Поэзия
Хәсән ТуфанБАГЫШЛАУЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Уяу кыңгырау Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашке. Телефоннар аша Көтәсеңдер Берәр сәлам, хәбәр килгәнне. Шигырь генә әйтә алыр кебек Минем хәл дә Әйбәт икәнне. Бу елларда Мин дә шулай инде: Бер йокыдан җиде уянам. Урман өстендәге җил астында Уйланам да һаман уйланам. Син һаман да Рухи Алыплардан Истәлекләр калган төбәктә Яктырасың: Алар васыять иткән Гүзәл гамь бар синең йөрәктә. Циклоннарны, давылларны кичеп, Яна-яна яши аласың. Уяу, сизгер, дәү кыңгырау хәлдә Сиксәнеңә җитеп барасың. Гасырларның тәүге чатларында Язмыш сине азмы тукмаган... Иммунитет туар моңарда дип, Уйламаган, ахры, уңмаган. Дәверләрнең ыгы-зыгылары Үтмәсә дә сине читләтеп, Кайсы азау вата алсын инде, Кайчан ки син — каты чикләвек. Мең-мең калкан саклый сине уктан Бу көндә үк, үзең тереңдә: Син мәгънәви, рухи һәйкәл инде Күңелләрнең кызыл түрендә. Нурланасың Рухи Алыплардан Легендалар туган төбәктә, Яктырасың: алтын мирас булган Гүзәл гамь бар синең йөрәктә. ...Алыр өчен түгел тормышка без, Бирер өчен килдек аңарга: Алты аршын кәфен җитә безгә Бу дөньядан китеп барганда. Телефоның Көтеп утырадыр Берәр хәбәр, сәлам килгәнне, Шигырь генә әйтә алыр бәлки Минем хәл дә әйбәт икәнне. 1970 Җил дә тынган, каеннар да уйчан, Тирән тынлык төнге Келәштә *. Тынлыктанмы, җире шундыйданмы, Шигъри халәт туа йөрәктә. Төн. Келәш тын. Киңәшәдер кебек Җир белән күк Нидер турында. Йолдызларга гүя Кызлар тавы Әйтеп куя гәпнең соңында: _ Күктән, читтән килгән нәрсә түгел, Җирдә туган һәр җан — Җирнеке! Бәс, күкнеке, алланыкы түгел, Мостайдагы кодрәт — минеке, Җирнеке, илнеке! Келәш. 1967 ' Калаш —Мостам Кәримнең туган ааылы. Тик сәлам бу Яктырак йолдыз янадыр Тарихтагы кашка тауларда Уйчан, сабыр, ялгыз каберләр... Өсләрендә — гамьсез әремнәр... Безгәчә дә килеп киткәннәр, Бездән соң да килер дәверләр. Ияргәнне түгел, әле дә Иярткәнне кадерли Заман. Арка куеп түгел Давылга, Күкрәп керү хәерле һаман. Җан — ялан баш, рухың — апачык! — Каналсаң да көбә II кимисең. Ораны син — шигырь бәгьренең: Гамьсезлеккә тынгы бирмисең. Тик сәлам бу — бездән, замандаш, Көчле, дәртле, моңлы җаныңа, Йолдыз кебек янып яшәүнең Тукайчысы булуларыңа. Тарихтагы юллар буенда Ташбилгелар, ядкарь каберләр. Безгәчә дә килеп киткәннәр, Бездән соң да килер дәверләр. J973 Юл өзелми И сез минем Әнгам, Илдар, Шәүкәт, Марат, Рафаэль! Монда да мин, и малайлар, Шаулы шигъри гомер теләп Сезне искә алам гел. Нарзанга чумып чыгам да Китәм Каф тау башына. Сезнең исемнәрне әйтеп Басам гарше каршына. II К е б ә — тимер күлмәк. Шундый изге доганы да Алла искә алмаса! — Таудан аңа, аз булса да, Ара якындыр ласа. ...И башкай, дим, шул яшьләрдән Бераз үрнәк ала бел: Ягъни, әгәр салсаң да син. Шулар сыман сала бел. Шулар сыман сала бел син Кулны Пегас ялына! Әмма салма күзне Кафның Кашы кыйгачларына! Яшьләр алмаш булалса да, Бездәйләргә Парнаста, Без аларга һич тә, Хәсән, Ярамыйбыз алмашка. Безнең тирәләрдән инде Шигъри Биби-Музалар Сары сарафан итәген Җилпеп кенә узалар. Ә шулай да, ә шулай да Яшәү ямьле, егетләр: Канатларым булып тоела Реальләшкән өметләр. Нигә шушы алтын чорны Күкрәп сәламләмәскә, Нигә шушы яңа елны Бераз хәйямламаска! Тыйма, табил! — Койчы җамга Туксан градуслыңны, Канда — ялкын, җанда — дулкын Тудыра торган тылсымнь Мөмкин инде, мөмкин миңа Башны түбән салмаска: Аусамнитсәм, Юл өзелми: Энеләр бар запаста! Мирсәй Әмиргә Илнең өлкән Иделенә, Агыйделнең үзедәй, Аерата саф агым булып Килеп кердең син, Мирсәй. Син дә инде, и энекәш, Җиттеңмени алтмышка! — Серле сызык иде бит ул Безнең байтак язмышта. Дәү абыйлар — классиклар һаман истә бит әле: Галимҗаннар, Әмирханнар — Берсе дә бит шул сызыкны, Берсе дә бит кичмәде. Шушы серле чикне, энем, Уза гына ал бары, Җитмешкә дә, сиксәнгә дә Җитү җиңел аннары! Илнең олы Иделендә, Агыйделнең үзедәй, Аерата саф агым хәлдә Яшәсәңче, и Мирсәй. 1967 Филология фәннәре докторы X Ярмигә Килеп чыгып киң яланга Таудан түгел, түбәннән, Тура суы буендагы Туганнардан, Төмәннән, Эзләдең дә, эзләттең дә, Җыештың да табыштың Хәтер катламнарындагы Алтыннарын халыкның. Ихтирамлый күңел Сине — Гади, тыйнак туганны, Фольклорның батрагы да, Рыцаре да булганны. 1964 Лу-и-зааа... Төшләремдә күреп җанкаемның Мине анда сагынып ятканын, Тезләреңә куеп башларымны Ял итим бер, сеңелем Аккаен. Сагынадыр ла, Каен, мине анда Яр булырга вәгъдә биргән кыз: «Туй ясыйбыз гына дип торганда Китте ич, дип тагы, имансыз». Сөю, беләм, үзенекен итәр, Үпкәләтер аны, җылатыр. Дус кызлары янына алып китәр, Бакчаларда йөртеп юатыр. Бөтерелер аның тирәсендә Богемалар — «юеш талантлар». Күкрәгенә килеп бәрелү белән «О, Богиням!» дигән карашлар, Тешләренә кысып «катись» сүзен, Малайларча кашын киерер һәм кызларча итеп, үз егетен, Үз «җүнсезен» исенә китерер... Сагына булыр, Каен, мине анда Иптәшлеккә вәгъдә биргән кыз: «Исән микән, искә ала микән, Юк микән, дип, мине, имансыз»... Баку — Шнрван. 192* Мин ышанмыйм әле үлүеңә, юл юк өлө аңа күңелдә: күрешербез күк тагын. Ах, ничек мин сине юксынырмын ераклашкан саен бүгеннән, ераклашкан саен. Ачса иде миңа үткән гомер ачылмаска япкан капкасын, ачса иде. Син үләсе көнне күрмәс өчен, китәр идем шунда ташлап барын, китәр идем. Шулай итте мине юксыну, менә шулай итте. 1955 Ул да яшь кенә иде Шәшкелэргә китеп вафат булды, Башкынаем калды яшь көйгә <Ашказар»дан Туктат әле, Наҗар, машинаңны, Төшик әле, төшик арбадан: Нигә бу су шундый моңсу икән? — Сорыйк әле шуны таллардан. ...Теге сулар — Обьлар, Енисейләр... Алар бүтән, алар башкалар... Көйдә генә таныш идең миңа, Синмени бу, моңлы Ашказар?.. Мин сунарчы егет түгел идем. Тимәсәм дә кешкә — шәшкегә, Минем дә бит аккош кебек кенәм Калган иде ялгыз, яшь кенә... Нигә, нигә шундый серле синең, Моңсу синең яшел ярларың? Кемнәрнеңдер судан чыгуларын Көтәмени ятим талларың... Еллар, еллар! Минем ялгыз гомер Югалса ни, әйдә, югалсын: «Башкынаем калды яшь кенә...» дип, Юк бит инде, юк бит җылаучым... 1973 Үзе генә кайткан ат кебек Аткыкае кайтты, үзе юк. Башкорт халык җыры *Салават»тан. Ни генә юк, башкорт, синең җанда! Буранбайдан килгән хат та бар, Каберләргә борылып карый-карый Үзе генә кайткан ат та бар... Салашымә килеп әйтеп китә Ирәмәлнең төнге җилләре: — «Буранбай за себер китү менән Басылырмыни илдең ирләре!» Салаваттан соң да ничәлэрнең Аткынае кайтты, үзе юк. Иярдәге кәгазь кисәгендә Иясенең соңгы сүзе юк. ...Таралдыгыз, йәрәк язмаларым, Юлда төшеп калган хат кебек. Бер кайтырсыз бәлки сез дә илгә Үзе генә кайткан ат кебек... Талисман Тынгысыз, ялсыз халәтем, Сөен син, сөен, сөен: Тагы йөз елга җитәрлек Гамең бар әле синең. Талисман итеп сине, гамь, Биргәндер әни миңа, Якласын өчен баласын Көрәшчән эстетика. Мең рәхмәт сиңа, йөрәгем, Янучы булган өчен, Гамьнән дә ямьнәр табучы «Багучы» булган өчен. Кермәдең, ярашмадың син Урталык юлларына... Мең дә бер рәхмәт, йөрәгем, Битараф булмавыңа. И минем сәер халәтем! Сөен син, бәгърем, сөен: Ахырга кадәр җитәрлек Гамең бар әле синең. Талисман итеп бу хәлне, Әни, син биргән миңа: Тимәсен өчен улыңа Имансыз, илсез-ватансыз Битараф риторика. 1963 Хуш, сау бул, яр. Җил тынды. Дулкыннар йоклады. Ай гына юл суза ярларга... Үтелгән юлларны күзәтәм, Җилкәннәр ял иткән арада. Бер калкып, бер батып дулкында Упкында гизгәндә җилкәннәр. Реалист гакылның киңәшен Давыллы хисләрем җиңгәннәр Нишлим соң, тумыштан шулай мин Романтик бәндәмен, күрәсең: Ни малым, ни өем... син фәкать Бердәнбер мөлкәтем, йөрәгем! Этәрдем, тибәрдем, җимердем Гакылның «саваплы» хәятен: Гөнаһлы, гаепле булсам да, Бу минем табигый халәтем. Ә бәлки бәхилләр бу хәлне Бездән соң шигырьгә килгәннәр?.. Сау бул, яр: уянды дулкыннар! — Киерелә җилләрдә җилкәннәр! ...Үтелгән юлларны барладым, Җилкәннәр ял иткән арада: Буйсынмый гакылга хисләрем, Син мине гафу ит, Замана. 1972 «Яхшы атлар кирәк үтәргә»... дип, Яңгыратып кара урманны, Ничә гасыр буе эзләдең син Татарстан дигән дөньяңны. Хәерле юл яхшы атларыңа, Җырыңдагы тулпарларыңа. Хәерле юл, илем, Исән-сау җит Гасырларның аргы ягына. Барасың бар әле бик еракка, Үтеп кырны, чорны, даланы. Җырның-телнең яхшы атларына Атландырып балачагаңны. Киләчәккә затлы халык хәлдә, Ышанам мин, җитә алырсың, Тик Ленинча яши алсаң гына Татарстан булып калырсың. 1970 Фаил Шәфигуллин Җидегән Җан дуслар да түгел идек инде алай — Уйнап үстек бер урамда җиде малай. Төнге күккә карау белән төшә искә, Җидегән йолдыз күргән идек без бер кичтә. Җидебезгә — җиде йолдыз, җиде шатлык, Кош тоткандай зәңгәр сукмак буйлап чаптык. Җилләр ефәк, сулар көмеш, офыклар ал, һич кайгы юк... баш очында җиде хыял! ...Җиде хыял еракларга дәшкән чакта, Чыгып киттек җиде егет җиде якка. Җиде егет җиде җирдә хәзер, бакчы: Кайсы шахтер, кайсы шофер, кайсы ташчы. Кемдер кайтты туган йортка, ә кемнәрдер Тормыш корып, еракларда итә гомер. Ялгыша да кайсыбыздыр кайчагында, Адаша да кайсыбыздыр кайчагында; Беребез дә калмый ләкин җирдә ялгыз — Баш очында янган чакта җиде йолдыз. Элмәс Юашланган хәзер, ярсымый Элмәс суы язлар җитсә дә. Моңсу гына чыңлый, чылтырый, Тыелып кына җырлый; ни сәбәп? Картайгандыр, ахры, күрәсең, Узган, ахры, инде яшьлеге. Элмәс буендагы таллардан Тып-тып тамчы тама яшь кебек. Җәйгә калмый суның эзе дә, Әллә аккан, әллә юк Элмәс... Югалса да, ташкын сулары, Хәтеремнән ул яз югалмас... ...Юл өзелде, акты күперләр, Инеш Идел кебек ташыды. Басулардан Элмәс туена Кар сулары чапты ашыгып. Каерылып купкан бозларда Елый-елый акты көчекләр. Ыгы-зыгы килде яр буе: «Коткарырга иде ничек тә!» ...Әйткән дә юк бала-чаганы. Куркып калды хәтта иратлар — Котырынып, ярсып, үкереп Борылып кергәч Элмәс зиратка. Зират агачларын ташкын су Тамырыннан йолкып ташлады. Чардуганнар ауды чытырдап, Актарылды кабер ташлары. Ялтыратып, ялап алды да Үр астында яткан карларны, Нишлим соң мин әле, дигәндәй, Кире чикте Элмәс аннары. Ташлар да юк, чардуганнар да, Кем каберен хәзер кем белгән, Зираттагы бик күп каберләр Тигезләнгән иде җир белән... Булган микән явыз бер бәндә, Мәрхүмнәрнең монда кайсыдыр... Элмәс, әллә шуңа идеме Ярларыңнан чыгып ярсуың?.. Чәчәкләре нурда коенып, Янган чакта охшап ахакка, Табигатьнең садә, саф гөлен Рәнҗеткәнме берсе нахакка? Йөргән микән кайсыберләре: «Мин генә, — дип, — җирдә, фәкать мин». Әллә инде, Элмәс, шуңарга Каберләрне тигез иттең син. ...Изге кеше иде, диләр бит,— Аксакаллар юкны сөйләмәс, — Шул зиратта минем әти дә, — Белмәдеңме әллә син, Элмәс!?. . .Син тынганга гына карамый, Яз артыннан яңа яз килә. Элмәс, Элмәс, минем күңелдә Тик син һаман авыр хатирә. 5. «ң. у.» м 1 65 Сөю купере Үз гомерендә ничә күпер кичә кеше?.. Уйлый торгач кайберләре искә төште. Инеш аша салынган бер агач күпер... Идел аша салынган бер корыч күпер... һәм салават күпере бар аллы-гөлле, Бала чакта кичтек аны без бер көнне... Бар аннары саф хислеләр үткән күпер, Кылдан нечкә, кылычтан да үткен күпер. (Әкият түгел) илтер сине ул, әлбәттә, Җәннәтләрнең җәннәтенә — мәхәббәткә. Ничек кичим, ничек, димә, һич шаккатма, Кичәрсең син аны яшьлек* дигән атта. Кире кайтыр булсаң ләкин, килмә ярга, Кире кайтыр булсаң ләкин, кермә анда, — Күпер кылдай, күпер — кылыч... аста ялкын, Мәхәббәттән кайтмас яшьлек дигән атың... Этюд Карт карама көтте сабыр гына, Яшь уҗымнар сөенеп биеште. Кысыр болыт узды баш очыннан, Кыр өстеннән коры җил исте Шаулады да тынды карт карама, Бернәрсә дә булмаган сыман... Яшь уҗымнар һаман йөгерәләр Яумый узган болыт артыннан. Бәрәңге алмасы Беркем дә, беркем дә күрмәсме, Беркем дә иелеп алмасмы? — Кап-кара буразна өстендә Ямь-яшел бәрәңге алмасы. Яңгырлы шәрә кыр, юеш җир... Җил исә кояшсыз яклардан. Бары тик бәрәңге алмасы Кояшлы җәй төсен саклаган. Көзләрнең азагы җиткәнче Яшьлеген, сафлыгын саклар да — Күмелер бәрәңге алмасы Җәй төсен җуймыйча ак карга.