Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАБЛО НЕРУДА

(Тууына 70 ел) Бу шигырьләр — Пабло Неруданың соңгы китабыннан. Ул 1973 елның 11 сентябрь перевороты алдыннан басылып чыга. Заманыбызның бөек шагыйре фашистлар путчы корбаны булды. Әмма аның иҗаты яши һәм хәрби хунта тиранлыгына каршы көрәшне дәвам иттерә Азатлык сөючеләр Пабло Неруда шигырьләрен көрәш коралы иттеләр. Аның ялкынлы сүзләре халыкны Чили революциясе дошманнарына каршы көрәшкә чакыра. Мин сиңа эндәшәм Чилинең баһадир йөзендә юк коллык, Бабамның тәвәккәл һәм кырыс холкы бар, Хәсрәтле чорларда чарланган ул холык. һәм бүген мин сиңа эндәшәм, сеңелем, һәм сиңа эндәшәм, кардәшем — яшь егет: Ышанмыйм нәфрәткә, ышанмый күңелем. Бер-берсен суярмы туганнар? — Ышанмыйм. Ышанам: тик изге көрәшкә берләшеп Без җиңә алырбыз мәкерен дошманның, Мәңгелек азатлык яулагач илемә, Мул иген өлгерер басулар иңендә. Яшен белән Күрче — яшен чатный күкне телеп, Яшь Лаутаро кыюлыгы кебек. Кара — безнең ялкын ничек үрли, Бит Мануэль Родигес үлә белми. Кире кайтмас халык үткәннәргә: Бальмаседа безнең белән бергә. Без җиңәрбез! Хаклы халык эше: Кулларында яшен уйната ул Тыныч яшәсен дип җирдә кеше. Дусларга ул бөтен җанын ача, Ә чын дуслар безнең миллионнарча! Уртак сүзебез Анд тавында яшен уйный бүген дә, Диңгез ярын бизәгәннәр ал гөлләр, Чили, Чили, синең изге күгеңдә Нурлар чәчеп кызыл йолдыз балкыды, Төн карасын куды илем өстеннән, Куды җирдән Арктика салкынын. Шомлы кара шәүләләрне таратып, Илгә ирек игълан итте ул йолдыз. Намуслылар бакты аңа яратып, Мәшһүр җырчы җырлады үз җырында Гомерлеккә балкып туган зур бәхет һәм мәңгелек чәчәкле яз турында. Тик ирлеккә, горурлыкка баш иеп, Дошманыма баш имәгән халкыбыз, Бәйсез халык нинди мәгърур һәм бөек! Аның юлы якты да һәм иркен дә. Үз халкының улы булган беркем дә Саклаганда палачлардан Ватанын, Яклаганда сатлыклардан, тираннан һич аямас көчен, канын һәм җанын. Яралардан кан саркылып торса да, Кире кайтмас корбаннар күп булса да — Җиңелмәссең, туган илем Чили! Исла Негра, январь 1973 ЗИННУР НАСИБУЛЛИН тәрҗемәләре.