Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ЮЛЛАРЫ ЧАТЫНДА

Ренат Харис иҗаты турында этюдлар 4QTQ елның ахырында Мәскәүнең «Яшь гвардия» нәшриятында lu/Д «Юллар чаты»29 дигән исем белән яшь шагыйрьләрнең кол лектив җыентыгы басылып чыкты. Анда татар шагыйре Ренат Харисның «Сабантуй» исемле китабы да урнаштырылган. Ниятем шул китапка рецензия язу иде. Яза башлагач, киңрәк килеп чыкты. Китап турында уйланулар әдәби иҗат эшчәнлегенең кайбер мөһим мәсьәләләренә алып кереп китте. Тәрҗемә турындагы тәэсирләрем белән генә уртаклашмакчы идем, шагыйрьнең яшь татар поэзиясе сафындагы урыны мәсьәләсен дә читләтеп узып булмады. Яңарак язылган шигырьләренең берсендә Р. Харис поэзиягә булган мәхәббәтен сихри һәм ялкынлы мәхәббәт, гомерлек мәхәббәт дип атый. Ул, чыннан да, поэзиягә, сәнгатькә гашыйк; Р. Харис — яхшы мәгънәсендә китапчыл шагыйрь. Нәрсә соң ул китапчыл поэзия? Башта шул мәсьәләне ачыклап китик. Минем уемча, китапчыл поэзиянең төп хикмәте шунда, теге яки бу китапчыл шагыйрьнең әсәрләрен укыганда, укучы турыдан-туры тормышның үз сурәте белән түгел, ә аның сәнгать әсәрләрендә инде бер тапкыр чагылдырылган, ягъни икенчел сурәте белән очраша. Мисал төсендә һ. Такташның «Җир уллары» трагедиясен алырга була. Әсәрнең союжеты Кабил белән Һабил турындагы борынгы легендага нигезләнгән. Такташ, легенда образларыннан иҗади файдаланып, бөтенләй башка юнәлештәге, яңача яңгырашлы трагедия язган икән, бу шул ук китапчыллыкның бер күренеше түгелмени? Я булмаса, шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнашны, аның «Таһир-Зөһрә» пьесасын алыгыз. Танылган рус шагыйре Блокны алырга мөмкин. Баксаң, «Унике» исемле мәшһүр поэмасын шагыйрь рим тарихчысы Катулл язмаларына таянып язган икән. Бу хакта көндәлекләрендә ул үзе әйтеп уза. Әмма Катилина восстаниесенә бәйле вакыйга шагыйрь өчен этәргеч көч, бер сәбәп кенә була. Поэманың асылын тәшкил иткән төп сыйфатларны шагыйрьнең карашларыннан, революция идеаллары белән рухланып яшәвеннән 29 Перекрестки. Коллективный сборник. «Молодая гвардия» Москва. 1972 год. Рус теленде. эзләргә кирәк. Гомере буе революция авазлары, революция гөрелтеләре белән илһамланып яшәгән зур шагыйрь бөек пролетар яңаруның— тарихта тиңе булмаган яңаруның — төп рухын, ритмын һәм үзенчәлекләрен чагылдыра алырлык гүзәл сәнгать әсәре иҗат итә. Кыскасы, китапчыл поэзия үрнәкләренә мисал күп китерергә була. Р. Харис иҗатының да нигездә шушы юнәлештә үсүен күрсәтерлек характерлы берничә мисал алыйк. «Яшь гвардия» нәшрияты чыгарган җыентыкта «Мулланур» исемле поэма бар. Поэма рефреннар ярдәмендә кабатланып килгән шундый юллар белән тәмамлана: Хәрәкәттә безнең аң һәм безнең кан — Мәңге исән синең җан, Мулланур!.. Кемгә ничектер, мин бу юлларда М. Светлов поэзиясенә хас авазлар ишетәм. Шагыйрьнең «Сказ о Чапае» исемле поэмасындагы рефреннарны хәтерлисезме? Хәтерем ялгышмаса, анда «җан» сүзе «йөрәк» сүзе белән, «мин» алмашлыгы «без» белән алмаштырылган, әмма геройның үлемсезлеге турындагы төп фикер якынча бер төслерәк, бер калыптарак, бер юнәлештәрәк үстерелә. Икенче мисал. Шагыйрьнең «Яңа көн» исемле яңа җыентыгына мөрәҗәгать итик. «Сабантуй» исемле циклга кергән шигырьләрнең берсендә шундый эпизод бар: кызыл чуклы ак сөлге җилфердәп торган колгага бер малай менеп карый, ләкин менеп җитә алмыйча җиргә шуып төшә, гарьлегеннән елар хәлгә җитә. Ләкин уфтанырга урын юк, шунда ук икенче малай әзер тора: Бер малай аяк табанын Чирәмгә ышкый... — Җитәр, Дымлангандыр, Халык көтә. Менеп кара. — диделәр. Менеп китте... Бәлки аңа Җир дымы ярдәм итәр! Күрәсез, шагыйрь биредә борынгы грек мифологиясендәге Антей турындагы мотивлардан файдаланган. Әлеге мисалларны без ни өчен китердек? Нәрсә бу, иҗади йогынтымы, әллә турыдан-туры эпигонлыкмы? Минемчә, тегесе дә, бусы да түгел. Светлов белән булган очракны алыйк. Монда төрлечә фараз кылырга мөмкин. Бик ихтимал, исеме дөньяга мәгълүм атаклы рус шагыйре М. Светлов һәм хәзергә әле киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган яшь татар шагыйре Р. Харис, гражданнар сугышында катнашкан икс батырның трагик үлеме турында уйланганда, бер-берсенә бәйсез рәвештә, бер юнәлештәрәк фикер йөрткәннәрдер, образның бердәй < орлыгын» тапканнардыр. Әгәр шулай икән, ул чагында Р. Харисны Светловча төгәллек өчен котларга гына кала. Ләкин башкача фикер йөртергә дә мөмкин. Ихтимал, «Мулланур» поэмасындагы Светловча яңгыраган троплар аң катнашыннан тыш башкарылган әдәби йогынты җимешедер, кайчандыр укыган нәрсәнең, вакытлар узгач, томанлы төстә генә хәтергә килеп төшүе, иҗат эшчәнлегенең иң киеренке бер мизгелендә хәтер сандыгында сакланган нәрсәләрнең кинәт ачылып киткән сурәте ге- нәдер. Инде икенче мисалга килсәк, без монда башка төрлерәк күренеш белән очрашабыз. «Сабантуй»да грек мифологиясендәге мотивлар аңлы рәвештә, белеп, башкача әйткәндә, тенденциоз төстә кулланылган. Әлеге сюжетның артык киң таралган булуы бары шулай гына уйларга юл калдыра. Әмма хикмәт хәтта әдәби йогынты һәм сәнгатьчә ассоциацияләрдә генә дә түгел, иң мөһиме шунда, ул йогынты һәм ассоциацияләр шагыйрьне илһамландырган зур һәм мөһим теманың органик өлеше ♦ булып киткәннәр, табигый төстә бергә үрелеп, кушылып баралар. «Са- < бантуй»да грек мифологиясеннән килгән сюжетның ни рәвешле яңарты- 5 луына игътибар иттегезме икән?! Үзенә көч биреп торган җирдән аеры- 2 луга мифология герое Антей үлә. Ә Р. Харис шигырендә без колга 1 башына менәчәк малайны барлык авырлыкларын җинеп чыккан яшь _ Антей итеп күз алдына китерәбез. Туган җир дымы ярдәм итә! Р. Харис поэзиясенең китапчыллыгы, икенчеллеге хакында сөйли торган тагын бер мисал — аның АЛ. Яруллин ораториясенә язган «Кеше» £ либреттосы. 1972 елда аларга бу әсәрләре өчен М. Җәлил исемендәге н комсомол премиясе бирелде. Сезнең бу ораторияне тыңлаганыгыз р бармы? Әгәр юк икән, ораториянең эчтәлеге белән аз гына булса да з 'аныштыру йөзеннән, аның нинди кисәкләрдән торуын санап узам: S I. Җир һәм Кеше; II. Прометей; III. Ленин. Революция; IV. Хезмәт; = V. Бишек җыры; VI. Сугыш. Муса; VII. Кешегә мәдхия. ф Күрәсез, либретто ораториягә тарихның киң сулышын алып керә я Дөрес, либретто авторы кайбер төгәлсезлекләр дә җибәргән. Про- О метей турындагы кисәктә: «әйдә бөркет минем йөрәгемне озгәләсен», “ дигән җөмлә бар. Хәлбуки, һәр мәктәп баласы бик яхшы белә: бөркет Прометейның йөрәген түгел, ә бавырын чукый. Әмма либреттоның - гомуми яңгырашы белән чагыштырганда, бу вак төгәлсезлекләр бөтенләй сизелми дә. Аларны артык төпченеп укыган кеше генә шәйләргә * мөмкин. и Культура фактларына, башка халыкларның әдәбияты һәм сәнгате ирешкән казанышларга курыкмый, иркен мөрәҗәгать итү, ул факт- ң ларны үз әсәреңнең табигый үсешенә буйсындыра белү—милли шигь- = риятнө интернациональ дәрәҗәгә күтәрүнең, милли чикләнгәнлектән арынуның тагын бер чыганагы менә шул. Р. Харисны инде башлап язучы шагыйрь дип кенә булмый. Поэзиядәге өйрәнчеклек чорын, хәзерлек этабын ул күптән узды. Менә, мәсәлән, Мәскәү чыгарган җыентыктагы «Яфраклардан бизәкләр» исемле әсәр. Шигырьләр күбрәк юл йөргәндә, юлда языла. Шагыйрь бу юлы көзге урман юлы буйлап бара, аның күзенә төрле-төрле агачларның яфраклары чалына. Менә җыерчыклы карама яфраклары. Карагыз әле’ Ә бит ул яфраклар үз башыннан күп хәлләр кичергән кешенең маңгай сырларын хәтерләтә икән ләбаса. Ниндидер сыйфатлары буенча чыклы тал яфрагын яшьле күзләргә, кызгылт усак яфрагын алсу бит алмаларына, мәңге яшел ылысларны чыдамлы йөзгә охшатырга мөмкин икән, һәм шигырьнең «орлыгы» әзер. Әгәр шагыйрьнең хәзерлеге югары булмаса, әгәр ул үзе күргән шул детальләрдән гомумиләштерүләр ясый белмәсә, «орлык» тишелми калырга да мөмкин иде. Р. Харис аларны терелтә, аларга җан кертә алган. Оригиналның соңгы юллары болай тәмамлана: Кезге урман буйлап. Кеше турында уйлап. Каедыр барам... Ә менә шул ук юлларның В. Кузнецов тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе: А ■ раздумываю о сыне. Шагав тропкою лесной.- 12 «К У.» М 1 177 Биредә «баланың» ни катнашы бар? Оригиналда сүз бөтенләй гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр турында түгел, Табигать белән Кеше мөнәсәбәтләре турында бара. Шулай да бусы әле әллә ни зур бәла түгел. Тагын тәрҗемәгә мөрәҗәгать итәбез: Я вам нужна Для обрамления портрета (!) Ведь я одна Зимой и летом В лесу приволжском зелена (!]», Шепнула хвоя. Бәланең зуры менә шуннан башлана. Ахырдан икенче юл бөтенләй ялгыш бирелгән, сүзне дә шуннан башлыйк. Географик характердагы аныклау (в лесу приволжском) нигә, кемгә кирәк? Идел буе урманында үсмәсә, ылыс яшел булмас идемени?.. Кыскасы, матур, купшы сүзләрдән тезелгән әлеге тирада тәрҗемәче уйлап чыгарган нәрсә генә. Бу хәлне аңлату артык кыен да түгел. Оригиналда шигырь «Көз сурәте» дип атала. Күрәсең, сүзгә-сүз тәрҗемәдә дә шул ук исем калган булгандыр. В. Кузнецов аны «портрет» дип аңлаган. Нәтиҗәдә шигырьнең буйдан- буйга сузылган үзәк линиясе югалган, әсәрдәге ассоциацияләр чылбыры, әсәрнең музыкасы бозылган. Мин этюдларны юри әйбәт шигырьнең начар тәрҗемәсеннән башладым. В. Кузнецов тулаем хәзерлекле тәрҗемәче. Бу — тәрҗемә мәсьәләсенә караган фикерләрне кискенрәк итеп кую өчен кирәк булды. Сүзгә-сүз тәрҗемә буенча эшләү — вакытлы чара, хәзергә шунсыз булмый. Бу хәлдән ничек чыгарга соң? Р. Харис, һичшиксез, тәрҗемәче белән очрашмый калмагандыр — китапка авторлаштырылган тәрҗемә дип куелган бит! Әгәр шагыйрь тәрҗемәчегә әлеге шигырьне тәрҗемә итү принципларын рәтләп аңлаткан булса, оригинал белән тәрҗемә арасында бу кадәр аерма килеп чыкмас иде. Бу, әлбәттә, бер очрак кына. Гомумән алганда, үзара элемтә һәм бәйләнешләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур, безнең кебек күп милләтле илдә бигрәк тә. Мин ышанам, ике шагыйрьнең үзара очрашып сөйләшүе, әгәр ул очрашу файдалы эшкә юнәлтелгән булса, сүзгә-сүз тәрҗемәләр аша читтән торып танышуга караганда, аларның икесен дә күп мәртәбә ныграк баетачак. Мондый очрашулар еш кына иҗади дуслыкка әйләнеп китүчән була. Алда әйтелде: кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте — шагыйрь иҗатындагы төп темаларның берсе. Аның иҗат манерасы өчен нәрсә характерлы соң? Җыеп әйткәндә, Р. Харис иҗатының бер үзенчәлеге шунда, ул кеше һәм табигать дөньясындагы капма-каршы булган, һәрхәлдә, бер-берсеннән ерак торган әйберләрне үзара якынайтырга ярата. Шигырьләрен ул бер төрле башлый, ә ахырларын еш кына бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамлый. Әйтик, түбәндәгечә: Мин — яфрак! Әйе, табигать тормышы белән кушылу, җан иясенең тойгыларына сизгер килү — аның иҗатының, аның стиленең беренче билгесе, беренче шарты булып тора. һәр шагыйрь үткәндәге мираска таяна. Р. Харисны Дәрдмәндтән өйрәнә, диләр. Беренче карашка, алар арасында бернинди уртаклык юк кебек. Шул ук вакытта тирә-юньне күзәтү үзенчәлеге, кеше һәм табигать дөньясына керү тирәнлеге буенча да, абстракт төшенчәләрне конкрет әйберләр аша сурәтләүгә йөз тотуы ягыннан да, интонацияләрнең төрлелеге һәм тагын ниндидер күзгә күренмәс башка сыйфатлары буенча да ул ифрат та Дәрдмәндкә якын, Дәрдмәндне хәтерләтә. Әмма шагыйрьләр арасында тарихның үзе тарафыннан билгеләнгән җитди аерма да бар. Аерма иҗатның максатка юнәлгәнлегендә. Әгәр бугатта Дәрдмәнд псевдонимы белән шигырьләр бастырган Закир ♦ Садыйк улы Рәмиевне мин әнә шундый кеше итеп күз алдына китерәм. « Дәрдмәнд иҗаты тикшеренүчеләр өчен хәзергә кадәр чишелмәгән _ төен булып кала, әледән-әле бәхәсләр, капма-каршы фикерләр кузга- < тып килә. Мондый талантлы, тирән һәм нечкә лирикны, безнең кайбер £ галимнәр кебек, җиңел генә буржуаз лагерь сыйныфына бирү дөрес ~ булып бетмәс. Бу — сәнгатьнең спецификасын аңлап җитмәү, мәсьәләне х артык гадиләштерү бәласе- Зур шагыйрьнең эчке дөньясы катлаулы * һәм каршылыклы. Әйе, ул органик төстә үз сыйныфы белән бәйләнгән - кеше, ләкин бу аңа иң яхшы шигырьләрендә, хәтта шул ук «Кораб»ында да, үзенең тар сыйнфый карашларыннан югарырак күтәрелергә, бөтен “ милләтне борчыган мәсьәләләрне күтәрергә комачауламый. Аның 3 фаҗигасе кырыс һәм гыйбрәтле. Бер яктан, ул тарих агымына каршы барырга маташкан үз сыйныфыннан баш тартырлык көч тапмый, икенче яктан, йөрәкләрне тетрәтерлек Ватандарлык хисе, милләт язмышы хакында уйланулар, туган илгә мәхәббәт, канга сеңгән укымышлылык һәр вакыт аның тормышка, тирә-юньгә мөнәсәбәтенең хәлиткеч ягы була. Әгәр ул. Бөек Октябрь революциясе җиңгәч, кайбер дусларының чит илгә китәргә чакыруларын кире кага алган һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр совет властена лояль кеше булып калган икән, бу юкка гына түгел, һәм аның талантын ихтирам итүчеләр арасында М. Җәлил, Ә. Фәйзи, X. Туфан, С. Хәким кебек күренекле шагыйрьләрнең булуы да очраклы хәл түгел. Соңгы елларда алар сафына тагын бер кеше — яшь шагыйрь Р. Харис килеп кушылды. Аның бөтен иҗаты буена, «Кайтаваз» исемле беренче мөстәкыйль китабыннан алып «Яңа көн» исемле соңгы җыентыгына кадәр, тегеләйме-болаймы Дәрдмәнд белән бәйләнгән шигырьләр сузыла. Дәрдмәнд поэзиясе — Р. Харисның беренче мәхәббәте, кайнар, мавыгучан мәхәббәте, шуны ул, күрәсең, бөтен гомере буена саклаячак. Ләкин Дәрдмәнд — аның өчен алла түгел. Ул артист табигатьле шагыйрь иҗатының көчле якларын да, көчсез якларын да дөрес күрә. Р. Харис совет чорында туа, ана сөте белән үк яңа тормыш идеяләрен сеңдереп үсә. Аның дөньяга карашы, идеаллары һәм идея-эстетик концепцияләре дә башка. Алар арасындагы тарихи, социаль, эстетик аерма шуның белән аңлатыла. Бераз алдарак мин Дәрдмәнд поэзиясе Р Харисның беренче мәхәббәте, дигән идем. Ләкин бу аек мәхәббәт, язучының сыйнфый чикләнгәнлеген истән чыгармый торган мәхәббәт һәм бердәнбер мәхәббәте дә түгел. Дәрдмәнднең карт шонкары оча-оча ахыр чиктә утопия һәм социаль иллюзияләрнең хыялый иленә килеп җитсә, Р. Харисның яңа канат чыгарган кошы чын ил, реаль чынбарлык һәм социаль гаделлек иле — кешелек җәмгыятенең иң якты хыяллары тормышка ашкан Советлар иле күгендә оча. Капма-каршы юллардан киткән ике кеше арасындагы бу бәйләнешне, бу якынлыкны фәнни яктан ничек нигезләргә соң? Кулында алтын приискалары тоткан миллионер, заманына күрә һәр яктан тирән белемле кеше, «Вакыт» газетасының нашире... Күз алдына китерегез: шул кеше, кабинетына бикләнеп, наширләргә бик хас булмаган эш белән шөгыльләнә — үз-үзен аямыйча шигырьләр яза, ритм, рифма өстендә, строфа төзү өстендә газаплана, шигырь формасының башка элементлары белән баш вата һәм язганнарыннан беркайчан да канәгать булмый. Максаты нәрсә? Әдәби осталыкның бөтен мөмкинлекләреннән файдаланып, ул идеаль шигырь иҗат итәргә омтыла. Нигә кирәк бу аңа? Миллионер булу гына җитмәгәнмени? Әмма шагыйрьне алтын чыңыннан да зуррак башка төрле байлык — рухи байлык үзенә тарткан, бу — аңа табигать тарафыннан мул итеп бирелгән талант көче, шул аны, кабинетына бикләнеп, сәгатьләр буе армый-талмый эшләргә мәҗбүр иткән. Мат VtfllMlVh HdVITlTOI IKHdOJltm Конкрет мисалда аңлатыйк. Әле 1907 елда ук Дәрдмәнд, Тукайга адреслап, «Шагыйрь» исемле мәгълүм шигырен яза. Шул шигырендә ул халык шагыйрен матур гөлләргә былбыл булырга, нәзакәт багына сакчы булырга чакыра. Поли тикадан читләшергә чакырган мондый шигырен ул иҗат практикасында берничә тапкыр куллана. Шул вакытлардан бирле алтмыш ел гомер узгач, 1967 елда Р. Харис, ихтимал, Дәрдмәнд белән бәхәскә керүен үзе дә сизмичәдер, шулай ук чәчәк мотивы белән бәйләнгән «Шигырьләр» исемле шигырен яза. Бу шигырендә ул Рудаки, Пушкин, Тукай, Лорка, Хикмәтләрнең фаҗигале язмышлары хакында сөйли һәм әсәрнең иң ахырында, Дәрдмәнд белән яшерен бәхәскә кергәндәй, болай ди: Чәчәк ечен Җирдә беркемне дә. Беркайчан да үтергәнне тарих белми... Шагыйрь үз идеалын, идея-эстетик карашларын раслый. Димәк, шигырь техникасына, сүз осталыгына, ритмнар хикмәтенә өйрәнергә мөмкин икән, әмма кеше фикерләренә иярү, дөньяга карашлардан өйрәнү мәгънәсезлек булыр иде. Ул чагында Р. Харис Дәрдмәнднең гади бер эпигоны булудан, алай гына да түгел, артык искергән эпигоны булудан ерак китә алмас иде. Бу шигырь органик төстә татар совет поэзиясенең гомуми агымына килеп кушыла, аны тагын да баетып җибәрә. Шул кадәресе кызык, әлеге шигырьдә автор Тукай тәҗрибәсенә, тормышны объектив төстә сурәтләү традицияләренә таяна, ахырдан, Бөек Октябрь революциясеннән соң, халык шагыйренең җиңел кулыннан татар совет шагыйрьләренең бөтен бер плеядасы кабул итеп алып киткән рухи традицияләргә таяна. Республика матбугатында хәзер Р. Харис иҗаты турында, аерым алганда, аның Дәрдмәнд поэзиясенә мөнәсәбәте хакында да, күп язалар. Аны Дәрдмәнд белән чагыштыру хәтта шигырьләрдә дә күренә башлады. Мәсәлән, яшь шагыйрь К. Мостафин Р. Хариска багышланган дусларча шаяруында болай ди: Башкаларга эстән генә карый-карый. Язасың да, сызасың да. үсәсең дә. Болытка да үрелеп була икән, җаный. Басып торсаң Дәрдмәндләр җилкәсенә. Әйе, аның турында күп язалар, төрле нокталардан карап, төрле позицияләрдән торып язалар. Мәкалә һәм рецензия авторларының игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә — күптәннән килә торган традиция һәм новаторлык мәсьәләсе, аларның үзара мөнәсәбәте, үсеш перспективалары. Шагыйрь Н. Дәүли «Казан утлары» журналының 1971 елгы 7 санында басылган мәкаләсендә Р. Харисны шигырьнең дисциплинасын бозуда, ритм, рифма, цезураларга игътибар итмәүдә, кыскасы, ялган новаторлыкка хас күп төрле гөнаһларда гаепли. Н. Дәүли, мәсәлән: «Мулланур Вахитов турындагы шигырьләре минем чәчләремне үрә торгызган иде», ди. Ләкин бит «Мулланур» үзенчәлекле, бүгенге поэзия алдына куела торган таләпләрне искә алып язылган поэма. Н. Дәүли исә аңа иске, традицион үлчәүләр белән якын килә. Ә бит татар шигыренең поэтик структурасы, тормышның үзе кебек үк, бер урында гына тормый, ул, диалектиканың гомуми законнарына бәйле рәвештә, үсә һәм камилләшә бара. Биредә тагын бер фикерне искә алу урынлы булыр, дөрес, ул яңа фикер түгел. Ул фикерне Т. Галиуллин бер әйткән иде инде. Чыннан да, үткен күзәтүчәнлеккә, үзенчәлекле сюжетка һәм ачык метафораларга корылган «Мулланур» поэмасы булмаса, Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булган курку белмәс солдат, искиткеч шәп шагыйрь Фатих Кәрим турындагы цикл, шул ук Нәби Дәүли тарафыннан югары бәя алган цикл да языла алмас иде. Соңгы цикл алдагы поэмадан, дөресрәге, аның сәнгатьчә тасвирлау чараларыннан үсеп чыга. Әгәр Н. Дәүли, таякны артыграк бөгеп ташлаганын сизеп, мәкалә ахырында Р. Харис поэзиясен чамадан тыш мактап җибәрсә, Ш. Әхмә- дуллин исә «Уйланырга кирәк...» («Казан утлары». 1971 ел. 8 сан.) ♦ дигән рецензиясендә киресенчә эшли: мактау белән башлый, тиргәү S белән бетерә. Мәкаләсенең бер өлешендә ул шагыйрьнең иҗат үзен- = чәлеге хакында кызыклы фикерләр әйтә, аның индивидуаль йөзен бил- ь геләү юнәлешендә җитди адымнар ясый, икенче өлешен шактый күңел- ~ сез нәтиҗәләр белән тәмамлый: янәсе, гади укучы Р. Харис шигырьлә- ? рен аңламаячак, аларга битараф калачак. Ш. Әхмәдуллин рецензиясе < чыгып, бер еллап вакыт уздымы икән, аңарга җавап бирергә ашыккан- ~- дай, шагыйрь «1972 ел икмәге» исемле поэмасын язып бетерде. Поэма ~ эчке кайнарлыгы, икмәк турындагы уйлануларының көче һәм масштаб- S лы булуы белән аерылып тора. Тәнкыйтьченең үз сүзләрен кулланып “ әйткәндә, «миллионнарча гади укучылар»ны дулкынландырган, әдәбият - өчен ифрат әһәмиятле булган бу теманы, аның кебек, йөрәгенә шулай = якын итә алган башка бер шагыйрьне мин хәтерләмим. Ш. Әхмәдуллин шагыйрьнең сәнгатьчә фикерләве катлаулы булган- . га өнәми. Бу хакта сүз чыккач, мин аны, киресенчә, тиешле дәрәҗәдә 7 катлаулы булмауда гаепләр идем. Кыскалыкка, афористик формага = омтылам дип, ул кайвакыт фикерне әрәм итә, поэтик фикер каршылыклы, өзек-өзек, сайрак булып чыга. Шагыйрьнең андый миниатюралары - бүләкләр кибете витринасына куелган бизәнү әйберләрен хәтерләтә. Ләкин мондый кимчелекләрне үсү кыенлыклары дип карарга кирәк. Төп фикерләре белән килешерлек, канәгатьләнү хисе белән укылырлык бердәнбер мәкалә «Казан утлары» журналының 1972 елгы 6 санында басылды. Мин Т. Галиуллинның «Ак сөлге» исемле җыентык - уңае белән язылган «Дөньям кызыксындырса...» дигән рецензиясен = күздә тотам. Р. Харис иҗатын ялган новаторлыкта гаепләүче башка тәнкыйтьчеләрдән аермалы буларак, ул шагыйрь иҗатына төпле бәя бирә, аның иҗатындагы чын новаторлык үрентеләрен дөрес күрсәтә. «Тыны кысыла торган кешеләр булганга карап, тауны кечерәйтергә ярамый», — дигән бер француз язучысы. Р. Харис иҗатын тәнкыйть итүчеләргә дә мин щул ук сүзләрне кабатлар идем. Шул ук вакытта, шагыйрь язган һәр нәрсәне мактаучы, аның һәр төчкергәнен илаһилаш- тырырга яратучы кайбер кешеләр кебек, тауларны артык биеккә күтәрергә дә ярамый. Мәгълүм дәрәҗәдә арттырып җибәрүләр, аның турында язылган аерым рецензия һәм мәкаләләрдә очрый торган тупас һөҗүмнәр, миңа калса, бер нәрсәне аңламаудан килеп чыга: татар шигыренең үсеш эволюциясе бер нәрсә, ә поэзиянең рухи традицияләре бөтенләй икенче нәрсә бит ул. Тел кебек үк, теләсә нинди шигырь системасы да (буш хәлендә, эчтәлек белән тутырылмаган хәлендә) — сыйныфларга мөнәсәбәттә битараф күренеш,- уңай традицияләр исә, социалистик реализм методы җирлегендә яуланган новаторлык казанышлары, киресенчә, һәр вакыт үткен төстә социаль, политик, сыйнфый характерда булалар, сүз хәтта пейзаж лирикасы хакында барган очракта да. Теге яки бу шагыйрь эшчәнлегенең новаторлык әһәмиятен бары вакыт, дәвер үзе генә дөрес билгели ала. һ. Такташ, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Ф. Кәрим, X. Туфан, С. Хәким кебек өлкән буын шагыйрьләрнең иҗатына без ничектер ераккарак китеп, еллар фонына куеп карый алабыз, һәм шул фонда аларның теге яки бу күләмдә татар совет поэзиясен яңартуга керткән шәхси казанышлары ачыграк, төгәлрәк булып күренә. Ренат Харис яшь әле, аның һәммәсе дә алда. Тик шулай да... В Маяковский сүзләре белән әйткәндә, чын поэзиянең һәр юлы билгесезлек- кә сәяхәт. Р. Харис — экспериментлар шагыйре. Ул — эзләнүчән һәм үзенчәлекле шагыйрь. Аның «Мулланур», «1972 ел икмәге» кебек поэмалары, ф. Кәрим, Дәрдмәнд турындагы шигъри цикллары, «Кеше» либреттосы, «Ак сөлге», «Татарстан», «Укыйм, җырлыйм» кебек шигырьләре шул турыда сөйли, һәрхәлдә, инде яшь шагыйрьнең бөтен шигырьләре һәм поэмалары үткен төстә заманча яңгырыйлар. Конкрет мисал китерик. «Юллар чатында» исемле җыентыкта «Әтием турында шигырьләр»» бар. Анда шагыйрь лирик героеның рухи халәте турында сөйли: Әти турында куп яздым, Мылтык прикладын Әниемне кочкан кебек кочуын мактап. Һәрбер >ңыерчыгын мактап... Пикассоны аңламавын тиргәп, Зәвыксызлыкта гаепләдем тирләп-тирләп. «Җиңел яшәргә тырышасыз»,— дип Әрләгәндә яшьтәшләремне. Әтигә каршы калкан булдым Шигыремдә... Әгәр әти шигырь яза белсә, Нәрсә язар иде икән минем турымда, ә!.. Бер карасаң, монда аталар һәм балалар арасындагы иске конфликтның яңа варианты искә төшерелә кебек. Әмма алга таба бу конфликт кире алына, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашкан әтисенең тәҗрибәсенә таяну улына заманны, безнең бүгенге тормышны киңрәк, тирәнрәк аңларга булыша. Бер типтагы, билгеле бер интерваллар аша кабатланып килгән юллар шул хакта сөйли: Аһ, син нинди каты уйлыйсың! Маңгаеңда ике ак юл... Бу юлларны узган сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буынның үткәне һәм бүгенгесе белән соклану дип кабул итәсең. Әтиләребезнең героик эстафетавы улларына тапшырыла! һәм шигырьнең тагын бер ягы бар. Фәнни-техник революция турындагы беркатлы карашлар күптән искерде. Фәнни һәм техник ачышлар, әгәр алар кешелеккә каршы идеяләргә хезмәт итсәләр, исәпсез-хисапсыз корбаннар да китерергә мөмкин. Мәсьәләгә бу яктан караганда, шигырьнең көче бермә-бер арта, ул интернациональ яңгыраш ала. Ата образы эре планда, зур итеп сурәтләнә. Ул хәрби һәм тыныч хезмәтне бәяли белүче образ буларак бирелә. «Әтием турында шигырьләр» темасын сәнгатьчә эшләүдәге бик мөһим бер детальгә тукталасы килә. Әтисенең «броневикларда» йөргән чорын сурәтләгәндә, шагыйрь «ак юлны» искә алып китә: Аһ, син нинди каты уйлыйсың! Маңгаеңда ике ак юл, һәм ул юлларның берсендә Сет төялгән машиналар, Икенчесендә Корылган туплы броневиклар. Татар укучысына бу сүзнең икенче бер яшерен мәгънәсе дә ачык. Аклык, пакьлек кебек эпитетлар фольклор әсәрләрендә дә, язма әдәбият үрнәкләрендә дә элек-электән иң якты, изге хисләрне белдерү өчен кулланылган. Шул рәвешчә, Р. Харис шигырендәге «ак юл» әле Бөек Ватан сугышының гадел һәм изге юлын, бөтен кешелек дөньясын куркыныч чумадан — фашизмнан коткарып калган юлны да символлаштыра. Үзе яраткан шул сүз ярдәмендә шагыйрь иҗатын җентекләп тикшереп чыгарга мөмкин. Китапларның исемнәренә игътибар иткәнегез бармы? «Ак сөлге» — аның традицияләргә турылыклы булуы, ә «Яңа көн» — новаторлыгы турында сөйли. Шагыйрьнең иң яхшы ниятләре никадәр урынлы һәм нигезледер — анысын вакыт күрсәтер! Шулай да ул бер ак төскә генә гашыйк кеше түгел. Аның иҗат ♦ палитрасында салават күперендәге бөтен төсләрне очратырга мөмкин. < Кызыксынган кешеләр авторның «Кызыл төлке» исемле шигырен укып s карасыннар. Ул махсус табигатьтәге төсләр байлыгына сокланып языл- £ ган әсәр. Әлеге шигырьдән бик ачык күренгәнчә, башка төр шигырьләр =• белән бергә, Р. Харис тамырлары белән халык авыз иҗаты әсәрләренә з барып тоташа торган, күпмедер дәрәҗәдә сынлы сәнгатьтәге аллегорик < картиналарны хәтерләткән кинаяле шигырьләр дә яза. Бер карасаң, | шагыйрьне төсләр байлыгыннан башка нәрсә кызыксындырмый да кебек - һәм ул аларны гади күз белән күреп булмастай урыннарда таба. Ләкин £ бу тышкы форма гына. Шагыйрьнең төп максаты укучыны дулкынлан- Е дырырлык аллегорик картина иҗат итү. Р. Харис, һичшиксез, романтик мотивлар җырчысы. Шушы урында = без авторның романтик халәтле шагыйрьләрнең күпчелегенә хас булган бер үзенчәлегенә якынлашабыз. Р. Харисның лирик герое, ничектер, аның үзеннән еракта тора, ул кайдадыр алда, туачак коммунистик тормышта. Ул — идеал образ. Шуңа күрә шагыйрь белән аның лирик герое арасында тигезлек билгесе куярга ярамый. Мисаллар кирәкме? Алар бик күп, мин иң характерлы бер генә мисалга тукталам. Сүз «Ат» исемле шигырь хакында барачак. Ул әллә кайчангы, күптән үткән заманнарга карый кебек. Ләкин традицион бизәкләр һәм детальләр биредә саф символик мәгънәдә алынган. «Ат» чыннан да киләчәккә төбәлгән. Шагыйрь хыялында рәсем ясала: ат һәм аның лирик герое — җайдак. Шигырьдә авторның, ат һәм җайдак (табигать һәм кеше дип укы) бер уй, бер омтылыш белән яшәп, могҗизалар тудырачак заманнар турындагы хыялы чагыла, хәзергә... хәзергә шагыйрь әсәрен шактый моңсу сүзләр белән тәмамлый: Мин ул атка атланмадым! Шигырь ничек тәрҗемә ителгән соң? Вадим Кузнецов шагыйрьнең хыялын тормышка ашкан чынбарлык дип аңлаган. Шуңа күрә тәрҗемә алга түгел, ә артка, гражданнар сугышы чорындагы вакыйгаларга алып китә: Когда я на спину взлетаю ему. тяжесть спадает с плеч. В левую руку поводья беру, правая требует меч. Иң әһәмиятле соңгы юл бөтенләй төшеп калган. Шуның аркасында әсәрнең символик яңгырашы югалган. Бу хәтта тәрҗемә дә түгел, мәгълүм бер темага импровизация юлы белән язылган вариация генә. Рецензияләнә торган китапта, кызганычка каршы, аның бәясен төшерерлек уңышсыз шигырьләр дә урын алган. «Көянтә» исемле шигырь шуның бер мисалы. Әгәр образлы төстә шагыйрьне ат, тәрҗемәчене тәртә белән чагыштырсак, бу очракта гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Тәрҗемә В. Кузнецовның үз шигырен хәтерләтә. Оригиналда сүз ук турында, ә тәрҗемәдә көянтә турында бара Димәк, тәрҗемәдә сурәтләнә торган объект алмашкан. Оригиналда төп шәхес — лирик герой. Тәрҗемәдә аңа су илтүче кыз образы өстәлә. Димәк, тәрҗемәдә субъект та алмашынган. Әмма хатаның иң җитдие ИЛДУС АХУНЖ.АНОВ шунда, тәрҗемәче шигырьне чәчәкләп-чуклап бетергән. Р. Хариста яралгы хәлендә генә булган кимчелекләрне тәрҗемәче тагын да үсхерә, тирәнәйтә төшкән, биш юлдан торган шигырьне, суза торгач, уналты юлга әйләндергән: С чем сравнить мне ее коромысло! Может с крыльями! Нет в этом смысла, ибо крылья нас вверх поднимают, коромысло — к земле пригибает... С чем сравнить мне ее коромысло! Разве с луком! Так нет в этом смысла: хоть на лук коромысло похоже, но стрелять оно все же не может... һич кирәкмәгәнгә, уңышсыз төстә бу шигырьдәге лирик герой көянтәне әле канатларга, әле җәяләргә охшатып азаплана. Шигырьдә фикер үсеше юк. Фикер бер урында таптана. Ярар, ахыр чиктә, көянтә тышкы яктан җәягә дә, канатларга да охшасын, ди, ә бу предметларның очлы башлы ук белән нинди уртаклыгы бар? Бу инде кылану. Мондый очракта әдәбият әдәбият белән тикшерелә, тормыш дөреслеген танып-белү ерткы планга күчә, ә бит социалистик реализм сәнгатендә әсәрнең кыйммәтен билгеләүче бердәнбер критерий — тормыш дөреслеге. Бу этюдларны язарга керешкәнче, мин В. Кузнецовның башка тәрҗемәләре белән дә танышып чыктым. Ул 3. Нури, Р. Гатауллин, Р. Файзуллин, Р. Мингалимов шигырьләрен тәрҗемә иткән. Ул тәрҗемәләр өчен нәрсә характерлы соң? Тәрҗемә шигырьләрнең һәммәсе диярлек энергияле, экспрессив, күп сыйдырышлы, аз сүзле һәм динамик. Әлеге сыйфатларның байтагы теге яки бу дәрәҗәдә Р. Харис иҗатына да хас, димәк ки, тәрҗемәче үз амплуасына туры килердәй шагыйрь тапкан дияргә була. Ләкин әдәби тәрҗемә өчен ул гына аз. Теге яки бу милли шагыйрьне уңышлы тәрҗемә итү өчен, аның поэзиясенә хас идеяләрне, образлар системасын аңлау, аңлатып бирү һәм укучыга җиткерү өчен, бик мөһим булган, шулай да ярдәмчел чара гына саналган сүзгә-сүз тәрҗемәләргә мөрәҗәгать итү генә җитми. Әлеге шагыйрьне иҗатка рухландырган җанлы тормышның үзе белән дә якыннанрак танышу сорала. Тәрҗемә эшенә реаль төстә якын килүнең төп принцибы шул. Әгәр шул принцип үтәлсә, тәрҗемәче өчен аны һәр адымда саклап торган иярүчәнлек тә, икенче яктан, тәрҗемә ителә торган шигырь белән тәрҗемәченең үз шигырьләре арасындагы чик җуелырлык дәрәҗәдәге иреклелек һәм урынсыз өстәүләр дә алай ук куркыныч булмаячак. Шунда, бары шунда, татар һәм рус телләренең төзелеш материалы бер-берсеннән нык аерылуга да, татар һәм рус шигърияте арасында принципиаль үзгәлекләр булуга да карамастан, тәрҗемә төп-төгәл булачак. Минем тагын бер тапкыр тәрҗемәче эшенең иҗади характерына басым ясыйсым килә, ул, тәрҗемә итә торган әсәрнең үзәген саклаган хәлдә, үзе иҗат итәргә, читтән әйткәнне көтеп тормыйча, теге яки бу сурәтләү чараларын үзе сайлап ала белергә тиеш. Бу очракта тәрҗемәченең интуициясе зур роль уйный. Романтик мәктәп тәрҗемәчесе Жуковскийның «прозада тәрҗемәче — кол, шигырьдә — көндәш» дигән сүзләрен нәкъ шул мәгънәдә аңларга кирәк. Әйтик, «Шигырьләр турында шигырьләр»нең уңышы нәрсәдә? Хикмәт шунда, В Кузнецов оригиналның рухына үтеп керә алган, инде ирекле шигырь белән язылган әсәр төгәл ритмикалы һәм шундый ук төгәл рифма белән икән, ахыр чиктә, анысы әллә ни куркыныч нәрсә түгел. Ә «Ат» нигә уңышсыз чыккан? Уңышсызлыкның' төп сере шунда, тәрҗемәче авторның төп фикерен аңламаган, шуңа күрә тәрҗемә оригиналдан бик нык ераклашкан. Иҗади эзләнү иҗади тәвәккәллек белән алмаштырылган! Шулай да В. Кузнецовка карата мәрхәмәтле булыйк, нигездә, аның эше тәкъдир итүгә лаек. Р. Харисның «Карама яру», «Яфрак», «Чияләрнең көзге аклыгы белән» кебек шигырьләре дә, «Мулланур» поэмасы да оригиналның мәгънәсен аңлап, образлар системасын бозмыйча, оста тәрҗемә ителгәннәр. Р. Харисның «Өянке» дигән шигыренә В. Кузнецов хәтта оригиналга караганда да көчлерәк яңгыраш бирә алган. Аны тулысы белән китерәбез: Если мие макушку срежешь. Чтоб ие рос я в вышину,— густотой побегов свежих я раздамся в ширину! Если мне обрубишь ветви. чтоб вширь не рос весной.— зашумлю над вешним ветром бесконечною листвой! Если листья срежешь вскоре, чтоб в крону я не рос.— я тогда подамся в корень, под землей продолжу рост! Если мне подрубишь корни, чтобы вовсе извести,— над твоей могилой черной буду заново расти! Тагын шул ук мәңгелек тема! Сүз бер агач турында гына барса, бу хәтле сузып торуның кирәге дә булмас иде. Бу — аллегорик шигырь, аның төп көче читләтеп әйтүдә, кара реакция, кешелеккә каршы көчләр никадәр генә кысмасын, хөр фикер һаман яшәячәк, тантана итәчәк — шигырьдән аңлашыла торган төп мәгънә әнә шул. ...Ренат Харис зур шигърият юллары чатында тора. Ул үзенә шул юлларның кайсыннан китәргә кирәген әйбәт белә. Татар телендә дүрт, русча бер җыентык чыгарган шагыйрь үз иҗатының өлгергәнлек чорына аяк басты. Яшьлек ачышлары белән илһамланган шагыйрьнең иҗаты «иләчәктә тагын да киңәя төшәр һәм тирәнәер дип ышанасы килә.