Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӨЛЕК

Исхак хаҗи ике улы белән киңәшеп утыра. — Менә җәйнең уртасы җитеп килә, оланнар. Явым-төшем һаман юк; язын да су ташымады, ичмасам. Үләннәр бик начар үсәләр. Моннан болай яңгырлар явып, үлән бер кадәре үссә дә, ул барыбер печән чабырлык дәрәҗәдә булмас... Быел кыш би-ик авыр киләчәк!.. — Бездә ни чара бар соң, әти? Ходаның язганын күрербез инде. — Анысы шулай, улым Кадыйр. Ләкин сак лыкта хурлык юк дигәннәр, берәр чарасын күрә башларга вакыт... Мал-туарның санын бераз ишәйтеп, әле генә адәм рәтенә кереп киләбез. Әгәр кышын дүрт-биш йөз баш терлегең кырылып калса, тагы да рәттән чыктың дигән сүз түгелме соң?! — Уеңа ни килде, шуны сөйли бирәсең, бернинди хәвеф-хәтәр күренми әлегә. Көз кайда да, без кайда?.. Аңар хәтле ниләр булып бетәсен кем белгән? Мең ярым елкы, мең ярым куй, йөзләгән сыер, илле-алтмыш дөядән бер өчдүрт йөз баш үлеп калганга гына карап, кешедән ким булмабыз әле! — И-и улым, бетмәде шул тинтәкләрчә кыска уйлап кырт кисүең! Хәзердән үк кайгырта башламасаң, җан кысылган чакта акыл табылмый ул. Уйларга вакытың да булмас. — Әйе, Кәрим, әти дөрес сөйли, уйларга кирәк чыннан да. Тик коры уйлаудан гына ни файда?.. Әйтик, елкыларны — Битпак далага, дөяләрне Чу ягына җибәрербез, ди, ә сыерлар белән куйларны нишләтербез? Менә шуннан башларга кирәк эшне. Минемчә, сыерларның яртысын печәнгә алыштырырга мөмкин. Сөткә туя алмыйча интегеп утыручы ярлы-ябагай әллә ни хәтле, кышның ничек килерен аларның берсе дә уйлап карамый әле. Шуларның һәрберсе, барлы- юклы печәннәрен биреп, берәр сыер алырга тырышачак. — Бәрәкалла! Менә бу чын ата улының сүзе, ичмасам! Өмет бар үзеңнән, өмет бар, улым Кадыйр, бәрәкалла! Шулай да, ы-ым, чак кына җитенкерәмәгән җирләре дә бар әле сүзләреңнең, яшьрәксең шул. Хәер, үсә төшеп, акылың тулган чакта миннән дә уздырып җибәрүең ихтимал. Хәзер дә бит нәкъ өстенә баса яздың... Яле, тагы да бераз уйлап карагызмы! — Әллә печәнгә куйларны алыштырыргамы? — Сатып ук җибәрмик микән барысын да? — Чү, җитәрегез, икәвегез дә туры юлдан яздыгыз. Куйларны алыштырырга дип, син, Кадыйр, туры юлыңнан читкә тайпылдың; ♦ ә син, Кәрим, сатып җибәрергә дип, бөтенләй башка якка киттең, f Ул ни дигән сүз тагы? Әллә ни зур бәла-казалар ишелеп төшмәгән j әле башыбызга... Минем акылны тыңлап карагыз, алайса. Әнә Исел - елгасы буйлап баштан түбәнгә кадәр төшсәгез, һәр ике өйнең берсе ♦ сөт-катыксыз интегеп утырган булуын күрерсез, һәрберсенең диярлек a печән чабыр болынлыгы бар, мәгәр, терлекләре булмагач, рәтләп 2 печән чапмыйлар. Әгәр менә шуларның кулларына савымга бер-ике- 7 дән сыер өләшеп чыксаң, хәер-фатиха яудырудан тыш, сыерларыңны да авыр кыштан чыгарып бирмәсләрме соң? Я, ничек уйлыйсыз? 2 — Менә бу акыл!.. Тик, кызганычка каршы, савып торырга сыер 7 бирсәгезче дип сорап килүче күренми хәзергә. Узган елларда андый- - лар булгалаган иде булуын, мәгәр бирмәгәч, алары да юкка чыкты- и лар... Элгәредәй килгән гадәт булмагач, «мә, моны ал» диюгә генә күнәрләр микән? Шикләнеп калулары да бар тагы... — Аның гына әмәле табылыр, тик минем фикерләремнең дөрес булубулмавын әйтегез. Әгәр дөрес тапсагыз, өләшү хәйләсен дә үзем өйрәтермен. — Дөрес булмый ни! — Бик дөрес! — Алайса, Куандык мулланы чакырыгыз, киңәшербез. Яле. Кәрим, өендә микән ул, барып карачы тиз генә... Ә син, Кадыйр, тыңла: мулла килгәч, мин бер куркыныч хәбәр сөйләрмен, син сүзләремне җөпләп утырырсың. Теге күк кашка атны хәзер үк ишек төбенә бәйләп куй. Минем сүзләрем бетүгә, шуны муллага хәер кылып бирерсең. Куандык мулла тиз килеп җитте. Хаҗи сүзгә башлады: — Мулла, сине бер киңәшкә чакырдым әле... Мал-мөлкәт исән булса да, тәнбәдәнем әллә ничек авыраеп тора; күңел дә урынында түгел. Бик начар төш күрдем... Әллә кайтмас сәфәр, каты хөкем көтә микән мине... Күпме гомерем калгандыр инде... — Куегызчы, алла сакласын, юкны сөйләмәгез! Төшкә ниләр генә керми соң? Яткан җирегез җайсыз булгандыр. Нәзер әйтеп сәдака бирсәгез, аллаһы боерса, берни дә булмас әле! — Муллакә, әтинең төшеннән мин дә бик шүрләп утырам. Аның болай каты куркынуын бер дә күрмәгән идем әле. Чырае да әллә ничек үзгәреп уянды... Ярдәмеңнән, хәер-фатихаңнан ташлама инде безне! Теге ишек төбендә торган күк кашка атны сезгә нәзер кылдык. Әтиемнең бик яратып менгән аты иде, хәзер сез менегез,— дип, Кадыйр ишек төбендә торган атка ишарәләп күрсәтте. Мулла эчтән генә бер-ике кәлимә дога укыды да: «Ходай, Исхак хаҗины бәлаказадан аулак ит, аның гомерен озын кыл, бала- чагасының игелеген күрсәт!» — дип, кычкырып теләк теләп, фатиха кылды. — Мулла, син атка атлан, илне гиз, ачыккан-ябыккан ярлы ябагайлар, гидайлар бар микән, шуларны белеш. Исел суын югары дан түбәнгә кадәре буйла, кем ач, кем ялангач, шуларның һәммәсен белешеп, кәгазьгә язып кайт. Узган елны, бер кавем ярлы-мескен файдаланып торырга савым сыер сораган чакта, бирмәгән идем, шуларны да төшемдә күрдем, әллә күз яшьләре төште микән... — Хуп, тәкъсир, хуп, моныгыз бик яхшы, бик изге эш, нәкъ ходай юлы бу! Андый ниятегез бар икән, көне-төне аягүрә хезмәте гездә булырмын. Ә, ни, илне гизгәндә карап кына чыгаргамы, әллә берәр сәламмазар да тапшырыргамы? Төшегез турында да, бәлкем, бер-ике сүз әйтергәдер? — Юк, ул кадәре үк кирәкмәс, бары үзең бик ышанган, сыйлаган кешеләргә генә киная кылырсың. Артык шаулап, кеше көлкесенә кала күрмик тагы... Уемның асылын әйтсәм, мин үз кулымда дүрт- биш кенә сыер калдырып, калганнарын савып файдаланыр өчен ил арасына өләшергә ниятлим. Ичмасам, ярлы-мескеннәрнең бала- чагасы рәхәтен бер күрсен... Ихтимал, аларның изге теләкләре кабул булып, күңелем дә юаныч табыр. — Яхшы, тәкъсир, калган эшне миңа гына тапшырыгыз инде. Бүген үк юлга чыгам, бөтен илне гизәм. Әйе, ярлы-мескеннең теләге кабул булыр, тиз савыгырсыз әле, насыйбы булса. — Ярар, юлың уң булсын. II Исел елгасына Кызылсу кушылган җирдә кырык өй чамасы «ятаклар» тора. Кышлаклары Иселнең буенда гына булып, җәйләүгә күченер чак күптән җитсә дә, алар шул кышлакларыннан әллә ни ерак китмәгәннәр, бәлки сөзәк тау кашлагына таба чак кына елыша төшкәннәр дә, тирмәләре барлары тирмәсен тегеп, тирмәсезләре куыш әмәлләп, анысына да хәле җитмәгәннәре талдан чатырлар ясап, шуларның өсләрен яшел камыш белән каплап, бер чарасын тапканнар. Чөнки җәйләүгә күченер өчен менәр атлары, йөк тартырга үгезләре булмаудан утраклыкка мәҗбүр ителгән ярлы-ябагайлар — «ятаклар» болар. Өстәвенә, Иселнең балыгыннан да аларның аерыласы килми... Авылның бар халкы — ире-хатыны бергә — иртәнге якта һәм кичкә таба берәр мәртәбә, тәмам чишенеп ташлап, елга буйлап йөгерә-йөгерә, суга чумачума, балык аулыйлар, барлы-юклы тотканнарын тиң бүлешеп, көндәлек ризыгын аералар. Бүген дә шул, иртәгә дә шул. Узган елларны да шулай иде, киләчәктә дә шулай буласы төсле. Якын-тирәдә шөгыльләнерлек кәсеп юк; ялланып эшләргә байлары да җитәрлек түгел. Чөнки байлары бар җирдә ярлылары да күп була бит. Шуңа күрә бу кырык өйнең кешеләре берәр кәсеп табудан күптәннән инде өмет өзгәннәр. Муллыктан да, туеп ашаудан да... Ә кырык өйдә ике йөзгә якын җан бар. Сыер саны исә ун-унбиш кенә. Тагын биш-алты ат. Тик болар киң болыннардагы үләнне, аннан чабылган печәнне дә майтарып ашарлык мал түгел шул. Артык печәнне чабып сатарга да җае юк. Шуңа күрә болыннарын саклап маташмыйлар алар — кем туры килсә, шул файдалана, күченеп узучылар да рәхәтләнеп, хәтта берничә көнгә куна ятып, терлекләрен утлаталар... Куандык мулла нәкъ менә шушы авылга килеп төште. Картлар мулла тирәсенә җыелып, ходай сүзләрен ишетергә өмет багладылар. Куандык исә сүзне икенчедән башлады: — Сатыбай авылыннан иртәнге караңгыда ук чыккан идем. Юлда бер нинди ил юк икән, туктап хәл җыярга, атымны утлатып алырга да булмады. Үлеп-талып, көч-хәлгә генә килеп җиттем. Ягез, берәр нәрсә биреп, авызымны чылатмасагыз, телләрем кибеп бетте, дәрманым калмады. — Әйдә, кем, чап әле Уразалинең өенә, әйрән-мазары юк микән? Булса, тиз китер, бездә бер йотым әйбер дә калмаган. — И-и, нәрсә булсын ди анда! Бая гына калдык-постыгын җыеп эчеп, савыт-сабаларын кибәргә куйдылар. Кичкә таба, сыерларны саугач кына булмаса, хәзер бөтен авылдан бер йотым сөт тапмассың. Алайса, тизрәк су кайнатыгыз! Бер-икәвегез ау алып Иселгә төшегез, бәлки муллакә тәләгенә эләгер әле. Әй, үләр хәлгә җитәм бит, эчем янып бара! Карагыз әле яхшылап, кырык өйдән бер йотым әйрән табылмады дигән ни сүз ул! Адәм ышанмас моңа... Яхшырак эзләгез! — дип, мулла да такылдап зарлануыннан туктамады. ♦ Мәгәр өйдә утыручылар, урыннарыннан кузгалмыйча, башларын * игән хәлдә хәрәкәтсез кала бирделәр. Ниһаять, бер карт тезеп китте: j — Анысы дөрес, муллакә, адәм ышанырлык түгел шул. Тик - бу авылда икеөч көн торып карасагыз, үзегез дә ышаныр идегез... ♦ Нишләмәк кирәк, булса, кызганыр идекме соң сездән? Ике йөзләп а кеше, унбишләп кенә сыер. Сөткә дә су кушмыйча эчкәнебез юк. 2 Савылган саен бетә тора. Аның чын төсен, үз тәмен дә оныта бара- - быз инде. Бездән соңгылар бөтенләйгә онытырлар. — Ярдәмләшергә хәллерәк якыннарыгыз юкмы, ичмасам?.. Ха- 2, лык бит, ил бит, яхшылап, инәлеп сорасагыз, савып торыр өчен кайсы казакъ баласы үзенең артык сыерын бирмәс икән? — Бездә нинди «хәлле якын» булсын, ди, бөтен токымыбыз белән бөлгенлеккә саптык. «Казакъ баласы»ннан да сорамадык түгел, " сорадык. Тик, ачның хәлен тук белми, дип дөрес әйткәннәр икән, бирмәделәр шул. Әгәр бирсәләр, алмас идекмени?! — Алай... Хәлегез бик мөшкел икән сезнең, берәр чарасын күрергә кирәк. Бай кардәшләрегезгә барыгыз, сорагыз тагы. Әле җәй узмаган, болыннарыгыз да мул, мал утлатудан саклап, бераз печән чабып алыгыз. Сезнең хәлегез турында мин дә агай-энегә әйтермен. Исхак хаҗига да әйтергә кирәк, күмәкләшер бәлки. — Куй аны, муллакә! Исхактан өченче елны гына сораган идек, якын да җибәрмәде. Бүген генә күңеле нечкәреп китмәстер. Юк, әйтмәгез аны, бирмәячәк ул. Аңар әйткән сүз дә әрәм... — Алай димәгез, барыгыз да мөселман балалары, «мөселманның малы уртак» дигәннәр. Сез үләр хәлгә төшкәндә, ул шулай тыныч кына карап тора алмас. Ярар, мин үзем сөйләшермен аның белән? Өй башына берәрдән сыер алып, кышка кадәр савып торырсыз. Аның сыерлары сөтле, тиз ташламый торган була, кышның уртасына чаклы рәхәтен күрерсез. Аннан ары язга ике-өч кенә ай кала, тагы бозаулар. Шәфкате төшсә, бәлкем... — И-и, тәкъсир, баш өсте, алайса, баш өсте, коллык сезгә! Алып кына бирегез, моннан артык безгә ни кирәк тагы?! — Яхшыдан шәрәфәт дигән сүз шушыдыр инде, муллакә!.. — Сезне безгә ходай китердеме, әллә Хозырның үземе сез? — Ике дөньяда да теләгегез булсын!.. — Урыныгыз — җәннәт түре! Халык шау-гөр килде, картлар муллага хәер-дога укыдылар. Тыңлап утырган кыз-хатынның күзләренә яшь чыкты. Нидер сизеп, бала-чагалар да тынып калдылар. Моңарчы читтәрәк утырган берәү чак кына калкып, мулладан сорады: — Савып торыр өчен алган сыер үлеп куйса, нәрсәбезне түләрбез икән? Баштан китмәс бәла булмасмы бу? Әле генә сөенүләреннән елый башлаган хатын-кызлар сискәнеп куйдылар, ирләр дә сагаеп калдылар; барысы да муллага төбәлеп карады. — Бәгырьләрем! Ул тәңренең эше инде, аңа бернинди чара юк, мал түгел адәм дә үлә бит! Яхшылап баксагыз, бер көтелмәгән бәла- казасы килеп чыкмаса, ходай үзе саклар әле! Бер генә сыер алмый сыз бит, егерме яки утыз сыер алырсыз, аның барысы да үлмәстер, берсе-икесе үләр... Нишләрсез, җыйнаулашып түләрсез әле берле- ярым сыерны... ...Авыл халкы арасында чыш-пыш, имеш-мимешләр таралып өлгерде: — Исхак хаҗи тагы да Мәккәгә җыена икән... — Юк ла, нинди Мәккә, аңар «кылтамак» чире ябышкан, тамагыннан бер бөртек тә үтми, диләр, шуңа күрә иман эзли ул... — Бик яман төш күргән, имеш... — Кара, авызыңнан чыгарасы булма!.. III Өч-дүрт көннән бирле Исхак хаҗиның авылы ярлы-ябагай белән шыгрым тулы. Аларның беренче төркеме, егермеләп бозаулы сыерны алып, кайтып та китте инде, икенчеләре исә, хаҗи алдында тез чүгеп, авыр тормыштан зарлана-зарлана, инәлеп утыралар: —Хаҗәкә, башка чарам калмагач кына килдем. Үземнән башка тагы дүрт җан. Барысы да ялангач, бала-чага бөтен җәй буена сөт- катыкның йөзен күрмәде; үләр хәлгә җиттек инде... Өметебез сездә генә: көзгә кадәре бер сыерыгызны савымга биреп тормассыз микән... — И мескеннәрем, миннән башка кеше беткәнме әллә сезгә!.. Савым сыерлары биреп торам дип, бөтенләй бәлагә калдым: ике-өч көндә генә әллә никадәр сыер өләшеп җибәрдем. Бәлки үзегез дә күргәнсездер аларны? — Әйе, күрдек, тәкъсир! Бик күп гидайларны сөендергән икәнсез, барысы да сезнең исәнлегегезне теләп алкыш әйтеп баралар, Хаҗәкә! Безне дә мәрхәмәтегездән ташламагыз инде... — һым, нишләргә инде... Шул хәтле җирдән килеп торгач, буш кул белән җибәреп булмас инде үзегезне, рәнҗеп китүегез бар. Өйдәге балаларыгыз да өмет итеп утыралардыр... Сыерларымның беразын сатып, Мәккәгә юнәлү иде исәп. Мәгәр сезне болай калдырып, ничек тыныч күңел белән китәрсең... Ярар инде, берәр сыердан алырсыз болай булгач. Тик карагыз аны, яхшы багасы булыгыз, үлеп-нитеп калмасын. Печән әзерләдегезме? Ничек кыш чыгасын да уйларга кирәк булыр. Сыерларым сөтле дә, озак та савыла — кышның уртасына хәтле рәхәтен күрерсез. Калын карда мәшәкатьләнеп йөрмәс өчен язын, бозаулагач кына китереп бирерсез. — И-и, Хаҗәкә, ходаның гына казасы килмәсә, бер сыерны гына асрый алырбыз инде! Печән турында да, кыш турында да уйладык, авылга кайткач ук эшкә тотынырбыз. — Ярар, алайса, бәрәкәтен күрегез. Бозавын да яхшы карарсыз; көзен, Пукырау базары алдыннан, анасыннан аерып, үземә китереп бирерсез... Яле, оланнар, бу мосафирларга кымыз бирдегезме? Эчкән булсалар, юлларына салыгыз. Чынлап бирсәң, ныклап бир дигәннәр, теләүчеләре булса, икешәр сыер бирергә дә мөмкин, рәхәтен күрсеннәр! ...Алларына берәрдән сыер салып, үз авылларына кайтып баручы гидайларның түбәләре күккә җитәрдәй булган; дәртләнә-дәртләнә сөйләшеп баралар: — Ходай биргән ризык тешеңне ватып авызыңа керер дигәннәре шушы инде, әнә үләбез, менә бетәбез дип тора идек... — Әйтмә дә!.. — Яхшының аты да яхшы, заты да яхшы: Хаҗәкәң игелекле кеше шул... — Әллә... күңеленә кинәт ходай игелек салган булмаса... Күптәннән аның кешегә хәер эшләве ишетелми иде... — һи, сөйләмә инде юкны!.. Ни генә әйтмә, Хаҗәкәңнең бу эше изгелектән гайре берни дә түгел: күпме гидайларны ачлыктан коткара бит! Исемлеккә язган чакта миңа Кадыйр сиксән дүртенче булдың дип әйтте. Димәк, моңар хәтле сиксән өч сыер бирелгән икән. Моның нәрсәсе начар? — Ичмаса, балалар бер туячак сөткә! — Үтереп алмыйча исән-имин генә кире өерләренә кушсак икән... — Менә, менә, шунысын әйт! — Быел эшкә яраган хаҗи киләсе елны да хаҗәт булыр әле, егетләр, кышка яхшы әзерләнеп, хайваннарын әйбәт карарга кирәк. Тук-симез тотсаң, корчаңгы да тимәс, чир дә ябышмас. Ходай гына сакласын! Үзеңә дә сак булырга, яхшылыкның кадерен белергә кирәк. — Сөйләмә дә инде, мондый яхшылыкны бер дә онытасыбыз юк. ...Кызылсу тамагындагы авыл кешеләре егермеләп сыер әйдәп кайттылар. Шулай итеп, хәзер савым сыерның саны кырыкка җитә язды. Сөт-катык сизелеп мулайды, әлбәттә. Бары Бәкерләр белән тагы берничә өй генә элеккечә сыерсызсөтсез кала бирделәр. Бәкернең хатыны, табигый, моңа түзеп тора алмады: — Өй тулы яшь бала, биш-алты җан... Ни сыеры, ни булмаса кәҗәсе дә юк. Ничек көн күрмәк кирәк? Әллә мин башкаларның хатыннарыннан кимме?! Бер генә сыерны карап, сөтен сава алыр идем, шәт! Ходай үзе биреп торган сыерны да барып ала белмәдең бит, әллә сөттән тәмам ихласың кайткан... — Җансылу дим, җитәр инде, куй! Сүз аңламасаң, телеңне тыя бел, ичмаса. Ничә кабат әйттем үзеңә: бала-чага белән элеккечә үк үлмәбез әле дип... Тәнем таза, исәнлегем шулай яхшы булса, кый- мылдый-кыймылдый бер рәткә керербез әле. Әнә, апкилгән балыкларның кирәк хәтлесен генә ашап, калганын яхшылап тозлавыңны, ыслап киптерүеңне бел. Көзгә хәтле берәр ун пот кадәре кипкән балык җыя алсак, ходай рәткә салыр әле. Кирәк икән, быелга кием- кишәкне дә яңартмыйча торырбыз... Берәр башмак тана алып булмасмы дип уйлыйм. Ил белән бергә печәнен дә чабарга кирәк... — Кутыр бәтиең дә булмагач, ул печән атаңның башына хаҗәтме?! — Чәче озын, акылы кыска дип, юкка гына әйтмиләр шул сезгә. Абзаркаралтың түбәсенә мул итеп печән өеп алсаң, башыңа ишелеп төшмәс әле! Үзебезгә кирәкмәсә, башкаларга ярап куяр. Әнә, балаларыбыз өй саен йөреп сөт эчәләр, бәлки аларның сыерлары да йорт саен йөреп печән ашарлар. Икенче хаҗәткә дә ярап куюы бар. Тырыша-тырмаша торгач безнең дә кул җитәр әле бер... — һи, синең кулың җиткәнче... бүген түзәсе бар бит, бүген! Башкаларның хатын-калачы, бала-чагасы сөт-катыкка гарык булып туйдылар. Ә син ходай үзе биреп торган сыерны да... Балаларыңны уйлар идең, ичмаса! САБИР ШӘРИПОВ ф СӨЛЕК ф — һай, егетләр, кешеләргә дә исең китәрлек! Хәер, барысына да ошап булмый шул. Әйтик, бу Хаҗәкәңне дә читтән күпме генә чәйнәмәделәр? Әнә, безнең авылдагы йолкыш Бәкерне генә ал. Кай- - кайдагы юк-барны уйлап чыгарып, гел тузга язмаганны сөйли. Имештер, Исхак берәр этлек белән эшли моны; имештер, ачтан үлсә дә, бай бусагасына барып баш иясе түгел, имештер, сыеры үлсә, хаҗи үзеңне колга әверелдерер... Адәм барыбер бәндә инде шул! Барлык кешегә дә акыл бертигез бирелмәгән. Безнең Бәкергә ул бөтенләй аз эләккән!.. — Түз бераз, тагы бераз түз! Ул сыер өләшүләрнең ничек бетә- сен каян беләсең әле?! Мең елкыга хуҗа була белгән Исхак хаҗи ахмак түгел ул. Ни өчен соң элек тамчы да тамызмый торган кеше кинәт шулай юмартланып китте икән?.. Тагы бераз сабыр итик, бик булмый башласа, киләсе елны алырбыз. Чын изге кеше икән, бу яхшылыкның бер өлешен киләсе елны да эшләр әле. Түз шуңа күрә, үз эшеңне бел, ә минем башымны артык катырма! Бәкер, балык авын алып, елга буена юнәлде. Беркадәре вакыт узды. Сөт-катыкка бераз туйгач. Кызылсу тамагындагы авылның кешеләре корт-эремчек хәстәрләүнең дә кайгысын күрә башладылар. Бер яктан балык аулап, икенче яктан печән чапкан халык иртәнге караңгыдан кичке эңгергә чаклы мавыгып эшләде. Хатын-калач ашаудан арткан балыкны тозлап, ыслап, киптерә барды. Бәкер дә башкалар белән бергә печән чапты, балык аулады, балык тозлап киптерде. Көз җитте. Ярлы-ятакларның кышлактагы өйләре янына печән кибәннәре үсеп чыкты. Бәкерләрнең йорты янына да бер кибән килеп утырды. Өй түбәсендә исә, кечкенә чүмәлә булып, ыслап киптергән балык өеме үсеп чыкты. Көннәр суыта башлады. Балык җыючы сәүдәгәрләр килеп, йорт саен йөреп балык ала башладылар. Сатучылар исә күлмәк-ыштанлык, бишмәт-чикмәнлек, тагы башка хаҗәт киемнәрен алып, өс-башларын яңарттылар. Бәкернең хатыны өчен иренә бәйләнеп алырга тагы бер сылтау туды: — Ичмаса, тәннәремне капларлык бер күлмәклек тә алмаска итәсең бит, ни йөзем белән кеше күзенә күренеп йөрим инде? Мескен башым, каян гына сиңа дучар булдым икән?! Сине баетам дип, болай ач-ялангач интеккәнче, хәер теләп каңгырып китүең яхшырак! Үзең үк үтереп ташла я булмаса! — Бар, алайса, чәнчелеп кит, эттән туган нәмәстә!.. Карале, я бөтенләйгә югал, яки минем сүземне тыңла! Үзең беләсең, хәзергә балалар яшь, ничек туры килде шулай йөрерләр, түзәрләр. Ә бераз үсә төшкәч, аларга да киемсалым күбрәк кирәк булыр, менә шул чакны белерсең чын авырлыкның нәрсә икәнен. Әгәр хәзергә юрганга карап аяк сузып, кымтанып-кыстанып дигәндәй, иске-москыларыбызны ямап, шуларны киеп торсак, кулыбыз да чак кына озая төшәр иде, ичмасам. Ә син гел баш катырасың... Балык саткан утыз сумны бераз саклап торыйк, Пукырау базарына барып карыйм, бәлки берәр сыер кисәге алып булыр үзенә. Печәнебез бар, кыштан исән-имин чыгарып, бозаулатып та алсак, үзебезнең хак малыбыз була түгелме соң? Аннары теләгән хәтле ашарсың сөт-катыгыңны. Шулай. Хәзергә иске күлмәгеңне ямап киярсең; минем чикмәнне дә сипләп куй. Тәнебез күренмәсә, ямаулы гына булуы берни түгел. — Утыз сумга да сыер алып буламыни?.. Һи, җаным, әгәр бер сыерга кулым чынлап җитәчәк булса, бөтенләй ялангач йөрергә дә риза бит мин! Сыеры да булмый, киеме дә алынмыйча калып, юклы- барлы акчабыз тузып бетмәгәе дип куркам шул. Рамат III түлисе дә бар... Авылнай килеп якаңнан алса, нәрсәңне биреп котылырсың? Җыр җырлап кына юлга салып булмый бит аны... — Менә-менә! Ичмасам, хәзер акыллы сүзләр сөйли башладың. Әгәр син дә шулай яхшы аңлап, бергә киңәшеп эшләсәк, бер чарасы табылыр әле! Авылнай килсә ни, бер-ике мәртәбә качып калырмын, аннары тагы бер әмәле булыр... III Р а м а т — революциягә кадәр казакълардан алына торган салымның бер төре. ’ Аусыл —ящур чнрс IV Халык Пукырау ярминкәсеннән кайта. Бэкер дә, бер бозаулы сыерны алып, җай гына кайтып килә. Түбәсе күккә тиярдәй булган. Мәгәр очраган кешеләр генә күзләрен зур ачып, башын чайкап гаҗәпләнәләр: ♦ — Мескенкәем, нишләп сыерың бу кадәр ябык, әллә чирле бер ж нәмәстәме?.. Өеңә ничек кайтып җитәр икәнсең... — Җәй буе аусыл 1 белән авырган икән. Хәзер зарарсыз инде. 5 Яхшылап баксам, рәтләнер бит, әйеме? Авылга да әкренләп җитәр- ф без әле. Шушындыйлары гына булмаса, рәтлерәкләренең янына да барасы түгел. Монысына да әле өч көн сатулашырга туры килде. о Сыерының нилектән гел сөяк белән тиредән генә торуын ул хаты- “ нына да яхшылап аңлатты. Икәүләп аңа җылы абзар ясадылар. Z Авызыннан печән өзмичә, яшь бала тәрбияләгән кебек хәстәрләп ’ бактылар. Һәм ике-өч ай эчендә сыеры да, бозавы да күзгә күренеп 3 тазарды, аруланды. * Авыл халкы сөттән аерылган бозауларын малларның хуҗасы 2 Исхак хаҗига илтеп бирергә җыена башлады. Мәгәр нәкъ шул чак- -* ны хаҗидан: «Бозауларны аналарыннан аермыйча язга тиклем ' бергә тотсыннар, кар беткәч үзем кеше җибәрермен», дигән хәбәр килеп төште. Шулай итеп, сыерлар да, бозаулар да бергә калдылар. Ә кыш гаҗәп авыр килде. Малларга печән җитми башлады. Аерата терлеге күп байлар мөшкел хәлгә калдылар. Елкыларны Битпак далага җибәртеп, сыерларын ил арасына өләшеп, аларның мәшәкатеннән котылган Исхак хаҗига хәзер кырык-илле дөясе зур бәлагә әверелгән иде. Махсус көтүчеләр белән еракка — кары юка тарафларга җибәрергә вакыты узган: барып җиткәнче ачтан кырылачаклар... Шуңа күрә дөяләр һаман үз авылында яталар. Кышның нәкъ уртасы җитүгә печән бөтенләй бетте. Исхак хаҗиның да җаны борын очында гына калгандай булды. Тәмам аптырагач тагы уллары белән киңәшә башлады. — Печән хакы алтын бәясенә менде. Бер малыңны сатып алган печән белән икенчесен туендырырлык түгел! Җитмәсә, анысын да табып булмый, гел шулай буранлатып тора бирсә, кая качып котылуың да билгесез... — Әйе шул, нишләргә дә белмисең. Ялланып мал ашатып бирүчеләр дә юкка чыктылар... Бәлкем, әти, кала урыслары печән сатадыр? Сорашып-эзләштереп карыйк микән әллә? — Ул икенче мәсьәлә; аннары урыслары да бит печәнне арзанга гына сатмаслар. Теге көнне үк бер олау печәнгә бер ат сорыйлар иде. Хәзер тагы да кыйбатрактыр. Җитмәсә, ул бер олау белән икенче бер атны да кыштан чыгарып булмый. Минемчә, савым сыер алып торучыларның кылларын тартып карарга кирәк. Бәлки бездән алган сыерларны үтереп алучылар бардыр. Андыйлары булса, дөяләрне шундыйлардан бактырырга кирәк. — Ник булмасын, бар андыйлар! Кызылсу тамагындагы авылда бер сыер, алты бозау үлгән, диләр. — Алайса, ни карап утырабыз әле? Сыерны үтерүче унны, бер бозау өчен икешәр дояне язга хәтле ашатып бирсеннәр! Димәк, ул авылда егерме ике дөяне урнаштырып була дигән сүз. Ике-өч дөяне артыграк ала барырга кирәк. Әгәр анда сыйдыра алмасагыз. берәр урысны яллап калдырырга ярый, берсен алып, икесен кыштан исән- имин чыгарып бирсә, анысы да зур эш. Әйдәгез, баргач күрерсез. — Була бу, була! Кәрим атка атлансын да ил арасына китсен, кулдагы сыерларның исәбен алсын, ә мин егерме биш дөяне әйдәп, Кызылсу тамагына юнәлим. Мин эшләремне бетереп кайтканчы, Кәрим дә кире әйләнер. Аннары тагы күз күрер. — Дөрес, шулай эшләгез, оланнар. Тик җәһәтрәк кыймылдагыз, вакыт тыгыз, күрәсез бит! Егерме биш дөяне әйдәгән Кадыйр, юлда бер кунып, Кызылсу тамагына килеп җитте һәм Уразали аксакалның өенә туктады. — Хаҗи бик күп сәлам әйтте үзеңә. Кыш бик авыр килде, болай булыр дип, бер дә көтмәгән идек, ди. Печән бетте. Дөяләрне вакытында читкә җибәрә алмыйча калдык. Аптырагач, сезнең авылга килдек, ничек булса да, язга хәтле асрап бирерсез. — Килүең яхшы, улым, тик... ни... бездә дә бит шул үзең әйткән кыш газабы. Барлы-юклы печәннәрен кулларындагы сыерларына ашаталар, артканы булса, сатып көн итәләр. Белмим инде, күз нурым, белмим. Җыйнаулашып сөйләшеп карарга кирәки Уразали аксакал авыл кешеләрен чакырта башлады. Бәкер дә килде. Халык җыелып беткәч, аксакал сүзгә башлады: — Хаҗи зур сәламнәр белән улы Кадыйрны җибәргән икән. Печәннәре бетеп, уңайсызрак хәлдә калган булса кирәк. Язга хәтле дөяләрне асрап бирсен ди икән. Ягез, ни әйтәсез?.. — Атамның тагы бер сәламе бар: бездән алып торган сыерларның, бозауларның берничәсе үлгән икән. Әгәр шул кулларындагы әманәтне үтереп алган кешеләр сыер өчен ун, бозау өчен икешәр дөя асрап бирсәләр, үлгән малларның хакын түләүдән котылачаклар дип әйтте! — Я, нишлибез соң, егетләр? Сез дип Мәккәгә барыр юлыннан туктады Хаҗәкәгез, савып торыр өчен сыерларын бирде үзегезгә. Анысын бик ошаттык. Җәй буе хатын-балабыз сөт-катыкка туеп яшәде. Хәзер Хаҗәкәңнең дә бер ихтыяҗы бар икән, минемчә, аны тыңларга кирәк... Ник дәшмисез? — Нәрсә әйтик соң, каршы бер сүзебез дә юк... Хаҗи шәригать буенча әйтә булыр; шәригать шулай куша икән, без... ни... Миндәге сыерның үлүе хак, тик ун дөяне ашатып чыга алмам, әгәр җәмәгать күмәкләшмәсә... Белмим инде, нишләрмен икән... — Чыннан да, нишлисең инде, алырсың болай булгач, без дә... тик карап тормабыз. Димәк, син ун дөяне алдың була. Куҗабәк белән Казый, Рәҗәп белән Илүбай икешәр дөя алырлар; Казыбәк белән Әлкәйгә дә икешәрдән дөя тиеш. Шулай итеп, алты бозау өчен унике, бер сыерга тагы ун — барлыгы егерме ике дөя булды дигән сүз. Я, Кадыйр улым, йомышың йомышланып бетә язды бугай? — Шулай, аксакал, бетә язды, нибары өч кенә дөям калды. Тик үзем дә сизеп торам, аларны монда сыйдырып булмас шикелле, әгәр печәне мул, терлеге аз берәү булса, хакын сөйләшер идек... — Бу авылда сездән сыер алмаган өч-дүрт кенә өй бар, шулар- ның берсе менә бу Бәкер. — Чыннан да, Бәкер, син ни әйтерсең моңа? — Асрап утырган бер бозаулы сыерым бар, аннан арткан печәнне бер кешегә сатып куйган идем. Юк, миннән булмастыр, ахры,— дип, Бәкер якын да китермәде. Ләкин Кадыйр калган дөяләр өчен дә башка авыллардан урынны бик тиз тапты. Шулай итеп, Исхак хаҗиның йөздән артык сыеры, иллегә якын дөясе җылы абзарлы, йомшак печәнле булып, авыр кышта ачтан катып үлү куркынычыннан җиңел генә коткарылды. Урта хәлле хуҗалар исә, печәннәре беткәч, терлекләрен кая куярга белмичә аптырап, ике малының берсен сатып, калганын да үлем тыр- вагыннан йолкып кала алмыйча, тәмам иза чигеп беттеләр. Тәүбаш- тан ук бөтен малларыннан аерылып, тәмам бөлгенлеккә төшүчеләр дә аз булмады бу елны... V Яз килеп, көннәр җылынды; җир дә яшәрде. Исхак хаҗи улларын янына алып, тагы әлеге сыерлары хакында киңәшеп утыра: — Бу ысулдан, оланнар, киләчәктә дә файдаланырга, хәтта аны кәсеп итәргә кирәк булыр, ахрысы. Бездән элгәргеләр белмичә эшләмәгәннәр шул. Җандарбәк байныкылар гел шулай итәләр, башкалары да... Күрәсез бит, сыерларыбызны кыштан исән-имин чыгарып бирделәр. Хәзер дә алмаска кирәк ул сыерларны, әйдә, сава бирсеннәр. Бары иркәк бозауларны гына яз саен җыя барырга кирәк, ә башмаклар кала бирсен — үсә торсыннар. Теше таналарны да бергә асрау шарты белән бирергә кирәк савым сыерларны. Шул. Үлгәннәре булса, түләтеп ала торырсыз. Хаҗиның әмерен җиренә җиткерер өчен Кадыйр Кызылсу тамагына килде, тагы Уразали аксакалның өенә туктап, халыкны чакыртты. — Бәрәкалла, атаңа бик зур рәхмәт! Сыерларны кире алса, сөт- катыксыз нишләрбез дип, котыбыз алынып тора иде. И-и, Хаҗәкәм, тәбәррек, гел безне кайгырта икән ләбаса! — Анысы шулай шулаен, тик таналарын да бергә калдыруы мөшкелрәк икән. Миндәге бозау теше иде, үлә-нитә калса, нишләрмен? — Анысы мәгълүм инде, үлгәне өчен түләргә туры киләчәк. Әгәр таналарын да бергә асрарга риза булмасалар, сыерларын да кире алырсың дип боерды хаҗи. — Куй, алай димә, риза булмаган кеше юк моңа. Сөт-катык барыбызга да кирәк ич, ансыз торуның нәрсә икәнен беләбез инде. Тәвәккәл булгач, тәвәккәл, без риза! Бәкернең дә сыеры бозаулады, былтыргы бозавы да исән-имин — менә дигән тана. Артык печәне өчен юнәткән акчага хатын баласына кием-салым рәтләде. Хатыны белән куанышып бетә алмыйлар. — Әйткән идем бит үзеңә! Сабыр төбе сары алтын дигәннәре менә шушы инде: сыерлы да булдык, киенеп тә алдык. Ә тегеләрнең ничек соң хәлләре? Тамаклары өчен бай ялчысына әверелделәр бит! — Әйе шул, сары алтыным минем! — дип, күзләрен яшь каплаган хатын иренең муенына сарыла... VI Ун ел үтте. Исхак хаҗи әле дә исән. Шул ук кәсеп белән шөгыльләнә. Гадәттәгечә, уллары белән сөйләшеп утыра. — Я, Кадыйр, кеше кулындагы савым сыерларның хәле ничегрәк икән? Никадәре булган? Санадыңмы? Яле, күрсәтче исәбен! — Була ул, әти, менә укып ук бирем: җилмә ыруындагы илле биш йортта утыз биш, дөрмәләрнең йөз өендә тагы алтмыш сыерыбыз бар. Җарыкларда — егерме биш, казанкапларда — сигез, куканнар- да _ унбиш, Байназар нәселендә — ун, бодана белән җабай, балталы белән күкҗарыл һәм каравылларда барлыгы йөз дә алтмыш сыерыбыз бар. Җәмгысе өч йөз дә унөч сыер була! САБИР ШӘРИПОВ ф СӨЛЕК ф — Бәрәкалла, һәр ыру да коры түгел икән, бары кусайлар гына алмаган. Ә ни өчен? Карагыз әле, теге тинәйләр дә читтә калган түгелме соң? Алар нигә сыер алмыйлар бездән? — Тинәй белән кусайлар. әти, үзләре күп кешеле ырулар бит, аларның үзләрендә дә сыерлы байлар җитәрлек... Әти, дим, әллә әкренләп шушы эштән туарыла башлыйк микән? Бик зурга китеп бара. Кайсыбер өйләрдә дүрт-биш эре сыерыбыз бар. Үзләрендә безнекеннән башка бер тояк та мал юк. Бер көнне, шуларның барысын да җыеп ала башлаган чакта, җәнҗал-мазар чыгуы да ихтимал бит: үзләре ничә елдан бирле багып үстергән малны кем генә тиз биреп җибәрер икән? Ач калу куркынычы да көчле булса... Бәлки хәзердән үк шуларны азлап-азлап җыештыра барыргадыр? — Куй, улым, куй, хәзергә ашыкма. Шулай, элеккечә үк үрчи торсыннар. Болай үскән мал безнең өчен ике яклап файдалы. Беренчедән, без һәр көзне ике йөздән артык тана-турпак җыеп алабыз, аларны ярминкәдә сатып, мең ярым сумнан артык акчаны янчыкка салабыз. Үлгән бозауларны акчалата түләтәбез, моннан биш-алты йөз сум җыела. Шулай итеп, ел саен кулдагы сыерлардан ике меңнән артык акча кереп тора дигән сүз. Бу аз акча түгел. Ә өч йөз сыерны бергә җыеп бага башласаң, көтүчесе белән каравылчысы да, абзары белән печәне дә кирәк. Әнә теге Бикбайның сыеры үлсә, аңар берәү дә бер тиен түләми, ә безнеке үлми дә, бетми дә. Шуларның барысын исәпләсәң, ярты файдаң җилгә очуын белерсең. Аннары ул кадәре мал бер кулда булса, раматсалымын да төгәл түләп торырга туры киләчәк. Ә кеше кулындагысын кем исәпләр? Менә болары файданың бер ягы. Икенчедән, төгәл ике булыс илнең IV барысы да безгә рәхмәт укып, алкыш әйтеп тора, әрвахларыбызга дога кылалар. Шул ике булыстагы ике мең чамасы өйнең өч йөзгә якыны безнең сыерларны сава, туклана. Шуларның барысы да безгә бурычлы. Үз чиратында, аларның туган-тумачалары, дус-ишләре бар. алары да безнең теләкне тели. «Теләк» дигәч тә, моны коры «алла бирсен» генә дип аңламагыз, юк, мин йодрык белән теләк теләүне күздә тотам. Узган булыс сайлау исегездәдер бит? Әлеге залим Бикморза никадәр мал туздырып, булыслыкка ирешә язган иде, безнең мәлҗегән җүнсез Мөхәммәтҗаныбыз исә җиңелә язды. Нәкъ менә шул мәлне безнең сыерларны савучылар, үзләренең туган-тумачалары белән бергә җиде йөз кадәре өй, «Исхак хаҗи үзе белсен, ул кемне атаса, без шуны яклыйбыз» дип, безнең сүзне сөйләде түгелме соң? ♦ Ачлыкта ашаган кысыр ашның тәме һаман авызда», дигәннәре менә шул була инде. Һәм без үзебез теләгән кешене булыс итеп сайлаттык. Теләк дип, менә шушы күз белән күреп, кул белән тотып була торган «теләкне» әйтәм... Ә сез җыеп алыйк дисез, куегыз, сөйләмәгез юк сүзне. Моңарчы ничек килгән, шулай бара бирсен, файдасын гына ала белегез. Әгәр дә мәгәр чын-чынлап азына башласалар, анда башка мәсьәлә... — Азынучылары да юк түгел, әнә, теге Кызылсу тамагындагы- лар шундыйлардан. Былтыр көзен үлгән бозаулар өчен түләмәскә итенеп карадылар. Гауга чыгаручылары да булмады түгел. Быел да аяк терәп даулашырга ниятлиләр дигән хәбәр бар. Алары белән нишләмәк кирәк? — Элек муллакәң белән икегез барып, җайлап кына, йомшаклап кына сөйләшегез. Моңар күнмәсә, Мөхәммәтҗан булысны алып барырсыз. Аңар да бнрешмәсәләр. көч белән тартып алырга кирәк. Ач калу түгел, миңа димәгәе, кырылып бетсеннәр шунда? Яман IV Булыс — волость һәм волость башлыгы (волостной). гадәтләнә күрмәсеннәр. Боларын азындырсагыз, икенчеләре дә тузына башлар, бәлане тамырыннан ук йолкыгыз. Нык торыгыз мондый чакта! ...Яңгырлы-карлы салкын көз. Күз ачмаслык буран. Тышка чыгарлык түгел. Кызылсу тамагындагы авылда төркем-төркем җайдаклар. Барысы да Уразали аксакалның ишегалдына җыела. Агай- ♦ эне эше булгач Бәкер белән Чардарбәк тә килгәннәр. Өйнең эче * шыгрым тулы. Булыс белән янәшә Куандык мулла, аннан түбәнрәк 7- Кадыйр утыра. Типсә тимер өзәрлек булыс яраннары да шунда. Куандык мулла җай гына сүзгә башлый: ф — Уразали кордаш, хәтерлисеңдер, бер заманны сезнең авылга а үзем килеп, хаҗи өенә дә үзем ияртеп барып, савым сыерлары алып ° бирдем үзегезгә. Ачтан интегеп, үләр хәлгә җиткән идегез. Без бул- Z масак, күптән хәер теләп каңгырып киткән булыр идегез. Яле, карт. - узган юлыңа бер әйләнеп карачы: элек ничек идегез дә, хәзер ничек ' булдыгыз?.. Ун ел узды, бала-чагаларыгыз үсеп җитте, каралты- “ кураларыгыз мал белән тулды. Боларның барысына да Хаҗәкәң Z сәбәп түгелме соң?! 2 — Муллакә, син безнең хәлне әле дә җүнләп белмисең икән. Әллә * тегеләрне безнең үз малыбыз дип уйлыйсыңмы? Барысы да Исхак " хаҗиныкылар бит! Менә мин үзем дә хаҗидан бер сыер алып торган идем. Ул теше бозау тапты, хаҗи алмагач, анысын да асрадым. Киләсе елны тагы теше бозау туды. Бары өченче елны гына иркәкне тапты, шунысын гына хаҗи апкитте. Моннан соңгы елны карт сыер белән әлеге беренче бозау үзе дә бергә бозаулады. Шулай үрчи торгач терлек саны унга җитте. Ә быел исә төгәл алты сыердай өч иркәк, өч теше бозау туды. Ягъни уналты баш булды дигән сүз. Димәк, тугыз-ун ел эчендә Хаҗәкәң бер миннән генә уналты баш үсем алып утыра. Ике бозавы үлеп, бурычка да кердек. Җитмәсә, ел саен шул сыерларның һәммәсенә печән дә әзерләргә кирәк... — Бик дөрес! Бездә дә нәкъ шул хәл!.. Ун ел эчендә бер безнең авылдан йөз иллегә якын иркәк бозау алып китте бит! — Ә үлгәннәре өчен ел саен күпмешәр акча түләргә туры килде!.. — Шушы көнне авылда егерме сыердан үрчегән ике йөз иллегә якын баш бар. Яле, муллакә, егермене биреп, ике йөз иллене алу шәригатьнең кай җиренә сыеп бетәр икән?! — Үзегез гаепле, яхшылыкның кадерен белмәдегез бит! Барысын алып китәргә бер кеше дә җыенмый иде, һәр елгы үрчемен тыныч кына бирә барган булсагыз, бер сүз дә юк иде бит сезгә! Теге көнне, Кадыйр белән икебез генә килгән чакта, тыңлап та карамадыгыз яхшы сүзне, җәнҗал куптардыгыз. Менә булыс белән авылнайлар үзләре килделәр хәзер. Ходайдан куркыгыз әзрәк, берәүнең хәләл малын бирмәскә итәсез бит тагы! Шәригать дигән буласыз, шәригать ул кеше малын хуҗасына бирергә куша. Вәгъдә — иман дигәннәр. Савып торыр өчен алгап сыерларыгыз да, аларның үсеме дә — барысы да хаҗига тиешле. Үзегез барып инәлеп сорадыгыз, җитмәсә, хаҗга китәргә ниятләгән сәфәреннән калдырдыгыз. Ә хәзер вәгъдә дә юк, иман да юк! Карагыз аны, бу дөньяның бер көнлек туклыгыннан исәрләнеп, имансыз китеп, теге дөньяның мәңгелек тәмугына барып төшмәгез! — Ә без нәрсә, кырылып калыйкмы әллә? — Бер сыерны ун итеп, шуның барысын да ун ел буе багып, асрап килсәк тә, бурычтан котыла аямыйбызмыни?! — Моның кай җире шәригатькә сыя? — Әллә шәригатьне үзең генә язасыңмы? — Закон ни әйтер икән, урысның законын да тыңлап карарга кирәк! Өй эче шау-шулы кычкыру, сүгенүләр белән тулды. Түрдә утырган волостной бугазы ярылганчы акырып, халыкны көчкә генә тынычландыра алды. — Туктагыз, тукта! Кычкырышып булдыгызмы соң? Алайса, мине тыңлагыз: шәригать белән закон бергә йөри. Менә шул! Сөтен савып торыр өчен генә хаҗидан сыер алуыгыз хак булса, үлгәнен түлим, тересен сораган көнне кире бирәм дигән вәгъдәгез дә хак сезнең! Ул малларның үрчеме дә, һичшиксез, хаҗига тиешле. Ә сез вәгъдәгездә тормадыгыз, законны да, шәригатьне дә боздыгыз, димәк, барысын да кире бирергә тиешсез. Кыскасы, менә шул! — Булыс агай дим, бер сыерын алган булсак, аны ун итеп бирдек, үлгәненә акчалата түләдек, безнең хезмәт хакыбыз да бардыр, шәт?! — Үзе ни өчен бердән ун сыер ясамый? — Үз кулында үлсә, кемнән түләтер иде? — Көтүчегә хак түләмәс идеме соң? — Малларының нәкъ яртысын печәнгә саткан булыр иде! — Әйе, әйе! — Дөрес әйттең! — Шулай шул!.. Тагы шау-шу купты, тагы сүгенүләр, каргышлар ява башлады. Волостной баягыдан да зәһәррәк итеп кычкырды: — Акылдан шаштыгызмы әллә?! Туктагыз!!! Сезнең алда кемнәр утыруын беләсезме соң?!. Ун елдан бирле баккан булсагыз ул сыерларны, аларның файдасын да аз күрмәдегез: җәен-көзен сөт-катыгын ашадыгыз, кыш буе корт-эремчеген кимереп яттыгыз, карын-карын маен 1 базарга илтеп саттыгыз, акчасына кием-салым алдыгыз — моннан артык аталарыгызиың башы кирәкме сезгә?!! — Бер сыер өчен унбиш баш бирүче дә котылмыймы? — Котылмый! Ул әманәт, әманәт үлми дә, югалмый да, бары үрчеп кенә тора. Әгәр хаҗи шул сыерларны сатып, аларның акчасын казнаның банкасына салып куйган булса иде, ул акча мең елдан соң да югалмас, бетмәс иде. Дау да юк, җәнҗал да юк, кирәк көнне барыр иде дә, тыныч кына алыр иде. Менә мин баядан бирле исәпләп утырдым. Әгәр хаҗи бер сыерны илле сумга сатып, елына алты сумнан үсем алу исәбенә банкка салып куйган булса, шул акча банкта илле ел ятса, беләсезме, ул илле сум күпмегә үскән булыр иде? Нәкъ сигез йөз туксан өч сумга! Аннары тагы егерме ел ятса, әлеге ялгыз сыерны^ бәясе ике мең дә сигез йөз алтмыш алты сумга менгән булыр иде! Әманәт хәзинә менә шулай үсә. Закон шулай боера! — Ярар, законыңны да белдек, шәригатеңне дә күрдек, хәзер безгә нишләргә кушасың инде? — Кадыйр мирза үзе белә аны. Кадыйр, син нишләмәк буласың? — Нишләремне әйттем инде. Ике елдан бирле сугыш-җәнҗалсыз үсем ала алмадым. Акылга утырырмы дип көттем, утырмадылар; теге көнне бөтенләй хурлап җибәрделәр; инде җитәр, туйдым, багланышны өзәм болар белән — хәләл малымны алам да китеп барам. Болардан башка халык бетмәгән бит, тагы йөз өйдә сыерларыбыз бар. Алар, ичмасам, артык сүзнең ни икәнен белмиләр, үсемен үзләре китереп бирәләр. Ә боларның үз убаллары үзләренә!.. — Үтереп ташла безне, алайса! — Хәер теләтеп җибәр! — Кулыңнан килсә, кырып ук ташла! — Кутыр тәкә дә бирәсебез юк? Казакълар элгәре ак майны иләнгән бетәү карындыкка жыйганнар. — Малымны биргәнче җанымны бирәм! — Төкердем синең законыңа! Тагы өйнең эше шау-шу, сүгенүләр белән тулды. Кайберәүләр акыра-бакыра тышка йөгерделәр; икенчеләре өйдә ыгы-зыгы килә башлады. Тагы волостной тамагын ертып җикеренергә, халыкны тәртипкә чакырырга тотынды, тик аны беркем дә тыңламады. Өзек- ♦ өзек сүзләр, әшәке сүгенүләр, хәтәр янаулар гына ишетелде: — Үтер Куандык мулланы! 5 — Шул этнең бәласе бу! Сук, тип эттән туган нәмәстәне! — Барыбер безгә тыныч көн юк! ♦ — Шул кара йөз тәкъвәләнеп аздырмаган булса, Исхак этнең и янына да бармас идек! — Әнә Бэкер Исхаксыз да сыерлы булды!.. — Ә бездә?! — Үтер! Бетер! — Атаңа нәгъләт, Исхак!.. — Әнә Кадыйрны үтер, Кадыйрны!!. Шарт та шорт сугыш башланды. Бөтен авыл сугышка күмелде. “ Куандык мулла, авызы-башы кып-кызыл булып, аңын җуйды. Чигәсе 2 ярылган Кадыйр да кая качасын белмичә тыз-быз чабып, йодрыктан, таяктан качып йөри. Атларына менеп өлгергән би-булыслар тырагай- латып авылдан чыгып качалар. Хатынкалач чиный, бала-чага елый. Берәүләре аралаган булалар, икенчеләре исә өченчеләрен дөмбәсли. Берәвесе сүгенә, икенчесе ярсып үкерә. Беркемне танып, бер сүзне аңлап булмый. Гарасат, мәхшәр... Бәкер белән Чардарбәк һәм тагы ике-өч кеше көчкә генә Кадыйрны аралап алалар, үз өйләренә илтеп ябалар. Аннары аңсыз селәеп яткан Куандык мулланы күтәреп китәләр... VII Буран көчәйгәннән-көчәя бара. Кызылсу тамагы авылында төр- кем-төркем җайдаклар. Җиде-сигез атлы кеше дөбер-шатыр китереп, йорттан йортка чабып йөри. Һәр йорт-курадан ялан баш, ялан аяк, башы-күзе канга баткан кешеләрне өстерәтеп чыгаралар, кыйный- кыйный кулларын артларына каерып бәйләп, җилтерәтә-җилтерәтә бер җирдә укмашып торган җайдаклар янына илтеп ташлыйлар. Аннары тагы эзләнергә тотыналар. Авыл халкы җиргә сеңгән кебек. Хатын-калач, бала-чагаларның өрәкләре очып, котлары алынган, кычкырып еларга да, ялварып ялынырга да белмичә миңгерәп торалар. Ишекләре каерылган абзарлардан чыгарылган сыерлар, танабозаулар тар сукмак буйлап әллә кая китеп баралар. Бик күп сыер китеп бара, каралты-куралардан тагы да сыерлар чыга тора... — Теге дуңгыз Канаш кая икән? Болары арасында күренми, яшеренеп ята бугай, яхшырак эзләгез! Табыгыз ул этнең баласын!.. — Берәр яры китте микәнни, Канаштан башкалары төгәл тотылды. — Илтегез теге кибән янына! Аяк-кулларын бәйләгез дә ташлагыз кибән өстенә үзләрен! Ут төртегез, янып бетсен! Я, ни карап торасыз?! Илтегез шунда!!! Атын биетә-биетә ажгырган булысның әмере иде бу. — Тәкъсир дим, булыс агай! Бер юлга ачуыгызны сорыйм, җаннарын сауга кылыгыз, җаннарын! Тәкъсир, җитәрлек кыйналдылар инде, үлеп калулары бар... Әнә Уразали аксакал да үлгән бугай... Зинһар, дим, тәкъсир, туктатыгыз инде... Болар да мөселман балалары бит, куйдырыгыз инде!.. Шулай инәлеп-ялварып Бәкер зар елап йөри. Чардарбәк исә Кадыйр янында иңрәп ята. Мәгәр волостной да, Кадыйр да биз кебек кансызланып катканнар. — Теге хатынны тотыгыз! Үтерегез әнчекне! Сакалыма ябышты бит үзе, күзләремне тырнап чыгара язды, эттән туган! Шулай җикеренеп, җилкенеп Кадыйр йөри. — Әй, монда икән! Тотыгыз! Канаш табылды, Канаш! Дөбер-шатыр килеп дүрт-биш кеше тавыш чыккан якка ташлана. Курадан сакалына чал керә башлаган бер ир кешене өстерәп чыгаралар. Дөпдөп иттереп, ыңкылдата-ыңкылдата ябырылып кыйныйлар. Канаш бер тавыш та чыгармый. Ике кулы белән башын каплап, исерек кешедәй бер яннан икенче якка авыша. Менә берәү җилкәсенә үк китереп суга. Канашның ике кулы да салынып төшә, күзләре акаеп җиргә ава. — Оланнар! Җитәр инде, сугуны туктатыгыз! Барлап чыгыгыз әле, үлепҗитеп калучылары юк микән? — дип, ат өстендә торган бер аксакал әмер бирә... Сугу, кыйнау туктый. Һәр йорт алдында диярлек бердән, икедән аңын җуйган хатын-кыз, бала-чага, яисә тәмам канга баткан һушсыз ирләр ята. Берәүләренең башы ачык, икенчеләре ялан аяк; барысының да диярлек өстебашы ертылып беткән. Котырынып искән җил аларның ачык өсләренә кар сибә, яннарына) көрт өя. Чардарбәк белән Бәкер шуларны күтәреп-өстерәп өйләренә кертеп йөри. Кайберәү- ләре, үзләре аңнарына килеп, дүрт аяклап үрмәләгән хәлдә, куышларына таба елышалар. Җайдаклар төркемендә киңәш бара: — Пыратакул язарга кирәк, законны сүкте, шәригатькә тел тидерде дип. — Булыска кул күтәреп, бинең ызнагын йолкып алдылар!.. — Мулланы кыйнадылар, Кадыйрның башын ярдылар... — Барысын да язарга кирәк, барысын да! — Судка бирергә үзләрен! — Үрәтникне, үрәтникне чакырырга кирәк! — Хурлыгы ни тора!.. — Болай калдырырга һич тә ярамый! Өеңне яндырып, малыңны талап алырлар, бетерергә кирәк үзләрен! — Бик дөрес! — Сөрергә кирәк, сөрергә! Башкача ярамый!.. Шулай бик озак, бик дәртләнеп шаулашалар... Волостной белән авылнай, Куандык мулланы да бергә кыстырып, Бәкернең өенә керәләр. Бер тананы чалып ташлаган Бәкер аның тиресен тунап маташа. Ишегалдына ике казанны янәшә аскан хатыны су кайнатып йөри. Чардарбәк исә казан астына утын салып мәш килә. Бөтен ишегалдын ыс, кара төтен каплаган. Өйдә түгел, курада да тар бүген. Протоколны озак язалар. Аны язып бетерүгә казаннан сосып алган иттән зур бер табакны волостнойның алдына китереп куялар. Ашарга теләүчеләр өйгә сыярлык түгел. Шуңа күрә кайберәүләр тышта гына аягүрә килеш берәрдән калҗа тотып, сөяк кимереп йөри. Түрдә утыручыларны сыйлыйсыйлый Бәкер аларга ялвара, авылдашлары өчен кичерем сорый: — И-и яхшылар, белгән акылымны алардан бер дә кызганмадым, гел әйтә килдем үзләренә. Тик күбесенең яше миннән олы, шуңа күрә сүземне тыңламадылар. Үз башларына үзләре бәла эзләп таптылар бит! Инде сездән үтенеп сорыйм: хаҗига тиешле маллар алын- ды, кылган тинтәклекләре өчен җәзаларын да таптылар, теге пыра- такул дигән нәрсәгезне куегыз, зинһар. Урыс кулына бирә күрмәгез үзләрен, аларны сөрдерүдән сезгә ни файда? һәрберсенең бала-чагасы бар, үз балаларын үзләре карасыннар. Моннан ары кулларыннан бернәрсә дә килми бит, акылларына утырырлар, шәт. Куегыз пыра- такулыгызны, үтенәм сездән... Волостной кырыс кына җавап бирә: — Куюын бөтенләйгә куймыйм әле!.. Дөрес, башта бераз кәгазьне җибәрмичә сынап карармын, әгәр явыз ниятләреннән кайтмасалар, миңа үпкәләмәсеннәр!.. VIII Ала кар чагы. Ачык җирләр бөтенләй арчылып калган, бары күләгәрәк төшләрдә, уй-чокыр җирләрдә генә ак «ямаулыклар» ята. Исел өстендәге боз да, аннан-моннан уелып, кузгалып китәргә әзер тора. Кызылсу тамагындагы кышлак. Җиргә сеңеп утырган егерме- " утыз каралты-кура. Күпчелегендә кар эреп беткән. Бары чүп-чар сибелгән берничә курада гына эреп өлгермәгән кар өемнәре ята. Ә калганнарында печән дә, чүпчар да юк, чип-чиста... Бәкер сыер абзары өстендәге ике колгага кибәр өчен эленгән тана тиресен, учлары белән капшый-капшый, карап тора. Үзе нидер уйлый. Икенче абзар өстендә Чардарбәк белән хатыны киез тузаны кагып маташалар. Бер ара Чардарбәк, төшке кояштан чагылган күзләрен кыса төшеп, як-ягына каранып ала. Бөтен тирә тып-тын. Шылт иткән җил дә юк. Авыл йокыга талган сыман. — Хуҗасыз калган йорт-куралар зираттан да шомлырак икән,— ди ул Бөкергә таба борылып. Сүзгә Чардарбәкнең хатыны да кушыла: — Әйтмә дә инде! Карачы' үзләренә, төнлә түгел, көндезләрен дә яннарыннан узарлык түгел... Алардан гел дөп-дөп сугулар, шыңшып елаулар ишетелеп торган шикелле. Йорт-җир түгел, ташландык гүр төсле! Иртә-кичен Иселгә суга баруы да бер җәфага әверелде... — Әйе шул... Бу өйләрне иясез-хуҗасыз каран калырлар дип кем уйлаган... Исеңдәдер, былтыр нәкъ шушы мизгелдә Уразали аксакал оныгына сөннәт туе ясаган иде. Гөр килеп торды бит бөтен кышлак өсте! Көрәше белән ярышы, үләңҗыры белән шаян сүзләре дисеңме... Теге түбә өстенә көнчуакка җыелган картлар: «Көн җылына бит, тиздән ау алып, елга буена төшәбез инде»,— дип, сөенеп утырганнар иде... һай, хәйран гомерләр! Киләсе елның нәкъ шушы мизгелендә бөтен авыл тузып бетәр дип кем уйлаган ул чакны?! — Шулай шул, Бәкер, яшем кырыктан узып китсә дә, мондый хәлләр булыр дип башыма да китерми идем. Ә хәзер үзем күрдем андый шомлыкны: күз ачып йомганчы ике йөзгә якын адәме бар бер авыл тузды да бетте ди... Кем ышаныр моңа?.. Мин дә бит бәлагә чак кына эләкми калдым. Әгәр синең теге бер авыз сүзең булмаса. Бәкер, хаҗидан алган сыерны үзем үк илтеп бирер идемме соң? Тыңлап яхшы иткәнмен сүзеңне, юкса, мин дә шулар белән бергә... — Шоңкарым, чәй кайнады, киләсеңме инде? — дип, өйдән чыккан Бәкер хатыны кычкыра. Бәкер, түбәнгә төшеп, өсте-башын кага-кага. ишеккә таба юнәлә. Зур җиз самавар янында искерәк кенә, ләкин ямаусыз камзул кигән, башына әле керләнеп өлгермәгән кимәчәк 1 салган бер яшь • Кимәчәк— казакъ хатын-кызларының махсус баш киеме. 6. «К У,» М 7 А Б И Р ШӘРИПОВ ф СӨЛЕК ф киленчәк, тезләнеп кенә утырып, чәй ясарга әзерләнә. Аның каршында утыручы сыек кына кара мыеклы егет, нидер әйтергә җыенгандай, ирен кырыйларын кыймылдатып, елмаеп куя. Киленчәк белән яшь ирнең икесенең дә әле бер-берсеннән туеп өлгермәгән, кызыкның да төбенә кадәр җитмәгән булулары сизелеп тора. Егет тә ямаусыз- ертыксыз киемнән. Бәкер белән хатыны керүгә киленчәк сикереп тора, олылар утырганчы, тезләрен бөкми. Табын янына тагы ике малай килеп утыра. Барысының да өсте-башы, яңа булмаса да, таза. Түшәк-урын, савыт- саба да төгәл. Идәндә киезләре дә бар. Күзгә чалынырлык таза да, чыгарып ташларлык алама да түгел. Кәстән сугылган балчык өйнең эче икегә бүленгән. Алдынгы бүлмәдә дүрт бозау бәйләнгән урын тора, үзләрен күптән түгел генә тышка чыгарган булсалар кирәк, чөнки юеш урыннары кипмәүдән бәвел исе аңкып тора. Табын янына утыргач, Бәкернең хатыны әкрен әйтә: — Шоңкарым, икегез ике түбә өстендә торып нигә ул хәтле кычкырыштыгыз? Әллә бер-берегезне бүген генә күрдегезме? — Анысы да дөрес, хатын, язның көне дә бит бары бүген генә якты чырай күрсәтте... Узган-киткәнне, бер ел эчендә баштан ниләр кичкәнне искә төшердек. Шушындый якты көндә теге каран калган иясез өйләргә карап күңелләребез бозылды... — Әйтмә дә инде... И-и дөнья, дөнья! Бичаралар, нишләп йөриләр икән хәзер... Бәкернең улы Сәрсәмбәк, аның хатыны әлеге яшь киленчәк тә, үзара бер карашып алып, көрсенешеп куялар. Әле генә төрткәләшеп уйнап утырган ике малай да тынып кала. — Нишләп йөри дип... — Берәр хәбәре ишетелмиме, ичмасам? — Аз-маз. Уразали аксакал өй эчен туздырып-таратмыйча гына калага җитеп алган күренә; үзе шунда Минау байның тиреләрен күзәтергә ялланган бугай. Ул яхшы урнашкан. Канашның өй эче исә Чобарга барабыз дип, җәяүли-җәяүли хәер теләнеп йөри торгач, төрлесе төрле җирдә авырыпсырхап, бер-берсеннән аерылышып беткәннәр дип ишетелде. Күкрәк баласын күтәргән чирле хатыны теләнеп йөргән чакта ике авыл уртасындагы япан далада үлеп калган икән. Гәүдәсен, мәет өстендә елап утырган яшь баласын караңгы төндә кайдандыр кайтып килүче Сәтебәй булыс табып алган. Үле гәүдә өстендә елап утырган нарасыйны күреп, үзләренең дә котлары алынган бугай... Икенче авылга җиткәнче ул бала да үлгән. Канашның калган ике баласы да ике якка каңгырып киткән диләр, берсе әлегә тере дигән хәбәр бар. Икенчесен белмим... Бәкер башын түбән ия төшеп, түзәлмыйча, мышкылдап елап җибәрә. Бераз сулгуы басылгач, яшьле күзләрен югары күтәреп, түшәмгә карап тора: — Аяк-кулларын бәйләп булса да, ник авылда тотып калмадык икән үзләрен! — Синең сүзеңне тыңладылармы соң алар?!. Бергә тораек, бар- лыюклыбызны бүлә-яра ашап, бергә-бергә кышны уздыраек, үлсәк тә бергәбергә үләек дип, мин дә күпме генә ялвармадым соң? Чар- дарбәк тә аз үгетләмәде. Тыңладылармы соң?! Тыңламадылар шул... Ачуга, хурлыкка түзә алмадылар. Ачу белән генә ни майтарырга булганнардыр, белмим, тузындылар-тузындылар да китеп тә бардылар... — Улым Сәрсәмбәк, килен, хатын, син дә тыңла. Көннәр җылынып, җир кибә башлагач, авылга кайткалаучылар булыр. Шуларның берсен дә бусагадан буш кул белән җибәрмәгез, әйрәнен дә, катыгын да кызганмагыз алардан. Күпме килсә дә, бүлеп ашарбыз. Печән өсте җиткәнче өч сыерның сөтеннән корт-эремчеген, маен аерым җыегыз. Үзебезгә ике сыерның сөте дә бик җиткән. Чардарбәк өенең хатынкалачына да әйтергә кирәк — шулай аерым җыйсыннар... Ә без әйләнәтирәдәге авылларны гизеп, исән калучыларны җыеп карарбыз. Кайчан печән чабып алганчы бергә-бергә көн күрербез, аннары, чапкан печәннәрен сатып, тамакларын үзләре аера башлар. Шулай эшләмәсәк, бу ил бөтенләй юкка чыгар төсле... Баядан бирле боегып утырган ике малайга кинәт җан кергәндәй була, берберсенә карашып, үзара сөйләшә башлыйлар: — Ишетәсеңме? Балалар да кайта алай булгач, уйныйбыз, әйеме? — Бабай дим, алар кайчан кайтырлар сон? — Кайтырлар, бәгырьләрем, кайтырлар, тагы да ишәерсез, тагы да бергәбергә уйнарсыз... Тик сугышмассыз микән? — Ю-ук, сугышмыйбыз! — Мин берсенә бишмәтемне бирәм? — Мин — итегемне! — Мин бүрегемне, күлмәгемне дә бирәм! — Ә мин барысын да бирәм, килсеннәр генә! Малайларның шулай үзара ярышып гөрләшүләре зурларның боек күңелләрен күтәреп җибәрә. Шулай да Сәрсәмбәк атасыннан сорамыйча булдыра алмый: — Әти дим, Исхак хаҗиның эшләгән этлеге шулай гына кала бирер микән? Әллә моның тикшерелү көне дә булырмы бер? — Кала бирмичә нишләсен соң, улым? Исхак хаҗи кем дә, без кем? Ул — хаҗи, аны шунысы өчен генә дә бер сыйлыйлар. Исхак — бай, монысы өчен тагы бер сыйлыйлар. Булысын да, авылнай белән биләрен дә Исхак хаҗи үз кулы белән куя. Барысы да аннан курка, барысы да аның сүзен сөйли. Каладагы түрәләр белән дә ул яхшы таныш. Үрәтниге дә, стражнигы да килгән саен Исхактан берәр ат менеп китәләр. Алары да аның сүзен сөйләячәк. Болары җитмәгән төсле безнекеләр дә бит яткан еланның койрыгына үзләре бастылар, беренче булып кул күтәреп, булысын, авылнаен, мулласы белән биен кыйнап ташладылар, ил эчендә тинтәк дигән яман ат алдылар, закон бозучы, шәригать хурлаучы булып танылдылар... Кем тикшерсә дә, бер безне генә гаепле итәчәк. Алай тагы бер мәртәбә гаепләнгәнче, тешләрне кысып, шулай кала бирербез инде. Бу — үзебез эзләп тапкан бәла, үзебез сайлап алган сөлек. Әйе. Исхак хаҗи тәнебезгә ябышып каннарыбызны эчә торган сөлек ул... Өйдә авыр тынлык урнаша... 1929 ел. Казакъчадан М. ГОСМАНОВ торҗемә итте.