СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
«...Алар икейөзлелек һәм бозыклык белән тулган бай аристократ салоннарыннан түгел, ә бәлки халык арасыннан күтәрелделәр...» Мулланур Вахитоа. 1905 елгы революцион хәрәкәт татар халкының үз профессиональ театрын мәйданга чыгара. Татар театрын тудыру, аны аякка бастыру, әлбәттә, театрга фанатикларча бирелгән, театрдан башка яшәүне күз алдына да китермәгән, аңа хезмәт итүне намус эше итеп караган табигый талантлар исеме белән бәйле Шундый талантларның берсе — артист Гыйләҗ Казанский Ул авыр тормыш мәктәбе үтеп, еСәйяр» труппасының демократик рухлы спектакльләре йогынтысы белән сәхнәгә килә. Уфа. Оренбург һәм Россиянең татарлар яшәгән башка шәһәрләре сәхнәләрендә килешле йөз-кыяфэте. оста уены белән тиз танылып, *Нур» һәм <Ширкәт» труппаларының төп иҗат көчләренең берсенә әверелә һәм озакламый бу труппаларда режиссерлык вазифасын да үти башлый Режиссер буларак, ул труппалар репертуарын заманга аваздаш спектакльләр белән баету, иҗат көчләрен туплау, сәхнә мөмкинлекләрен арттыру эшенә күп көч куя. Гыйләҗ Казанский — татар театрын Фердинанд. Вурм (еМәкер һәм мәхәббәт»). Закир (еБәхетсез егет»). Әхмәтҗан (еУйнаш»), Хәлил (tГалиябану»), Исмәгыйл (•Сүнгән йолдызлар»), Надиршаһ (еНадиршаһ») шикелле кабатланмас образлар белән баеткан үзенчәлекле талант Гражданнар сугышы чорында Гыйләҗ Казанский беренчеләрдән булып Кызыл Армиянең татар труппасын оештыруда катнаша Көнчыгыш фронтның легендар 5 нче армия составындагы бу труппа кызыл сугышчыларның политик аңын үстерү, аларда сыйнфый дошманга нәфрәт тәрбияләүдә зур хезмәт күрсәтә һәм үзенең агитспектакль- ләре, концертлары белән кызылармеецларны аяусыз көрәшкә дәртләндерә 1920 елда Гыйләҗ Казанский Уфада сҮрнәк» труппасын оештыра. Бу труппаны үстерүдә, аны иҗади коллектив итеп ныгытуда да аның роле зур була 1922 елда Башкортстан хөкүмәте Стәрлетамактан Уфага күчкәч. В Мортазин- Иманский җитәкләгән Башкортстан дәүләт театры да Уфага килә <Үрнәк» труппасының күп артистлары аңа кушыла Вәлиулла Мортазин-И минский театрның директоры булып кала, ә художество җитәкчесе итеп Гыйләҗ Казанский билгеләнә. Гадел Кутуй, 1929 елда татар укучыларын башкорт сәхнә сәнгате белән таныштыру максатын күздә тотып: <г Башкорт театрын үстерү, киңәйтү эшенә татар артист лары да күп көч куйдылар; Мортазин. Бохарский. Казанский һәм Зөбәиров иптәшләр аның составында алдынгы урынны алып килделәр һәм хәзер дә шунда эшлиләр» 10 — В ип язган иде Башкортстанда Г Казанскийны тамашачылар да. артистлар да яраталар, хөрмәт итәләр 1928 елның 13 апрелендә Башкорт дәүләт труппасы артистларының чираттан тыш үткәрелгән гомуми җыелышы еГыйләҗ Казанскийның унбиш еллык юбилеен уздыру» 2 турында карар кабул итә һәм юбилей тантанасын шул елның май аена билгели Юбилей комиссиясе членнары Бәдәр Юсупова* һәм Әмин Зөбәиров* нәфис сәнгать хезмәткәрләре (Рабис) союзына язган гаризаларында < сәхнәгә гомерен багышлаган талантлы артист Гыйләҗ Казанскийның күп санлы сәхнә кадрлары 10 Г Кутуй. Башкорт театры. Тамашачы. 1929. 4 сан 9 бит ’ Җыелыш протоколы. БАССР Үзәк дәүләт архивы Фонд Р-504. Опись I. Саклау бер 17 127 бит (Гарәп шрифтында ) ’Бәдәр Юсупова (1902—1969) — РСФСРның атказанган, БАССРның халык в₽Т"‘ГӘмнн Зебәиров (1891—1964) — РСФСРның һәм БАССРның халык артисты тәрбияләгән сәләтле педагог»1 булуын искәртеп үтәләр. Шушы гаризага Гыйләҗ Казанскийның автобиографиясе дә теркәлгән. Гыйлаҗ Казанскийның автобиографиясен рәсми документ кына итеп карап булмый Матур әдәби тел белән рус телендә язылган бу язмалар Г. Казанскийның югары интеллектлы, күп яклы сәхнә художнигы булуын раслыйлар. Бу язмалар, бер яктан, Г. Казанскийның нинди авырлыклар белән сәхнәгә килүен күрсәтсәләр, икенче яктан, революциягә кадәрге татар сәхнә интеллигенциясе үткән типик «университет» юлын күз алдына китереп бастыралар. Гыйлаҗ Казанскийның язмалары татар театры тарихында моңарчы аз яктыртылган яңа мәгълүматларга бай •Галия» мәдрәсәсендә Мохтар Мутин катнашында оештырылган спектакльләр, Е Сыртланованың сәхнәгә килүе, Мохтар Мутин һәм Гыйләҗ Казанскийларның, •Нур» һәм •Ширкәт» труппаларында уйнаганчы ук, үзләренә труппа төзеп, Бөре, Уфа. Оренбург һ. 6 шәһәрләрдә гастрольләрдә йөрүләре, Омск каласында татар театр студиясенең эшләве (1919). «Нур» һәм «Ширкәт» труппаларының мөстәкыйль һәм берләшеп эшләү вакытларындагы гастроль маршрутларын күрсәтүе, С Гыйзза- туллина-Волжская Н Сакаев. Камал I, М. Мутин, Ш. Шамильский, М Мирвәлиева һ. б артистларның сәхнә биографияләренә яңа мәгълүматлар өстәве белән бу язмалар аеруча әһәмиятле. Язмаларда шулай ук 5 нче армия составындагы татар театры труппасының гражданнар сугышы чорындагы эшчәнлеге дә шактый тулы гәүдәләнде рел ә. Г Казанский язмаларында Башкорт театрының оешу чорын яктырткан моментлар, татарбашкорт театр бәйләнешләре юнәлешендә эшләгән Вәлиулла Мортазин- Иманский, башкорт театрының күренекле режиссеры Мәкәрим Мәһәдиев, талантлы артисты Әмин Зөбәировлар турында да әһәмиятле мәгълүматлар бар. Ниһаять, .бу язмалар белән танышкач, татар театры тарихында тормышы һәм иҗаты әлегә тиешенчә яктыртылмаган талантлы артист һәм режиссер, сәләтле педагог һәм оештыручы1 Гыйлаҗ Казанскийның сәхнә художнигы буларак күп яклы иҗади йөзе ачыларак төшә