяр авылының тынгысыз сәяхәтчесен Украина җиренең бер калкулыгында фашист снаряды куып җиткән. Ул мәңгегә шунда ятып калды.. Бәлки мин дә Зәкиулла абый кебек «пүчтәк» артыннан гына йөри торганмындыр? Мин үзем күрмәгән җирләрдә әллә нинди матурлыклар әллә нинди шатлык-сөенечләр күрермен кебек тоела. Үзем күрмәгән җирләрдәге тормышны күз алдыма китерү белән түземлегем югала Бәлки анда да әллә ни юктыр? Тормышның асылы бар җирдә дә бер бит ул. Тормышның яме, матурлыгы безнең үзебезгә бәйләнгән. «Кая барсаң да, кара сакалың артыңнан калмас», дигәннәр борынгылар Узган гомернең хатирәләре һаман, һаман мине тынгысызлыйлар ...Менә акбур исе килгән класста дәрес тыңлап утырам. Укытучы Африка саванналарында яшәүче җәнлекләр турында сөйли... Менә мин йомшак буразнага басып, сабан артыннан атлыйм. Баш очымда әсәрләнеп тургай сайрый Кар астыннан чыккан кыр балчыгының исе шундый тәмле! ...Тышта буран. Өй эчендә тыныч, рәхәт. Стена бүрәнәләрендәге һәр ярык, һәр тап әле һаман минем күз алдымда. Түшәм такталарында бала чактан таныш ботак эзләре. Мин аларны һаман оныта алмыйм Кайвакыт бала чактагы тылсымлы хатирәләр кино кадрлары шикелле күңел тирәнлегеннән калкып чыгалар да атналар буе күз алдымда торалар... 25 Тәгәрмәчләр туктаусыз такылдыйлар: «Ял-гы-ша-сың. ял-гы-ша-сың, ялгыша-сың...» Каршымда утырган хатын берничә минутка чыгып, югалып торды Купега кергәндә аның өстендә кызыл чәчәк төшкән зәңгәр ефәк халат иде. Минем янымда яшь. чибәр сержант түшендәге значокларын җиңе белән ышкып чистартып утыра Таушалган ситсы сарафан кигән апа каршымдагы утыргычтан сержант янына күчеп утырды — Әниең янына кайтасыңмыни, акыллым? — Әйе, ялга кайтам. Учениедә отделением беренче урынны алды. Миңа унбиш көнлек ял бирделәр. Солдатларны Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Сержантның погонындагы ука тасмаларның икесе иске, берсе яңа. Өйрәнүдән соң егетнең дәрәҗәсе дә үскән, күрәсең. Хәзер ул бәхетле кеше. Түше тулы ялтыравыклы значок. Тәненә сыланып торган яшел габардин форма. Күңелендә сөйгән кызы, туганнары белән очрашу бәхете. Мин дә хезмәтемнең беренче елында түш тутырып значок тагып, өр-яңа мундир киеп авылга кайтуны морадыма ирешүгә саный идем. Ефәк халат кигән хатын битенә пудра сөртте, чәчен тарап кабартты: — Мәскәү халкын әйтәм, итәкләренә ут капкан кебек кыланалар. Ошамый миңа башкала тормышы. Кырмыска оясындагы тынгысызлык анда. Безнең Одессада яшәүгә ни җиткән. — Сезнең Одессагызда да шундый кайналудыр инде. Шәһәр тормышы шулай мәшәкатьле инде ул. Калада йөргәндә арыйм мин, эштән чыгам,— диде ситсы сарафан кигән апа.— Авылда рәхәт. Авылда үз көеңә яшәп була. — Безнең Одессада да яши алмас идегезме? Безнең Одесса андый түгел. Ул шундый матур, ямьле шәһәр. Халкы әдәпле, культуралы. Одессамны мин дөньядагы бер шәһәргә дә алыштырмас идем. Туган җир турында бәхәсләшүнең нәтнҗәсезлеген мин белә идем, һәркемгә үз әнисе газиз булган кебек, һәр кешегә үзе яшәгән урын якын. Бу бәхәсләшә торган тема түгел. Мин бу сүзгә кушылмадым. Мондый сүз көрәше бернинди юл белән дә чишелми. Дөньяда начар әниләр булмый. Бу бәхәснең асылы менә шунда. Ситсы сарафан кигән хатын сөйләп китте: — Мин Мәскәүдә кап-кара бер кеше күрдем. Учлары ак—әкәмәт инде. Тәне кара кешенең нишләп учы ак була икән? — Бер лампаслы чалбар кигән кешегә честь биргән идем, карасам — Суворов мәктәбендә укучы селәгәй малай. Лампаслы булгач, мин аны генералдыр дип уйлаган идем. Мәскәүдә, малакаем, бик уяу булырга кирәк,— дип, сержант фикерен кызык кына итеп йомгаклап куйды. — Минем әниемнең энесе Суворов мәктәбендә атолковник булып эшли,— диде ефәк халат кигән хатын. Сержант егет аны төзәтергә кирәк тапты: — Полковник — хәрби дәрәҗә. Полковник булып эшләү мөмкин түгел. Дәрәҗәсенә күрә аның должносте да бардыр инде. — Юк, ул полковник булып эшли,— диде ефәк халат, кабатлап.— Кемнең кем булып эшләгәнен генә белерлек. Минем әтием дә офицер, өч энемнең өчесе дә лейтенантлыкта. Ирем дә офицер булып эшли иде. Так что хәрби хезмәт турында мин бар нәрсәне беләм... Әкренләп әңгәмә безнең үз хәлләребезгә күчте. Ни турында сөйләшсәләр дә, юл кешеләре бервакыт үз хәлләренә кагылмый калмыйлар. Йөрәк сереңне таныш кешегә сөйләве кыен. Андый серне туганыңа да сөйләмисең. Сөйләп зарлансаң, туганыңның бу миннән ярдәм көтә икән дип хафалануы бар. Серең гайбәткә әйләнүдән куркып, аны үзең белән бергә эшләүче дустыңа да сөйли алмыйсың. Әллә шуңа күрә, бүген очрап, иртәгә аерыласы кешегә тотасың да эчеңә җыелган зарларны рәхәтләнеп бушатып ташлыйсың. Сержант полкташын эзләп, икенче вагонга киткәч, хатыннар икәүләп миңа серләрен сөйләргә керештеләр. — Картым сугыштан кулсыз кайтты,— диде сарафанлы хатын.— Бар эш үз өстемдә. Авыл кешесенең мәшәкатен беләсез инде. Ихатала рына кадәр үзем ныгытам Биш бала үстердем. Ирем дә үзе балалар чутында бит әле. Олы малаем Мәскәүдә институтта укый. Институт бетергәч, өйгә кайтып ярдәм итәр дип өметләнә идек. Узган атнаны мәскәвичкәгә өйләнде. Хәзер инде ул Мәскәүдә калачак. Шәһәрдән төшкән килен ирен авылга җибәрми ул. Шәһәрдә үскән кешенең шәһәрдә яшисе килә. Үзләренең фатирлары юк. Өйләнгәч, бәбәйләре булачак ♦ бит әле, уйлап карагыз. Кая инде алардан ярдәм көтү! Хәзер үзләренә ч ярдәм итәргә кирәк.— дигәч, авыл хатыны миңа карады.— Сине дә әниең төн йокысын йокламыйча карап үстергәндер инде. Анаңа ярдәм z итәсеңме соң? — Булмады шул,— дидем мин, гөнаһымны яшермичә.— Стипендия £ үземә дә тартып-йолкып кына җитте. Инде читтән торып укуга күчтем, ф Эшкә урнашырга барам. Эшли башлагач, ярдәм итеп булыр дип уйлыйм. 4 Авыл хатыны бу эшне хупламады: — Ярдәм итү өчен генә булса, укуыңны ташламаска кирәк иде. 2 Балаңның укып чыгып кеше булганын күрү үзе зур куаныч. Ул куаныч = ярдәмнән дә артык. Хәзер инде баладай ярдәм көтеп булмый. Сине “ онытмыйча хат язып торса, шул җиткән. Улым хәзер хат язармы икән. £ белмим. Яшь һәм өлкән буыннар арасындагы мөнәсәбәт катлаулылыгын мин ь бераз аңлый идем. Ата-ана баланы картлык көнендә таянычым булыр “ дип үстерә. Элекке заманда, бүленмичә, зур патриархаль семья белән * яшәгәндә, бәлки ул шулай булгандыр да. Хәзер инде бала аякка басу белән үзе семья корып җибәрә. Семьялы кеше бар көчен, бар тапканын үз гаиләсенә бирергә тырыша. Бу хәлгә кайбер аналарның хәтере кала. «Үзебез шәрә йөреп, балаларыбызны киендердек, үзебез ач йөрсәк тә, аларга соңгы сыныгыбызны ашаттык. Канат астыннан чыгып, ярдәм итәрлек хәлгә җитү белән безне оныттылар»,— дип рәнҗиләр алар. Яшәү законы ата-анадан алган тәрбияне балаңа кайтарып бирергә куша. Әгәр яшь әтиләр үз балаларын онытып, ата-аналары турында гына кайгырта башласалар, прогресс тукталыр иде. — Хәзерге заман баласыннан ярдәм көтәргә минем башыма тай типмәгән,— диде ефәк халат кигән хатын.— Мин үземә ышанам Үзем сәламәт булсам, шул җиткән. Аллага шөкер, балаларым юк. Минем күршемнең малае эчеп килә дә әнисеннән акча даулый. Беркөнне әнисен тукмап киткән. Аллага шөкер, минем тукмар кешем юк — Юк инде, дөньяның бар куанычы шул балалар белән мәшәкатьләнүдә. Үзең зарланасың, үзең шул шайтан токымнарының күңелен күреп интегүдән ләззәт табып яшисең. Шул арны кызганып йөрәгем ачытмаса, яшәүнең бер кызыгы да калмас иде. Авыл хатыны сәндерәсенә үрмәләп менде, баш астына капчыгын салып, бөгәрләнеп ятты да тирән итеп сулап куйды. Ефәк халат миңа табарак шуышып утырды — Шуның сүзенә ышанасызмы? Авыл хатыннары алар шулай мес кен булып күренергә яраталар. Мәскәүгә җиләк җимеш алып килеп саткандыр әле. Билләһи, җиргә күмгән бер чүлмәк акчасы бар аның. Минем үз серләремне сөйләп, эчемне бушатасым килә иде Авыл хатыны йокларга ятмаган булса, бәлки бераз зарланып та алган булыр идем. Ләкин, ни өчендер, ефәк халат белән сер уртаклашасым килмәде Мин аңа тыныч йокы теләп, урыныма менеп яттым «Ял-гыш-тың, ял-гыш-тың. ял-гыш-тың», дип үрти мине вагон тәгәр мәчләре. «Сер бир-мә. сер бир мә, сер бир-мә», дип рухландыра вагон түбәсеннән ишетелгән шакылдау тавышы Түбә калаеның тәгәрмәчләр белән бәхәсләшеп барганын тыңлап ята торгач, йокыга талганмын. 26 Уянып, тәгәрмәчләрнең рельслар арасындагы җөйне санап баруларын ишеткәч кенә кайда икәнлегемне аңлап алдым. Вагон эченә төнге тынычлыкны бозмыйча гына җыр тавышы саркып керә иде. Басынкы контральто белән хискә сугарылган ягымлы тенор чыгарган моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп әрнетә. Сулкылдап торган кайнар тойгыларны күңел генә түгел, тән дә сизеп тора. Җыр сугыш кырында ятып калган егетен сагынучы бер кыз турында иде. Көй дулкыны җырның сүзләрен көчәйтеп, кыз кичергән сагыну газапларын тыңлаучыга җиткерә. Кызны ялгызлыкка дучар иткән зур, тетрәткеч бәхетсезлек сиңа да тия, синең йөрәгеңне дә әрнетә. Син дә сугыш кырында үлеп калган егетне кызганып, офтана башлыйсың. Син дә сөйгәненнән мәхрүм калган ялгыз кызга кушылып сугышны ләгънәтләргә тотынасың. Җыр шушы тойгыларның сүзгә сыймый торган өлешен турыдан-туры синең йөрәгеңә җиткерә. Тукта әле, мин исән бит. Сугыш миңа тимичә үтте. Ни өчен мин сугышта үлгән ят егет өчен хафаланам, кызның язмышы турында кайгыртам? Минем үз кайгыларым әзмени? Кайгыларым җитәрлек минем. Ләкин чит кеше михнәт күргәндә мин тыныч кына яши алмыйм. Аның кайгысы—минем кайгым, аның хәсрәте — минем хәсрәт. Үзем белән бер планетада яшәгән адәм баласының тойгыларын аңлау, аны кызгану үз кайгыларымнан арынырга ярдәм итә. Кызның кайгыларын уртаклашканда, мин дошман пулясы юк иткән нәселдән нинди даһи кешеләр чыккан булачагы турында уйлыйм. Сугыш егетнең үзен генә үтермәде. Фашист пулясы егеттән туасы балаларны да, алар эшлисе эшләрне, аларның теләкләрен, бәхетләрен дә юк итте... Кеше зарын уртаклашу, аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне үстерә, күңелеңне пакьландырып җибәрә. Җыр тавышы һаман һавада тирбәнә. Мин урынымнан төшеп, тамбурга чыктым. Тамбурдагы тонык яктылыкка беркадәр күнеккәч, капчык өстендә утырган озынча йөзле, уйчан коңгырт күзле бер хатынны күрдем. Аның бер күлмәк җиңе буш иде. Хатынына сырышып утырган ирнең күз алмаларын аксыл пәрдә каплаган иде. Җырчыларның үзләрен күргәч, тагын да моңсурак булып китте. Мин кире вагонга кереп, урыныма менеп яттым да вагон сәндерәсенә җәйгән пиджагыма капланып, эчемне бушаттым. Җыр тавышы тынды. Вагон көпчәкләренең рельс җөен санавы тоныграк ишетелә башлады. Икенче уянуымда Украинаның иркен бодай басулары, чия агачлары астында утырган пөхтә ак йортлар, чәчәкләре коела башлаган сары көнбагышлар йөгерәләр иде. Озын яллы сылу тулпарга атланып кайчандыр шушы кин далалар аша үткәнем бар иде шикелле тоелып китте... 27 Төнлә авыл хатыны вагоннан төшеп калган. Сержант кичә кич полкташы янына киткән җиреннән кире кайтмады. Купеда без тәти халатлы хатын белән икәү генә калганбыз. — Одесса шушымыни инде? — дидем мин, поезд яныннан шәһәр корылмалары уза башлагач. — Шушы. Хәзер без Пересыпь белән Молдаванка аша узабыз.— Купедаш хатын парчалы халатын үтә күренеп торган нейлон блузкага алыштырып өлгергән иде. — Одессаны башкача күз алдына китерә идем,— дидем мин. — Одессаны башкача? Одессаның башкача булуы? Көләсемне китердегез. «Мәскәү беренче шәһәр, но Одесса да икенче түгел бит», диләр бездә.— Юлдашымның минем сүзләргә хәтере калган иде. Поезд туктады. Каршы алырга килгән ир купедашымның чемоданнарын күтәреп алып чыгып китте. Вагон эче бушап калды Ф Мин Одессаның кояшка кызган перронына чыктым. =: Ак акацияләр инде чәчәкләрен койганнар. Каштан агачларының чикләвекләре өлгереп килә. 3 Вокзал каршындагы мәйданда бер көтү күгәрчен жим чүпләп йөри, д Трамвай юлы буенда аяксыз бер ир үтеп баручыларны сыбызгы сатып £ алырга кыстый. Каршыга эт җитәкләгән бер хатын килә иде Этнең * танавы йодрык белән дөмбәсләп җәлпәйткән шикелле шөкәтсез, ямьсез. Эт хуҗасының күлмәгенә янар тау рәсеме төшкән. Кара ефәккә ясалган “ зәңгәр янар тауның кратерыннан кызыл ут көлтәсе күтәрелә. Кратер - хатынның нәкъ хисләр кайный торган җиренә— йөрәк турысына туры 2 килгән иде. Бу хәл минем күңелемне күтәреп җибәрде. Чемоданымны = җиргә куеп, рәхәтләнеп бер көлдем. Күптән болай көлгәнем юк иде — = бик әйбәт булды. Мондагы хатыннарның барысы да шушындый күлмәк киеп йөрсәләр, * мондый күлмәк киюнең үзенә күрә берәр сере дә булса — бик кызыклы о. шәһәр бу! «Монда әллә нинди серле, гаҗәп нәрсәләр бардыр әле»,— * дип уйлап куйдым мин. Вокзалдан чыккач, уң якта, мәйдан кырыена троллейбус көтүчеләр чиратка тезелгәннәр. Шулар янына барып баскач, хуҗалык сумкасы күтәргән бер агайдан пароходчылыкка бару юлын сорадым. — Беренче троллейбусның кая барганлыгын беләсезме? — Юк, белмим. — Менә белегез инде. Шул троллейбуска утырыгыз да Дерибас урамына җиткәнче барыгыз. Уң якта зур сарай күрерсез. Сул якта Дерибас урамы булыр. Шул сарай нәкъ пароходчылык бинасы булыр. — «Дерибас урамы» дигән сарайдамыни? — Минем сораудан троллейбус көтүчеләр кычкырып көлделәр. Анда ничек барырга кирәклекне бер хатын аңлатырга кереште — Сезгә пароходчылыкка барырга кирәкме? Пароходчылыкка барасыгыз килсә, беренче троллейбуска утырмагыз. Дүртенче троллейбус белән Таможня мәйданына кадәр барып, бер бик биек баскычтан өскә күтәрелегез дә пароходчылыкның нәкъ...— Хатын сүзен әйтеп бетерә алмый калды. Аның кулындагы тавык очарга теләп талпынырга тотынды. Хатын тавыкның канатларын артка каерып тотты да троллейбус көтүчеләргә базарда шушындый тавыкларның бүген ни хак икәнлеге турында сөйләргә кереште. — Одессаны белмәгән кешегә шундый чытырлы юл өйрәтәләрмени?- Син, егет кеше, беренчегә дә, дуртенчегә дә утырма. Әнә теге эт җитәкләгән хатын басып торган җиргә туктыйсы автобуска утырсаң, ул сине пароходчылыкның капкасы төбенә үк илтеп куячак,—диде яшь кыяфәтле чибәр бер карчык. Мин карчык күрсәткән якка караган идем, теге күлмәгенә янар тау сурәте төшкән хатынны күреп алдым. Тагын ничектер мәзәк булып китте Менә кайда ул экзотика Киңәш бирүчеләрнең берсенең дә хәтерен калдырмас өчен бернинди транспортка утырмыйча, җәяү генә шәһәр үзәгенә таба юл тоттым Тукталыштагы сөйләшүдә пароходчылыкның шәһәрдәге иң атаклы предприятие икәнлеге аңлашылды. Шулай булмаганда аны очраган бер 4, «К У.» J* 7 49' кеше белмәс иде. Өстәвенә, одессалыларның пароходчылык белән кызыксынулары да күренеп тора иде. Димәк, мин әйбәт урынга эшкә керәм. 28 Урамның ике ягына да үскән чинар агачларының ботаклары кара- каршы килеп бергә тоташканнар. Шулай итеп, урам өстендә яшел түбә барлыкка килгән. Яфраклар аша урамга яшькелт яктылык үтеп керә. Монда Мәскәүдәге шикелле ашыгу юк икән. Одессалылар бара торган җирләреннән туктап, витриналарга озаклап карап торалар. Танышларын очратсалар, бер-берсенең төймәләренә ябышып, туйганчы сөйләшәләр. Әңгәмәләрен тәмамлап, урыннарыннан кузгалгач та, әйләнеп килеп, тагын гәпләшәләр. Алар ни өчендер әйтәсе килгән сүзләрен әйтеп бетерә алмыйлар иде. Пушкин урамындагы йортлар гаҗәп матур икән, Венеция готикасы ысулында салынган бер сарай янына җиткәч, чемоданымны тротуарга утыртып, сокланып карап тора башладым. Йортның фасадындагы бизәкләр гарәп орнаментлары белән ярышырлык иде. Соклануымны яшерә алмыйча, хәйран калуымны үземә-үзем сөйләп торганымны күргәч, урамның икенче ягындагы эскәмиядә утырган бер карт урыныннан кузгалып, яныма килде. Одессалы сөйләшергә һәвәс кеше иде: — Атаклы эш биржасы инде бу. Сезнең бу бинаны беренче күрүегезме? — Әйе, беренче күрүем. — Патша заманында кешеләрне шушы йортта эшкә яллый торган булганнар. Әлегечә әйткәндә, монда кадрлар бүлеге булган. Бөтен шәһәргә бер отдел кадр.— Карт оста әйтүенә куанып көлеп куйды.— Хәзер монда филармония Филармониясе бар, артистлары бар, концертлары да булып тора, әмма концерт залының акустикасы юк. Чын акустикалы залның нинди булганлыгын беләсегез килсә, безнең опера театрына барыгыз. Опера бинасы моннан да гүзәлрәк. Аның дөнья күләмендә беренче урында торганлыгын белә торгансыздыр инде? Элек Вена шәһәрендә дә шундый театр булган, сугыш вакытында Вена операсы җимерелгәч, безнеке генә калды. — Ишеткәнем бар иде шул,—дидем мин, картның күңелен күрү өчен. — Операның сәхнәсендә пышылдап сөйләшкән тавыш та залның барлык почмакларында ишетелеп тора. — Акустика ягын алай артык кайгырту кирәк булдымы икән соң? — дидем мин.— Одессалылар сәхнәдә дә урамдагы кебек кычкырып сөйләшсәләр, тамашачыларның колаклары нишләр? Карт минем шаяртып әйтүемне аңлап җиткермәде булса кирәк. Ул шәһәрнең башка мәшһүр биналары турында сөйләргә кереште. Бу кешенең тиз туктарга исәбе юклыгын сизгәч, мин кузгалып киттем. Миңа тагын сокланырлык берничә йорт очрады. Ләкин алар янына туктап тормадым. Бары тик «Бу йортта 1821—1823 елларда бөек рус шагыйре А. С. Пушкин яшәгән» дип язылган фасадка гына бераз карап алдым да юлымны дәвам иттем. Белмим, нилектәндер, минем яраткан язучыларымның күбесе азмы- күпме шушы шәһәрдә яшәп киткәннәр. Максим Горький монда үзенең «Челкаш»ын тапкан, Бунин, Куприн, Паустовский әле мин барган урамның ташларына басып йөргәннәр, Бабель, Юрий Олеша, Илья Ильф, Евгений Петров, Эдуард Багрицкий, Валентин Катае® шушы чинар агачларына сокланып карап йөргәннәр. Одесса — бәхетле шәһәр. Илнең кайсы шәһәре әле шундый атаклы язучылар иҗатына кергән? Мәшһүр шәһәр турында язу үзенә күрә бер әдәби жанр бит ул. Күп язучылар менә шундый калалар турында яңа фикер табып, яңа тасвирлаулар калдырырга тырышканнар. Дерибас урамына житеп, уңга таба борылган идем, каршыма кыңгырау шалтыратучы бер кеше килеп чыкты. Урам уртасына туктаган цистерна янында икенче берәү кыңгырау тавышына чыккан кешеләрнең 5 бидоннарына күбекләндереп керосин агыза иде. «Монда керосинны да музыка белән саталар икән»,— дип уйла- F дым мин. 8 Дерибас урамыннан караганда ныгытмалы кирмәнгә охшашлы пароходчылык бинасы башка йортлардан аерылып тора иде. Бер квартал ♦ чамасы аска төшкәч, шул йортка таба борылдым да капкадан чыгып килүче бер диңгезчедән кадрлар бүлегенең кайда икәнлеген сорадым. — Ул монда түгел, Диңгез буе бульварында.— Моряк минем белән Пушкин урамына кадәр күтәрелеп, кадрлар бүлеге урнашкан йортны күрсәтте. Атаклы опера театры бинасы яныннан узып, Пушкин һәйкәле куелган мәйданга килеп чыктым. Шушы мәйданнан башланып киткән аллея биек ак сарай янына житеп тукталган. Сулда классик ысулда салынган биек йортлар, уңда, агачлык каплаган текә яр астында, зур диңгез порты яр буйлап сузылып киткән иде. Причалга береккән мәһабәт тимер корабның трюмыннан порт краннары тәлгәш-тәлгәш итеп тагылган мичкәләр күтәрәләр. Кораб белән склад арасында йөк ташучы автокаралар чуалышып йөри. Порт әйләнәсендәге биек таш койма эчендә, тау-тау өелгән товарлар арасында маневр ясаучы паровозлар чабыша. Монда чит кешегә аңлашылмый торган зур мөһим эш бара. Кояшта кызынып яткан кит балыкларына охшашлы океан пароходлары тышкы рейдта портка керергә чират көтеп торалар. Кырмыска шикелле тырыш, көчле бер буксир зур корабны пирслар арасыннан порт уртасына сөйрәп чыгарды да борынын ак маяк ягына каратып, борып куйды. Пароходның артында су кайнарга кереште. Дөбер-шатыр килеп якорь чылбыры шуыша. Пароход теләр-теләмәс кенә урыныңнан кузгалды да әкрен генә тышкы рейдка чыга башлады. Ачык диңгезгә чыккач, кораб җитезләнеп китте, дулкын кузгатып алга омтылды. . Кайсы океан аша нинди илләргә юл тота икән бу кораб? Бәлки ул Атлантиканы кичеп, көнбатыш ярымшарга юнәләдер. Я булмаса, Сүәеш каналы аша, җылы жилләр белән сугарылган көньяк диңгезләренең яшел атауларына таба юл тотадыр?.. һаман кечерәя барган корабтан күземне ала алмыйча, аның офыкка кереп югалганын карап тордым. Бәлки мин утырып китәсе пароход та кузгалырга әзерләнә башлагандыр? Тизрәк барып эшкә урнашырга кирәк. Ашыгыйм, соңга калырга ярамый. Мин, тиз-тиз атлап, кадрлар бүлегенә юнәлдем. 29 Кадрлар бүлеге начальнигының кабинетына кергәндә эш вакыты тәмамланып килә иде инде. Кабинетка керү белән, начальник секретарь кызны чакырып, кабул итүне туктатырга кушты — Люба, шушы иптәштән соң беркемне дә кертмә Иртәгә прием юк. Мин башкарма комитет утырышына кнтәм — Шулай дигәч, начальник минем кәгазьләремне күз йөртеп кенә укып чыкты. — Сезне монда кем чакырды? МИРГАЗИЯН ЮНЫС — Беркем дә чакырмады, үзем килдем. — Киңәшем шул — акчаң бар чакта тизрәк билет ал. Безгә матрослар кирәкми. Безгә беркем дә кирәкми! — Начальник ялтырап торган пеләш башын учы белән сыпырып алды да кәгазьләремне кире мина сузды.— Үз кешеләребезне кая куярга белгән юк. Шәһәрнең күркәмлеге, моңа кадәр очраган кешеләрнең нәзакәтлелек күрсәтүләре, килгән көнне үк начальникның туры үзенә эләгә алуым минем күңелне канатландырып җибәргән иде. Башта начальник әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый тордым. — Мина Феликс Каминский сезнең белән сөйләшергә кушкан иде. Сез аны белә торгансыздыр бит? Без Феликс белән бергә укыдык. — Каминский түгел, министр иптәш Бакаев приказ бирсә дә, урнаштыра алмыйм. Урын юк. Аңладыңмы? — Начальник, сөйләшүнең тәмамланганын белгертеп, өстәл читендәге төймәгә басты. Мин мондый финалга әзерләнмәгән идем. Хыяллана торгач, үземнең диңгезче булуыма тәмам күнегеп, ияләшеп киткән идем инде. Гадәттә, хыял белән яшәүчеләр, планнары җимерелсә, ни эшләргә белмичә аптырап калалар. Мин дә таш стенага бәрелеп миңгерәүләнгәндәй булдым. Кинәт таркауланып киттем, әйләнә-тирәне күрмәс, шәйләмәс булдым. Инстинкт белән генә күзаллап, каядыр атлый башладым. Башымны күтәреп карауга, алдымда вокзал бинасы күрдем. Вокзал баскычыннан менгән чакта кадрлар бүлегендә онытылып калган чемоданым искә төште. Тукта әле, мин ничек монда әйләнеп килгәнмен соң? Мәйдан аша чыгып, беренче троллейбуска утырдым да Диңгез буе бульварына кире әйләнеп кайттым. Кадрлар бүлегенә җыелган диңгезчеләр таралып беткәннәр. Бульвар эскәмияләрендә ниндидер бәхетле кешеләр утыралар. Кемнәрдер агач төпләренә төркем-төркем җыелып сөйләшеп торалар. Мин төркем- нәнтөркемгә күчеп, кешеләрнең нәрсә турында сөйләшкәннәрен тыңлый башладым. — Капитан пароходка кире кайтаруларын сорап кадрлар начальнигына радиограмма биргән,—диде күксел куртка кигән бер егет,— инспектор җибәрми, резервта тота. Бүген Курененконың үзенә кергән идем. Ул да инспектор сүзен кабатлый. Карга күзен карга чукымый инде. Алар үз кешеләрен урнаштырырга тырышалар. — Хәзер резерв алты йөздән арткан, диләр. Озакламый шушы санга быел училище бетерүчеләр өстәләчәк.— Диңгезче формасы кигән киң җилкәле, тәбәнәк буйлы бер кеше ачу белән җиргә төкерде. — Урын җитмәслеген белгәч, яңа кадрлар җыймаска иде аны. Әле күптән түгел янгын сүндерергә хәзерләнгәндәй, ашыгып кеше җыйдылар,— диде күксел куртка кигән егет. — Лыгырдыйсыз, акыллы башлар,— диде моңа кадәр сүзгә кушылмыйча тыңлап торган чибәр бер грузин.— Гайбәтче хатыннар шикелле кем нәрсә әйтсә, шуңа ышанып, коткы таратып йөрисез! Бүген генә кадрлар бүлегендә кочегарлар җитми дип кеше эзләп йөргәннәрен күрдем. — Дөрес, аларга һәр вакыт кемдер җитми. Ә сине барган саен урын юк дип борып җибәрәләр. Минем күршем, боцман, отпуокадан соң бер көн резервта утырмыйча диңгезгә чыгып китте. Дөресме соң бу. ә? — дип, карт диңгезче тәмәке кабызды. — Шулай шул Кирәкле кешене кадрлар бүлегендә озак тотмыйлар. Узган елларны җәйге отпускалар башланган вакытта резервта кеше калмый иде. Хәзер айлар буе кадрлар бүлегенең бусагасын таптап та пароходка эләгеп булмый әле —диде диңгезче формасы кигән егет Мин эскәмиядәге буш урынга барып утырдым. Диңгезчеләр әйткән сүзләр дөрес булса, тиз генә эшкә урнашып булмаячак. Бу инде минем планнарымның җимерелүе дигән сүз. Өметгали дәрес кисәтте, һавадагы торнага караганда, кулдагы чыпчык ышанычлырак. Университеттан киткәнче, пароходчылыкта урын барлыгын белешеп карыйсы калган. Хәзер бу шәһәр мина чит, ямьсез булып күренә иде инде. Хәтта кешеләре дә әллә ничек кыланчык, тәкәббер булып тоела башладылар. Монда минем танышларым юк, урнашыр урыным юк. Ни эшләргә? Куерып килгән караңгылык ниндидер шомлы, шәфкатьсез иде. Диңгездәге утлар ярга мәрхәмәтсез салкынлык тараталар. ...Ерак юлдан кайтканда безнең авыл утлары төи караңгысы эченнән җемелдәп сине көтеп торалар иде. Ул утларнын җемелдәвендә авылның зарыгып көтүе, сине үз кешесе итүе сизелә. Юл йөреп арыгансың, яңгыр киемнәреңне чылаткан, синең ашыйсың, ял итәсең килә. Утлар, караңгыда җемелдәп: «Сер бирмә, егет, ерак калмады Сине монда җылы өй, йомшак ястык көтә. Җылы су белән юынып җибәрсәк, арыган аякларыңа көч кереп китәр» дип, сине рухландырып тора иде Диңгездәге утлар, киресенчә, үзара күз кысышып, минем шушы хәлгә калуымнан көләләр шикелле иде. Кадрлар бүлеге урнашка: йортның өске катларында ут ала башладылар. Тәрәзәләрдән урамга саргыл-f якты сирпелде. Тәрәзә каршысыннан ниндидер шәүләләр үткә- ләп тора иде. Бу йортта яшәүчеләр табын янына җыелырга хәзерләнеп йөриләр булса кирәк. Исемә Валерия белән концертка барган кич килеп төште. Консерваториядән кайтканда мин нәкъ шушындый күренешкә очраган идем... Яшәү тәҗрибәсе дә юк түгел инде, һаман акыл керми, һаман үз җаенны карый белмисең, үзеңә нәрсә кирәклеген, яшәү кагыйдәсен аңламыйсың. Шул калай әтәчнең сүзенә ышанып, нигә төпләнеп яшәгәч җиреңнән кузгалып китәргә иде? Караярыңа кайтып киткән булсаң, хәзер койма буендагы бүрәнәләр өстендә балаларның авыл башын? сыер сакларга киткәннәрен карап утырыр идең. Я булмаса, яшьләр н« кичке уенга чакырган гармун тавышына турылап, клуб янындагы бакчага таба юл тотар идең... Йөзү эше турында сөйләшүче кешеләр әкренләп таралып беттеләр Диңгез буе бульвары күңел ачарга чыккан кешеләрне кабул итте. Мин утырган эскәмия каршысыннан яшь кызлар, җиткән егетләр көлешеп уздылар. Ике кыз, җитәкләшеп, сер сөйләшеп баралар иде Бәлки бу кызлар да минем шикелле эшкә ашмаслык хыяллар белә әсәрләнеп йөриләрдер? Монда йөрүчеләрнең көндәлек эшләре эшләнгән, аш ашалган. Алар күңел ачып йөриләр. Өйгә кайтуга аларны җылы урын көтә. Алар гамьсез. шат күңелле, алар аллеяны яңгыратып шатланып көләләр. Бу кеше ләр синең ахмаклыгыңнан көлә торганнардыр инде? Дон-Кихот си: Габдрахман. Картайганчы акыл кермәячәк сиңа Шушы тәнкыйтьтән соң бераз эчем бушагандай булып китте. Мин урынымнан торып, Пушкин урамына чыктым Килгән юлымнан кире вокзалга таба атлый башладым.
Ахыры бар