Поэзия
Роберт Әхмәтҗанов
Тормыш арбасы Айларда, әллә найларда йөри заман арбасы! Бу — чик түгел, яңа ярга яңа юллар ярасы... Яңгырап барсын чор түренә кешенең хөр авазы. Аңа бит җирне үзгәртеп, барасы да барасы! Әле ярый, кешегә җирдә кеше булып каласы! ...Шыгырдап, сайрап, дыңгырдап бара тормыш арбасы! Г ИМН Борчылмагыз — яшел киңлекләрдә, яшел калкулыклар төбендә, җир шавыннан киткән дус-ишләр! Зәңгәр коштай җәеп канатларын, барчабызның хәтер күгеннән тыныч җиргә иңә бу кичләр! һәр иртәдә календарьдан бер бит өзеп алу — һаман шул бер гадәт. Көн әйләнә, кояш шул һаман!.. Кояш асларында йөргән чакта исемегезгә сөю һәм сәгадәт без булырбыз сезгә юллаган! Борчылмагыз, калды диеп өстә ярты эшләр, иҗат, бирәчәкләр, алгы көнгә дигән хыяллар... Шул ук эшләр җирдә — сез кабызган чор ялкыны бара киләчәккә: Вөҗдан уты, Хәтер — уяулар! Фатиха Көзге җилдә күшеккән күбәләктәй, яңгырлы чатлардан килеп кердең, улым, кичке утка, килеп кердең — минем бала чаклардан! И җил куа сине, яфрак катыш яңгыр ява башыңа! Ничек шулай җиңел чыгып чаптың олы дөнья каршына? Давыл асларына озатам сине, улым, йолдыз асларында кем ышыклар? Яшәп туялмаслык шушы җирдә шундый зәңгәр, чакырып туймас офыклар Шундый — дөнья! Адым белән түгел, гомерең белән кара үлчәп! Юл алдыннан тик бер генә теләк, улым, — давылларда кешеләргә кешелегең күрсәт! Таштагы сурәтләр 1 Күбәләкнең сыны калган ташта — болын гербы, яшәү сулышы! Ничек калган чор төбендә, аста — гөлгә түгел, ташка елышып? Чәчәк төсле бизәп тордың микән бер сылуның назлы толымын? Кайсы язның күбәләге идең, якты җаны кайсы болынның? Абагалар кала ташка иңеп — мәгънәседер яшәү юлының... Күбәләгем! Ничек таш куенына биргән икән сине болының!? 2 Казыдык та төштек үткән чорга — тау астыннан алдык ак ташны. Кемдер аңа чокып нидер язган, җил ярдәмгә килде: «Хат башы...» Җил укыды, телен аңлады җил бөек сәфәр чыккан кешенең. «Яз каршы!» дип язган чокып ташка тик куймаган үзенең исемен. Әй, сайрый сары сандугач, сызгыра талларымда... Имәннәрне сыга торган моң бардыр җаннарында! Белсәңче, калтырый икән тамагында нинди кыл?! Телсез итте! Нәни кошка инде мин дә, син дә— кол! Мөмкин ул шулай сызгырып урманны яндырырга! Әллә тели безне, улым, саңгырау калдырырга? Тап әле шул сандугачны, талларга күмелгәнме? Көен яфрактан аламы, я сайрый күңелдәнме? Бу сайрауга каеннарда тузлар кызмас ди микән? Җирдә — мәңге яшел бәйрәм, җәйләр узмас ди микән?! Я сизәдер кыска җәен, бирәдер безгә үрнәк: урманнарны калтыратып җырлап калырга кирәк! Бу кырлардан тургай җыры ераклашып бара инде, әллә кояш янынамы менде ерак? Күк читендә — чормада көмеш урак. Җәй авышты. Камыллардан зеңләп ага көз тавышы... 8в Утыз яфрак, утыз яфрак — гомерем яфраклары. Шул яфраклар — елларымның яшь һәм сафраклары. Кагылып үткән — болытларның сөттән аграклары, Тамса тамган — күз яшемнең судан паграклары... Чыксын давыл, тузсын, әйдә, — гомерем яфраклары, — Калса калыр — сынау үткән сабыры, саграклары! Соңгы рейс Узды вагон карлы урамнардан — салкын корыч чыңы. Йолдызлы тәрәзәләрдә киек казлар юлы... Карлар аша томанланып соңгы йолдыз янды. Тукталмадык. Борылышта зәңгәр апрель калды! һәм май калды. Байраклары белән тәрәзәгә кагылып. Очты вагон. Яшьлек төсле, метеор төсле кабынып. һөм син калдың анда! Күзләреңдә туар язлар моңы... Тукталыш юк. Бар яшьлекнең сиңа язган юлы... Як-ягыңда кала бар да атылып — ераклаша ара. ...Яшьлегемнән синең вокзалыңа соңгы рейс бара. •■сэиоисг Роберт Миңнуллин Таулар Менә нинди була икән таулар! Колач җитсә, шашып кочмалы. Таш гасырдан калган сөңге булып, Болытларга баткан очлары. Таулар гүя ташка әверелеп, Катып калган титан дулкыннар... Эндәшмиләр кырыс ирләр кебек, Аларда да ирләр холкы бар. Түбәсенә менеп ояларга Хыяллана гына киекләр. Биеклеге белән горур таулар, Биеклеге белән бөекләр. Мин тауларсыз ничек яшәгәнмен? Биеклексез ничек яшәлгән? Тик кешегә Мин бервакытта да Биеклектән торып дәшәлмәм... Таш Һәйкәлләр Галиҗәнаб ташлар! Мәдхияләр Язылса да сезгә урынлы, Уникенче гасыр... сигезенче... Бар да таштан, Бар да борынгы. Ничә буын карап соклангандыр, Ә сез менә һаман үлмисез. Сезнең аша күпме яулар үткән — Ярый әле, үлә белмисез. Төзелгәндә сез бит гап-гади бер Кәрвансарай, Пулат булгансыз. Хәзер исә сокланырлык һәйкәл! Бу язмыштан ничек уңгансыз. Гади таш дип, Гади корылма дип, Әйтә икән сезгә кем дә кем, Ышанмагыз аңа. Кадерегез, Кыйммәтегез арта көннән-көн. Сезнең язмыш кешеләргә охшаш. Тик яшисез җирдә күптәннән. Безнең дә бит шулай — торган саен Кадерлерәк һаман үткәннәр. Севан Севан диңгез тигезлегеииаи 2 километр биеклектә вта. Күлләре дә күктә Таулар кебек. Шулайдыр дип кем соң уйласын. Сылу Севан! Таулар касәсендә Әйтерсең лә әрмән виносы. Йолдызларның якын күршесе ул, Гашыйк булыр әллә кемнәрең! Су кызлары Тып-тын гына чыгып, Су коена монда төннәрен... Үзәндә дә хәтта Кибә сулар. Эзләре дә калмый аларның. Ә син, Севан, Сынатмыйсың һаман, Мөлдерәмә тулы ярларың. Соклануым — Сиңа әллә күпме Гүзәллек һәм куәт сыйганга. ...Биеклектә үзен саклап тоту Бик кыендыр инде Севанга. Мартирос Сарьян Бүлмәсендә аның таулар җыры, Таулар төсе, Таулар һавасы. Җәннәт монда. Шушы матурлыкның Кочагына гына авасы... Төгәллисе сурәтенә карап, Уйга талган үзе карт Сарьян. Мәгънә тулы җыерчыклар аңа Еллар булып Ничә кат сарган! һаман уйлый, һаман төсләр эзли Йөгерек һәм сизгер куллары. Яңа төсләр табу сәнгате бу! Ачышның юк җиңел булганы... Таулар иле бәйрәм көтә бугай. Ничек матурланган, ясанган. Әллә инде Әрмәнстан үзе Сарьян кулы белән ясалган?! Элекке «Англетер» гостиницасында Есенинның монда соңгы җыры, Сүнеп өлгермәгән өмете. Хисләренең ярсып талпынуы, Акылының соңгы үгете... Уйланырга куркып басып торам, Шашып торам искә килалмый. Ничек аңлатырга бу үлемне, Шагыйрьләрнең җанын кем аңлый?! Ә фаҗига булган. Таш диварлар Җимерелми ничек түзгәндер. Шагыйрь бәлки килер таңнарыннан, Язларыннан өмет өзгәндер? Бу — үзеңә хыянәттер бәлки, Коткарудыр бәлки үзеңне. Ә шулай да нигә кирәк әле Китеп бару көтми көзеңне!.. Шагыйрь турысында бүгенгәчә Риваятьләр йөри, Бәетләр... Тик ялгышын аның Булмый яклап, Булмый аклап, Булмый гаепләп. Ереван — Казан, 1971—72 Ленинград. 1972 Кайткан саен Тездән генә калган Сөннең суы, Кечерәеп калган таныш яр... Кайткан саен бер яңалык көтә, Сирәгәя иске танышлар. Сабакташлар күптән өйләнгәннәр, Яшьтәш кызлар күптән кияүдә, һәрберсенең инде, ким дигәндә, Бер баласы елый биләүдә... Киткәнгә дә шактый булган икән. Килеп күрешәләр — танымыйм. Сыйлашырга шәраб табылса да, Сөйләшергә сүзләр табылмый. Фәлсәфәләр, Уй-шөгыльләр башка, Башларда да башка мәшәкать. Бар әңгәмә — бала чакка кайту. Кабатлана шулай ничә кат... Хәтта өйләр гел яңарып тора, Тик әнкәйнең һаман шул өе. Туган җирне яратулар гына, Сагынулар гына шул көе. Кайткан саен бер яңалык көтә, Югалтулар көтә, табышлар. Тездән генә калган Сөннең суы, Кечерәеп калган таныш яр. 1973 Фәннур Сафин V'AAAAAA/V'A/VVVVVVVV VVVVVVVVVVVVVV Ташчы Әйтерсең лә ул бал корты, аруталуны белми. Ул төзегән йортлар һаман кояшка таба үрли. Ә йортларын күр син аның: охшап тора кәрәзгә! Болытларны кулы белән этә-этә таш тезә!.. Хаклык өчен янган шигырьләр бар, бар тик ялган өчен макталган. Ялганнары аның сакланмаган, янганнары ләкин сакланган!.. Шигырьләрдә кеше язмышы бар, кешеләрдә — шигырь язмышы... ...Кызу каным уйнар оланнарда Уйларымның калыр кайсысы?.. Утка каршы бардылар — офыкларда калдылар... Көтеп күзләр талдылар, — бу аерылу — мәңгегә!.. Ана дәшеп исемен, сыйпый бала бишеген, ачып карый ишеген, — исә бары җил генә... Көтәрмен... дип калган яр, хатлар язып салган яр, беләм, матур ялган бар — тик бу сагыш гомергә... Офыкларда балалар таңнар булып яналар... Утлы нурлар тамалар, тамалар, ай, бәгырьгә... Саклау кирәк Урман дусы әйтте шулай (хуплады аны тирәк): — Янгыннан һәм кешеләрдән урманны саклау кирәк! Урманнарны гынамыни, кешене саклау кирәк. Көлсен кояш, килсен гел яз, изге теләкләр теләп. Сакламак кирәк илләрне, туган-үскән җирләрне, йолдызларны, диңгезләрне, кызларны һәм ирләрне... Газиз шәһәр-авыллардан калмасын тик көл генә! Пәһлеван, затлы угланнар әйләнмәсен күмергә!.. Гүя безнең дә оланнар китеп бара йортлардан... Аларны сакларга кирәк утлардан һәм туплардан! һәммөбез бер корыч йодрык һәм хисле, кайнар йөрәк булып Җирне, халыкларны, яшәүне саклау кирәк! Яшь тай Давыл булып чаба, тибенә... Теш кычытканга түгел һич болдырларны кимерә... Юашларга карый ятсынып... Төн пәрдәсен умыра ул, таң тизрәк атсын дип... Гамьсезләрдән ерак кача ул... Упкыннарга очраганда аягүрә баса ул... Бары ирек аның иманы... Йөгән тотып килсәң, — әзер маңгаеңа тоягы... Ат йөрәге нидер сизенә... Теш кычытканга түгел һич болытларга үрелә!..