Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫЛЛАР ҺӘМ АКЛАР

Язучы А. Алдан-Семенов исеме Татарстан укучыларына яхшы таныш. Безнең матбугат битләрендә аның яңа әсәрләреннән өзекләр басылып барганга гына түгел. Шагыйрь, прозаик, газета корреспонденты буларак. А. АлданСеменов — иҗат эш- чәнлеген безнең Татарстан туфрагында башлап җибәргән кеше. «Кызыллар һәм аклар» 1 исемле романының нигезенә дә дәһшәтле 1918 елда Казанны азат итү өчен барган көрәш вакыйгалары салынган. Хәер, бу кадәресе язучының кайчандыр безнең якларда яшәвенә генә бәйләнмәгән. 1918 елның җәй һәм көз айларында революциянең язмышы нәкъ менә Көнчыгыш фронтта — Казан өчен барган сугышларда хәл ителә. Утлы боҗраның башка урыннарындагы кебек үк. биредә аклар белән кызыллар бу- газга-бугаз килеп сугышалар. Көрәшнең бер ягында коммунистлар һәм эшче отрядлары, Идел флотилиясе матрослары, латыш укчылары, татар, чуваш, мари роталары торса, аларга баштанаяк коралланган акгвардиячеләр. авыл кулаклары, төрле политиканнар тарафыннан алданган чехословак легионерлары каршы куела. Романның исеме үзе үк ул вакытта Россиядә барган сыйнфый, мораль һәм психологик бәрелешләрнең никадәр кискен'төс алуы хакында сөйли. Әсәрнең төп геройлары (аларның күбесе реаль тормыштан алынган тарихи шәхесләр) өчен нинди төсне сайлау, кайсы яктан торып көрәшү күптән хәл ителгән мәсьәлә. С. Гусев, Н. Маркин. 1 А. И. Алдан-Семенов. Красные н белые. Рус телендә. I-кнтап. Мэскәү. 1970 ел. А. И. Алдан-Семенов. Красные и белые II китап «Дальний Восток» журналы, 1972 ел. 3. 4. 9. 10 саннар. Л. Рейснер кебек коммунист политра- ботниклар, РКП(б)ның Казан губерна комитеты председателе Я. Шейнкман, дивизия начальнигы В. Азии, командарм В. Шорин һич икеләнүсез революцияне. эшчекрестьян дәүләтен —кызыл төсне яклыйлар. Легендар Азии турында автор болай яза. «Революциядән соң кешелек дөньясы ак һәм кызыл төсләргә бүленде. Ул (Азин —А Л.) бары шул ике төсне генә таный иде, бернинди башка төсләрне, ярымтоннар- ны танырга теләмәде. Кайчандыр тез чүккән, башкаларга хезмәт иткән, җәфа чиккәне, хәзер исә бөтен буена басып үз хокукын дауларга күтәрелгәне— кызыл төс. Кызылны изеп яшәгән, аңа күтәрелергә комачаулаган бөтен нәрсә—ак төс» (86 бит). Адмирал Колчак, Каппель һәм Рычков кебек генераллар бөтен көчләре белән Совет властен юк итәргә, буржуаз-помещиклык тәртипләрен кире кайтарырга тырышалар. Язучы гражданнар сугышын сыйнфый көрәшнең иң киеренке, иң югары формасы дип бәяли, бу көрәшнең ул вакыттагы барлык сыйныфларны һәм сыйнфый катлауларны ничек итеп үз ихтыярына буйсындыруын күрсәтә. Кайсы сыйныфтан чыккан булуларына карамастан. Россия халкының иң яхшы вәкилләре ахыр чиктә хезмәт ияләре ягына басарга мәҗбүр булалар. Р°т* мистр Долгушин һәм хәрби врач Константин Сергеевич Хмельницкий икесе дә дворяннар, ләкин аларның революциягә мөнәсәбәтләре тамырдан аерыла. Ротмистр революциягә мужиклар бунты дип карый, ул аларны, камчы һәм пулялар белән куркытып, яңадан по- мещикларга буйсындыру ягында тора. Хмельницкий өчен революция — илнең киләчәге, бөтен фаҗигаләрдән котылу Я юлы, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мемкинлек бирә торган бердәнбер чара. Билгеле, революция, гражданнар сугышы алып килгән яңалыкны халыкның барлык катлаулары да җиңел генә кабул итте дип булмый. Арада буталып калучылар, шик-шөбһә белдерүчеләр дә булмады түгел. Совет язучылары мәсьәләнең бу ягын да читләтеп узмадылар, безнең әдәбиятта революциягә авыр, катлаулы юллар аша килүчеләр хакында да күп язылды. Гражданнар сугышы утында аерым крестьяннар һәм интеллигенция вәкилләре арасында яшәп килгән вак буржуаз иллюзияләр янып көлгә әйләнә. Революциядә ниндидер оченче юлны эзләүнең хыял гына булуын тормыш үзе ачык күрсәтә. Вакыйгалар барышы кулга мылтык алып интервентларга һәм контрреволюцио- нерларга каршы корәшмәсәң, Боек Октябрь нәтиҗәсендә яуланган социалистик һәм демократик казанышларның юкка чыгарга мөмкин икәнен аңларга ярдәм итә. А. Алдан-Семенов романының көче шунда, ул әнә шул нәрсәләрне сәнгать чаралары ярдәмендә ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Роман битләреннән безнең алга Игнатий Парфенович Лутошкинның — хөр фикерле кеше булганы өчен патша төрмәләрендә утырган, сөргеннәрдә булган. толстойчылык белән мавыгып йөргән илгизәр философның кызыклы образы килеп баса. Баштарак, Азин дивизиясенә килгән генә көннәрдә, ул кулына мылтык алудан баш тарта, кешеләрне көч белән түгел, ә сүз белән ышандырырга кирәк, ди. Соңга таба, акгвардиячеләрнең вәхшилеген үз күзләре белән күргәч, үз җилкәсендә үлем баржасының бөтен газапларын татыгач, Лутошкин акларның чираттагы һөҗүмен пулемет уты белән каршылый. «Кызыллар һәм аклар» романының тагын бер күркәм ягы аның документаль характерда булуында. А. Алдан- Семенов Мәскәү, Казан, Ижевск. Свердловск, Иркутск һәм башка шәһәрләрнең архивларында озак еллар буе эзләнү эшләре алып бара. Бөек Октябрь резолюциясе һәм гражданнар сугышы тарихына караган бик күп материал туплый. Ул үзе сурәтли торган вакыйгаларга кыю рәвештә В. И. Ленинның 1918—1919 елларда Көнчыгыш фронттагы хәлләргә бәйле телеграммаларын китереп кертә, гражданнар сугышында катнашкан кешеләрнең истәлекләреннән, төрле приказлардан, хәрби донесение- ләрдән иркен файдалана. Шуларның һәммәсе әсәрнең ышандыру көчен арттыра, аны кызыксынып, мавыгып укырлык итә. Социализм идеаллары өчен көрәш — тарихи зарурият, шуның белән бергә, үз ирекләрен һәм бәйсезлекләрен яклаучы изелгән массалар өчен зур бәйрәм дә иде; гражданнар сугышы елларында төрле милләт кешеләре, эчке һәм тышкы контрреволюциягә каршы көрәшә-көрәшә, дөньяга иң алдынгы идеология — марксизм-ленинизм алып килделәр. А. Алдан-Семенов ышандырырлык мисаллар, нигезле дәлилләр ярдәмендә әнә шуны күрсәтә алган. Бәхәссез әдәби уңышлары, тирән тарихилыгы һәм партиялелеге А. Ал- дан-Семеновның «Кызыллар һәм аклар» романын Совет власте өчен көрәш темасына багышланган әсәрләр арасында алгы рәткә куя.