Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКЧАН МОҢНАР

XXIV акир Мәҗитов 1907 елның 15 августында Оренбург шәһәрендә эшче семьясында дүртенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Гадәттә, төпчек бала кадерле була диләр. Ләкин Шакирга бу кадер бик аз гына эләгеп кала. Гражданнар сугышының дәһшәтле елларында ачлыктан һәм тиф авыруыннан аның әтисе вафат була. Ике абыйсы үз ирекләре белән Чапай дивизиясенә язылып, яшь Совет дәүләтен саклау өчен ак бандаларга каршы сугышка китәләр. Җаек буендагы сугышларның берсендә уртанчы абыйсы Садыйк аклар тарафыннан ерткычларча җәзалап үтерелә. Олы абыйсы Нәсим семьясына кайтса да, озак тормый, фронтта алган каты ярасыннан мантый алмыйча, дөнья куя. Шулай итеп, унбер-унике яшьлек Шакир семьяда ир затыннан берүзе торып кала. Җитмәсә, әнисе белән апасы да тиф авыруына дучар булалар. Фронттан кайткан күршеләре бу семьядагы авыр хәлне күреп, Шакирны Оренбургның Сак- мар суы буенда, шәһәр читендә урнашкан «Орлес» такта яру заводына көнлекче хезмәтенә урнаштыра. Уфадан килгән сал башлыгы Сибгатулла агай Шакирны үз әртиленә верховой, ягъни атка атланып, салдан сүтелгән бүрәнәне судан ярга сөйрәтүче итеп ала. Бу эш җиңел булмый. Кояш чыкканнан алып кояш батканчыга хәтле юеш ат өстендә верховой булып эшләгән Шакирның һәм аның ише бүтән малайларның савырлары чиләнеп интектерә. Алар төннәр буе йоклый алмый сызланып чыгалар. Җитмәсә, ятак урыннары да рәтле булмый, алар яр читенә корылган шалашта яшиләр. Дөрес, моның үз хозурлыгы да була. Сакмар суы көзге шикелле ялтырап ята. Яр буендагы нечкә билле бөдрә таллар арасында өч аякка эленгән казанда балык шулпасы кайнатулар, учак астында янган чыршы ботакларыннан таралган хуш исләр. Талган беләкләргә көч, янган йөрәкләргә дәрт бирә торган татар, башкорт моңнарын тыңлап ятулар. Гармунда, скрипкада уйналган «Әллүки», «Камәр», «Шәүрәкәй», «Сакмар», «Җаек», «Урал суы», «Ашказар», ♦ Кәләү Гайшә» көйләре... Болар бары да Шакир күңеленә рәхәтлек, рух бирә, һәм ул, мин дә шулай өздереп уйный алсам иде, дип хыял XXIV Бу истәлекне РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Фатыйма ханым Камалова вафатына берничә ай элек кенә безнең редакциягә тапшырды. Татар сәхнәсенең ветераны Фатыйма Камаловага. музыкада кабатланмас үз юлын тапкан Шакир Мәҗитовка зур ихтирам йөзеннән, истәлекне укучыларга тәкъдим итәбез. Ш ланып ята. Нәни чагыннан ук өйләрендә әнисенең гармун, абыйсының скрипка уйнавын ишетеп үскәнгә, мондагы моңнар аны тагы да ныграк тәэсирләндерә. Көнлекче эшчеләр, яңгырына, суыгына яки эссесенә карамыйча, бары тик материаль якны гына күздә тотып, алны-ялны белмичә ф эшлиләр. Авыр хезмәт үзенекен итә: Шакирга бизгәк авыруы эләгә һәм ул аяктан егыла. Көнлекче ятим малайны кем кайгыртсын. Ул 1 бернинди медицина ярдәме күрмичә, көнлекчеләр шалашында туңып- - пешеп саташып ятарга мәҗбүр була. Хәле бераз арулана төшкәч, ул г төшендә гармунда «Фазлуш» көен, скрипкада «Әллүки» көен уйна- = ганын күрә. Шулай рәхәтләнеп уйнап яткан чагында: «Чү, чү, Ша- ? кир энем!» — дигән тавышка уянып китсә, янында әртил башлыгы з Сибгат абый басып тора һәм: «Карале, син бит саташасың, манма су < булгансың, кая, өс-башыңны алыштырыйм, үзең авырыйсың, үзең * җырлап яткан буласың!» — дип сөйләнә икән. ♦ Сибгат абзый аның тирләрен сөртеп, су эчертеп, әйбәтләп ят- < кыра да: — Син, Шакир энем, борчылма, бүген үзеңне эшләгәнгә исәплә. =; Сине пайга кертергә булдык. Акчаңны җыйна да әниләреңә кайтарып « килерсең, яме! — дип тынычландырып эшенә китә. Бала чагыннан ук ' иркә-наз күрми үскәнгә, Сибгат абзыйның бу тәмле сүзләре Шакир- * ның күңелен күтәреп җибәрә һәм ул, урыныннан торып, төшендә < җырлаган көен өнендә көйләргә керешә. Шалаш эчендәге кыңгырауг лы гармунны кулына алып, тез өстенә куя да уйнап карый. Озак та 5 үтми, ул төшендә уйнаган әлеге «Фазлуш» көен чынлап ук уйнап й җибәрә. Үзе дә хәйран кала. Аннары «Әллүки» көен уйный башлый. * Көй матур чыга. Шакир үз-үзенә ышанмыйча, ул көйне тагын, тагын уйный. Кич әртил членнары кайтып кергәндә дә уйнавын дәвам итә әле Шакир. Әртилчеләр шалаш буена сузылып яталар да тып-тын калып тыңлый башлыйлар. Гармун моңы Сакмар суларына, бөдрә талларга барып тоташа... Аннары Сибгат абзый Шакирны үз янына утыртып: — Синең, энем, көн күрерлек һөнәрең дә бар икән ләбаса,— ди.— Нигә аны бездән яшереп йөрдең? Уйна дип теңкәгә тиярбез дип курыктыңмы әллә? — Минем моңарчы гармун уйнаганым юк иде, Сибгат абзый. Бүген беренче тапкыр кулыма алдым.— ди Шакир. — Кит аннан! — ди Сибгат абзый шаккатып.— Беренче тапкыр кулыңа гармун алып шушылай моңлы итеп сыздырып уйнадыңмы? Юк, ышанмыйм мин моңа! Ә скрипка уйнап караганың бармы синең? — Юк. — Алайса, менә башкорт Гаделшаның скрипкасын ал да уйнап кара әле. Әгәр скрипканы да бер тотуда уйный алсаң, гармунны беренче тотуда шулай уйный алуыңа ышанам. Шунсыз — юк! Шулай дип әйтә дә Шакирның кулына скрипка тоттыра. Шакир каушап кала. Куллары калтырый башлый. Ни эшләргә дә белмичә, скрипканы әйләндерәәйләндерә карарга керешә. Бераз бушаган кылларын тарткалап, уңайлап караган була. Көйләп-сызгалап та карый, һәм күп тә үтми, әллә кайчаннан уйный белгән кеше сыман оста итеп, «Әллүки» көен уйнап җибәрә. — Кара, кара, өздерә бит бу малай,—дигән сүзләр аны тагы да рухландыра, ул дәртләнебрәк уйный башлый. Хәтфә кебек яшел табигать түшәгенә тәгәрәп, хискә бирелгән кешеләрнең кайсы махорка көйрәтә, кайсы күзләрен сөртә, кайсылары тирән уйга батып утыра. Гаделша башкорт, яткан җиреннән күтәрелеп : — һин, кустым Шакир, йокы алдыннан безнең туган як йы- рын — «Ашказар» көен уйна әле, шунсыз күземә йокы кермәс! — ди. — Мин ул көйне белмим шул,— ди Шакир. Гаделша скрипканы кулына алып: — Менә мин ошылай уйкаем. һин дә ошылай уйнап кара әле,— дип уйнап күрсәтә. Шакир Гаделшаның уйнавын бик дикъкать белән тыңлап тора. Аннары скрипканы кулына алып, «Ашказар»ны да уйнап җибәрә. Бетен әртилчеләр тагын бик гаҗәпкә калып, сулу да алмыйча тыңлап торалар. Шакир уйнап туктагач, Гаделша башкорт та: — Ә һин, Шакир балам, бездән бу һөнәреңне ник яшереп йөрдең һоң? — дип сорап куя. Шунда Шакир аларга үзенең төшен сөйләп бирә. Моңа ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Арадан берсе әйтеп куя: — Бу малай изге җан. Бәхетле булсын өчен алла аңар шундый кәсеп биргән,— ди. Икенче берсе: — Юкны сөйләмә, алла биргән, имеш! — дип, аңа каршы төшә.— Нигә, алайса, бу нарасый баланы ачлы-туклы тамак ялына шулай азап чиктерә? — ди. Шакир исә аларның сүзләрен колагына да элми. Ул әнисе уйный торган бер көйне хәтерли алмыйча азапланып утыра. Ахырда, исенә төшереп, кулына яңадан скрипка ала да башта әкрен генә, аннары тәмам дәртләнеп «Сакмар су» көен өздереп уйнап җибәрә. Ул да булмый, Сибгат абзый үзенең көчле тавышы белән моңлы итеп җырлап җибәрә: Сакмар сулары тирән шул Колач салып йөзәргә. Ачы хәсрәт, җәфа-михнәт, дуслар. Ничек итеп түзәргә? Үсәдер таллар Сакмар суы буенда, Азап-җәфа чш әрбез дип Һич юк иде уемда... Бу кичне Шакирның уйнавын тыңлап, әртилчеләр ярты төнгә кадәр утыралар. Гаделша башкорт аңа әнә шул кичтә үзенең скрипкасын да бүләк итеп бирә. Ә иртәгесен улының эш хакын алырга дип, Шакирның әнисе килә. Авырып яткан баласын күргәч, аның бөтенләй коты чыга. — Әйдә, балам, кайтыйк. Ни күрсәк тә бергә күрербез. Әзрәк хәл алгач укырга керерсең. Болай укымыйча надан каласың, үземнең наданлык та үзәккә үткән,— дип, ул Шакирны өйләренә алып кайтып китә. ...1921 нче ел. Яшь Совет иленең хәле авыр. Урал-Идел буйларындагы шәһәрләр ачлыктан, йогышлы авырулардан җәфалана. Халык шул авыр шартларда да җиң сызганып җимерек илне торгызу эшенә керешә. 12 яшьлек Шакирга да боларның һәммәсен үз башыннан кичерергә туры килә. 1924 елда ул мукомол (тегермән) клубы каршындагы ячейкада комсомолга керә. Шул клуб каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге концертларында, берәр пәрдәлек спектакльләрдә катнаша. 1925 елда губкомол Шакирны әлеге «Орлес» заводындагы яшьләр арасына политик-агарту һәм культура эшләрен оештыручы итеп билгели. Клуб каршында үзешчән түгәрәкләр төзү эше дә аңа йөкләнә. Ул көндез эшли, кичләрен концерт, спектакльләр куя. Шул чорда ул Муса Җәлил белән таныша. Истәлекләренең берсендә Шакир бу хакта менә болай дип яза: «Җәйнең матур бер көнендә, эшчеләр төшке ашка хәзерләнеп торганда, безнең янга бер егет килеп туктады. Мусаны ишетә белсәм дә, күргәнем юк иде. Буйга миннән тәбәнәгрәк, кап- кара чәч, кара бөрлегән кебек мөлаем күзләр, ап-ак, энҗедәй вак тешләр, йөзе көләч, өстендә карага нечкә генә ак юллар төшкән чалбар, аягында сандал, якасын-җиңен, итәген кара белән чиккән ак . кыек якалы күлмәк, билендә каеш, кулында шакмаклы кепка. Эшче яшьләр Мусаны шундук әйләндереп алдылар. Исән-саулык сорашу, < теге-бу турында сөйләшү башланды. «Менә, Муса дус, таныш булы- = гыз, бу безнең культура башлыгы комсомол Шакир Мәҗитов»,— дип, 2 мине дә таныштырып өлгерделәр. х Ямь-яшел хәтфә кебек чирәмдә эшчеләрнең «чикмәнле бавырсагы» әзер, парлары чыгып тора иде. Табынга утырыштык. Бик ялкынлы сөйләшүләр башланды. Мусадан Казандагы тормыш, уку йортларына 5 кемнәрне алу-алмау турында, укырга керергә нинди хәзерлек үтәргә * кирәк икәнлеген — һәммәсен сораштыра башладык. Шунда аның үзе- ф нең планнары белән дә кызыксындык. Муса рабфакны тәмамлавын < әйтте, ВУЗга керергә ашыкмыйм әле, диде. а Шулай күңелле генә сөйләшеп утырганда «Орлес» гудогы эшкә ° чакырып, кисәк-кисәк кенә кычкыртып куйды. Эшчеләр, Мусадан < аерылырга теләмәгәндәй, иренеп кенә урыннарыннан кузгалдылар, г Без Муса белән икәү генә калдык. Ул миннән тормышым, эшем ту- * рында сораштыра башлады. Аннары Сакмар суының бормаланып-бор- < маланып сузылган ярларына с.үзсез генә карап торды да, кинәт х торып: с — Шакир дус, син буш булсаң, әйдә, көймәдә йөзик әле, ә? — £ диде. Бүген концерт буласы көй, аңа хәзерләнү эше әле бетмәгән булса е да, мин Мусаның соравын кире кага алмадым. Ул миңа кыяр-кыймас кына әйтеп тә куйды: — Көймәдә йөзүнең хозурлыгы музыка белән тагы да шәбрәк була, берәр музыка коралы кыстырсаң начар булмас иде,— диде. Мин клубка кереп скрипка белән мандолина алып чыктым. Көймәгә кереп утырдык. Ярдан көймәне этәреп, ишәргә тотындым. Муса күлмәген салып ташлады. Аның тыгыз кара-кучкыл тәне кояш нурларында ялтырап тора иде. Очарга әзерләнгәндәй, Муса дулкынланып, киң колачларын җәеп, киерелеп алды да: — Их, безнең туган җиребез нинди матур бит! Дус кеше, әйдә әле, дәртле йөрәкләр тагы да дәртләнсен, бер сыздырып алыйк,— диде. Ишкәкләрне бушатып, көймәне агым уңаена җибәрдек тә, мин скрипканы алып, әти бик яратып җырлый торган борынгы «Камәр» көен уйный башладым. Көймә җыр көенә аккош йөзгәндәй әкрен генә ага да ага... Бары каты агымга эләгеп, көймә зырылдап әйләнә- тулгана башлагач кына, без яңадан ишкәкләребезне кулга алдык. Минем уйнау Мусага бик ошады булса кирәк, бераздан көймәне талгын сулы яр кырыенарак чыгаргач, ул үзе дә мондолина алып, миңа кушылып уйнарга кереште. Без шулай бик күп татар көйләрен уйнадык. Бигрәк тә «Ком бураны»н дәртләнеп уйнаганыбыз хәтердә. Аннары без көймәне сай җиргә туктатып, өсләрне чишендек тә суга сикереп, йөзәргә тотындык. Муса чалкан ятып та, колачлап та, хатын-кызларча да йөзеп күрсәтте. Шулай ярыша-ярыша, балаларча чупырдаша-чупырдаша коенып туйгач, бөдрә таллы Сакмар суының комлы ярына чыгып, кояшка яттык. Мин аңа бала чагымнан ук йөрәк түремдә йөрткән хыялымны — укырга теләвемне әйттем. Тик бер зур комачаулык бар, өйдәге материаль як бик кысынкы, дидем. Муса яткан җиреннән күтәрелеп, мине үгетләргә кереште: !• «к у» м 7 145 — Сиңа Казанга барырга, укырга кирәк! Нинди генә авырлыклар булса да, түзәргә, үзеңдәге сәләтеңә юл ачарга кирәк! — диде.— Хәзерге чорда кемнәрнең гаиләләре бик тук дип беләсең, минекеме, синекеме, башкаларныкымы? — дип тә куйды ул, коры гына итеп. Без әйләнеп кайтканда, кояш байый башлаган иде инде. Бераз чәй эчеп, капкалап алдык та Мусаны такта яру заводы белән таныштырырга алып киттем. Аңа заводның станокларын, Сакмар суы буендагы бүрәнә күтәрә торган лебедкаларны күрсәтеп йөрдем. Кичен исә бергәләшеп концерт карадык. Икенче көнне иртә Муса безнең белән саубуллашып китеп барды. 1926 елның июнендә Муса белән тагын бер тапкыр очраштык. Без мукомол клубында кичә үткәргән кичтә булды бу очрашу. Ул кичә ике бүлектән булып, беренче бүлектә «Чиратлы чалбар» исемле комедияне сәхнәгә куйдык. Икенче бүлек концерт иде. Анда мин дә катнашып, халык көйләреннән «Уел», «Сибелә чәчәк», «Кәләү Гайшә», «Сакмар су», «Сүнмәс дәрт», «Күгәрчен» көйләрен скрипкада һәм гармунда уйнадым. Концерт беткәч, сәхнә артына Муса килеп керде дә без дусларча кочаклашып күрештек. Ул минем хәл-әхвәлемне сораштырганнан соң: — Бер ел эчендә бик нык алга киткәнсең син, Шакир дус, чын мәгънәсе белән профессиональ музыкант һәм кайбер тәҗрибәле артистларга бирешкесез артистлык кабилиятең дә бар икән бит синең! — диде. Кайтырга чыккач, ул минем киләчәк планнарым, үткән бер ел эчендә нәрсәләр эшләвем хакында сораштыра башлады. Аңа мин комсомолларның дини гореф-гадәтләргә каршы көрәше темасына ♦Әдрәс бишмәт» исемле музыкаль әсәр язуымны, комсомол ячейкасы карары нигезендә, ул әсәрне сәхнәгә үземә куярга, музыкасын да үземә язарга йөкләтелүен, шул спектакльне караучылардан җыйналган акчаны Казанга музыка мәктәбенә укырга бару өчен ярдәм йөзеннән миңа бирергә булуларын һәм спектакльнең бик уңышлы килеп чыгуын сөйләп бирдем. — Ул спектакльне кайчан куйдыгыз? — диде Муса. — Узган атнада гына әле. — Кызганыч.— диде ул.— Белгән булсам, берәр атна алдан килә идем бит мин! Ярый, узган эшкә салават, ди. Ә сине әсәреңнең уңышлы булуы белән чын күңелдән дусларча котлыйм! Укырга кайчан китәсең? — Өч-дүрт көннән. — Нигә алай бик иртә? Укуга август айларында гына алалар бит. — Анысы шулаен шулай да, тик мин алданрак кузгалырга булдым инде. — Бик яхшы, батыр бул, һәр вакытта юлыңнан нык атла!— диде Муса һәм пиджагының эчке кесәсеннән бер кәгазь кисәге алды да:—Мин вәгъдәмне үтәдем: менә сиңа «Орлес», Сакмар буйларының истәлеге булсын,— дип, «Орлес гудогы* дигән шигырен бирде. 1926 елның июль башында Шакир Казан шәһәренә сәфәр чыгып китә. Юлда ул Куйбышевтан (Самарадан) Казанга укырга баручы Хәмит дигән бер егет белән таныша. Бу ике юлдаш күптән хыялланган Казан урамына аяк баскач, бик куансалар да, торыр урыннары юклыгы исләренә төшкәч, аптырап калалар. Җитмәсә әле, берәр уку йортына урнашыр өчен дә ай ярымлап вакыт бар. Казанда ай ярым яшәр өчен, ай-һай, күпме акча кирәк! Кайтып китсәләр дә кыен — яңадан Казанга килү мөмкин булмаячак. Шуңа ничек тә чыдарга булалар; акчаларын тартып-сузып, коры-сары гына ашап көн узды- ралар. Тиздән акчалары бөтенләй бетә, көзге пычраклар башлана. Ярдәм сорап, төрле идарәләргә йөрсәләр дә, ярдәм кулын сузучы да, уку йортына алынмыйча торып, торак урын бирүче дә юк. Ачлык үзәкләренә үтә башлагач, балык базарына барып хәер эстәргә мәҗбүр булалар. Аннары, шәһәр читендә урнашкан хәрби татар полкына барып, солдатлардан калган өстәлләрдәге ботка, икмәкләрне җыйнап, * шуның белән тамак туйдыралар. Торган урыннары — Кабан күле < буендагы бакча. Электр станциясенең җылы суында күлмәкләрен =• юалар. Шулай көч-хәл белән яшәп торганда, август аеның унбишлә- 2 рендә Шакир салкын тиеп авырый башлый. Җитмәсә, көннәр бозыла, х яңгырлар китә. Шундый бер көнне Шакир, җылыныр урын эзләп. £ балык базарына килә. Анда ул Оренбургта үзе белән бергә театрлар 4 куеп йөргән таныш кешесен — Нури Сакаевны очрата. Шакир хәле- 5 нең мөшкел булуын сөйләп биргәч, Сакаев аны үз өйләренә алып и кайтып китә. Сакаевның хатыны Нәгыймә Таҗдарова Шакирны ачык ф йөз белән каршылый. Аны ашаталар-эчертәләр, өс-башын юып, мунча < кертеп, тәмам кеше хәленә китерәләр. Аннары Нури агай аны театр я техникумына алып барырга уйлаганлыгын әйтә. «Бу сүз миңа бик сәер булып тоелды,— дип яза Шакир Мәҗитов < үзе бу хакта.— Мин кинәт Нури абыйның сүзен бүлеп:— Мин музы- < ка техникумына керергә килдем. Мин скрипка, гармун, пианино, * мандолина уйный беләм. Үзем язган бер пьесам да бар. «Әдрәс биш- < мәт» дип атала ул. Музыкасын да үзем яздым,— дидем. Нури агай: s — Алай-алай, ярый, алайса, иртәгә барып белешербез.— дип s куйды.— Андый сәләтең булгач, бик мактаулы эш. Син бит әле артист булып та уйнадым, үзем язган әсәремне сәхнәгә үзем куйдым < дип тә әйттең. Әйдә, без Нәгыймә апаң белән тыңлап, сиңа имтихан * ясап карыйк әле. Син безгә үзеңнең әсәреңнән берәр өзек яки шигырь сөйләп күрсәт,— диде. Күп уйлап тормадым, Муса миңа истәлек итеп биргән «Орлес гудогы» дигән шигырьне сөйли башладым. Икесе дә зур дикъкать белән тыңладылар. — Афәрин, энекәш! Бир кулыңны! — диде Нури агай. Нәгыймә апа да, мөлаем елмаеп: — Бик әйбәт, энем, бик шәп болай булгач, синдә өмет зур,— диде.— Үзең әдәби әсәрләр дә язасың, музыка да чыгарасың, шуның өстенә тагын музыка коралларында уйный да беләсең икән. Гармунчылар конкурсында ау мылтыгы белән дә бүләкләнгәнсең икән. Бу инде, акыллым, синең сәләтле икәнеңне күрсәтә. Шулай итеп, алар минем хыял-өметләремә дәрт бирделәр. Бер-ике көннән Нури абый мине музыка мәктәбенә алып китте. Педагоглар сәләтемне күреп бик яратсалар да, урын беткәнгә күрә, урнаштыра алмадылар. Киләсе елга бернинди имтихансыз алырга булдылар. Ләкин Нури абый миңа әйтте: — Синең монда торыр урының да юк, шуңа күрә киләсе елны көтеп тора алмассың. Әйдә, мин сине бу елга театр техникумына урнаштырам, шунда артистлык һөнәренә өйрәнерсең, ичмасам. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Быелга шунда укы, киләсе елга, насыйп булса, үзеңә карарсың,— диде. Шулай итеп, Шакир Мәҗитов Казанда театр техникумы студенты булып китә. Ләкин аңа анда озак укырга туры килми. Үпкә авыруы эләктереп, ул аяктан егыла. Мондый авыру белән тулай торакта яшәргә ярамаганлыктан, Шакир дәвалану өчен бер елга өенә кайтырга карар кыла. Укучы иптәшләре аңа кулдан килгән кадәр ярдәм итәләр. Мәсәлән, Габдрахман Минский үзенең җәйге ак ботинкасын бирә, Ландыш исемле икенче бер иптәше мамык салып җылытылган җәйге пиджак бүләк итә. Шулай итеп, театр техникумы it- 147 белән саубуллашып, Шакир көч-хәл белән туган йортына кайтып җитә. Кайткач, больницада өч айлап ятып, сәламәтлеге беркадәр яхшырса да: семьяларының хәле авыр булганлыктан, ул кире Казанга китә алмый. 1927 елда Шакир Мәҗитов Оренбургка күрше Актүбә шәһәренә эш эзләп китә. Анда ресторанга скрипкачы булып яллана, көндезләрен татар китапханәсенә үзешчән түгәрәккә йөри. Тиздән бу китапханә каршында «Актүбә» дигән драма түгәрәге төзелә. Шакир айда үзенең «Ил гөлләре» исемле музыкаль әсәрен сәхнәгә куя, шул коллектив белән җитәкчелек итә. 1928 елда аны губерна сәнгать эшчеләре союзының председателе итеп сайлыйлар. Шул ук елның ахырында Ильяс Кудашев-Ашказарскийның бертуган энесе Сабирҗан Кудашев тырышлыгы белән, РСФСР Урта Идел краеның тамаша урыннары идарәсе каршында өченче номерлы Колхоз күчмә театры төзелә. Шакир Мәҗитовны шул театрга эшкә чакыралар. Шулай итеп, музыкага, сәхнәгә булган мәхәббәт, хыял әкренләп гамәлгә аша башлый. 1929 елда Шакир Мәҗитовка Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» исемле спектакленә музыка язуны тапшыралар. Үзешчән композиторны бу җаваплы эш бик дулкынландыра, шул ук вакытта куркыта да. Башкарып чыга алырмы? Ләкин аңа табигый таланты ярдәмгә килә. Ул «Шахтер егет», «Шахтерлар-дуслар» дигән берничә көй яза. Шул ук спектакльдә Шакир актер булып та катнаша — Мәхмүт ролен башкара. Спектакль зур бәйрәм төсен ала. Ш. Мәҗитов язган көйләр, бигрәк тә «Шахтер егет» җыры халык арасына бик тиз таралып өлгерә. Бу җыр хәзер дә һәркайда яратып җырлана, ул инде халыклашып беткән. Бу театрда эшләү чорында Шакир Мәҗитов режиссерлык вазифасын да үти, аның куйган спектакльләре халыкта һәм артистларда зур канәгатьләнү тудыра. Бу елларда ул үзе дә бик актив яза. 1926 елда «Ил гөлләре» дигән өч пәрдәлек музыкаль комедия, «Мәдинә- кәй сылуым», «Куштирәк авылы» исемле музыкаль әсәрләр яза. 1934 елда «Шәрык кызы Җайзан» (шәрык легендасына ияреп язылган 4 пәрдәлек драма) спектакленең музыкаль оформлениесен эшли. Бу спектакль Оренбург, Куйбышев, Ульяновск, Ташкент, Астрахань, Сәмәрканд, Алма-Ата шәһәрләрендә уйнала һәм зур уңыш казана. Шакир киң диапазонлы артист та иде, ул сәхнәдә бик күп образлар иҗат итте. «Зәңгәр шәл»дә — Булат, Галәви, «Мәкер һәм мәхәббәт»тә — Вурум, «Кандыр буе»нда — Акбирдин, «Ярлылык гаеп түгел»дә — Тарасов, «Хуҗа Насретдин»да — Зәйнагый, «Каюм Насыйри»да Гали Чокрый рольләрен башкарды. 1936 елда Шакир Мәҗитовны Астрахань дәүләт театрына чакыралар. Ул театрда танылган сәхнә осталары — олы буын артистлардан Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил, Фатыйма Камалова, Зөлкарнәй Байкин, Уральский һ. б. эшли иде. Музыка белемен күтәрү өчен, Шакир Астраханьда Мусоргский исемендәге музыка мәктәбенә укырга керә. Күренекле педагоглардан музыка дәресләре ала. Бер ел укыгач, тормыш шартлары авыр булганлыктан, Шакирның үпкә авыруы тагы ачыла. Тагын больница. Врачлар аңа андый зур киеренкелек белән укырга кушмыйлар, я укы, я эшлә генә диләр. Ләкин Шакир бик актив эшләвен дәвам итә. Аңа постановкалар да, музыкаль оформлениеләр дә тапшыралар. «Шәрык кызы Җайзан» дигән әсәрен ул шушы театр сәхнәсендә үз музыкасы белән куя. Аннары «Аршин мал алан» спектаклен куя. Бу постановка Сталинградта уздырылган край театрлары смотрында беренчелекне ала. Шакир бу елларда сәхнә әсәрләрен тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. «Айман чулпан», «Кыз-ефәк» исемле музыкаль әсәрләрне казакъчадан татарчага тәрҗемә итеп, Астрахань театрында үзе куя (музыкасын дирижер Габдрахман Байкин белән берлектә язалар). Бу спектакльләр ел буе сәхнәдән төшмичә, зур уңыш белән бара. 1939 елда Шакир Мәҗитов Казанга килеп, Академия театрына артист булып урнаша. Бу театрда ул «Ярлылык гаеп түгел»дә — Любим Тарасов, «Хуҗа Насретдин»да — Зәйнагый, «Каюм Насый- ри»да — Гали Чокрый, «Мәйсәрәнең хәйләсе»ндә — Һидият, Мирсәй < Әмирнең ♦ Миңлекамал »ында Гайнетдин колхозчы образларын = иҗат итә һәм тамашачыларда җылы тәэсир калдыра. § Казанга килгәч, Шакир Мәҗитов композиторлык хезмәтен дә х җанландырып җибәрә. 1942 елда Татар дәүләт академия театрында 2 үзбәк әдәбияты классигы Хәмзә Хәким Задәнең «Мәйсәрәнең хәй- § ләсе» дигән пьесасы куела. Шакир Мәҗитов бу спектакльгә музыка J иҗат итә. «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Яңа Казан», «Бишек җыры», * «Яшьләр алдатмыйлар» (Республика күчмә театры) спектакльләренә ф музыкаль оформлениеләр яза. Абдулла Әхмәтнең «Салкын чишмә», < Халикъ Садриның «Таң кызы», С. Хөснинең «Хәйләкәр Таҗи», «Ки- о сек баш» спектакльләренә дә ул музыка яза. 1958 елда Республика күчмә театры Шакирның «Резидәкәй» < дигән музыкаль әсәрен сәхнәгә куйды. Бу спектакль аеруча зур * уңыш казанды. Шакир Мәҗитов үзенең Казанга килгәннән соң £ иҗади эшчәнлеге турында үзе болай дип искә ала: «Казанга кил- < гәнче минем композиторлык эшемә, шул юлдан тайпылмыйча алга х баруыма Оренбургтагы Мөсәллим агай Вәлиев ярдәм итсә, Казанга с килгәч, аның урынын хезмәт ияләренең иң сөекле, иң яраткан композиторы Салих Сәйдәшев алды. Кешелек сыйфатлары, сизгерлеге, < практик ярдәме белән ул мине татар композиторларына якынайтты, е иҗатымны рухландырды... Казанда консерватория ачылуга, без Заһид Хәбибуллин белән шунда укырга кирәк. Консерваториягә студент булып керүемне Салих Сәйдәшев бик хуплады. — Укы, Шакир дус, юлыңнан адашма, көйләрең, моңнарың матур, халкыбызның нечкә хисләренә кагыласың. Иҗат уңышлары телим,— диде. Авыр Ватан сугышы елларында без Салих Сәйдәш белән бер коридорда яшәгән идек. Мин музыка язсам, ул, кереп, тыңлап, мин язган көйгә карата фикерен әйтә, аңа төзәтмәләр ясый торган иде. Минем ул вакыттагы күп кенә җырларым шул иҗади дуслык нигезендә туды. Музыка белемен күтәрүдә Ш. Мәҗнтовка шулай ук Василий Виноградов, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Ключаревлар да зур булышлык иттеләр. Шакирның Ватан сугышы чорында язган җырлары Татарстан композиторларының беренче съездында тикшерелеп, аларга зур бәя бирелде һәм аны композитор итеп таный башладылар. Нәтиҗәдә, аның моңнары халык арасында бик тиз таралды. Сугыш елларында Ш. Мәҗитовның үпкә авыруы янә ачылды. Без, дуслары һәм Салих Сәйдәшев, аны больницага урнаштырырга теләсәк тә, бөтен больницалар сугыштан кайткан яралылар белән шыгрым тулы иде. Бу эштә безгә Александр Сергеевич Ключарев ярдәм итте. Аның ярдәме белән больницага урнаштырган көнне үк Ш. Мәҗнтовка операция ясап, аны үлемнән коткарып калдылар. Сәламәтлеге арулана башлагач, ул яңадан өйгә кайтты. Беркөнне кич мин спектакльдән кайтып кергәндә. Шакир пианино янында утыра, нәрсәдер яза иде. Бер-ике нотаны пианинода кычкыртып карый да тагы нәрсәдер язып куя. Үзе авыз эченнән генә нидер көйли. Мине күрү белән, балаларча шатланып: — Әнкәсе, утыр әле, менә тыңла! — дип, бер көй уйный башлады. Бер мәртәбә уйнап чыккач, әкрен генә җырлап күрсәтте. Бу вакытлы гына юксынуым. Дусларымның исе китмәсен. Тик ярата белгән кеше генә Сагына шулай үзенең иптәшен. Бу аның С. Хәким сүзләренә язган атаклы «Юксыну» җыры иде. Ул һәр җырның текстын күңелдән ятлап, тәмам үз итеп бетергәч кенә аңа көй яза иде. Аннары шул көйне кабат-кабат безгә уйнап күрсәтә. Шакир Мәҗитов үзенең композиторлык иҗатын турыдан-туры. Сәйдәш йогынтысы белән башлады һәм шул юлда уңышлы эшләп, соңга таба үзе дә үзенчәлекле бер композитор булып әверелде. Хәтта аның җырларына сокланып, көйләренә ияреп язучылар да булды. Мәсәлән, А. С. Ключарев бервакыт III. Мәҗитовның үзенә үк әйтте: — Шакир! Син ачуланма инде, мин синең «Чын мәхәббәт» көеңнән илһам алып, «Татарстан» дигән җыр яздым,— диде. Шакир көлде дә: . — Хәерле булсын. Дусларым минем иҗатымнан илһам алалар икән, бу минем өчен шатлык кына! — диде. «Татарстан» җырының соңгы өлеше чыннан да Шакир җырына бик охшаш иде. Сибгат Хәким белән Шакирның иҗат дуслыгы 1948 елдан башланды. Моңа әлеге шул «Юксыну» җыры сәбәпче була. Аны беренче башлап Зифа Басыйрова җырлый, һәм ул бик тиз популярлашып фронт сызыкларына кадәр барып җитә. Җыр текстының авторы Сибгат Хәким дә шунда фронтта ишетә аны. Җыр аңа да бик ошый. Сугыш бетеп, Сибгат Хәким Казанга кайткач, Зифаны очрата да ул җырның көен кем язганлыгын сорый. Зифа Шакир Мәҗитов язганлыгын әйтә. Шуннан соң Сибгат Шакирның үзен күреп тә сөйләшә һәм алар арасында озакка сузылган иҗади дуслык урнаша. 1951 елда Ш. Мәҗитов Сибгат Хәкимнең «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасына музыка язып, аны үз постановкасында радио аша тапшыра. 1958— 1960 елларда С. Хәкимнең «Яшьләр җыры», «Әйт, акыллым», «Совет армиясе» исемле җыр текстларына көйләр яза. Шул ук вакытта Шакир күп кенә башка шагыйрьләр, драматурглар белән дә нык элемтәдә булып, аларның әсәрләренә дә көйләр язды. Аның иҗаты күп кырлы иде. Ул романслар, ариозалар, скрипка, фортепиано, виолончель өчен әсәрләр, трио, квартетлар язды. Шакир Мәҗитов нәни балалар өчен дә иҗат итә иде. 1964 елда балалар өчен «Нәниләр җыры» дигән җырлар җыентыгы бастырып чыгарды. Шакир Мәҗитовның барлыгы 100 гә якын җыры бар. Алар татар совет җыр музыкасының якты бер сәхифәсен тәшкил итәләр. 1957 елда башкалабыз Мәскәүдә, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында композитор Шакир Мәҗитовның иҗатына зур бәя бирелде: ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Ләкин Мәҗитовның каты авыруы аны 1968 елның 13 сентябрендә арабыздан вакытсыз алып китте. Ул татар совет музыкасына һәм сәнгатебезгә шактый өлеш керткән халыкчан композиторларыбызның берсе иде. Аның музыкасы,, җырлары, моңнары халыкта яши.